Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 22 декабря 2020 г.

понедельник, 14 декабря 2020 г.

Тәхет китабы

Республикада икетеллелек гамәлгә кермәве уңаеннан Конституциябез гарантына үпкә белдерергә кирәкми. Проблеманың асылына төшенү өчен иң әүвәл, Герцен әйткән, Ленин бабай кабатлаган “Русия – халыклар төрмәсе” дигән диагнозны искә төшерик. Ягъни милләт, тел, киләчәгебез турында хафаланганчы, безгә иң башта нинди дәүләттә, кайчан, нинди иҗтимагый корылышта яшәгәнне белү һәм онытмау һәм хәзергебезне дә аныклау зарур. Әгәр Герцен–Ленин билгеләмәсен дөрес дип кабул итсәк (ә аны кире кагулар юк шикелле), халкыбыз “төрмә”дә ярты мең елдан артык срок ураган булып чыга. Бүген ил Конституциясе демократия шартларында яшәвебезне гарантияли. Бу чыннан да шулай булса да, “төрмә”дә шулкадәр озак утыру әлеге ил халыклары өчен эзсез уза алмый. Төрмә шартларында зэклар жаргоны, блатнойлар теле өстенлеге табигый. СССРдан аерылып чыккан илләрне “өлкән агай” теле “җибәрергә теләми”. Чөнки бу тел – тел генә түгел, ә урыс үзе әйтмешли, аннан зуррак нәмәрсәкәй. Телнең русчасы – язык, бу сүз татар телендә гөнаһ дигәнне аңлата һәм русның үз телендә дә “язычник” дип, аның тискәре мәгънәсе сакланып калган. Телдә халыкның рухы, коды. Әлеге лөгать өстенлеге шартларында кайбер халыклар гасырлар дәвамында кайда, ничек яшәүләрен дә аңышмаслык хәлдә гомер сөргән һәм сөрә. Истанбулның Сәлимия исемле паркында балаларын, оныкларын уйнатырга алып чыккан кайсы татар, кайсы башкорт, араларында казахмы, үзбәкме дә булган, төрек телен инде камил белгән ханымнарның бер тирәгә җыелып, үзара русча сөйләшеп утыруларына тап булдым. Шуларның берәрсе рус милләтеннән булса да бер хәл әле. Күрәсең, рус теле инде ватан һавасы булып кабул ителә һәм ватанны сагыну шундый “сулыш”та аралашуга этәрә. Күп гасырларга сузылган дәүләтсезлек шартларында җан асраган халкыбызга милләтпәрвәр саналучы шәхесләребезнең тумыштан азат халыкларга хас таләпләр куюы, алардан үрнәк алмауда гаепләүләре мантыйк киртәсенә сыймый. Чөнки, тулы азатлык алган тәкъдирдә дә, озак дәверләр ирексез яшәүнең закымы (утырып кайткан аерым кешеләрнең табигате бозылу да моны куәтли) милләтебезнең киләчәк язмышында озак кына чагылыш тапмый кала алмый. Түрәлекнең өстәгеләр каршында пудель, ә астагыларга карата бурзай кылануының да кайчан җуеласын белгән юк. Аңлашылса кирәк, СССР чорында “төрмә дәүләтчелеге” версиясе буенча халыкларны сортларга бүлү принцибы да үз эзен, тулы түгеллек комплексын салмый калмагандыр. Оруэллның “1984” һәм “Скотный двор” әсәрләрен СССРга сатира дип кабул итүләр бар. Чыннан да, CCCРдагы тәртипләр әсәрләрдә бәянләгән хәлләргә аваздаш. Иң нык сискәндергәне – Сталин чорында халыктан “артык” икмәкне алу һәм колхозларга каулау турындагы күрсәтмәләрнең фельдъегер хезмәте ярдәмендә урыннарга җиткерелүе һәм нәтиҗәдә канлы бәрелешләр килеп чыгып, крестьяннарга каршы танклар куллануга кадәр барып җиткәч, хакимиятнең, документларны шул хезмәте ярдәмендә бөртекләп кире җыйнап алынуы һәм элек кабул ителгән карарларның үзгәртелеп редакцияләнүе. Димәк, җинаятьнең очын яшерү ысулы да Оруэлл язганча. Әсәрдә тәкъдир ителгән “яңа тел”дә сүзләр капма-каршы мәгънәне белдерә, әйтик, үсеш – төпкелгә тәгәрәү, тынычлык өчен көрәш – сугышка әзерләнү, дөреслек – ялган, төгәллек – хаосны аңлата. “1984” һәм “Скотный двор” әсәрләрендәге хәлләр безләр өчен үтә дә гыйбрәтле. Мәсәлән, СССР чорында Әфганстанны оккупацияләү – “интернациональ ярдәм күрсәтү максатында чикләнгән хәрби контенгент кертү” дип тәгаенләнде сыман. Тарихта дөньяга баш булырга омтылышлар борынгылардан калган гадәт. Мондый гөнаһка греклар, римлылар, фарсылар, төркиләр, монголлар, гарәпләр, инглизләр, французлар, немецләр тарган һәм Европаның башка халыкларын да бу җәһәттән судан ак, сөттән пакъ дип булмый. Башкаларны кыруда, халыкларын изүне тәэмин итүдә мәгълүм уңышларга ирешкән полководецлар бөек санала. Милләттәшләре алар белән горурлана. Мисалга, СССР гимнында ил-халыкларга карата уздырылган экспанция “сплотила навеки великая Русь” дип изгеләштереп тәгаенләнә иде. Үз дәүләтчелегенә теге яки бу дәрәҗәдә кимлек китерүче көчләргә карата куәтле каршылык оештырырга һәм шуннан этенеп җиңү арты җиңү яуларга, башка дәүләтчелекләрне төкәндереп, үзенекен һаман ныгытырга, биләмәсен даими киңәйтергә корылышлы илебезнең, нинди генә иҗтимагый строй урнашса да, үз юлыннан тайпылмавын, төп сыйфатын җуймавын тәэмин итүче нәрсәседер бар бугай. Һәм мин аны тәхет китабы ахрысы дип гөманлыйм. Алтынланган тәхет залында, тышлыгы әллә ниткән асылташлар белән бизәлгән шул китап алтын шүрлектә тора һәм аны уку хакимияткә килүченең миен лашпырдатып әйләндереп каплау сәләтенә ия кебек тоела. Миңа калса, китап Константинопольдә, ә бәлкем Римда ук иҗат ителгән. Кем белә, Мәскәү заказчыларына кайберәүләрнең аны шул империяләрнең ниндидер билгесез борынгы чыганакларына таянып әтмәлләгән булулары да ихтимал. М.Булгаковның “Мастер һәм Маргарита” китабында Воланд (Шайтан) кешегә дөнья белән идарә итү өчен һич югы мең елны күздә тоткан план кирәк ди. Ихтимал, әлеге китап та мең ел чамасы элек иҗат ителгәндер, анда империяне саклау һәм киңәйтү алымнары тәгаенләнгәндер. Әйдәгез, тәхет китабын юри генә бар дип фаразлыйк. Һәм анда дөньяга хуҗа булу планы урын алган, имеш. Ихтимал, текстны сихер, магия белән эш итүче иерархлар махсус кара белән язганнардыр. Әйтик, тәхет иясе француз романнарындагыча бармагын төкрекләп китап битләрен ачканда, шовинизм агуы авызына эләгеп, агу башта аның канына, аннары миенә барып ирешә дип фаразлыйк. Бүтән илбашларын әйткән дә юк, хәтта чын демократ Горбачев чорында Вильнюс каласында литвалыларны БТРлар таптады, азәрбайҗаннарны Бакуда танклар изде, грузиннарны Тбилисида сапер көрәкләре белән кыйнадылар. Демократ Ельцин заманында Чечняны бастырдылар, серб вәхшилекләрен хупладылар. Фаразымча, шул китапны уку аркасында русның кан кардәше украиннарның азат дәүләткә ирешүе дә хупланылмый, ә безнең мәктәпләрдә фәннәрне татарча укыту юкка чыгарыла, латин хәрефенә күчү тыела. Милләтпәрвәр язучыбыз Нурихан Фәттах “Фест дисбесе”н, ә казах язучысы Олжас Сөләйманов русларның “Слово о полку Игореве”ләрен төркичә укып биргәннәр иде. Менә шулар ысулына таянып, дөньяга хуҗа булу планы бәянләнгән тәхет китабының кайбер сәхифәләрен булса да фаразлап укып карыйсы килә. Алдагыбызны чамалар өчен безгә турыдан-туры кагылышлы тәхет китабын уку, Ленин бабайчарак әйтсәк, архимөһим, әгәр дә ул чыннан булса. Ә булмаса, бигрәк тә.

пятница, 23 октября 2020 г.

МАЯКЧЫ КЫЗЫ ДӘРЕСЛЕКЛӘРГӘ КАЙТЫРМЫ?

