Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 25 июня 2020 г.

Мөфтият ни ди?



Быел кыска гына аралыкта “Татарстан яшьләре” газетасында бер темага дүрт мәка­лә басылды. Моны укучы-язышучылар бәхәсе, полемика дип атарга ярыйдыр, һәм мондый ихлас фикер алышулар хуплауга лаек.

13 февраль санында Тә­теш­тән Фарук Нәфиев, Арчадан Тәлгать Го­мә­ровның ярат­кан газетабызда басылган мә­ка­ләсенә мө­рәҗәгать итеп, Аллаһ­ка карата “яратты” урынына “яралт­ты” төшенчәсе куллануга ризасызлык, һәм шушындый гыйбарәне муллалар кабатлап тору­ына сәерсенү белде­рә. Миңа калса, Фарук әфән­де мәсьә­лә­гә юридик яклап якын килә. Чыннан да, чорлар дәвамында Аллаһка мө­нә­сә­бәтле кулланылган “яратты” төшенчәсен “яралт­ты”га алмаштыруга җирлек юк. Татарстан мөфтияте тарафыннан республикабыз би­ләмә­сендә кайбер намаз вакытларына үзгәреш кертелүе булды, ләкин “яратты” төшенчәсен “яралтты”га алмаштыру муафыйклыгы турында фәтва кабул ителмәде шикелле.
5 март санында Балтачтан Рә­фыйк Шәрәфиев “Яралт­кан­ны яратыйк” исем­ле мә­ка­лә­сендә проблемага тел белгече буларак якын килеп, мәсьә­ләне “вак-төяк тел бу­та­лы­­шы”на кайтарып калдыра һәм әлеге “ноу-хау”­­ны асылда яклап чыга.
19 март санында Балтачтан Фаварис Галиев “Яралткан да, яраткан да” мәка­ләсендә Рәфыйк Шәрәфиев версиясен — берсүзсез хак, ә Фарук Нәфиев фикерен ялгыш дип белдерә.
Әлеге тема яңа түгел. Ош­бу җәһәттән “Татарстан яшьләре” газетасының 2014 елның 3 июль санында “Әдә­бият, хәлең ничек?” исемле язмамнан өзек китерү урынлы булыр дип саныйм: “Батулланың “Коръ­ән тәфсире” ике ел дәвамында (“Казан утлары” журналы күз­дә тотыла) яңа әдәби әсәрләрне тоткарлау хисабына дөньяга чыгарылды. Әлеге тәфсирнең авторы, үзенең гарәп телен белмәвен һәм дини белеме юклыгын танып, тө­рек­чә һәм татарча тәфсирләрдән файдаланып тәфсир тудыруын аны әдә­би телгә якынайту ихтыяҗы булуда дип аңлатты. “Звезда Поволжья” га­зе­тасының даими авторы, галим Рафаэль Мө­хәм­мәт­ди­нов “Любителям открывать Америку в Коране” атлы мә­ка­лә­сендә әлеге хезмәттәге шәхси өс­тәмәләр хакында да искәртеп узды. Адлер ага Тимергалин “Ми­­рас” журналында басылган тәнкыйди мәка­ләсендә Батулла әфәнденең “Аллаһе яратты” ди­гән­не “яралтты” дип алмаштыруына катгый ризасызлык белдерде. Мо­ңа кадәр татарча тәфсирләрдә барлык авторлар, барча дин белгечләре “Аллаһ яратты” дип язган икән. Тукайның да “Тәфтиләү” шигырендә “Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы” дип язуын ис­кәртә мөхтәрәм әдип. “Яратты” — “сотворил”, ә “яралтты” — “зачал” була дип ассызык­лый. Ислам дине “юктан бар итте” дип раслый икән, “яралт­­ты” төшенчәсен куллану дин тәгълиматы нигезенә каршы чыга булып аңлашыла. Җомга намазларында кайбер имамнар, шушы хезмәт тәэсирендә, кайсы — “яратты”, ә кайсы “яралтты” дип ычкындыра башлады. Безнең Шә­мәрдән мәчетендә бу хакта сүз чыкты. Саба мә­чете имам-хатыйбы Илдар Яхъя фикеренчә, “ярал­ту” фигыле нәсел үгезенә таман, ә Аллаһы Тәгаләнең галәмнәрне, җир-күкләрне, барча тереклекне тиңдәше юк мө­кәммәллектә юктан бар итүен “ярату” төшенчәсе генә сыйдыра ала.
Бүген дини эчтәлекле китаплар еш басыла һәм аларда һәр ике төшенчә дә актив кулланыла баш­лады. Мин боларның кай­сы дө­рес, кайсы дө­рес түгеллеген әйтеп бә­хәсләшергә җыенмыйм. Моңа хакым да юк. Ми­ңа калса, ахыргы сүзне Татарстан мөфтияте әйтергә тиеш.

понедельник, 22 июня 2020 г.

Әниләр (бәянның ахыры)

 ...Сәлимулланың әтисе Кәлимулла абый сугыштан бер аягын калдырып кайта. Акылга зәгыйфь апасы сугышка кадәр туган. Аннары Галимулла, Галимулладан соң Сәлимулла дөньяга килә. Әтиләре, өй салырга хыялланып, аксап-туксап урман кискәндә, агачка басылып үлә. Болар бик авыр тормышта үсте. Ашарга, ягарга утыны кирәк, колхозда коры таякка эшлисе... Бар юанычлары – Кәлимулла агайдан калган гармун. Гаиләдәге өч бала да, хәтта юләр апалары да шуны шәп кенә шыңгырдаталар. Өй иске, тәбәнәк, анда өстәл, бер сәке, бер-ике утыргыч, аннары савыт-саба шкафы һәм вәссәлам. ...Ул чорда күп кенә авылларда Сабан туе уздыру турында авыз ачулар юк, тын да чыкмый, чөнки һәркайда юклык, ачлык, ялангачлык, ятимлек, бүтән төрле сугыш яралары, җитмәсә хакимият кырыслыгы эт булып талый. «Дәрт иткән – җиңгәсен үпкән», дигәндәй, безнең авыллар Сабан туе уздырырга карар кыла. Ир-егетләр, ат җигеп, колга тотып, тальян гармун тартып, җилкәләрдән кочаклашып, «Алмагачлары»н җырлап, бирнә җыярга чыгып китәләр. Хәл кадәренчә кайсы баш яулыгы, кем кулъяулык, кем күлмәклек тукыма кисемтәсе, тастымал, сөлге чыгара, иң ару дигән бүләкләр колгага бәйләнә, тыйнаграклары кабык арбага теземләп салына. Ул чак урамнарда яшел чирәм. Ялан тәпиле, такыр башлы ике малай, аның берсе Сәлимулла, чиләк тотып йомырка җыеп йөри. Менә төркем авылны бүлгән Каравыл елгасы уйсулыгына җитә. Чиратта – ике тәрәзәле, әлеге коры елгага авам-авам дип алга сөрлеккән салам түбәле өй. Череп каралган капка-койма дигәннәре ярымҗимерек хәлдә. Сәлимуллалар өе. Сугыш вакытында Мәмдуха апа иләс-миләс кызы белән хәер сорашып тамак туйдырган. Ә хәзер, Кәлимулла агайсыз да калгач, ничек туеналардыр, бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Бирнә җыючылар боларның өе яныннан туктарга яхшысынмыйча шыпырт кына узып китәләр. Бер өйгә тукталалар, икенчесенә. Һәм шулвакыт «аһ» итәләр: такта кебек юка, чандыр гәүдәле Мәмдуха апа ямау өстенә ямау салынган, кайчандыр манылган, инде үз төсен оныткан бердәнбер күлмәге итәгенә урала-урала, ниләрдер кычкыра-кычкыра, боларга таба җан-фәрман йөгерә. «Нишләп безгә туктамадыгыз?! Нишләп безне мыскыл итәсез сез?!» – ди икән ул, өзгәләнеп. Үкереп елый-елый, такмаклый-такмаклый, килен булып төшкән чагында ук алып килгән кызыл башлы Казан сөлгесен колгачыга китереп тоттыра. Сөлгене бирнә колгасының иң очына бәйлиләр, чөнки арада иң затлы бүләк – шул сөлге. Бирнәчеләр чираттагы йортка барышлый әледән-әле Мәмдуха апа ягына әйләнеп карыйлар. Сәлимулланың әнисе, бар да әйбәт, минем өчен борчылмагыз, дип әйтергә теләп булса кирәк, уңайсызланып кына кул изи...» Икенче көнне, табигать кочагында төн уздырган дуслар, куе чәйләр эчеп хәл-тын алгач, машиналарына утырып һәркайсы үз юлы белән китәргә ашыкты. Сәлимуллаларга сугылуны барыбыз да онытканбыз булып чыкты. Уртак ниятебез икенче көн кояш баеганда гына исемә төште. Мин яшәгән район үзәгеннән туган авылга ара әллә ни ерак түгел, әманәтне иясенә тапшыру өчен шунда укталдым. Соңгы елларда безнең авыл котайды, матур кирпечтән өелгән зур һәм биек, төсле калай түбәле йортлар байтак калыкты. Күпләрнең капка-коймасы да сырлы-сырлы төсле калайдан хәзер. Шәп йортлар янәшәсендә Сәлимулла салган яңа өй инде бәләкәй генә булып калган. Дөрес, ул такта белән төрелеп, кайчандыр буялган булган. Тора-тора буяу уңган, урыны-урыны белән касмакланган. Келәгә басып, җилкапка аша ишегалдына үтүгә, өйалды баскычында утыручы карчык, Сәлимулланың әнисе Мәмдуха апаны күреп алдым. Болай да ябык әбекәй тузганак сыман гына булып калган, катырак җил иссә, очып китәргә дә мөмкин. – Исәнмесез, Мәмдухәттәй. Менә бу Сезгә Әхмәттән күчтәнәч иде, – дип, сусыл йөзем тәлгәшле әрҗәне алдына китереп куйдым. Аның җыерчыклы, чак кына калтыравыклы эре тамырлы кулларын учыма алгач, ишегалдында ямь-яшел чирәмлектә оя-оя яран гөлләре шау чәчәктә утыруына игътибар иттем. – Кем соң син, улым? Кем малае? Бер дә таный алмый торам. – Сәлимулла белән дуслар идек. Мирзанур малае. Сезгә кереп чәй эчкәләгән дә булды минем. Галимулла абый ни хәлләрдә? – И, балакаем. Ир-ат кыска гомерле бит ул, – дип җавап күндерде Мәмдухәттәй, тирән көрсенеп. – Әүвәл картым вафат булган иде, аның артыннан кызым, аннары, ару гына яши башлагач, бер-бер артлы улларым- багалмаларым бакыйлыкка күчте... Япа-ялгызым торып калдым менә. Күчтәнәчләр күтәреп зурлап хәлемне белүең өчен Аллаһтан мең рәхмәт яусын. Артык күп түгелме соң бу? Кая куеп бетерермен? – Артса, күршеләрегезгә күчтәнәчкә өләшерсең. – Әйдә, өйгә үт, улым, чәй куям, юлдан килеп арыгансыңдыр?! – Юк, юк. Машинага биш минутлык юл, өстәл артыннан кубып кына кузгалган идем. – Күчтәнәч китергән кешене болай гына җибәрү ярамый бит инде. Китми тор, улым. Мин, хәзер. Мәмдуха апа өенә кереп китте, мин өйалды баскычына утырып калдым. Яран гөлләрне аралап искән җилдән тәмле хуш ис борынга бәрелә. Менә ишек ачылып, Мәмдуха апа да күренде. Кулында ап-ак оекбашлар. – Берсен Галимуллама, икенчесен Сәлимуллама, дип бәйләгән идем. Кими калдылар, менәтерәк. Әрәм булып күп яттылар, җитәр. Берсен Әхмәткә илт, икенчесен үзең рәхәтләнеп ки. Җылы тәннәрегездә тузсын. – Кирәк түгел иде инде. – Ал, ал, улым. Рәнҗетмә берүк. – Ишегалдың матур, Мәмдуха апа. Яран гөлләрең төрледән-төрле. – Яздан чыгарып утыртам мин аларны. Кич саен шуларга карап юанам аннары... 
Тәмам. "КУ" 12, 2017

Әниләр (дәвамы)

