Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

пятница, 22 мая 2020 г.

ШӘМӘРДӘНДӘ БАР ДА ЯХШЫ,,,


      Зилия Вафина п. Шемордан Сабинский район (2018) | «Созвездие ...     Зилия Вафина.

         Шәмәрдәндә бер-бер яман хәл килеп чыкса, матбугатта аның  төгәл адресы җәһәт тәгаенләнә. Элегрәк булган хәл, Казаннан бистәбезгә үз тәртипләрен урнаштыру ниятендә килгән бер төркем кораллы рэкетирларның утлы каршылыкка тарулары турында,  матбугатта (Вечерняя Казань)шаулаганнар иде... Казага таручыларның берсе, тезләнеп, мин әнинең бердәнбер улы, дип тә ялварган, имеш... Язмаларда,  чакырылмаган  “кунакларның”, Шәмәрдәнгә “рейд” ясаганчы кылган “батырлыклары”, турында мәгълүмат булмагач, укучылар күңелендә аларга карата азмы-күпме теләктәшлек тә уянмый булмагандыр. Күптән түгел, урманга карап торучы  урамга ял итәргә чыккан гаилә парының  пычактан гомерләре өзелү турындагы язма да  янә  бистәбезнең уңа, онытыла төшкән “данын” җетеләтә төште. Җәлил хәзрәтебез дә, Балтачта, мөселманча узган туй мәҗлесендә, кемнәрнең кайдан икәнлекләре белән кызыксынып, минем кызымнан,  “Шәмәрдәннән”, дигән җавап ишеткәч,
-  Анда бит иң әйбәт  дигән кеше дә өч кешене җан-тәслим кылган була, диләр, ничек курыкмый яшисез? -дип, борчылуын белдермәгәндер. Матбугат тарафыннан  бер яклырак стереотип образ тудыру аны шундый гомумиләштерүгә  этәргән булса кирәк. Мин әлеге шәрехләмәсен  аңа 50 яшьлегенә багышланган юбилеенда, кунакларга, үземне таныштыру, кайдан килүемне  әйтү сылтавы белән,   искә алдым.
          Соңарак ишетелде, баксаң аның, хәмерсез туй яки юбилей алып баруын өнәмичә, бидгатькә чыгарып, үз  төбәкләрендә гаепкә алучылар да булгалаган. Югыйсә  андый тантаналарны ресторанда, хәмерле итеп уздырган очракта беркем, берни әйтмәгән булыр иде. Тыңгы белмәс хәзрәтнең асыл нияте мондый чараларны   хәләл  уздыру мөмкинлеген гавәм  акылына сеңдерү  булган, әлбәттә, һәм ул максатына иреште, дип тә санарга рөхсәт итегез... Бүген аек туйлар, юбилейлар инде һәркайда уза һәм алар белән  беркемне дә шаккатыра алмыйсың.
          Кыскасы, Шәмәрдән бистәсе, үзендә булган негатив, хәвефле хәлләр һәм фактлар фонында гына җөмһүрият басмаларында   яктыртыла, ә казанышларыбызны  тәсфилләү  район дәрәҗәсендәгеләр җилкәсенә генә төшә. Мисал өчен, узган ел  стендка ату буенча дөнья чемпионы, ә быел Мороккода гран –при яулаган Шәмәрдән кызы Зилә Батыршинаны матбугат чараларында башта  “татарстанка”, (татарстанлы),  дип хәбәр иттеләр, берсендә “из Сабов”(Сабадан), дип,  районыбызны телгә алдылар, рәхмәт яугырлары, ә кызга канат куйган Шәмәрдән бистәсе бөтенләй онытылып калды.  Рәхмәт, “Татарстан яшьләре”нә , Африкада эчәр суга тилмереп яшәүче мазлумнарга кое казытуны нәкъ менә Шәмәрдән мөселманнары  хәл итүе хакында, игелекне раслаучы фото да куеп,   ул  ачыклык кертте... Бүген исә  әлеге чараны  белми калган бистәдәш мөселманнар, ул материкта тагын бер кое казыту хәстәрендә.
