Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 23 декабря 2019 г.

Үзешчән сәнгать йолдызлыгы


Заманында район үзешчәннәре райондагы барча авылларда ел дәвамында халыкның күңелен күтәреп йөрделәр, ә чәчү һәм урып-җыю чорында колхоз-совхозларның ындыр табакларында “ут өертеп”, тәнгә сихәт, җанга рәхәт өләштеләр. Авылныкылар да шул үрнәктә күрше-тирә хуҗалыкларны урап кайткалауны гадәт итте. Җыр, нәфис сүз, биюләрдән тыш, спектакльләр дә күрсәтә иде авылыбыз йолдызлары. Атнага бер тапкыр эшли торган район үзәге радиосыннан мәгълүм бер вакытта, җирле артистларыбызның иң-иң осталары катнашында тансык концерт тапшырыла иде. Сабаның атаклы җырчысы Илгиз Закировны бигрәк тә үз итеп, яратып тыңлый идек. Аннары Сатыш авылында туып-үскән Нәкыйп Солтанов халкыбызның моңлы җырларын чын һөнәриләрчә башкарып кинәндерде. Аны республикабыз дәрәҗәсендәге сәнгать җитәкчеләре күреп алып, хорда башлап җырлаучы сыйфатында татар филармониясенә эшкә дә алганнары булды. Ул чорда, Казан радиосы гынамы, районныкылар да бары тик затлы җырларга, зәвыклы башкаручыларга гына юл ачты. Мин үскән Юлбат авылында халкыбызның асыл җырларын, һөнәри композиторларыбыз әсәрләрен һәр бормасын җиренә җиткереп башкара алучылар бригадир Хаҗиев Рәшит һәм зоотехник Хаҗиев Зөфәр абыйлар булды. Зөфәр абыйның “Кошлар тынды”, ә Рәшит абыйның “Әниемә хат” җырларын ничек башкарганнары бүгенгедәй истә һәм күз алдымда.
Үзешчән сәнгатькә теләп тартылалар иде ул заманда. Туфан Миңнуллинның, ялгышмасам, “Нигез ташлары” исемле пьесасын куюда мәктәп мөдире һәм колхоз парторгы вазыйфасын бергә тарткан әнием дә катнашты. Әлеге спектакльдә классташым Фирдәвеснең Илдар исемле энесе гаҗәп оста уйнады, аның өчен куанып, хуплап аркасыннан кагуларыбыз истә калган. Әлбәттә, мәдәният фронтының иң алгы сызыгында авыл интеллигенциясе, беренче чиратта, укытучылар торды...
Боларны искә төшерүемә олыгайган көнемдә үземне дә үзешчән сәнгатьтә катнашырга кодалаулары “гаепле”. Саба мәдәният йортының фидакарь хезмәткәре, сәнгатькә гашыйк Хәниф әфәнде Тимербаев чакыруына ризалашмый булдыра алмадым. Һәм бер кичне, ул юллаган автобуска утырып, Татар Икшермәсе дигән авылга юл тоттым. Ә ул автобус, әле бер, әле икенче авылга борылып керә-керә, Саба районы үзешчәннәрен туплап бара булып чыкты. Иң башта, урта мәктәбендә күп еллар әнинең туганнан туган сеңлесе Зилә апабыз белән Рәзакъ җизни укыткан, мин яши торган Шәмәрдән бистәсеннән чыгып, мәктәпләрендә туганнан туган Револь абыем укыткан Эзмә авылын узып, аның әтисе Габдуллаҗан абыебыз укыткан Иләбәр авылын узып, аның энесе Салих абый укыткан Шекше аша, бераз гына әнием һәм бертуган апам укыткан Явлаштау авылын урап чыктык. Сабага җиткәч, Лесхоз бистәсе юлына борылып, әниемнең туганнан туган энесе Фәрит абый укыткан Килдебәккә кереп чыктык. Аннан кире Сабага кайтып, атаклы мәдрәсәсендә Мөхәммәт абыебыз Мәһдиевнең әтисе Сөнгатулла абый (әбиемнең бертуганы) укыган Сатышка турыладык. Сатыштан соң Лена апам укыткан Шытсу аша Икшермә ягына борылдык. Юллар тигез безнең якта, сикертмәләр очрап уйларың өермәсеннән ансат кына айныта торган түгел. Мин дә уйларыма чумдым.
