Бар иде КВН дигән уенның һәртөрле тамашаларга таҗ чаклары. Үзгәртеп кору чорына кергәч, ул Мәскәүдә кәттә бинага ия булды, телеэфирның иң шәп вакытларын яулап, һәртөрле спонсорларның миллионнары төшеменә тарып мантыды, үзенең иң югары ноктасына күтәрелеп канат ярды, гавәм мәхәббәтен казануына өстәп, регион җитәкчеләре игътибарын җәлеп итү белән генә чикләнмичә, ил башлыклары хозурында да абруй казанды. Шул чорда әлеге уеннарда катнашу аша йолдыз булып балкыган яшьләрнең байтагы үзәк һәм аның тирәсендәге телеканалларда чынбарлыктагы шөкәтсезлекләрне юмор-сатира аша шәрехләү юнәлешендә эшчәнлекләрен әле дә уңышлы дәвам итәләр. Отышлы булгангадыр, КВН проектыннан берничә мөстәкыйль шоу-тамаша бүленеп башка чыкты, ә “Уральские пельмени” дигәне иң уңышлысы булды бугай, анысы илне аркылыга-буйга иңли, телеэфирларны да даими били. Татарда күпнең кадере юк дигән әйтем бар. Кеше көлдерүгә корылышлы тамашалар артык ишәю шартларында, берникадәр вакыттан соң КВН күпмедер дәрәҗәдә уңа, җетелеген җуя төште шикелле. Янә килеп, тормышыбызда көлкедән узган хәлләр ешайды, артыкка китте һәм иң кызык дигәннәре дә тешләрне шыгырдаттыра башлады. Ашаган авыз ояла дигән әйтем дә бар, ягъни бу хәрәкәт үзенә игелекле хакимияткә шырпылы юмор белән кадалырга, утлы сатира белән көйдерергә яхшысынмый башлап, аларның соңгы чордагы чыгышыннан инде азмы-күпме яраклашу исе дә килгәли башлады. Әмма, юк-юкта, үткәнгә сыгынучылар җитәрлек һәм яңалары да кайчак яшендәй ялтырап рухыбызны хәле кадәри савыктыруга ярап тора.
Татарча КВНны беренче булып Батулла әфәнде (әле ул чакта ул Роберт Батуллин иде) Казанда оештырды дип истә калган. Актерлар йортында узган шул ШТК (Шаяннар Тапкырлар Клубы) дигән тамашага ул чакта КДУ студенты, шагыйрь Рөстәм Акъегет чакырды. Ә анда тамаша башланганчы кафелы залда табын ясап утырып та була икән. Без биләгән өстәл артында тагын ике кешелек буш урын булуы аркасында “Чаян” журналының Лотфулла атлы рәссамы белән танышу җае чыкты. Ул киткәч, аның урынын Равил Шәрәфиев биләде. Бу Равил аганың театрдан китеп, филармониядә эшләп йөргән чагы иде. Рөстәм Акъегет: “Равил абый, сез киткәч театрга да йөргән юк хәзер”, – дип, яңа күршебезне купайтып, юмартландырырга омтылыш ясады. Чөнки талантлы рәссам Лотфулла агай, үз иҗатына югары бәя ишеткәч, тыйнак табыныбызны шактый бөтәйткән иде. Ә бу юлы ул номер үтмәде. “Дөрес эшлисең, – дип кырт кисте Равил ага. – Ул театрның туксан процентын мин тәшкил итә идем бит”, – дип тә өстәде һәм каяндыр үзенә изәлгән кулны абайлап, шул тарафка китеп барды.
Менә тамаша башланды. Арада иң ошаган номер, әлбәттә, Равил ага Шәрәфиев башкарганы булды. Ул “юк, юк, юк” дигәнне “ноң, ноң, ноң” дип тәкърарлаучы француз корреспонтенты булып уйнады. Һәм тора-бара байтак француз сүзләренең татар теленнән күчкәнлеген мисаллар китереп дәлилләп, ахыр читтә үзенең дә татар булуын таныды. Залдагы күпчелекне язучылар һәм язучылыкка дәгъва кылучылар тәшкил итә иде кебек.