         Әни, әнә шул ярты кружка сөттән алган егәр белән, кар ерып, авылыбызга кайтып җитә, туры авыл советына барып, хәлне аңлата. Авыл советы рәисәсе аңа «кеше үтерүче» дип ташлана, өтермәдә черетәм, дип яный... Кызның әнисе Хәмдениса апа шунда була, яман хәбәрне ишеткәч, сыгылыплар төшә... Ат җигеп, кемнәрдер әни әйткән агач төбен эзләп китәләр һәм өч сәгать йөреп, тапмый кайталар. Янә әнине утыртып алып китә болар. Аның да өйдә ике баласы бар югыйсә, ачмы алар, тукмы – монысын тикшергән кеше юк... Агач төбендә калган кыз бала табыла... Бәхеткә, эт-кош тимәгән. Районнан милиция һәм табиб килеп җитеп, мәетне тикшереп, әнине гаепсезгә чыгаралар... Менә сугыштан мәрхүмә кызның әтисе Габделхәй абый кайтып төшә. Ә әни аның күзенә күренергә яхшысынмый, очраганда, барган җиреннән борылып, гел читкә тайпылу ягын карый. Ә беркөнне Габделхәй абый өебезгә үзе килә. Керергә рөхсәт сорый, исәнләшә. Аннары болай ди: – Мин сугышта йөз меңнәрнең кырылуын күреп кайттым, сеңлем. Газиз кызымның үлеме – шул фаҗиганең бер йомычкасы... Сиңа үпкә сакламыйм, синең бер гаебең дә юк, берүк миннән дә, Хәмдия апаңнан да читләшмә, кыенсынма... Бу хәлләрдән соң күп еллар узгач булды монысы, салкын кара көзнең җилле бер көне иде, без өч малай – авыл советы сәркатибенең улы Наил, мин, Габделхәй абыйның төпчеге Рәшит – бәрәңгесе алынган бакчабыз читендә учак ягып, бәрәңге пешерергә ниятләдек. Учагыбыз дөрли башлап, рәхәтләнеп җылынырга өлгермәдек, бакча башыбызда күзләре тонган һәм акайган өч-дүрт ир-ат пәйда булды һәм болар безгә таба атыла- бәрелә йөгерә башладылар. Качарга омтылдык, өлгермәдек, сүгенә-сүгенә эләктереп алдылар да, җилтерәтеп, каккалап-типкәләп, колхоз идарәсе һәм авыл советы урнашкан кәнсәләрнең әле миче дә чыгарылмаган, эшләнеп бетмәгән яңа ягына кертеп, өстән бикләп алдылар. Бүлмә суык һәм караңгы иде, берзаман тамак та ача башлады. Яшьтиләр безгә ашарга ипи белән алма алып килделәр. Тәрәзә борысы өстендә калдырылган арадан, кулга шырпы кертә-кертә, күчтәнәчләрне кабул итеп алдык. Вакыт-вакыт ишекне ачып, безне барлыйлар һәм яныйлар: имеш, район үзәгеннән милициягә, аннары өтермәнгә озатачаклар. Урнашкан бүлмәбезнең бер дивары артында бухгалтер белән читават шалт та шолт чут төймәсе тарта. Тәрәзәгә килгән дуслар әйтүенә караганда, минем әни безне яклап нидер әйтергә тырышып караган икән дә, «этлекнең башы – синең малайда», дип, аны тиз туктатканнар. Наилнең әтисе, гомумән, каты кыланды, үз улы дип тормастан, әле кертеп япканчы ук, аңа биргәләп алырга өлгерде... Ихтимал, сугыш инвалиды агай, янгын чыгара язуда гаепләнүче без фәкыйрьләргә карата нәфрәтле һәм каныбызга сусап ярсыган төркемне суыта төшү өчен, юри кырыс кылангандыр... – Әни белми минем монда икәнне, әни белсә, ничек тә коткарыр иде, – дип, авыр сулый Рәшит дустыбыз. Рәхмәт төшкере, Рәшитнең әнисе Хәмдениса апага кемнәрдер безнең хәлне ирештергән булып чыкты. Иелебрәк, ыңгырашыбрак атлый торган иде ул, авыр хезмәт елларыннан «сәлам» булып тәне, буыннары сызлагандыр, күрәсең. Әле әнисе урамда чакта ук, кәнсәгә кереп җитмәгән килеш үк, сыкрап сулыш алуыннан таныган Рәшит, күзләрен очкынландырып елмаеп: – Әни!.. – дип шатланып кычкырып җибәрде. Өчебез дә шәмәрешеп, колакларны ишеккә терәп, тын калдык. Ул арада Хәмдениса апаның ишекне шыгырдатып ачып, тупсадан кергәне, янә ыңгырашып куйганы ишетелде. – Нәрсә, – диде ул әкрен, йомшак тавышы белән, әмма һәркемгә дә ишетелерлек итеп, – бер кызымны үтергән идегез, инде улыма керештегезме?! Үле тынлык урнашты. Ул да булмый, ишек шартлап ачылды һәм без шунда ук азат ителдек. Бүтән ут белән уйнамаска сүз дә бирдерделәр шикелле. Рәшит сүз биреп мәшәкатьләнмәде, чөнки улын җитәкләгән, ялкын бөркегән күзләрен яшь каплаган ананы тоткарларга берәү дә йөрәксенмәде... Кымыз кыздыра ахры, дусларыбыз укучы малайлар сыман, кулларын күтәрә төшеп селки-селки, «мин сөйлим» дә «мин сөйлим», дип, Адмиралны бимазалыйлар. Җитди көндәшлек шартларында сүз дилбегәсе күрше авыл егете, һөнәри шагыйрь буларак танылып килүче Әмиргә күчте... – «Кеше барыбер кошлар нәселеннән», дип язган иде бер затлы шагыйрәбез, – дип кереште сүздән чәчәк ясый белүче уйчан дустыбыз. – Адмирал безне диңгез бүреләренә охшатып тост әйтте. Ә чынлыкта көтүдәге сарыкларга охшыйбыз түгелме? Менә бит әкәмәт, берәү керешкән тема башкаларны да үз кәлиясенә сөйрәп төшерә... Әниләр турында сөйләшәбез... Миңа ошый. Мин каршы түгел... – Ике ноктаны туры сызык тоташтыра, – дип куйды Адмирал. – Әйдә конкретрак. Әмир, аны ишетмәде дә бугай, тыныч кына башлаганын дәвам итте: – Сабый чакта кызлар, малайлар бергә, дөнья бетереп урамда уйнаганда, маңгайга-маңгай чәкешеп аласың һәм берәрсе авызын җәеп, «әнигә әйтәм мин сине», дип, сузып елап җибәрә. Чынлыкта, әнисенә кайтып әләкләүчеләр арабызда бик булмады да шикелле, ә ул сүз тезмәсе авырлык килү белән ихтыярсыз, үзлегеннән ычкына. – Ә кем бәхәсләшә? – Әниләр турында гыйбрәтле хәдисләр бар, байтак җырлар, әдәби әсәрләр иҗат ителгән, ә тирән мәгънәле әйтемнәрнең исәбе-хисабы юк. Безнең авылда «Ана – казна» дигәне әйләнештә йөри. Ягъни, һәркемгә чикләнүләрсез ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тупланган чыганак, – ул сиңа тормыш бүләк иткән әниең. Аның сиңа булган мәхәббәте – бетмәс-төкәнмәс һәм иксез-чиксез. Ул – һәрвакыт, син хаксыз булганда да, бөтен дөньяга каршы барып булса да, яклаучың һәм аңлаучың. – Килешәм, дәлше. – Башлангыч мәктәптә укыганда, сыйныфташым Сәлмән белән авыл клубында кичен, качып кереп, «Кодин» дигән фильм карадык. Ул да, мин дә, ни гомерләр үтеп, шуны оныта алмыйбыз. Хәтердә уелып калган эчтәлек болай: төрмәдә утырып кайткан башкисәр егет карт, саран әнисе белән тыныша алмый. Аны үзе өйдә чакта гел урамдагы эскәмиягә чыгарып утырта. Шул егет бер заман мәхәббәтен очрата. Нәтиҗәдә, әнисенә карата мөгамәләсе уңай якка үзгәрә. Ә бер кичне, ниһаять, өйдә яшәү хокукына ирешкән әни кеше кухняда чүлмәктә май кыздыра һәм сөйгән ярын уйлап, бәхетле елмаеп йокыга талган улының ачык авызына китереп шуны сала... «Бу – ялган, мондый әни булмый, ул бер җен карчыгы гына», – дип чатакама килде Сәлмән яшьти. Ихтимал, ул шулай булгандыр да, чөнки фильмдагы вакыйгалар граф Дракула ватаны Румыниядә бара. Бала чакта малай кеше сугышмый, тукмалмый гына үсми. Икенче класста парта өчен тарткалашканда, әлеге дә баягы шул дусның кулына карага манып яза торган ручка белән кадаганмын. Туган көнемдә котлау сүзе әйткәндә искә төшерде, рәхмәт яугыры. Батыр ярасыз йөрмәс, дигән юатулы мәкальне малайларга еш ишетергә туры килә. Кайбер чәүчәләк ата-ана, балалар арасына кереп, улының йә кызының дәрәҗәсен төшереп бетерә. Бу җәһәттән мине уңайсыз хәлдә калдырулар булмады. Хәер, бер тапкыр булды бугай, әгәр шулай дип әйтергә яраса. Унынчы сыйныфта район үзәгендә укыган чак, дүшәмбе көнне беренче дәрескә соңга калуны, шимбә көнне соңгы ике дәресне калдырып качуны җайга салдым. Әле кайсы атнаны чәршәмбе көнне дә соңгы дәресне «тозлаштырам». Хикмәте шул: интернатта яшәү туйдырды, күңел авылга, әни пешергән ризыкка тарта. Дәрес калдыруның янә бер сәбәбе – элегрәк безнең авылда «сөрән сугу» дигән гадәт бар иде. Киләчәктә армиягә алынуын күздә тотып, ир баласы булган һәр йортта мәҗлес уздырыла. «Алмагачы» көенә гармун тартып, җырлар җырлап, җиденче класстан башлап кәеф-сафа корып йөрибез, әй. Һичкем, болай ярамый, дип тыймый. Калдырган дәресләр шактыйга җыелган һәм кышкы каникул чорында педсовет җыеп, безнең ишеләрне акылга утыртырга ниятләгәннәр. Чакыртуга буйсынып, авылдан район үзәгенә килеп, туганнарда тукталдым. Педсовет кичке дүрттәме, алтыдамы башланды. Дәрестән качучы башка сыйныфташлар миннән акыллырак булып чыкты, берсе дә килмәгән. Көн тәртибе буенча алдан ниндидер ике мәсьәлә талкынгач, «десерт»ка мине уртага чыгарып бастырдылар. Мөнбәрдән минем гаепне класс җитәкчесе бәян итте. Каладан кайткан бер кыз белән кичен кинода очрашырга сүз куешкан идек, авылга кайтып җитеп булмаска охшап тора. Мәҗлестә һәркемгә тост әйттергәннәре сыман, биредәге «тамада»ның да исәбе – берәүне дә өлешсез калдырмау. Ә, бәлки, тәртип шулай куелган булгандыр, шайтан белсен. Мин инде, үз предметларын әйбәт белгән өчен, кайбер укытучыларым яклар, һич югы рәхимлерәк кыланыр дип өметләнгән идем дә, сыйныфташ кызлар әйтмешли, «чош сиңа». Бары тик трактордан укыткан Исрафил абый белән физкультура укытучысы Ильяс абый гына гомуми юнәлештән тайпылырга җөрьәт иттеләр. Байтак укучыларга исәп тотып туплаган «запаслар» бер ялгызыңа тотылгач, авырга туры килә икән. Түзәм, күз яше күрсәтергә исәп юк, алай да ике биткә «ут капты». Кайберләре сорау да бирә, әмма ык-мык җавапларымны ошатмыйлар. Өер белән дөмбәсләгәндә, дөмбәсләнүченең фикере, хаклымы-түгелме, өч тиен дә тормый, әлбәттә. Ышанмасагыз, Әхмәттән сорагыз. «Гаиләсендә дөрес тәрбия алмаган», – дип, «фаш» итүче табылды, ниһаять. Һәм шул мәлдә бүлмә ишеге шартлап ачылды да, анда әни күренде. Ул, беркемнән рөхсәт-фәлән сорап һәм исәнләшеп тормый түргә узды. Мамык шәле артка шуышкан, туны җилбәгәй ачык, күкрәгендә орден-медальләр планкасы, мәгариф отличнигы билгесе шәйләнә. Әнине биредә таныйлар, исемен әйтеп пышылдашулары колакка керде. Залда уңайсыз тынлык урнашты. Әни «хөкемдарларым»ны һәм «хөкем» процессы шаһитларын берәм- берәм күздән кичерде. Аннары әкрен генә сүзгә кереште: «Тавышыгыз урамда, педагог иптәшләр. Коридорда, ишегегез төбендә кәмит тыңларга техничкаларыгыз җыелган. Нәрсә бар анда дигән соравыма берсе, «өерләре белән бер малайның әнәсен өшкерәләр», диде. Мине өшкерәсез булып чыга инде, ягъни мәсәлән. Нормаль коллективта мәнсезлекне авызлыкларлык хет бер абруйлы шәхес табыла. Кызганыч, сезнең арада андый шәхес юк. Баланың көндәлегендә билгеләре әйбәт, класс җитәкчесенең аны-моны язганы юк, миңа мөрәҗәгать итүчегез кая? Кем хокук бирде сезгә укучы балага Линч суды оештырырга? Бу ниткән педагогик алым?» Әни җиңемнән эләктерде һәм, катгый итеп: «Киттек, улым. Монда бер акыллы кеше дә юк», – дип белдерде. Мин, «нишлим икән инде», дип, трактор буенча укытучы Исрафил абыйга борылдым. Ул күз кысып, елмая төшеп, баш селкеп, «китә аласың» дигән ишарә ясады. Әле генә умарта күчедәй гөж килеп торган бүлмә инде тып-тын. Әни мине җилтерәтеп диярлек алып чыгып китте. Ә тышта бурап-бурап кар ява. Әни авылның шәп атын җиктереп килгән. Ат тотучыбыз – шундый эшләргә җәлеп ителүче колхозчы Миңнулла абый иде бугай. Ат гайрәтле, төренергә дип чанага салынган толыплар зур үлчәмле һәм калын, якалары биек, җиде чакрым араны, кар бураннары туздырып, бик тиз кайтып җиттек. Сабыр холыклы әнинең шул чакта ни өчен күкерттәй дөртләп кабынуын үзем әти булгач аңладым. Берәрсе белән мәңге дошманлашасың килсә, баласы турында кыек сүз әйтү дә җитә икән. ...Әнием колхоз парторгы, бер үк вакытта мәктәп мөдире һәм укытучы булып эшләве, кайчак райком әгъзасы булып та сайлануы аркасында вакыты һәрчак тар булуы сәбәпле, сүзнең кыскасын сайлап, үтемлесен табып сөйләшә иде, мәрхүмә. Бермәлне, студент чагым, китәр вакыт җиткәч тә, әллә нәрсәсенә җыенып җитә алмыйм, ә аның мине озаткач, үз планнары булган, кырыс кына: «Кайткач кайтырга кирәк, киткәч китәргә кирәк ул», – дип ычкындырды. Үзе исә бик тиз китте. Бер көн дә урын өстендә аунап ятмады... Әмир хикәясе дә Адмиралны әллә ни кузгата, дулкынландыра алмады. Ул, бушап калган чәркә-касәләрне тулыландырып чыккач, шагыйребезгә борылып: – Безнең коллективны сарык көтүенә охшатуың ошамады, – дип куйды. Һәм: – Әйдә менә шушыны тотып куй да, сарык түгеллегеңне раслап, экспромт шигырь яз, алай бик акыллы булгач, – дип өстәде. Әмир, касәдәге кымызны бушатып, мыекларын сыпырыштыра- сыпырыштыра, янган учакка беркавым карап уйланып торды. Аннары акрын гына: – Акыннар гына «барган шәпкә» иҗат итә. Татарда андый практика юк бугай, – дип, икеләнүен белдерде. – Булдыра алмыйсың икән, халтурщик, дип мөһер сугабыз. Башкалар язганны алдыңа салып, шуны төрләндереп, балалатып, сагыш, ялгыш, язмыш, җан атам, яратам сүзләрен туглаучылар сыңары булып чыгасың. – Аһ, алаймы?! – Түгел икән, күрсәт талантыңны. Кем әйтмешли, чыгарып сал. – Әйе, әйе. Салып сөйләш! – Башта сал, аннары чыгар... Әмир янә уйга талды. Аннары теш арасыннан сыгып: – Алайса, менә монысын йотып торыгыз, – дип пышылдады: ... Кайчак хөкем итә якын дуслар, сөйгән ярлар, җиде ятлар да... Япа-ялгыз газиз әниең килә, сине араларга, якларга... – Караңгыда өченче сортка бата бу, давай, дәвам ит, – дип гөрләде Адмирал. ...Уңны-сулны тоймый чапты гомер. Юлга алсу гөлләр сипкәннәр. Җиңел икән яшәү дөньяларда, син дип шундый йөрәк типкәндә... – Ниндидер уртак калып сизелә-сизелүен. Бусы да түзәрлек, дип торыйк. Дәлше! ...Башны аска иеп торам әле... Сары яфрак күмә каберен. Яфрак өзелгәндә искәрәбез, газиз әнкәйләрнең кадерен.... – Тәк , шигырь шәп. Шуның өчен менә сиңа «Тукай» премиясе! – дип, Әхмәт әңгәмәгә кушылды. – Моны машинаңа тиз илтеп кил, – дип, «Токай» дигән язулы шешә сузды. – Әх, Сәлимулла юк. Шушы шигырьгә ятышлы көйне ничек тә укмаштырыр иде, мәрхүм, – дип уфтанып куйды Госман... – Егетләр. Әйдә, иртәгә Сәлимуллаларга сугылабыз. Аның бит абыйсы да бар иде... Әнисе үлгәндер инде... – Әйткән сүз – аткан ук! – Күчтәнәчкә башланмаган бер ящик виноград калды, – диде Әхмәт, шунда ук изге ниятнең матди ягын кайгыртып. – Зәет, мә, шуны багажнигыңа илтеп куй, ату онытыла... Акыллы әйтте, тиле йөгерде, дигәндәй, кушканны үтәми булмый. Әхмәт, дус кына түгел, турыдан-туры түрә дә булгач, уңны-сулны истә тотмый булмый.. Әйләнеп килеп табынга чүгәләгәндә, ул янә мине искәрде һәм: – Егетләр, әйдә, Зәетне дә сайратыйк. Әз сүзле кеше күңелендә ниләр бар икән, чыгарып селкесен! – дип тәкъдим кертте. – Селкесен, селкесен, – дип шаулашты дусларым. – Минем белән андый сөйләрлек хәлләр булмады, – минәйтәм. – Эшлим, хатын бар, балаларның үз тормышы, оныклар үсә. Әни исән, намазын укыштыра, – дип җавап күндердем, ык-мык килеп. – Йә, йә, ялындырма. Һәркемнең күңел сандыгында сөйләрдәй нәрсәсе була. – Элегрәк инде булды бу хәл, Әхмәт безгә килгәч, әнинең, «и йөргән булган идегез кабарынып, икегез тиң кемнәргә килеп каптыгыз», дигәне булды, – дип ычкындырдым. – Әйе, әйе, истә ул минем, – дип көлеп җибәрде Әхмәт. – Бибикамал апа – турыдан яра торган кеше. – Өченче балабыз тугач, «балага батырды» дип мыгырданганы истә калган әнинең. Күрәсең, ике бала бар чакта әле ул мине хатыннан йолуга өметләнгән... Бетте. Минем шул гына. – Бик әз булды бу, кече телгә дә йокмады. – Кымыз кызулыгы җитмәсә, менә монда француз коньягы да бар. Мә әле. Бәлки, шуннан соң телең ачылыр? Мин боларның басымына түзә алмадым, әлбәттә, француз сыеннан авыз иткәндә, Әхмәт чәнечкегә кадап сузган лимон кыерчыгын да чәйнәдем. Аннары, ипләп кенә, – Бәлки, сезгә Сәлимулла кыйссасы ярап торыр? – дип куйдым. – Бигрәкләр шәп булыр. – Әйдә, кереш инде, алайса таң ата башлады. – Ошатмасагыз, ярты юлда бүлдерерсез. – Килештек. Һәм мин Сәлимулла кордаштан ишеткәнемне такылдарга керештем...