...Бабам мирза Мөхәммәтшәриф Мөхәммәтгариф улы 1919 елны, төпчек баласы – әниемә 1 яшь тулыр-тулмас чакта, 53 яшендә вафат булган. Әнием аның җәсәденә тотынып беренче тапкыр тәпи баскан, һәм бу күренеш, әбием сөйләвенчә, мәрхүмне соңгы юлга озатырга килүчеләрнең күзләрен яшьләндергән. Әбием җиде бала белән тол калып, һәммәсен дә аякка бастырган. Алар барысы да һөнәри белемгә тиенеп, укытучылар булып киткәннәр. Мулла балаларына белем учакларына юл ябылган тәртип әниемә генә кәкре суга язган. Әмма Юлбат авылы советы рәисенең үз чоры өчен зур кыюлык күрсәтеп, әтисе вафат булганда аның нибары бер яшьтә генә булуын, мулла атасының совет хакимияте өчен зарарлы тәрбиясен алмавын ассызыклап язган белешмәсе әнигә апасы барып урнашкан Свердловск каласындагы педагогик училищега керү юлын ачкан.
Кайсы туганыбызның язмышын күздән кичерсәң дә, кем әйтмешли, үзе бер роман. Менә шуның берсеннән өзек.
Әнинең Зәйнәп атлы өлкән апасы, хатыны бакыйлыкка күчеп, сыңар улы белән торып калган тол ир – Нырсы авылы сәүдәгәре һәм мулласы Касыйм хәзрәткә кияүгә чыга. Өч балалары туа.
Совет хакимияте елларында диннәрнең тәэсире кимү һәм оештырылган ачлык афәте нәтиҗәсендә, кеше ашаучылык очраклары яңа сулыш алган. Авылдагы барлыклы кешеләрнең мал-мөлкәтен кырып-себереп талап, сабыйлары белән бергә күрәләтә үлемгә дучар итү, йорт-җирләрен тартып алу, миллионнарны төрмәләргә озату өчен дәүләтнең әнә шундый җинаятьчел фәрманнарын теләп үтәүчеләр армиясе булдыру, аларда ерткычлык, мәрхәмәтсезлек сыйфатларын даими тәрбияләү һәм куәтләндерү, әйткәнемчә, диннәрнең иҗтимагый тормыштагы роле кысрыклану шартларында тормышка ашырылган. Җизнәбез Касыйм мулланы Беломорканал төзелешенә озатканнар һәм ул шунда “калган”, ә хатынын, ягъни әнинең апасы Зәйнәп абыстайны, өен, мал-туарын тартып алып, дүрт баласы белән (өчесе үзенеке, олысы җизнинең беренче хатыныннан туган), мунчада яшәүгә мәхкүм иткәннәр. Ул шул хәлдә Беломорканалда кол хезмәтендәге ирен күрергә барып кайткан һәм күрә дә алган. Әлеге сәяхәте өчен аны, гаиләсе белән атка төяп, Чистай төрмәсенә озатканнар. Ниндидер тикшерүче сабый балаларын урнаштыру җае табылмаган хатынны төрмәдә тотуны хуп күрмәгән һәм Зәйнәп абыстай азат ителгән. Алар исән калу ышыгы эзләп Урта Азиягә чыгып киткәннәр. Тол таҗик хатыны аларны җир идәнле кечтеки йортына сыендырган. Бүген андагы туганнарыбыз Таҗикстанда калмады диярлек, ватанга кайтып, кайсы кайда урнашты, инде балалары олыгайды, оныклары үсә...
Бабамның энесе Нәҗип абый, хатыны үлеп өч бала белән тол калгач, 18 яшьлек Халисә исемле кызга өйләнә һәм мулла нәселләрен эзәрлекләүдән котылу максатында, шулай ук Урта Азиягә кузгала. Төпчеге, күкрәк баласы Зилә апабызны чит кешеләрдә (Минҗамал апаларда) вакытлыча дип калдырып китәләр. Юлда Нәҗип абый үлә. Халисә апа бер таҗикка кияүгә чыга, ә сабыйлар балалар йортына эләгә. Шул балалардан сугыштан Хәлил абый исән кайтып, Үзбәкстанның Коканд шәһәрендә төпләнә, Тәлгат абый яуда һәлак була, ә Фәрит абый, япь-яшь килеш штраф батальоны белән командалык итеп, чын мәгънәдә утлар-сулар кичеп, күкрәге тулы орден-медальләр тагып Татарстанга, Минҗамал апаларда үскән сеңлесе Зилә сеңлесе янына кайта. Ул Килдебәк авылында укытканда, бер газетада Хрущевның Сталинны бик нык мактап, ялагайланып язган мәкаләсе уңаеннан, “кыстырган икән бу саламны көлтәсе белән” дип ычкындыра. Ә кемдер җирле НКВДга барып шуны әләкли. Ай буе, җәяүләп, җиде чакрым ара тәшкил иткән Саба – Килдебәк арасын таптаган Фәрит абый, әмма аны сындырып гаепле ясый алмаганнар. Дәресләр тәмамлангач китә дә, төнне шунда сорау алу шартларында уздырып, иртән укытырга кайта икән. Көн саен. Ай буе. Аннары мәктәптә янгын чыккач, тәмәке төпчегеннән дип табып, гаепне ансат кына Фәрит абыйга сылтарга азапланганнар. Ә ул тәмәке тартмый булып чыккан. Коллективта йомшак кына бер мулла малае бар иде, аптырагач гаепне аңа тагып, планны үтәгән хокук сакчылары. Күкрәктәге орденнар ышыклады, детдомда тәрбияләнгән булуым коткарды дип нәтиҗә ясый иде Фәрит абый.