Тере язучыларны минем күргән бар иде инде. Сатыш авылы мәктәбендә укыган чагымда безнең белән очрашуга бер төркем татар каләмзатлары килгән иде. Шулар алдында чыгыш ясаучы укучылар рәтендә мин дә үз шигыремне укыдым. Кунакларның берсе, Габдрахман Минский атлысы, аркамнан кагып мактады һәм “Рөстәм энекәш! Әйбәт шагыйрь булып үс” дип язып, имзалап, китабын бүләк итте. Язмыштан узмыш юк, төзелеш институтында укысам да, университетның татар бүлегендә укучылар белән танышып-дуслашып китү нәтиҗәсендә дип фаразлыйм, язуны ташламадым һәм тора-бара Язучылар берлеге әгъзасы булып та куйганмын...
Әле ул көнгә ерак. Студент чагым, төзүчеләр институтында төрле факультетларда белем эстәүчеләр, чират белән концерт куябыз. Чыгышлар арасында КВН номерларына тартымнары да күренгәли. Сәнгать осталыгына биредә таләпнең югарылыгын аңлату өчен, Илһам Шакиров карамагына күчеп, татарның тәүге һөнәри инструменталь музыкалы эстрадасына юл ачкан, шул чорның популяр чит ил төркемнәренә биргесез “Идел” ансамбле безнең институтныкы булуын, анда бертуган виртуоз Сабитовлар бас һәм ритм гитараларда, Рөстәм Галиев барабаннарда уйнавын әйтү дә җитә дип уйлыйм. Соло гитарада уйнаучы янә бер егетебез бар иде, төс-кыяфәтен дә хәтерлим сыман, тик исеме генә онытылган. Аннары бу төркемгә синтезаторда уйнаучы композитор Вадим Усманов килеп кушылды. Кыскасы, безнең төзүчеләр институты актлар залы сәхнәсендәге тамашалар әнә шул “Идел”нең соклангыч музыкаль бизәлешләре озатылышында бара иде. Шунда бер эпизод истә калган. Көнчыгыш музыкасы яңгыравы астында, тылсым иясеме, гипнозчымы, чалмалы яраннары озатылышында сәхнә түрендә пәйда була. Ул башына тавис каурыйлы таҗ элгән, йолдызлы бизәкле яшел күлмәктән, ялтыравыклы кара шароварлардан, ә кәвешләренең башы очлаеп югарыга таба кәкерәйгән. Менә ул кулындагы тылсымлы таягын селкештереп залны “сихерләргә” кереште һәм җиденче рәттән җиденче урындагы студентка сәхнәгә менәргә боерды. Ә анда безнең курсташыбыз. Без аны фамилиясе буенча Шәкүр дип кенә йөртәбез. Ул бөдрә чәчле, актерлык осталыгына ия җор телле егет, күзләрен йомган хәлдә, ике кулын алга сузып урыныннан торды да, йөзенә сәер кыяфәт чыгарып, кемнәрнеңдер аякларына баса-баса сәхнәгә таба юл тотты. Шәкүр залга таба борылып басты. “Тылсымчы-гипнозчы” дустыбызга залда кемнәр утыруын танырга һәм шуларны дөрес итеп сәламнәргә боерды. “Исәнмесез...” – дип башлады Шәкүр һәм башын кашып алгач, тамагын кырып: “Татарлар”, – диде, янә тукталыш ясап бераз көттергәннән соң: “Ярымтатарлар”, – дип ябыштырды. Зал рәхәтләнеп көлде. Ә анда күпчелек руслар. “Тылсымчы” залдан торып та ”гипноз”дагы дустыбызга сорау бирергә ярый һәм ул бары тик хак дөресен генә әйтәчәк дип ышандырды.
Менә бер студент, икеле куеп үзәккә үтүче, артык катгыйлыгы аркасында байтак студентларны военкоматка турылаучы кырыс профессор турында ни уйлыйсың дигән соравын бирде. Шулвакыт утлар янып-сүнеп алды, шатыр-шотыр тавышлар чыкты һәм микрофон эшләми башлады. Шәкүр авызын ачып, кулларын болгап ниләрдер әйткән сыман итте итүен, ә беркем берни ишетмәде. Микрофон “тылсымчы” кулына күчкәч кенә янә эшләп китте. “Ул аны бизәк дип атады кебек”, – дип белдерде “тылсымчы”. Шул чама дигәнне белдереп, баш изәп ризалашты “гипноз”дан айный башлаган дустыбыз. “Күптәнме?” – дип залдан кемдер сорау бирде. Ә кайсыдыр әлеге сорауны русча кабатлады. “Дауна!” – дип җавап күндерде дустыбыз. Зал янә күтәрелеп көлде.