Милләтне, милли рухны, туган телебезне саклау көн кадагында. Мәктәпләрдә туган телне укытудан тыш, аңа рухи таяныч сыйфатында, ислам дине турында дәресләр зарурлыгы хакында да фикерләр ишетелгәли. Русиянең 60 өлкәсендә – православие, ә Кавказ республикаларында ислам дине укытыла башлаганына бишбылтыр икән инде. “Казан утлары” журналы күп еллар элек, әле СССР заманында ук, Гариф Гобәйнең “Коръән серләре” исемле хезмәтен бастырып чыгарган иде. Еллар узып, хаким партия һәм аның тоткан кыйбласы үзгәргәч, бу журналда язучыга карата үтә кырыс эчтәлекле мәкалә басылды. Янә тагын бер авторның да Гариф ага Гобәйнең үлә алмый тилмерүе хакында канәгатьлек хисе саркыган язмасы кайсыдыр газетада күзгә чалынды. Кыскасы, хезмәтне тәнкыйть итәрлек белем юклыкны авторның шәхесенә тупас, әтрәк-әләмчел тукынулар алмаштырды. Үзгәртеп кору чорында әдипнең укучы балалар күңеленә хуш, бармак белән генә санарлык татарча әсәрләрнең иң күренеклесен – “Маякчы кызы”н әдәбият дәреслекләреннән, кайберәүләр, үзләренең чүп-чары өчен мәйдан киңәйтү максатында дип фараз кылам, алдыруга иреште. Бүген исә, һәр чорда да хаким партиягә яраклаша белүче каләм ияләребез классиклар сыйфатында кереп тулган татар әдәбияты һәм грамматика кагыйдәләре дәреслекләренең яраксызлыгы турында югары мөнбәрләрдән шактый кискен фикерләр ишетелә. Мәгълүм ки, ислам дине Библиянең, димәк ки ул берләштергән китапларның изгелеген таный. Шуңа күрә Гариф Гобәй язган “Коръән серләре”н бәяләү һәм аның нинди дулкында язылуын аңлау өчен француз Лео Таксильнең рус телендә чыккан китапларына мөрәҗәгать итү үзен аклар иде. Бу теманы чыннан да ахырынача ерып чыгу өчен, Коръән тәсфирләреннән тыш, Библиянең беренче бишлеген – Бытие, Исход, Левит, Числа, Второзаконие китапларын, янә тагын христианнар изге санаган Иисус Навин, Иона, Иова, Даниил, һ.б. китапларын укыган белгечкә сүз бирү дә ярар иде. Немец философы Фридрих Ницшеның христиан динен “кешелеккә бозым” дип раслаучы “Антихрист”ын укырга теләүчегә дә китапханә ишекләре ачык. Моннан тыш, СССР чорында –рус телендә басылган –башка дөньякүләм атеистик әдәбият аша да әзме-күпме мәгълүмат эстәргә мөмкин. Бигрәк тә биш яшеннән монастырьда тәрбияләнгән, дин тәгълиматын тирәнтен үзләштергән, Ватиканда иң зур дәрәҗәле динчеләр арасында ихтирам казанган һәм соңыннан шуларның бәддогасына тарган француз язучысы, инде телгә алган Лео Таксильнең (1854-1907) Мәскәүдә рус телендә чыгарган “Забавное Еванглие” (1965), “Забавная Библия” (1976) китапларын булса да укырга тәкъдим итү мөмкин язам дигән кешегә. Кыскасы, дингә кагылышлы мәкаләләр җитди җирлеккә таянмый икән, бу минбеләмлек чире йоккан буш кешеләрнең матбугатка чыгып куык очыруларына кайтып кала. Атеистларның язганнары асылы Аллаһы Тәгаләне юк дип дәлилләүгә барып чыга. Гәрчә аларның барча тырышлыклары немец философы Иммануэль Кантның кеше акылы кысасында Хак Тәгаләнең барлыгын-юклыгын исбатлау мөмкин түгеллеге турындагы таш кыядай фикеренә бәрелеп чәлпәрәмә килә. Ә аңа кадәр күп еллар элек – 12нче гасырда яшәгән Әл-Газали хәзрәтләре, галәмнәрне яратучы Зат һәм бер галәмдә тузан бөртегедәй генә бәндә арасында үлчәмнәр аермасы чиксез булу сәбәпле, кеше Аллаһы Тәгаләнең барлыгын да, юклыгын да исбат итә алмый; шуңа күрә акылы булган кеше аңа ышанырга тиеш; чөнки әгәр Ул юк икән кеше берни югалтмый, ә бар икән бөтенесен дә югалта дип язып калдырган. Димәк ки, атеизм үзе дә фәннилектән ерак. Илебездәге вөҗдан иреге шартларында аның да яшәргә тулы хокукы бар һәм миллиард ярымнан артык кешене үз тарафдары итүгә ирешеп, көннән-көн көчәя баручы ислам диненә тамчы да зарар китерә алмаучы “Коръән серләре” китабына тыныч карап, кыскача күзәтү ясыйсы урында, авторына каргышлар ату берәүне дә бизәми. Саба мәчетендә, райкомның идеология бүлеге хезмәткәре булган туганыма, СССР чорында Рамазан ае уңае белән ел саен җирле радио аша “Агитатор блокноты”ннан укып атеистик темага чыгыш ясавын исенә төшереп төрттерүче табылган. Шунда ук намазга килгән язучы, инде мәрхүм Тәлгат Нәҗми: “Изге кеше ул Револь Абдулыч. Ул бит дин турында бер уңай сүз дә әйтергә ярамый торган заманда радио аша изге Рамазан ае башлануын һәр елны әнә шулай халыкка җиткерә килде”, – дигән. Мәҗлесләребез түрендә хәмер һәм чучка итеннән колбаса үтә дәрәҗәле сый саналган чорларда Гариф Гобәйнең ул китабы басылу, минемчә, бу дөньяда әле дин барлыгын искәртү ролен генә үтәде. Рус телендә басылган дистәләрчә хезмәтләр рәтендә, партия чиновнигы тәкъдиме белән, татар телендә дә “бармы бар” чутындагы бер атеистик китап булдыру заказыннан баш тарта алмаган талантлы балалар язучысы Гариф ага Гобәйнең әлеге китабындагы фикерләрен, сөземтәләрен анализлауны дин белгечләренә, дини югары уку йортлары семинарларына калдыруны аңлап булыр иде. Ләкин бездә кайбер каләм ияләре бер флаконда прокурор, судья һәм җәзаны да җиренә җиткерүче шул. Мин үзем Коръәнгәчә иңгән, изге дип тәкъдим ителүче китаплар эчтәлегеннән югарыда телгә алынган авторлар үрнәгендә елмаерлык, яки гаепләрлек нәрсәләр таба алмадым. Андагы бәяннар бүгенге көн күзлегеннән караганда мантыйк яки әхлак киртәләренә сыямы-сыймыймы, күп дәверләр миллионнарның аңын били алган ләбаса. Һәм изге китаплар конкрет чорга төбәп түгел, ә барча дәверләрне колачлау максатында иңдерелгән, ягъни аларга бүгенге көн үлчәме белән генә якын килү дөрес була алмый. Инде дини китапларны зарарлыга чыгару корылышындагы җитди, Гариф ага Гобәйдән күп тапкырлар усал, әзерлекле атеист-тәнкыйтьчеләр гаепләп ассызыклаган кайбер моментларны күз уңыннан уздырыйк: “Уң яңагыңа чапсалар сулын куй”, – ди Иисус. Ягъни ул яхшылыкка өнди. Ә каян килә соң тәре походчылары кылган вәхшилекләр? Шул исәптән Казанны алгандагы хәлләр? Баксаң, Иисус вакыт-вакыт башкача да фикер йөрткән икән. Дүрт Инҗилнең 11нче бүлегендә җимеш бирү фасылы җитмәгән чорда ул инжир агачыннан җимеш эзли, һәм тапмагач, агачка “синең җимешеңне моннан соң беркем дә ашамасын” дип үпкә белдерә. Һәм агач корый... Француз атеисты Лео Таксиль шушы уңайдан “нигә соң ул бер гаепсез агачны җәзалаганчы, табигый булмаган көчкә ия булуыннан файдаланып, аны җимешле генә итмәгән” дип көлә. Ислам тәгълиматы күзлегеннән караганда, биредә атеистларны шатландырырлык берни дә юк. Мөселманнар өчен Иисус – Гайсә пәйгамбәр, һәм монда адәм баласының, хәтта ул пәйгамбәр булса да, хатадан хали түгеллеге сурәтләнә. Дөрес, православ христианнар аны өченче әверелештәге Бог дип таный. Ә барлыгы аларча өчлек (троица) тәгаенләнә: Бог-Рух, Бог-Ата һәм шуның Улы Бог-Иисус. Иудаизм, христиан һәм мөселман диннәренең тамыры уртак, әмма төп аерма шунда ки, яһүдләр Яхвене һәм мөселманнар Аллаһы Тәгаләне бар һәм бер дип саный. Библия беренче булып яһүдләргә иңгән, ләкин алар анда өчлек күрмәгән һәм хәзер дә күрми. Ислам диненә килсәк, һәр намазда кат-кат укыла торган “Ихлас” сүрәсендә “Колһу Аллаһы әхәд, Аллаһы самад” дигән юллар бар, һәм “әхәд” – бердәнберлекне, ә “самад” абсолют бербөтенлекне аңлата. Ягъни өчлек-троицаны кире кага. Акылы камил һәркем нарасыен яхшыга өйрәтүне хуплый, начарлык сеңдерүләренә риза-бәхил түгел. Җенси тәрбия дәресләре дигән сылтау ышыгында, балалар күңелендә бозыклыкларга сәламәт булмаган кызыксыну уяту уңаеннан, төрле һәм бигрәк тә рус патриотлары матбугатында ярсулы язмалар дөнья күргәне булды. Шул ук вакытта байтак өлкәләрдә мәктәпләрдә, алда әйтелгәнчә, православие нигезләре предмет буларак инде берничә ел укытыла һәм аны өйрәнүгә әлеге өлкәләрдә яшәүче төрле милләт вәкилләре, шул исәптән татар балалары да мәҗбүр булу сәбәпле, христианнарның борынгы изге китапларыннан теләсә-кемне хафага салырлык кайбер урыннары белән татар ата-аналарын таныштыру артык булмас дип уйлыйм. Изге китаптагы текстларны махсус әзерлексез тәрҗемә итәргә алыну хаталар китереп чыгару ихтималын күздә тотып, аларны оригиналда китерәм: “Дина (дүрт яшьлек сабый – Р.З.), дочь Лии, которую она родила Иакову, вышла посмотреть на дочерей земли той. И увидел ее Синхем, сын Еммора евеянина, князя земли той, и взял ее, и спал с нею, и сделал ей насилие (Бытие, гл.34, ст.1-4). Менә кайда икән педофилиянең чишмә башы. Ә бәлки чираттагы тукталышыдыр... “...И сказал Иуда Онону: войди к жене брата твоего, женись на ней, как деверь, и восстанови семя брату твоему”. Онан знал, что семя будет не ему, и потому, когда входил к жене брата своего, изливал (семя) на землю, чтобы не дать семени брату своему (Бытие, гл.38, ст 8, 9-10). Менә кайдан туган “онанизм” дигән төшенчә. Гиви каласында 700 ир-атның бер кәнизәкне алмаш-тилмәш көчләве турындагы кыйсса да кайберәүләрнең авыз суларын корытырлык. Төн дәвамында көчләнгән кәнизәк таң аткач хуҗасының өенә кайтып, бусагада үлә. Һәм хуҗасы нишлиме? “...он взял нож, и взяв наложницу свою, разрезал ее по членам ее на двенадцать частей и послал во все пределы израилевы (Суд., гл.19, ст.22-29). Төркем белән көчләүләр дә борынгылардан калган гадәт булып чыга. “...И он сказал ему: от чего ты худеешь с каждым днем, сын царев, не открешь ли мне? И сказал ему Амнон: Фамарь, Авессалома, брата моего, люблю я. И сказал ему Ионадав: ложись в постель твою” ( 2 Царств, гл.13, ст.1-5.) Ахыр чиктә Амнон, ир туганы киңәшен тотып, кыз туганы Фомарьны алдап үз янына китертә һәм көчли, соңыннан мәсхәрәләп куып озата...” Адым саен юлыккан мондый “мүк җиләкле” кыйссаларны куеп торып, хәрби темага күчик. “А жен мадиамских и детей их сыны израилевы взяли в плен, и весь скот их, и все стада их и все имение их взяли в добычу; и все города их во владениях их и все селения их сожгли огнем” (Числа, гл.31, ст.9-10). Моисей моны азсына һәм сугыштан кайткан җитәкчеләргә болай ди: “Для чего вы оставили в живых всех женщин? Итак, убейте всех детей мужского пола, и всех женщин, познавших мужа на мужском ложе, убейте; а всех детей женского пола, которые не познали мужского ложа, оставьте в живых для себя” (Числа., гл.31, ст.14-15, 17-18). Иисус Навинның Иерихон каласын яулавы уңаеннан бирелгән менә бу мәгълүмат та игътибарга лаек: “А город и все, что в нем, сожгли огнем; только серебро и золото и сосуды медные и железные отдали в сокровищницу господня” (Иисус Навин, гл.6, ст.23). Иисус Навин 31 патшалыкны тар-мар итә һәм берәүне дә аямый. “Коням их перерезал жилы и колесницы их сожег огнем. В то же время, возвратившись Иисус взял Асор и царя его убил мечом; и побили все дышащее, что было на нем, мечом, предав заклятии, и не осталось ни одной души; а Асор сожег он огнем”. Иисус Навин барысын да юк итәргә боера: ирләрне һәм хатын-кызларны, балаларны һәм картларны, һәм хәтта үгезләрне, сарыкларны һәм ишәкләрне. Димәк, кешеләрне яндыру да бәгъзеләрнең күптәнге традициясе, ә фашистлар кылган гамәлләр – данлы үткәннең бер чагылышы. Библия каһарманнары Саул патша белән Давид патша да аяусызлыкта Иисус Навиннан калышмыйлар. Юдифь китабында да гөнаһсыз меңнәрне сую хуплана. Тагын шунысы кызык, христианнарның изге китапларында бихисап күп пәйгамбәрләр телгә алына. Әмма алар, ни өчендер, берсе дә күңелдә җылы хисләр уятмый. Әйтик, Изге Елисей турында язылган китапта шул исемдәге пәйгамбәрне сабыйлар үртиләр, артыннан “пеләш”, “пеләш” дип кычкыралар. Ул балаларны каргый (ә ислам дине каргауны хупламый). Нәтиҗәдә урманнан ике ана аю чыгып, кырык бер баланы ерткалап ташлый. Ә Йезекель атлы пәйгамбәр кеше нәҗесе белән тукланган (“Ешь, как ячменные лепешки и пеки их на человеческом кале” (Иезекель, гл.4, ст.12)). Шунысын да онытмыйк, изге дип телгә алынган китаптагы сүзләрнең һәммәсе бог, господь сүзе дип тәгаенләнә. Чорыбызның атаклы фәлсәфәчесе, диннәр белгече, инде мәрхүм Гейдар Җамал әфәнде изге китапларда нәкъ менә кешеләр зәвыгына яраклашып, вәзгыятьне тәтиләндерү, шомарту, ялтыратулар булмавы аларның күкләр тарафыннан иңдерелүеннән дип язды. Геноцид дисәләр, иң әүвәле Европа христианнарының Америка индеецларын кыруы, башка континентларда узынулары һәм берочтан үзебезнең милләт язмышы да искә төшә. Баксаң, халыкларга геноцид оештыруның чишмә башы да ераклардан килә булып чыга. Күренә ки, китерелгән өзекләрдән ике төрле нәтиҗә чыгарып була. Беренчесе, атеистларга ияреп, барлык әшәкелекләр артында дин, бу очракта христиан дине тора дип. Ләкин бер дин дә начарлыкка өндәми, киресенчә алардан кисәтә, гөнаһларга батмауны кайгырта. Шуңа күрә икенче нәтиҗә – адәм баласының һәрвакыт кимчелекле зат икәнлеген кисәтү һәм тарих дәвамында кылынган иң әшәке гамәлләр артында төп сәбәп – адәмнең хатадан хали булмавына кайтып калуын искәртү. Кыскасы, атеистлар һәм дин тарафдарлары арасындагы бәхәстә кайсы якның капчыгы да буш түгел. Димәк “хөкем итмәгез – хөкем ителмәссез” дигән кисәтү дә актуальлеген тамчы да җуймаган. Ягъни, “Маякчы кызы”ның дәреслекләргә кабат кайтуына өмет бар.

воскресенье, 18 октября 2020 г.

КЕМ БЕЛСЕН...

