Газетаның 10 октябрь санында Арча районыннан Фәрит Вафинның «Хәерче халыкның... түрәләре бай» дигән мәкаләсе үзенчәлеге белән күпләрнең игътибарын җәлеп иткәндер. Мин бу язмамда автор күтәргән проблемага, аның бәян иткәннәрен кабатлап, куәтләп яки кире кагып түгел, ә үзгәчәрәк якын килмәкчемен.
Америка эшкуары, компьютер даһие, дөнья халкын интернет ятьмәсенә төшерүчеләрнең күренеклесе Билл Гейтсның шәхси милке 104,9 миллиард доллар тәшкил итә. Һәм ул андый байлыкка тапкан кыйбласына хыянәте аша да, дәүләт милкен үзләштереп тә, башкаларны алдау-йолдау хисабына да түгел, ә акылы һәм тырышлыгы аша, йөз меңләгән кешене лаеклы эш урыннары белән тәэмин итеп ирешкән. Менә шул уникаль шәхес, “әгәр мине кеше яшәми торган утрауга озатсалар һәм үзем белән бер генә китап алырга рөхсәт итсәләр, мин Иерусалим университеты профессоры Ной Харариның “Кешелекнең кыскача тарихы” дигән китабын алыр идем” дигән.
Бер язмада гына әлеге китапның эчтәлегенә күзәтү ясау мөмкин түгел, әлбәттә. Мин бары тик мәкаләгә кагылышлы кайбер моментларга гына тукталып узам. Галим раславынча, кешелек тарихын зур өч революция билгели: 70 мең ел чамасы элек кешеләр нәрсәгәдер өйрәнә, ягъни белем алу сыйфатына ирешә, ниләрдер үзләштерә, нәтиҗәләр ясый ала башлый (конгнитив революция), 12 мең ел чамасы элек игенчелек (аграр революция) борынлый, ә фәнни революция яше 500 еллап кына. Һәм нәкъ менә анысы кешелек тарихына нокта куярга сәләтле дип саный галим. Ной Харари фикеренчә, кешене ерткыч хайванга тиңләү – ерткыч җанварларга карата гаделсезлек, аларны рәнҗетү ул, чөнки явызлыкта кешегә тиңнәр юк. Галим сүзләренә караганда, инде таш гасырда ук кешелек табигатьтәге төрле җан ияләрен яртылаш юк иткән. Беренче чиратта, бәби табу чоры озак булган, яралгысын йөртү берничә ел тәшкил иткән эре ана хайваннар юкка чыккан. Чөнки кешеләр төркеме өчен эре хайванны үтерү йөкле чагында ансатрак булган (балыкны да уылдык чәчкән чорында тоту отышлы бит) һәм бу күпмедер вакытка ит тавына ирешү булган. Ә инде аграр революция аркасында иксез-чиксез биләмәләрдә җирләр сөрелеп, бик күп агачларга, үләннәргә, кош-кортка, җәнлек-җанварларга яшәү мохите беткән һәм алар чалгы белән чабылгандай җан-тәслим кылганнар. Фәнни революция шартларында исә әйләнә-тирә чүпкә батып, агуланып, күпчелек тере затның күпләп мәңгегә юк ителүе ахыр чиктә кешелекнең үзенең исән калуын да шик астында куя. Ной Харари кеше – бөтен тереклек өчен бәхетсезлек чыганагы дип белдерә. Ул кешеләрнең яшәргә һәм үрчергә мөмкинлек биргән җан ияләрен дә бәхетсезлеккә дучар итүләрен ассызыклый һәм мисалга үз илләрендә асралган бозаулар язмышын телгә ала. Аларны ни борылып, ни сикеренеп булмый торган тар кысаларда алты ай асрыйлар, ә аннары суялар икән. Ә хәрәкәт итәргә ирек куйсаң, мускуллары ныгып, рестораннарда итләреннән әзерли торган телем – скейтлар тиешенчә сусыл, тәмле һәм йомшак булмый, имеш. Кешелекнең асылы үзара канкойгыч сугышларда, ашкынып төрледән-төрле үлем кораллары әзерләүдә, тән төсенә, тоткан диненә, теленә бәйләнеп төрдәшләренә геноцид уздыруларда да ачык чагылыш таба, һәм әшәкелекләрдән туктау, тәүбәгә килү гомумән шәйләнми, көтелми бугай. Чернобыльдәге атом афәтеннән соң, ул төбәктә кешеләр яшәми башлагач, әлеге зонада төрле-төрле җанварлар ишәйгән, урманнар калынайган дип яза галим. Ягъни, аныңча, табигать өчен кешенең эшчәнлеге атом афәтеннән дә куркынычрак. Ной Харари фикеренчә, кешелек аучылыктан игенчелеккә күчкәч, күпчелек утрак тормышка күчеп, бер караңгыдан икенче караңгыгача эшләүгә дучар булган, туклануында витаминнар кимегән.