Ул чордан соң байтак еллар узды, шактый сулар акты. Бер елны, Шәмәрдән газ куу идарәсендә эшләгән чагым, Саба районында ниһаять үз якташыбыз башлык булып билгеләнгәч, анда юллар адәм рәтенә керүгә, экономик алга китешкә генә түгел, ә үзешчән сәнгатькә, КВН ярышларына да яңа сулыш ачылды. Язучы дигән даным да булгач, кайбер оешмалардан сценарий белән ярдәм итүемне үтенүләр дә булгалады.
Әле бу Зөфәр Билалов репертуарында “Учларыңа сал син йөрәгемне!” дигән җырның яңгырый башлаган гына чагы. Шәмәрдән ит комбинаты үзешчәннәре үз оешмалары проходноендагы хәлләрне тасвир итәләр. Комбинаттан чыгучыларны каравылчы туктата да, төрлесенә төрлечә: “Учларыма сал син йөрәгеңне, бавырыңны, бүтәкәңне”, – дип җырлый... һәм чәлдергән малларын алып кала.
Шәмәрдән участок больницасы табиблары куйган КВНда Зәйнәп Фәрхетдинова репертуарына мөрәҗәгать ителде. Ә ул болайрак килеп чыкты.
Обход ясаучы ак халатлы төркем палатага керә һәм баш табиб бер авыруга карап, сагыш белән “өянкеләр һәман шул икән лә, кычытканнар һаман шук икән, күршеләргә сәлам бирим дисәм, кайсы исән, кайсы юк икән” дигән текстны бераз гына төзәтеп, әмма шомлы тонда “өянәкләрең һаман шул икән лә, кычытынуларың һаман шул икән, күршеләреңә сәлам бирим дисәм, кайсы үлгән, кайсы юк икән...” дип җырлый.
Әлеге коллектив чыгышында опера җырчысының тешен суырту кыйссасын да тамашачылар яратып кабул итте. Теш табибы кабинеты ишеге төбендә чират торучы пациентларны шул җырчының “а-а-а-а-а!” дип үзәк өзгеч бер иңрәвеннән соң ай күрде, кояш алды. Әле анда яхшы хирург ишегенә “хирург”, булыр-булмасыныкына “херург” дип тамгалау, сүгенә торган теш врачы кабинетына “оста матолог” дип язу тәкъдиме дә кертелде.
Сәләтсез килеш җырчы булып йөрүчеләр бихисаплыгы хакында бүген ялкау гына зарланмый. Шырды-бырды көйне дә, тавышны да компьютер төзәтә, калыплый һәм фонограммага авыз ачып селкенгәләп тору җырлау санала. Нәкъ шундый ысулда тагын кемнәр кем генә булып казганмый бу заманда. Япь-яшь ханымнарның генерал погоннары тагып йөрүенә дә инде шаккатмыйбыз. Ниткән фронтларда җиңү яулап ирешүләре дә кызыксындырмый. Яуда булмаган хәрби ир-атларның погоннарына эре-эре йолдызлар, күкрәкләренә орден-медальләр явымына да тамчы да ис китми. Хәтта армиядә булмаган кеше гаскәргә – баш, полициядә хезмәт итмәгән кеше полициягә – түш, колхоз бригадиры булып та үзен расламаган кеше эре компаниягә җитәкче итеп билгеләнсә дә аптырамыйбыз. Димәк, кайдадыр, кемедер бар моның дип кенә куябыз. Бу вәзгыятьтән КВН мөнбәреннән төрлечә көлүләр тынып тормый әлбәттә, әмма андый кадрлар сәясәтенең юан башы гади халык сыртына төшүе генә чабудан тарткалый. Ирексездән, Гогольнең “Ревизор” комедиясе персонажының залга мөрәҗәгать итеп: “Кемнән көләсез? Үзегездән көләсез бит”, – дигән ярсулы репликасы искә төшеп, сагышка сала.
