Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 5 июня 2013 г.

КҮТӘРЕП ТӨШЕРҮ......


                           
                                                          Миннән дә бай кеше юк,
                                                          Кара-каршы ялгыз йорт,
                                                          Бакчамда  унбер  баш умарта,
                                                          Алтысы коры,  бишесе –буш...
                                                                         ( Авылдашым Шәмсулла такмазасы)
           Узган атнада (20 март) ТНВ каналында, “Кара-каршы” тапшыруы игътибарымны җәлеп итте. Гаҗәп хәл,   танылган  мөхәррирләр һәм журналистлар җыелып , үзләре белгән темага кереп колач салып йөзде , ягъни, татар матбугаты язмышы  хакында ихластан гәпъләштеләр.  Алып баручылар Римма Бикмөхәммәтова һәм Альберт Шакировлар хозурында Саша Долгов, Миңназыйм Сәфәров, Ильфат Фәйзрахманов , Ильфат Шиһапов, Әсъгат Җәләлиевләр булып, барысы да уйлаганнарын  теләгән микъдәрдә өздереп әйтә дә алды  кебек.  Миңназыйм әфәнде фикеренчә дәүләт химаясындагы гәҗитләр –бутиклар  (затлы, кыйбатлы товар сатыла торган кибет), ә үз көнен үзе күрүче  шәхси матбугат –Вьетнам базары  икән.  Шиһапов әфәнде  КДУ журналистлар факультетын ябарга кирәк ,журналистлыкка өйрәтеп булмый, шунда белем алган һәм мәскәүләрнең азу ярган каләмзатлары белән ярышырга сәләтле бер генә татар журналисты  бар, ул Флера Низамова -бүген язмый, дип белдерде. Фәйзрахманов әфәнде дип истә калды, татар матбугатына аналитика җитенкерәмәвен , халык белән очрашуларда  татар матбугатына карата шул сәбәпле тискәре фикерләр яңгыравын  ирештереп,   “Ватаным Татарстан” газетасы - хөкүмәтнеке, шуңа начар дип әйтә берәүсе, дип , мисал китерде. “Ә соңгы вакытта  әлеге газетның кайсы санында нәрсә укыдың”, дип сорагач, тәнкыйть итүченең җавап таба алмавын җемиеп кенә елмаеп та ассызыклады. Тапкыр сорау бирүчегә өченче әңгәмәдәш теләктәшлек белдерергә ашыкты, чөнки ул да укымыйча тәнкыйть итүләрдән  гаҗиз икән... Минем аңлавымча биредә җыелганнарның һәркайсы, мәгълүм эзлеклелек җебенә әллә ни тотынмыйча, үз белгәнен, күңелдәгесен сөйләде. Шуңа ахры,  бер-берсенә  бер үк вакытта бәйсез һәм аваздаш кыйпылчыклар кушылудан ниндидер бөтен картина укмаша ук алмады шикелле. Һәрхәлдә бу  тапшыруның   асыл максаты мин фәкыйрьгә аңлашылып җитмәде.  Әңгәмә барышында  район гәҗитләренә дә шактый каты  эләкте :   “ бар да  бер чыбыктан сөрелгән , әйтерсең пардан кызыл ыштан кигәннәр, алгы бите – глава,  соңгысы -  некролог...” Әмма  шушындый кыю белдерүдән соң , хәлне төзәтү  җәһәтеннән нинди дә булса акылга муафыйкъ рецепт тәкъдим ителер дип көткән идем дә, ул өмет акланмады, чөнки әңгәмәдәшләр, бернишләтеп тә  булмый дигән уртак фикердә ныгыдылар ... Бәлкем ниндидер нәтиҗәне күздә тотмаган мондый тапшыруларга   “Аулак өй” атамасы дулкынында “Капка төбе” яисә “Каравыл өе” сыманрак уртак исем кушу мантыйкка ярашлы  булыр иде.
