Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 18 октября 2020 г.

КЕМ БЕЛСЕН...

Республикабызда бер мәлне “Без булдырабыз!” дигән гыйбарә модага керде. Массакүләм матбугат чараларыннан шуны ишеткән яки укыган саен студент елларымда сабакташларым белән милли темага бәхәсләшүләр искә төшә иде. “Татарча сөйләшкәндә әле трактор, әле трамвай, әле автобус дигән яки башка рус сүзләре кысыла, саф татарча сөйләшә алмыйсыз”, — дигән иде бер урыс дус шундый чәкәләшүләрнең берсендә. Мин инде әлеге сүзләрнең русныкы булмавын һәм кайчан кайдан керүен әйттем, аларның сүзлекләре нигездә Европа илләреннән һәм татардан кергән сүзләр җыелмасы дип тә куык очырдым. Әлбәттә, мондый белдерү күпләргә ошамады, исбат итүемне сорадылар. Мин инде КДУда татар бүлегендә укучы дуслардан ишеткәннәрне, деньганың тәң­кә сүзеннән, казначейның казначы дигәнне аңлатуын, янә килеп, аршын сүзен, тагын нәрсәләрнедер санап киттем. Һәм үземнән сезнең “забулдыга” дигән сүзегез дә татарныкы дип тә өстәдем. Монысы урыс дусларымны аеруча үртәлдерде, моның булуы мөмкин түгел дип бәхәсләште алар. Әмма әлеге төшенчәнең татарча “булдык”­ның аргы ягына чыгу, “барып чыгу” дигәнне аңлатуын әйткәч, андый сүзнең барлыгын күрше бүлмә­дәге вуздашлар да раслагач, кикрикләр ул мәлдә шиңә төште. Ләкин һәр бәхәстә мин яки милләттәшләр җиңә, әңгәмәләрдә өстен чыга иде дияргә җыенмыйм, үртәлдергеч дәлилләр, чагыштырулар белән безне дә уңайсыз хәлләргә калдыргаладылар. Бер мордва егетенең үз якларында татарлардан “түфлие тишек булса да, өстен ялтырата” дип көләләр дигәне күркәм көлеш уяткан иде. Вакыт­лар узып, ул якларга барып чыккач, мишәр авылларындагы капка-коймаларның, йорт диварларының, калай түбәләренең төрле төсләргә әледән-әле ялт итеп буялып торуына шаһит булдым. Күрәсең, кайберәүләр әнә шундый пөхтәлекне арттырып җибәрү дип бәяләгән. Ә бер чибәр мари ханымының, сөннәткә утыртуны күздә тотып бугай, “татардан да ахмак халык юк, кыска икәнен белә, һаман кыскарта” дигәне дә истән чыкмый. Әмма бәхәсләр нинди нәтиҗәгә тәмамланса да, һәркемдә үз хал­кын тәти, өстен чыгару омтылышы сүнми иде. Яраткан газетабызда “Русиядә “кем белсен...” режимы кертелә” дигән баш астында шаян җөмләләр дөнья күргән иде. Шуларны укып юанганда, ирексездән Әюб Якубовның “Кем белер?” (Kim biler) исемле җыры искә төште. Әлеге җырчы руста киң таралган, блатнойлар дип аталучы, закон белән дус түгел даирә әһелләре дә яратып, рус халык җыры санаган, Оскар Давидович Строк иҗат иткән атаклы “Мур­ка”­ны да тәмам азәрбәй­җан җырына әйләндереп бетереп башкара. Янә килеп, әрмәннәрнең бер музыкаль төркеменең көньяк америка континентында яралып, дөнья хиты булып киткән атаклы “Ламбада”­сын классик дәрәҗәдә, виртуозларча һәм шул вакытта әрмән халык көенә әйләндереп уйнаулары таң калдырды. Шулай ук көен Матвей Блантер, сүзләрен Михаил Исаковский язган “Катюша” җырын да дөньяда күпләр рус халык җыры, аның визит карточкасы дип кабул итә. Ә менә әлеге җырны кытайлар бик матур итеп, әмма кытайча рухта яңгыраталар. Мексика пианисткасы Консуэло Веласкес язган “Бесаме мучо” җыры испан телендә, көньяк америкалылыр рухында яңгырап, дөньяны яулады. Ягъни, асыл матурлык — миллилектә, милли төс­мерлелектә. Милли йөзе