“Казан утлары” журналының май ае санында Айдар ага Хәлимнең “Өч аяклы кеше” исемле үзенчәлекле әсәре басылып чыкты. Мин олпат язучыбыз һәм аның иҗаты белән СССР исән чакта Вильнюста рус телендә җитди тираж белән басылган “Книга печали или записки аборигена” исемле ил дәрәҗәсендә резонанс тудырган китабын бер тында укып чыкканнан соң кызыксына башладым. Аның “Убить империю!” атлы рус телендә, шулай ук Татарстаннан читтә басылган икенче китабы да рухи галәмебезне дер селкетте һәм хөкем органнарын да битараф калдырмады бугай. Алай да бу соңгы “Өч аяклы кеше” әсәре, минемчә, бөтен иҗатына финал аккорды сыманрак яңгырый. Әйтерсең, Айдар ага үзе әле өч аяклы кеше, яки өч аяклы ат булып милләтебезнең барлык бәла-казасы, каргышлы ачы язмышы, сары сагышлары өеп төялгән арбага җигелгән дә, бернигә карамый, үҗәтләнеп, аның рухи зурлыгын гәүдәләндерүче югарылыкка, тауга омтыла.
Өч аяклылык темасын әдип төрле яклап яктыртып, иге-чиге юк биләмәләргә, басу-кырларга, урманнарга, елга-күлләргә, исәпсез-хисапсыз казылма байлыкларга ия, уңган-булган талантлы халыклар яшәгән илнең өч аякка, таякка калу фаҗигасен аерым кешеләрнең бер-берсенә охшамаган ачы язмышлары аша бәян итә һәм ахыр чиктә төп проблемабыз гомер сөргән илебездә бер генә чорда да кешегә кадер булмавында дип китереп чыгара. Төптән уйлаганда, аның телгә алган рус телендә басылган китапларында да илебездә җан асраучы күп кенә халыкларның һәм әлбәттә татар халкының өч аякка калу фаҗигасе бәян ителгән. Әсәрдә, аяксыз калган ифрат шөкәтсез полиция подполковнигы турында кыйссасы, авторның үзе аралашу тәҗрибәсеннән чыгып ахрысы, хокук сагында торучыларыбызга “дусларча” шарж гына түгел, ә шактый мәрхәмәтсез карикатура булып чыккан. Ә биш яшеннән атасыннан өйрәнеп тәмәке тарта башлап, никотин норкоманына әйләнеп, аяксыз калган рус агае бәхетсезлеге империячел сөремнең нәселдән нәселгә күчүенә һәм аның котылгысызлыгына ишарә сыман. Черек аягын үҗәтлек белән кистерми җәфа чигеп яшәгән сугыш ветераны тормышы әдәбиятыбызның һәм җырыбызның бүгенге хәлен шәрехли кебек. Суыкта өшеткән аякларын чык сулары белән еллар дәвамында өмет өзми дәвалаучы Минетдиндә саф күңелле, түземле халкыбыз язмышы тоемлана. Әсәрне кем ничек аңлау укучы ихтыярында, әлбәттә. Мин исә тормыш тәҗрибәм, алган белемнәрем, хезмәт практикам җирлегендә үзем аңлаганча бәян иттем.