                 Мәгълүм ки, бүгенге көндә почта чыгымнары арту яссылыгында татар  матбугатының мөшкел хәлен җайга салу ифрат тәҗел мәсьәлә. Шушы уңайдан  югарыдан төшкән фәрманны үтәргә бурычлы вәкаләтле даирәләр  ниндидер җыелышлар., сөйләшүләр уздырып, “күтәрергә”, “арттырырга” “ көчәйтергә” кебек изге теләкләрдән тукылган   карар кабул иткән булсалар да гаҗәп түгел......Һич югы “бармы бар” дияргә, яки, рус әйтмешли “арт шәрифне каплар өчен...”булса да. Әмма әлеге тапшыруда ул проблема  читтә торып калды. Янә килеп кайбер матбугат чараларының, язылу барышында ташламалы атналар оештыруы , шул чорда язылганнар өчен  куаныч, ә алдан язылып куючы тугъры абунәчеләр өчен “дүрәк калу” булып аңлашылуы хакында да сүз чыкмады... Бу  “хәйләкәр” ысул ахыр чиктә татар матбугаты ишелсен өчен астына казып керү  булып аңлашыла. Тапшыру азагындарак  яңгыраган сөземтәгә килсәк , ул болайрак :  укучылар даими үзгәрештә , ә газеталар, (шул исәптән “Татарстан яшьләре” дә) бер урында таптана, әмма ләкин барча гәҗитләр, хәтта “сары”лары да үз урыннарына кирәк ... “Үтмәс балта кимәк чабарга яхшы”дыр инде моның  татарчасы... Әмма тапшыруда катнашучыларны борчыган төп мәсьәлә – татар матбугатының куркаклыгы , югары даирәдәгеләрне якалый, җилтерәтә алмавы  булып аңлашылды...
          ...Яшерен батырын түгел, телевизор каршына кәнәфигә чумып утырганда, нинди генә кызык тапшыру бармасын, әллә нәрсәсенә  мәмрәтә, йокыны  китерә башлый...  Дөнья кызык корылган, кайвакыт өндәгеләр төштә, ә төштәгеләр өндә ниндидер  бөгелештә кабатлана...   Бер мәлне телеэкран әкрен-әкрен зурайганнан зурая барып, үзем дә телестудиягә, әңгәмәчеләр арасына барып эләккән сыман хис итә башладым. ...Һәм алып баручы ханым  һич көтмәгәндә миңа мөрәҗәгать
итеп, татар матбугатының хәле яхшырсын  өчен нишләргә кирәк дигән сөәлен турыламасмы?!..   Әвәле аптырабрак тордым. Як-якка карандым, күрәм, бар да тын калып миннән җавап көтә. Ярый, мин әйтәм, үзегез теләдегез, бигайбә, катырак әйтеп ташласам... Һәм күңелдәгеләрне  берәм-берәм теземнәргә салдым: Иң әвәле, сүзне матбугатның ни икәнен ачыклаудан башларга кирәк иде, -минәйтәм.  Бу газеталарның асыл максаты ни?  Тормышка чакырылышлары , үз алдына куйган бурычлары, омтылышлары, хыяллары нидән гыйбарәт? Максатлары өчлегә булса да үтәләме ?  Шартлы рәвештә ун баллы фәһем шкаласыннан чыгып караганда нүлдән ерак китәләрме?  Татарчалары өчлегә булса да тартамы?-  Чәчәк атсын өчен , -минәйтәм, - барча институтларда экономистлар әзерләүче факультетлар пәйда булганы сыман,  җурналистлар җитештерүче төркемчәләр   оештырырга кирәк. Һәм каләм тотардайлары бер үк вакытта   нинди дә булса эш рәтенә , әйтик, кайсысында икмәк  яисә чәчәк үстерү, терлек асрау,  кайсында банк вә бизнес эшләре нечкәлекләренә төшенсен, бәгъзесендә машина, очкыч, йорт төзү, җинаять ачу ысулларын  аңышсын, кәгазьдә язылган белән чынбарлык , ягъни теория белән практика аермасын  үз җилкәсендә тойсын. Югыйсә,   иҗектән сүз  ишү  фәне өйрәнеп кенә, кырык    төрле өлкәләргә  кагылышлы әтрафлы кыю аналитик язмалар тудыру мөмкин түгел . Андый иҗатның бутикларда тәкъдим ителүе дә бәхәсле...Шәхсән үземә матбугатка карата  кулланылган “бутик” кәлимәсенә  “бутыйк” дигән мәгънә йөге салынгандай тоела.
        Миңа төбәлгән карашларда кабынган нәфрәт утының арта баруын тою сәбәпле  бер кавым тын калдым. Аннары  тирән итеп күкрәк тутырып  сулап, көрсендем дә,” беткән баш беткән” дип,  әйтә башлаганымның очына  чыгарга җөръәт иттем  :
-  Дөньяда  дилетант,  үнәрсез бәндә  акыл сатуыннан да сару кайнаткыч  күренеш юк. Ә шундыйлар   “кыю” мәкаләләр яза  башласа,  психиатрия хастаханәләренә эш артмасмы?
- Сезнең тәкъдим –   матур утопия,  әйткәнегез эшкә ашсын өчен барлык вузларны башта һич югы өлешчә булса да туган телебезгә күчерергә кирәк, ә  бу,бүгенге шартларда мөмкин түгел бугай  -дип тел шартлатты аналитика азлыгына зарланган катнашучы.. Хозурындагылар  аңа теләктәшлек белдереп, баш кагыштылар.
