Тәлгат Нәҗминең
мәзәкләр туплаган чираттагыгы дөнья күргән төсле бизәлешле каты тышлы калын китабы “САБА : елмаюлы тарих” дип атала. Китапка
кереш сүз урынына авторның иҗаты хакында танылган язучылар, шагыйрьләр, журналистларның
“ташка басылган” фикерләре барлыгы 11
биттә урын алган! Әбрар Кәримуллин,
Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан
Миңнуллин, Гөлчәчәк Галиева, Рәшит Зәкиев, Фәнис Яруллин, Рәзил Вәлиев һәм
башка күпләр якташыбыз иҗатына уңай мөнәсәбәтләрен
белдергәннәр. Шулар арасында “Татарстан яшьләре” газетасында басылган минем бер мәкаләмнән кош теледәй өзеккә дә
урын табылган. Якташның алданрак
басылган китабын күздә тотып, “йөзләрчә мәзәкләре тупланышыннан бөтенлек тукыла
– ул да булса Саба халкы, сабалыларның тутыкмас корыч характеры”, дип язган
булганмын... Әйтергә кирәк әдипнең колачы,географиясе
китаптан китапка арта, киңәя бара , ягъни
мәзәк геройлары арасында бүген кайлардан кемнәр генә юк ...
Анда күргән- белгән, ишеткән, дус-ишләр,
танышлар катнашкан вакыйгалар, мәлләр дә шактый. Минем өчен иң тәэсирлесенең кыскачасы болай : Юл
бүлеге тракторы әйләнеп капланып, тракторчысы
кабинада кысылып калган. Шуннан узган райбашкарма рәисе Габделхак ага
Мәүлин тракторчы янына килеп,
-
Энем, син исәнме? – дигән соравына, аты- юлы белән,
-
Фәлән булсын мени миңа, -дигән җавап ишетә һәм,
-
Молодец энем, -дип үз юлына китеп бара... Габделхак ага Мәүлин Сабада эшләгән эре
җитәкчеләр арасында иң кырысы , иң тыңгысызы, иң каты куллысы иде бугай, бер
нинди сүгенүсез җитәкчеләрне шулкадәр оста итеп, кан-тиргә батырып “шөрепкәчә сүтә” торган
иде, чыдап кына тор (хәлбуки,мин фәкыйрьгә карата һәрвакыт хәерхаһлы булды
мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын)...
Әлеге вакыйганы иң элек мин әйбәт хәтерләргә тиеш, чөнки ул вакытта
Саба юл бүлеге җитәкчесе идем. Автогрейдерлар булмау сәбәпле Т-150
тракторына аркылы кыйгач көрәк көйләп, балчык
катыш таш түшәүле район юлларын кырдыра
торган заман бу. Әниемнең туган авылы
Урта Саба егете Хатыйп, күтәртелгән юл читен тигезләгәндә дамбаның
яңгыр ашаган, котырып үскән үлән каплаган уентыга туры килеп, тракторы белән әйләнгән,
кабина изелгән, һәм ул кысылып калган иде..Җитмәсә ягулык багы тишелеп,
солярка Хатыйпның ияген юып агып ята....Начар
хәбәр җитез йөри, авария урынына тиз
килеп җителде, ниндидер оешмадан
автокран да чакырттык. Әмма тросларны эләктергәч, тракторны урыныннан
кузгатырга берара шөлләбрәк торабыз . Кем
белә, күтәрелә башлагач, эшләп бөтәрләнгән трослар тураюдан йөк аска чигенеш ясаучан, мизгел эчендә егетебез харап булуы мөмкин. Кранчы Шәйхенур , сабакташым Рәҗәп дусның энесе, трослар яңа әле , мае да бетмәгән, бер ни
булмый, дип тынычландыра. Сулыш алырга
да куркып тып-тын торабыз. Менә корыч
арканнар әкрен-әкрен тартылып киерелә, асты- өскә килгән трактор ул-бусыз гына җирдән аерыла
һәм кран мөнбәреннән Шәйхенурның,
-
Тартыгыз, шалканны! – дип кычкырганы ишетелә...
Юл
бүлеге егетләре шунда ук ломнар
ярдәмендә изелгән кабинаны каергалып Хатыйпны “капкын”нан коткаралар....
Гаделхак ага Мәүлинның
килгәнен дә, Хатыйпның аңа ни дигәнен дә хәтерлим кебек үзе, әмма ул мәлдә һәм аннары да бу әңгәмәдән һичбер кызык
тапмаган идем кебек...Менә , еллар узгач, Тәлгат әфәнде китабыннан укып, юл
оешмабыз өчен тарихи шушы вакыйганы искә
төшергәч , ниһаять көлемсери алдым кебек...
Кабатланырга туры килә , укучылардан гафу үтенәм, әмма ләкин райондашларның
уртак сыйфатлары - корыч холык , сәламәт юмор хисе,ихтыяр көче ныкълыгы шушы вакыйгада да шәйләнүен әйтми булмый.