Әниләр (бәянның дәвамы)

           . Хәлбуки, ун-унбиш минут үттеме-юкмы, теге бәндә кабат урыныннан куба. Торып баскач һәм як-ягына каранып алгач, тәвәккәлләп алга, халык ишле тарафка, салон түренә төбәп кузгала. Кырымнан узышлый, болганчык карашын минем тарафка ташлап ала, үз итеп күз кысуыма тешләрен шыгырдата һәм ары китә. Ул да булмый, ирле-хатынлы рәткә туктап, берара чама тартып карап торгач, саллы йодрыкларыннан икесенә дә өлеш чыгара. Миңа исә алга таба вакыйгалар үрелеше ничек дәвам итәчәген кызыксынып күзәтергә генә кала. Мәгълүм ки, кешеләр иҗтимагый корылыштан арына алмый. Рәсмие колачламаган мәлләрдә «үзешчән» әйдаманнар «йөк»не үз җилкәләренә алырга гына тора. Балалар бакчасыннан, мәктәпләрдән керешеп, армия һәм төрмәләрдә дә хадимнәр юк чакта, «патшалы» уены уйнала. Хәтта вагонда вакытлыча гына булса да баш буласы килү ихтыяҗы бар булып чыкты. Беләм, идәндә күрәләтә аунатылу белән, бу дәгъвачының инде укасы коелды. Шул хәлдән соң вагон дәрәҗәсендәге хакимияткә ирешергә маташырга инде соң, аның аңа дәхеле төкәнде, һәм мондый, урынсыз талпынышны гафу итмәячәк затлар табылырга тиеш... Чебиләр арасында да, берсенең артын икенчесе чукып канатса, кан күргән кошлар яраланучыны, чиратлап чукып, үтерми туктамый. Хәтерлисезме, Гүзәл Яхина дигән язучының урыс телендәге китабы Мәскәүләрдә бик югары бәяләнгәч, башта берәү чукырга азапланды, аның башлангычына икенчесе иярде, өченчесе чәчрәп чыкты... Безнең Әмир, инстинктка буйсынып, шул каләмдәшләренә кушылмаса гына ярар иде, дип кан калтырап тордым. Кетәклекне – ватан, киртәне тәхет санаучылар, үзләренең кытаклауларын җыр дип инанулары сәбәпле, әнә шулай ду кубып алдылар... Иманым камил, биредә дә «кызыл чеби»ләргә хас шаукым чагылыш табачак! Хактан да, иң соңгы рәттә утырган ике егет бер-берсенә карашып алдылар да, урыннарыннан торып, кулларына ирек бирүчегә таба юнәлделәр. Сүз озайтып тормастан, берсе, сугыш чукмарының артына төшеп, ике кулын култык астыннан уздырды һәм муенын йозаклады, ә икенчесе, кай җире кычыта, һәйбәтләп керендерергә кереште. Бичара әби дә шул тирәдә әбәләнде, тик аның инәлүенә боларның исләре китми булып чыкты... Ахыр чиктә шактый кызганыч хәлгә төшкән бәндәне, ора-тибә, үз урынына озатып куйдылар... Вагонда ниндидер шыксыз тынлык урнашты. Тәгәрмәчләр шыкылдавы яңакка, касыкка бәргән сыман итә башлады. Ләкин, тора-бара тагын бар да янә үз эзенә төште, билет тикшерүчеләр керде, аларның үзләрен тәфтишләүчеләр пәйда булды, әңгәмәләр яңарып, салонда гөж яңарды, һәм янә изрәтә башлады. Йокыга китеп кенә барганда, кемдер җиңемнән тартып уятты. Күзләрне уып, яхшылабрак карасам, милиция хезмәткәре. Мин аны, кондуктор, дип буталып, кесәмнән алып билет сузам. – Исәнмесез. Сезгә әнә теге хулиган бәйләнгән, диделәр? – ди погонлы, мине очлы карашы белән бораулап. Вагон патшасы булу хыялы чәлпәрәмә утырган тарафына карыйм. Битенә идән пычрагы йоккан, йодрыклар төшүеннән шешенеп киткән чырайлы танышым катында янә бер милиционер кунаклаган булып чыкты... – Бер дә таныган кешем түгел. – Вагонда ут өереп сугышканны күрмәдегезме? – ди милиционер, иренен бүлтәйтеп. – Ә үзегез кайда идегез соң, ут өереп сугышканда? – Сорауларны биредә мин бирәм. Ул Сезгә бәйләнгән. Менә бу иптәш шулай дип раслый. Як-якка каранам, һәм миңа баш бармак күрсәтүченең катымда елмаеп торуын абайлыйм. – Сез, мине бу исерекне кыйнады, дип күрсәтмә бирдегезме? – дип сорыйм аңардан. – Юк, юк. Сез нәрсә, – дип өтәләнә баш бармак күрсәтүче. – Сез идәндә аунатмасагыз, аның арт сабагын укыткан ике егет тә хулиганга сүз катарга базмый иде, дидем генә мин. – Ә кайда соң ул батыр юлдашларыгыз? – Төшеп калдылар. Милиция хезмәткәренә яртылаш борылып: – Мин бирегә күрше вагоннан күчеп утырдым, – дип белдерәм. – Монда бер мужик утыра иде. Иптәш мине шуның белән бутый бугай? Милиционер сораулы карашын баш бармак күрсәтүчегә юнәлтә. Теге «әллә тагын» дигән мәгънәдә җилкәләрен сикертә... – Кайда соң ул мужик? – Ә мин белергә тиешме? – Бик кыю сөйләшәсең син, абзый кеше, кем дип белик үзеңне? Документың бармы? – Гражданин. – Нәрсә? – Конституциянең икенче маддәсе нигезендә, дәүләт өчен иң югары кыйммәткә ия зат. Аттестация узсагыз, сез моны белергә тиеш идегез... Паспортны күрсәтәсеме? Таныклыкнымы? Бәлки, әүвәл үзегез белән таныштырырсыз, лейтенант әфәнде? Әңгәмәдәшем, минем кесәдән ала башлаган ике башлы сәмругкош сурәтле таныклыгымның читен күрүгә, капылт тынычланып: – Ярый, ярый. Хәерле юл сезгә. Борчыган булсам, гафу итегез, служба шундый. Лейтенант Ибраев булам, – дип, честь биреп, елмая-елмая, чигенә-чигенә, коллегасы катына ашыга. Тәртип саклаучылар авыз-борыны җимерек, тәмам юашланып калган юлдашыбызны, урыныннан кузгатып, этә-төртә алга юнәлтәләр. Теге өч-дүрт адым киткәч абынып, идәнгә утыра. Кара яулыклы юка гәүдәле әби дә күләгә сыман шул тирәдә кайнаша. Чүгә-чүгә нидер сөйли, ялвара. Егетләр әзмәверне өстерәп карыйлар, әмма нәтиҗә «ай киттек, ел киттек, энә буе җир үттек» шае. Әңгәмәдәш погонлы егет аптыраган кыяфәттә миңа мөлдерәп карый. Мин, дустанә елмаеп, күз кысам һәм җиңелчә генә кул селтим. Һәм форма кигән егетләр, «табышларын» калдырып, вагоннан чыгып китәләр. Аларны аңлап була билгеле, үзе тәпиләмәгәндә, мондый центнер ярымлы бәндәне күтәреп йөртү ни пычагыма?! Бик күп булса, нибары унбиш тәүлеклек «таяк» эшләнә, ә хулиганлык маддәсе «тегәргә» шаһитлар юк. Күренеп тора, тәҗрибәләре дә сай. Безнең участковый андый әзмәверләрнең артына төшеп, бер кулы белән җилкәсеннән, ә икенче кулын ботлары арасына тыгып, нечкә җиреннән умырып тота да этеп алып китә, теге мескенгә аяк очларына басып, вак адымнар белән йөгерә башлаудан гайре әмәл дә калмый... Әби, кәкрәя-бөкрәя, улына янә торырга ярдәм итә, аннары аны иң якын утыргычка таба этеп утырта... Башындагы яулыгын салып, башта тирләгән үз битләрен, аннары сөекле улының пычранган чыраен ышкып тазарта башлый...» Госман сөйләүдән туктый. Без аның кыйссасы дәрьясында йомычка булып агабызмы, йөзәбезме, һушка килә алмый торабыз. Тынлыкны бу юлы да һәрвакыт аек акыллы Адмирал бүлә: – Шуннан ни? – Һаман да шул чеби теориясе, Адмирал әфәнде. – Нәкъ Әхмәт очрагындагыча. – Ниткән чеби теориясе тагын? – Милиционерлар да бит чукылганны чукырга килеп җитеште... Һәм минем кыйссада да бердәнбер чын кеше – әби. Әни кеше... Тамак чылатып, бераз капкалап алгач, иң текә иномарка иясе Әгъләметдин сүз алды... ...«Мин карьера ясарга бәләкәйдән керештем, – дип башлады ул үзенең хикәясен. – Элек авылда мал-туар ишле, сарыгын, сыерын, танасын аерымаерым чиратка салмый чыгарсаң, урамга сыймаслык була торган иде. Әти юк, әни берүзе тормыш арбасын өстерәп чиләнә, мин исә – борын асты кипмәгән олы малай. Алай да елдан-ел дәрәҗәм күтәрелә бара. Башта ат көтүе көттем. Аннары авылдашлар, сарык көтүе көтәргә лаек, дип таптылар. Өченче елны – таналар, ә аннан соң савым сыерларын ышанып тапшырдылар. Өч кеше алындык анысына: мин, бер аягы гарип Әшрәфҗан абый һәм шуның Равил атлы энесе. Көтүлек җире әкәмәт шәп безнең, көн уртасында малларны чишмәле урман аланына кертәбез. Бүтән урында маллар төш тирәсендә ике сәгать ятып ял итсә, биредә дүрт сәгатьсез кузгаласылары килми. Ә сәгатьне аяк табаны белән күләгә үлчәп чамалыйбыз. Вакыт иркен, хет йоклап ял ит, хет берәр эш тап. Әмма Равил тынгысызлый, әйдә, көрәшәбез, дип тинтерәтә. Син миннән зур бит, дип карыйм үзенә. Муен тамырына кундыра, артка тибә, төрлечә каһәрли. Күнми кая барасың. Көрәшәбез. Өч яшькә аерма бала чакта нык сиздерә, моның борыны астына инде мыек типкән. Алай да бирешәсем килми, этләшәм, бөтереләм, күкрәге астына керәм, читкә йолкынам – ектырмыйм тегеңә. Гарьлегеннән бу мине муеннан кысып аска бөгә дә йодрыгы белән башны төя башлый. Әшрәфҗан абый ыржаеп көлеп тик карап тора. «Көч кенә керсен, исеңә төшерәм әле мин боларны!» – дип карыйм. Юк, әшәкелеген арттыра гына, мәлгунь. Белә, әти юк, абыйлар юк. Узынуы – яклаучым булмаганга. Берсендә каты ук эләктерде, күзгә чыккан яшьләрне җиң очы белән ышкый-ышкый, «бүтән болай яшәп булмый», дип, эш ташлап өйгә кайтып киттем. Әни фермага ат җигеп йөри иде минем, бидоннар белән сөт ташый, күтәрә шуларны, төшерә, эре сөякле иде мәрхүмәкәй. Әбәдкә кайтып керде бу. Син нишләп эштә түгел, дип тәфтишли. Башта ык-мык килдем. Кыйналу хакында сөйләргә тел бармый, горурлык мишәйт итә. Җилтерәтә башлагач, күңел чайпалып китеп, буа ерылды, дөресен сөйләп аттым. «Әйдәле! Утыр арбага!» – диде әни. Киттек кузгалып. Әни, ике кулы белән дилбегәгә тотынып, аякларын аерып кабык арбага баскан, күк биянең сыртын дилбегә очы белән каезлапмы-каезлый. Аланга чаптырып барып кердек. Тегеләр абыйлы-энеле ипи белән күкәй ашап, шешәдән сөт чөмереп утыралар. Әни, ыжгырып килә-килешкә Әшрәфҗан абыйны гарип аягыннан эләктереп җиргә сөйрәп төшерде дә: «Син нигә фәләненә җон чыккан энеңне тыймыйсың, аксак тәре?!» – дип, зур кытыршы учлары белән моны шапы-шопы яңакларга да кереште. Әни булгач, миңа да йөрәк керде, батыраеп Равилнең бугазына барып ябыштым. Чыбыркысы янында аркылы ята иде, шуны эләктереп алып, шомарып сөякләнгән сабы белән шалт башына! Җирләр акыра малаең. Бермәл ычкынып китеп, торып ук йөгерде. ...Еллар үтте. Армиядән кайткан елны авыл Сабан туенда батыр калдым. Элек кичке уеннар бик күңелле иде: гармунда сыздыру, җырлап бию, наза уйнау дисеңме. Буа янында уза иде ул безнең. Шуны урталай бүлеп ай юлы сызылган. Әлеге «дус» – Равил очрап тора. «Яшьти, тимә, гаеп миндә булган», – дип, күзгә мөлдерәп карый. Бераз салган. Өр-яңа кәчтүмнән. «Нинди яшьти булыйм ди мин сиңа? – дим. – Сикер суга! Йөз, колач салып!» Китте бу кереп. Бермәл аркам белән тоям, кемдер миңа төбәп карап тора. Киртә белән тондырмагайлары тагы, дип борылсам – әни. Шелтәләп, баш чайкый...» – Булмаса булган икән, кая, мин дә сөйлим, алай булгач, дип, утырган җиреннән калкынып куйды авылда калып, тәрәзә-ишек, башка шундый эшләнмәләр ясап көн күрүче алтын куллы дустыбыз Хөснулла. – Эчеп җибәр салганын, сорама каян алганын, дип җырлыйлармы әле, берәрне төчкертик тә аннары мин сөйләгәнне тыныч кына йотып утырасы була. Тоттыгызмы? Тотсагыз, башлыйм. – Ашыктырма, Хөсни. Үзең дә капкала. Күрәм, чабышка җыенган ат сыман ярсыгансың. – Яшь фил кебек дулкынлана, – дип өсти Әмир. – Әйдәгез, тоткарламыйк, югыйсә ялындыра башламагае. Сүз сиңа, Хөсни, чурт с ни... – Рәхмәт, Адмирал әфәнде. Димәк, менә болай. Минем ике апам тугач, сугыш башлана. Әти сугыштан исән кайта һәм янә ике кыздан соң, көтеп алган малай, мин дөньяга аваз салам. Әти яуда чакта ике бала белән торып калган әни тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татый. Элек авылда эш кенә түгел, әле чират буенча дежур, ягъни кизү тору тәртибе дә булган. Кышкы бер көндә моңа әнә шул кизү чираты тәртибендә район үзәгенә пакет илтергә куша авыл советы рәисәсе. Иптәшкә ундүрт яшьлек бер кызны ияртәләр. Буран чыгып тора, дигәнгә дә йомшамый рәисә хатын, ашыгыч илтергә кирәк, төрмәгә китәсең киләме әллә, дип җикеренә. Әнкәй белән үсмер кыз җиде чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә җәяүләп чыгып китәләр. Өстә юка телогрейка, башта җеп шәл, аякта иске чабата, юлга чыкканда ашаган ризыклары – алабута күмәче... Районга җитеп, башкарма комитетны табып, кирәкле кешене көтеп алып, шул пакетны тапшырып кайтырга чыкканда, җәяүле буран көчәя төшә. Күпмедер вакыттан соң ул котыра ук башлап, бермәл басуда күк белән җир тоташа, бернәрсә күренмәслек була һәм болар адашалар. Адашып караганнар белә, әллә кайлардан әйләнеп йөрелә... Шактый чакрымнар узгач, үсмер кыз бала йончып, тәмам хәлдән тая. Әни аны арка кочтырып юлын дәвам итә. Бара торгач, безнең Ямбулаттан алты-җиде чакрым читтә урнашкан күрше авылга бөтенләй икенче яклап килеп чыгалар. Хәер, алай әйтү дөрес үк булмый, чөнки аркадагы юлдаш сулыш алудан туктаган икән. Әни аны бер агач төбенә сөяп калдыра да, зират почмагы абайланган авылга үрмәләп диярлек барып җитеп, иң кырый йортның ишеген кага. Анда үзе сыман ике балалы хатын яши икән. Өендә бер кыерчык икмәге юк, миче суык. Карап торган кәҗәсе бар, һәм шул хатын абзарга кәҗәсен саварга чыгып китә. Җеп өзәрлек хәле калмаган әнигә хәзинәсендә барын, ягъни яңа савылган шул ярты кружка сөтне эчерә. Бу юмартлыкны бәһаләп бетерерлек түгел – күрше авыл хатыны асылда бер белмәгән кешенең өзелә язган гомерен үзе һәм ике баласы гомереннән өлеш кисеп ялгый... 