Минем әтием дә, әнием дә фронтовиклар иде. “1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены”на лаек булган әтием турында “ташка басылган” мәгълүматтан өзек тә китерим инде: “Зарипов Зәет Мирзанур улы. 1943 елның февралендә диверсант белән бергә-бер алыша. Аны командир ярдәмчесе итеп билгелиләр. 1943 елны яралана һәм контузия ала; госпитальдә 1944 елның 5 январенә кадәр дәвалана. Аннары миналаучы итеп билгелиләр һәм шул вазыйфасында ул 15 январьга кадәр хезмәт итә. Икенче тапкыр кулы һәм ике аягы яралана” (“Пригородные вести” газетасының 2.04.2015 ел саны).
Әнием белән әтием аерылышканнар. Сәбәбе гап-гади, ир-атлар аз чор өчен табигый саналырлык. Аннары, әтинең туган якларында андый “шаянлыклар” элек-электән әлләни гаеп тә ителми, уен-көлке белән дә уздырып җибәргәлиләр. Ә Саба җирлегендә ул чорда гына түгел, без үскәндә дә тәртипләр, бүгенге белән чагыштыргысыз кырыс, кискен иде. Әти Ижевск каласында яшәде. Сирәк-мирәк кайтып күрешкәләде. Ахыргы мәртәбә беренче кызым тугач, котларга кайтты. Ижевск каласына барып урнашкан авылдашым Зөфәр аны эзләп тапкан, һәм дуслашып та киткәннәр. Төзелеш оешмасында эшләгәндә бер тапкыр шул яклардагы урман хуҗалыгыннан такта ташырга дип баргач, Зөфәр бөтен эшен ташлап, икебезне күрештерү җаен чыгарды. Ә икенче килүемдә зиратка алып барды һәм каберендә бер бабайдан әти рухына дога кылдырдык.
Әнием Саҗидә гомере буе мәктәп мөдире һәм укытучы булып эшләде. Сугышка кадәр хезмәт юлын ул Мәтәскә авылында башлаган. Һәр районнан югары һәм махсус урта белемле кырыгар кыз хәрби хезмәткә чакырылу дулкынына эләгеп, Мәскәү астында прожекторчы булып хезмәт иткән. Немец гаскәрләре чигенә башлагач демобилизацияләнгән һәм Баландыш авылында укыта башлаган. Аннары белем бирү эшчәнлеген Мичән, Түлешкә һәм Юлбат авылы мәктәпләрендә дәвам иткән.
Сугыш чорында да, аннан соң да һәркайда ачлык-ялангачлык, ятимлек хөкем сөргән. Әмма фаҗигаләргә бай тормыш көтүләренә карамастан, кешеләр уен-көлкедән, җыр-биюдән баш тартмаган, мәктәпләр исә бер бәйрәмне дә калдырмый авыл халкы өчен концерт тамашалары әзерләгән. Шундый бер концертта әни нәни артистларны, өс-башларын күздән кичереп, тәртипләп берәм-берәм сәхнәгә озатып торган. Берсендә гармунчы ханым “Чабата” көен сыздыра башлаган шулай. Әни ялгыз бию башкарырга ашкынучы малайның: “Үләм, энекәем, чыпчыгың күренеп тора түгелме соң синең?” – дип юлын бүлгән. Чыннан да, бөрмәле чалбарның иң мөһим алгы туры, гел дым тарткангамы, тәмам тузып, сүсәреп беткән була. “Апа, гел шулай тора ул”, – дигән малай артык исе китми генә. “Алга алай булгач”, – дигән фронтовик әнием. Кием койтылыгы аркасында сәхнәгә чыгудан мәхрүм калам ахры дип хафалана башлаган малай авызын ерып алга омтылган, сөрлегеп киткән, бер аягы белән тезләнеп алган һәм очына-очына биергә керешкән.