Республикабызда бер мәлне “Без булдырабыз!” дигән гыйбарә модага керде. Массакүләм матбугат чараларыннан шуны ишеткән яки укыган саен студент елларымда сабакташларым белән милли темага бәхәсләшүләр искә төшә иде. “Татарча сөйләшкәндә әле трактор, әле трамвай, әле автобус дигән яки башка рус сүзләре кысыла, саф татарча сөйләшә алмыйсыз”, — дигән иде бер урыс дус шундый чәкәләшүләрнең берсендә. Мин инде әлеге сүзләрнең русныкы булмавын һәм кайчан кайдан керүен әйттем, аларның сүзлекләре нигездә Европа илләреннән һәм татардан кергән сүзләр җыелмасы дип тә куык очырдым. Әлбәттә, мондый белдерү күпләргә ошамады, исбат итүемне сорадылар. Мин инде КДУда татар бүлегендә укучы дуслардан ишеткәннәрне, деньганың тәң­кә сүзеннән, казначейның казначы дигәнне аңлатуын, янә килеп, аршын сүзен, тагын нәрсәләрнедер санап киттем. Һәм үземнән сезнең “забулдыга” дигән сүзегез дә татарныкы дип тә өстәдем. Монысы урыс дусларымны аеруча үртәлдерде, моның булуы мөмкин түгел дип бәхәсләште алар. Әмма әлеге төшенчәнең татарча “булдык”­ның аргы ягына чыгу, “барып чыгу” дигәнне аңлатуын әйткәч, андый сүзнең барлыгын күрше бүлмә­дәге вуздашлар да раслагач, кикрикләр ул мәлдә шиңә төште. Ләкин һәр бәхәстә мин яки милләттәшләр җиңә, әңгәмәләрдә өстен чыга иде дияргә җыенмыйм, үртәлдергеч дәлилләр, чагыштырулар белән безне дә уңайсыз хәлләргә калдыргаладылар. Бер мордва егетенең үз якларында татарлардан “түфлие тишек булса да, өстен ялтырата” дип көләләр дигәне күркәм көлеш уяткан иде. Вакыт­лар узып, ул якларга барып чыккач, мишәр авылларындагы капка-коймаларның, йорт диварларының, калай түбәләренең төрле төсләргә әледән-әле ялт итеп буялып торуына шаһит булдым. Күрәсең, кайберәүләр әнә шундый пөхтәлекне арттырып җибәрү дип бәяләгән. Ә бер чибәр мари ханымының, сөннәткә утыртуны күздә тотып бугай, “татардан да ахмак халык юк, кыска икәнен белә, һаман кыскарта” дигәне дә истән чыкмый. Әмма бәхәсләр нинди нәтиҗәгә тәмамланса да, һәркемдә үз хал­кын тәти, өстен чыгару омтылышы сүнми иде. Яраткан газетабызда “Русиядә “кем белсен...” режимы кертелә” дигән баш астында шаян җөмләләр дөнья күргән иде. Шуларны укып юанганда, ирексездән Әюб Якубовның “Кем белер?” (Kim biler) исемле җыры искә төште. Әлеге җырчы руста киң таралган, блатнойлар дип аталучы, закон белән дус түгел даирә әһелләре дә яратып, рус халык җыры санаган, Оскар Давидович Строк иҗат иткән атаклы “Мур­ка”­ны да тәмам азәрбәй­җан җырына әйләндереп бетереп башкара. Янә килеп, әрмәннәрнең бер музыкаль төркеменең көньяк америка континентында яралып, дөнья хиты булып киткән атаклы “Ламбада”­сын классик дәрәҗәдә, виртуозларча һәм шул вакытта әрмән халык көенә әйләндереп уйнаулары таң калдырды. Шулай ук көен Матвей Блантер, сүзләрен Михаил Исаковский язган “Катюша” җырын да дөньяда күпләр рус халык җыры, аның визит карточкасы дип кабул итә. Ә менә әлеге җырны кытайлар бик матур итеп, әмма кытайча рухта яңгыраталар. Мексика пианисткасы Консуэло Веласкес язган “Бесаме мучо” җыры испан телендә, көньяк америкалылыр рухында яңгырап, дөньяны яулады. Ягъни, асыл матурлык — миллилектә, милли төс­мерлелектә. Милли йөзе юк, җирлексез музыканы тамырсыз, төссез-чырайсыз музыкаль фразалар бәйләме генә дип саныйм. Башка милләт вәкилләре белән аралашканда татарга татарны тәти күрсәтәсе килү табигый хәл. Әмма үзебезнең “урам”­дагы күңелне тырнаган кимчелекләрне бетерү максатында, акны — ак, караны кара дип сөйләшәсе килә. Теләсә-нинди сүзләрдән ничек тә ярый дип тезелгән җөмләләрне уртак калыпка рифмалау ши­гырь язу була алмаган кебек, әзер музыкаль фра­залардан пазл тәртибендә “чыктым аркылы күпер”ле музыкаль “җөмләләр” җыелмасы укмаштыру да көй, ә шуны “яратам-җан атам, “сагыш-язмыш”лы күп кулланышлы сүз кәл­җемәләре белән катыштырып баян-синтезатор озатылышына турыланган продукт та җыр дип аталуга лаек булмаска тиеш иде. Ә инде шуны кәҗә та­вышлы кәрлә гәүдәле әртист артына ут капкандай сәхнәне аркылы-торкылы буйлап йөгереп йө­реп яки киресенчә, авыр хәрәкәтле зат, капчыктай корсагын селкеткәләп, янәшәсендәге ярымшәрә бот күтәрүчеләр уралы­шында башкарса моны хәтта юмор, пародия дип тә кабул итү кыен. Сәхнәгә чыккан “йолдыз”ның баш­та төссез-моңсыз тырт-пыртлы эшләнмәне башлап китә алмый иза чигүе, аннары азакта бер үк гыйбарәне эчәгесе чыккканчы туксан тугыз мәртәбә кабатлавы фанерачыларыбыз өчен уртак казаныш. Шәхсән үзем мондый сәнгатькә татардан ыржаеп көлү дип кенә карыйм. Ә бит инде чирек гасыр дәвамында эфирга милли җирлектән дөм мәхрүм примитив шалтырамалар татарның мәдәни кыйм­мәтләре сурәтендә сәхнә һәм эфир аша тәкъдим ителә. Халык телендә элек яңгыраган “милиция нәрсә карый” дигән сүз тезмәсе дулкынында, “татар мәдәнияте сагында торучы вазыйфалы әһелләребез, депутатларыбыз нәрсә кыра” дип куясы килгән чаклар шактый. Әйтерсең лә татар халкының мәдәни тарихы бөтенләй булмаган, ул яңарак яралган кыргый кавем һәм аңа үз җырын тиз арада бар итү өчен әле чегәнгә, әле урыс частушкаларына, әле төреккә яки башкалар аһәң­нә­ренә мөрәҗәгать итеп күчереп әвәләү, шуларга охшарга тырышып маймыллану бердәнбер юл. Югыйсә безнең искиткеч халык җырларыбыз бар. Рөстәм Яхин иҗаты бар. Тагын башка хакыйкый композиторларыбыз калдырган мирас юк түгел. Шулар нигез ташы буларак файдаланырга тиеш сыман чын татар композиторлары өчен, әгәр алар булса. Әллә соң аларга ихтыяҗ беттеме? Югыйсә, татар җырының нинди булырга тиешлеген тирәнтен аңлаучы әзерлекле, әгәр республика дәрәҗәсендә шундый бурыч куелса һәм вәкаләтләр беркетелсә, җырдагы әтрәгәләмчелеккә киртә куярга сәләтле Зилә Сөнгатуллина, Рафаэль Ильясов, Римма Иб­ра­һимовалар һ.б. зыялы, затлы, талантлы шәхеслә­ребез, шөкер, бар. Нәрсә көтәбез? Әйтерсең татар мәдәнияте белән халыктан аерылып, аны санга сукмаучы, үзен халыктан өс­тен санаучы ниндидер комрыкта яшәүче төркем шөгыльләнә. Ни кызганыч, җыр җитештерүчеләр дә, әдәби әсәрләр калыплаучылар да үзләренә халыкара аренага чыгу максаты куймыйлар. Күпчелек милләттәшләр өчен кирәк булу бурычы да тоемланмый. Бер язучы мондый вәзгыятьне, тиражлар ки­мүен искә алып бирелгән сорауга җавап итеп, “үзебез язабыз, үзебез укыйбыз” дигән гыйбарә аша аңлатты. “Безнекен дә тың­­лаучы, караучы әле табыла” бугай инде моның концерт яки спектакль куючыларыбыз өчен әйтелеше. Ләбиб Леронның бер шаян шигырендә “шәп җырчы булып беттем дигәндә генә нәрсәгә дип радиодан Илһам Шакировны җырлаталар икән” дигән юллар бар. Әйе, сирәк-мирәк булса да Хәйдәр Бегичев, Мөнирә Булатовалар башкаруында җырлар ишетелгәләү дә комрыкчылар “эшен” боза, әмма инде артык зыян китерә алмый бугай. Дө­рес, Мәскәү татарлары бу җәһәттән үз борчылуларын республикабыз президентына белдерделәр. Һәм кайбер уңай үзгәрелешләр дә бар бугай. “Тәр­тип” радиосының торгызылуы, мәсәлән. Җырыбыз өчен өмет өзелгән мәл­ләрдә мин, саламга ябышып дигәндәй, Фуад Әбүбәкеровның Туфан Миңнуллин сүзләренә язган “Мине танырсыңмы?” җырын Камал театры артисткасы Фирая Әкбәрова башкаруында тыңлап юанам. “Зөләйха күзләрен ача” сериалында “Ай былбылым” җыры югары профессиональ музыкаль оза­тылышта, чиста матур тембрлы тавышка ия Динә Гарипова тарафыннан башкарылып, миллионнар күңелен яулады. Татар җы­рының болай танылуы булганы юк иде әле. Хәзер бу музыканы төрле шәһәр паркларында да уйнаткалыйлар, рәхмәт яугырлары. Ләкин татар җырын комрыктан чыгарганнары өчен рәхмәт әйтәсе урынга, җирле ком­рыкчыларның ду кубуына юлыктык. Дөрес, зур иҗат өчен янып яшәүче шәхесләребез дә бар икән әле. Әйтик, Камал театрының танылган артисты Илдар Хәйруллин радиодан яң­гыраган бер интервьюсында әлеге әсәргә негатив карашлы фикерләргә мөнәсәбәте хакында бирелгән сорауга шактый кызык җавап бирде. Роман авторын орышучылар татарда андый әшәке кешеләр юк, автор халыкка ялган гаепләр таккан дип күтәрелеп бәрелә ич инде. Аларга Әлфия апа Авзалованың күргәннәре бәян ителгән истәлекләрен укырга тәкъдим итәр идем ди И.Хәйруллин. Илһам Шакиров истәлекләрендә дә туган авылында милләттәшләреннән күргән җәбер-золым җитәрлек тасвирланган. Тәнкыйтьчеләр Тукайның “Исемдә калганнар”ын да укымаган микәнни дип тә аптырарлык хәл. Нәни Габдулланы кече йомы­шын үтәргә чыккан җиреннән яланаяк хәлендә бозлы ишек катында керт­ми җәфалаган Шәрифә карчык үзе генә ни тора. Әлбәттә, үз милләтебезне тәти күрсәтү омтылышы өчен кемне дә гаеплисе килми. Мондый касәфәттән үзем дә азат түгеллегемне алда әйтеп уздым шикелле. Әмма нәни аудиториядә — тулай торак бүлмәсендә, ягъни комрыкта бәхәс бер нәрсә, ә зур аудиториядә нигезләмәләреңнең җиткелеклерәк булуы шарт. Кайберәүләребез “без булдырабыз” дулкынында әдәбиятта, җырда “бул­дык”­ның аргы ягына ук чыктылар түгелме? Җыр язмышына кагылышлы инде бүгенге әң­гәмә-бәхәсләребездә төрле фикерләр яңгырый. Бер дустым “татар халык җырлары милләт ирекле һәм иксез-чиксез биләмә­ләргә ия чагында чыккан һәм ул иге-чиге юк киң­леккә талпынышлы, ә хәзергеләр, коридордан әле бер, әле икенче стенага бәрелеп-сугылып атлаучы сәрхушкә төс” диде. Моңа каршы икенче әңгәмәдәш “җырларга бәхет эзләү, бәхетле булырга омтылу, бәхетле чакларны сагыну хас. Бәхетле булу өчен җүләр булу кулай, чөнки акыллы булып, артыңа типсәләр, гарьлектән үз-үзеңне ашап тәмам бетеренергә мөмкинсең, ә җүләр булсаң, “авыртмады, авыртмады” дип сикеренгәлисең генә. Шуңа күрә тырт-пырт, шырды-бырды җырларны дөм бетереп ату кирәкми” дигән иде. Ягъни, күпме бәхәсләшсәң дә ахыр чиктә һаман да шул “кем белсен?” дигән гыйбарәгә сөрлегелә. Ә андый чакларда мин Әюб Якубовның “Кем белер?” атлы милли моңнар үрелешендәге матур җырын эзләп табып тың­лыйм... Рөстәм

АШАГАН БЕЛМИ....