Әниләр (бәян)

 Вакыт җиткәч кенә кадерләргә, 
 Кереп югалалар каберләргә.... 
                   Мөдәмил Әхмәтов 

           Елның елында хәрби диңгез флоты көнен Мишә буендагы изгеләр чишмәсе челтерәп аккан тау итәгендә, учак ягып, казан асып уздырабыз. Мәҗлес кич башлана һәм таңгача дәвам итә. Флотта хезмәт иткән, текә вазифасы, административ маясы ышыгында хатыны исемендәге табышлы бизнесын армый-талмый алга кәшәләүче Әхмәт дустыбыз ел саен сарык чалдыру, җәтмә белән балык сөздерү, табын әзерләтү, аның тирәли келәмнәр җәйдерү, палаткалар кордыру, кулъюгычлар куйдыру, сөлгеләр элдерү, печәнен чаптырып, машиналар өчен мәйданчык әзерләү, килер юлларны тигезләү-төзекләндерү һәм барыбыз өчен дә җитешле санда тельняшкалар сатып алу хәстәрен күрә. Биредә Әхмәт яшелчә, җиләк-җимеш үстерү, атлар асрау һәм кымыз җитештерүне җайга салган. Җирләр аныкы икәнен якын-тирә авыл халкы бик белеп тә бетерми бугай, чөнки дустыбыз, «нигә кош-кортларыгыз, мал-туарларыгыз минем биләмәләрне таптый», дип әлегә вакланмый. Озак еллар Иделдә ак пароход йөздергән Фәрит кордаш бәйрәмебезгә баштанаяк ак формадан килә, һәм аңа Адмирал әфәнде, дип кенә мөрәҗәгать итәбез. Күбебез флотта хезмәт итмәсә дә, тельняшкалар киеп, бераз кызып алгач, әкренләп диңгез бүреләренә охшый төшәбез. Безгә шулай тоела. Хәер, читтән күзәтүче ятлар ничек бәяли торгандыр, Аллаһ сакласын... Саф һавада табынга килгән һәр ризык, итле шулпа, шашлык, бәлеш, табада кыздырылган елга балыгы, көлгә күмеп пешерелгән бәрәңге – бар да әйбәт үтә. Халык мәкале хаклы: аш – ашка, урыны башка. Әлбәттә, мәҗлескә кереш сыйфатында иң алдан чыгарылган флотча макорон да тиз ялмана. Чәй, аннан катырагы өчен кружкалар, аш тәлинкәләре, кашыклар – бар да безнең чордагы хәрби хезмәттәгечә әлүминнән. Кымызны касәгә салып сыйланасы. Кайсыбызның нинди дәрәҗәгә ирешкәнен исә чирәмлектә тезелешкән машиналар «әйтә». Көяз иномаркалар рәтендә, ә алар арасында танк шаелары да юк түгел, тыйнаклык саклап, тегеләрнең укалары коелмасын тагы, диебрәкме, берара читкә тайпыла төшеп, боегыбрак торучы, үз илебездә чыккан транспорт чараларының «тезләре» сыгылганрак, һәм «борыннары» салынкырак. Хәлбуки, тора-бара күңелләр нечкәрә, кайсыбызның ничә яшьтә булуы, иҗтимагый баскычта ниткән кирттә канат җилпүе онытыла, һәм без бары тик дуслар, ахириләр генә булып калабыз. Әңгәмә җанлана, кыза, кайный, күбекләнә. Һәм куыклар да оча башламый микән? Элегрәк, яшьрәк чакта сүзебез күбрәк кызлар, мәхәббәт өлкәсендә яуланган үрләр хакында урала торган иде. Инде ул чорыбыз сагынып сөйләргә генә калып бара бугай. Дөрес, әле дә хатын-кыз темасы тәҗеллеген җуймады җуюын, тик бераз шиңә, куырыла төште, димме, мактанышуларыбыздагы шигъриятне елдан-ел тормыш прозасы кысрыклый. Кыскасы, без фәкыйрьләр өчен эштә килеп туган кыенлыкларны ерып чыгу, дәү түрәләр белән бәрелешләрдән кемнәрнең ниткән «каурыйлары» коелып исән калуы хакында кыйссалар елдан-ел кызыграк тоела бара... Утыра торгач, һәр җәй көтеп алынган шушы очрашуыбызга турылап, Сәлимулла кордаш чыгарган җырга да чират җитә... ...Кызырата тавы, Мишә яры... Тау өстендә тора бер болыт... Күңелдәге хисләр, якты төсләр карашлардан ташый, нур булып... Үзебезнең җырны җырлыйк әле, кубарылсын җанның юшкыны, ялкынланып янсын безнең учак, биекләргә менсен очкыны! Кызырата тавы, Мишә яры, – бәллүр чишмә чыга ургылып. Сөйләшәсе сүзләр хәттин ашкан, күңелләрдән ташый, моң булып. Яшьлектәге дуслар җанга якын. Яшьлектәге хисләр кадерле. Яшьлектә җырланган җырлар гына телә җанны, өзә бәгырьне... Һәм тагын үзебезнең җырны җырлау мөһимлеге хакындагы кушымта арага керә. Тик аның соңгы юлы «йолдызларга ашсын очкыны», дип тәмамлана... Бу сүзләрне, теләк-тәкъдимнәребезне искә алып, Әмир яшьти корыштырган иде... Җыр, әгәр дә аңа җан иңгән икән, күңелләрне уртак дулкынга турылый һәм андыйдан соң беркавым айный алмый, әсәрләнеп, сүзсез утырыла... Адмирал әфәндене тау исеме сәерсендергән булып чыкты, һәм аның капылт кына: – Ниткән Кысыр ата тавы ул? – дип, кызыксынулы соравы моңга бирешүчәнрәкләребезне, җырның тылсымлы тәэсиреннән «уятып», тып иттереп җиргә төшереп бастырды.  – Хозыр Ата дигән сүздән үзгәргән, – дип, ашыгып ачыклык кертте Әхмәт, гармунын читкә куеп. – Что за мужик? Терекөмештәй хәрәкәтчән һәм җитез Әхмәт, урыныннан торып, гасабиланып, баскан ноктасында бөтерелеп алды һәм, шагыйрь дустыбыз тарафына ишарәләп: – Менә шушы кеше иң төгәлен әйтә инде аның, – дип котылды. – Пәйгамбәр, – дип ачыклык кертте Әмир, тыныч кына. – Терек суы эчкәнгә, мәңге яши. Мөсафир, дәрвиш кыяфәтендә кешеләргә юлыга һәм, күңелләре сафракларга, «инде беттем», дип торган мәлләрендә игелек кыла, булыша, ярдәм итә. – Димәк, ул бу тирәләрне ураштырган! – дип тел шартлата Адмирал. – Бер сукмактан йөрибез, – дип ризалаша Әмир. – Әхмәтнең кабаттан мантып китүенә шул сәбәпче түгел микән әле? Як-яктан: – Ни булган иде Әхмәткә? Без берни белмибез! – дигән кызыксынулы сораулар, борчылулар яңгырый. – Әй, – дип көрсенә Әхмәт, чыраен чытып һәм сул кулын кырыйга таба селтәп куя. – Йә-йә, без дә белик, – дип гөрләшә башлый мәҗлестәшләр. – Кем дә кем Әхмәт белән булган хәлне белергә тели, шул иптәшләрнең кул күтәрүен сорыйм. Каршылар? Тоткарланучылар? Бертавыштан! – дип сөрән сала Адмирал. – Туктачы, Адмиралым, – дип, аның җиңеннән тарта Әмир. – Бәлки, кешенең ничек итеп күлмәген күтәртеп – эченә, чалбарын төшертеп, артына тибүләреннән алган тәэсирләре белән уртаклашасы килмидер? Кукраюлары бик күңелле, кәкрәйтүләре бик яман, дип җырлыйлар түгелме соң хәләл җефетеңнең туган якларында? – Алай ук түгел бит инде, – дип, янә сикереп тора Әхмәт. Ул, гадәтенчә, урынында зыр итеп бөтерелеп ала да, тәвәккәлләп, үзенең сөйкемсез сөяккә әйләнүе тарихын бәян итәргә керешә... Сөйләгән саен, сүз агымы тизлеге арта тора һәм бермәл ул кызулый ук башлый: – ...Чакыртып алды бу мине. Килеп кердем кабинетына. Келәмнәр калын анда, аяклар бата да, баш әйләнеп киткәндәй була, күз алдында әйберләр тотанагын җуеп йөзә башлый. Өстәлләр кара агачтан, ә шулар, мокытны кырык ел укыт, барыбер мокыт, дигәндәй, колхоз рәисе зәвыгынча, «Т» хәрефе ясап тезелгән. Бар бит әле Әмир ярата торган Гамил Афзал шигырендә, ничек әле, «татарга кол кереп утырган», дигән төше. «Колхоз» тагын да тирәнрәк кереп утырган безнең югары катламнарга... – Иҗади катламнарда да хәл шул, – дип сүз кыстыра Әмир. – «Декамерон»ны да укымаган гыйбадлар язарга өйрәтә башлады бүген... Адмирал аңа «тсс» дип, бүлдермәскә кисәтеп ым кага. – Әмир хаклы, барыбыз да колхоз кадрлары, – дип дәвам итә Әхмәт. – Хуҗа түрдә, ә як-яклап, «тән»гә якынаю җае тапкан «алтылы чыбыклар» күзләрен тасрайтып утыра. Мине күрүгә, агаебыз корт чаккандай чәчрәп урыныннан купты. Бер кулын кесәсенә тыккан да, әйтерсең, анда бильярд шары бар, шуны, әле уңга, әле сулга әйләндерепме-әйләндерә. Дулкынланган чакта моның бугаз төере бүртеп, күлмәк якасына сыймый башлый икән, һәм ул юк муенын, ата каз сыман әледән-әле алга суза... Аны, ишеткәнсездер, бәлки, үзенең иң якыннары урыныннан очыртырга маташты. Беренче булышчысы, уң кулы дисәң дә ярый, миңа телефоннан шалтыратып, фәлән көнгә табын әзерләргә боерган иде. Өстән кушкач, йөгерә-чаба үтәми булмый. «Сезгә каршы этлек план корачакларын мин каян белим, үзегезнең төчкергәнегезгә дә, башкасына да ярхәмикалла дип торучылар иде ләса ул мәҗлестә», дип карыйм, ишетүче юк. Яраннарының әле берсе, әле икенчесе, эшемдәге юк җитешсезлекне бар итеп, турыны да кыекка чыгарып, минем бакчага таш томыра. Минем дә ачу купты. Сорау бирүчене шыр тилегә чыгара торган җаваплар телгә килеп кенә тора. Күрәм, гаепләүләренең нигезсезлеген чәлпәрәмә китерүче дәлилләрем агайның ачуын кабарта гына бара. Башта бурлаттай кызарды моның чырае, аннары агара төште һәм тора-бара яшелләнә үк башлады. Тәрәзәдән шундагы Татарстан байрагына төшеп уйнаган яктылык кайтарылып, шулай төрләндердеме, шайтан белсен... «Беләм мин синең эшләгәнеңне, ишәк тә эшли!» – дип үкерде бу бер мәлне. Һәм шул мизгелдә аның текмә-тек маймылга охшаганлыгын аңыштым. Аермачык күрәм, агайның умыртка сөяге җилкәсенә җитәрәк, сорау билгесенә охшап, капылт дуга булып бөгелгән. Кәкре куллары озын, ә киң борын тишекләреннән мүк сыман йон ургый. Калын кашлары гүяки тулаем йөнтәс танавын кырып хасил ителгән... Маңгае тар, булса булыр нибары ике бармак иңе, алгы яктан пеләшләнүе генә аны ерактан киң күрсәтеп күзне саташтыра икән. Абайлап алам, моның тирәсендәгеләр дә килеш-килбәтләре, үз-үзләрен тотышлары белән һәм фикер сөрешләрендәге кәкрәю-тураюлары аша да шул җан иясенә иш. Миннән ни көткәннәрен төшенеп, гаҗиз хәлдә кабул итү бүлмәсенә атылып чыгам һәм, иреннәре җете кызылга буялган, нечкә билле, мул арт санлы ниндидер мартышка киңәшенә буйсынып, үз теләгем белән эштән китү хакында, әйткәннәрен сүзгә-сүз тезеп, гариза сырлыйм. – Ашыкмадың микән? – дип мөгрәп куя Адмирал. – Ә нишләргә боерасыз? Кая барма, хуҗаның йөгерек күзле шимпанзе, горилла, орангутанг, лемур табигатьле туган-тумачасы, әшнәләре... Ә мин шулардан кимме? Ай үттеме-юкмы, тырыша-тырмаша торгач, күңелемә хуш шул даирә станына кабаттан әйләнеп кайта алдым, һәм, кем әйтмешли, янә пальмадан пальмага сикереп, кокос чикләвеге чирттереп яткан көн... – Ничек алай ансат кына? – Ансат түгел, парин. Батып барганда, бер хәтәр текә танышым йонлач кулын сузды. Инде, кирәге бүтән чыкмастыр, дип уйлап, элек кылган игелекләрен оныта, аннан читләшә дә башлаган идем. Яхшылык хәтердә озак сакланмый, яманлык кына мәңге истән чыкмый бит ул. Берәр нәрсә сорасаң, колагы кызара башлый аның, шул сыйфатын өнәми идем. Һәм, маңканы агызып, кабат шул кешегә барып аудым... Ул, билгеле, башта әйтәселәрен тезде... Аннары, урыс әйтмешли, мине «отмазал»... – Димәк, бар да тәртиптә? – Ут йотуларымны әни авыр кичергән. Бар да урынына утырды, дип җиңел сулыш алган көннәрнең берендә якты дөньядан китеп барды... ...Олыгая төшкән саен, сабыйлыгыңа якынаясың, кемгәдер нарасый чактагыча елышасы килү тойгысы арта бара... Зур гына берләшмәдә техник күзәтчелек мәшгулиятендәге Госман дустыбыз кыйссасы да ахыр чиктә шул фикерне өлешчә булса да куәтләүгә кайтып калды... Аның Казаннан электр поездында мәҗлесебезгә кайтышлый юлыккан маҗарасы шактый гыйбрәтле булып чыкты... Госманның тавышы җанга ятыш, салмак, һәрвакыттагыча, ул сүз тәмен һәм үз кадерен белеп, сеңдереп, шома сөйли. Усал телләр Госман әфәнденең, һәр чыгышын көзгегә карап ятлый, дип гайбәтен сата. Шулмы гаеп? Үрнәк аласы урында, урынсыз ыржаю. Мөкәммәл җөмлә төзи белүчеләр нык кимегән, корыштырганнарында мәгънә коргаксыган, радиолардан берсеннән-берсе ямьсез тавышлы алып баручыларның төчеләнеп һәм ахахайлап тозсызланулары, ясалма көлүләре, ялган шатланулары, риядан борчылулары тәмам азу ярган, ә алар белән әңгәмәгә дәшелгән мөһим вазифа ияләренең бер-берсенә бәйләнешле рәттән өч җөмлә төзеп әйтә алуы могҗиза буларак кабул ителә башлаган, ихласлык комрыкка тибәрелгән бер заманда, җырлап торган эзлекле сөйләмгә юлыгу, кем әйтмешли, тәнгә сихәт, җанга рәхәт ул... «...Димәк, сезнең белән күрешү ниятеннән юлга җыендым, – дип башлады Госман әкәбез. – Гаражымдагы өч машинаның берсен хатын иярләп, таң тишегеннән кияүләргә чыгып тайган, олы кыз шалтыраткан, имеш, икенчесен малай алып сызган, өченчесе кыз карамагында, анысы кая олаккандыр, шайтан белсен, һәм мин, «самый кирәк чагында, атаң өйдә булмады», дип, баласына зарланган хатын сыман, берүзем «атсыз» торып калганмын. Нишлисең, автобуска утырдым да дырык-дырык вокзалга юл тоттым. Вокзал, пардан зәңгәр бушлат кигән каравылчылар белән тутырык икән хәзер. Беренче катта да эленке-салынкы кайнашалар, икенчесендә дә шулар эштеренә. Казна киеме кигән әлеге ваемсыз чырайлы затлар миңа шик белдереп, сөзеп-сөзеп карап узалар. Чак кына арурак дигәннәре металл сизүче махсус капкадан капшап-тикшереп эчкә уздырды. Билет алыйм дисәм, касса тәрәзәләренә «тәнәфес» дип язып куйганнар. Автобустан төшкәндә, кыек басып, аякны авырттырган идем, биредә икенче катка көйләнгән эскалатор ватылган булып чыкты, ничек кирәк алай баскычтан тәпи-тәпи югары күтәрелдем. Киттем, күрсәткеч буенча бәдрәфханә юллап. Анысының ишегендә «ремонт» дигән язу эленеп, иң якын хаҗәтханәнең кызыл бинада булуы хәбәр ителә. Юл тотам кызыл бинага. Кызылында каравылчылар тагын да ишле булып чыкты. Центнер, центнер ярымлы, хөрәсәнлекләре һәм хәрәкәтләрендә шәйләнгән, күз карашларыннан сирпелгән мондый нөсхәләрне кайлардан табып бетергәннәрдер... Ничек кирәк алай тикшерүләрен узып, патша җәяү бара торган җирне эзләп тапсам, ишек катындагы будка тәрәзәсеннән йокыданмы, башкасыннанмы шешенгән йөзле хатынның кабартма авызы, иренеп кенә, «егерме сум», дип мыгырдана... Билет булса, бушлай кереп булуын әйтеп тормый җиңгәгез. Ә миндәйләргә билет юклык касса өчен тәнәфес оештырып хәл ителгән. Кем белә, бәлкем, бәдрәф бер көтү каравылчылар штатын финанслау чыганагы булып калгандыр?.. Кесәмнән меңлекне алып хатынга сузам. Теге баш чайкый, вагым юк, ди... Будка бәләкәй, хатын зур, ул аны гүяки киеп куйган... Тутагыз шуннан көч-хәл сыдырылып шуып чыга да, мине озаклап тентеп-тикшереп керткән ишек катына барып, бушлатлылардан меңлегемне ваклатып килә... Вокзал идәнен юып тазартучы агрегат биредә үзйөрешле түгел, ә этеп азапланулы икән һәм аны, адым саен кабелен сүтеп һәм җыеп, билгеле бер аралыкта урнаштырылган розеткаларга тоташтырып эшләтәсе... Яхшы, хуш, миңа дигән электричка китәргә егерме минут кала, аның кайдалыгын игълан иттеләр. Турникет аша абына-сөртенә чыгып, башта мәтәлә-казала бишенче катка йөгереп менеп, әйтелгән юлга барасы, аннары шул югарыгы каттан перронгача йөгереп төшәсе. Анда лифт бар барын, әмма эшлиме ул, юкмы, эләгеп буламы, аңышып торырга вакыт тар. Төшкәндә ишекләре ачык иде дә, ярты юлда эләгеп калу ихтималыннан шөлләп, ул уңайлыктан файдаланырга базмадым. Егерме минут үтте дигәндә, бер вагонга кереп, ишек катындагы рәтне калдырып, икенчесенә барып җирләшүем булды, кузгалып та киттек. Электр поезды бер алып биреп китсә, хутлы элдерә икән... Тимер тәгәрмәчләр «кайтасың», «кайтасың», дип җанны алгысыта. Кайтабыз. Вагонда халык әллә ни ишле түгел, алай да әңгәмәләр кушылышыннан туган гөж, тәгәрмәчләр тыкылдавы кысасында йокыны китереп тирбәтә, мәмрәтә. Изрәп йокыга китәргә, вакыт-вакыт әле ачылып, әле ябылып торучы шудырма ишек чыгарган дыкылдау һәм тамбурдан кергән тәмәке сасысы комачаулый. Анысына да күнегер идең, әледән-әле билет тикшерүчеләр өере бимазалый. Инде алары да тынычланып, каядыр сеңгәч, бераз черем итеп алырга була, дигәндә генә, салонда янә ниндидер ыгы-зыгы купты. Соңгы рәттә урнашкан әзмәвер гәүдәле сәрхуш ир-ат йодрыкларына ирек биргән, янәшәсенә туры килгән күршесе, гөжләп кан саркыган авыз-борынын учы белән каплый төшеп, ишеккә ташланды. Сугыш чукмары исә аны куалап вакланмады, бу матавыктан котылырга омтылып урыныннан купкан икенче күршесенең дә ипи шүрлегенә менеп төште. Бәладән башаяк, дип, таярга маташкан күршесе кискән агачтай аугач, бичараның касыгына ботинкасы белән каерылып тибәргә дә онытмады. Теге мескен, ничек кирәк алай, дүртаякланып, шудырма ишек ачылган шәпкә тамбурга атылып чыгарлык дәрман таба алды тагын... Юка гәүдәле, кара яулык япкан әбекәй, каударланып, «улым», «улыкаем», дия-дия, чыгырыннан чыгучыны тынычландырырга азаплана, әмма күкрәге җиңү дәрте белән тулышып алгысыган ир-ат өчен аның чапалануы, бәйләнчек черки безелдәве сыман гына тоелгандыр... Бермәл, гүяки кисәк яңгыраган уртак әмергә буйсынган сыман, арткы рәттәге пассажирлар дәррәү урыннарыннан купты. Әһә, минәйтәм, хулиганны, уртага алып, «эре иләктән иләмәкче» болар. Тик ялгышканмын, гомуми кузгалыш тәртип урнаштыру ниятеннән түгел, ә һәркем үзе хакында борчылып, бәладән ераккарак качу, күченү хәстәрен күрә булып чыкты. Мин әллә нәрсәсенә ирендем, гомуми талпынышка иярмәдем, «тамыр җибәргән» урынымны ташлыйсым килмәде. Алай да ыгы-зыгы купкан почмакка күз ташламый да булмый. Карашларыбыз очрашты, һәм чамаладым: йодрыкларына ирек бирүченең минем белән дә аңлашырга исәбе юк түгел... Менә ул, урыныннан торып, каршыма күчеп утырды. Майлы тонык карашы белән сөзеп баштанаяк күздән кичерә абзагызны. Әшәке итеп елмая. Уң кулыма күн перчаткамны кияргә өлгерәм. Йодрыклар җыйнак минем, селтәнергә туры килгән мәлләрдә, бармаклар таралып очмавын кайгыртмый булмый. Менә каршымдагы әзмәвер урыныннан куба. Мин дә җәлт кенә, тегене тәрәзә ягында калдырып, аралыкка чыгып басам. Һәм без, ике утыргыч арасында йөзгә-йөз, Тукай язганча, «күзгә күзне нык терәп» тын торабыз. Беләм, моның ишеләрдә эт холкы, карашыңда әз генә курку сизелсә дә, бугазыңа ыргылачак. «Төкерәм мин сиңа» дигән мыскыллы елмаю да әзмәвернең сабырын төкәндерә күрәсең, саллы йодрыгының күз төбемә турылануын абайлыйм. Тидерә алса, башны өзүе бик мөмкин, шайтан алгыры... Минем бәхеткә, әлеге әфәнде ярыйсы гына салган, авырлык үзәген саклау турында кайгыртмый. Башны кырыйга алып калырга өлгерәм, алай да татуировкалы йодрыгы колакны яндырып ышкылып үтә... Инде сугуы бушлыкка тару аркасында алга сөрлеккән эре гәүдә мәтәлсен өчен, юлыннан читкә тайпыла төшеп, аяк чалып, җилкәсеннән алга йолкытырга, аңа юнәлеш бирергә генә кала. Һәм, ишелеп барган мәлендә нечкә җиренә типми дә булмый, югыйсә, кем әйтмешли, салондагы халык дөрес аңламаска мөмкин... Таудай гәүдәле сәрхуш йөзтүбән барып төшкәч, тын алганын көтеп тормый, башына аяк белән басып, «кузгалсаң, күзеңне тибеп очырам», дип кисәтәм. Мондый чакта әмернең кыска – миендә сыңар сыры барларга да барып җитешле булуы хәерле. Вагонда шәхси хакимиятен шактый уңышлы урнаштыра башлаган кемсә, инде бите белән пычрак идәнне «үптерүгә» карышмый. Ул арада арык гәүдәле кара яулыклы кечтеки әбекәй кырыма килеп, «улым, зинһар, үтерә күрмә», дип, бии-бии ялварырга керешә. Мин аяк астымда ятучыга: – Әниең сүзен тыңла моннан ары, – дим дә гәүдәсе аша, артына басып, башмак эзе калдырып атлап чыгам һәм кабат урыныма барып утырам. Әби, каударланып, тәүфыйксыз малаена торырга булыша, кадерлесен, куркыныч урыннан тизрәк, «әйдә, әйдә», дип читкә өстери, һәм алар ничек кирәк – алай кабат үз урыннарына барып урнашалар. Вагонда тынлык хөкем сөрә, гөжләү туктаган, тәгәрмәчләр генә тыкылдый. Тегесе дә, монысы да кызыксынып мине күзәтә. Берсе, теләктәшлек белдереп, баш бармагын күрсәтеп, ахмакларча елмая да... 

