Шагыйрь Рөстәм Акъегет... Рөстәм Фәйзуллин... Соңгы тапкыр аның белән быелның унынчы май көнне телефоннан сөйләшкәнбез. Әле эшләп йөргән булам, дигән иде. Үзенең журналист буларак иҗади казанышы “Тел күрке сүз” тапшыруларына икенче тормыш бирүне кайгыртуын аңыштым. Сизенгән сыман, “Татарстан яшьләре”нең 9 июль санында басылган “Сукаланмаган басу” исемле мәкаләмдә дә аны искә алганмын. Авыр хәбәр әллә кайларны урый һәм тиз йөри. 19 июль көнне Рөстәмнең бакыйлыкка күчүе турында телефон аша улы Булатның якын дуслары кызым Зилә һәм киявем Ильшат Истанбулдан җиткерделәр...
Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң Рөстәм Габдрахман улы, көнебезне “Казан сөйли” дип
башлаучы затлы “Татарстан” радиосында
эшли башлаган иде һәм гомере азагынача шунда калды. Үзгәртеп кору чорында “Болгар”
радиосы оештырылып, тапшыру сәгатьләре
куырыла төшкән, хәлбуки үткәне данлы, Шамиль Усмановлар башлап җибәргән “Татарстан”радиосының “юкара” төшкән коллективы
Тинчурин исемендәге театр артындагы төп йортыннан Шамиль Усманов урамындагы “Татарстан”нан
«ТНВ»га әйләнгән шәһәрчектәге
бина подвалына күчкәч тә, ул
шунда хезмәт итте.
“Татарстан”
радиосының ниндилеге хакында сагынып сөйләргә була. Искиткеч матур тембрлы тавышка дикторлары бар иде... Айрат Арсланов, Камал
Саттарова, Эльс Гадел, Мәръям Арслановалар...
Янә килеп бер үк вакытта әдәби –драматик тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире
вазифасын да башкарган Рим ага Кәримовның чак кына мишәрчә ягымлы тавышы да хәтердән
китми. “Татарстан” радиосының әлеге редакциясе армый-талмый татар әдәбиятын,
театр, җыр сәнгатен үстерешә, халыкка җиткерешә, анда татарча спектакльләр бара, атаклы артистлар тарафыннан татар телендә язылган
әсәрләр укыла Һәм татарның могътәбәр затлары белән милләтебез, милли
әдәбиятыбыз, милли сәнгатебезгә кагылышлы интервьюләр тапшырыла. Һәм барчасының
йөзек кашы санала торганы –Рөстәм башлаган һәм озак еллар дәвам иткән “Тел
күрке –сүз” тапшыруы... Ул тапшыру атнага бер яңгырый һәм анда танылган тел
галимнәре, тарихчылары, әдәбиятчылары
катнашып, туган телебезнең гүзәлләге һәм аның моңының асылын тыңлаучыларга
җиткерәләр... Ике бүлмә биләгән әдәби
тапшырулар редакциясе күршесендә музыкаль тапшырулар баш мөхәррире атаклы җырчы
Рафаэль ага Ильясов кабинеты. Ә ул чорда радиодан, җыр, хит, дип атап, өч
ноталы шырды–бырды эшләнмәләр
тапшыру һич мөмкин түгел иде. Мәсьәлән ,
мин язган “Тамчы гөл” җырының көен СССР ның Бөтенсоюз авторлык агентлыгы тикшереп кабул иткәч, эфирга
чыгару мөмкинлеген сәнгатъ киңәше
җыр текстын тикшереп хәл итте...Чүп-чарга Рафаэль ага, кемнең кем булуына
карамастан юл бирмәде. Бүген әлләкем чутындагылар да ул чорда аның иләгеннән
үтә алмас иде... Бер әңгәмәбездә, аңардан, заманча композиторлар язган җырлар
башкарырга ниятегез юкмы, дип сорагач, ул, ниндидер иңрәү белән,
- Энем, берүк әйтә күрмә, - дигән җавап күндерде...
Ә
бит мондый “аһ” итү миңа таныш иде кебек. Һәм шул мизгел, бүген татарча җыр саналучы өч ноталы эшләнмәләрне машинамдагы радиоалгычтан ишетеп,
Саба урта мәктәбе укытучысы Тәлгат ага
Фатиховның,
-
Син ничек боларны җирәнми тыңлый аласың, -дип чырай сытуы кылт итеп исемә төште…
Озак
еллар шунда эшләгән язучы Җәүдәт
Дәрзаманның “Казан сөйли” дигән китабында әлеге “Татарстан” радиосы эшчәнлеге,
тарихы, анда хезмәт куйган шәхесләр турында
җиткелекле мәгълүмат бар. “Татарстан” радиосы тулы канлы
тормышыннан туктап, арткы планга күчәр
алдыннан Җәүдәт дус шул
китабын нәшер итәргә өлгерде. Аннары, бакыйлыкка
күчкәнче урын өстеннән тормады...