Китап авторының янә бер мәзәге мәшһүр әдип Фоат ага Садриев белән бәйле. Тәлгат
әфәнде бәянында романнар остасы белән мин фәкыйрь кызып-кызып бәхәсләшеп, ахыр чиктә , шушы шигырьне сылаганмын :
Язмасын
дип юньсез мәкалә,
Хатын-кызга бирик ни-намә?
Һәм ир- атка ниткән рәтле эш?
Юкса роман сырлый хәчтерүш...
... Фоат ага
минем өчен хакыйкый абруй иясе, араларыбыз һәрчак төзек
булды, 50 яшем тулгач , эш урынымда
узган бәйрәмемдә, бокал күтәреп,
-
Шушы кара көздә,
Мөслимнән Шәмәрдәнгә кадәр туганыма да килеп нужаланмас идем, ә сиңа килдем
Рәстәм ( ул шулай әйтә), -дигән иде ул .
Ә
асылда болайрак булды безнең әңгәмә.
Мөслимгә кунакка килгәч (кайткач дип
язасы килә), Фоат абыйларга сугылмый
калганым юк. Ул юлы да хәләл җефете Сәйделнур ханым “ә” дигәнче табын
әзерләде. Сүздән сүз чыгып , олпат язучыбыз, гадәтенчә,
-
Ниләр язасың? – дип кызыксынды.
Аның өчен язу –яшәү мәгънәсе . Мине
дә үзе сыман дәрәҗәдә “авышкан”га саный
күрәсең, һәр очрашуыбызда шул соравын бирми калмый ...
-
Әллә ни язган юк, - минәйтәм. - Эш арасында вак-төяк
шигырьләрне санамаганда...
-
Яле берсен укы.
Мин өлкән агабыз теләгенә буйсынып алда
китерелгән дүртьюллыкны сөйлим.
Фоат ага рәхәтләнеп көлеп җибәрә һәм,
-
Рәхмәт, былды бу, Рәстәм, -ди.
Хагы шулайрак, әмма Тәлгат әфәнде
шәрехләвенчә укучы хакына печтеки генә
конфликт тудырылган... Китапта урын алган, үзәге Юлбат авылы
булган “Искра” колхозы рәисе , аннары район авыл хуҗалыгы идарәсе
башлыгы вазифасын җилкәсенә алган Миңнехан
Галихан улы Нигъмәтҗанов белән бәйле
кыйссаны исә авылдашлардан күп тапкырлар ишеткән бар. Миңнехан аганың фидакарь хезмәте өчен алган бүләкләрен, исем-регалияләрен куш бит тутырып санап чыккан соң Тәлгат әфәнде
хикәясен үзенчәлекле сөземтә белән очлый. Район үзәгендә, ашханә
каршында авылга кайтырга дип машина
көтеп торганда Казаклар авылы кешеләре авылдашым, колхозчы Фәрит Габделхәй улы белән сөйләшеп киткәннәр
һәм аның Юлбат авылыннан икәнен белгәч,
Сездә бит безнең Миңнехан рәис, нишләп
йөри ул, -дип кызыксынганнар...Миңнехан Галихан
улы мәһабәт гәүдәле, төскә биткә чибәр, тыңгысыз кеше, иген басуына казлар
керсә дә олы башын кече итеп шуларны шәхсән куып чыгарудан тарсынмый торган иде.. Күрәсең Фәрит күрше, аның
шул гадәтен өнәмәгән ,
-
Йөри инде шунда, каз куып, - дип җавап биргән...
Менә бит ничек... Әллә никадәр икмәк үстереп
илкүләм уңышларга, дәрәҗәләргә ирешү дә кемнеңдер
сине каз куучыга кайтарып калдыруына
киртә кора алмый икән ...Ихтимал бу фикерне укучысына җиткерү
өчен кайберәүләр роман- трилогия тәпәләр
иде, ә безнең якташ өчен бит ярым мәйдан җитеп ашкан.. Кыскалыкта –осталык!
“Т.Я. газетасының 25.10.2011 ел санындагы
Тәлгат әфәнде Нәҗми язган саллы мәкаләгә турылап басылган фотода җөмһүрият
җитәкчесе Ф.Ә.Табеев Саба районы КПСС райкомының 1 секретаре Әләметдин Камалов, райбашкарма рәисе Гаделхак Мәүлин һәм авыл
хуҗалыгы идарәсе башлыгы Миңнехан
Нигъмәтҗановларга СССР
дәрәҗәсендәге Күчмә Кызыл Байрак тапшыра... Шунысы игътибарга лаек, зур бүләкне Габделхак Мәүлә улы гәүдәсен туры тотып
,хәтта бераз артка авыша төшеп , ә калган икәү иелә төшеп, бил багълап кабул итә... (
Редакциягә – зинһар шушы җөмләне кыскартмасагыз икән)
Тәлгат әфәнденең бу китабы
соңгысы булмас дип өметләнәм , яңасы
өчен аңа сөйләргә җыенган кыйссамны Т.Я.
укучылары белән бүлешми түзеп булмас ахры...