“Казан утлары”нда моннан шактый еллар элек “Безнең заман герое” дикуссиясе кысасында Айдар Хәлим “Сез беләмсез кая барганны?” дигән публицистик язмасында ук татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен, аларны гамәлгә куйган филологларны тәнкыйть утына тоткан, туган телебезне өч аякка калдыруга керткән күпкырлы өлешләрен конкрет мисалларда бәян иткән иде. Татарстан мәгарифе даирәләренең вакытында тиешле нәтиҗәләр ясамавы тора-бара туган телебезне мәктәптә укытуны чикләүгә китерде һәм яраксыз дәреслекләрдән гаҗиз руслар гына түгел, ә татар ата-аналары һәм балалары да бу югалтуга әллә ни пошынмады. Әлеге язмасында ул заманыбызның байтак кына язучылары әсәрләрен җиз иләктән иләп, аталарча кырыс бәяләмәләрен дә яңгыраткан иде. Телгә алынган дискуссиядә мин дә катнашып, өч мәкалә бастырдым һәм аның “Тозсызны күзсез дә күрә” дигәнендә язучының татар телендә язылган детектив әсәрләрне мактавы белән килешмәвемне дә җиткерергә җөрьәт иткәнмен. Хәзерге акылым белән уйлыйм, ихтимал, соңгы елларда фантастикадан, фәнни фантастикадан мәхрүм калган татар әдәбиятының инде ул жанрдан да мәхрүм калуын теләмәгәнгә генә, аванс тәртибендә мактагандыр күңелемә хуш килмәгән әсәрләрне. Һәм, гаҗәп хәл, Айдар ага, күпчелек каләмзатларыбыз сыман тәнкыйтькә каршы ярсулы дулау белән түгел, ә матбугат аша, тыйнак иҗатыма югары бәя белән җавап бирде. Дөресен әйтим, язучыларыбыз арасында кемнең дә булса андый адым ясый алуына бик үк әзер түгел идем, аптырабрак тордым. Чөнки юк кына тәнкыйть өчен дә, кагыйдә буларак, кәҗә тизәгедәй чәчелүләр җавап була туган телебездәге матбугат чараларында.
Социаль челтәрдәге репликалардан, матбугатта басылган кайбер мәкаләләрдән чыгып хөкем йөрткәндә, каләм ияләре арасында мине өнәмәүчеләр җитәрлек. Бәхеткә, якын итүчеләр дә юк түгел. Әйтик, туксан ике яшен узган Локман ага Закиров үзенең чираттагы китабын да “якын дустым Рөстәм Зариповка” дип язып бүләккә юллады. Аннан алда, “энем, бүген язучылар берлегенә барган идем, бер акыллы кеше дә очрамады, аптырагач сиңа шалтыратам” дип телефон аша элемтәгә кергәне дә онытылмый. Айдар ага Хәлимнең дә ике китабы, көйләр язылган шигырьләре җыентыгы һәм “Кырык тартма” атлы ачыдан-ачы сатирик шигырьләре тупламы да, сәламе вә яхшы теләкләре канатында, почта аша килеп иреште. Һәм әле мин әдәбиятыбыз “гулливеры” Адлер ага Тимергалин белән телефон аша әңгәмәләр корып кала алуыма да чиксез шатмын. Ни өчен Тукай премиясе аны читләтеп узуы хакында соравыма ул тамак кыргалап, көлеп кую белән генә чикләнде, теманы куертасы килмәде. Сер түгел, бүген дә бит “миңа премия бирмәү — татар язучылары битенә төкерү” ди-ди матбугатта, интернет сайтларында дау кубаручы номинантлар күренгәли. Айдар агай да ялкынлы иҗаты өчен премия дип тә күтәрелеп бәрелми һәм йөз суы түгеп теләнми дә. Быел ул, гомумән, гамәлдәге шартларда Тукай бүләге өчен “ярыш”тан баш тартам дип белдерде. Аңлашылганча, әдибебезне мондый адымга елның-елында этик һәм эстетик яктан җитлекмәгән язмалар бүләкләнүе этәргән.
“Казан утлары” журналы оештырган “Безнең заман герое” атлы дискуссия хакыйкый әдәбиятыбызны Айдар ага Хәлим кисәткән бәла-казалардан аралап, коткарып калуның соңгы омтылышы булды ахрысы. Ник дигәндә, изге ниятләр күбесенчә сүздә калды, асылда татар әдәбияты язмышы Хәсән Сарьянның “Нокталы өтер” романы персонажы Чәмәткә өлге булган затлар һәм шуларның шәкертләре кулына калды дип саныйм.
