Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 19 июня 2013 г.

Моң яшәсә, без яшәрбез әле...



“Кеше китә – җыры кала”, – дип язды Мөхәммәт ага Мәһдиев. Муса Җәлил дә,Моабит төрмәсендә башы балта белән чабылыр алдыннан: “Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә һәм үләргә кыю ир булып, гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып!..” – дип язып калдырып, җырны абсолют кыйммәт буларак тасдыйклаган. Кайсыдыр чит илнең акыл иясе “һәр иҗат җимеше җыр булырга омтыла” дип язган... Димәк ки, нинди дә булса кешене һәм хәтта халыкны чүпкә чыгаруның туры юлы җырын бозу, җырына бозым кертүдән башлана...
Алай да, татар җырын-моңын этбаш-сыераяк эшләнмәләргә күмеп харап итүгә юнәлешле чишенеп җырлаучыларымызны, максатыгызга ирешәсез, дип котларга әле иртәрәк икән... Шушы араларда “барча халыкны елаткан монгол малае” хакында хәбәр таралды (мальчик-монгол заставил плакать весь Китай (www.yotube.com). Интернетка куелган клиптан күрү форсаты бар: Кытайда бездәге “Минута славы” сыман телетапшыру барышында сәхнәгә 10-12 яшьлек малай чыга. Йосыф-Зөләйха кыйссасы буенча Йосыф пәйгамбәрнең балачагы турында фильм төшерелсә, режиссер бу рольгә моннан да күркәм кыяфәтле һәм буй-сынлы баланы җир йөзендә бүтән таба алмас кебек...Экранда малай яшәгән Эчке Монголия далалары, андагы матур, җыйнак тирмәләр пәйда була. Иксез-чиксез яшел хәтфәдәй дала күренүгә, күңелдә мәшһүр Әмирхан агабыз Еникиның атаклы “Әйтелмәгән васыять” әсәрендәге “кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә”се искә төшә. Йә Хода, шул Әмирхан агабызның, Мөхәммәт ага Мәһдиевнең татар моңы саркыган әсәрләрен укымыйча, җәүһәр җырларыбызны затлы башкарылышта тыңламыйча, телебезнең дә, җырларыбызның да дөньяда иң-иң матур булуына ничек төшенмәк кирәк?! Баксаң, татар җыры ярты дөнья, ә бәлки бөтен дөньядыр, онытылып, елый-елый тыңлауга укталышлы икән ич... Хикмәт шунда, монгол малае безнеңчә җырлый. Дөрес, сүзләре монголча, ә менә моңы – саф татарча... Күрәсең, монголлар белән рухларыбыз игезәк. Хәер, кайчандыр аларның һәм безнең бабайлар Күккә, Тәңрегә табынган лабаса һәм ничә мең ел дәвам иткәндер әле ул кыйбланы биеклектә санау... Ахрысы, татар-монгол дигән төшенчә дә буш урында гына барлыкка килмәгән...
Мәгълүм ки, борынгы татар халык җырлары ил-җиребез азат һәм киң, рухыбыз очар коштай хөр чакта чыккан һәм шуңа да алар чикләрне белми күкләргә, галәм киңлекләренә укталышлы. Бүгенге көн-төн әйләндерелүче “татар җыры” дигән “эшләнмәләр” исә коридордан барган исерекне хәтерләтә: тырт та пырт әле бер стенага бәрелә, әле икенчесенә сугыла – тегеннән юнәткән, моннан шудырткан чит- ят умырыкларның ак җепләр белән укмаштырылган шалтырама корамалары алар...
...Монгол малае сәхнә уртасына чыгып басты. Әүвәле аның белән әңгәмә корылды. Жюрида утыручы сылу кытай хатыны һәм ике ир малайга сорау арты сорау яудыралар.
– Милләтең нинди? Кайсы төбәктән? Исемең ничек?
– Мин – монгол, – дип җавап бирә малай, Эчке Монголиядәге үзе яшәгән төбәк исемен атый, исеме Удам икән.
– Синең иң зур хыялың нинди?