Авыл саен җыр чыгару шаукымы эшнең башы гына булган икән. Аның артыннан һәр авыл турында китап язу модасы үзен көттермәде. Хәер, хәзер кем ни генә язмый һәм моңа тулы ирек. Акчаңны түләсәң, юкамы-калынмы, тиражы күпме кирәк — заказыңны үтәргә нәшриятлар әзерлек сызыгына куелган. Әмма үз акчаңа китап чыгаруның уңайсыз ягы да шунда, аңа сорау булмаса, сатып алмасалар нидидер дивидентлар китермәве бер хәл, кесә ягыңны такырайта, матди хәлеңне хөртиләтә. Ә менә калыплаганнарыңны дәүләт хисабына нәшер итеп, өстәвенә гонорар да тамызсалар, бүләк, исем, титулларга да тиендерсәләр, Мөхәммәт ага Мәһдиевнең бер герое әйтмешли, “бөтенләй башка тормыш”. Сер түгел, тарих, энциклопедия яки бөек әсәр язам, акча бирегез дип төрле кабинет ишек төп­ләрен таптаучыларга кытлык юк. Татарның асыл тарихын калын-калын том­нар аша бәян итүгә махсус институт кына түгел, аерым шәхесләр дә алынырга кыҗравын бе­ләбез. Әлбәттә, барлык гозерчеләр дә теләклә­ренә ирешә алмый, чөнки, кем әйтмешли, ашаган белми, тураган белә, ә нәфеснең чиге юк. Шун­дый бер очрак турында ишеткән бар: имеш, кырыкмы, сиксәнме томлы энциклопедия язам, бер миллиард сум акча бирегез дип кәттә бусагадан үткән әдипнеңме, профессорныңмы шул “тыйнак” гозерен үтмәгәннәр. Максатларына ире­шә алучылар, гадәттә, игелек күрсәткән түрәләрне күккә чөеп мактый, аларга киң мәйданда атка атландырып һәйкәл торгызу тәкъдимен әйтергә дә мөмкиннәр. Ә шымытыр учлап калучы йөз суы түгүчеләр аларга үпкәли һәм үз гомерләрендә бер китап та укымаучыга чыгарырга да күп сорамыйлар. Кыскасы, олы бер түрәнең “бер китап укымый үссәм дә шушы креслода утырам әле” дип соранучы алдында кукыраюы турындагы әкият күптәннән социаль челтәрләрне буйлый һәм аны җитди кабул итүче каләмзатлар да юк түгел. Андыйларны әлеге чеп-чи ялганны чынга алу, “менә мин каләмдәш­лә­ремнең өч тиенлек китапларын булса да укуым бе­лән бер китап та укымаучыдан башлырак” дип юану яңадан-яңа иҗади талпынышларга рухландыра бугай. Һәркайсына 400 меңәр сум гонорар бирелеп, язучыларның татарның мөхтәбәр затлары турында әсәр язарга заказ алулары турында мәгълүматны беләбез. Баксаң, бүгенгә алтыдан ике автор гына әсәр язып тапшырган икән. Берсе — мулла Таҗетдин Ялчыгол, икенчесе актриса Сәхипҗамал Волжская турында. Кабул итүчеләр, бәя бирүчеләр кем — анысы билгеле түгел. Барча язучыларга да бәгъзе шәхесләребез турында әсәр язарга андый кызыксындырулы тәкъдим булмады. Шәхсән миңа почта аша да андый хат килмәде. Һәм әлеге йөкләмәләргә алыну ниндидер тендер, конкурс аша да хәл ителмәде. Ә заказ алып, аны үтәмәүчеләрнең кассадан имза куеп алганнарын кире кайтарырга атлыкмауларының җитди сәбәбе бар икән, чөнки алганда салым тотып калынган, ә араны өзү өчен тулаем дүрт йөз меңләтә кайтару лязем. Йөкләмәне үтәгән саналучы авторларның әсәрләре турында да, ни хикмәт, матбугатта дискуссияләр барганы ишетелмәде. Аларны орышмадылар да, мактамадылар да, әллә бар алар, әллә юк... Акладылармы бюджеттан, ягъни салым түләүче кесәсеннән финанслануны, әллә юкмы? Әлеге матавык уңаеннан барча язучылар да авызларына су капканнар дип санамасыннар өчен тапшырылган әсәрләр турында бер-ике кәлимә сүз әйтү артык булмастыр кебек. Хәлбуки, Сәхипҗамал Волжская хакындагы әсәр турында тулырак анализны хатын-кыз язу­чы яки галимә ясаса гаделрәк булыр дип, ул бурычны аларга калдырам. Ир-ат язучының ханым-автор язганын яманлап, кайта-кайта гаеп чокчынуыннан да күңелсез хәл юклыгы соңгы вакытта татар матбугатында ачык чагылды. Бәхеткә, бу яктан “Татарстан яшьләре” газетасының йөзе якты. Ә Азнакайдан Марат Исхаковның “Зөләйха, күзләреңне ачмавың хәерле” исемле аналитик язмасы (“ТЯ”, 6 август) “акыллы әйтте, тиле йөгерде” кагыйдәсенә буйсынып ярсыган төркемгә кушылып китүләргә нокта була алды кебек. Кыскасы, язма башында телгә алынган ике әсәрнең бөек актрисабыз турындагысы миңа ниндидер яңалык ачмады, эмоциональ тетрәнү кичердем дип тә мактана алмыйм. Ә менә “Безнең мирас” журналында өлеш­чә һәм “Казан утла­ры”нда дөнья күргән (китап булып чыккан булуы да ихтимал) дүрт йөз мең сумнан тыш гонорарларга да лаек булган ир-ат автор язган “Таҗетдин Ялчыгол” дигән роман турында кайбер фикерләрне тәсфиллерәк җиткерсәм гаепкә алмаслар дип саныйм. Фараз кылыйк. Ниндидер түрә чакыруына буйсынып аның катына киләсең. Ике як та үзенчә әзер­лекле һәм очрашу күпмедер арага сузыла. Шунда кемдер ота, кемдер оттыра, яки уртак нәтиҗәгә ирешелә. Әмма төп түрә хозурына барып эләккәнче чакыртылучыга бюрократия кануннары буенча урау юллар үтеп, байтак киртәләргә сөрлегү, мәкерле капкыннарга тару яный һәм аларда кемнең күпме булдыра алган кадәр җаныңны талкуларын көт тә тор. Мулла Таҗетдин Ялчыголның патша чиновнигы Казанцев кабинетына кер­гәнче күргәннәре тә­мугның җиде кат әйләнеше дәрәҗәсендә тасвир ителсә, татарның шул кү­ренекле шәхесенә карата укучыда беркадәр теләктәшлек уяныр иде дип фаразлыйм. Кереш өлеш музыкада, мәхәббәт уеннарында гына түгел, сорау алу алдыннан да мө­һим. Бүген күп кенә милләттәш каләм тибрәтүчеләр, геройларының кемлеген әңгәмәләрендәге тапкырлыклары яки ялгышлыклары ярдәмендә ачып мәшәкатьләнмичә, аларга характеристика бирү белән генә канәгатьләнәләр. Әсәрдә Таҗетдин Ялчыгол һәм аңа капма-каршы куелганган патша чиновнигы Казанцев низагы да шулайрак хәл ителә. Ә бит укучы әсәрдән тере әңгәмә көтә. Мисал өчен, әгәр чиновник Казанцев, яхшы атланып, үзе чакырту сәбәпле йөз чакрым ара нужа кичеп килгән мулла Таҗетдин Ялчыголга чәй китертергә, үзенекенә коньяк өстәргә һәм әңгәмәдәшенә дә берни булмагандай шуны тәкъдим итәргә мөмкин иде. “Хәер, сез самавыр борыныннан агызып сыйланасыз бугай, теләсәгез анысын да оештырабыз” дип, ясалма фамильярлык күрсәтеп күз кысса ни гаҗәп? Сорау алуларның үз тәртибе, тактикасы, вариантлары, эзлеклелеге бар. Ахыр чиктә патша чиновнигының Ялчыголдан әләкче (стукач) ясарга азаплануы әңгәмәнең апогее була алыр иде. Таҗетдин Ялчыголның капкынга төшерүле хәйләкәр җөмләләрнең асылына төшенеп, “чытыр­манлык”тан әллә ни югалту кичерми сынатмыйча һәм сер бирмичә исән-имин чыгуын җентекләп тасвирлау әсәрнең җелеген тәэмин итәргә тиеш иде кебек. Әңгәмәдәге каһкәһәле уен-көлке дә урынлы яңгырар иде. Әйтик, Ялчыголның хаҗга 13 ел буе баруы турында ишеткәч әлеге чиновникның “оҗмахка эләгү өчен кеше ниләр генә кичерми” дип, кулларын җәеп рәхәтләнеп хихылдавы да килешер иде, рас автор әлеге образны тискәре яктан таныту корылышында. Алай да мулла белән “дуэль”дә тулы җиңүгә ирешмәвен аңлаган Казанцев, “еще не вечер” дип реваншка өмет баглап, ясалма түбәнчелек күрсәтеп аны ишеккәчә озатса ни зыян? Ә Ялчыголга мондый кайгыртуның бөтенләй кирәге юк, аның тизрәк казна бинасыннан һавага чыгып иркен сулыйсы килә. Казанцевны тере, көчле, акыллы, мәкерле һәм матуррак күрсәтү максатка ярашлы буласы иде минемчә. Ә ул автор тарафыннан кимсетеп, пүчтәк, йолкыш итеп тасвирланган. “Мескенне җиңүдән Аллаһ үзе сакласын” дия торган булган минем бабам. Кыскасы, “кара чалбардан, башына күн картуз кигән тар җилкәле, түгәрәк кечкенә башлы, өтек, нечкә сыек тавышлы” (автор тасвирламасы) рус чиновнигы белән “олпат гәүдәле, яңа җиләннән, башына түбәтәй кигән” (автор шәрехләмәсе) татарның “бәрелеше” укучы күңеленә хушлык та, канәгатьлек хисе дә, хәтта коры куаныч та китерәдер дип уйламыйм. Анда геройларга җан иң­мәгән, чөнки мөстәкыйль яшәүләре үткен сүзләрендә, кичерешләрендә чагылыш тапмый. Барысы өчен дә аңлатманы автор биргәч, тамашачыга кү­ренмәүче курчак театры артистының уң һәм сул кулларына киертелгән курчаклар уенын хәтерләтә. Ике арадагы каршылык сүз сөреше бары­шын­да артканнан-арта барып, күңел кыллары, фикер җепләре өзелер дәрәҗәгә җитәрлек киеренкелек тумагач, финалда әсәр герое өчен җиңел сулыш алуга сәбәп табылмый. Әлбәттә, бәян иткәннәрем белән мин ахыргы дөреслеккә дәгъва кылмыйм, бу бары тик әдәбият теориясеннән хәбәре чамалы кешенең шәхси фикере генә. Уртак дулкында язылган әлеге ике әсәр хакында хак дөресен һөнәри тәнкыйтьчеләр әйтә алыр иде... әгәр әдәби тәнкыйть жанры оядаш әдипләр өчен отышлы, ә гомумән татар әдәбияты өчен оттырышлы үзара макташуларга гына кайтарып калдырылмаган очракта.

пятница, 14 августа 2020 г.

АКЪЕГЕТ КАЛДЫРГАН ЯКТЫЛЫК

 

               Шагыйрь  Рөстәм Акъегет...   Рөстәм Фәйзуллин...  Соңгы тапкыр аның белән быелның  унынчы май көнне  телефоннан сөйләшкәнбез. Әле эшләп йөргән булам, дигән иде. Үзенең журналист буларак иҗади казанышы “Тел күрке сүз” тапшыруларына икенче тормыш бирүне  кайгыртуын аңыштым. Сизенгән сыман, “Татарстан яшьләре”нең 9 июль санында басылган “Сукаланмаган басу” исемле мәкаләмдә дә аны искә алганмын. Авыр хәбәр әллә кайларны урый һәм тиз йөри.  19 июль көнне  Рөстәмнең бакыйлыкка күчүе турында   телефон аша  улы Булатның якын  дуслары кызым Зилә һәм киявем Ильшат  Истанбулдан  җиткерделәр... 

              Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң Рөстәм  Габдрахман улы, көнебезне “Казан сөйли” дип башлаучы затлы “Татарстан” радиосында  эшли башлаган иде һәм гомере  азагынача  шунда калды. Үзгәртеп кору чорында “Болгар” радиосы оештырылып,  тапшыру сәгатьләре куырыла төшкән, хәлбуки үткәне данлы, Шамиль Усмановлар башлап җибәргән  “Татарстан”радиосының “юкара” төшкән коллективы Тинчурин исемендәге театр артындагы төп йортыннан  Шамиль Усманов урамындагы “Татарстан”нан «ТНВ»га   әйләнгән   шәһәрчектәге  бина подвалына күчкәч  тә, ул шунда хезмәт итте.                             

           “Татарстан” радиосының ниндилеге хакында сагынып сөйләргә  була. Искиткеч матур тембрлы тавышка  дикторлары бар иде... Айрат Арсланов, Камал Саттарова, Эльс Гадел, Мәръям Арслановалар... Янә килеп бер үк вакытта әдәби –драматик тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире вазифасын да башкарган Рим ага Кәримовның  чак кына мишәрчә ягымлы тавышы да хәтердән китми. “Татарстан” радиосының әлеге редакциясе армый-талмый татар әдәбиятын, театр, җыр сәнгатен үстерешә, халыкка җиткерешә, анда татарча  спектакльләр бара, атаклы  артистлар тарафыннан татар телендә язылган әсәрләр  укыла Һәм татарның  могътәбәр затлары белән милләтебез, милли әдәбиятыбыз, милли сәнгатебезгә кагылышлы интервьюләр тапшырыла. Һәм барчасының йөзек кашы санала торганы –Рөстәм башлаган һәм озак еллар дәвам иткән “Тел күрке –сүз” тапшыруы... Ул тапшыру атнага бер яңгырый һәм анда танылган тел галимнәре, тарихчылары, әдәбиятчылары  катнашып, туган телебезнең гүзәлләге һәм аның моңының асылын тыңлаучыларга җиткерәләр... Ике  бүлмә биләгән әдәби тапшырулар редакциясе күршесендә музыкаль тапшырулар баш мөхәррире атаклы җырчы Рафаэль ага Ильясов кабинеты. Ә ул чорда радиодан, җыр, хит, дип атап, өч ноталы  шырды–бырды эшләнмәләр тапшыру  һич мөмкин түгел иде. Мәсьәлән , мин язган “Тамчы гөл” җырының көен СССР ның Бөтенсоюз авторлык агентлыгы тикшереп  кабул иткәч,  эфирга  чыгару мөмкинлеген  сәнгатъ киңәше җыр текстын тикшереп хәл итте...Чүп-чарга Рафаэль ага, кемнең кем булуына карамастан юл бирмәде. Бүген әлләкем чутындагылар да ул чорда аның иләгеннән үтә алмас иде... Бер әңгәмәбездә, аңардан, заманча композиторлар язган җырлар башкарырга ниятегез юкмы, дип сорагач, ул, ниндидер иңрәү белән,

- Энем, берүк әйтә күрмә, - дигән җавап күндерде...

         Ә бит мондый “аһ” итү миңа таныш иде кебек. Һәм шул  мизгел, бүген татарча җыр саналучы өч ноталы  эшләнмәләрне машинамдагы радиоалгычтан ишетеп, Саба урта  мәктәбе укытучысы Тәлгат ага Фатиховның,

-                     Син ничек боларны җирәнми тыңлый аласың,  -дип чырай сытуы кылт итеп исемә төште…

         Озак еллар шунда  эшләгән язучы Җәүдәт Дәрзаманның “Казан сөйли” дигән китабында әлеге “Татарстан” радиосы эшчәнлеге, тарихы, анда хезмәт куйган шәхесләр турында  җиткелекле мәгълүмат бар. “Татарстан” радиосы тулы канлы тормышыннан  туктап, арткы планга  күчәр  алдыннан  Җәүдәт дус шул китабын  нәшер итәргә өлгерде. Аннары, бакыйлыкка күчкәнче  урын өстеннән тормады...