Кайсыдыр мәкаләмдә Татарстанда
татар университеты бар, ул “ Татарстан” радиосы , дип минем дә язып та
чыкканым булды шикелле... Әлеге
радио аша татарның атаклы артистлары Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев,
режиссер Празат ага Исәнбәт укуында
минем “А-ууу», «Сабан туе» исемле хикәяләремне тапшырдылар, «Хәмдүнә
Тимергалиева башкаруында “Тамчы гөл”, ә Алсу Гарифуллина җитәкләгән Буа балалар
ансанбле “Кави Нәҗми” сүзләренә язган “Алфавит” исемле җырымны яңгыратты. Ә бер
мәлне икенче җырымны башка авторныкы,
дип хаталану булып алды. Баксаң, балалар җырлары тупланган китапка шулай керткәннәр( нәшрият мөхәрриреннән,
икенче китапка дөреслибез, дигән хат
архивымда саклана.). Рәхмәт, “Татарстан”
радиосы ул ялгышлыкны тиз төзәтте. Бу минем райком юлламасы белән милициядә сәяси эшләр буенча җитәкче
урынбасары булып эшләгән чак, ялгышучыларны җавапка тартырга кыбырсыган идем дә, Казандагы коллегалар да шул ниятне куәтләде, әмма ләкин, Рөстәмнең танылган шагыйрь Равил абыйсы телефоннан
чылтыратып, эшне зурга җибәрмәвемне теләвен белдерде. Әлбәттә дусның абыйсы әйткәнгә
берсүзсез күндем.
Мөслимдә юл оешмасында баш
инженер булып эшләгән чагымда квартал
саен Казанга отчет белән киләм һәм эш беткәч, радиокомитетка сугылам. Шунда, Рөстәм дус “гаебе” белән талантлы һөнәри композитор Ренат Еникеев, үзенчәлекле
шагыйрь Зиннур Насыйбуллин, Г.Камал
театрының атаклы баш режиссеры Марсель Сәлимҗановның әтисе Хәким ага Сәлимҗанов, мөхтәрәм әдип Хәсән Сарьяннар белән якыннан аралашу бәхетенә ирештем...
Рөстәм Фәйзуллин белән аның
вуздашы туганым Рөстәм Мәһдиевләрдә
туган көн мәҗлесендә таныштым дип истә калган. Мин Казан төзүче инженерлар институты студенты, шагыйрь Наис Гамбәр һәм ул Казан дәүләт университетында укыйлар, шабашка алып, җәйге ял
чорында бер учреждение өчен әйбәт
хакка чәнечкеле чыбыклы биек койма койганыбыз булды. Кышын, тимер юл вокзалында төнлә узган
поездларны шланг ялгап, су белән тәэмин итү эшенә ялланганыбыз да хәтердә.
Аларның
гаиләсе Казанның Әмәт тавында, авылдагы сыман үз йортлары белән яшиләр, Рөстәмнең
әтисе Габдрахман агай мин белгәндә агач
эшкәртү заводы директоры булып эшли иде. Әнисе Әминә апа затлы нәсел вәкиле,
революциягә кадәр Казанда 2 катлы зур йортлары булган. Мәһдиевләр нәселеннән
булган туганыбыз Фәесхан абыйларның да Казанда шундый йортлары бар иде. Ул йортны кызыл хакимият тартып алса да, туганнарыбызга яшәр өчен шуның бер почмагын калдырган.
Рөстәмнең әти-әнисе, улларының дусты булгач, мине ныкъ якын иттеләр, өйләрендә гел кунак сые күрдем. Ә мин тулай
торак тормышыннан туйган чакларда
аларга баргалый идем.Ул тирәдә хулиганнар
да күп, алар белән “эләгешкән” чаклар да
булгалады.