юк, җирлексез музыканы тамырсыз, төссез-чырайсыз музыкаль фразалар бәйләме генә дип саныйм. Башка милләт вәкилләре белән аралашканда татарга татарны тәти күрсәтәсе килү табигый хәл. Әмма үзебезнең “урам”­дагы күңелне тырнаган кимчелекләрне бетерү максатында, акны — ак, караны кара дип сөйләшәсе килә. Теләсә-нинди сүзләрдән ничек тә ярый дип тезелгән җөмләләрне уртак калыпка рифмалау ши­гырь язу була алмаган кебек, әзер музыкаль фра­залардан пазл тәртибендә “чыктым аркылы күпер”ле музыкаль “җөмләләр” җыелмасы укмаштыру да көй, ә шуны “яратам-җан атам, “сагыш-язмыш”лы күп кулланышлы сүз кәл­җемәләре белән катыштырып баян-синтезатор озатылышына турыланган продукт та җыр дип аталуга лаек булмаска тиеш иде. Ә инде шуны кәҗә та­вышлы кәрлә гәүдәле әртист артына ут капкандай сәхнәне аркылы-торкылы буйлап йөгереп йө­реп яки киресенчә, авыр хәрәкәтле зат, капчыктай корсагын селкеткәләп, янәшәсендәге ярымшәрә бот күтәрүчеләр уралы­шында башкарса моны хәтта юмор, пародия дип тә кабул итү кыен. Сәхнәгә чыккан “йолдыз”ның баш­та төссез-моңсыз тырт-пыртлы эшләнмәне башлап китә алмый иза чигүе, аннары азакта бер үк гыйбарәне эчәгесе чыккканчы туксан тугыз мәртәбә кабатлавы фанерачыларыбыз өчен уртак казаныш. Шәхсән үзем мондый сәнгатькә татардан ыржаеп көлү дип кенә карыйм. Ә бит инде чирек гасыр дәвамында эфирга милли җирлектән дөм мәхрүм примитив шалтырамалар татарның мәдәни кыйм­мәтләре сурәтендә сәхнә һәм эфир аша тәкъдим ителә. Халык телендә элек яңгыраган “милиция нәрсә карый” дигән сүз тезмәсе дулкынында, “татар мәдәнияте сагында торучы вазыйфалы әһелләребез, депутатларыбыз нәрсә кыра” дип куясы килгән чаклар шактый. Әйтерсең лә татар халкының мәдәни тарихы бөтенләй булмаган, ул яңарак яралган кыргый кавем һәм аңа үз җырын тиз арада бар итү өчен әле чегәнгә, әле урыс частушкаларына, әле төреккә яки башкалар аһәң­нә­ренә мөрәҗәгать итеп күчереп әвәләү, шуларга охшарга тырышып маймыллану бердәнбер юл. Югыйсә безнең искиткеч халык җырларыбыз бар. Рөстәм Яхин иҗаты бар. Тагын башка хакыйкый композиторларыбыз калдырган мирас юк түгел. Шулар нигез ташы буларак файдаланырга тиеш сыман чын татар композиторлары өчен, әгәр алар булса. Әллә соң аларга ихтыяҗ беттеме? Югыйсә, татар җырының нинди булырга тиешлеген тирәнтен аңлаучы әзерлекле, әгәр республика дәрәҗәсендә шундый бурыч куелса һәм вәкаләтләр беркетелсә, җырдагы әтрәгәләмчелеккә киртә куярга сәләтле Зилә Сөнгатуллина, Рафаэль Ильясов, Римма Иб­ра­һимовалар һ.б. зыялы, затлы, талантлы шәхеслә­ребез, шөкер, бар. Нәрсә көтәбез? Әйтерсең татар мәдәнияте белән халыктан аерылып, аны санга сукмаучы, үзен халыктан өс­тен санаучы ниндидер комрыкта яшәүче төркем шөгыльләнә. Ни кызганыч, җыр җитештерүчеләр дә, әдәби әсәрләр калыплаучылар да үзләренә халыкара аренага чыгу максаты куймыйлар. Күпчелек милләттәшләр өчен кирәк булу бурычы да тоемланмый. Бер язучы мондый вәзгыятьне, тиражлар ки­мүен искә алып бирелгән сорауга җавап итеп, “үзебез язабыз, үзебез укыйбыз” дигән гыйбарә аша аңлатты. “Безнекен дә тың­­лаучы, караучы әле табыла” бугай инде моның концерт яки спектакль куючыларыбыз өчен әйтелеше. Ләбиб Леронның бер шаян шигырендә “шәп җырчы булып беттем дигәндә генә нәрсәгә дип радиодан Илһам