             Зилә Батыршинаның зур спортка кереп китүенә танышым Раиль  “гаепле».  Нинди генә һөнәрләр белән шөгылләнми ул  ир һәм аның уңган хатыны  Ильнара... Раиль белән аз гына ара бер оешмада эшләдек. Аннары ул, окладта утыру кызык түгел, дип дәрәҗәле магистраль газүткәргечләр идарәбездән китеп барды... Менә шул тыңгы белмәс  җан, Сабада эшләүче тренер белән танышкан  да, улы Салават белән кызы Диананы, машинасында  район үзәгенә йөртергә булган. Диананың иптәш кызы Зилә Батыршинаны да иярткәннәр... Һәм , озак та үтми Зилә  баш әйләндергеч уңышлар яулый башлый. Раильнең улы Салават та югалып калмаган,  спорт мастеры нормасын үтәп, үзенә югары спорт уку йортына юл ачкан...  Шәмәрдәнлеләрнең спорттагы казанышлары болар белән генә чикләнми. Фәнил  Каюмовның  волейбол буенча  Европа чемпионы булуы, аның әтисе белән дә бер оешмада эшләгәнлегебез турында язган идем шикелле... Башка өлкәләрдә, юнәлешләрдә дә безнекеләр сынатмый, темадан тайпылмау максатында район, республика дәрәҗәсендәге  уңышларга тукталып тормыйм, кызыксынучылар, интернет ярдәмендә Саба район газетасы сайты аша  алары белән таныша ала.
            Зилә дигәнннән, әниемнең туганнан туган сеңлесе Шәмәрдән мәктәбе укытучысы Зилә апабызны   барыбыз да бик ярата идек, юк кына, ике минутта диагноз куеп була торган сырхау, сукыр эчәгесе кабарып , вакытында тиешле ярдәмгә тиенмәү сәбәпле гомере өзелде.  Узган ел шахмат ярышларында күп тапкыр җиңүләр яулаган лаеклы ялдагы укытучы Абдулла кызы Ленина җиңгәм сөйләвенә караганда, район үзәге эскулаплары үзгә диагноз белән, дүшәмбедә генә урын бушый, дип, шәт, сиксәнне узган булуын да искә алып түгелдер, аны өенә озатканнар.   Улы  Илнур белән кызы Римма   аны ашыгыч рәвештә машиналарында  Казандагы клиникага алып китеп,  анда “ә” дигәнче  дөрес диагноз куелып, минут та соңартмый операция ясалган һәм ул, сиксән җиде яшендә якты дөньяны калдырып киткән ире, туганнан туган Револь абыем артыннан ияреп китми калган... Татарда, “әҗәл җитмәүгә  бер сәбәп”, дигән әйтем  буш урында гына тумаган, күрәсең...
          Мәрхүмә апабызны  юксынганга  байтак туганнарыбызның  кыз балалары, шул чуттан  минеке дә, Зилә исемле булып куйды. Зилә апабызның оныгы Рөстәм исә үз кызына,  Зиләләр артык күпкә киткәч,  Зилия дигән исем сайлады. Берничә ел Созвездие-Йолдызлыкта җиңү яулаган Шәмәрдән кызы Зилия Вафина (интернетта аның чыгышлары белән танышып була-Р.З.), Мәскәүнең иң текә, ГИТИС аты белән мәгълүм Россиянең театр сәнгате Академиясенә  узган ел беренче талпынышта ук кабул ителде. Тагын кайда,кем бар икән әле Татарстанда андый югарылыкка ирешүчеләр? Зилә апабызның оныгы Динар  исә АКШ ка барып урнашып, өч катлы йортка тиенде, әти - әниләренә ел саен билетлар юллап , үзенә  алдырып кунак итә, татар кызына өйләнде, инде өченче балалары туган. Алай да әти-әниләре  Айдар белән Халидәнең  АКШ ны ураулары  узган ел торып торды, чөнки  хаҗга барып кайттылар .. Хаҗ дигәннән,узган елдагы сыман,  быел да анда дистәдән артык бистәдәшебез барырга җыена иде, короновирус афәте аркылы төшеп маташа....
