Егерме икенче февральдә көннең
кояшлы булуы бер хәл, кая карама ак кар өстенә энҗеләрдәй булып, борчактан
ваграк, тарыдыр эрерәк, дөгегә тартым үтә күренмәле кар шарчыклары сибелгән иде... Җәлил хәзрәтнең килүе хөрмәтенә булды ахры аклыкка энҗе шәкелендәге
аклык сибелеше...
Ә аның тансык вәгазьләре ифрат
гыйбрәтле. Үзе дә солдат хезмәте үткәнгә күрә ул “Ватанны саклаучылар көнен
искә алды, бер сәгать сакта торуның
күпме вакыт ураза тотуга бәрабәр икәнен, дә тәгаенләде. Ә сүзен ул
сүзен, “вәгазь укыргамы сезгә, әллә юкмы”, дип башлады. “Башлагыз зинһар, нигә
алай дисез?” дигән аптыраулы сорауга, елмая төшеп, “чөнки яшьләр тыңламый, ә өлкәннәр үзгәрми”, дип җавап
күндерде... Чынында аны тыңламый һич
мөмкин түгел, һәм ул уңай үзгәрешләргә дә ирешә , дип санарга рөхсәт
итегез... “Ялкауланырга да ялкауланмаска кирәк”, дип кереште ул чираттагы,
мәшәкатьләрдән курыкмаска, балаларны да шуңа
әзер булырлык итеп тәрбияләү зарурлыгы турындагы гыйбрәтле кыйссасына.
Кыйсса эчтәлеге болай. Булган ди бер әүлия. Бер тапкыр өенә кайтса, моның
әтисе бакча чүбе утап йөри. Әүлия дога
кылган , һәм чүпләр үзләреннән үзләре йолкынып, буразна чигенә чыгып яткан.
Шуннан моның әтисе дога кылган, һәм чүп үләннәре кире үз урыннарына барып утырган. Әүлия, аптырап, әтисеннән, ни
өчен шундый дога кылуын аңлатуын үтенгән. Әтисе әйткән, “тормыш, мәшәкатьләрне
җиңүдән гыйбарәт, монысыннан коткарсаң Хак Тәгалә аның икенчесен бирәчәк, үзебезгә
язганын үзебез җиңү, дөрес”, дигән. Җәлил хәзрәт фикеренчә без балаларыбызны
яшәргә, ягъни мәшәкатьләрне җиңәргә өйрәтәсе урында, аларны аннан арындыру
корылышында. Янә килеп ЕГЭ не шома үтсен өчен акча түгеп репититорлар яллыйбыз,
ә баларыбызның рухын тәрбияләүне, аларга
дин гыйлеме өйрәтүчене чакыруны кирәксенмибез. ...Икенче кыйссасы аша ул, адәм баласы өчен иң мөһиме
–күңел сафлыгын саклау, аны җуймау
булуын тәкърарлады... Мөселманнар өчен “бу диндә юк” , дип, туган көн, Яңа ел
бәйрәме, Сабан туена, мәрхүмнең “өчесен”, “җидесен”,”кырыгын”, “елын” уздыруга
карата тискәре мөнәсәбәт белдерүче дәгъвәтчеләрнең ислам диненә каршы негатив хисләр уятып зарар китерүен,
гореф гадәтләр белән исәпләшмәү, санга сукмау
дөрес түгеллеген Коръәнгә, изге хәдисләргә сылтама ясап, логикага таянып
дәлилләде. Шул ук вакытта һәркемнең үз
логикасы булуын да, киресенә кату ихтималын искә алып, бер мәзәк тә кыстырды.
Имеш, аттан сораганнар, кеше акыллыракмы, әллә атмы, дип? Аттыр, лигән ат,
чөнки ат чабышканны бөтен кеше карый, ә кешеләр чабышканны бер ат та
карамый....
Рәсми даирәләр эшчәнлегендә чагылыш тапкан,
туган телебезне саклау турындагы
“Стратегия” турында сүз чыккач, Русиядә, революциягә кадәр татар
карамагында консерватория дә, театрлар да, татар теле дәреслекләре дә булмавын,
ә дин булуын, һәм ул чорда туган телебез
тулы тормыш белән яшәвен, Русиядәге сәүдәнең 70%ы татарлар кулында булуын,
татар телендә идарә ителүен искәртеп,
милләтне куәтләү, туган телне яшәтү өчен беренче чиратта динне ныгыту, ә моның
өчен, эшнең башы итеп имамнарны хезмәт
хакы белән тәэмин итү мөһимлеген
ассызыклады. Минемчә дә, милли страгетия, тактикага бәйле документлар
әзерләүне, бар тактика-стратегияләре
өстәгеләргә ярап, ялагайланып, җылы урын, майлы калҗа эләктерүдә азу ярган
“зыялылар”га тапшыру дөрес түгел. .Андый изге эшкә, тактика, стратегиядән ни
теоретик белеме, ни практикасы юк, ә кылган гамәлләре күңелләре сафлыгын шик
астында калдырган эшем ияләрен түгел, ә Җәлил хәзрәт, Кәүсәрия Зиннур кызы
кебек фидакарь милләттәшләрне җәлеп итү максатка ярашлы. Якташым Кәүсәрия ханым
Казанда хыялдагы татар мәктәбен булдыруга ирешеп, бүгенге шартларда шуны яшәтә
алучы мөхтәрәм зат. Менә кемнәргә бирергә иде Тукай премиясен....
