Танылганраклар даирәсеннән булган язучыларыбызның авыл клубларында халык белән очрашулары турындагы истәлекләрендә үзләре, чордаш каләмдәшләре авызыннан чыккан, еш кулланудан шәпи шикәре хәленә төшкән гыйбарәләре, залдан бирелгән “көтелмәгән” сорауларга шаян яки тапкыр санаган, шулай тоелган җаваплары юмор дип тәкъдим ителә.
Сүз дә юк, соңгы елларда нык үрчеп киткән “йолдызлар” катнашкан концертларда сәхнәгә яки телеэкранга чыгып көлдерергә азапланучылар мәтәштергән “сәнгать җимешләре” янәшәсендә мондый иҗатка да урын бар сыман тоемлана. Хәер, авторларның үзен һәм тирәсендәге иштәшләрен үтә акыллы, зирәк итеп таныту, инандыру нияте булу-булмавын укучы тоймый калмый. Һәм бәян ителгән теге яки бу кыйсса елмайтса яки көлдерсә дә, аның күңелендә даирәдәшләренә яраклашып тырышкан авторга карата әллә ни теләктәшлек уянмый. Ә менә каләмзат үзенең көлке, кызганыч хәлләрдә калуын курыкмыйча, төсле буяулар кулланып бәян итсә — анысы икенче мәсьәлә. Андый ихлас ачылулардан соң әдипкә хикәятләренең башка төрлеләрен укучы күңеле түренә уздыру да ансатлаша. Юмор кырыкмаса кырык төрле, бар җылысы, тозлысы, тоссызы, шырпылысы һ.б. Бәгъзеләрне түбәнсетү, рәнҗетү хисабына, кемнәрнеңдер күңелен күтәрү дә юмор саналгалый башлады, һәм ни гаҗәп, сәхнәләр, телеэкраннар аша да андый “нигъмәт” кәшәләнә. Әйтик, чукча турындагылар моңа якты мисал. Ә чын, хакыйкый, затлы татар юморында татар моңы, татар рухы ярылып ята, татар тәвәккәлләге һәм үткенлеге чагылыш таба. Мөхәммәт Мәһдиевтә бу бар иде. Һәм ул халыкчанлыгы, таланты, үзенең көлкегә калган чакларын да ихластан, тәмләп тасвирлаудан өрекмәве, шундый уңайсыз мәлләргә таруларын укучысын дус, тиң санап уртаклашуы белән меңнәр күңелен яулады. Ихтимал, затлы нәсел вәкиле булу әтрәк-әләмнәргә хас шәбәеп кукраюларга, бүксә кагуларга ихтыяҗ калдырмый бугай.
“ТЯ”ның элеккеге баш мөхәррире Исмәгыйль әфәнде Шәрәфиев тә, әлеге әдипнең теләсә-кайсы китабын, кай турыннан ачсаң да онытылып укып китәсең ди иде. Мондый үзенчәлекне ул авторның миллилегендә, белеме тирәнлегендә генә түгел, ә нәселе җепләренең затлы тамырга барып тоташуында да дип санады һәм газета битләрендә аның әсәрләреннән өзекләрне әледән-әле бирә килде.
Ә бит көлкегә калдыруларга адым саен юлыгыла һәм, тормыш булгач, беребез дә андый “күчтәнәч”ләрдән коры калмый. Мине дә читләтеп узмый андый матавыклар.
Дүрт катлы гомуми йортта яшәгән чагым шулай. Җиңелчә ремонт ясау максатында, хатыным белән стенадагы обойларны кубардык. Шуларның һәммәсен матрас зурлыгындагы иләмсез полиэтилен капчыкка тутырып, урамга, чүп түгәргә дип чыксам, подъезд аша күршем Рафил очрады. Ул күзләрен мөлдерәтеп сәлам бирде дә, ипләп кенә: “Рөстәм абый, әллә сез фатирдан чүпне елга бер тапкыр гына чыгарасызмы?” — дип кызыксынды.
Янә бер очрак. Микроавтобуста Казанга, идарәбез буйсынган “Таттрансгаз” берләшмәсенә барабыз. Салонда ир-атлар һәм хатын кызлар. Арабызда иң яше — керәшен кызы, буфетчы Таня. Сүз иярә сүз чыгып, хатын-кызны нык тоту зарурлыгы темасына кереп кителгән. Мин дә әңгәмәгә тартылып: “Тезгенне тарткалап тормасаң, алар әллә кая сикерергә мөмкиннәр”, — дип ычкындырганмын. Таня ягымлы елмаеп минем тарафка борылды да: “Рөстәм абый, гаиләдә бер кеше тормоз була инде ул!” — дип ябыштырды.