Хәзер түрәләргә каты бәрелү дә ярап бетми бит. Аерым бер социаль төркемгә дошманлык уятуда гаепләп хөкемгә тартулары да мөмкин. Ә менә КВН тарафыннан яңгыраган тәнкыйтькә карата әлегә андый кырыслык күрсәтелгәне юк. Димәк, шундый мөмкинлектән файдаланмау гөнаһ булыр. Кайбер җитәкчеләребезнең бер яуда да катнашмаган хәлдә хәтта “Александр Невский” орденына лаек булулары, генерал дәрәҗәсенә ирешүләре, дәүләт биргән орден-медальләрдән тыш ислам һәм христиан дини җитәкчеләре тарафыннан яудырылган орден һәм медальләр белән дә түшләре бизәлүе модасына да бәлки элеккерәк чордагы тешлерәк КВН күзлегеннән карау җитмидер?
Милләтебезгә каршы эчтән дә, тыштан да һөҗүмнәр туктамый кебек. Бигрәк тә авылда татар балаларының русча сөйләшеп йөрүләре шундый шөһбәләргә урын бирә. Татар теле дәресләрен чикләү шуның бер элементы сыман. Ә ул дәреслекләрнең эчтәлеге белән нишләргә? Беркөнне дүртенче сыйныфта укучы оныгымның “Туган як мохиты” предметы биремен укып, телсез калдым. Анда “Ладога” һәм “Онега” сулыкларының кайсысы “ана”, ә кайсы “ата” дип телгә кергән дигән сорау тора иде. Мин укыган заманнарда татарча төгәл фәннәр дәреслекләрендә дә татар рухы бәреп тора һәм татар моңы бар иде ләбаса. Безгә каршы ачылган “катнаш никах фронты” да үр арты үр яулый сыман. Кыскасы, ошбу тема да җирле КВНнар өчен, урыс әйтмешли, сукаланмаган басу.
Бүген кесә телефонына бәйлелеккә төшү эпидемия төсмерен алды. Бигрәк тә балалар аңа җаны-тәне белән беректе, ә яшьләр ансыз очрашу-аралашуларны инде күз алдына да китерә алмый бугай. Ни хикмәт, КВНнарда әле бу фаҗигане бөтен тирәнлегендә шәрехләрдәй саллы номерлар күрсәтелгәне юк һәм моңа омтылыш та шәйләнми. Ихтимал, бу хәрәкәт тә аның хозурында чарасыз һәм көчсез. Алай да ил дәрәҗәсендәге проблемаларны КВНның югары лигасы хәле кадәри калкыта, ә менә регионнардагы командаларның актуаль мәсьәләләрдә тирәнгә кермәве, тешсезлеге күзгә нык ташлана һәм гавәм күңелен яулаудан әлегә ерак тора.
Кайчандыр “Татарстан” радиосы фондында булган җырлар, музыкаль әсәрләр, спектакльләр, талантлы артистлар тарафыннан саф татарча укылган хикәяләр, башка кызыклы язмалар әгәр җуелган икән, аерым коллекциячеләргә мөрәҗәгать итеп аларны барлау мәслихәт булыр иде кебек, Башкасын әйтмим, Тукай елы дип игълан ителгән елда татарча радио-телетапшыруларда, һич югы аэропортка аның исемен бирү уңае белән, Заһидулла Яруллинның “Тукай маршы” яңгырамавы да гаҗиз итә. Җырыбызның татар моңыннан тайпылуы, татар китабының, татарча газета-журналларның тиражлары кимүе, берәм-берәм яшәүдән туктавы милләтпәрвәр битлеге кигән бәгъзеләребез өчен тырышлыклары нәтиҗәсе саналамы? Һәм нәкъ менә шундый “җиңү”ләре өчен тәтиме аларга титул, премия, орден, медаль һәм башка төрле бүләкләр, кәнәфиләр, өстенлекләр? Менә шушылар хакында яңгыратасы иде республика дәрәҗәсендәге татарча КВНнарда сәхнәләр һәм телеэкраннар аша. Һәр өлкәдә, һәр тармакта милләтебез өчен ахырзаманны якынайтучы милләттәшләрне уенын-чынын кушып илгә танытасы иде. Кем әйтмешли, халык үз каһарманнарын белергә тиеш.
Озын сүзнең кыскасы, КВН дигән проект әле үз потенциалын югалтмады һәм әле аңа яшисе дә яшисе. "ТЯ" 9.07. 2020 ел.
Комментариев нет:
Отправить комментарий