Җәлил хәзрәт демография, балалар кимү
проблемасын да дин ярдәмендә генә чишү мөмкинлеген Европа илләре халыклары
язмышына бәйләп, статистик мәгълүматларга таянып, бәян итте... Янә килеп Шиһабетдин Мәрҗанинең , милләтне өч
нәрсә: милли тел, милли гореф-гадәт һәм милли кием, саклый, диюен искә алып,
шушылай, түбәтәйләр киеп урамда йөргәндә, безгә
“здравствуй” дип түгел, ә “әссәламәгаләйкем”, дип эндәшәчәкләр, диде.Янә
килеп, Казанда, көрәктәй сакал үстергән таныш бер имамга, мәчеткә барып
җиткәнче, әллә ничә тапкыр “здравствуй, батюшка”, дип эндәшүләрен, искә алып,
хәнәфи мәзхәбендәге мөселманнарның төс-кыяфәте нинди булырга тиешлегенә дә
тукталып узды. Нәфес турында сөйләгәндә
Җәлил хәзрәт музыкаль грамотага мөрәҗәгать итеп, анда төрле авазларның бер бөтен, ярты, дүрттән бер, сигездән бер озынлыкларда сузылуларыннан
чыгып үзенчәлекле тамгалануларын искәртте. Аннары, ноталар бар да бер җепкә тезелсә көй тумавын искә
алып, аларның төрлесе төрле куначада урын алуларын әйтеп, кешеләр дә тигез була алмый, тормышта һәркем үз урынына
табуы аша гына хакыйкый тормыш җыры тууын искәртте. Кайбер җете дәгъвәтче имамнарыбыз үрнәгендә,
кайчандыр урта гасыр кешеләренең күңелен нечкәртә алган, әмма
замандашларның тешенә тия торган әкияткә
тартым кыйссаларга мөрәҗәгать итеп, вәгазен очсызламады, ә бүгенге көн
мисаллары җирлегендә логиканы эшкә җигеп, хәтта квант механикасына таянып
, иң катлаулы мәсъәләләргә
ачыклык кертә алды... Вузда югары математиканы бишкә генә укыган Җәлил
хәзрәтнең һәр сөйләгәне төгәл үлчәмле,”ике икең дүрт” кебек “хакыйкать”ләрне
кырыкмаса кырык тапкыр кабатлаулардан азат булуы белән кыйммәт. Бүген бит әллә
кем саналучыларыбызның, хәтта мәдәният, әдәбият даирәсен кайгырту бурычына
җигелгәннәренең дә камил үлчәмле,
мәгълүм эзлеклелектә, грамматик яктан
дөрес, сөрлекми рәттән өч-дүрт җөмлә әйтә алуы могҗиза сыман кабул ителә
башлады...
Кайчандыр китап халкыбыз
өчен ифрат зур дәрәҗәдә иде... Кайчан гына язучыларга,
да ышаныч һәм өмет зурдан
иде. Хикмәт шунда, авторлар
һәрвакыт укучы фикеренә бәйле булган. Соңгы чирек гасырда, хәл үзгәрде.
Китапларны, кибетләргә кертми китапханәләргә урнаштыру практикасы, язучыны
укучы фикере белән хисаплашудан азат итте... Авторларга , әлеге мөмкинлекне
тудыручыларга, зарурсыз иҗатлары өчен бүләк, титул, язмас борын саллы аванс
өләшүчеләргә, аларның нәсел ыруына тез йөгенү отышлырак, табышлырак булып
калды... Хәлбуки, әлегә барча татарча китапларны да бер чыбыктан сөрелгән , дип булмый.
Укырдайлары да очраштыра...
Мөхтәрәм Җәлил хәзрәт тә миңа
бүләккә, дип шундый ике яңа китап алып килгән булып чыкты. Беренчесе “Тигез
гомер итегез” исемлесе гаилә бәхетенә
ирешү серләре турында булып,
авторы үзе,ә икенчесе , “Балтач мәчетләре. Үткәне һәм
бүгенгесе” атлы җилле фәннни хезмәт –
татар халкына “Керик әле урманнарга” атлы атаклы җыры белән билгеле, җитмешләп
җыр авторы, галим, җәмәгать эшлеклесе
мөхтәрәм Гарифҗан Мөхәммәтшинныкы
булып чыкты. Китап искиткеч бай тарихи мәгълүматка ия, кайсы авылда әвәл нинди
мәчет, (мәчетләр) булган, имамнары, абыстайлары кем, кайсы нинди язмышка дучар булган, яңадан
мәчетләрнең кайсы, ничек , кемнәр
тырышлыгы белән торгызылган, фотолар да бирелеп, бәйнә-бәйнә тасдыйкъланган. Әлеге
китап булсын дип барча мәчетләр үзләреннән матди өлеш керткән (әйтик Җәлил
хәзрәт имам булып торган Бөрбаш мәчете 50 меңнән артык сум түләгән), һәм
җиткелекле финанслану бушка китмәгән, ул саллы һәм затлы шәкелдә, өч мең тиражда гамәлгә ашкан…
Әлеге китап районыбыз җитәкчесен дә битараф калдырмаган
һәм тиздән әлеге башлангыч Саба районы
җирлегендә дә чагылыш тапмагае... Кем
белә, андый китапны булдыруны Татарстанның барча кала-районнары да зарур санар, һәм әлеге
хәрәкәткә Русия төбәкләре дә кушылып китүе
бик ихтимал...