             Автоматика белгече  хезмәттәшем Мөнир   улы Ирек  Кәримов та,
( кызлар колагына, әле өйләнмәгән егет), АКШ та төпләнеп, әти - әнисе белән Испаниядә күрешү оештыруы бистәдәшләр күңеленә хуш килде... АКШ дигәннән әниемнең  Салих атлы абыйсы оныгы Әльфия апабыз, ә ул танылган журналист Әмин Раков кызы, озак еллар Гарвард университетында укыткан булып чыкты... Моны,  кызым Зилә очраклы рәвештә  Наилә Ракова атлы кардәше белән  Истанбул каласында танышып, хзе һәм безнең өчен ачыш ясады... Элеккеге күршем, үз тракторы белән бакчабызны эшкәрткәләгән Зиннурның Мәскәүдә яшәүче кызы  туе, хәләл җефетем белән шунда,  кызыбызда  кунакта чагыбызда , Босфорда ,  яхтада узган иде. Кияү исә , Мәскәүдә эшләүче төрек егете булып чыкты. Туйда яңгыраган  чыгышлардан истәлеклерәге:   Төркиянең иң бай, иң уңышлы, иң атаклы  бизнесменнары – Кайсери шәһәре тумалары; Кайсеридә  балаларны җиде яшьтән тугызгача сәүдә эшенә җәлеп итәләр һәм бала әлеге тармак буенча уңышка ирешмәгән тәкъдирдә, “моннан рәт чыкмады инде”, дип төрле фәннәр буенча укуын  дәвам иттерүне кайгырталар.. Менә мин шундыйлар рәтеннән инде”..  Шулай, дип үзе турында мәгълүмат бирде Зиннур әфәнденең  төрек кодасы,  Төркиянең элеккеге мәгариф министры...
         Кайчандыр радио-телевидениедә туган телебезне бар матурлыгы һәм затлылыгында ачарга сәләтле, затлы алып баручылар булып,  чыгышы белән Шәмәрдән кызы  Наилә ханым Ногъманованың ягымлылыгы белән аерылып торуын  да шушы  рәттә искә алу артык булмас сыман... Озын сүзнең кыскасы уңышка омтылыш җәһәтеннән караганда шәмәрдәнлеләр Кайсери каласыныкыларга тарткан. Ягъни, тыңгысыз һәм максатчан.  Казанда иң атаклы татар гимназиясен җитәкләүче Камәрия Зиннур кызының бертуган  сеңлесе Инзира ханым да Шәмәрдәндә яши, байтак еллар  балалар бакчасында балаларга туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләде...
         Урман куенындагы  бистәбездә күп катлы йортлар, биналар,  байтак кына, ике-өч катлы аерым хуҗалыкныкылар  да арта тора, урамнар да төзек, юллар да яхшы, һәм елдан ел уңай үзгәрешләр  күңелләрне хушлый. Казанга барыйм дисәң, бигрәк тә анда эшләүчеләр, укучы студентлар өчен  җайлы, электричкалар  өзлексез йөреп тора Тиздән, ишле балалы гаиләләр аерым үз йортларын булдырсын өчен мул сулы плотина  кырында бүленгән  биләмә читендә , ком ташып, җиһазлар корып үз пляжыбыз  булырга тора. Короновирус афәте  аркасында маска кию мәҗбүрияте генә  бистәдәшләремнең якты йөзләрен  каплый төште соңгы араларда.  Ә калганы, Зилия Вафинага җиңү китергән, тәүге тапкыр мәшһүр Леонид Утесов  башкарган гүзәл маркиза турындагы  җырдагыча, бар да әйбәт, бар да яхшы, кәттә...


Комментариев нет:

Отправить комментарий