Бер елны “Бәкер” курортын урадым. Кайткач, анда ялны ничек уздыруым белән хезмәттәшләр кызыксына башладылар. Мин ике кешелек бүлмәгә, кайсыдыр шәһәрдә котельныйлар белән җитәкчелек итүче Йолдыз исемле ир-ат белән урнашуымны, күршемнең “безгә инде яшь чибәркәйләр карамый, картлары кирәк түгел, шуңа күрә һәр кичебезне бик яхшы шәраб алып бизик” дигән тәкъдимен кабул итүемне җиткердем. Шулчак төзелеш мастеры Илдар Галимов күзләрен очкынландырып елмайды да: “Рөстәм Зәетеч, ялгышмыйсызмы? Хатын-кыз түгел идеме ул? Йолдыз дип әйтәсез бит”, — дип мине көлкегә калдырды.
Мондый мисалларны тагын да дәвам итеп була. Шәхсән үзем дә бу мәсьәләдә бурычлы булып калмыйм ахрысы. Язучы Тәлгат Нәҗми “Саба мәзәкләре” исеме астында чыгарган китапларында минем белән булган гыйбрәтле очракларга да урынны мулдан биргән иде, мәрхүм.
Мин соңгы егерме өч ел хезмәт куйган магистраль газ үткәргечләр идарәсендә, газчылар көненә багышлап, һәр төр хезмәт башкаручы төркем тарафыннан (алар бик күп: төзелеш, автоматика, электр, элемтә хезмәтләре, компрессорлар белән эшләүчеләр, сантехниклар, магистраль торбаларны тәртиптә тотучылар, автотранспорт, торак йортларга хезмәт күрсәтүче ТКХ, балалар бакчалары, клуб, һ.б.) үз стена газетасын чыгару гадәте бар иде. Оешмабызны беренче казык кагудан диярлек җитәкләгән Ришат әфәнде Нурисламов, кемнеңдер киңәшен тотыпмы, шундый һөнәри бәйрәмебез җитәрәк, кабинеты ишегенә әтисе исемен сызык аша Габдел-Ихсанович дип төзәттереп яздырды. Һәм төзелеш белән бәйле хезмәтебез чыгарган газетада эреле-ваклы кабинет ишекләре урын алды. Бер ишек сурәтендә идарә урынбасары Гаврюхинның фамилиясе Гав-Рюхин дип тәгаенләнде, баш инженер Мингазовныкын Мин-Газов дип, ә магистраль торбаларны кайгыртучы Сәүбән кордаш Шәрәфиевнекен Голиков дип тәгаенләдек. Имеш, “шәрә”дән тәрҗемә... Идарә башлыгы аны-моны әйтмәде, әмма кабинеты ишегендәге исем-фамилияле күрсәткече икенче көнне үк элеккеге, сызыкчасыз хәленә кайтты. Сәүбән дускай да үпкә-сапкы сиздермәде, ләкин аның диспетчер булып эшләүче хатыны телефоннан: “Олы кеше бит инде сез, Рөстәм Зәетеч, балаларны урамда үчекли башладылар анда, шул да булдымы шаярту?!” — дип оялтты һәм миңа “бүтән алай эшләмәм” дип гафу үтенүдән гайре чара да калмады.
Идарә җитәкчебез Башкортстан вәкиле булуын истә тотып, бер кергәнемдә “һаумыһыгыд” дип сәлам бирдем. Исәбем “һау” дигән җавап ишетү иде. Ришат Габделихсан улы, ниятемне аңышып, күзен тутырып карап, баш чайкап кую белән генә чикләнде. Ул инде лаеклы ялда, мактасам да, шәт, ялагайга чыгармаслар, оешмабызның һәр тармагын энәсеннән җебенәчә белә, һәркемнең нәрсәгә сәләтле икәнен дә чамалый, һәм эшне, асылын төшендереп, вакытын төгәл билгеләп, булдырырдай күләмдә генә йөкли иде. Егерме елдан артык бергә эшләү дәверендә аның кемгә дә булса сүгенгәнен, тавыш күтәргәнен ишеткәнем булмады. Әлбәттә, юмор хисеннән мәхрүм түгел, уяулыгыңны җуйсаң, җор сүз ябыштыруы да бик тиз. Бер мәлне, туган көненә турылап ахрысы, аңа үземнең “Тамчы гөл” атлы китабымны бүләк иттем. Татарстан китап нәшрияты чыгарган әлеге китапның тышлыгында Казан үзәге урын алып, шундагы биналар ниндидер дини плакатлар белән бизәлгән һәм урамда бомжга тартым бәндә бөкшәеп басып тора. Ул сурәт уңаеннан Тәлгат Нәҗми дә “котсыз, эчтәлеккә туры килми” дип бер тешкә тигән иде инде. Ә Ришат Габделихсан улы, китапны кулына алып әлеге рәсемгә бераз текәлеп карап торгач: “Рөстәм Зәетеч, бу үзең түгелме соң? Безгә эшкә килгәндә шундыйрак идең бугай”, — дип яңгыратып көлеп җибәрде.