Милициянең йөз кызыллыгы (ахыры)


           Бәла аяк астында 
            Таң атарга ерак калмаган икән. Өйгә кайтып авып, бер-ике сәгать черем иттемме- юкмы, инде торырга да вакыт җиткән. Бер стакан каты кайнар чәй эчтем дә эшкә ашыктым. Озак та үтмәде, кизү милиционер «сезгә килгәннәр» дип телефоннан хәбәр итте. Килүче Галихан шофёры булып чыкты. Баксаң, «тегендә» сумка югалу зур күңелсезлек тудырган, бассейн диварындагы сүрәттәгеләр терелеп, Галиханның якасыннан бөтереп алганнар, мөгезле туташның долларлары тулмый, имеш... — Мин алмадым, — дип мыгырдандым. — Алгансыз. Сез бит уйнап кайткансыз. Әнә сезне кайтарган шофёр кабинада утыра. Ул шулай ди. Мин машина ягына күз ташлыйм һәм кичәге танышым, оялчан гына елмаеп, миңа кул болгый. — Әйе, уйнадым бугай шул... Аһ, юлда туктап һавага да чыгылды бугай... Шунда төштеләр микәнни? Бик күпме? Минем эч «жу» итеп куя. Инәңне корт чаккыры, бу бит йөз мең доллар дияргә дә күп сорамас — Шактый. Безнең акча белән утыз мең чамасы. Хуҗаның кесәсендә унбиш мең бар иде, калганын үзе түләсен дип, сезгә озатты. — Чак кына сабыр ит. Йөгерә-атлый бүлегебез коридоры буйлап алга омтылам. Ишекләрне йолыккалыйм. Тәк, юл хәрәкәтендә тәртип саклаучылар урында түгел, каядыр китеп олакканнар. Аптырагач, тикшерүчегә барып егылам. — Бөтен өмет синдә, дим. — Миндә каян акча булсын? — ди бу. — Хет каян тап. — Тентү вакытында протокол белән алган бакслар сейфта ята, арада чыннары да бар. Шуларны алып бирсәм генә инде. — Эшеңнең срогы кайчан чыга? — Ике ай бар. — Бир. Чыны кирәк. Получка алуга түлим. — Сез бик дулкынлангансыз, башыгыз да чатный бугай, менә монда участковый Зөфәр алып кайткан үлән тамырлары салып эшкәртелгән көмешкә бар, каплагыз берәр стакан булса да. Мин акыллы киңәшкә колак салам. Аннары банкнотларны алып чыгып шофёрга тапшырам... Ул иренмичә, кат-кат санап кабул итә. Күрәсең, аның алдында ышанычым мәңгегә югалган. Ләкин бу мине әллә ни борчымый.   Соңгы хат Баштан үткән әлеге хәлләр мине тәмам чыгырдан чыгарды. Хәер, яшәү маятник сымак инде ул: әле чөя, әле түбәнгә томырыла. Стаж тулуга пенсиягә аткардылар. Галиханга барып эшләргә ният бар иде... Өлгермәдем... Кемнәрдер башына җиткән... Яман хәбәр тиз йөри, диләр, көнендә иреште. Аннары, өч-дүрт көн узгач хаты килде. Теге дөньядан язган сыман тоелды... Күрәсең хат кайдадыр тоткарланган, почта эшендә андый хәлләр булгалый бит... Сәлам, Зәет туган! Сиңа бу хатны Галихан яза. Сәлам шулай ук хәләл җефетеңә, балаларыңа. Сәлам соңында язылачак сүзләргә күчәм. Бизнес — минем өчен сәнгатьнең бер төре булды. Баштарак дәү агайлар, безнең хозурда әниләре чели алып кайтканны зарыккан кош балалары кебек кайнаша иде. Гарәп илләренә чыкканда бүләккә минем ханзәкәдән Златоуст осталарыннан эшләткән зиннәтле кылычларны алып киткәләделәр. Ваграклар, авызларына берәр айны җим салырга онытсаң, үзара, әллә сиңа да китермәде, миңа да тамызмады бит ул бу юлы — ди-ди, сукранышырга, юлга киртә-корта торгызырга керешерләр иде, рәхмәт яугырлары... Инде бар да үзгәрде, уңышлы бизнесың бар икән, өлешкә керәләр, аннары тулаем тартып алулары да ерак йөрми. Ваграклар да азды, китергәнеңне кулың белән бергә йолкып алырга әзерләр... Соңгы вакытта төрлесен уйлыйм. Әгәр минем белән бер-бер хәл булса, казына күрмә. Үзең дә тотынма, дусларыңны да алгысытма. Җеп очы ерак, ул чәрексез һәм кайда кирәк шунда өзеләчәк.. Тәтегә басучыны табудан мәгънә дә бәләкәй — үзең беләсең, ул бер чара гына, аңа эш бирүчесе һәм корбаны кемлеген белү ни пычагыма... Ә менә гаделлек эзләгән атлы актарыну, тәфтишләү барышында гел кирәкмәгән мәгълүматлар табып, булмаганнарын да өстәп кайбер «дуслар» минем хакта гайбәт куертулары бик мөмкин. Халык күңелендә матур булып каласы килә һәм моңа хакым бераз бар дип өметләнәм. Хәтерлисеңме, син әйткән идең, безнең хезмәт, эш урыннарыннан явыз ният белән файдаланучыларга һәм спекулянтларга каршы көрәш алар җиңде, шуңа күрә иң элек БХСС ны бетерделәр, дип. Ә мин, юк, социалистик милек бетте, шуңа хезмәтегез табигый рәвештә төкәнде, ирек җиңде, аның нигезе ирекле бизнес, шул өстен чыкты, дип очындым... Баксаң, безнең сыман иреклеләр, үзгәреш дулкыны өскә чыгарган күбек кенә булган. Вакытлыча күренеш. Минем әтине талап, иленнән сөргән өер варислары дилбегәне тиз кыскартты... Хәзер һәр өлкәдә, тармакта йөзсезләр канат яра... Талантка көн бетә.Бизнеста ирек юк икән, башкача була да алмый. Теге уенның төп шартын белә идең микән, син сорамадың, мин әйтмәдем шикелле. Уенга катнашуның хакы, гомерең фаҗига белән очлануына ризалашу иде... Хат, көне, елы күрсәтелеп, кул кую белән тәмамлана. Тукта, бу бит аның имзасы түгел. Монда бит имза шәкелендә сырлап, «Хушыгыз» дип язылган...   Актыккы сүз Галихан мөхтәрәм зат иде, мәрхүмкәй. Кайда эшләсә дә, олы була белде. Бар, әлбәттә, әллә ниткән югары урыннарга үрмәләүчеләр. Кәнәфиләре биек, вөҗданнары сыек, халыкка игелек эшләү мәҗбүрияте алдында калган очракта, Дәүләтхан ага әйтмешли, тизәкләрен мыскалга салалар... Авылдашым, бозаулар караучы Минзифа апа әйтмешли, җир җирәнгечләре... ...Кемнәр белән генә аралашмыйсың бу тормышта. Һәм бер очрашу да юкка гына түгел, ахры. Байтак еллар элек, эре генә хуҗалыкның умартачысы белән юлларыбыз кисеште. Шикаять язганнар иде өстеннән, имеш, хуҗалык балының бер өлешен керемгә алдырмый гына сатып ята... — Син бик вакчыл кеше, — диде ул, күзгә батырып карап. — Әгәр, күпмедер өлеш керемгә алынмаган икән, димәк хуҗа шулай хәл иткән. Хуҗалыкны алып бару илдә шулай корылган. Сездән сорап тормаганнар . Минем гөнаһым юк. Бал кортлары белән намуссыз кеше эшли алмый, алар бик чиста җан ияләре, сездән сизгер һәм мәгънәлерәк. Миңа бәйләнүдән тукта һәм мин сиңа үземнең эш серемне өйрәтим. Пенсиягә чыккач, каңгырып йөрмәскә, тормышка тотыныр өчен бер үнәрең булыр... Суырылып кереп киттем бит шул кәсепкә. Эштән озатканда бирелгән акчаларыма әрҗәле «УАЗ» машинасы алып җибәрдем. Умарталарымны бер карабодай басуыннан икенчесенә шуның белән күчереп йөртәм. Ике авыл арасындагы агач күпер генә хәвефкә сала, тәки төзәтмәделәр шуны, берәрсе җимерелеп кадалганны көтәләр булыр... Тагын нәрсә әйтим. Язу сәләте барлар килсен милициягә, сынап карасыннар каләмнәрен... Бармактан суырып иҗат итә торганнары да уңайсызланып тормасын. Язмаларымны күздән үткәргәндә бер мәсәл искә төшеп куйды. Чаян, елга ярында ташбакага ялына. — Зинһар, аркаңа кочтырып күрше ярга алып чык, юкса бу ярда ашарыма калмады, — ди икән. — Бик алып чыгар идем дә, чагарсың дип куркам, — дигән ташбака. — Син мине кем дип белдең, — дип өзгәләнгән чаян моңа бик тә рәнҗеп. Ташбака түзмәгән, чаянны аркасына алып күрше ярга йөзеп киткән. Барып та җиткәннәр, чаян моны чаккан да. Ташбака сыртына әйләнеп төшкән һәм дүрт аягын дүрт якка ташлап хәлсезләнеп ята икән. Менә ул көч-хәл белән телен әйләндереп: — Син нишләдең? Чакмыйм дип вәгъдә биргән идең ич, — дия алган. Чаян кытыршы кырыс чыраен капшавычы белән кашып куйган һәм: — Менә мин шундый хәшәрәт инде, — дип моның яныннан китеп барган... Язганнарымны кемнәрдер укыса, минем хакта да шулай уйламагайлары дип куркып куям... 
   