( Быел Төркиягә кунакка баргач, якыннарым
белән бергә Бююкадага (Принц утравы)
барып, дөньякүләм танылу
алган “Чалы кошы” романы авторы төрек әдибе Ришат Нури Гүнтекин яшәгән йортны зиярат иттек. Күрәбез,
ниндидер төркем чыр-чу килеп ,
артында диңгез күренгән әлеге матур ике катлы йорт хозурында фотога төшәләр. Аларга якынлашып
килүче икенче төркемнән джинси чалбар
кигән чибәр бер кыз,
-
Бизда!
Бизда! Бизда! – дип кычкыра башлады...
Минем гәҗәпсенүле карашыма заманында татар- төрек лицее тәмамлаган
улым Раушан,
-
Без дә!-
ди ул. Фотограф китмәсен өчен кычкыра,
безне дә фотога ал дип әйтергә тели, - дип аңлатма бирде.
Әлеге китаптагы, танылган әдип Марсель
Галигә багълы кыйсса да шактый гыйбрәтле .
Тәлгат Нәҗми иң әвәле Марсель Галиевнең “Ватаным Татарстан” газетасында
(11 февраль 2005 ел) үзе хакында язган парчадан өзек китерә. Бу- шуннан бер өлеш :
“Тәлгат Нәҗми – ирекле көлү
тарафдары. Мәзәгенең кайсы урында көләргә икәне – укучы ихтыярында.Тиздән ул
татарның иң зур әдибе саналачак.Тәлгат Нәҗмиев
чорында ниндидер Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Батулла
кебек роман язгалаштыргалап йөргән әдипләр булган икән дип сөйләячәкләр. Теле
саегып, аң-зиһене мәзәкләр укырлык кына диапозонда калган татар Тәлгат
Нәҗмиевкә һәйкәл бастырып куячак.(Нинди материалдан булыр, сөян агачыннанмы,
керамзиттанмы, бусы – сабалар прерогативасында.)”. Тәлгат
әфәндегә танышы Мәскәүдән нәкъ үзенә
ошаган сувенир сын табып алып кайтып бүләк иткән булган.
Һәм көннәрдән беркөн Мәгариф йортында
очрашкач Тәлгат әфәнде әлеге һәйкәлчекне ( Т.Я. ндә әлеге “автосынын” тотып төшкән фотосы
басылганы бар, яңа китабы тышлыгында да ул урын алган) кесәсеннән чыгарып,Марсель Галидән,
-
Юраганың юш килде,
Сабада миңа һәйкәл салалар, менә макеты эшләнде дә инде дип “сөенче” алган.
Мәгълүм ки, язучы халкы исем-премияләр , бүләкләр алуга хирыс
, ягъни як-якка терсәк тырпайтып шундый
ярышуга , “бөеклек бәйгесенә”даими корылышта
дип чакмалыйм. Атаклы опера җырчы Галина Вишневская да илебездә иҗат кешеләре алган бүләк -
титулларны иткә сугылган котегория белән юкка гына тиңләштермәгәндер...Һәм
Тәлгат әфәнде әлеге аяктан еккыч яңалыгы белән халык язучысы, Тукай бүләге
лауреаты , Марсель Галине шок хәлендә
калдырса да, гаҗепмени? Әле, аннан ишетеп башка исемле-титуллы күп тапкырлар
бүләкләнгән бәгъзе каләмзатлар да хафага төшми калмагандыр дип фаразларга
рөхсәт итегез.... Моңа гаҗәпләнәсе дә юк,
минем “Т.Я” басылган “Ник
белмиләр бөек шагыйрь Мөдәмилне?” дигән баш астында уенын-чынын кушып язганнарымны
бәгъзе каләм ияләре җитди кабул итеп , “ни өчен аны бөек дип атадың”, дип ихластан үпкә -
рәнҗү белдергәләделәр...Күрәсең сүзсез дә аңлашылган, хакимият сонган бүләк, исем, титуллардан чыгып дәшми кабул ителгән ранжирны бутаганмын ... Ә
монда һәйкәл...Мин-бөек дип, үз үзенә артык сокланып уяулыкны җуя
төшкәннәр өчен һич көтмәгәндә хыянәтчел тез астына оруга тиң ич
инде бу... Алай да хафалану урынсыз
ук димәс идем , чөнки, талантлы язучы Факил Сафин әйтмешли, Сабаны
мәзәкләштергән, ә мәзәкне сабалаштырган шәхескә
бер заман якташлары һәйкәлне торгызмый да калмастыр...Макет әзер ләбаса , калганы , кем әйтмешли, техника
эше ...
Тәлгат
әфәнде китапларын гаиләбез белән яратып укыйбыз. Уртанчы кызым , КИСИ тәмамлап, төзелеш оешмасында эшли(,
хәзер онык белән өйдә утыра),тарих
китаплары эчтәлегенең байтак өлеше ялган , ә менә Тәлгат абый язганнар – чын тарих, дип бәяләде.
Вәкәләтле
агайларыбыз да шулайрак фәһемли күрәсең
,Тәлгатнең бу китабының 1700 ләп данәсе
Милли китапханә аша Татарстанның һәр төбәгенә барып ирешәчәк, гафил булып кала күрмәгез...
Комментариев нет:
Отправить комментарий