Мәсьәләнең җитдилеген аңлау өчен төп әдәби журналда соңгы елларда басылган әсәрләрнең бер өлешен күз уңыннан уздыру да җитә. Марат Әмирханның “Казан утлары”нда басылган “Ир-Мамай” атлы тарихи романыннан бер ләүхә: “Ыштаннарыгызны төшерегез”, — дип боерды Тохтамыш. Иң беренче хан башы өстендә үзе хаҗәтен башкарды. Сасыга сасы үлем!” Күренә ки, биредә мәшһүр татар ханының рухи дәрәҗәсе илебез төрмәсе паханыныкы белән тиңләштерелә. Ханыбыз шундый икән, аксөякләребез, тулаем халкыбыз нинди булып чыга инде, җә? Татар дәүләтләрендә кануннар, хөкемдарлар булмаган, аларда төрмәләргә хас әшәке кыргыйлык хөкем сөргән дип раслау түгелме бу? Тохтамышның шанлы бабасы Чыңгызханның атаклы Ясасын инкарь итүгә үк алып барып чыгармыймы язучының әлеге фантазиясе? Ә милләтебезнең хан заманындагы затлы катламы СССР чорындагы авыл хуҗалыгы районындагы партхоз номенклатурасын хәтерләтә. Шул ук авторның “Гәүһәршад” атлы янә бер романында хан нәселеннән булган атаклы ханым турында язылганны телгә алырга да уңайсыз: “...Гәүһәршад хатын-кызның наз сандыгында нинди сөю-сәгадәт хәзинәсе булса, барысын да чыгарып салды. Оялмады да, тарсынмады да: үпте, кочты, ялады, сыйпады”. Әлеге авторның Тайдулла ханбикәне “ана үрдәк сыман алпан-тилпән килеп йөри” дип сурәтләвенең дә каян сут алуы аңлашылмый. Шәхсән үзем Алтын Урда дәүләте язмышында фаҗигале роль уйнаган әлеге шәхесне күз явын алышлы гүзәл, зиһенле, үткен фикерле, югары даирәдә сүзе үтә торган тәвәккәл ханым булгандыр дип күзаллыйм. Сафагәрәй ханның хатыны Сөембикәне урлау ихтималын кисәтү йөзеннән сарай сакчылары өчен өйрәнү уздыртуы турындагы хыял җимешен укучыларның кайсы көлемсерәп, ә кайсы чырай сытып йоткандыр дип фаразлыйм. И.Сираҗиның төп журналыбызда басылган “Күкләр никахы” хикәясендә мәчеттә җомга намазы вакытында яшь мулланың Коръән укырга өйрәнергә килгән туташ белән җенси мөнәсәбәткә керүе тасвирлануын укыгач та без татарларның дини җитәкчеләре шундыйга да сәләтле, тәмам барып җиттек микәнни дип исәңгерәп торуым истән чыкмый. Алай да Тукай бүләге иясе Батулла “Сөембикә” романы белән мондыйларның һәммәсенең борынына чирткән. Атаклы Сафагәрәй хан әлеге романда Франгизә атлы кол хатынның ике тез арасына башын тыга, ә Сөембикә яшьлегендә ирдәүкә буларак тасвирлана, хәтта бер хатын, ир-ат дип белеп, аның кочагына кермәкче була.
Кыскасы, дәүләт химая иткән төп әдәби журналда җенси мөнәсәбәтләрне киң алымда җиң һәм балак сызганып тасвирлаулар үзмаксат төсмерен алу күзәтелә. Гүя мөхәррият максатка ярашлы дип бастырган әсәрләрдәге фикер сайлыгын шул юл белән каплаштыруга мәхкүм.