Күрәсең, прогресс аша ниндидер абстракт гаделлеккә өмет баглау беркатлылык булып чыга. Сүз бары тик чагыштырмача гаделлек турында гына бара ала. Төрле чорларда индеецларны кырып юк иткән, негрларны коллыкта җәберләгән, Япониягә атом бомбалары ташлаган АКШны да гади халкын башка илләрнекеннән баерак яшәткәне өчен генә игелеклелек учагы дип санау дөрес булмас. Кайдадыр нидер арткан икән, димәк кайдадыр кимегән, ә кайдадыр ачлык-ялангачлык хөкем сөрә.
Татарның “үз атыңны ку” дигән әйтемен истә тоткан хәлдә, кемнәргәдер үпкә белдереп, шыңшып түгел, ә максимум үзең булдыра алганча иҗтиһад итү күпкә отышлырак бугай. Ә революцияләр, фетнәләр артында, беренче чиратта халыкныкы түгел, ә ниндидер төркемнәрнең шәхси мәнфәгатьләре торганы, кем әйтмешли, Мәнди анасына да аңлашылса кирәк. СССРны тарату да гаделлек, тигезлек шигаре астында узды бит.
...Татарстан белән чиктәш өлкәдә үз эшенең остасы булуы өстенә шәхси бизнесын булдырган бер якташыбызны бистәбездә әледән-әле искә алалар. Аның турында ишеткән кыйссаларның берсенә туктау эшендәге уңышларына нигез булган холкының кечкенәдән ниндилеген чамаларга ярдәм итәр төсле.
Мәктәп стадионында өлкән класс укучылары футбол уйный, ә Мөбәрәк атлы физкультура укытучысы хөкемдарлыкка алына. Шул вазыйфасын җиткелекле үтәү өчен телгә алган танышыбыздан, ягъни башлангыч сыйныф укучысыннан сыбызгысын алып тора. Уен дәрте белән алгысыган укытучы матч тәмамлангач сыбызгыны иясенә тапшыру турында оныта. Нәни бистәдәшебез бу хәлдән аптырап калмый, укытучылар бүлмәсенә керә, кайсыдыр укытучының: “Сиңа ни кирәк?” – дигәненә җавап биреп тормый түргә уза, һәм коллегалары белән ни турындадыр кызып-кызып гәпләшкән физкультура укытучысының җиңеннән тартып: “Мөбәрәк-түгәрәк, сыбызгыны алдың да, бирмәдең!” – дип чәпи. Әлбәттә, бүлмәдәгеләр көлешәләр-елмаешалар, чөнки малайның “түгәрәк” дигәне дә чынбарлыкка туры килә. Аңлашыла ки, сыбызгы иясенә кайтарыла.
Җитди җитәкчеләр катнашкан бер мәҗлестә тост әйтергә әлеге якташыбыз торып баскач сүзен: “Институтта укыганда безгә яхшы укыганнардан яхшы белгечләр чыга, ә начар укыганнарыннан җитәкчеләр чыга дигәннәр иде”, – дигәне дә истән чыкмый. Баксаң, тормышта уңышка ирешү өчен артык шәп укуның әһәмияте ташка үлчим, имеш. Әллә ничә тармакта зур уңыш белән үз бизнесын булдырып, шуларны гөрләтүче күпләргә яхшы таныш шәхеснең заманында акылга зәгыйфьрәкләрнең махсус мәктәбен тәмамлаган булуы турындагы хәбәр күпләребезне тынсыз калдырды. Әлеге яңалык беренче чиратта мәктәптә иң шәп укыганнарыбызның тез астына орды дип хәтерлим. Ә бизнес дигәннәре өчен илебездә иң яхшы фундамент – нинди дә булса җитәкче постына ирешү һәм шуннан үлгәнче китмәү, ябышып яту икәнлеге дә сер түгел.
Ул мәҗлес онытылмый һәм җанга тынгы бирми. Ахыр чиктә, наданраклар өстенлеге турында үз җирлегебез мисалында кызыксына башладым. Чыннан да, халык хуҗалыгына караган тармакларда гына түгел, фәндә, әдәбият, музыка, җыр сәнгате өлкәләренә дә зәвыксызраклар, наданраклар җитәкчелеккә ирешүе күз алдыбызда бит.