            Кайсыдыр мәкаләмдә Татарстанда  татар университеты бар, ул “ Татарстан” радиосы , дип  минем дә  язып та  чыкканым булды  шикелле... Әлеге радио аша  татарның атаклы  артистлары Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, режиссер Празат ага Исәнбәт укуында  минем “А-ууу», «Сабан туе» исемле хикәяләремне тапшырдылар, «Хәмдүнә Тимергалиева башкаруында “Тамчы гөл”, ә Алсу Гарифуллина җитәкләгән Буа балалар ансанбле “Кави Нәҗми” сүзләренә язган  “Алфавит” исемле җырымны яңгыратты. Ә бер мәлне  икенче җырымны башка авторныкы, дип хаталану  булып  алды. Баксаң,  балалар җырлары тупланган китапка  шулай керткәннәр( нәшрият мөхәрриреннән, икенче китапка дөреслибез, дигән хат  архивымда саклана.). Рәхмәт,  “Татарстан” радиосы   ул ялгышлыкны  тиз төзәтте. Бу минем  райком юлламасы белән  милициядә сәяси эшләр буенча җитәкче урынбасары булып эшләгән чак, ялгышучыларны җавапка тартырга  кыбырсыган идем дә, Казандагы коллегалар да  шул ниятне куәтләде, әмма ләкин, Рөстәмнең  танылган шагыйрь Равил абыйсы телефоннан чылтыратып, эшне зурга җибәрмәвемне теләвен белдерде. Әлбәттә   дусның абыйсы  әйткәнгә  берсүзсез күндем.

                Мөслимдә юл оешмасында баш инженер булып эшләгән чагымда  квартал саен Казанга отчет белән киләм  һәм  эш беткәч, радиокомитетка сугылам. Шунда,  Рөстәм дус “гаебе” белән  талантлы һөнәри композитор Ренат Еникеев, үзенчәлекле шагыйрь Зиннур Насыйбуллин,   Г.Камал театрының атаклы  баш режиссеры Марсель   Сәлимҗановның әтисе  Хәким ага Сәлимҗанов, мөхтәрәм әдип Хәсән Сарьяннар  белән якыннан аралашу бәхетенә ирештем...

             Рөстәм Фәйзуллин белән аның вуздашы  туганым Рөстәм Мәһдиевләрдә туган көн мәҗлесендә таныштым дип истә калган. Мин  Казан төзүче инженерлар институты  студенты, шагыйрь Наис Гамбәр һәм ул  Казан дәүләт университетында укыйлар,  шабашка алып,  җәйге ял  чорында бер учреждение өчен  әйбәт хакка чәнечкеле чыбыклы  биек  койма койганыбыз  булды. Кышын, тимер юл вокзалында төнлә узган поездларны шланг ялгап, су белән тәэмин итү эшенә ялланганыбыз да  хәтердә.

              Аларның гаиләсе Казанның Әмәт тавында, авылдагы сыман үз йортлары белән яшиләр, Рөстәмнең әтисе Габдрахман агай  мин белгәндә агач эшкәртү заводы директоры булып эшли иде. Әнисе Әминә апа затлы нәсел вәкиле, революциягә кадәр Казанда 2 катлы зур йортлары булган. Мәһдиевләр нәселеннән булган туганыбыз Фәесхан абыйларның да Казанда  шундый йортлары бар иде. Ул йортны  кызыл хакимият тартып алса да,  туганнарыбызга  яшәр өчен шуның бер почмагын калдырган. Рөстәмнең  әти-әнисе, улларының  дусты булгач,  мине ныкъ якын иттеләр,  өйләрендә гел кунак сые күрдем. Ә мин тулай торак тормышыннан  туйган чакларда аларга  баргалый идем.Ул тирәдә хулиганнар да  күп, алар белән “эләгешкән” чаклар да булгалады.  

           Мин, Сабада юл оешмасы җитәкләгәндә  Рөстәм, Наис Гамбәр һәм Мөдәмил Әхмәтов җәй аенда оешмабызга өч фатирлы йорт җиткерделәр. Рөстәм, акча ягы такырайды, шабашка тап әле, дип телефоннан шалтыраткач, оештыра алдым. “Сельхозтехника” беләшмәсендә эшләүче Фәннүр дус аларны автокран белән тәэмин итте. Рөстәмнең “р” хәрефе “г” иде, аның “кагга, кагга, күзләгге кагга” дип җырлый җырлый җекләргә ( русчасы “стык”)  сүс (русчасы “пакля”) какканы уңаеннан Мөдәмил Әхмәтов, “Рөстәм син “р” хәрефе кермәгән җыр тап”, инде дигән. Ә ул җыр тексты “Мәхәббәттән мин сәрхүш” дигән төрекчә җырның минем тарафтан тәрҗемәсе , һәм  мин аны дуслар өчен баянда уйнап җырлаштыра идем...Төркияле яһүд Дарио Морено язган ул җыр  дөньякъләм хит булып, аны безнең илдә  төречәләп Вахтанг Кикабидзе, у русча Ободзинский  фамилияле җырчы башкаруы истә калган.  Әлеге бригадагылар   инде  бакыйлыкка күчте... Өчесе дә шагыйрьләр иде... Рөстәмнең имза салып бүләк иткән  ике китабы   өй китапханәмнең  кул җиткән шүрлегендә тора.  “Урамнарда буран дулый иде” шигыренә мин язган музыканы ул ишетте, ошатты, бәлки кайчан да булса  җыр булып та яңгырар әле, дигән иде ... Мөстәкыйль көй буларак ул инде күп еллар  "Саба дулкыннары" теле-радиосының "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруында, башланганда, азактан һәм барышы дәвамында кат-кат  уйнатыла….

            Инде шушы урында  бер ике лирик чигенеш ясау да урынлы булыр төсле. Бер тапкыр Наис Гамбәр, мин һәм Рөстәм Казанда , Тукай клубында узган кичәгә барышлый, азактан кирәк булыр, дип гастрономга сугылдык. Шунда,  чак кына сәрхүш   чибәр бер ханым очрап, көрәк сакаллы Наиска да түгел,  мин фәкыйрьгә дә түгел, ә чем кара мыеклы  Рөстәм  дустыбызга  бәйләнде.

           Наис Гамбәр,”әйдә инде, соңа алабыз бит”, дип  тукталырга чамалаган Рөстәм дусны   ашыктырды. Матур  ханым,  Наис чакыруына күнгән Рөстәм артыннан,

-                     Мыек үстергән булгансың. Миндә дә бар синеке хәтле  генә мыек, -дип, күзләрен ялтыратып үзенчә үпкә белдерде... Хактан да аның борыны астында  төкләр тибелеше дә булгандыр, бәлки.

               Рөстәм , елмаеп, 

    -      Не спорю, не спорю, - дип аңа  җавап күндерде... Аның әйткәне “не спогю” булып ишетелде…

            Янә бер истәлек. Туганым Рөстәм Мәһдиев ,утыз  бишен тутырып, ашыкмыйча өйләнде.  “Казан феномены” дигән нәрсәнең котырган чагы иде, шул сәбәпле  туйны көндезге  сәгать икегә билгеләгәннәр. Минем Мөслимдә эшләгән чор, хатыным белән бергә, Казанга , йөк алырга баручы Камаз машинасында килдек.  Икенче көнне радиокомитетка Рөстәм янына хәл белергә сугылдым. Ул,

-          Ничек киләсе итең, -дип кызыксынды.

-          Вуздашың Рөстәм Мәһдиев өйләнде , шул хөрмәткә , - минәйтәм

-          Нәгсә. Мәһдиев алиментны пенсиясеннән түләггә булганмыни, -дип куйды Рөстәм дус, күзләрен кыса төшеп, каһкаһә белән.

                  Еллар узды. Рөстәм икенче тапкырын илле яшендә өйләнде. Язучы Җәүдәт Дәрзаман, мин һәм ул, шуны бер кафедә билгеләп утырабыз.  Бераз эчкә җылы кергәч,

-          Хәтерлисеңме Рөстәм,  Рөстәм Мәһдиев адресына ябыштырган сүзләреңне, -дип кызыксынасы иттем.

                    Рөстәмнең авыр сулап ык-мык килүеннән, моның төбендә ниндидер мәзәк булуын чамалап алган  Җәүдәт Дәрзаман,

-          Нәрсә диде, нәрсә диде, -дип, кызыксына башлады.

-          Бегүк әйтә күгмә бгат,  -диде  ашыгып, Рөстәм дус.  Һәм авыр сулап куйгач,

      - Минем гел шулай килеп чыга ул,  -дип өстәде.

               

               Ни хәл итмәк кирәк, һәр көнебез - тормышка  чираттагы чакырылыш. Көннәрдән бер көнне кемгәдер андый чакырылыш тәтеми. Җанга якын, игелекле дуслар берәм берәм бакыйлыкка күчә тора... Менә Рөстәм  Акъегет тә китеп барды.  Авыр туфрагы җиңел, гүре нур булсын.... 

вторник, 4 августа 2020 г.

Сукаланмаган басу



Бар иде КВН дигән уенның һәртөрле тамашаларга таҗ чаклары. Үзгәртеп кору чорына кергәч, ул Мәскәүдә кәттә бинага ия булды, телеэфирның иң шәп вакытларын яулап, һәртөрле спонсорларның миллионнары төшеменә тарып мантыды, үзенең иң югары ноктасына күтәрелеп канат ярды, гавәм мәхәббәтен казануына өстәп, регион җитәкчеләре игътибарын җәлеп итү белән генә чикләнмичә, ил башлыклары хозурында да абруй казанды. Шул чорда әлеге уеннарда катнашу аша йолдыз булып балкыган яшьләрнең байтагы үзәк һәм аның тирәсендәге телеканалларда чынбарлыктагы шөкәтсезлекләрне юмор-сатира аша шәрехләү юнәлешендә эшчәнлекләрен әле дә уңышлы дәвам итәләр. Отышлы булгангадыр, КВН проектыннан берничә мөстәкыйль шоу-тамаша бүленеп башка чыкты, ә “Уральские пельмени” дигәне иң уңышлысы булды бугай, анысы илне аркылыга-буйга иңли, телеэфирларны да даими били. Татарда күпнең кадере юк дигән әйтем бар. Кеше көлдерүгә корылышлы тамашалар артык ишәю шартларында, берникадәр вакыттан соң КВН күпмедер дәрәҗәдә уңа, җетелеген җуя төште шикелле. Янә килеп, тормышыбызда көлкедән узган хәлләр ешайды, артыкка китте һәм иң кызык дигәннәре дә тешләрне шыгырдаттыра башлады. Ашаган авыз ояла дигән әйтем дә бар, ягъни бу хәрәкәт үзенә игелекле хакимияткә шырпылы юмор белән кадалырга, утлы сатира белән көйдерергә яхшысынмый башлап, аларның соңгы чордагы чыгышыннан инде азмы-күпме яраклашу исе дә килгәли башлады. Әмма, юк-юкта, үткәнгә сыгынучылар җитәрлек һәм яңалары да кайчак яшендәй ялтырап рухыбызны хәле кадәри савыктыруга ярап тора.

Татарча КВНны беренче булып Батулла әфәнде (әле ул чакта ул Роберт Батуллин иде) Казанда оештырды дип истә калган. Актерлар йортында узган шул ШТК (Шаяннар Тапкырлар Клубы) дигән тамашага ул чакта КДУ студенты, шагыйрь Рөстәм Акъегет чакырды. Ә анда тамаша башланганчы кафелы залда табын ясап утырып та була икән. Без биләгән өстәл артында тагын ике кешелек буш урын булуы аркасында “Чаян” журналының Лотфулла атлы рәссамы белән танышу җае чыкты. Ул киткәч, аның урынын Равил Шәрәфиев биләде. Бу Равил аганың театрдан китеп, филармониядә эшләп йөргән чагы иде. Рөстәм Акъегет: “Равил абый, сез киткәч театрга да йөргән юк хәзер”, – дип, яңа күршебезне купайтып, юмартландырырга омтылыш ясады. Чөнки талантлы рәссам Лотфулла агай, үз иҗатына югары бәя ишеткәч, тыйнак табыныбызны шактый бөтәйткән иде. Ә бу юлы ул номер үтмәде. “Дөрес эшлисең, – дип кырт кисте Равил ага. – Ул театрның туксан процентын мин тәшкил итә идем бит”, – дип тә өстәде һәм каяндыр үзенә изәлгән кулны абайлап, шул тарафка китеп барды.

Менә тамаша башланды. Арада иң ошаган номер, әлбәттә, Равил ага Шәрәфиев башкарганы булды. Ул “юк, юк, юк” дигәнне “ноң, ноң, ноң” дип тәкърарлаучы француз корреспонтенты булып уйнады. Һәм тора-бара байтак француз сүзләренең татар теленнән күчкәнлеген мисаллар китереп дәлилләп, ахыр читтә үзенең дә татар булуын таныды. Залдагы күпчелекне язучылар һәм язучылыкка дәгъва кылучылар тәшкил итә иде кебек.

Тере язучыларны минем күргән бар иде инде. Сатыш авылы мәктәбендә укыган чагымда безнең белән очрашуга бер төркем татар каләмзатлары килгән иде. Шулар алдында чыгыш ясаучы укучылар рәтендә мин дә үз шигыремне укыдым. Кунакларның берсе, Габдрахман Минский атлысы, аркамнан кагып мактады һәм “Рөстәм энекәш! Әйбәт шагыйрь булып үс” дип язып, имзалап, китабын бүләк итте. Язмыштан узмыш юк, төзелеш институтында укысам да, университетның татар бүлегендә укучылар белән танышып-дуслашып китү нәтиҗәсендә дип фаразлыйм, язуны ташламадым һәм тора-бара Язучылар берлеге әгъзасы булып та куйганмын...