– Бөтен җир йөзенең яшеллеккә күмелеп утыруын телим.
– Монда нишләргә җыенасың?
– Җырларга.
– Ни хакында?
– Әнием турында. Ул минем җырлаганны күзәтергә ярата.
– Ә кайда соң синең әниең?
– Күкләрдә.
– Ә әтиең?
– Ул да күкләрдә.
Баксаң, Удам тома ятим, әти-әнисе юл һәлакәтендә харап булган.Ә мәктәпкә ул көн дә атка атланып, өч сәгатьлек юл үтеп бара.
Менә малай җырлап җибәрде. Шаһзадәләр кебек матур баланың саф чишмә агышыдай тавышы йөрәк түрләренә үтә, җанны айкый... Малай җырлый, әкәмәт зур залны, балконнарны шыплап тутырган тамашачылар елый... Аннары алкышлар, алкышлар, алкышлар... Күренекле татар әдибе Миргазиян ага Юныс, чын иҗат кешене тетрәтү, елатып чистарындыру, “катарсис” сәләтенә ия, дип язган иде бер мәкаләсендә. Жюри әгъзасы малайны Антуан Сент-Экзюпериның Бәләкәй Принцына охшатуын әйткәч, зал янә дәррәү кул чаба. Алкышлар басылгач, керфекләре чыланган алып баручы сылу ханым малайны, рөхсәт сорап, килеп коча һәм тагын Удамнан әнисе хакында сораштыра, нияте, ихтимал, тамашачыларны тагын да тәэсирләндерүдер, малайның үзен дә елатудыр. “Ихлас күз яше күрсәтү оят түгел”, – дип тә карады ул аңа , әмма монгол малае бирешмәде. Һәм алып баручы кытай, монгол балалары бәләкәйдән кырыс тәрбия алып, чын ир-атлар булып үсә, алар без түгел дип, Удамның холкы ныклыгы уңаеннан соклануын белдерергә ашыкты.
Интернетта җыр тыңлаучыларның фикерләре дә урын алган, кем үкереп елавын, кем малайның башкару осталыгына, буйсыны, төс-кыяфәтенә соклануын бәян иткән...
Шундый хәлләр... Кытайлар кайчандыр үзләрен җиңгән, буйсындырган монгол халкына карата мәңге узмас кимлек кәсафәте кичереп, үпкә сакламыйлар, ахры... Без файдаланган тарихи чыганакларда монголлар, татарлар котсыз, үтә ямьсез, шөкәтсез дип тасвирлана. Ә экраннарында Удамны күргән, җырлавын ишеткәннәр моның чеп-чи уйдырма икәнен теләсә-теләмәсә дә танырга мәҗбүр булачак. Ә бит татар халкы да һәрьяктан таң калмалы. Бүгенге дөнья таныган милләттәш гүзәл миссларны, мини миссларны кем, ничек пәрдәли ала? Марат Сафин, Чулпан Хаматова, Марат Бәшәров, Алсуларыбызны! Суфия апабыз Гобәйдуллина һәм Рудольф Нуриев хакында “колхозчыл милләтпәрвәрләребез” ни генә быкылдамасыннар, алар – дөньякүләм танылган талантлар. Татарлар! Ә нинди каһарманнарыбыз, галимнәребез, сәнгатькәрләребез бар безнең! Шул шартларда ,кимлек кәсафәте сеңдерергә маташу килешми, мантыйкка сыймый, милләттәшләр. “Без, исән!” – дип оран салды Айдар ага Хәлим. Җырыбыз, моңыбыз бернигә карамый исән! СССР чорындагы “эту песню не задушишь, не убьешь” дигән шомлы җыр истә калган. Күрәсең, андый омтылышлар да булган, һәм бу юл гаҗизлектән туган. Кызык, ә беренче чиратта кемнең җырына шундый максаттан тукынулары мөмкин?