        ***
            Милициядә эшләп ялга чыккан танышымның язмалары шушында төгәлләнә. Ул күптән түгел генә юл һәлакәтенә юлыгып харап булды. Балалар төялгән автобусны «УАЗ»ы белән узып, килеп керүе булган, уртадагы терәкнең нигезен су ашап бетергән булган икән, күпер җимерелгән. Үлеме, сабыйларның котылуына сәбәп булган. Аны зиратка озатышырга халык байтак җыелган иде, җеназасын мин дә күтәрештем. Зиратка барып җитеп, җәсәден җиргә куйгач, авыл мулласы сорый куйды: — Әйбәт кеше идеме бу җәмәгать? — Бик әйбәт кеше иде. Гадел иде... Кайчандыр балалар да укыткан. Инде аңа сират күпереннән имин узуны Хак Тәгалә насыйп итсен, — диеште авылдашлары... Әманәтне мәрхүмнең хәләл җефете тапшырды, бәлки төзәткәләп кая да булса бастырырсың, диде. Мин инде аның гозерен аяк астына салмаска тырыштым, ник дисәгез, күчтәнәчкә бер банка бал да алып килгән иде...   Тәмам.  
 "КУ" 7, 2014

Милициянең йөз кызыллыгы (дәвамы)


       Уен-муен 
         Кинәт янәшә-тирәбез яктыра башлап, стенадагы сурәттәгеләргә җан керде һәм без мәҗлес уртасында калдык. — Йә, бәгърем, сөйлә, ни телисең? — дип кызыксынды чибәр, мөгезе асылташлар белән бизәлгән пәри кызы һәм дустанәлек белдереп, җебеп тормау кирәклеген сиздереп, койрыгы белән җиңелчә генә сыртыма сугып куйды. Өч теләгеңнең берсен әйтеп бак. — Галиханга Дума депутаты мандаты... — Анда эләккәч татар телен кытай иероглифларына күчерү зарурлыгы турында тәкъдим кертүдән курыкмаса, тырыштырырбыз. Шефның таләбе шундый. Галиханның шунда каушауданмы, тавыш киселде. — Шул гына җитмәгән иде, — дип пышылдады ул. — Ишетмим. — Ризааа!!! — дип кычкырып җибәрде кинәт тавышы ачылып куйган Галихан, һәм кесәсеннән алып туташка кыйммәтле ислемай сузды... Туташ шаркылдап көлеп җибәрде, урынында сикергәләп, койрыгын уңга-сулга айкады. — Хәзер шефны урап чыгам. Һәм алдында чигүле кулъяулык шае альяпкычы гына бар гүзәлкәебез, кәс- кәс атлап, кай арада барлыкка килгән ике катлы ишек аша үтеп юк булды. Озак та үтми ул янә күренде һәм хәтәр елмаеп: — Алы...гыз манда... тыгызны, — дип бәләкәй кенәгәне миңа сузды. Ачып карасам аһ иттем, мөһер сугылган, киләчәктә сайланачак спикерның имзасы ярылып ята... Китапчык кинәт кенә кулымнан йолкынып ычкынды һәм «канатларын» җилпи-җилпи Галиханның куенына кереп китте... Һәм хыялындагы «катырка»га тиенгән Галихан шунда ук эреп юк та булды. — Миңа моннан үтәсеме? — дип сорадым, кулындагы бүләк ислемаен иснәп торган туташтан. — Тәрәзәгә күз ташлыйсыгыз килмиме соң? Туташ чакырган тәрәзәгә якын килеп, тышка карыйм һәм сокланудан телемне шартлатам. Анда берсеннән-берсе матур агачлар, үләннәр, чәчәкләр үсә, фонтаннар ата. Бакчаны, төбен зәңгәрсу чәчәкләр сарган тирән сусыз елга урталай бүлә, ә текә ярларын өч урында утлы гирляндалар белән бизәлгән асылмалы күперләр тоташтыра. Күрше ярда заманча материаллардан корыштырылган чукча чумы, индеецлар виквамы, казакъның тирмәсе, янә килеп шалаш, чатыр, палаткалар һәм тагын әлләкемнәрнең әллә ниләре тезелеп киткән. Һәркайсының ишеге төбендә ике гүзәлкәй сигарет тартып тора... — Болар бит койрыклы түгел, каян юнәттегез? — дип кызыксынам. — Төнге клублардан арендалыйбыз. Хакын түләгәч, кая чакырсаң шунда бара ич сезнең кавем... Иң кыйбатлылары биредә. Вакытыгыз җитәрлек әле, бәлки урап килерсез, калган ике теләгегезнең берсе хисабына. Тәвәккәлләгез. Тик шунысы бар, кайтканда күпердән бик каты йөгереп чыгарга кирәк. Чабасың, ә басмалар арттан коелып бара. Шундый аттракцион. — Кайтышлый җитезлек калыр микән соң? — Алыгыз нашатырь спирты. Шул ярдәм итәр. Сез үтәчәксез. Биредән кайсы көнне зерә дәү корсаклы абыйлар да чабыша, бот чабып, эчләр катып күзәтәбез. — Егылып төшүчеләр җан тәслим кыламы? — Имгәнмиләр дә. — Алайса күпердән очудан ни мәгънә соң? — Мәгънә бар, — дип хәйләкәр елмая туташ, күзләрен уйнаклатып. — Күрәсеңме, аста, әнә анда, комырыкта «Зәңгәр Хыял» атлы бар бар. Аска очкан кешегә бүтән юл юк, ул шунда барып кереп, һәм барланып арт ишектән чыга да әнә теге баскычтан бу якка күтәрелә. — «Зәңгәр Хыял» дисең инде? — Зәңгәр. — Минем төс түгел. Шушымы ике катлы ишегегез?.. — Рәхим ит, өскә мен... менә бу баскычтан, аннары туры бар, — дип елмайды койрыклы гүзәл танышым. — Бәлки җиләнегезне монда эләрсез дип стенадагы бер кадакка төртеп күрсәтте. Чыннан да монда эссерәк икән, тирли башлавымны тойдым һәм плащымны калдырып, челтәрле баскычтан күтәрелеп, ике катлы ишек аша эчкә омтылдым. Керүгә, котым алынып кире чикмәкче идем дә, кабул итү бүлмәсенең ишек тоткасын яңадан табып булмады. Кая карама астына учак ягылган корымлы казаннарда пошкырып сыеклык кайный. Үтә дә зур берсенә акбур белән «Казанга мең ел« дип сырлаганнар. Кайберләрендә «Мин монда булдым, фәлән углы фәлән, төгәненче ел» дип тә тырналганнары бар һәм әлеге исем-атлар арасында таныш кебек тоелганнары да байтак. Йөри торгач төшендем, бу үзенчәлекле дизайн, шундый «а ля тәмуг» стилендәге джакузилар... Алар кырындагы өстәлчекләрдә «Татарстан» дигән язулы аракы шешәсе, кырлы стакан һәм өлеш тәлинкәсендә парлары чыгып торган сарделькалар. Джакузиларның кайсында нефть бокырдый, кайсында «Кызыл Шәрыкъ» сырасы чайпала, «Татарстан сөте» айкалганы да бар. Мин болар аша коенып үтеп, шәп басым белән Татарстанның минераль сулары бәргән душ астында пакьләнгәч, башлыклы йонлач халат киеп, өстәлчек янына утырам, кырлы стаканга салып хәмер уртлыйм, сарделькасыннан авыз итәм. Тәмле, шайтан алгыры, чит илдән кайтартылган чучка итеннән, ахры... — Тукта әле. Бүген нинди көн соң? Атна кич ләбаса. Әбием, төштән соң атна кич җомга санала башлый, дия иде. Ә мин шундый изге көндә кая килеп каптым... Түрдәрәк безнең ишеләр белән әңгәмә бара икән инде. Авыл сәхнәсе сыман гына калку урында кәнәфиләргә чумып, имтихан алучылар утыра. Мөгезләре дә бар кебек үзе, әмма калын чәчләре астыннан күренмиләр генә бугай. Һәм шулар алдында берәү, райком бюросына эшкәртергә чакыртып алынган җитәкче хәлендә, уртага басып хисап тота... — Заманасында кабинетымда мин сөйләшкәндә бина тетри, урам яңгырый, мәйдан шаңлый иде... Татар теле, татар мәдәнияте, татар мәгарифе ише вак мәсьәләләр минем рухны беркайчан да җилкетмәде. Татар телән рәтләп белмәдем, кирәген дә тапмадым, ни өчен — чөнки мин асыл интернационалист. Эшләдем дә эшләдем. Йөрисең республиканың фермаларын карап, һәм бер мәлне кеше йөземе ул, дуңгыз танавымы, аермасын тоймый башлыйсың... Һәм, көннәрдән бер көнне, мин тетрәтеп торган мәйданга килеп җыен әтрәк-әләм миңа «долой» дип кычкыра башлады... — Син ни телисең соң? — дип кызыксына Баш Имтиханчы. — Үтилләштерегез мине заманага яраклы итеп. Миллионер ясагыз, канса да канис. — Уенга кергәнче синең миллионың бар иде. — Дуллоровый. Дуллоровый миллионер булма келим. — Тәк... Сөт короле бар инде безнең. Нефть, аракы, сыра, дару, банк, фән, дин өлкәләренең ияләре бар... Әйдә, сине ит короле итәбез. Ит дигәч тә, беләсеңдер инде, колбасаны ничек һәм нәрсәдән ясаганнарын... Булдырам дигән кешегә миллиард эшләү дә кыен булмас... Кинәт әллә каян барлыкка килгән баскыч култыксасына охшаган, очы- кырые күренмәгән озын колбаса барлыкка килде һәм бу шуңа атланып түбәнгә таба шуып төшеп китте. Бушап калган мәйданга итләч битле мәһабәт гәүдәле агай чыгып басты. — Бөтен акча нефть белән газда. Безгә, мескен авыл районнары главаларына нишләргә? Көн-төн эш, көн-төн эш. Икмәк үстер, терлекләрнең нәселен яхшырт, һәм башкалар, һәм башка шуның ишеләр. — Беләбез без сезнең нәсел эшен ничек яхшыртканыгызны... Бер кызыйны туеннан җилтерәтеп алып чыгучы син түгелме соң инде, киявеннән аерып? — Эш бик авыр бит безнең. На всю катушку бушануларсыз булмый… Үз районыңда да рәхәт күрмәсәң, кая китә ул?! — Йә, нәрсә кирәк? Акча гына сорама. Синең карамакта кеше җитәрлек, әмәлләр күп, сык, булдыра алган кадәр, авызың белән кош тотып йөрмә. — Сыгабыз да... бүтән якны да онытмыйбыз, анысы. Әле менә район җирләрен энекәшкә турыладым. Инвестор исеме биреп. Элеккеге колхозчылар алдында чыгып сөйләде: — Җир, — диде, — хәзер безнеке. Ни кушсак шуны эшлисез. Малларыгыз безнең рөхсәттән башка көтүлекләргә чыкса атабыз, урлыйсыз икән — утыртабыз. Шикаять язып ерак китә алмаячаксыз — кояшны су сибеп сүндереп булмый! — диде. — Вәт минем беренче теләк, менә шул асыл егетне, урынына малаен калдырып, кызлар күп укый торган берәр институтка ректор итәсе иде... — Мондый ректорлар илгә кирәк, гозерең үтәлде дип исәплә. Икенче теләгеңне әйт? — Җенси куәтне арттырмый булмас. Рас энекәш шундый эшкә керә, аның игелеген без дә күрмәсәк, халык дөрес аңламас, хи-хи-хи. Баш Имтиханчы ишарәсенә буйсынып, койрыклы туташ моңа банкада ниндидер авыр исле сыекча китерде. — Эч шуны! Борыныңны җыерма, дәү абзыегызныкы дип хис ит. — Артыннан бер чүмеч спирт белән ярты бәкәй булса, кәкәй дә үтә! — Сораганнарын китерегез! Һәм агаебыз күзләрен чытырдатып йомып, сулышын туктатып, эре-эре йотымнар белән банканы бушатырга кереште. Максатына ирешкәч, бер кызарынып, бер яшелләнеп дигәндәй, укшымас өчен җан тартышты, аннары тынычлана төште, авызын киң җәеп елмайды һәм: — Булды. Урнашты, — дип, кикереп куйды... Янә бер чүмеч спиртны җиңел генә авызына озаткач, ярты бәкәйне, кимерчәкләрен чытырдата-чытырдата ашап та бетерде. — Өченче теләгегез? — дип кызыксынды имтиханчылар. — Килгәндә истә иде, оныттым. Минем гел шулай: эчсәм ашыйм, ашагач хатын-кыз кирәк. Күплек санда булса, тагын да шәп! Ярый, Тукай премиясе бирерсез! Ашыгыч түгел, күләме бераз арта төшсен, түлке. Кинәт дивар ачылып китте һәм анда асылмалы күпернең иңлерәге күренде. — Менә шушыннан аргы ярга тиз генә йөгереп чыгарга кирәк. Тәтәйләрнең нинди сорты кирәк, бар да аргы якта. — Тизлекне ничек арттырырга соң? Минем тәкать калмады сезнең белән такылдап торып... «Уйлама син юк-барны, уйла бергә йоклауны», ди татар халык мәкале! — Әнә теге өстәлдә нашатырь спирты бар, янә килеп пурген. Икесе дә булыша торган нәрсәләр... Ха-ха-ха... — Һәй, кая килеп кая китмәгән, — диде алып агай һәм сөзәргә җыенган үгез сыман ыжгырып, күпергә кереп китте... Мәйданчыкка, җилкәсенә төшеп торган чаларган озын чәчле, зифа буйлы интеллигент күтәрелде һәм тотлыга-тотлыга үзенекен такылдый башлады. Имеш татар халкына профессиональ музыка кирәк. Янәмәсе ул консерватория белемле композитор, өстәвенә пианист. — Пьяница дип тә өстәмәдеме, — дип хахылдап куя кайсыдыр. Әмма зыялы шәхес ул әйткәнне үткәреп җибәрә һәм үзенекен сайрый, имеш ки эфирда татар җырлары дип тәкъдим ителә торган нәрсәләр татар җыры булудан ерак торалар... — Син нинди көферлек кылып монда килеп эләктең соң, хөрмәтлем? — дип кызыксынасы итте Баш Имтиханчы. — Әллә тагы. — Татарга чын музыка да, чын җырчы да, чын композитор да кирәкми. — Кирәк. Сәйдәш, Фәрит Яруллин, Латыйф Хәмиди, Хәйдәр Бигичев, Таһир Якуп язмышларыннан чыгып әйтәсездер? Әйе, Габдулла Рәхимкулов, Сара апалар да хакимияттән рәтле-башлы кадер-хөрмәт күрмәде. Чөнки аларны, Зифа апа Басыйрова әйткәнчә, халык яратты!!! — Яхшы, ни телисең соң, моң сакчысы? — Сөембикә турында опера, Олуг Мөхәммәднең җиңүе, «Казанның алынуы» кебек тематика буенча рәссамнарыбызның күргәзмәләре, Сөембикәгә һәйкәл,чын татар мәктәпләре, чын татар опера һәм балет театры, чын татар консерваториясе, чын татар музыкасы мәктәпләре, чын Татар университеты, кыскасы милләткә тын алырга һава сорыйм. — Тукта, син үзеңне кая эләктем дип беләсең? — Югарыга! — Салган баштан анда ашып була дип уйлыйсыңмы? Кем сине безгә юллады? — Мәҗлескә дәштеләр. Сыйланылды. Аккордеонда уйнадым. Бер эшмәкәрнең бу изге җанны фәрештәләр катына озатыйк, дип хихылдаганы истә калган. Мин сезнең кемлекне чамалый башладым бугай... — Телисеңме, берәр чит илгә озатам. Үз оркестрың булыр. — Юк, — диде интеллигент, чал башын чайкаштырып, — койма буенда ятып, ачтан үлсәм үләм, ә Казаннан китмим. — Озатып куегыз үзен. — Койма буенамы? — Ишетеп тордыгыз ләбаса теләкләрен: Казанда, койма буенда, ачтан... Композитордан бушаган мәйданчыкка телеэкраннарда еш күренгәләүче бәндә килеп чыкты. — Кем бу? — дип кызыксынды Баш Имтиханчы. — Мине дә белмәгәч нишләп кенә утырасыз соң сез монда? — дип тузынуын белде күпертмә чәч. — Милләт өчен мин эшләгәнне төясәң ат та тарта алмас. Мин — Минзур Синзурович Түбәнүбә! — Милләтенә зур хезмәтләр куючы нишли биредә? — Борчылмагыз тәкъсир, ул үзенең үткән гомерен шулай бәяли. — Әйт, ни телисең? — Милләт сәнгатен үстерү өчен унике миллион сум акча бюджетта чагылыш тапсын! Кинәт әллә каян чүп һәм сайлау бюллетене салына торган ачык урналар пәйда булып, Минзур Синзурович Түбәнүбә боларның берсенә уң, икенчесенә сул аягын киде дә тартмалар моны каядыр очыртып алып китте... Менә уртага аюга атланган, нибары галәфи чалбар гына кигән ир-ат пәйда була. — Теләгең? — Русия илбашы булу. — Россия — демократик дәүләт, кандидатураңны күрсәтәсең һәм лаеклы булсаң, сайланасың. — Ул әле күп кавемле дәүләт тә. Әйтегез, төрле кавем юлбашчыларының миләрен ничек лашпырдатып әйләндереп капларга? Каты кылансам көнбатыштагылар дөньяны сасытачак... — Алар маймыл тоту әмәленә каршы чыга алмый... — Ысулның асылы нидән гыйбарәт? — Папуаслар агачка тар куыш ясап, шуның эченә чикләвек салалар. Маймыл тишеккә кул тыга, чикләвекне учлый һәм эләгеп кала. Учына эләккән чикләвекне калдырырга комсызлыгы рөхсәт итми. Аңлашылдымы? — Ахырынача түгел. — Кәнәфи биләүче бюрократларына сортына карап нефть скважиналары, завод-фабрикалар, рестораннар, гипер-супермаркетлар, башкасын тоттырасың... Ә гади күпчелек шымытыр учлый. — Ә иҗади интеллигенцияне нишләтим? — Бака кабарт. — .... — Төрле титуллар, мандатлар биреп, шулардан югары катлам әтмәллә. Аннары, иләк белән су ташу, комнан бау ишү сымаграк вазифалар оештырып, шуларны урынбасар дипме, арбаның бишенче тәгәрмәчеме дип атап, мәзлүм каләмдәшләренең каткан ипие хисабына 80-100 мең сумлык окладларга утырт. Менә сиңа әкәмәт югары көчәнешле кыска ялганыш. Нәфрәт югарыга китми, сиңа менеп җитми дигән сүз... ...Чират миңа җитте. Мин дә шул калку мәйданчыкка чыгып бастым, ә имтиханчыларым Т хәрефле өстәл тирәли тезелешкән. Бар да калын чәчле. Шуңа күрә чәчләре астында мөгезләре бармы-юкмы икәне шәйләнерлек түгел. — Әйт теләгеңне! Шулчак миңа әллә нәрсә булды. Шайтан алгыры, монда бит хәсислек тарафдарлары утыра! Болар бит мине кысрыклаучы эшем ияләрен якынрак күрәчәк? Их, кая килеп, кая китмәгән! — Татарстанга тулы мөстәкыйльлек, аның егылган дәүләтчелеге торгызылуын телим! — Кендегегез чишелмәсме икән? Кайчак ни теләгәнегезне аңлап бетермисез. Сөргеннән кайткан кырым татарларына калдырып киткән йортларын кире бирмиләр, яңа йорт салырга җир бүлми тилмертәләр. Казан татарының кабер ташлары чиркәү нигезендә ята. Мөселманнарның ае, шашлык ите кисәге сыман, тәре хәнҗәр аша үткәреп, чиркәү гөмбәзенә беркетелгән. Менә ничек раслана дәүләтчелеккә хокук! Син үз халкыңның җиңүчән рухын терелтер өчен, аны шуңа охшаш гамәлләргә күтәрергә сәләтлеме соң? — Ай-һай... — Азатлык алу бер хәл, әле шуны кулдан ычкындырмау өчен, дошман дәүләт халкына гына түгел, ә киләчәктә куркыныч тудырырга мөмкин барча кавемнәргә каршы астыртын рәвештә этлек арты этлек оештыру кулай. Монысына ничек карыйсың? — Тискәре. Гадирәк юл юкмыни азатлыкка? — Бар, әлбәттә. Әйтик, сине шундый вәкаләтле итсәк, халкыгыз санынча дуңгыз үрчетүгә ничек карыйсың? Хуҗабызга багышлап башкалагызның бер матур мәйданына һәйкәл салдыруга да каршы түгел. Әйтик, Ленин бабагыз урынына. Аңа табыну бетте бит инде, юкка урын били! Каршыда экран барлыкка килеп, анда кәҗә башлы куркыныч җан иясе пәйда булды. — Шәп бит! — Бу шартларыгыз милләтне тәмуг кисәүләренә әйләндерүне күздә тота кебек? — Димәк, син татар халкының дәүләтчелеге торгызылуын теләмисең булып чыга? — Илең турында уйлама, үзең турында уйла, — дип язганмы әле бер халык шагыйрегез. Үзеңә ни кирәк? Бәлки кемнедер ил-күз алдында хурлыкка калдырасыдыр? — Сез аның кем икәнен беләсез. Һәм мин каршымда кинәт пәйда булган ике катлы ишек аша әбәләнеп, кабул итү бүлмәсенә чыгам. Анда кадакта элеп калдырган плащымны эзлим. Җитмәсә мөгезле туташ та каядыр олаккан. Ул ара да булмады, ишек төбенә «м 666 дж» дигән номерлы шәп бер машина килеп туктады һәм аның шофёры миңа утырырга ымлый. Миңа нидер булды, төп башына утыртулары ачысыннанмы, плащсыз калу да шуңа өстәлдеме, «Татарстан» маркалы хәмер артык куәтле идеме, теге туташның киштәгә элеп калдырган букчасын эләктердем дә машина артына кереп утырдым. Юл буе шуның эчендәге шалтыравык нәрсәләр белән уйнап кайттым. Кайта торгач, андагы визиткалар, бизәнгечләрне идәнгә үк чәчеп җибәрдем шикелле... Әллә кемнәр белән бутала икән бу хәерсез... Машина «ә» дигәнче өемә кайтарып куйды. Хәер, Айдамы, кайдадыр туктап кече йомыш та йомышланды бугай.