Мин, Сабада юл оешмасы җитәкләгәндә Рөстәм, Наис Гамбәр һәм Мөдәмил Әхмәтов җәй
аенда оешмабызга өч фатирлы йорт җиткерделәр. Рөстәм, акча ягы такырайды,
шабашка тап әле, дип телефоннан шалтыраткач, оештыра алдым. “Сельхозтехника”
беләшмәсендә эшләүче Фәннүр дус аларны автокран белән тәэмин итте. Рөстәмнең
“р” хәрефе “г” иде, аның “кагга, кагга, күзләгге кагга” дип җырлый җырлый
җекләргә ( русчасы “стык”) сүс (русчасы
“пакля”) какканы уңаеннан Мөдәмил Әхмәтов, “Рөстәм син “р” хәрефе кермәгән җыр
тап”, инде дигән. Ә ул җыр тексты “Мәхәббәттән мин сәрхүш” дигән төрекчә җырның
минем тарафтан тәрҗемәсе , һәм мин аны дуслар
өчен баянда уйнап җырлаштыра идем...Төркияле яһүд Дарио Морено язган ул
җыр дөньякъләм хит булып, аны безнең илдә төречәләп Вахтанг Кикабидзе, у русча
Ободзинский фамилияле җырчы башкаруы истә
калган. Әлеге бригадагылар инде бакыйлыкка күчте... Өчесе дә шагыйрьләр иде...
Рөстәмнең имза салып бүләк иткән ике
китабы өй китапханәмнең кул җиткән шүрлегендә тора. “Урамнарда буран дулый иде” шигыренә мин язган
музыканы ул ишетте, ошатты, бәлки кайчан да булса җыр булып та яңгырар әле, дигән иде ... Мөстәкыйль
көй буларак ул инде күп еллар "Саба
дулкыннары" теле-радиосының "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруында,
башланганда, азактан һәм барышы дәвамында кат-кат уйнатыла….
Инде шушы урында бер ике лирик чигенеш ясау да урынлы булыр
төсле. Бер тапкыр Наис Гамбәр, мин һәм Рөстәм Казанда , Тукай клубында узган
кичәгә барышлый, азактан кирәк булыр, дип гастрономга сугылдык. Шунда, чак кына сәрхүш чибәр бер
ханым очрап, көрәк сакаллы Наиска да түгел, мин фәкыйрьгә дә түгел, ә чем кара мыеклы Рөстәм
дустыбызга бәйләнде.
Наис Гамбәр,”әйдә инде, соңа алабыз бит”, дип тукталырга чамалаган Рөстәм дусны ашыктырды. Матур ханым, Наис
чакыруына күнгән Рөстәм артыннан,
-
Мыек үстергән булгансың. Миндә дә бар синеке
хәтле генә мыек, -дип, күзләрен
ялтыратып үзенчә үпкә белдерде... Хактан да аның борыны астында төкләр тибелеше дә булгандыр, бәлки.
Рөстәм , елмаеп,
- Не спорю, не спорю, - дип аңа җавап күндерде... Аның әйткәне “не спогю”
булып ишетелде…
Янә бер истәлек. Туганым Рөстәм
Мәһдиев ,утыз бишен тутырып, ашыкмыйча
өйләнде. “Казан феномены” дигән нәрсәнең
котырган чагы иде, шул сәбәпле туйны
көндезге сәгать икегә билгеләгәннәр.
Минем Мөслимдә эшләгән чор, хатыным белән бергә, Казанга , йөк алырга баручы
Камаз машинасында килдек. Икенче көнне
радиокомитетка Рөстәм янына хәл белергә сугылдым. Ул,
-
Ничек киләсе итең, -дип кызыксынды.
-
Вуздашың Рөстәм Мәһдиев өйләнде , шул хөрмәткә , -
минәйтәм
-
Нәгсә. Мәһдиев алиментны пенсиясеннән түләггә булганмыни,
-дип куйды Рөстәм дус, күзләрен кыса төшеп, каһкаһә белән.
Еллар узды. Рөстәм икенче тапкырын илле яшендә өйләнде. Язучы Җәүдәт
Дәрзаман, мин һәм ул, шуны бер кафедә билгеләп утырабыз. Бераз эчкә җылы кергәч,
-
Хәтерлисеңме Рөстәм, Рөстәм Мәһдиев адресына ябыштырган сүзләреңне,
-дип кызыксынасы иттем.
Рөстәмнең авыр сулап ык-мык килүеннән, моның төбендә ниндидер мәзәк
булуын чамалап алган Җәүдәт Дәрзаман,
-
Нәрсә диде, нәрсә диде, -дип, кызыксына башлады.
-
Бегүк әйтә күгмә бгат, -диде
ашыгып, Рөстәм дус. Һәм авыр
сулап куйгач,
- Минем гел шулай килеп чыга ул, -дип өстәде.
Ни хәл итмәк кирәк, һәр көнебез - тормышка чираттагы чакырылыш. Көннәрдән бер көнне кемгәдер
андый чакырылыш тәтеми. Җанга якын, игелекле дуслар берәм берәм бакыйлыкка күчә
тора... Менә Рөстәм Акъегет тә китеп
барды. Авыр туфрагы җиңел, гүре нур
булсын....
Комментариев нет:
Отправить комментарий