Әле ул көнгә ерак. Студент чагым, төзүчеләр институтында төрле факультетларда белем эстәүчеләр, чират белән концерт куябыз. Чыгышлар арасында КВН номерларына тартымнары да күренгәли. Сәнгать осталыгына биредә таләпнең югарылыгын аңлату өчен, Илһам Шакиров карамагына күчеп, татарның тәүге һөнәри инструменталь музыкалы эстрадасына юл ачкан, шул чорның популяр чит ил төркемнәренә биргесез “Идел” ансамбле безнең институтныкы булуын, анда бертуган виртуоз Сабитовлар бас һәм ритм гитараларда, Рөстәм Галиев барабаннарда уйнавын әйтү дә җитә дип уйлыйм. Соло гитарада уйнаучы янә бер егетебез бар иде, төс-кыяфәтен дә хәтерлим сыман, тик исеме генә онытылган. Аннары бу төркемгә синтезаторда уйнаучы композитор Вадим Усманов килеп кушылды. Кыскасы, безнең төзүчеләр институты актлар залы сәхнәсендәге тамашалар әнә шул “Идел”нең соклангыч музыкаль бизәлешләре озатылышында бара иде. Шунда бер эпизод истә калган. Көнчыгыш музыкасы яңгыравы астында, тылсым иясеме, гипнозчымы, чалмалы яраннары озатылышында сәхнә түрендә пәйда була. Ул башына тавис каурыйлы таҗ элгән, йолдызлы бизәкле яшел күлмәктән, ялтыравыклы кара шароварлардан, ә кәвешләренең башы очлаеп югарыга таба кәкерәйгән. Менә ул кулындагы тылсымлы таягын селкештереп залны “сихерләргә” кереште һәм җиденче рәттән җиденче урындагы студентка сәхнәгә менәргә боерды. Ә анда безнең курсташыбыз. Без аны фамилиясе буенча Шәкүр дип кенә йөртәбез. Ул бөдрә чәчле, актерлык осталыгына ия җор телле егет, күзләрен йомган хәлдә, ике кулын алга сузып урыныннан торды да, йөзенә сәер кыяфәт чыгарып, кемнәрнеңдер аякларына баса-баса сәхнәгә таба юл тотты. Шәкүр залга таба борылып басты. “Тылсымчы-гипнозчы” дустыбызга залда кемнәр утыруын танырга һәм шуларны дөрес итеп сәламнәргә боерды. “Исәнмесез...” – дип башлады Шәкүр һәм башын кашып алгач, тамагын кырып: “Татарлар”, – диде, янә тукталыш ясап бераз көттергәннән соң: “Ярымтатарлар”, – дип ябыштырды. Зал рәхәтләнеп көлде. Ә анда күпчелек руслар. “Тылсымчы” залдан торып та ”гипноз”дагы дустыбызга сорау бирергә ярый һәм ул бары тик хак дөресен генә әйтәчәк дип ышандырды.

Менә бер студент, икеле куеп үзәккә үтүче, артык катгыйлыгы аркасында байтак студентларны военкоматка турылаучы кырыс профессор турында ни уйлыйсың дигән соравын бирде. Шулвакыт утлар янып-сүнеп алды, шатыр-шотыр тавышлар чыкты һәм микрофон эшләми башлады. Шәкүр авызын ачып, кулларын болгап ниләрдер әйткән сыман итте итүен, ә беркем берни ишетмәде. Микрофон “тылсымчы” кулына күчкәч кенә янә эшләп китте. “Ул аны бизәк дип атады кебек”, – дип белдерде “тылсымчы”. Шул чама дигәнне белдереп, баш изәп ризалашты “гипноз”дан айный башлаган дустыбыз. “Күптәнме?” – дип залдан кемдер сорау бирде. Ә кайсыдыр әлеге сорауны русча кабатлады. “Дауна!” – дип җавап күндерде дустыбыз. Зал янә күтәрелеп көлде.

Ул чордан соң байтак еллар узды, шактый сулар акты. Бер елны, Шәмәрдән газ куу идарәсендә эшләгән чагым, Саба районында ниһаять үз якташыбыз башлык булып билгеләнгәч, анда юллар адәм рәтенә керүгә, экономик алга китешкә генә түгел, ә үзешчән сәнгатькә, КВН ярышларына да яңа сулыш ачылды. Язучы дигән даным да булгач, кайбер оешмалардан сценарий белән ярдәм итүемне үтенүләр дә булгалады.

Әле бу Зөфәр Билалов репертуарында “Учларыңа сал син йөрәгемне!” дигән җырның яңгырый башлаган гына чагы. Шәмәрдән ит комбинаты үзешчәннәре үз оешмалары проходноендагы хәлләрне тасвир итәләр. Комбинаттан чыгучыларны каравылчы туктата да, төрлесенә төрлечә: “Учларыма сал син йөрәгеңне, бавырыңны, бүтәкәңне”, – дип җырлый... һәм чәлдергән малларын алып кала.

Шәмәрдән участок больницасы табиблары куйган КВНда Зәйнәп Фәрхетдинова репертуарына мөрәҗәгать ителде. Ә ул болайрак килеп чыкты.

Обход ясаучы ак халатлы төркем палатага керә һәм баш табиб бер авыруга карап, сагыш белән “өянкеләр һәман шул икән лә, кычытканнар һаман шук икән, күршеләргә сәлам бирим дисәм, кайсы исән, кайсы юк икән” дигән текстны бераз гына төзәтеп, әмма шомлы тонда “өянәкләрең һаман шул икән лә, кычытынуларың һаман шул икән, күршеләреңә сәлам бирим дисәм, кайсы үлгән, кайсы юк икән...” дип җырлый.

Әлеге коллектив чыгышында опера җырчысының тешен суырту кыйссасын да тамашачылар яратып кабул итте. Теш табибы кабинеты ишеге төбендә чират торучы пациентларны шул җырчының “а-а-а-а-а!” дип үзәк өзгеч бер иңрәвеннән соң ай күрде, кояш алды. Әле анда яхшы хирург ишегенә “хирург”, булыр-булмасыныкына “херург” дип тамгалау, сүгенә торган теш врачы кабинетына “оста матолог” дип язу тәкъдиме дә кертелде.

Сәләтсез килеш җырчы булып йөрүчеләр бихисаплыгы хакында бүген ялкау гына зарланмый. Шырды-бырды көйне дә, тавышны да компьютер төзәтә, калыплый һәм фонограммага авыз ачып селкенгәләп тору җырлау санала. Нәкъ шундый ысулда тагын кемнәр кем генә булып казганмый бу заманда. Япь-яшь ханымнарның генерал погоннары тагып йөрүенә дә инде шаккатмыйбыз. Ниткән фронтларда җиңү яулап ирешүләре дә кызыксындырмый. Яуда булмаган хәрби ир-атларның погоннарына эре-эре йолдызлар, күкрәкләренә орден-медальләр явымына да тамчы да ис китми. Хәтта армиядә булмаган кеше гаскәргә – баш, полициядә хезмәт итмәгән кеше полициягә – түш, колхоз бригадиры булып та үзен расламаган кеше эре компаниягә җитәкче итеп билгеләнсә дә аптырамыйбыз. Димәк, кайдадыр, кемедер бар моның дип кенә куябыз. Бу вәзгыятьтән КВН мөнбәреннән төрлечә көлүләр тынып тормый әлбәттә, әмма андый кадрлар сәясәтенең юан башы гади халык сыртына төшүе генә чабудан тарткалый. Ирексездән, Гогольнең “Ревизор” комедиясе персонажының залга мөрәҗәгать итеп: “Кемнән көләсез? Үзегездән көләсез бит”, – дигән ярсулы репликасы искә төшеп, сагышка сала.

Хәзер түрәләргә каты бәрелү дә ярап бетми бит. Аерым бер социаль төркемгә дошманлык уятуда гаепләп хөкемгә тартулары да мөмкин. Ә менә КВН тарафыннан яңгыраган тәнкыйтькә карата әлегә андый кырыслык күрсәтелгәне юк. Димәк, шундый мөмкинлектән файдаланмау гөнаһ булыр. Кайбер җитәкчеләребезнең бер яуда да катнашмаган хәлдә хәтта “Александр Невский” орденына лаек булулары, генерал дәрәҗәсенә ирешүләре, дәүләт биргән орден-медальләрдән тыш ислам һәм христиан дини җитәкчеләре тарафыннан яудырылган орден һәм медальләр белән дә түшләре бизәлүе модасына да бәлки элеккерәк чордагы тешлерәк КВН күзлегеннән карау җитмидер?

Милләтебезгә каршы эчтән дә, тыштан да һөҗүмнәр туктамый кебек. Бигрәк тә авылда татар балаларының русча сөйләшеп йөрүләре шундый шөһбәләргә урын бирә. Татар теле дәресләрен чикләү шуның бер элементы сыман. Ә ул дәреслекләрнең эчтәлеге белән нишләргә? Беркөнне дүртенче сыйныфта укучы оныгымның “Туган як мохиты” предметы биремен укып, телсез калдым. Анда “Ладога” һәм “Онега” сулыкларының кайсысы “ана”, ә кайсы “ата” дип телгә кергән дигән сорау тора иде. Мин укыган заманнарда татарча төгәл фәннәр дәреслекләрендә дә татар рухы бәреп тора һәм татар моңы бар иде ләбаса. Безгә каршы ачылган “катнаш никах фронты” да үр арты үр яулый сыман. Кыскасы, ошбу тема да җирле КВНнар өчен, урыс әйтмешли, сукаланмаган басу.

Бүген кесә телефонына бәйлелеккә төшү эпидемия төсмерен алды. Бигрәк тә балалар аңа җаны-тәне белән беректе, ә яшьләр ансыз очрашу-аралашуларны инде күз алдына да китерә алмый бугай. Ни хикмәт, КВНнарда әле бу фаҗигане бөтен тирәнлегендә шәрехләрдәй саллы номерлар күрсәтелгәне юк һәм моңа омтылыш та шәйләнми. Ихтимал, бу хәрәкәт тә аның хозурында чарасыз һәм көчсез. Алай да ил дәрәҗәсендәге проблемаларны КВНның югары лигасы хәле кадәри калкыта, ә менә регионнардагы командаларның актуаль мәсьәләләрдә тирәнгә кермәве, тешсезлеге күзгә нык ташлана һәм гавәм күңелен яулаудан әлегә ерак тора.

Кайчандыр “Татарстан” радиосы фондында булган җырлар, музыкаль әсәрләр, спектакльләр, талантлы артистлар тарафыннан саф татарча укылган хикәяләр, башка кызыклы язмалар әгәр җуелган икән, аерым коллекциячеләргә мөрәҗәгать итеп аларны барлау мәслихәт булыр иде кебек, Башкасын әйтмим, Тукай елы дип игълан ителгән елда татарча радио-телетапшыруларда, һич югы аэропортка аның исемен бирү уңае белән, Заһидулла Яруллинның “Тукай маршы” яңгырамавы да гаҗиз итә. Җырыбызның татар моңыннан тайпылуы, татар китабының, татарча газета-журналларның тиражлары кимүе, берәм-берәм яшәүдән туктавы милләтпәрвәр битлеге кигән бәгъзеләребез өчен тырышлыклары нәтиҗәсе саналамы? Һәм нәкъ менә шундый “җиңү”ләре өчен тәтиме аларга титул, премия, орден, медаль һәм башка төрле бүләкләр, кәнәфиләр, өстенлекләр? Менә шушылар хакында яңгыратасы иде республика дәрәҗәсендәге татарча КВНнарда сәхнәләр һәм телеэкраннар аша. Һәр өлкәдә, һәр тармакта милләтебез өчен ахырзаманны якынайтучы милләттәшләрне уенын-чынын кушып илгә танытасы иде. Кем әйтмешли, халык үз каһарманнарын белергә тиеш.

Озын сүзнең кыскасы, КВН дигән проект әле үз потенциалын югалтмады һәм әле аңа яшисе дә яшисе. "ТЯ" 9.07. 2020 ел.

Нинди җорлык җанга нур?



Танылганраклар даирәсеннән булган язучыларыбызның авыл клубларында халык белән очрашулары турындагы истәлекләрендә үзләре, чордаш каләмдәшләре авызыннан чыккан, еш кулланудан шәпи шикәре хәленә төшкән гыйбарәләре, залдан бирелгән “көтелмәгән” сорауларга шаян яки тапкыр санаган, шулай тоелган җаваплары юмор дип тәкъдим ителә.


Сүз дә юк, соңгы елларда нык үрчеп киткән “йолдызлар” катнашкан концертларда сәхнәгә яки телеэкранга чыгып көлдерергә азапланучылар мә­тәштергән “сәнгать җимешләре” янәшәсендә мондый иҗатка да урын бар сыман тоемлана. Хә­ер, авторларның үзен һәм тирәсендәге иштәшләрен үтә акыллы, зирәк итеп таныту, инандыру нияте булу-булмавын укучы тоймый калмый. Һәм бәян ителгән теге яки бу кыйсса елмайтса яки көлдерсә дә, аның күңелендә даирә­дәшләренә яраклашып тырышкан авторга карата әллә ни теләктәшлек уянмый. Ә менә каләмзат үзе­нең көлке, кызганыч хәлләрдә калуын курык­мыйча, төсле буяулар кулланып бәян итсә — анысы икенче мәсьәлә. Андый ихлас ачылулардан соң әдипкә хикәятләренең башка төрлеләрен укучы күңеле түренә уздыру да ансатлаша. Юмор кырык­маса кырык төрле, бар җылысы, тозлысы, тоссызы, шырпылысы һ.б. Бәгъзеләрне түбәнсетү, рәнҗе­тү хисабына, кемнәрнеңдер күңелен күтәрү дә юмор саналгалый башлады, һәм ни гаҗәп, сәхнәләр, телеэкраннар аша да андый “нигъмәт” кәшә­ләнә. Әйтик, чукча турындагылар моңа якты мисал. Ә чын, хакыйкый, затлы татар юморында татар моңы, татар рухы ярылып ята, татар тәвәккәлләге һәм үткенлеге чагылыш таба. Мөхәммәт Мәһдиевтә бу бар иде. Һәм ул халыкчанлыгы, таланты, үзенең көлкегә калган чак­ларын да ихластан, тәмләп тасвирлаудан өрекмәве, шундый уңайсыз мәлләргә таруларын укучысын дус, тиң санап уртаклашуы белән меңнәр күңелен яулады. Ихтимал, затлы нәсел вәкиле булу әтрәк-әләмнәргә хас шә­бәеп кукраюларга, бүксә кагуларга ихтыяҗ калдырмый бугай.