воскресенье, 21 июня 2020 г.

Милициянең йөз кызыллыгы (дәвамы)

Аскы катта
            Йортның подвалы аша күрше бинага күчәбез. Ансында мунча, ындыр табагыдай бассейн, бильярд, кино залы, тагын әллә ниткән хөҗрәләр урнашкан. Үлгәнне белми чабынганнан соң, салкын сулы бассейнга чуму бик хозур икән, тәнеңә меңләгән инә кадалгандай була. Ирексездән тизрәк күп баскычлы ләүкә буйлап югарыга үрмәлисең. Анда кызгач, тагын салкынга чумасың. Шәбәреп чыгасың да, янә эссе кирәк. Коенып аргач, мең сихәтле үлән суларын өстән коеп, сөртенми кибендек тә чишенү залында махер халатлар киеп алдык. Галиханның хезмәтчеләре уңган, күзгә күренми генә барысын да уңайлап торалар... Без чыгышка табын әзер, хәмер-шәраб, җиләк-җимеш, яшелчә һәм кабымлыкларның ниндие генә юк. Сусынны басыйм дисәң, куыклар атып торган тәмле сулардан авыз ит, яки кайнап торган самавырдан чәй дә эчәргә мөмкин. Диварда, майлы буяу белән киндергә ясалган һәм шактый мәйдан биләгән рәсем игътибарны җәлеп итте. Картинаның астына «Җенләнгәнче» дип язып куелган. Анда мәҗлес сурәтләнә. Мул табынны ярым шәрә хатын-кызлар һәм ир-атлар сарган. Мәҗлестәшләр сәрхуш, күзләрендә ут уйный, ә кайберләренә йөнтәс койрык һәм тояк чыга башлаган... — Минем сиңа килүнең сәбәбен тәки сорамадың? — дидем мин, мөлдерәмә рюмкага үрелеп. — Һәрхәлдә, кулга алырга килмәгәнсеңдер? Зәет, син уңайсызланма, яхшы машинада йөрисең килә икән, китереп ат, сүз чынлыгы өчен черек Москвичыңны, баш на баш алмаштырам да бирәм. Бәлкем улыңны берәр чит илгә укырга кертәседер? Мондый вакытыңда аякта нык торып калу өчен кайбер позитив үзгәрешләр кирәк ул тормышта. — Безнең эштә бер сатылып дан чыгарсаң, очсызланган, сорап та тормый төртеп аударылуга калган кыз хәленә төшәсең... Син мине теге дусларың белән бутама. Галихан көлеп җибәрде. — Өч айдан пенсиягә аткаралар түгелме соң? — Каударланма, галстугыңа басарсың. Әңгәмәбезне телефон чылтыравы бүлде. Галихан трубканы алды, кем тыңлавын әйтте. Аңа борчучы озаклап нидер сеңдерергә азапланды. Азактан Галихан, анысын үзегез карагыз, диде һәм трубканы элде. — Минем белән кызыксынмыйлардыр ич? — Чираттагы янау... Бизнесмен булуның уңайсыз яклары бар инде аның. Очасың икән, мылтык төбәгәннәренә аптырыйсы юк. — Моны болай калдырып булмый бит инде? — Минем телефон «контора»га ялганган. Теләсә нишләсеннәр. — Алардан да төрлесен көтәргә була... — Кит дип әйтмим, ник килдең, дигән ди бер җиңгәчәй, абыйсы юкта кырына килеп яткан каен энекәшенә. — Эш кирәк икән, рәхим ит. Миңа, күреп торасың, синдәй егетләр кирәк. Ике катлы коттедж әнә, тәрәзәдән күренеп тора, машина бирәм, урынбасар кәнәфие бушады, әле күптән түгел генә атып киттеләр, ишеткәнсеңдер?.. Ашыкмый гына торып, каршыбыздагы тумба өстенә кунаклаган телевизорны кабызам. Якубовичның «Могҗизалар кыры» дигән тапшыруы бара икән... — Ишетүемчә синдәй акча капчыклары өчен мондый уенның үзгәрәге бар? «Иблис хозурында» дип атала. Сине шул уен аша мантып киткән, диделәр, бездән киткәч? — Бар андый уен. — Менә мин шуңа килдем. — Ә беләсеңме, уенга эләгү өчен кабахәтлегеңне расларга кирәген. — Тәүбә итәсемени? — Тәүбә ул ваз кичү белән бәйле. Үлгәч җәннәт өмет итеп. Ә монда, киресенчә, шул әшәкелегең өчен бу дөньяда әҗер дәгъва ителә... — Булдыра алмам дип уйлыйсыңмы? — Кем, кем, әмма син — кабахәт түгел! — Ә үзең? Үзеңне ничек раслый алдың соң андый сыйфатта? Син бит бездә эшләгәндә совхозың халкын коммунизмга чыгара язган кеше. Әле яңа урында да мантып киткәч, дини календарь чыгаручыларга булышкансың, язучыларга кафе ачкансың, мәчетләр, янә килеп чиркәү дә салдыргансың. Тау халкына ярдәм юлларга да йөрәгең җиткән диделәр.. Ә бит «акыллы кешеләр» мәчет хозурында халыкара рок-фестивальләр, «арткы якның алтыны» дигән конкурслы сыра бәйрәмнәре уздыра, галим яллап китап яздырып фәнни исемнәр, бонуслар ала... Галихан тирән көрсенеп куйды . — Әле алар минем каладагы «Аргамак» ресторанымда бушлай тыгына. Эчеп исереп алсалар — сугыш чыга. Тәртипкә чакырган сакчы егетләрдән, сезнекеләрне җәлеп итеп, үч алалар... Фәттахны беләсеңдер, бурычы миллионга җитте, кайчан түлисең дигән идем, кодасына зарланган. Анысы бездәге катыборынга шалтыраткан. Өчесе пайга кереп мине акылга утыртырга керештеләр бер мәл. Кызлар белән мунча кергәннәрен видеога төшертеп бәйләнүләреннән чак туктаттым. Болардан халыкка ни тоз, ни он, игелек кылу мәҗбүрияте алдында калсалар, әти мәрхүм әйтмешли, тизәкләрен мыскалга салалар... — Ә син нәрсә саласың мыскалга? — Мин чиновник түгел, ә ирекле бизнесмен. Үзем бер дәүләт. Яшермим, һөҗүмнәр булгалый, чолганышта калгаларга туры килә. Адреаналинга кытлык юк. Хәлбуки, кешеләргә игелек эшләмәсәң, куандырмасаң, мондый йөккә түзәрлек тә түгел. — Ничек уенга үтә алдың соң, алай әйбәт тә булгач? — Күпме генә изгелек эшләсәм дә, минем урыным тәмугта, — диде ул, ачы сагыш белән. — Аракы бизнесы белән шөгыльләнәм, — дип белдерүем булды, мониторда «уенга кердең» дигән язу чыкты. Уйнадым һәм оттым да бугай. Инде тагын уйныйсы килә, һәм бүтән юл да калмады кебек, минем бит егерме дүрт миллардлык мөлкәтне законга турылап, талап димме, акцияләштереп диясе микән, сеңдереп маташа кәнәфиле агайлар... Уенга кабат керә алмыйм. Кагыйдә кушмый. Ә бүтәннәрне тартырга ярый, тик үтмиләр... Инде кемнәрне генә чакырып бакмадым. Хәтта киллерны да. Экраннан «син рухи берәмлек түгел, чара гына» дигән җавап чыкты. Күрше районның райпо преды: «Мин карак, официант һәм зиначылык хадиме дә» дип әтәчләнгән иде, «эш урыныңның язылмаган вазифалары сиңа акча янчыгы булу, килгән кунакларны кызлы мунча кертеп, ашатып-эчертеп озатуны йөкли, уенга үтмәдең», дип язу чыкты. Янә бер таныш җитәкче дус бар, хатын-кыз мәсьәләсендә ут бөрчәсе, ә компьютер, «син шәхес түгел, ә фәлән нәрсәнең гәүдәләнеше» дигән бәя чыгарды. — Мин үтәчәкмен. — Җаны теләгән — елан ите ашаган. Бел: өч теләге үтәлә отучының. Берсен миңа сарыф итәсең. Дума депутаты мандаты кирәк. — Галихан, муенын кулы белән ышкып куйды, ачы көлемсерәде. — Менә болай кирәк. Калганын үзең кара. Татарстанга суверенитет сорасаң да, сүзем юк...   
Хәсислеккә имтихан 
         Тәвәккәлләп компьютер каршына утырам. Бармакларым клавиатурада бии башлый... Мәктәптә укыган чакта, кыш көне бәдрәфкә йөгереп керүемне һәм пес итеп торган бер сабакташымның баш киемен салдырып, кая борылса да үз «чишмәсе» астында тотуымны, ә аптыраганнан, бүрекне коткару ниятеннән чүгәләгәч, шуны башына батырып киертеп чыгып йөгерүемне язам. Ә компьютерда «зек менталитетлы халык яшәгән илдә мәктәпләр өчен табигый шаяру, уенга үтмәдегез» дигән язу чыкты. Гөнаһсызга гаепләнеп, камерада җәберләнеп, асылынып үлгән бер бичара язмышын бәян итәм. — Дәүләт — көчләү аппараты. Үтмәдегез. — Болай булмый, — диде авыр сулап Галихан. Соңгы мөмкинлегең калды дускай, кая ашыгасың? Синең төнге уникегә кадәр вакытың бар. Яз, рәхәтләнеп бер шәп роман. Гонарары җилле булачак!.. Ялганлауда табибларга һәм сезгә тиңнәр юк лабаса. Табиблар, фәлән-фәләннәр итеп дәваладык дип фантазияләрен сырлый, соңыннан, пациент үлә калса очын таба алмаслык итеп һәм сез... Каза күрүче үзе тотып тапшырган җинаятьчене көн-төн, армый- талмый еллар дәвамында каулавыгыз турында... Сөялгә басты Галихан, шәхси мәнфәгате үлчәү тәлинкәсенә салынгач, итагать саклап торуны урынлы санамый күрәсең... Ярый. Рас суга кердек, димәк йөзәргә кирәк. Янә бармакларны эшкә җигәм. Роман тек роман... «...Мәктәптә укыганда хикәяләр-шигырьләр язып мавыктым. Унны тәмамлагач, университетның татар филологиясе бүлегенә барып кердем. Укуым тәмамлангач, язмаларыма мәйдан биргәләгән газетага эшкә урнаштым. «Икмәк булса җыр да була», «Дуңгызчылык — табышлы тармак» дигән мәңге искермәс исемнәр астында мин дә мәкаләләр сырладым... Телевидениегә чакырдылар. Татарча авылга кагылышлы тапшырулар бер калыпка куыла икән биредә, һаман бер балык башы: персидәтел әйбәт, малларга курмы бирә, авылда яшәргә була! Тора-бара, үз бүрттерүләремә үзем ышана башлап, каланы калдырасы иттем. Ә авыл мәктәбе укытучысының вазифалары тавык чүпләп бетерешле түгел... Баксаң, балаларны укыту, дәфтәр тикшерүләрдән тыш аның җилкәсенә сайлауларны уңышлы уздыру, авыл хуҗалыгын тауга күтәрү максатында агитаторлык, үзешчән сәнгатьне алга сөрү, кара көзгәчә, өстән өшәндергеч яңгырлар коеп торганда, колхоз басуыннан бәрәңге чүпләү, кышын колхоз базында чери башлаган шул бәрәңгене аралау кебек мәшәкатьләр өстәлә икән... Бу бит гомерлек җәзага үз теләгең белән күнү... Әле бит киләчәктә укытучының дәрестә һәр әйткән сүзен, уйлаган уен, хәрәкәтен берәмтекләп теркәү шәйләнә... Тукай Шүрәлесе сыман «Бу бәладән кем килеп йолкыр мине» дип гаҗиз калып торганда, өебез ишеген погон таккан кешеләр какты. Милициягә эшкә кодаларга килгәннәр, участковый вазифасын башкару өчен педогог белеме кулай, диделәр. Беренче эш көнем истәлекле булды. Киләм урам буйлап. Каушыйм. Кызарынам. Әле бит минем чәч тә җирән, каш-керфекләр дә ак һәм, өстәвенә сипкелләр дә мул булгач, йөз ерактан ук янып күренгәндер инде, балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор Хәмидуллин миңа ымлап кычкырып җибәрмәсенме: — Егетләр, карагыз әле, карагыз, милициянең йөз кызыллыгы килә! Тәмәке тартырга дип урамда, бүлегебез ишеге катында бөялеп торган булачак хезмәттәшләр дәррәү көлеп җибәрделәр. Эшләп киттем ару гына. Өч айлык әзерлек курслары үтеп кайткач, бишекле матай бирделәр. Колхозда белгеч булып эшләүче, мин укытучы чакта иренеп кенә кул чугы сузган яшьтәшләр йөгереп килеп күрешә башламасыннармы!.. Хезмәтемнең асылына тиз төшендем, иң мөһиме — үзеңә беркетелгән биләмәдә кылынган җинаятьләр ачылырга тиеш. Әйтик, ун җинаять теркәлеп, алтысы ачыкланса, ачылганлык алтмыш процент. Шул саның узган елгыдан түбән төшмәсә, мактаудан башка сүз ишетмисең. Әмма җинаятьчеләр тәҗрибәле, этлек кылган урыннарда паспортларын төшереп калдырмыйлар. Менә монысы тез астына суга, тормыш арбасы тәгәрмәченә тәпәч тыга. Димәк, сан матур саклансын өчен нишләргә? Теркәтмәскә! Ачылгач та теркәп була ич аны, нигә ашыгырга? Башкача хут калмый, теркәлгән, әмма ачылмый калганнарыннан да арыну җайлары бар. Әйтик дуңгыз фермасыннан чучка малаен «суктылар», ди. Кемнәрдер шашлык куырып, учак урынында эч-башларын, тире-тоякларын калдырып киткән. Иң әвәле арба төбенә терлек азыгы түшәп өенә кайтып баручы терлекчене туктатып, аңлатма аласың. Ул инде, урлаган силосы-сенажы өчен беркетмә төзеп вакланмасаң, ферма тирәсендә бүреләр йөрүе хакында рәхәтләнеп сөйләп бирә. ...Банка белән өч литр сөт чәлеп кайтучы сыер савучы апа моның сөйләгәннәрен шулай ук очынып раслый... Ферма мөдире дә яңа туган чучка малайларын көн дә санап, керемгә алдыра башламавың хакына рәхмәт йөзеннән, терлекчеләрен куәтләргә, яшь пионер сыман, һәрвакыт әзер... Менә милиция бүлегенә кайтасың, килеп керәсең начальник кабинетына. Җитәкчең, ут йотып сорый синнән: — Ачып кайттыңмы, асыпмы? Кәгазьләреңне китереп саласың өстәленә. Анда чучка малаеның урланмавы, ә бүре тарафыннан харап булуы бәйнә-бәйнә дәлилләнгән. Җитәкчең, эш кузгатылмау турындагы карарыңа ашыгып имзасын сырлагач, прокурорга юл тотасың. Сукрана-сукрана булса да анысы да кулын куя. Нәтиҗәдә, эш күрсәткечләрең ал да гөл. Шеф, минем эшчәнлектән мәмнүн икән, ОБХССка, яки җинаятьләр эзләү бүлегенә оперативник булып күчәргә тәкъдим ясады. Шунсыз синнән урынбасар ясап булмый, ди. Яңа эштә очраклы ачылган җинаятьләр уңаеннан хикәя, повесть хәтта роман уйлап чыгару зарур булып чыкты, имеш син җинаятьчене эзәрлеклисең, бер-бер артлы берсеннән-берсе тапкыррак чаралар күрәсең, ә ул тоттым дигәндә генә һаман-һаман ычкынып китә, шамбы балыгыдай кулдан шуа, күз алдыңда парга әйләнә! Әмма муенына ыргыткан элмәгең көннән-көн кыса бара һәм мәкерле җинаятьче, җилкә чокыры белән синең сулышны тоюдан гаҗиз булып, каушый, ялгыша башлый да җып-җылы килеш салган җылымыңа үзе үк барып керә... Талант та бар, фантазия дә җитәрлек, университетта алган белем дә ярап тора. Әле бит милиция мәктәбендә каракларны, канун бозучыларны төпсез чуманга утырту фәнен дә сеңдерделәр. Әлбәттә, сырты саргайган җинаятьчеләр бу китапны синнән күбрәк укыган. Шуннан ни?.. Аларны алдый алмасаң аптырыйсы юк. Аның каравы гавәм күзенә шул махсус белемеңә таянып күпме кирәк төтен җибәрәсең... У-уу, мин язган кыйссалар: теләсә кайсы буенча хет спектакль куй, хет кино төшер. Иманым камил, экраннарга чыккан фильмнар безнең ишеләр сырлаган әкиятләргә нигезләнгән... Тагын бер ысул бар икән әле безнең арсеналда. Ачылмый асылынып калган «эш»ләрне берәр җитдирәк җинаять кылып эләгүчегә «тегеп» була . Аны шуңа күндерәсең. Бездә бит Америка түгел, кылган җинаятьләр өчен каралган сроклар кушылмый... Авыр җинаять өчен тиешле зуррак срок, бүтән җинаятьләр өчен тиешле бәләкәйләрен «йота»... Кыскасы, милицияне финанслап куәтләндермичә дә күрсәткечләрен күркәм тоту өчен хутлар калдырылган... Бездә бит һәр ведомство закон проектын үзенә кулай итеп үзе әзерли. Ятим бала үз кендеген үзе кисә диләрме әле. Ә депутатлардан шуларны хуплату, кем әйтмешли, «үзе бер роман». Мин үстем. Калага күчерделәр. Министрлыкка алу хакында да сүз булган бугай. Әмма аңа хәтле булган бер вакыйгага тукталмый үтү ярамастыр. Мөгаен нәкъ шул чактагы гамәлләрем уенга узу-узмавымны хәл итәр дә... Эш болайрак булды. ...Бер эшмәкәр, бурычка алган акчасын түләмәгән. Тимер юлда озаткан товары вагоны белән югалган һәм бу алган кредитларын каплый алмый. Моңа яныйлар. Бүтән чарасы калмагач, безгә килгән. Ә бүлекнең мөмкинлеге чикле, яныйлар дип килгән һәркемне сакларлык хәле-куәте юк. Шеф моңа шуны төшендерде, үзең ялласаң гына инде, — ди. — Акчам булса түләп кенә котылыр идем, — ди бу. Әңгәмәгә мин кысылдым. Үземнең этне алып торырга тәкъдим иттем. Эт зур минем, ашарына һич җиткереп булмый. Эш өчен файдалы югыйсә, әмма бүлегебез чыгымнары исемлегендә шуны туендырырлык паек каралмаган. Алдырны үзем алып бардым гозерчебезгә. Эшкуарның хатыны әкәмәт чибәр икән. Күренеп тора, бер-берсе өчен өзелеп торалар. Әлеге егет бизнеска да хатынын бәхетле итәм дип керешкән булган күрәсең һәм башта эше тәгәрәп барган. Аннары чатаклык чыккан. Кредиторы әйткән, хатыныңны миңа сөяркәлеккә озат, бурычыңны кичерәм, дигән. Бу тегенең бугазына ябышкан. Нәтиҗәдә срок куеп, типкәләп озатканнар... Атна үттеме-юкмы, бар да тәмамланды, оператив төркем белән фаҗига булган урынга миңа чыгарга туры килде: үзен дә, хатынын да, минем этне дә өйләренә кереп атып чыгып киткәннәр... Кайткач, начальник кызыксына: — Ачып кайттыңмы, асыпмы? Белеп торам инде, хәле мөшкел, узган атнада министрлыкта, коллегиядә өшкереп кайтарганнар, күрсәткечләр тагын да түбән тәгәрәсә артына тибеләсен төшендергәннәр. Агаем, өметсезлек белән кулын алга селти. — Заказлы үтерүнең кайчан ачылганы бар? — дип авыр сулый. — Бернинди заказлы үтерү дә булмаган, — дим мин, татлы көлемсерәп. — Нәрсә, нәрсә? — Ул яшәгән элитный йортта безгә очып кергәли торган бер төнге күбәләк бар. Анда шул очрап тора. Әлбәттә очраклы рәвештә. Ул менә нәрсәләр хакында җиткерде, рәхим итеп аңлатмасы белән танышыгыз. Бу хакта «күбәләгебез» гәҗит журналистының да колагына токмач элде. — Кая, бир әле монда... Аңлатмада «төнге күбәләк» бик тә гыйбрәтле кыйсса бәян итә. Баксаң ул бизнесмен хатынының танышы булган. Хатын бәлагә таруларын сер итеп кенә моңа «тишкән», ирен коткару хакына хәтта панельгә чыгарга әзер булуын әйткән, бай клиент табасы иде дигән. «Күбәләк», бизнесмен ире өйдә юк көнне моны төнге клубка алып бара һәм шунда бер бай оригинал белән таныштыра. Артыграк хәмердән авыз иткәнгәме, ханымыбыз чишелеп китеп, хәлен тәфсилләп аңа да аңлатып бирә, «на всё согласна» дип тә ычкындыра. Теге агай шунда ук кесәсеннән алып, пачкасы белән валюта тоттыра һәм өенә чакыра. Өйдә шул ачыклана: ханым белән ир үзе түгел, ә аның эте кавышырга тиеш, имеш... Бер атна вакыт узгач, хатын әлеге бәндәне үзе эзләп таба... Теге риза була. Ханым үзе кичергәннәрне энәсеннән җебенәчә «күбәләк»кә яшермичә сөйләп барган. Ә фаҗига көнне бизнесмен ире көтмәгәндә кайтып кереп хатынының маҗарасына юлыккан һәм башта аны, аннары этне, аннары үз-үзен атып үтергән... Шеф укып бетерде һәм авыр сулап: — Мәрхүмнәрнең туганнары тавыш-тын чыгармас микән соң? — дип куйды. — Мондый гайбәтнең кемгә кирәге бар? — Ә син бер дә курыкмыйсыңмы? — Нәрсәдән? Теге «күбәләк»не тыңлаган журналист, шушы уңайдан миңа да сораулар яудырды. — Ни дидең инде? — Күк бия саташуы, — дидем. — Ә теге кредиторны йолкып карасак? — Өметсез эш. Ул бит Ганиевкә туган тиешле. Аннары безнең кулда нәрсә бар соң ул кадәр? — Шулай дисеңме?.. Икенче көнне үк «журналист тикшерүе» гәҗиттә дөнья күрде. Башта андагы «версия» белән килешмәгән хәлдә, мәрхүмнең туганнарын тинтерәттек. Гәҗиттә фамилияләр язылмаса да, ямьсез фаразның кем хакында икәнен алар тиз төшенде. Һәм чын гаеплеләрнең фаш ителүенә өмет өзделәр күрәсең, эшебездән нәтиҗәлелек таләп итеп йөдәтүләрдән тыелдылар. Һәм абзагыз, тәвтишләү срогы чыкты дигәндә, «журналист версиясе» белән килешеп, эшне ябып та куйды... Башлыгыбызның артына типмәделәр. Туган ягымда мин кызыккан урынга вакансия ачылу белән, мөмкинлекләрен эшкә җигеп, ул миннән котылды, мине үзеннән коткарды... Язудан туктадым. Ә компьютер дәшми, гөжли дә гөжли... Галихан бер утыра, бер тора, бер сәерсенеп беренче күргәндәй миңа карап ала... Дулкынлана... Менә монитор тарафыннан авыр сулаган сыман тавыш ишетелгәндәй булды, әкрен генә хәрефләр оеша башлады һәм экранда «сез уенда» дигән язу эленде...