Әлбәттә, язманы шушы дулкында дәвам итеп, әйтик, мисал өчен, галәм эргәсен яулауда зур уңышларга ирешкән атаклы академик Королев урынын бүген журналист Рогозин әфәнде җитәкләвен искә алып һәм башка шундый мисаллар китереп, илебездәге төрле тармакларда булгалап торган кайбер уңышсызлыкларны искәртеп, әллә ниткән нәтиҗәләр ясап булыр иде. Ләкин мондый күренеш теге яки бу нисбәттә барча илләргә дә хас бугай. Һәм бу хакта танышкан язмалар арасында иң кыскасы, тулысы, саллысы һәм кызыграгы дөньякүләм танылган эре магнат Ицхак Адизесныкы. Әйткәнне нигезләү җәһәтеннән аның күзәтүләреннән кыскача өзек китерәм.
“Бизнес эргәсендә карьерам башланган чорда мин үзем даһи санаган шәхесләргә мөкиббән идем. Ул ир-атлар һәм хатын-кызлар – бишлегә генә укыган фантастик галимнәр, студентлар, яки инновацион идеяләр тәкъдим итүгә корылышлы иҗатчылар, яисә теләсә-нинди бәхәстә җиңәргә сәләтле камил акыллы затлар иде. Андыйларның креативлыгы, таланты, интеллекты миңа алтын тамыры булып тоелды. Һәм мин акчаларымны шундыйларны эшкә җәлеп итү юнәлешендә эш башладым. Акчаларым, эш тәҗрибәм һәм аларның даһилыгы кушылышы зур уңыш китерер дип уйладым. Ләкин киресенчә килеп чыкты. Бик күп акчаларым һәм алтын вакытым җилгә очты. Соңрак мин ул даһиларны эшкуарлык практикамда юлыккан уңышлы бизнесменнар белән чагыштырдым һәм, чыннан да, күп акча эшләргә сәләтле затларның артык белдекле түгеллекләрен аңыштым. Уңышлы эшкуарлар үз фикерләрен анык итеп, чатлатып әйтеп тә бирә белмиләр иде. Белемнәре дә әлләкем түгел. Кайберләре мәктәптә һәм университетта өчкә-көчкә укыган. Бу бит мантыйкка сыймый. Ни өчен азрак белемле кешеләр уңышлы бизнесмен булып китә, ә “даһилар” тулы җиңелүгә дучар? Минем нәтиҗә: артык күп белү мәсьәләнең асылын күрергә комачаулый.
Эшкуарлар – үзенчәлекле халык. Белем өлкәсендә алар даһи түгел. Аларга сәламәт акыл хас һәм шуның белән аерылып торалар да. Аннары алар иң-иң мөһим нәрсәләрне күреп алу сәләтенә ия. Ә тирән белемле, талантлы затлар күп нәрсәләрне артык катлауландыралар. Алар ирешеләчәк кыйммәтләрне күрәләр, ә чыгымнарны искә алып вакланып тормыйлар. Аннары бик күп белү тәвәккәл адымнар ясауга да комачаулый.
Тагын бер күзәтү: әгәр сезнең кызыгыз яки улыгыз оста рәсем ясый икән, аны сәнгать мәктәбенә җибәрмәгез. Анда аларның талантын үтерәчәкләр. Чөнки анда, аларның талантлары кушканча түгел, ә мәктәптә дөрес дип саналып кабул ителгән ысулда рәсем ясарга өйрәтәләр”.
Яраткан газетабызны озак еллар җитәкләгән мәрхүм Исмәгыйль әфәнде Шәрәфиев тә тикмәгә генә, үзенең эше даирәсен күздә тотып, баш мөхәрриргә, әгәр дә ул вазыйфасын намуслы итеп башкара икән, язарга ярамый, моңа вакыты да калмый, яза икән, димәк төп эшеннән читләшкән, басма язмышын булышчыларына тапшырып, аны бетүгә юнәлдергән димәгәндер. Һәр эшнең дә үз җае, үз тәртибе, кагыйдәләре бар, һәм аларны санга сукмау күпчелек өчен тискәре нәтиҗәләргә китерә.
Ә “рәсем ясау” дигәнне шартлы мәгънәдә аңлау кирәк, әлбәттә. Күренә ки, теләсә-нинди төр эшне оештыручылар наданрак булса да ярый, әле шулай кулайрак та бугай. Ә менә эш белән идарә итүгә талантлылар, затлылар, белемлеләр җәлеп ителүе шарт. Әгәр анысына да беренчеләрнең, ягъни оештыручыларның нәсел-нәсәбе, дус-ишләре тартылса, ягъни социаль лифтлар эшләми башлый икән, “ми”ләр башка төбәкләргә, яки илләргә “агып китә” һәм күпчелекнең ихтыяҗлары бер кырыйда торып кала.
Комментариев нет:
Отправить комментарий