Әйе, юморның бар төрлеләре. Элегрәк, СССР чорында Мөслимдә булган хәл дип сөйләделәр. Бер гадиерәк җитәкченең кечкенә улын сөннәткә утырттыруы хакында КПСС райкомына хат килеп төшә. Моны райком бюросына куеп тикшерәләр. Анысының тәртибе болай: райкомның беренче секретаре кабинетында “т” хәрефе белән тезелгән өстәлләрнең аркылы башын район хуҗасы били, ә әлеге хәреф сабагының як-ягында район дәрәҗәсендәге 7-8 җитәкче — райком бюросы әгъзалары утыра. Ә “т” хәрефенең сабагы төбе белән ишек каты арасында гаепләнүче, хөкемгә таручы басып тора. Һәм аны чиратка салып, әллә кайчангы гаепләрен казып чыгарып, кай җире кычыта “тәрбияләү” башлана, чыдап кына тор. Менә шундый күргәзмә суктыру иң кызу, иң биек ноктасына җиткәндә, кабинет ишеге ачылып китә һәм аннан әлеге экзекуциягә мәхкүм җитәкченең зур гәүдәле әнисе килеп керә. Әни кеше артыннан ияреп кергән секретарьша ханым, коты алынган хәлдә, кабинеттагыларга әлеге чакырылмаган кунакны тоткарлый алмавын аңлатырга азаплана. Гайрәтле ана түрәләрне башын чайкаштырып күздән кичерә һәм тамак кырып: “Әй, эш кырган кеше сыман утырган буласыз да инде, ә!” — дип үз хөкем карарын тезә башлый. “Имеш, кечкенә малайны сөннәткә утыртканнар да, дөнья җимерелгән. Бер бүксәсе улымны шуның өчен партиядән чыгарырга кирәк дип остара, икенче оныгымның әтисен эшеннән кумакчы! Менә “тот” ите ашагыз! Яле, чыгарып салыгыз барыгыз да менә шушы кызыл ябулы өстәлегезгә. Карыйк, күрик! Барыгызныкы да кистерелгән ләбаса! Утырган буласыз әлләкемнәр булган булып, ачуым беркилмәгәе...”
Ул арада райкомның башка бүлекләрендә хезмәт куючы ханымнар кабинетка үтеп, әлеге әбине үгетләп, дәрәҗәле кабинеттан кабул итү бүлмәсенә этә-тарта алып чыгуга ирешеләр. Бюро җыелышы да шуның белән тәмам була, җитәкчегә ул моментта җәза бирү максатка ярашлы дип табылмый. Чөнки эш зурга китәргә, мондый гаярь хатынның Казанга яки Мәскәүгә барып, авыртмаган башка тимер тарак төшерүен дә көтәргә була.
Сер түгел, журналистиканы да, әдәби иҗатны да, андагы юморны да иң биек югарылыкка затлылык менгерә. Төптәнрәк уйлаганда, затлылыкны тәэмин итүгә эчтәлек кенә түгел, газета-журнал редакцияләренең матди хәле, нинди бинада, кайсы катта урнашуы, нинди мәйдан биләве һәм тәрәзәләре кая каравы да мөһим. Аларны, әйтик күтәреп булмаслык почта чыгымнары һәм аренда хакы басымы аша изеп, бомж хәленә турыласаң, язганнары да шуның төсле булачагын, тиражларның көннән-көн төшәсен көт тә тор. Бүген, татарча һәм русча газета-журналларыбызның шул чорда уртак йортлары булган, Декабристлар урамы, 2нче йорт адреслы 14 катлы затлы бинага, маңгаена язылган язуына караганда, “Татмедиа” хуҗа ителгән. Анда сыену тапкан һәр оешманың аренда хакы түләве табигый. Милек хуҗасы хакны күтәрә дә, төшерә дә ала. Ягъни анда кайсы редакцияне, яки хуҗалык итүче субъектны калдыру-калдырмау аренда хакы ярдәмендә көйләнә ала. Һәм, ни үкенеч, мин һәм башка каләмдәшләр байтак еллар ансат кына кереп-чыгып йөргән күп кенә редакцияләр инде анда юк. Кайсы кая таралышканнар. Яраткан газетабыз “Татарстан яшьләре” дә әлеге комплексның газета-журналлар басу белән мәшгуль цехлар, склад хуҗалыклары урнашкан блогындагы бер комрыкта яши. Анда үтү өчен вахтада дежур торучыга документ калдыру гына аз, редакциянең кайсыдыр хезмәткәре эшеннән бүленеп, алтынчы каттан төшеп, озын коридорлар аша, урау юллар үтеп чыгарга һәм сине җитәкләп алып кереп китәргә, киткәндә яңадан шунда төшереп куярга тиеш. Менә шундый юмор... Т.Я. 2.07.2020
Комментариев нет:
Отправить комментарий