Вәгазь тәмамлангач та бистәдәшләр хәзрәттән аерыла
алмыйча, аны байтак сорауларга күмделәр... Ә иң нык борчыганы, яңа дингә килгән
мөселманнарны, кайберәүләрнең, “теге чакларын оныткан” дип, “данлы” үткәннәрк
белән табалау, булып чыкты. Үземнең дә, Мөслимдә кунакта чакта , абыстай булып
киткән бер ханым турында сүз чыккач, шуның ахирәтенең, “хәзер китап тота”, дип
каһкаһәле кадап алуы елмаерга мәҗбүр иткәне булды. Шәмәрдән мөселманнары
арасында кайчандыр җил-давылдай хәтәр егет, булып танылучы гаярь затлар юк түгел, ләбаса... Җәлил хәзрәт
фикеренчә, пәйгамбәребез әйтүенчә, кем дә кем “Лә илаһе илләллаһ, Мөхәммәд
рәсүлуллаһ” кәлимәсен әйткән икән, димәк ул мөслман, аны хөкем итү, яманлау
дөрес түгел. Һәм ул янә бер риваятьне искә төшерде. Каферләр белән сугышканда
бер мөселман яугире дошманына кылыч күтәргәч, теге кеше әлеге кәлимәне әйткән. Ләкин мөселман
яугире аның башын чабып өзгән. Һәм яугирнең үзен, мөселманны үтергәне өчен башы
чабылуга хөкем иткәннәр. “Ул бит куркуыннан гына әйтте”, дип акланмакчы булган
, әлеге яугир. “Ул аның күңелендә булган, күңелендә булмаса ул иман кәлимәсен
әйтә алмас иде”, дип кырт кискән Хөкемдар. Ягъни мөселманнар турында тискәре сүз сөйләп йөрү гайбәт, ә ул Хак Тәгалә тарафыннан да кичерелми торган
гөнаһ, дип аңлатты хәзрәт. Милләт, туган тел язмышы хакында сөйләгәндә янә бер
риваятькә тукталды. Урман янганда нәни
кош томшыгында су ташый икән. Башкалар
аннан көлгән, синең суың утны сүндерми
генә түгел, сүрелдерә дә алмый,
дигәннәр. Нәни кош әйткән, “мин моны белән, әмма ахирәттә син шул
вакытта ни эшләдең, дип сораганда, мин хәлем кадәренчә утны сүндерергә
тырыштым”, дип җавап бирәчәкмен, дигән. Безгә дә, теләсә кайсы мәсьәләне , шул
исәптән милләт язмышын хәл иткәндә, кемнәрнедер сүгеп вакытны заяга уздырмаска.
ә хәлдән килгәнчә һәрберебезгә гамәл кылырга кирәк, дип очлады мөхтәрәм хәзрәт әйтәсе килгәннәренең күпмедер өлешен...
Очрашуыбыз мул табында гапьләшүләрдә дәвам итүен әйтми
калсам, укучыларда, алда телгә алган сәбәпләр тәэсирендә, шәмәрдәннәр кунак кадерен белми, дигән нәтиҗә
борынларга мөмкин. Дөрес, бер якташыбызның,
йортына көтмәгәндә бер көтү кунаклар кайтып төшкәч,
- Сез безгә атна-ун көнгә дип
кайттыгызмы соң, Аллаһ сакласын, әллә өч-дүрт көннән китәсезме, Ходай кушып, -дигәнен дә уенын-чынын кушып искә алырга яраталар бездә...
Җәлил хәзрәт күптән түгел Казанда,
чын табиблар тарафыннан җитди операция
кичереп, исән имин калды. Димәк, әле алдагы тормышыбызда да аның
белән очрашкалап, рухыбызны баета , күңелләребезне дөресли торырбыз...Ул бит бу килүендә безгә
яттан Тукай шигырьләрен сөйләп, татар шигъриятенең кайчандыр искиткеч югарылыкта
булуын да төшендерде. Мөхтәрәм шәхесебезне барча шәмәрдәнлеләр исеменнән
саулык-сәләмәтлек, озын гомер теләп, озатып калдык... Ул китте, ә аклык
калды...
Комментариев нет:
Отправить комментарий