Милициянең йөз кызыллыгы (дәвамы)

Икенче бүлек 
ИБЛИС ХОЗУРЫНДА  
 Фәнни эзләнү 
           Галиханның совхоз башлыгы булып эшләп китүе үзе бер әкәмәт. Исеме совхоз, асылда, үзбаш яшәсә мантымасмы дигән өмет белән, аптыраганнан «Йолдыз» колхозыннан башка чыгарылган бригада, ягъни утызынчы елларда ук, ә бәлки аннан элегрәктер дә, арурак кешенең беләге, дим микән инде, юанлыгындагы усак, юкә бүрәнәләрдән бурап салынган, эчтән-тыштан балчык сылап катырылгач, известь белән агартылган, әмма төс ташлавына да байтак гомерләр узган, түл түбәле, җиргә сеңеп утыручы, капка коймасы йә юк, йә авыш шөкәтсез өйләрдән гыйбарәт Шабан атлы урыс авылы иде ул. Яңа оешкан совхозга идарә бинасы итеп, район үзәгендәге мәдәният йорты бәдрәфен хәтерләткән, шуның кебек үк санэпедимстанция таләбе буенча ала-кола акшарланган каравыл өен тәгаенләделәр. Урамнары саз да чокыр, ә район үзәгенә барыйм дисәң, юлы — юк. «Халкы ялкау, үнәрсез, самогон чөмерәләр, кулларыннан өч тиенлек эш килми, ә лыгырдарга һәм шикаять юлларга булдыралар», дип зар елап, район җитәкчеләренең байтак колак итен ашаган мактаулы «Йолдыз» колхозы рәисе, әлеге авылдан котылуын ай буе «юган» дип сөйләделәр. ...Төн йокламый чиләнүләре бушка китмәде Галиханның. Баксаң, рәтле хуҗа булганда кем дә җир җимертеп эшли икән, район үзәгендәге мактау тактасында кепка кигән озынчарак йөзле, саргылт чәчле һәм зәңгәр күзле урыс агай һәм марҗа түтәйләрнең дә елмаюлы сурәтләре күренгәли башлады... Шабан үзгәрде, татарлаша төшеп, олайды, урамнары асфальтләнде, стадионлы һәм иркен спорт залы булган урта мәктәпкә, фонтан атып торган ихаталы мәдәният йортына, ике катлы, тышы мәрмәр оны белән штукатурланып, эчке диварлары полировка дип аталучы, өслеге ялтыравыклы, пычкы чүбен катырып ясалган такталар белән зиннәтләнгән идарә бинасына, бассейнлы балалар бакчасына, автоматика белән җиһазланган өр-яңа фермалар, гаражлар, техника төзәтү үзәкләренә тиенде, яшь гаиләләр өчен төзелгән йортлардан яңа урамнар барлыкка килде. Совхоз, үз көче белән район үзәгенә кадәр юл күтәртеп, чуерташ түшәгәч, өстенә битум агызып, асфальт ягып, «үтүкләүне» районның юл оешмасы хәл итте. Гомергә рәтле сулык күрмәгән авыл янәшәсендә балык күле хасил булды, хуҗалыкның карабодай басуларын читләүче каенлыкларны умарталыклар тутырды, мал асрыйм дигәннәргә нәфесе күпме, шулкадәр силос, печән һәм катнаш азыкны «К-700» тракторы белән өй борынча китереп, ишегалларына аудару гадәткә керде. «Асрасыннар, эшләсеннәр, мантысыннар, эшләп кеше үлми, терлек азыгы белән проблема булмаска тиеш», — дип куырды Галихан. Берзаман совхозда эчеп йөрүчеләр гел төкәнде. Директорның үзен исәпкә кертмәгәндә, әлбәттә. — Нишләп урып-җыю чорында берүзең урамда мондый хәлдә? — дип кызыксынучы район вәкилләренә аның җавабы гел бер булды: — Фәнни эксперимент бу. Мин Русиядәге авылларны чәчәк аттыру турында хезмәт язам, фән хакына кайбер сынауларны үз өстемдә үткәрергә туры килә... «Русияне татар гына рәткә кертә ала», дигән нәтиҗә чыгаручы да табылган Шабанда. Харитонов фамилияле отставкадагы подполковник авызыннан яңгыраган әлеге ачыш. Тора-бара яңа совхозда җиңел машиналарга ия булырга хыялланучылар борынлый башлый. Галихан, кызылармияче тапкырлыгы күрсәтә, машина җитештерүче заводлар белән уртак тел табып, кышын, мәшәкать кимегәнрәк чорда арзанлы эшче көчләрен шуларга юллый, юнь хакка итен, балын озата һәм совхоздашларын район өлешенә керми генә тәгәрмәчле итү җаена ирешә... Шулай инде, безнең авылның Минзифа апа әйтмешли, хәерченең алъяпкычына бер соскы җылы борчак салсаң, хисләнеп китә икән дә, борчагы чәчелә, имеш... Шабаннар рәхәткә чыгып яши генә башлаганнар иде, көннәрдән бер көнне капылт кына районда җитәкчелек алмашынып куйды...   Чуан өстенә кутыр Яңа башлыкны өлком сәркатибе Ганиевнең авылдашы дип юрадылар, чөнки ул райкомны райкум дип әйтә, имеш... Башлыкка ияреп аның бер көтү яраннары килде һәм болар үз абруйларын яңа җирлектә ныгытуны урындагы уңганрак, фикере булганрак җитәкчеләрне типкәләүдән, тапаудан башладылар. «Биредә халык бик өркәк, катырак кычкырсаң, артларына да утыралар», — дип, чикы-чикы көлә-көлә мактанышты, куанышты якташлар үзләре генә калган чакларда... Аларга булышырга теләүче җирле «түзәм ич!»ләр (тузумецлар) дә табылды урыннарда һәм, шикаятьләр ташкыны хут алып, тикшерү оешмаларына, шул исәптән безгә дә эшне арттырды. Бер кичне Галихан фатирым ишеген какты. Байтак хуҗалыклар сөт планын үти алмый иза чиккән, чит өлкәләрдән ак май сатып алып кайтып, шуны әвеш- тәвеш ясап, «дәүләт алдындагы бурычларын» ничек кирәк алай каплаган бер вакытта, Галихан мәсьәләне урында хәл итү әмәлен тапкан. Халык контроле егетләре атна буе казына торгач, аноним хатта язылганнар раслана дип тапкан, өч центнерга кадәр сөт тапшыручыларга ул да литрына, башка хуҗалыклардагы кебек үк 22 тиеннән түләгән, ә инде ярты тоннага кадәр җиткезүчеләргә, базардагы кебек 30дан тамызган, аны да арттыручылар өчен бәя 50гә һәм тонна чиген үтүчеләр өчен 75 тиенгә сикергән... Халык контроленә ярдәмгә өстәмә көч, КПСС райкомының парткомиссия җитәкчесен дә юнәлткәннәр. — Нәфес бөек көч, миңа хөрәсәнлеккә чыккан кешеләрне игә китерү мөһим, татар игосы да игә китерү дигән сүздер әле, мин үз кешеләребезне җиргә беректерәм, дип чата-кама килгән Галихан. Ә нишләп хәзер генә ябырылдыгыз, нигә элек бер дә дәшми идегез, дип ярсыган. Ә тегеләрнең үз туксаннары туксан, моннан язмача аңлатма таләп итәләр, имеш... — Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума дигәндәй, сиңа сугыласы иттем. Ниемә ниндидер анонимка аркасында дөнья кубара соң болар? Элек андый хәл юк иде, ләбаса, — дип сукранды алдынгы хуҗалык җитәкчесе. — Яңа себерке каты себерә, дип аңлап була моны. — Халык контроле белән парткомиссия инде атна буе казына. Чуан өстенә кутыр дигәндәй, сине дә китереп кушарга мөмкиннәр, имеш. Миңа нишләргә боерасыз соң инде хәзер? — Прокурор белән сүдияне мунчалар кертә-кертә, ничә еллар кунак иттең, фаразлап кына утырмасыннар, ярдәм итсеннәр!.. — Безгә материал килеп кермәде бит әле, диләр. Бер киресенә катса, уртак тел табу кыен, үзең сөйләшеп карамыйсыңмы, дип сиңа сугылырга киңәш итте акыллырагы... — Яңа хуҗалар алдында котлары ботларына төшкән, шуңа сылтау табып, боргаланалар. — Алай гына микән?.. Синдә компромат булуы да ихтимал, имеш. Аңлап җиткермәдем, әллә үзләрен, әллә мине күздә тоттылар. — Пычак йөзеннән йөри торган эштә бит, алны-артны, уңны-улны киртәләми булмый. Ә райкомның бюро членнары? Алар ничек? Очраганда сине кочаклап күрешәләр иде шикелле? Җил-яңгырдан ышыклыйлармы әз генә булса да? — Асларына җибәрүләреннән оялган сыман, очраганда йә читкә, йә аска карыйлар. — Аңлашыла. Берәрсе синең белән сөйләшсә, икенчесе күреп, әләкләргә мөмкин. — Кыенлык килгәндә беленә икән кемнәрнең кемлеге... — Асыл хакыйкатьне аңлавыңны хәерлегә юрыйк. Ә инде сөт белән әвеш- тәвешеңдә җинаять составы бар икән, безнең бер ГАИ җегете авылдашларына әйтмешли, «хәлегезне аңлыйм, но помочь не могу». — Нинди состав? Төзелештә аккорд премия системасы кулланыла, Зәет. Бу прогрессив ысул санала. Мин аны сөт җитештерүдә үзебезнең эшчеләргә карата да кулландым. Безнең хуҗалыкта һәр ихатада диярлек үзенә күрә капиталь кечтеки шәхси ферма хәзер. Малны күп асрыйлар, һәм терлек-туар люкс шартларда, хуҗаларының яратуын, мәхәббәтен тоеп яши. Шул абзарларны кушылышта күзалласаң, шактый мәйданда фермалар шәһәрчеге килеп чыгар иде. Ә андый шәһәрчекне авыл читенә чыгарып салыр өчен, беләсеңме күпме чыгым кирәк? Коммуникацияләр уздыруы гына да алтын бәясенә төшә. Юлын күтәрергә, капка-коймасын корырга, каравылчылар штаты булдырырга, белгечләр китертергә, ә алар өчен фатир мәсьәләсен хәл итәсе була... Әле бит һәммә корылманы карап, ремонтлап тәртиптә тоту бар. Һәм маллар ул очракта, яхшы дигәндә казарма шартларында яши. Эшкә барып кайту өчен дә артык вакыт сарыф ителә дигән сүз. Мал да интегә, терлекче дә эшерелә. Әле терлекче, караган малының авызыннан өзеп өйдәгесе өчен урлаша башлаячак. Сөткә өстәмә түләү, күренеп торган чыгымнар янәшәсендә төкерек кенә. Әле бит шул кызыксындыру аркасында бездә ел да терлекнең баш саны арта, нәсел эше яхшыра, һәр сыердан сөт елдан- ел күбрәк савыла. Син бит беләсең, җинаять составы өчен, усал ният булу шарт. Бездә, кайбер... кабакбашлар, ирек куйсаң, халыкның үз хуҗалыгында җитештергән сөтен кибеттәгенең чирек бәясенә җыярлар иде! Аларның нияте изге, минеке явызмы? Ә бит планнарны арттырып үтим, хезмәт хакы лимитына сыешам. Әнә, «Йолдыз» рәисен герой ясар өчен аңа планнар ел да әзәйтеп җиткезелә, һәм ул аларны беренче кварталда ук «үтәп», республика матбугатында һәр бирмеш ел мөрәҗәгать белән чыга... Мин, аннары Дилүс абый, тагын бер-ике эш аты бар әле районда, «Йолдыз» хуҗасы ишеләр йолдыз алсын дип кәҗә маебызны чыгарабыз. Эшләре дөм бармый торган хуҗалыклар, әрмән яллап, ничек шәп типтерәләр, ә? Үз татары эт чутында, аларга тишек тиеннәр генә оча, кызларын көньяктан килүче кара кавем бозып бетерә, нигә шуларда казынмыйсыз? — Синдә дә шабашчылар җитәрлек. Дөрес, синекеләр татар, әмма схема шул ук ич. Яшерен-батырын түгел, милициянең мондый җинаятьләрне фаш итү мөмкинлеге дә чикле. — Ә ник чикле? — Чөнки хәерче авыл клублары һәм мәктәпләрнең финанс эшчәнлеген, әнә, Казан карамагындагы текә КРУ инспекторлары тәфтишли, ә миллионнар туздыручы колхоз-совхозлар тирәсенә аларны якын җибәрмиләр. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе штатындагы, идарә башлыгы күрсәтмәсеннән карыш та тайпыла алмый торган бердәнбер исерек ревизор гына бимазалый сезне еллар дәвамында. Ә ул, кирәкмәгән полосага танау тыкмый гына түгел, безгә борын төртер өчен җирлек калдырмый, койрыкларын җыештырырга булыша... Менә синдә инде җиде ел шабашник Сәгыйдулла бригадирлык итә. Агызмаса да, тамызмый калмыйдыр? — Кулыма аннан тиен дә алган юк. Син минем эш өстәленнән беркайчан да ришвәт дип бирелгән тамгалы банкнотлар таба алмыйсың. Ә андый гаепне бүтәнчә дәлилләү әмәле әле уйлап табылмаган! — Кардан ак, судан пакь дисеңмени үзеңне? — Эш барсын өчен кемнәрнедер көйләми булмый билгеле. Ә Сәгыйдулла кирәк чакта тирәмдә урала һәм, әйтик ресторанда, официанкага яки бүтән өчен чыгымнарны үз кулы белән үз кесәсеннән, үз иреге белән чыгарып түли. Бәлки икенче юлы мин, яки башка мәҗлестәш түлидер? — Ләкин син үзеңне артык акыллыга санап, ялгыша күрмә. Олы абзыйлар кыздырып торганда кемне дә булса таш капчыкка җиткерүнең әллә ни катлаулылыгы юк. Кәшилүк булып йөрүчеңне дә койрыгына басып, сайрату җаен тапмаслар дип хаталанма. — Зәет Зарифулыч, син бит дөнья күргән кеше. Законга гына карап торсаң, авыл халкын хәерчелектән мәңге йолып булмый. — Ә бәлки авылда эш барырга тиеш тә түгелдер? Карл Маркс авылны идиотлар оясы дип санаган. Ленин, крестьяннан бау ишеп була дигән. Казанда, таныш тел галименнән ишеткәнем булды, крестьян сүзен татарчага тәреҗан дип тәрҗемә иткән... Ә менә син шул тәреҗаннарга якты көн тудырам дип азапландың... — Соң син дә авыл малаедыр ләбаса! — Авыл малае дигән төшенчәнең юридик мәгънәсе юк....   Китә белеп китү — Ау сезоны ачылды дисең инде, алайса? — дип куйды Галихан, авыр сулап. — Совхозың халкын шәп яшәтеп, район башлыкларын һәм бер очтан хезмәттәшләреңне, коллегаларыңны авыр хәлдә калдыруыңны аңламый идеңме? Килгән абзыйлар алдында икенең бере: яки үз булдыксызлыкларын тану, йә синнән арыну. — Их, булмады берәр җавапсыз эштә эшләп. Совхоз директоры бик җаваплы эш бит ул, Зәет Зарифулыч, — дип куйды Галихан, тирән көрсенеп... — Ә нинди җавапсыз эш бар соң бу дөньяда, син кызыгырдай? — Райкомның беренче секретаре, мәсәлән. Хуҗа булып «трай» тибеп йөри, берни өчен җавап бирми, ә бүтәннәрне утка тыга... — Утка тыгуы бер хәер, яманрагына турыламасын. Сиңа, бүгенге шартларда иң кулае — районнан чыгып таю. — Арттан түбәгә ормассыңмы соң? Ормаслармы? Хәзер бит күпчелек районнарда Ганиев койрыклары... — Хәстәрен күрмәсәң, анысы да ерак йөрмәс... — Соң, бәлки берәр акыл бирерсең? Салып сөйләш димме соң? Кая, берәр нәрсәң бармы? Суыткычта яртылаш башланган «ак» табылды, аш тәлинкәсенә банкадан тозлы кыяр бушаттым. — Хәзинәдә бары. — Исәнлеккә! — Сездә отставкадагы подполковник Харитонов... — дип керештем мин, кыяр кисәген йотып җибәргәч. Галихан маңгаена сугып алды, урыныннан җәлт кенә сикереп торып, тәрәзә янын урап килде. — Димәк, шикаятьне Харитоша сырлаган, — диде ул, йөткеренә башлап. — Ә бит мин аңа, җәяү йөрмәсен инде бу мескен дип, калдык бәягә совхозның «ГАЗ-69» машинасын сатмакчы идем... Тот ите ашасын инде, алай булгач. — Шикаятьне кем оештыргандыр, белмим. Белсәм дә әйтмәс идем, әлбәттә. Тикшерүчеләрең үзләре сырласа да гаҗәп түгел... Килеп ябышырга сәбәп кирәк, рас эш кушылган, үтәми булмый. Ә Харитонов әйбәт кеше. Дөрес, ялкаурак бераз, бүтәннәрнең терлек асрап, мантуларын авыр кичерә. Язса да үпкәли алмыйсың... Машина дип ымсындыргансың да сузгансың. Бүген үк күр шуны. Кысмырланма, эт күңеле бер сөяк, алып бар ярты әрҗә аракы. Сыйласын Усаклы авылының ферма мөдире Зәкиев белән ветфельдшер Нурыевны. Эшләре хөрти ул егетләрнең, чучка балалары кырылудан килгән зыянны өлешчә болардан каерып алалар. Шуларны кырый калдырды прокуратура. Бик уңай момент, сайратам дигән кешегә. — Тукта, мин бернәрсә дә аңламадым? — «Беренче»гә ияреп килгән баш ветврач Заһидуллин белән танышмы син? — Аның монда ни катнашы бар? — Сабыр ит... Менә шул Заһидуллин, Нурыев белән Дәкиев күз алдында әрмән бригадиры Погосяннан күпмедер акча алып, кесәсенә шудырган. — Шудырса нәрсә? — Әрмәннәргә төзегән ферманы акшарларга кирәк. Сиптергечле махсус машинага бу бер көнлек эш. Заһидуллин оешмасында андый агрегатлы машина бар. Баш ветврач шуны җибәрергә вәгъдә биргән һәм җибәргән. Менә шуларны яздырып аласы иде Харитонның кесә магнитофонына. Вәт, язманы алып каласың аннан, ә «Газ-69»ны, рас вәгъдә иткәнсең, бир, тилмертмә яхшы кешене. — Һаман берни төшенмәдем? — Минем исемгә шушы хакта аноним хат һәм магнитофон кассетасы салынган бандероль килә. — Кемнән? — Син оештырасың! — Миннән стукач ясап маташасың чтоли? — Тыңлап бетер. Хат авторы, әгәр чара күрмәсәгез, Мәскәүгә хәтле тәпилим дип яный! Миңа яный... Һәм шунда ук синең һәм Дилүс агай кебек булдыклы кадрларның хаксызга җәберләнүләрен бәян итә. Аныңча, сезне, нидер өмет итепме шунда, кысалар, бөгелмәгән өчен эзәрлеклиләр! Мин бит үзең яз димим. Харитоннан үтенсәң, сүзеңне аяк астына салмаячак... — Һәм син моңа законлы ход бирмәкчеме? — Юк, билгеле. «Беренчегә» «күчтәнәчегезне» күтәреп керсәм, ни диярсең? Сине, яхшылык белән районнан китәргә күндерү хәерлерәк булуын сеңдерсәм? Артыңнан ук түбәңә җинаять эше белән тондырмасыннар дисәң, юлы шушы. Заһидуллин бит беренчегә туган тиешле... Заһидуллинның үсәсе бар. Һәм «беренче»гә аның пычрануы кирәкми. Сине тыныч кына озату миңа йөкләнер дип фараз кылыйк... — Ә нәрсәгә дип син миңа яхшылык эшләргә булдың соң әле? Тәк, дуамал? — Юньле егет булганың өчен дисәм, җитеп торырмы? Килмешәкләрнең узынуы миңа да ошамый, дип тә өстисеме? Чират бит Зәеткә дә җитәргә мөмкин, рас мөстәкыйль кадрларга, үзең әйтмешли, ау сезоны ачылган... — Ә аңлатма белән нишләргә? Халык контроленнән бүген өч рәт шалтыраттылар. — Язмасаң, эт котырту була. Язсаң — утырган ботакны чабу. Яшьрәк чакта ат җигеп фермада эшләүче бер колхозчыны тоткарлап, вак караклыгы хакында протокол төзегәнем хәтергә уелып калды. Әбәдкә, брезент астына силосын, көрпәсен салып өенә кайтканда эләктергән идем. «Гаебемне таныйм» дип, менә бу турына үз кулың белән язып, кул куй, дим моңа. Язуын пажалысты, үзең мәтәштер, кул калтырый, минем сырлаганны эт тә таный торган түгел, сәнәк сабыннан нечкәне тоткан юк, имзаны кая кирәк шунда хет унны куям, аннары авылдашларны да шаһитлыкка чакырып хур итә күрмә, гаепне 200 пронсит таныйм, ялгышлык миндә, дип сиптерә бу. Икенче көнне сүдия каршына баскач, җен алмаштырды диярсең, күз дә йоммый алдаша, гаебен танымый. Баксаң, беркетмәгә дә, имза шикелле сырлап, «Алмадым» дип язган икән. Хет майлы буяу белән киндергә рәсем төшер — хөкем залы, мантия кигән сүдия аптырашта, терлекче мыек астыннан астыртын елмая һәм мин торам, формадан, кара коелып... Чыктык урамга. — Үпкәләмә, Мирзануров, акча да юк чак, мин ул курмыны көн дә алып кайтам, бүтән берәр вакыт тотып җәзага тартырсың, исән-сау тор, яме, — диде дә китте дә барды шул тапкыр кеше. — Шуннан? — Утырган да шуган. «Уң кулны каймыктырдым», дип аңлатманы үзләреннән яздыр да, «Әкият» дипме анда, бүтәнчәме «имза» сырла... Асылкош аягыннан эләкте, уен тузы бездә, дип куана торсыннар... Кодрәтле күренү бик күңелле, ахмак калулары бик яман...   
Чүлмәкне өч тапкыр тутыру 
           Ай да үтмәде, Галиханыбыз исән-имин күрше районга күчеп урнашты. Аңа анда да хәерче һәм өметсез, бармый да, таралмый да торган хуҗалык тапшырганнар. Икенче көнне үк шул совхозның ферма мөдире кереп: — Малларга ашатырга юк, — дип зарланган. — Суй бер сыерыңны, — дигән Галихан. Һәм түшкәне машинасына салып, каядыр чыгып та киткән. Икенче көнне үк, әллә Бөгелмә элеваторыннан әллә Чаллыдагы ниндидер тегермәннәнме, «отход» исеме астында очсыз бәягә көрпәле он кайта башлаган... Яңа ел бәйрәмендә үз хуҗалыгында эшләүче өлкәннәрне, ә икенче елны Җиңү көнендә районның барча сугыш ветераннарын почта аша күчтәнәч тулы пакет юллап куандырган. Әздән күңел була, әздән хәтер кала, ди безнең татар. Аннары әле аның «олыласаң олыны, олыларлар үзеңне» дигәне дә бар. Кыскасы, Галиханны биредә күпләр, бигрәк тә «прастуй» халык үз күрә, сүзен тыңлый, зурлый һәм ярата башлаган. Ә илдә «үзгәртеп корулар» хутка киткәч, тумыштан бирелгән эшмәкәрлек талантына тагын да хут ачылган... Төрле калаларда кибетләр, кафелар, рестораннар ачкан Галихан, аракы заводлары төзеп, сафка бастырган. Әмма авылны да ташлый алмаган... Бакчы, нинди хан сараенда яшәп ята Дәүләтхан малае, шаклар катмалы... Чит яктан кайтартылган саргылт һәм аксыл кирпечләрдән чигеп салынган зиннәтле өч катлы йортның тәрәзә пыялалары, тыштан көзге булып күренеп «алдаша». Йорт артындагы офыкка ялганган зәңгәр күл дә, олуг көзгене хәтерләтә. Мине көткәннәр ахры, биек таш коймага бер өзеклек булып, челтәрле тимер капка ачык тора. Өй түрендә — җете яшел чирәмлек. Үтә күренмәле зәңгәрсу күпертмә түбә астыннан бераз баргач, киң баскычлардан өскә күтәреләм, холлга үтәм һәм әкәмәт зур Татарстан гербы төшкән, боздай ялтырап торган шома мәрмәр идәнгә аяк басам. Диварлар, беренче катта кытыршы йөзле эре, зәңгәрсу төстәге шакмакланган ташлардан өелсә, өске каттагылары чыршы борыслардан бурап күтәрелгән. Югары катларга алып менүче баскычлар иркен. Каен, имән паркет идәннәрдә аю, юлбарыс, тагын ниндидер шәп җәнлек тиреләре ауный, урыны белән калын иран келәмнәре түшәлгән. Зур авызлы камин каршындагы ханзакәдән асылташлар белән бизәлгән саплы кылычлар чыгып тора. Ә түрдә, төрле-төрле алтатырлар беркетелгән кызыл бәрхет эчлекле тәрәзә сыман пыялаланган күргәзмә тартма астында, камыштан үрелгән баскыч шүрлеккә берничә концерт гармуны кунаклаган. Күрәсең, бирегә халкыбызның сәнгать осталары да эзләрен суытмый... Юыну бүлмәсенә кергәч, көзгеләрдән ян-як, ас һәм өскә ябыштырылган төрледән-төрле тәтиләрдән, ялтыравыклы тотка һәм ырмаулардан кайтарылган нурлар чәбәләнүенә юлыгасың... Алтын йөгертелгән торбалардан гади генә су акмыйдыр кебек. Хактан да, составында көмеш кушылмалары бар дип табылган, Октябрь революциясенә кадәр аракы ясауда файдаланылган изге чишмәдән килә икән ул бирегә... — Ашханәгә үтик, — диде, шушы хан сараеның иясе Галихан әфәнде. Хатыны Фәридә ханым иң әүвәл алдыбызга коштабак белән җиңелчә тозланган кара сарык ите китереп куйды. Анысы белән эш бетүгә, табынга ак гөмбә ашы, аннары каз ите турап пешерелгән тирән эчле бәлеш килде... — Хәдистә ашказанының өчтән бер өлеше ризык тагын шул хәтлесе су, ә калганы һава өчен диелгән, — дип куйдым мин. — Ә синең бер савытны өч тапкыр тутыру турында ишеткәнең бармы? — дип елмайды Галихан. — Чүлмәккә башта таш, аннары ком, һәм су салыпмы? — Нәкъ... ...Колхозлашу елларында Дәүләтханны, кулак дип гаепләп, гаиләсе белән бергә чатнама кышкы суыкларда ат чанасына төяп сөрәләр. Хатыны да, ике кызы да, юлда үпкәләре шешеп, гомерлеген алып әрәм булалар. Егерме елдан соң алтмыш яшен тутырып кайта Дәүләтхан абзый туган авылына. Кара күн куртка киеп, кыекча кызыл яулык бәйләп, боларны сөрүдә башлап йөргән комсомолка кыз кияүгә чыкмаган, кырыкка җитеп килә икән инде, тота да шуңа өйләнә... Галихан туа... Алтмышка җиткәч, нәрсә дип бәби апкайттыгыз, тинтәкләр, диеп гаеп итүче әче телле авылдашларга: картайгач, улым минем тамагымны туйдырыр, әле минекен генә түгел, бик күпләрнекен туйдырыр ул, дигән Дәүләтхан ага....   Бәйрәм ашы — кара-каршы ...Хак әйткән... Менә мин дә аның улында сыйланып утырам бит әле. — Килүең әйбәт булган, — дип каршы алды Галихан. — Синең чират иде. Синдә сыйланган бар иде бит, бәйрәм ашы — кара-каршы булса яхшы. — Исәп тигезләшә дисең, алайса? — Безгә элегрәк үк аралашасы булган, — дип елмая Галихан. — ...Прокурор һәм сүдия белән бик әйбәт яшәгән идек, кана... — Икесен дә кесәгә салган идем дисең инде? — Эш кешесенә алар белән араны җылы тоту хәерле. — Синеңчә ничек, кесәгә салынмый торган прокурор була аламы? Галихан җитдиләнә төште. — Мин аңлыйм, — диде ул, ияген чайкаштырып. — Ике икең дүрт кебек сорауларга реакциямнән чыгып, алдашканмы, дөресен әйтәме, дип тәгаенләмәкче буласың? — Әңгәмәдәшеңнең ихласлыгына ышанмыйча торып, нинди җитди сөйләшү булуы мөмкин? — Ярый. Алайса, логиканы эшкә җигеп карыйк. Юрфакка укырга «төртми» кереп булмый. Конкурс су буе. Ә ни өчен зур? Кешене төрмәгә тыга торган вазифага каян килә шундый кайнар мәхәббәт? Эш хакы ул кадәр баш китмәле түгел ләбаса закон капчыкларының? Шик-шөһбәләргә, гайбәткә җирлек җитәрлек... Булачак хөкемдарларның остазлары кем һәм нинди? Ике пләмәш юрист булырга җыена минем, укырга керткән өчен дә буш итмәдек, сессия барышындагы имтихан-зачётлар өчен дә кыркыштыра торалар. Димәк, яңа пешкән хокук сакчыларының беренче адымы, остазларының шәхси үрнәгенә ияреп, белем эстәгәндә тоткан чыгымнарны кайтару икән, аклап булмаса да, аңлап була торгандыр?.. Ә башланган эш — беткән эш. Әйткән ди бит бер прокурор, безнең хезмәт хакы ташка үлчим, әле ярый отпускнойлар зур, дип. — Милиция пуля астына керә-керә каптырган җинаятьчеләрне дә коткара бит шул эргә сөмекиләре, — дип куям үзалдыма һәм тешләрем шыкырдавын сизеп алам. — Аннары безнең егетләр эштән сүрелә, ялгыш юлга да кереп китә башлыйлар!.. — Син сүрелмәгән идең дә, озаталар икән дигән сүз чыккан. Бәлки ачыктан- ачык сөйләшербез? Артка су кергәндә, адәм рәтле егетләрнең фикере кыйммәт йөри, шәхси тәҗрибәмнән чыгып әйтүем. Галихан, елмаеп күз кыса. Мин дә көлемсерим. — Һаман шул ахмаклык,беркатлылык харап итә... Бәлки ишеткәләгәнсеңдер, ничә еллар инде, һәр айны диярлек, бер «КамАЗ» машинасы югалды, ике «КамАЗ» машинасы югалды, дип гел хәбәр алып торабыз. Моңа артык ис тә китмәде, калада шундый көчле идарәләр бар, эзләсеннәр, тапсыннар, дия идек. Ә бер көн, завод капкасыннан чыгарылган безнең районга кайтасы ике йөк машинасы «эрегәч», әллә нәрсәсенә тыкшынасы иттем. Җинаятьләр эзләү бүлегендә сәләтле егетләр бар минем, йон төбенә төшә торган, текәләр арасында элемтәләре шактый гына. Өч көн дигәндә машина каракларын таптык, җиде кешене кулга алдык, гаепләрен көнендә таныдылар. Кыскасы, чибәр егетләрнең вазифалары бүленгән: кайсы машинаны кала читенә чыгара, кайсы шуны күрше шәһәргә куа. Анда кузов һәм двигатель номерларын үзгәртәләр, кабаттан буйыйлар, документларга төзәтмә кертәләр дә җылы яктан килгән кара малайларга тапшыралар... Еллар буе боларны борчучы булмаган. Кулга алган көнне үк өйләрендә тентү дә уздырдык, әллә ни мактанырлык байлыклар табылмады. Җинаять, беләсең микән, кылынган биләмәдә тикшерелергә тиеш, егетләрне икенче көнне бездән алып киттеләр. Һәм шуннан бирле тынычлык бетте. Комиссия арты комиссия килә, тырнак астыннан кер эзлиләр, эшләргә дә ирек бирмиләр, тегесен-монысын чокып чыгарып табалыйлар. Хәер, нәрсә сөйләп торырга, уңайсыз кадрларны аулау һәркайда бертөрле... — Сиңа болай да күп түзделәр. — Үзеңне бел инде. Татарстан гимны көе өчен Рөстәм Яхинга «Ока» бирделәр, ә син, урып-җыюда үзен күрсәткән комбайнчы малаеңа «Жигули» ачкычы тоттырып, асылда шулардан аһаһайлап көлдең. Дәү абзыйга кереп, әй уңган да инде бу Галихан, ниләр майтарып ята бит, районнарында президент итеп куярлык егет ул дип олылыйлар аны, диебрәк берәрсе кереп мактаса, беттең бит?!. Минем, гафу ит, алай ук чиктән чыккан юк әлегә. Ә тешләрнең үткенлеген чынлап торып бер сиздереп алырга күптәннән кыҗрыйм. — Гел сорыйсым килеп йөри, ни ашкындыра сине? Гаделлекме? Аңларга тиешсең, бездәге дәүләт милкенә кул сузу дип аталучы гамәл, ул бит Мәскәү атлы гуҗдан бер толыкман өлеш йолку гына. Үзәк, ил өлкәләренең җелеген суырып, аларның яшәү һәм исән калу шартын шулай көйләгән. Син байтак кыю һәм һушлы җитәкчеләрнең кулларына суктың. Ни пычагыма? Күр, машина каракларын ничек биеткәнсез, ай күргән, кояш алган. Әлбәттә, алар пешка. Син бит тузларны «яндыра» язгансың, инәңнең баш бармагы. Машина саткан акчаларның еллар дәвамында кемнәр кесәсенә акканын белмәскә, син бит дивана түгел. Нигә күрәләтә утка керергә? Нәрсә алгысыта? — Ау комары... Ишетүемчә син дә ауга хирыс. Лицензия алып, пошига, кабанга тәвәккәллисең дип беләм. Киек үтерүнең ни кызыгын табасыздыр, мин дә аңламыйм. Гөнаһлымын, бер мәлне хезмәттәшемә ияреп, аэрочанага утырып, үземнең дә җан кыярга чыкканым булды. Очраткан бүребез әллә ничә көнгә җитәрлек итеп, бүселгәнче туенган булган. Куабыз. Ул бичара коса-коса, йомышларын үти-үти интегеп чаба. Атып алгач, тиресен салдырыйк дисәк, тотар җире калмаган... Вәт шундый хәл... Ә җинаять кылган кешене аулау күпкә кызыграк. Бик көчле, зирәк, талант иясе шәхесләр очрый... Алыш дисәң алыш. Аларга ярдәм итүче «көчлеләрне» сүрелдерү, адаштыру исә сәнгать дәрәҗәсендәге уен. Мизхәт Исмаевны белсәңме?! Бөтен нәрсә буенча ялтырый бит инде, оешмасы ихатасын— түрен Яңа ел уңаеннан да иң матур итеп шул бизәтә, үзешчән сәнгатъ, спорт ярышларында да оешмасы гел беренчелекне тота. Беләсең инде. — Мидәкне әйтәсеңме?.. — Әйе. Вәт шуңа карата эш ачтылар бервакыт. Чакырганны да көтми үзе килеп, кабинетта ят кешеләр бар дип тә тормый тезләнде. Һәм аякка ябышып, акырып еларга тотынды. «Мин ятимлек күрдем, башны бетермә, ни кушсаң үтим, кемне сатарга кирәк сатам, ярлыка гына, бер юлга калдыр», — дип үрсәләнә. Бар, ычкын, күземә күренмә, — дип көч-хәл сөреп чыгардым. — Аны Казандагы башлыгы да эшеннән алып атарга омтылып караган. Алдына тезләнеп, елаган, дип сөйләделәр. Күзенә терәп, шул хакта төрттергән идем, Мидәкнең тамчы исе китми. — Мин бер тезләндем. Аның каравы миңа хәзер бүтәннәр мең тезләнә, дип аһаһайлап көлә. Үзеннән баш тарткан хатын-кызны да өч көн дә тотмый эшеннән куа, имеш... Һәм сиңа да ярдәм күрсәткәли дип сөйлиләр... — Мәгълүмати өлкәдә генә.