Ипи һәм тамаша! Шуларны даулаган борынгы римлылар. Бүген дә әлеге шигарь көчендә һәм актуаль булып кала бирә. Һәм илебез хакимиятенә бу җәһәттән үпкәләр урын да юк.
Дәреслекләрдән беләбез, борынгы Римда гладиаторлар аренага чыгып корал тотып көч сынашканнар. Шартлар кырыс булган: җиңүче иң киме икенче орышка кадәр исән калган, аннары язмыш ничек елмайса шулай булган, ә җиңелүче гомере белән урында хушлашкан. Җан кыюларны тамаша кылуга хирыс гражданнар, шундый тамашаны күрү форсатына, соңыннан яуларда җиңүләргә ирешкәннәр. Гражданин канлы орышны тамаша иткәндә үзенең җиңүче булуын тоеп бер хозурланса, ошаткан гладиатор өчен җан атып һәм шул өстен чыкса күңеле янә бер порция җиңү хисе алып хушланган. Әнә шундый рухи “контраст коену”, ягъни җиңү тантанасы яки җиңелү ачысы кичерү аның яугирлеген чарлаган, яу кырында булачак чын орышлар өчен әзерлек сызыгында тоткан. Бүген хоккей, футбол матчлары да, ат, машина узышы, спортның башка төрләре дә меңнәрне җиңү шатлыгы һәм җиңелү үртәлеше арасында тотып, дөнья мәшәкатьләреннән, башка ишелгән бәла-казалардан хәл кадәрле аралый, әледән-әле юлыккан гаделсезлекләрне күпмегәдер оныттырып, кемнәрнеңдер бауга менүен дә кичектерә, яки коткара булса кирәк. Кыскасы, “тамак тук, өс бөтен, үбәбез марҗа битен” дип мактанып авылына хат язган зимагур шәрехләвенә аваздаш бүгенге хәл-әхвәлләр бу җәһәттән караганда. Халыкның рухын күтәрү аша илнең егәрен куәтләндерү генә түгел, сугыш ихтималын күздә тотып, гавәмне хакыйкый яу кырында югалып калмауга әзерләү дә ята дип чамалыйм шәп финанслана торган бу уеннар, бәйгеләр артында. Элек мин миллион долларлы хезмәт хаклы уенчылар, тренерлар тоткан командаларны бюджет хисабына асрау хакимият вәкилләре, аларның якыннары булган акционерлар кесәсенә акча агымы тәшкил итү өчен генә дип уйлый идем. Ахрысы, максатның олысы — гавәм күңелен җиңү һәм җиңелү арасында әбәләндерү бугай.
Җиңү хисен тояр өчен, йорт салу, кәттә машина сатып алу, эштә карьера ясау, бүләк, титуллар алу да ярап тора. Кайчан гына республика һәм район газеталарында “Дуңгызчылык — табышлы тармак” һәм “Икмәк булса җыры да була” атлы мәкаләләрнең алмаш-тилмәш дөнья күрүе истә калган. Ул вакытта җитәкчелекнең, хакимиятнең максаты — мул икмәк уңышы үстерүдә һәм дуңгыз ите җитештерүдә халкыбызны яңадан-яңа уңышларга, яңа җиңүләргә җилкетү, ирешкәннәрен бәяләү һәм шул юнәлештә яңа үрләр билгеләү булгандыр, күрәсең.
Күптән түгел Татарстан хөкүмәте торак мәйданы 40 квадрат метрдан арткан пенсионерларны юл чыгымнары өчен түләнә торган ташламадан мәхрүм итте. Законда үз яхтасы булган затлар да мондый игелектән мәхрүм кала дип язылган. Закон чыгаручыларның яхтага ия затлар мәнфәгатьләренә кизәнүе башта шаккатырган, хафага да төшергән иде. Аннары, андый затларның милекләре чит илләрдә, оффшорларда теркәлгән булуы, аларның хәтта салым түләмәве искә төшеп, алар өчен тынычландым. Ихтимал, яхта ияләре бу кануннан югалту кичермәсләрдер. Һәм бу да андыйлар өчен, печтеки генә булса да, үзенә күрә җиңүдер. Һәрхәлдә җиңелү түгел.
Әлбәттә, җиңүләргә ирешү аерым кешенең дә, хезмәтнең яки спортның да, милләтнең дә рухын күтәрә, яшәү куәтен һәм ямен арттыра. Җиңүләр чын һәм хәләл булганда бу бигрәк тә шулай. Ә инде кешене җәберләп, аны гаепле ясау аша “җиңүләр”, алдашып икмәк планын “арттырып үтәү”, мельдоний кулланып спортта уңышка ирешү ил халкының рухын вакытлыча алгысыта, әмма күтәрми. Алданып туган рухи күтәренкелек тә, хаклык аныклангач, төпкелгә төшә.
Алдашу аша яхшы гамәл кылуның азагы күңелсез тәмамлана. Шушы уңайдан Юлбат авылы мулласы сөйләгән революциягә кадәр булган бер кыйссаны да укучыларга җиткерим әле.
Мин үскән Юлбат авылы янәшәсендә атаклы көмешчеләр яшәгән Тенеки авылы урнашкан. Шунда яшәүче диндар берәү мәчеткә йөрмәүче күрше егетен туры юлга кертергә азапланган. Әнә шундый рухи җиңү яуларга омтылган бу. Үгетләп-үгетләп тә нияте барып чыкмагач, күршесенә: “Әгәр бер ай буе мәчеткә килеп бишвакыт намаз укысаң, мин сиңа ат бирәм”, — дигән. Егет ризалашкан, ай буе бер намазны да калдырмый мәчеткә йөргән. Ай үткән, ә күрше агай берни булмагандай йөри бирә икән. Егет, моның ихатасына кереп, булган сөйләшүләрен искә төшергән. Агай ык-мык килгән: “Ничек инде мин сиңа ат хәтле ат бирим?! Мин бит моны сиңа игелек кыласым, туры юлга кертәсем килгәнгә генә шулай әйттем”, — дигән. Егет күршесен баштан-аяк күздән кичергән, теш арасыннан черт итеп төкергән дә: “Ярар, барыбер тәһарәтсез укыган идем”, — дип чыгып киткән. Аның күңелендә дингә, диндарларга мөнәсәбәтнең бу хәлдән соң кай тарафка үзгәрүе турында инде нидер өстәү артыктыр.
Без үскәндә радиодан еш кына “Җиңүләрдән җиңүләргә алып бара партия” дип җырлаганнары ишетелә иде. Балачакта үзебез дә авыл сәхнәсеннән шуны җырлаштырдык. Арабызда тыңкышрак бер малай көчле тавышы белән безнең авазларны күмә төшә һәм тамашачыларга текст бераз үзгәреп, “җигүләрдән җигүләргә алып бара партия” булып ирешә иде. Хәер, ничек ишетелсә дә хата юк, чөнки, төптән уйлаганда, бигрәк тә безнең шартларда, кемнәрнеңдер җигүе кемнәрнеңдер җигелүенә кайтып кала бит.
Көчле!
ОтветитьУдалитьБик килешәм!
Рөстәм абый, Сезгә кыскарак язмалар да кертергә кирәк. Аннан укучылар тагы да артачак!
Заманы шундый, озак укый алмый шул бүгенге халык.