Шакировны җырлаталар икән” дигән юллар бар. Әйе, сирәк-мирәк булса да Хәйдәр Бегичев, Мөнирә Булатовалар башкаруында җырлар ишетелгәләү дә комрыкчылар “эшен” боза, әмма инде артык зыян китерә алмый бугай. Дө­рес, Мәскәү татарлары бу җәһәттән үз борчылуларын республикабыз президентына белдерделәр. Һәм кайбер уңай үзгәрелешләр дә бар бугай. “Тәр­тип” радиосының торгызылуы, мәсәлән. Җырыбыз өчен өмет өзелгән мәл­ләрдә мин, саламга ябышып дигәндәй, Фуад Әбүбәкеровның Туфан Миңнуллин сүзләренә язган “Мине танырсыңмы?” җырын Камал театры артисткасы Фирая Әкбәрова башкаруында тыңлап юанам. “Зөләйха күзләрен ача” сериалында “Ай былбылым” җыры югары профессиональ музыкаль оза­тылышта, чиста матур тембрлы тавышка ия Динә Гарипова тарафыннан башкарылып, миллионнар күңелен яулады. Татар җы­рының болай танылуы булганы юк иде әле. Хәзер бу музыканы төрле шәһәр паркларында да уйнаткалыйлар, рәхмәт яугырлары. Ләкин татар җырын комрыктан чыгарганнары өчен рәхмәт әйтәсе урынга, җирле ком­рыкчыларның ду кубуына юлыктык. Дөрес, зур иҗат өчен янып яшәүче шәхесләребез дә бар икән әле. Әйтик, Камал театрының танылган артисты Илдар Хәйруллин радиодан яң­гыраган бер интервьюсында әлеге әсәргә негатив карашлы фикерләргә мөнәсәбәте хакында бирелгән сорауга шактый кызык җавап бирде. Роман авторын орышучылар татарда андый әшәке кешеләр юк, автор халыкка ялган гаепләр таккан дип күтәрелеп бәрелә ич инде. Аларга Әлфия апа Авзалованың күргәннәре бәян ителгән истәлекләрен укырга тәкъдим итәр идем ди И.Хәйруллин. Илһам Шакиров истәлекләрендә дә туган авылында милләттәшләреннән күргән җәбер-золым җитәрлек тасвирланган. Тәнкыйтьчеләр Тукайның “Исемдә калганнар”ын да укымаган микәнни дип тә аптырарлык хәл. Нәни Габдулланы кече йомы­шын үтәргә чыккан җиреннән яланаяк хәлендә бозлы ишек катында керт­ми җәфалаган Шәрифә карчык үзе генә ни тора. Әлбәттә, үз милләтебезне тәти күрсәтү омтылышы өчен кемне дә гаеплисе килми. Мондый касәфәттән үзем дә азат түгеллегемне алда әйтеп уздым шикелле. Әмма нәни аудиториядә — тулай торак бүлмәсендә, ягъни комрыкта бәхәс бер нәрсә, ә зур аудиториядә нигезләмәләреңнең җиткелеклерәк булуы шарт. Кайберәүләребез “без булдырабыз” дулкынында әдәбиятта, җырда “бул­дык”­ның аргы ягына ук чыктылар түгелме? Җыр язмышына кагылышлы инде бүгенге әң­гәмә-бәхәсләребездә төрле фикерләр яңгырый. Бер дустым “татар халык җырлары милләт ирекле һәм иксез-чиксез биләмә­ләргә ия чагында чыккан һәм ул иге-чиге юк киң­леккә талпынышлы, ә хәзергеләр, коридордан әле бер, әле икенче стенага бәрелеп-сугылып атлаучы сәрхушкә төс” диде. Моңа каршы икенче әңгәмәдәш “җырларга бәхет эзләү, бәхетле булырга омтылу, бәхетле чакларны сагыну хас. Бәхетле булу өчен җүләр булу кулай, чөнки акыллы булып, артыңа типсәләр, гарьлектән үз-үзеңне ашап тәмам бетеренергә мөмкинсең, ә җүләр булсаң, “авыртмады, авыртмады” дип сикеренгәлисең генә. Шуңа күрә тырт-пырт, шырды-бырды җырларны дөм бетереп ату кирәкми” дигән иде. Ягъни, күпме бәхәсләшсәң дә ахыр чиктә һаман да шул “кем белсен?” дигән гыйбарәгә сөрлегелә. Ә андый чакларда мин Әюб Якубовның “Кем белер?” атлы милли моңнар үрелешендәге матур җырын эзләп табып тың­лыйм... Рөстәм

Комментариев нет:

Отправить комментарий