...Кинәт бөтен дөнья яктырып киткәндәй булды. Электр баганаларыннан, тәрәзәләрдән утлар балкыган әкияттәгедәй матур авылга – Икшермәгә килеп керәбез икән. Авыл уртасында, кала парклары сыман җиһазланган, як-яклап киртләч бормалы баскычлар алып төшә торган чишмәле ял итү урынын узабыз һәм җыйнак кына мәдәният йорты бинасы янына килеп туктыйбыз. Өлкәннәр көненә багышланган концерт куябыз булып чыкты. Артистларыбыз юк-бар кешеләр түгел, һәркайсы үз эшенең остасы. Арабызда хәтта Татарстанның атказанган терлекчесе дигән исемгә лаек әфәндебез дә бар. Барысы да сәнгатькә гашыйклар, концерт куеп кайларда гына йөрмәгәннәр, илебезнең төрле почмакларында, шул исәптән яңарак кына Башкортстанда булып кайтканнар. Иркенлек, биеклек һәм тирән төпкелләрне үзенә сыйдырган асыл, чын татар җырларын саф татарча башкардылар алар. Шаккаткыч хәл: бүген һөнәри саналучы җырчыларыбыз хакында үзешчән дип әйтергә дә кыенсынырлык, чөнки күбесе фонограммага авыз ачып торуга махсуслашкан, ә җирле үзешчән җырчылар һөнәрилеккә якын. Менә миңа да чират җитте. Яшь чагымда иҗат иткән “Тамчы гөл” исемле җырымны башкардым. Кул чабып хуплагач, күңел күтәрелеп китте һәм бер шигыремне укырга да тәвәккәлләдем. Хатыным “зинһар анда баргач ул шигыреңне укый күрмә” дип кисәтеп калган иде югыйсә. “Хатын алгач” дип атала ул. Әлеге шигырьнең “Татарстан яшьләре”ндә дә басылып чыкканы бар (2 сентябрь, 2006 ел ). Аны, авторын күрсәтмичә генә, кемнәрдер интернетка да элгәлиләр. Әлеге шигырьдә Татарстанның байтак кына районнары телгә алына. “Хатын алдым Сабадан, авызы зур табадан” дип башлана ул, “хатыным Актаныштан, кидереп булмый ыштан” дип дәвам итә һәм “хатын ягы Теләче, үбәсе дә үләсе” дип тәмамлана.
Районнар белән эшне бетереп тирән сулыш алгач, беткән баш беткән дип, шул калыпта Саба районы авылларына керештем. Анысында “хатын алдым Симеттән, кайтып керми кибеттән”, “хатыным Шекшенеке, балалар күршенеке”, “хатын авылы Түлешкә, ярый шунда бер эшкә”, “хатын авылы Өтернәс, аны күрсә эт өрмәс”, “хатын алдым Шыңардан, күпне күргән шомарган”, “хатын авылы Тенеки, баҗайларым уники”, “хатын алдым Сабайдан, аерып бер бабайдан”, “хатын алдым Утардан, күпләр белән буталган”, “хатын алдым Лесхоздан, тәпие суык боздан” һәм башка шундыйлар теземнәргә салынган. Һәм такмазаны, “хатыным Икшермәдән, кем генә тикшермәгән” дип тәмамлавым тамашачылар күңеленә аерата хуш килде, дәррәү көлеп җибәрделәр. Чыгышым тәмамлангач, бер ханым “мин Өч Нарат авылы килене, икенче тапкыр килгәч, минем авылны да онытмагыз” дигән теләк белдерде. Әлеге җор табигатьле сылу ханымның гозерен үтәүне озакка сузасым килмәде, тимерне кызуында сугып, “хатыным Өч Нараттан, ул күпләрне караткан” дип ябыштырдым. Аннары, хуҗалар әзерләгән табын урнашкан, бәлеш исе килеп торган бүлмә тарафына юнәлдем. “Ул күпләрне яраткан” яки “аны күпләр яраткан” дияргә үк кыймадым инде, чөнки кыек атып туры тидерүдән шыкайдым.

Комментариев нет:

Отправить комментарий