-   Гафу итегез, -минәйтәм, - Татарстанда, туган телебездә  белем бирү хокукыннан файдаланган техник вузлар   булды һәм әле дә юк түгел. Янә килеп сезгә шөкәтсез тоелган район матбугатында предметны белеп язган, күргән белгән, шул җирлектә зур абруй казанган  кешеләрне телгә алган мәкаләләр дөнья  күрә. Янә килеп,  мәшһүр “Татарстан яшьләре”  газетасындагы язмалар да  бер чыбыктан сөрелми,  чөнки газета мөнбәреннән предметны энәсеннән җебенәчә белеп, асылына төшенүче төрле профессия кешеләре чыгыш ясый, һәм нәтиҗәдә “Татарстан яшьләре”  газетасы халык җыры сыман байтак күңелләргә якын һәм тансык ..
-   “Татарстан яшьләре” – башкалар өчен үрнәк,   эшләре ал да гөл, киләчәге өметле дисез инде алайса? –диде Алып баручы,  астыртын көлемсерәп.
-      Почта һәм  биләгән бинасы өчен аренда хакын  даими күтәрү   аша  үз көнен үзе күрергә сәләтле ул  басманы да кулдан туенучы “бутик”лар   көненә, “турыларга  мөмкиннәр, - дидем мин ...
-  Димәк  ирекле  татар матбугаты дәүләт тарафыннан яклауга  мохтаҗ дип саныйсыз...
-   Якларга кирәктер, тик   асрарга гына  түгел.
-   Моның нәрсәсе  хафага сала соң?
- Дәүләткә, дөресрәге дәүләт структураларындагы чиновникларга тез йөгенү модада  бүген. Минем бер текә  бизнесмен дус бар. Шул байтак түрәләрнең туган көннәрен белеп алып, шуларны даими шатландыруны гадәт иткән. Югыйсә тәгәрмәчкә адым саен күсәк тыгалар,  ди. Берәрсен өлешсез калдырсаң, шунда ук үзара киңәш башлана, “ әллә сине дә калдырды, узган ел фәлән бәйрәмдә мине дә оныткан иде бит , ул!” ди –ди сайраша чиновниклар һәм аннары  төрле күңелсез сюрпризларга тарасыңны көт тә тор, икән ...  Ягъни,  матбугат чаралары  тулаем  дәүләт химаясына  алынып, чиновниклар ихтыярына тапшырылса, эш харап...  Әйтик, кими торгач хакыйкый  абунәчесе  ике йөз өч йөз данәгә генә калганнарына дәүләт кайгыртучылык күрсәтте, мисал өчен ике мең тираж  белән  чыгарып баруны,  кирәксез 1700-1800 данәсен китапханәләргә сатыпмы, язылыпмы  алдыртуны  йөкләде, дип фараз кылыйк. Бар да әйбәт кебек, мөхәррир ипиенә май ягарлык,   ә журналистларыныкына   тоз сибәрлек  эш урыннары  тәэмин ителә.. Әмма  нигездә   укылмый, кулга да  алынмый          торган  гәҗит- журналларның ахыр чиктә  калдык абунәчеләр өчен дә абруй югалтачагы Мәнди анасына да аңлашылса кирәк.  Тора бара ул һәркемгә кадерсез булып аңлашылачак һәм муляж дәрәҗәсенә төшәчәк... Ә мондый басмалар алдыруга мәхкүм   китапханәләр    муляжханәләр булып аңлашылса, ни хәл итәргә?...... Беткәч бетсеннәр дип, зарурсыз гәҗит –журнал мөхәррирләрен, журналистларын төрле исемнәр, титуллар,бүләк-премияләр, мандатлар белән  узындырулары да мөмкин... Тыңларга яраксыз  радио, карарга яраксыз телевидение, җанга җәза җырлар, укырга яраксыз гәҗит- журналлар, китаплар ... Кем белә, бәлкем боларны  ниндидер проектның уңышлы чишелеше,  кемнәрдер ирешкән казанышлар дип санаргадыр? Бәлки   бу бер тәҗрибә булып, аны  тулаем  Русиягә  таратасы гына калгандыр? ...  Кайчандыр Миргазиян ага Юныс әдәби журналларда әсәрләрне укымлыклар алмаштыра, дип әрнеп язган иде... Укымлык, тыңламлык, карамлыклар чоры үтеп ,    “укшытмалар” сәгате сукмадымы  икән?.. Нәрсә авызыгызга су каптыгыз, сездән сорыйм, яп-яланаяклар!...
 -   Ниләр  дисең син бабаем?!- дип оныгымның сакалымнан  тарткалавына уянып китсәм, “Кара-каршы” тапшыруы төкәнеп,  хоккей башланган, милләттәшебез Данис Зарипов көндәшләр капкасына  бер алка ташлаган  икән ...

Комментариев нет:

Отправить комментарий