“Әй, мөкаддәс синтезатор” атлы мәкаләм “Т.Я.”да дөнья күргәннән соң, “Нәрсә, бүген татар әдәбияты бетте, үлдемени инде, синеңчә?” – дип, таныш-белеш арасында тинтерәтүчеләр байтак булды. Ходайга шөкер, әдәбиятыбыз исән-сау, туган телебездә җырдай әсәрләр әледән-әле дөнья күргәләп тора. Әсәрдә үзәктә хатын-кыз икән, аның җилкәсенә, тормыштагы чутсыз мәшәкатьләр сыман, бик күп мәгънәви йөкләр дә өелә. Аяз Гыйләҗевнең Бибинуры (“Җомга көн кич белән”), Әмирхан Еникинең Ак Әбие (“Әйтелмәгән васыять”) янәшәсенә бүген, минем карашка, талантлы татар язучысы, Чаллыда яшәп иҗат итүче Факил Сафинның “Гөлҗиһан”ы лаек. Бу әсәр – халкыбызның ачылардан-ачы кичәгесе, җан өшеткеч үткәне һәм томанлы бүгенгесе турында. Киләчәк төп нигездә калачак Шамил өчен салынасы яңа өйгә килеп терәлә. Нигезен корыр өчен таш та кайтмаган. Йорт торгызырга дип дуңгызын да карап, җыештыручы булып та эшләп көн күрүче ятим хатын һәм аның көтүче гарип улының хәләл хезмәт белән тиенләп тапкан-җыйган беркадәр акча гына бар. Ә Шамилнең анасы , баласын бишектә чакта ташлап киткән хатын, шул акчаны урларга йөри. Баксаң, баланың әтисе кем икәнен хатын үзе дә төгәл белми, аның колхозга котельный корырга килгән кара мыеклы урыс булу ихтималы да юк түгел... Шушы ук авторның чечен сугышы мәхшәрен бәян иткән “Биек тауның башларында” һәм авыл халкының изелүен тулы “матурлыгында” ачып салган “Соңгы көз”ен укып тетрәнгән бар иде инде минем... Факил Сафинның (Әмәк) шәп язуының сере шул – филолог булуы өстенә, ул бит әле көтүен дә көткән, машина-тракторын да йөрткән, комбайнга утырып урган-суккан, армия хезмәтен үткән, мәктәптә директор булган, КамАЗ заводында гади эшчедән урта звено җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән, производствога дистәдән артык рационализаторлык тәкъдиме керткән, техник белемгә дә ия һәм соңгысы минем өчен аерата әһәмиятле – сопромат дигән фәннән дә хәбәрдар шәхес. Әлбәттә инде, ул укыганнарын төрләндереп һәм бармактан суырыштырып роман сырлаучыларга иш була алмый... Хәзер китап уку бетте диләр. Юк, бетмәде. Мин үскән Юлбат авылында, мәсәлән, узган ел китапханәдән иң күп китап укучыларны барлап, шуңа йомгак ясалган. Байтак китап сөючеләр арасыннан беренчелекне мине башлангыч мәктәптә укыткан Сафия апа, икенче урынны Сафия апаның күрше Тенеки авылына йөреп укыткан кодагые Рәшидә апа, ә өченчелекне Сафия апаның улы – авылыбыз тимерчесе, миннән бер класс алда укыган Наил яулаган.
Үземне артык нечкә күңелле кешегә санап мактана алмыйм. Таныш-белеш, дус-иш тә шул фикердә. Ә бит минем дә күңел нечкәргән чаклар булгалаганы юк түгел. Ким дигәндә – дүрт тапкыр. “Буа” сарку әни вафат булгач башланд шикелле. Аннары бергә уйнап үскән дусларым, укытучым Сафия апаның уллары – бер-бер артлы атна-ун көн арасында бакыйлыкка күчкән Рафаил белән Камилнең янәшә калыккан каберләре катында ялгызым басып торганда, чыгышы белән Мөслим ягы егете Факил Сафинның “Гөлҗиһан”ын укыганда һәм монгол малае Удам җырлаганда яшьләнде күзләр.
  Татарстан яшьләре, № 11-12 (11725), 31 гыйнвар, 2012

Комментариев нет:

Отправить комментарий