“ТЯ”ның элеккеге баш мөхәррире Исмәгыйль әфәнде Шәрәфиев тә, әлеге әдипнең теләсә-кайсы китабын, кай турыннан ачсаң да онытылып укып китәсең ди иде. Мондый үзенчәлекне ул авторның миллилегендә, белеме тирәнлегендә генә түгел, ә нәселе җепләренең затлы тамырга барып тоташуында да дип санады һәм газета битләрендә аның әсәрләреннән өзекләрне әледән-әле бирә килде.

Ә бит көлкегә калдыруларга адым саен юлыгыла һәм, тормыш булгач, беребез дә андый “күчтә­нәч”­ләрдән коры калмый. Мине дә читләтеп узмый андый матавыклар.

Дүрт катлы гомуми йортта яшәгән чагым шулай. Җиңелчә ремонт ясау максатында, хатыным бе­лән стенадагы обойларны кубардык. Шуларның һәм­мәсен матрас зурлы­гындагы иләмсез полиэтилен капчыкка тутырып, урамга, чүп түгәргә дип чыксам, подъезд аша күршем Рафил очрады. Ул күзләрен мөлдерәтеп сә­лам бирде дә, ипләп кенә: “Рөстәм абый, әллә сез фатирдан чүпне елга бер тапкыр гына чыгарасызмы?” — дип кызыксынды.

Янә бер очрак. Микроавтобуста Казанга, ида­рәбез буйсынган “Таттрансгаз” берләшмәсенә барабыз. Салонда ир-атлар һәм хатын кызлар. Арабызда иң яше — керәшен кызы, буфетчы Таня. Сүз иярә сүз чыгып, хатын-кызны нык тоту зарурлыгы темасына кереп кителгән. Мин дә әңгәмәгә тартылып: “Тезгенне тарткалап тормасаң, алар әллә кая сикерергә мөмкиннәр”, — дип ычкындырганмын. Таня ягымлы елмаеп минем тарафка борылды да: “Рөстәм абый, гаиләдә бер кеше тормоз була инде ул!” — дип ябыштырды.

Бер елны “Бәкер” курортын урадым. Кайткач, анда ялны ничек уздыруым белән хезмәттәшләр кызыксына башладылар. Мин ике кешелек бүлмәгә, кайсыдыр шәһәрдә котельныйлар белән җи­тәкчелек итүче Йолдыз исемле ир-ат белән урнашуымны, күршемнең “без­гә инде яшь чибәркәйләр карамый, картлары кирәк түгел, шуңа күрә һәр кичебезне бик яхшы шәраб алып бизик” дигән тәкъдимен кабул итүемне җиткердем. Шулчак төзелеш мастеры Илдар Галимов күзләрен очкынландырып елмайды да: “Рөс­тәм Зәетеч, ялгышмыйсызмы? Хатын-кыз түгел идеме ул? Йолдыз дип әйтәсез бит”, — дип мине көлкегә калдырды.

Мондый мисалларны тагын да дәвам итеп була. Шәхсән үзем дә бу мәсьә­ләдә бурычлы булып калмыйм ахрысы. Язучы Тәл­гат Нәҗми “Саба мәзәк­ләре” исеме астында чыгарган китапларында минем белән булган гыйб­рәтле очракларга да урынны мулдан биргән иде, мәрхүм.

Мин соңгы егерме өч ел хезмәт куйган магист­раль газ үткәргечләр ида­рәсендә, газчылар көненә багышлап, һәр төр хезмәт башкаручы төркем тарафыннан (алар бик күп: төзелеш, автоматика, электр, элемтә хезмәтләре, компрессорлар белән эш­ләүчеләр, сантехниклар, магистраль торбаларны тәртиптә тотучылар, автотранспорт, торак йортларга хезмәт күрсәтүче ТКХ, балалар бакчалары, клуб, һ.б.) үз стена газетасын чыгару гадәте бар иде. Оешмабызны беренче казык кагудан диярлек җи­тәкләгән Ришат әфәнде Нурисламов, кемнеңдер киңәшен тотыпмы, шундый һөнәри бәйрәмебез җитәрәк, кабинеты ишегенә әтисе исемен сызык аша Габдел-Ихсанович дип төзәттереп яздырды. Һәм төзелеш белән бәйле хезмәтебез чыгарган газетада эреле-ваклы кабинет ишекләре урын алды. Бер ишек сурәтендә идарә урынбасары Гаврюхинның фамилиясе Гав-Рюхин дип тәгаенләнде, баш инженер Мингазовныкын Мин-Газов дип, ә магистраль торбаларны кайгыртучы Сәүбән кордаш Шәрәфиевнекен Голиков дип тәгаенләдек. Имеш, “шәрә”­дән тәрҗемә... Идарә баш­лыгы аны-моны әйт­мәде, әмма кабинеты ишегендәге исем-фамилияле күрсәткече икенче көнне үк элеккеге, сызыкчасыз хәленә кайтты. Сәүбән дускай да үпкә-сапкы сиздермәде, ләкин аның диспетчер булып эшләүче хатыны телефоннан: “Олы кеше бит инде сез, Рөстәм Зәетеч, балаларны урамда үчекли башладылар анда, шул да булдымы шаярту?!” — дип оялтты һәм миңа “бүтән алай эшләмәм” дип гафу үтенүдән гайре чара да калмады.

Идарә җитәкчебез Башкортстан вәкиле булуын истә тотып, бер кергәнемдә “һаумыһыгыд” дип сәлам бирдем. Исәбем “һау” дигән җавап ишетү иде. Ришат Габделихсан улы, ниятемне аңышып, күзен тутырып карап, баш чайкап кую белән генә чикләнде. Ул инде лаеклы ялда, мактасам да, шәт, ялагайга чыгармаслар, оешмабызның һәр тармагын энәсеннән җебенәчә белә, һәркемнең нәрсәгә сәләтле икәнен дә чамалый, һәм эшне, асылын төшендереп, вакытын тө­гәл билгеләп, булдырырдай күләмдә генә йөкли иде. Егерме елдан артык бергә эшләү дәверендә аның кемгә дә булса сүгенгәнен, тавыш күтәргәнен ишеткәнем булмады. Әлбәттә, юмор хисеннән мәхрүм түгел, уяулыгыңны җуйсаң, җор сүз ябыштыруы да бик тиз. Бер мәлне, туган көненә турылап ахрысы, аңа үземнең “Тамчы гөл” атлы китабымны бүләк иттем. Татарстан китап нәшрияты чыгарган әлеге китапның тышлыгында Казан үзәге урын алып, шундагы биналар ниндидер дини плакатлар белән бизәлгән һәм урамда бомжга тартым бәндә бөкшәеп басып тора. Ул сурәт уңаеннан Тәлгат Нәҗми дә “котсыз, эчтәлеккә туры килми” дип бер тешкә тигән иде инде. Ә Ришат Габделихсан улы, китапны кулына алып әлеге рәсемгә бераз текәлеп карап торгач: “Рөстәм Зәетеч, бу үзең түгелме соң? Безгә эшкә килгәндә шундыйрак идең бугай”, — дип яңгыратып көлеп җибәрде.

Әйе, юморның бар төрлеләре. Элегрәк, СССР чорында Мөслимдә булган хәл дип сөйләделәр. Бер гадиерәк җитәкченең кечкенә улын сөннәткә утырт­тыруы хакында КПСС райкомына хат килеп төшә. Моны райком бюросына куеп тикшерәләр. Анысының тәртибе болай: райкомның беренче секретаре кабинетында “т” хәрефе белән тезелгән өстәлләрнең аркылы башын район хуҗасы били, ә әлеге хәреф сабагының як-ягында район дәрәҗәсендәге 7-8 җитәкче — райком бюросы әгъзалары утыра. Ә “т” хәрефенең сабагы төбе белән ишек каты арасында гаепләнүче, хөкемгә таручы басып тора. Һәм аны чиратка салып, әллә кайчангы гаепләрен казып чыгарып, кай җире кычыта “тәрбияләү” башлана, чыдап кына тор. Менә шундый күргәзмә суктыру иң кызу, иң биек ноктасына җиткәндә, кабинет ишеге ачылып китә һәм аннан әлеге экзекуциягә мәхкүм җитәкченең зур гәүдәле әнисе килеп керә. Әни кеше артыннан ияреп кергән секретарьша ханым, коты алынган хәлдә, кабинеттагыларга әлеге чакырылмаган кунакны тоткарлый алмавын аңлатырга азаплана. Гайрәтле ана түрә­ләрне башын чайкаштырып күздән кичерә һәм тамак кырып: “Әй, эш кырган кеше сыман утырган буласыз да инде, ә!” — дип үз хөкем карарын те­зә башлый. “Имеш, кечкенә малайны сөннәткә утыртканнар да, дөнья җимерелгән. Бер бүксәсе улымны шуның өчен партиядән чыгарырга кирәк дип остара, икенче оны­гымның әтисен эшеннән кумакчы! Менә “тот” ите ашагыз! Яле, чыгарып салыгыз барыгыз да менә шушы кызыл ябулы өстәлегезгә. Карыйк, күрик! Барыгызныкы да кистерелгән ләбаса! Утырган буласыз әлләкемнәр булган булып, ачуым беркилмәгәе...”

Ул арада райкомның башка бүлекләрендә хезмәт куючы ханымнар кабинетка үтеп, әлеге әбине үгетләп, дәрәҗәле кабинеттан кабул итү бүлмәсенә этә-тар­та алып чыгуга ирешеләр. Бюро җыелы­шы да шуның белән тәмам була, җитәкчегә ул моментта җәза бирү максатка ярашлы дип табылмый. Чөнки эш зурга ки­тәргә, мондый гаярь хатынның Казанга яки Мәс­кәүгә барып, авыртмаган башка тимер тарак төше­рүен дә көтәргә була.

Сер түгел, журналистиканы да, әдәби иҗатны да, андагы юморны да иң биек югарылыкка затлылык менгерә. Төптәнрәк уйлаганда, затлылыкны тәэмин итүгә эчтәлек кенә түгел, газета-журнал редакцияләренең матди хә­ле, нинди бинада, кайсы катта урнашуы, нинди мәй­дан биләве һәм тәрә­зәләре кая каравы да мө­һим. Аларны, әйтик күтә­реп булмаслык почта чы­гымнары һәм аренда хакы басымы аша изеп, бомж хәленә турыласаң, язганнары да шуның төсле булачагын, тиражларның көннән-көн төшәсен көт тә тор. Бүген, татарча һәм русча газета-журналларыбызның шул чорда уртак йортлары булган, Декабристлар урамы, 2нче йорт адреслы 14 катлы затлы бинага, маңгаена язылган язуына караганда, “Татмедиа” хуҗа ителгән. Анда сыену тапкан һәр оешманың аренда хакы түләве табигый. Милек хуҗасы хакны күтәрә дә, төшерә дә ала. Ягъни анда кайсы редакцияне, яки хуҗалык итүче субъектны калдыру-калдырмау аренда хакы ярдәмендә көйләнә ала. Һәм, ни үкенеч, мин һәм башка каләмдәшләр байтак еллар ансат кына кереп-чыгып йөргән күп кенә редакцияләр инде анда юк. Кайсы кая таралышканнар. Яраткан газетабыз “Татарстан яшьләре” дә әлеге комплексның газета-журналлар басу белән мәшгуль цехлар, склад хуҗалыклары урнашкан блогындагы бер комрыкта яши. Анда үтү өчен вахтада дежур торучыга документ калдыру гына аз, редакциянең кайсыдыр хезмәткәре эшеннән бүленеп, алтынчы каттан төшеп, озын коридорлар аша, урау юллар үтеп чыгарга һәм сине җитәкләп алып кереп китәргә, киткәндә яңадан шунда төшереп куярга тиеш. Менә шундый юмор... Т.Я. 2.07.2020


Хурлык, гарьлек, гомерлек...


Коронавирус турында төрле фикерләр яңгыраштыра. Яраткан газетабызның бер авторы шул афәтне Гүзәл Яхина романы һәм шуның буенча төшерелгән фильм тирәли купкан шау-шу белән янә­шә куйды.


Югыйсә телеканалларда исәпсез-хисапсыз сериаллар өзлексез бара, тик аларны энә күзеннән уздыру модасы юк, җитешсез җирләренә бе­рәүнең дә исе китми. Бу роман һәм аның буенча төшерелгән сериал тирәсендә гауга кубару гавәм өстендә ниндидер яңа манипуляция матавыгына кайтып калмыймы икән? Русия Конституциясендә “нүлләштерү” дигән исем алган үзгәрешләрне, пенсия яшен озайту, нефть бәясе төшү, доллар курсы арту яссылыгында кибетләрдәге товар бәяләре кыйбатлану кебек нәрсәләрне күпмедер вакытка күләгәдәрәк калдыру, оныттырып тору максатында мәсәлән? Гавәмне әлеге шаукымлы агымга җәлеп итү ничек барып чыкты соң? Мәсьәләнең төбенә төшәр өчен нәни генә лирик чигенеш ясыйкчы.

Этләр ярдәмендә аю аулау нечкәлекләре хакында русның атаклы классик язучысы бәяны кызыклы. Этләр, өер белән булсалар да, никадәр өстерсәң дә аюга ташланмыйлар, чөнки куркалар икән. Әле алга омтылып, әле артка чигенеп өрүен өрәләр, әмма “чик”не чыкмыйлар. Лә­кин мәкерле аучының җи­ңе эчендәге кечкенә, әмма әкәмәт явыз, үтә зәһәр кечтеки эте барысын да хәл итә. Башлап, чинап-чәңгелдәп аюга ул ыргытыла. Калганнар, автомат рәвештә, көтү инстинктына буйсынып, аңа иярә­ләр. Әлбәттә, эре этләргә кыенга туры килә, кайсы имгәнә, кайсының гомере дә өзелә. Ә тегесенә пычак та юк, ул “җыр”ны баш­лап биреп, хуҗасы әмерен үти, аннары аның башмагы ышыгына кайта һәм яңа җиңүләргәчә тынычлыкта калып, тук, рә­хәт, имин тормыш кичерә. СССР белән дә шулайрак килеп чыкты сыман. Аны, шартлы рәвештә аю дип күзалласак, беренче чиратта “җиң эчендәгеләр” ташланып, үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр.

