воскресенье, 18 октября 2020 г.
АШАГАН БЕЛМИ....
Авыл саен җыр чыгару шаукымы эшнең башы гына булган икән. Аның артыннан һәр авыл турында китап язу модасы үзен көттермәде. Хәер, хәзер кем ни генә язмый һәм моңа тулы ирек. Акчаңны түләсәң, юкамы-калынмы, тиражы күпме кирәк — заказыңны үтәргә нәшриятлар әзерлек сызыгына куелган. Әмма үз акчаңа китап чыгаруның уңайсыз ягы да шунда, аңа сорау булмаса, сатып алмасалар нидидер дивидентлар китермәве бер хәл, кесә ягыңны такырайта, матди хәлеңне хөртиләтә. Ә менә калыплаганнарыңны дәүләт хисабына нәшер итеп, өстәвенә гонорар да тамызсалар, бүләк, исем, титулларга да тиендерсәләр, Мөхәммәт ага Мәһдиевнең бер герое әйтмешли, “бөтенләй башка тормыш”.
Сер түгел, тарих, энциклопедия яки бөек әсәр язам, акча бирегез дип төрле кабинет ишек төпләрен таптаучыларга кытлык юк. Татарның асыл тарихын калын-калын томнар аша бәян итүгә махсус институт кына түгел, аерым шәхесләр дә алынырга кыҗравын беләбез. Әлбәттә, барлык гозерчеләр дә теләкләренә ирешә алмый, чөнки, кем әйтмешли, ашаган белми, тураган белә, ә нәфеснең чиге юк. Шундый бер очрак турында ишеткән бар: имеш, кырыкмы, сиксәнме томлы энциклопедия язам, бер миллиард сум акча бирегез дип кәттә бусагадан үткән әдипнеңме, профессорныңмы шул “тыйнак” гозерен үтмәгәннәр. Максатларына ирешә алучылар, гадәттә, игелек күрсәткән түрәләрне күккә чөеп мактый, аларга киң мәйданда атка атландырып һәйкәл торгызу тәкъдимен әйтергә дә мөмкиннәр. Ә шымытыр учлап калучы йөз суы түгүчеләр аларга үпкәли һәм үз гомерләрендә бер китап та укымаучыга чыгарырга да күп сорамыйлар. Кыскасы, олы бер түрәнең “бер китап укымый үссәм дә шушы креслода утырам әле” дип соранучы алдында кукыраюы турындагы әкият күптәннән социаль челтәрләрне буйлый һәм аны җитди кабул итүче каләмзатлар да юк түгел. Андыйларны әлеге чеп-чи ялганны чынга алу, “менә мин каләмдәшләремнең өч тиенлек китапларын булса да укуым белән бер китап та укымаучыдан башлырак” дип юану яңадан-яңа иҗади талпынышларга рухландыра бугай.
Һәркайсына 400 меңәр сум гонорар бирелеп, язучыларның татарның мөхтәбәр затлары турында әсәр язарга заказ алулары турында мәгълүматны беләбез. Баксаң, бүгенгә алтыдан ике автор гына әсәр язып тапшырган икән. Берсе — мулла Таҗетдин Ялчыгол, икенчесе актриса Сәхипҗамал Волжская турында. Кабул итүчеләр, бәя бирүчеләр кем — анысы билгеле түгел.
Барча язучыларга да бәгъзе шәхесләребез турында әсәр язарга андый кызыксындырулы тәкъдим булмады. Шәхсән миңа почта аша да андый хат килмәде. Һәм әлеге йөкләмәләргә алыну ниндидер тендер, конкурс аша да хәл ителмәде. Ә заказ алып, аны үтәмәүчеләрнең кассадан имза куеп алганнарын кире кайтарырга атлыкмауларының җитди сәбәбе бар икән, чөнки алганда салым тотып калынган, ә араны өзү өчен тулаем дүрт йөз меңләтә кайтару лязем. Йөкләмәне үтәгән саналучы авторларның әсәрләре турында да, ни хикмәт, матбугатта дискуссияләр барганы ишетелмәде. Аларны орышмадылар да, мактамадылар да, әллә бар алар, әллә юк... Акладылармы бюджеттан, ягъни салым түләүче кесәсеннән финанслануны, әллә юкмы? Әлеге матавык уңаеннан барча язучылар да авызларына су капканнар дип санамасыннар өчен тапшырылган әсәрләр турында бер-ике кәлимә сүз әйтү артык булмастыр кебек. Хәлбуки, Сәхипҗамал Волжская хакындагы әсәр турында тулырак анализны хатын-кыз язучы яки галимә ясаса гаделрәк булыр дип, ул бурычны аларга калдырам. Ир-ат язучының ханым-автор язганын яманлап, кайта-кайта гаеп чокчынуыннан да күңелсез хәл юклыгы соңгы вакытта татар матбугатында ачык чагылды. Бәхеткә, бу яктан “Татарстан яшьләре” газетасының йөзе якты. Ә Азнакайдан Марат Исхаковның “Зөләйха, күзләреңне ачмавың хәерле” исемле аналитик язмасы (“ТЯ”, 6 август) “акыллы әйтте, тиле йөгерде” кагыйдәсенә буйсынып ярсыган төркемгә кушылып китүләргә нокта була алды кебек. Кыскасы, язма башында телгә алынган ике әсәрнең бөек актрисабыз турындагысы миңа ниндидер яңалык ачмады, эмоциональ тетрәнү кичердем дип тә мактана алмыйм. Ә менә “Безнең мирас” журналында өлешчә һәм “Казан утлары”нда дөнья күргән (китап булып чыккан булуы да ихтимал) дүрт йөз мең сумнан тыш гонорарларга да лаек булган ир-ат автор язган “Таҗетдин Ялчыгол” дигән роман турында кайбер фикерләрне тәсфиллерәк җиткерсәм гаепкә алмаслар дип саныйм.