Моннан шактый еллар элек “Татарстан яшьләре” газетасында журналист Р.Юнысның “Фәйзуллин шартлаткан бомба” атлы мәкаләсендә үзләреннән алда иҗат иткән язучыларның 30лап китапларын яндыру аша кайбер каләмзатларның “обойма”га эләгү матавыгы бәян ителә. Айдар Хәлимгә исә беркайчан да “обойма”га эләгү янамый, тынгысыз, күкерттәй кабынучын холкы белән ул ялгыш кына килеп эләксә дә, анда оялаганнарны шартлатачак. Депутат мандатына ирешү хакына аның мәгълүм партиягә керүен күз алдына да китереп булмый. Хәер, әгәр Айдар агай тора-бара ниндидер могҗиза белән әләгеп, “обойма”дагы әдипләр белән бер комиссиягә теркәлгән булса, гимн кабул итү белән бәйле хәлләр бөтенләй үзгә юнәлеш алыр иде. Сер түгел, фронтовик шагыйрь Рамазан Байтимеров белән Рөстәм Яхинның уртак милке булган, ил сәхнәләрендә Ренат Ибраһимов яңгыраткан “Туган ягым” җырыннан көен гимнга чыгару аша аны җыр булудан туктату, ягъни мәрхүм фронтовик шагыйребезнең рухын рәнҗетү “обойма”дагыларны хафага салмады. Гимн буларак кабул ителгән көй өчен мәшһүр композиторыбызны инвалидларга бирелә торган “Ока” машинасы белән бүләкләүнең символик мәгънәсе һәм милләтебез өчен хурлыгы да сискәндермәде. “Туган ягым” җырыннан Рамазан Байтимеров сүзләрен читләштереп, 200 мең сум бүләк билгеләп, 182 шигырь катнашачак яңа текстка бәйгегә хут ачуның кануный гына түгел, әхлакый ягы да борчымады. Кем белә, бәлки шул даирәдән кемнедер автор буларак тарихка кертәчәк текст алдан хәл ителеп, алыначак акчаны шул вакыйганы зурлап билгеләп үтүгә тоту күздә тотылгандыр. Алай ук булмаганда да мәрхүм фронтовик шагыйрьне, бәйге игълан итеп, интеллектуаль милкеннән читләштерү нияте дә җитди юридик нәтиҗәләргә җирлек тудыра кебек. Башкаларны чынлапмы, статистлар сыйфатындамы җәлеп итеп гөнаһка кертүләре дә этик һәм юридик яктан караганда шактый күңелсез нәтиҗәләргә салулый шикелле. Рамазан аганы кырыйда калдыра башлау белән, минем тарафтан ризасызлык белдерүле “Тарихка күз салсак” дигән мәкаләмне “Татарстан яшьләре” газетасы бастырып чыгарды. Һәм, озак та үтми, Рамазан аганың кызы Гөлшат Кушелкова да әтисенең интеллектуаль милкенә коллектив тыкшынуга ризасызлык белдерде. Интернетта исә, гүя кемнеңдер әмеренә буйсынып, әлеге ханымны “оялтырга” керешүче каләмзатлар табылды! Ихтимал, алар конкурска җәлеп ителеп 200 мең сум бүләккә өмет баглаучылар сафыннан булгандыр. Көтелмәгән һөҗүмнән гаҗиз калган Гөлшат ханым мәсьәләгә үзгә тарафтан якын килгән өчен миңа ихлас рәхмәтен җиткерде. Шушы хәлләр уңаеннан кайчаннан бирле инде тәҗрибәле юрист бәяләмәсен ишетергә хыялланам. Һәм андый көн киләчәк дип ышанам.
...“Казан утлары” журналын әнием һәм Револь атлы туганнан туган абыем, затлыга санап, өзеклек кертми күп еллар, гомерләре азагынача алдырып килделәр. Үзем дә кайда яшәсәм дә әлеге журналдан байтак еллар аерылмадым. Талантын фәнни фантастика жанрында да раслый алган, тарихи романга да куәте җиткән (аның Казан ханлыгы язмышын чагылдырган “Хыянәт” атлы әсәре урнашкан китабы 70 мең тираж җыйды һәм яшен тизлегендә сатылып та бетте!), лирик бәяны белән дә күңелләрне яулаган Флүс Латыйфи җаваплы сәркатип вазыйфасын үтәгән чорда үзем дә языштым. Журнал белән Илфак Ибраһимов җитәкчелек иткән кыска гына арада аңарчы ун ел чират көтеп яткан “Милициянең йөз кызыллыгы” исемле бәяным һәм аның артыннан “Үзгә юлда” исемле хикәям һәм “Әниләр” исемле җыйнак әсәрем дөнья күреп өлгерде. Кыскасы, татар әдәбиятын таякка калдыруда елның-елында дүртәр санга җәелешле эпопеялар бастыручылар белән чагыштырганда, минем өлеш әллә ни түгел дип үз-үземне юатам.
11.06.2020
Комментариев нет:
Отправить комментарий