Бүген матбугатта, интернет киңлекләрендә әлеге фильм хакында әллә кемнәр ни дип кенә авыз чайкамый. Үзенчәлекле фамилияле хәрби тарихчылар, аналитиклар романны да, фильмны да, актерлар уйнавын да җиз иләктән или. Әйтергә кирәк, “җен”не чүлмәктән үзебезнекеләр чыгарды. “Азатлык” радиосы сайтында АКШта яшәүче Сукаев фамилияле милләттәшебезнең Хаматовага каршы татарча, әмма хаталы язу күтәреп пикетка чыгуы фотосы белән бергә бәян ителгән иде. Әлеге кешенең бу гамәле бәгъзеләребез тарафыннан шамакайлык дип түгел, ә фидакарьлек үрнәге буларак кабул ителде. Штаттагы “милләтпәр­вәр­ләр”гә үзләрен формада тоту, “көрәшче” булуларын оныттырмау өчен яңа “фронт” ачу көн тәртибенә менде шикелле.

Узган көз интернеттан бер мәгълүмат укыдым: Татарстан Язучылар берлегенә танылган татар шәхесләре турында әсәрләр яздыру өчен дәүләттән мөрәҗәгать булган икән. Кол Шәриф, Дәрдмәнд, Таҗетдин Ялчыгол, Шәехзадә Бабич, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина кебек шә­хесләргә багышланган әсәр­ләр язу берничә язу­чыга бүлеп бирелгән һәм аларга бу эшләре өчен 400 мең сум гонорар билгеләнгән. Күпмесе үтәлгән аның, үтәлгән кадәресе ни дәрәҗәдә, сыйфат ниндидер — билгеле түгел. Ни гаҗәп, милләт хадимнәре сыйфатында хөкемдарлыкка, кем нәрсә язарга тиешлеген билгеләргә дәгъва кылучы төркем, 400 меңәр сум алып татарны күтәрергә тиешле романнар язарга алынучы подрядчы каләмзатлардан исәп-хисап таләп итми, татар тормышыннан яхшы кино төшерү таләбен Татарстан милке белән миллиардерлыкка ирешкән түрәләргә куймый, аларны гаепләми, үпкә дә белдерми. Таләп, үпкә, гаепләү Татарстаннан бер тиен ярдәм алмый дөнья укучысы игътибарын җәлеп иткән Гүзәлгә һәм фильмда уйнаган актрисага. Асылда кем соң таләп куючыларыбыз? Ни алгысыта аларны? Әллә чыннан да, интернетта кайбер язышучылар фаразынча, уңган-булган крестьяннарны талап, илдән сөрешүче әт­рәк-әләмнәрнең нәсел оч­ларымы? Яки күршеләре, хезмәттәшләре өстеннән әләк яудыручыларга барып ялганамы боларның шәҗәрәсе? Ә бәлкем бу матавыкны оештыручыларның асыл максаты киң җәмәгатьчелектә үзара капма-каршылык тудырып, ике лагерьга бүлеп, ил тормышындагы кайбер күңелсез, негатив нәрсә­ләрне вакытлыча гына булса да оныттырып торудыр? Бу проектның тәэсире кими төшкәч, икенчесе хутка җибәреләчәктер?

Монысы бер. Ә икенчедән, үзеңне тәти итеп хис итү, үпкә-ачуларыңны канализацияләү, булдыксызлыгыңны, милләтең, халкың өчен өч тиенлек тә гамәл кылмавыңны, кылганга сабышып “театр куеп” йөрүеңне аклау өчен дошман образы булу бик кулай. Большевиклар барысы өчен дә гаепле итеп патшаны, дворяннарны, алпавытларны, завод ху­җаларын билгеләгән. Аннары уңган-булган барлыклы крестьяннарны кулак, подкулачниклар дип тамгалап, шул төркемгә бө­гәрләп тыккан. Совет чоры дәреслекләрендә Русиянең артка калуын “татар иго”­сына сылтап аңлаттылар. “Кызыл” хакимият аны абсолют явызлык өлгесе итеп танытып, үзләре кылган, сугыш, ачлык, талау, илдән сөрү, ГУЛАГлар бе­лән истәлекле гамәлләрен шуның карачкысы белән ышыклый килделәр. Демократлар исә, дәүләт терроры, ачлык афәтләре оештыруда Ленинны, Сталинны гаепләде. Соңгыларының тарафдарлары илне таратуга Горбачевны, Ельцинны гаепле дип тапты. Кая бакма, уңда да, сулда да тарихның буеннан-буена гаеплеләр тезелеп киткән.

Интернет киңлекләрендә В.Путин турында да бүген ни генә язмыйлар. Ә һичкем үзенә карата тәнкыйть күзлегеннән карамый. Мин ни кырдым соң әле бу дөньяда башкаларның тырнак астыннан кер эзләргә, кемнәргәдер таләп куярга хакым бармы дигән сорауларга җавап эзләми. Бер генә даирәдә дә бу күзәтелми, бар да үзләрен тәтигә чыгарып, гаеплене читтән юллый, чөнки шулай отышлы. СССР таралуына, латин әлиф­басы кайтмавына, татар мәктәпләре ябылуына, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренең камил булмавына, Тукай яшәгән йорт җимертелүенә, Сара Садыйковага чүплектә һәйкәл салына башлап, чүплек файдасына туктатылуына, татар матбугаты редакцияләренең Бауман һәм Декабристлар урамындагы төп йортларыннан китүләренә, татар җырын һәм әдәбиятын моңнан яздыруга һәм башка шундый күп нәрсәләр өчен тамчы да шәхси җаваплылык тоймыйбыз. Ни аяныч, Татарстанда күптәнге хыял булган татар университеты ачылмады, ә менә дуңгызчылыкта зур уңышка ирешү, баш санын миллионга җиткерү проекты гамәлгә куелды. Әле тагын “Болгар җилләре” атлы милләт тарихына бәйле фильм булдыру хәстәренә алыну булды. Татарстан акчасы тотылды, әмма ниятнең анысын тормышка ашыру барып чыкмады, җилләр башкача истерелде. Һәм, матбугатта, интернетта барган шау-шуга караганда, боларның барысы өчен дә Гүзәл, Чулпан, фильм төшерүчеләр гаепле. Ә кемнәрдер санап үтелгәннәр өчен бөтен җавапчылыкны ансат кына, ул хакимиятне кабул итеп алганга кадәр “җиң эчендәге көрәшчеләр” белән берлектә ирешелгән “ка­занышлар”га күзне йомып, Татарстанның бүгенге җитәкчесенә күчереп арканламакчы. Ирексез­дән, Татарстанның тыйнак мөмкинлекләрен тагын да чикләү нияте “җиң эче” көрәшчеләребезне янә алгы сызыкка чакырды ахрысы дигән шик-шөһбә борынлый.

Гүзәл Яхина халкыбызның татар тормышына кагылышлы фильм турындагы хыялын, яхшымы-яманмы, тормышка ашыруы белән бәгъзе эшем ияләребезне уңайсыз хәлдә калдырды шикелле. Фильм күрсәтелсен өчен Татарстанның матди өлеш кертә алуын да кимчелек түгел, ә егетлек дип саныйм. Шуңа да илебезнең үзәк телевидениесе аны иң яхшы вакытта атна дәвамында күрсәтте дә. Әлбәттә, томнары, китаплары өч тиенгә дә сатылмаган, “танылган”, исемле- титуллы, үзара макташулар нәтиҗәсендә “көрәшче” даны иярләгән әдипләрнең Гүзәлгә, һәм берочтан Чулпанга дәгъва­лары булуы табигый: шә­бәргән тавыклар хәлендә калу кемгә ошасын.

Әлбәттә, депутат әдипләребез инициативасы белән татар язучыларына дәүләт хисабына китап чыгару форсаты бирүне казаныш дип тә санап булыр иде. Булыр иде, әгәр андый мөмкинлек үзләре һәм әшнәләре өчен генә түгел, ә әдәбиятка яңа килүчеләргә аякка басар өчен терәк буларак кулланылса, үткәндә йолдыздай балкып алучыларны оныттырмауны кайгыртса, яки мондый мөмкинлектән һәр язучы тигез, гаделлек шартларында файдаланса. Татарстан китап нәшриятын Дамир Сираҗиев җитәкләгәндә бюджет хисабына китабыңны чыгарабыз дип, Язучылар Берлегендә әгъза торучы минем дә газета-журналларда басылган кайбер әсәрләремне соратып алганнар иде һәм мин аны шул нәшриятта әле дә җаваплы вазыйфа башкаручы, күптән түгел шигырьләре Англиядә дөнья күргән өметле шагыйрь Ленар Шәехка калдырып киткән идем. Акты сулар, узды еллар, вәгъдә сәгате сукмады. Һәм сукмаячагын да оялып кына телефон аша ирештерделәр. Анысы бер хәл, “Идел” журналы баш мөхәррире “Кукуруз чәкәне” исемле хикәямне апрель санында басабыз, сиңа хикәя басылган 20 данә журнал калдырабыз дип электрон почта аша хәбәр салгач, озак та үтми, кемнеңдер, әсә­ремне өтеренәчә укып, аның максатка яраксызга чыгарылуы хакында шул ук адресаттан янә хат алдым. Шаккаткыч хәл, Нәкый ага Исәнбәткә кара күләгә төшерелә торган әсәре, максатка ярашлы саналып, төп әдәби журнал түренә үтә, дәүләт хисабына грантлар алган авторның Русияне “п...россия” дип тәгаенләгән китабы да әдәби журналда саллы мәйданда икенче әйләнештә басыла. Иңгә автомат аскан хәлдә ватанга тугры булу анты биргән ир-егетләргә илебезне болай мәсхәрәләү һәм мәсхәрәгә мәйдан бирү төс түгел, бу ни әхлак, ни канун киртәсенә дә сыймый. Нинди контингент билгели икән соң әдәби әсәрләрнең максатка ярашлы булу-булмавын — тәмам аптыраш.

Минем “Кукуруз чәкәне” хикәясенең бер каһарманы — әдәби журналның баш мөхәррире. Ул исә “бер басылган гел басыла” дияргә ярата. Әлеге хикәянең соңгы минутта “максатка яраксыз”га чыгуы әсәрдәге шушы геройның эшчәнлеге җиңелчә юмор белән шәрехләнүе аркасында булып аңлашылды.

Ошбу шыңшу, сыкрануларга тартым чәчелеп түгелүләремдә, әлбәтттә, бернинди яңалык та юк. Айдар ага Хәлим инде күптән бер газетада басылган “Кече юлның тузаны” исемле мәкаләсендә иҗатыма шактый югары бәя биреп, минем сыман “үги” авторларны күрмәскә тырышуга, аларга әдәби мәйданга юл ачмау проблемасына әрнүен яшермәгән иде.

Анысы да монысы, бүген дөньякүләм дәрәҗәдә беренче номерлы гаепле итеп әлегә коронавирус тәгаенләнә. Аның таралуына АКШ Кытайны сә­бәпче дип саный. Кыскасы, тормыш дәвам итә, яңадан-яңа гаеплеләр тарихи аренага чыгу өчен чиратын көтә. Шунысы куанычлы, татарларны “иго” өчен табалауның куллану срогы чыкты. Хәер, ир-атлары хатын-кызларга ки­зәнүгә корылышлыларның нәсел җепләре “иго” тәэмин итәргә сәләтле гаярь яугирләргә барып чыгуына ышанып һәм ышандырып та булмый башлагандыр. “Өч йөз ел буе изелгәннәр” статусы да бөеклеккә дәгъва кылучылар өчен отышлы була алмый. Саба районы, Югары Шытсу мәктәбе укытучысы Гарәпшә агайның, “хурлык, гарь­­лек, гомерлек” дигән бәяләмәсен ил язмышына мәңгелек келәймә итеп сайлауга бәрабәр. Шул мәктәптә җитмешенче еллар башында берара укыткан апам әйтүенә караганда, ул әлеге сүз тезмәсен үтә ялкау укучыларына билге куйганда “берлек” дип башлап кулланган.

Французларның “әгәр хатын-кыз хаксыз икән, аннан гафу үтен” дигән әйтеме бар. Безнең очракта Чулпаннан, Гүзәлдән, аның ачы язмыш кичергән Зөләйхасыннан гафу үте­нүләр булмастыр. Зур тиражлар белән бастырып сатылган, илнең иң югары өч әдәби премиясенә лаек булган, 34 телгә тәрҗемә ителеп дөньякүләм танылган романга, телевидение күрсәтүе өстенә интернет аша да миллионнар караган фильмга, талантлы кызларыбыз Гүзәлгә һәм Чулпанга ятларның кайта-кайта үчегүләре дә мине гаҗәпләндерми. Мәрхүм шагыйрь Роберт Миңнуллин әйтмешли, “ул шулай куелган”. Ә менә үзләрен шәп санаучы, үзара макташуда азу ярган милләттәш асыл егетләрнең, үзебезнең кызларны, хәтта үз каланчаларыннан торып аларны хаксыз санаган очракта да, барыбер, бернигә карамый яклыйсы, ятларның агулы нәфрәтеннән ышыклыйсы, аралыйсы урында, шуларны да уздырып, артларына ут капкандай чәч-баш туздырып, күз акайтып иле­рүләре, бетереп таш­ларга омтылулары, укытучы Гарәпшә агайның (инде күптән мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын) әнә шул “хурлык, гарьлек, гомерлек” гыйбарәсен искә төшереп, җанны талкый, сары сагышларга сала. Аларның “җиң эче” вазыйфасында икәнлекләрен күңел кабул итми. Ә бәлки мин ялгышамдыр? Шулай гына булса ярар иде...   Т.Я. 21.05.2020