Фараз кылыйк. Ниндидер түрә чакыруына буйсынып аның катына киләсең. Ике як та үзенчә әзерлекле һәм очрашу күпмедер арага сузыла. Шунда кемдер ота, кемдер оттыра, яки уртак нәтиҗәгә ирешелә. Әмма төп түрә хозурына барып эләккәнче чакыртылучыга бюрократия кануннары буенча урау юллар үтеп, байтак киртәләргә сөрлегү, мәкерле капкыннарга тару яный һәм аларда кемнең күпме булдыра алган кадәр җаныңны талкуларын көт тә тор. Мулла Таҗетдин Ялчыголның патша чиновнигы Казанцев кабинетына кергәнче күргәннәре тәмугның җиде кат әйләнеше дәрәҗәсендә тасвир ителсә, татарның шул күренекле шәхесенә карата укучыда беркадәр теләктәшлек уяныр иде дип фаразлыйм. Кереш өлеш музыкада, мәхәббәт уеннарында гына түгел, сорау алу алдыннан да мөһим. Бүген күп кенә милләттәш каләм тибрәтүчеләр, геройларының кемлеген әңгәмәләрендәге тапкырлыклары яки ялгышлыклары ярдәмендә ачып мәшәкатьләнмичә, аларга характеристика бирү белән генә канәгатьләнәләр. Әсәрдә Таҗетдин Ялчыгол һәм аңа капма-каршы куелганган патша чиновнигы Казанцев низагы да шулайрак хәл ителә. Ә бит укучы әсәрдән тере әңгәмә көтә. Мисал өчен, әгәр чиновник Казанцев, яхшы атланып, үзе чакырту сәбәпле йөз чакрым ара нужа кичеп килгән мулла Таҗетдин Ялчыголга чәй китертергә, үзенекенә коньяк өстәргә һәм әңгәмәдәшенә дә берни булмагандай шуны тәкъдим итәргә мөмкин иде. “Хәер, сез самавыр борыныннан агызып сыйланасыз бугай, теләсәгез анысын да оештырабыз” дип, ясалма фамильярлык күрсәтеп күз кысса ни гаҗәп? Сорау алуларның үз тәртибе, тактикасы, вариантлары, эзлеклелеге бар. Ахыр чиктә патша чиновнигының Ялчыголдан әләкче (стукач) ясарга азаплануы әңгәмәнең апогее була алыр иде. Таҗетдин Ялчыголның капкынга төшерүле хәйләкәр җөмләләрнең асылына төшенеп, “чытырманлык”тан әллә ни югалту кичерми сынатмыйча һәм сер бирмичә исән-имин чыгуын җентекләп тасвирлау әсәрнең җелеген тәэмин итәргә тиеш иде кебек. Әңгәмәдәге каһкәһәле уен-көлке дә урынлы яңгырар иде. Әйтик, Ялчыголның хаҗга 13 ел буе баруы турында ишеткәч әлеге чиновникның “оҗмахка эләгү өчен кеше ниләр генә кичерми” дип, кулларын җәеп рәхәтләнеп хихылдавы да килешер иде, рас автор әлеге образны тискәре яктан таныту корылышында. Алай да мулла белән “дуэль”дә тулы җиңүгә ирешмәвен аңлаган Казанцев, “еще не вечер” дип реваншка өмет баглап, ясалма түбәнчелек күрсәтеп аны ишеккәчә озатса ни зыян? Ә Ялчыголга мондый кайгыртуның бөтенләй кирәге юк, аның тизрәк казна бинасыннан һавага чыгып иркен сулыйсы килә. Казанцевны тере, көчле, акыллы, мәкерле һәм матуррак күрсәтү максатка ярашлы буласы иде минемчә. Ә ул автор тарафыннан кимсетеп, пүчтәк, йолкыш итеп тасвирланган. “Мескенне җиңүдән Аллаһ үзе сакласын” дия торган булган минем бабам. Кыскасы, “кара чалбардан, башына күн картуз кигән тар җилкәле, түгәрәк кечкенә башлы, өтек, нечкә сыек тавышлы” (автор тасвирламасы) рус чиновнигы белән “олпат гәүдәле, яңа җиләннән, башына түбәтәй кигән” (автор шәрехләмәсе) татарның “бәрелеше” укучы күңеленә хушлык та, канәгатьлек хисе дә, хәтта коры куаныч та китерәдер дип уйламыйм. Анда геройларга җан иңмәгән, чөнки мөстәкыйль яшәүләре үткен сүзләрендә, кичерешләрендә чагылыш тапмый. Барысы өчен дә аңлатманы автор биргәч, тамашачыга күренмәүче курчак театры артистының уң һәм сул кулларына киертелгән курчаклар уенын хәтерләтә. Ике арадагы каршылык сүз сөреше барышында артканнан-арта барып, күңел кыллары, фикер җепләре өзелер дәрәҗәгә җитәрлек киеренкелек тумагач, финалда әсәр герое өчен җиңел сулыш алуга сәбәп табылмый. Әлбәттә, бәян иткәннәрем белән мин ахыргы дөреслеккә дәгъва кылмыйм, бу бары тик әдәбият теориясеннән хәбәре чамалы кешенең шәхси фикере генә. Уртак дулкында язылган әлеге ике әсәр хакында хак дөресен һөнәри тәнкыйтьчеләр әйтә алыр иде... әгәр әдәби тәнкыйть жанры оядаш әдипләр өчен отышлы, ә гомумән татар әдәбияты өчен оттырышлы үзара макташуларга гына кайтарып калдырылмаган очракта.
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий