Үтмәс
балта кимәк чабарга ярый...Кимәк сүзе төрекләрдә сөяк дигәнне аңлата. Татарда ул шул ук мәгънәдә телгә алынган мәкаль тукымасында сакланып
калган... Бу әйтем, син юк кына дип
санаган кешенең дә тормышта үз урыны
булуын һәм кирәге чыгу ихтималын искәртә
һәм берәүдән дә йөз чөермәүне кайгырта. Тарих сабаклары шуны раслый , дөньялар
болганганда, һәр тармактан, һәр даирәдән үткеннәрне, затлыларны чүпләп юк итү,
аулау, читләштерү, арчу хут алып, “сөяк чапкан балталар”га вакансияләр киң ачыла. Сер түгел, әле кайчан
гына коммунистик вәзгыятьтән риза булмаганнар,
инде бүгенге шартлардан гаҗизлекләрен матбугат аша һәм пикет- митингларга чыгып
белдергәләп тора... Һәм киресенчә....Кичәге
кып-кызыл ата коммунистлар бүген миллиардерлар
сыйфатында, буржуаз кыйммәтләрнең тугры сакчылары булып китте... Әлбәттә
илебездә тәнкыйтькә һәр өлкәдә дә җирлек
җитәрлек... Коррупция чәчәк атуы
хакында иренмәгән теләсә кем кайда гына
тел чарламый ... Иномаркаларга сәрхүш хәлдә утырган эшем ияләренең кешеләрне
бәрдереп качулары һәм кемлекләре ачыклангач та җавапчылыктан котылып калулары хакында да матбугат чаралары армый талмый
колак итен ашый. Әгәр кешеләрнең зурлыгын
алган керемнәре үлчәмендә бәяләсәк , халык хезмәтчеләре миллиардер
депутатларыбыз вә җитәкчеләребез бездән мең,
ун мең тапкыр зур, күренә ә аларга карата без исә бөҗәк хәлендә калабыз... Аена
биш мең тәңкәгә җан асраучы авыл
хезмәтчәннәрен күрер өчен аларга лупа кирәк булмагае...Ягъни фәлән миллионлык
машинада җилдерүче “эре»ләрнең вак-төякне абайламавы ул күзлектән караганда һич
тә гаҗәп тә түгел. ”Чебен дулап тәрәзә
ватмый” дигән мәкаль дә бүгенге кешеара
нисбәтләр яссылыгында башкача аңлашыла башлады...Гәрчә, галимнәр, дөньяның бер почмагындагы тиешле урында, тиешле моментта
күбәләк канат җилпегәннән, икенче тарафында давыл кубу ихтималын да кире
какмый... Шулай булгач, кеше хәтле кешегә саграк кылану хәерле....
Җитди
бәла казалар гел-гел адәм башына төшми
билгеле. Хәлбуки, берәүне дә буш, мәхрүм калдырмаучы тешкә тия, касыкка төртә торган вак-төяк уңайсызлыклар дә адым саен
очрап, сабырсызракларның тәмам үзәгенә үтә... Әйтик, мин фәкыйрьгә күптән түгел
Төркиягә барып кайту насыйп булды. Казан аэропортында сәфәр
чыкканда ике , ә кайтканда, илебез
очкычы килеп җитмәү сәбәпле дүрт сәгатькә тоткарланырга туры килде...Әле бит аэропортка кергәндә
һәм чыкканда , төрек кардәшләрдән аермалы буларак безнекеләр иренмичә, җиренә
җиткереп, озаклап тәфтишлиләр... Тырышлыкларына
сокланасы урында бәгъзеләр моңа кыбырсый, янәшәмдә чират көткән бер
пассажир, авызына төкереген җыеп озаклап эзләнүләреннән ләззәт табучы аэропорт хадименә ымлап, “чистый
геморрой булды бу” дип мыгырданды, янә берсе , “их, универсиада чорында бүтән бер ни түгел,
Казан аэропорты хезмәтен генә күзәтәсе иде” , дип уфтанды... Ә бит болай һич
ярамый...Безнең бистә мәчете имамы бер җомгада , Аллаһе Тәгаләнең ризалыгын алу
өчен нишләргә кирәк дигән сорауга, пәйгамбәребез г. с. ачуланма, дип җавап биргән,
дип сөйләгән иде... Тагы нишләргә кирәк?- дип сораган шул ук кызыксынучы. Ул
кабат “ачуланма, -дигән җавап ишеткән. Өченче тапкыр “тагын нишлисе” дигән
соравына ул янә шул ук җавапны
ирешкән....”Гасабиланмау хәерле” дигән мәгънә борынлый ошбу риваятьтән... Хактан да юк-бар өчен дә
чәүчәләкләнү урынсыз, чөнки һәркайда һәртөрле вазифаларны башкару нигездә “үтмәс балталар” җилкәсендә. Мәгълүм ки,
үктәбер түнтәрелеше илнең астын өскә китергәч, җитәкче урыннарга М.Булгаковның “Эт йөрәге” бәянында тасвирланганча шариковлар
менеп кунаклаган.. Нәтиҗәсе мәгълүм, миллионнар канлы сугышларда һәм ачлыктан кырыла, җәбер-золымга,
коллыкка һәм мәхбүслеккә, хурлыклы үлемгә, куркып, дер калтырап, әләкләшеп
яшәүгә дучар ителә... Төптән уйлап
баксак, әле күптән түгел Иделдә
“Булгария” теплоходы бату сәбәбе дә ахыр чиктә компетенсызлыкка барып тоташа... Әйе, тормыш дәвам итә, Шариковлар ыруын балалары,
аннары оныклары алмаштыра тора. Коммунистик режим төкәнеп
демократия җиңеп чыккач та җитәкчелек Шомбай сыман тунны гына әйләндереп
киде шикелле? Хакыйкый Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм икейөзлеләрне йөзе юклар алмаштырды дип язган иде...Миңа
калса шул ук абзыйларның икейөзлелеген
йөзсезлек алмаштырды. Ахрысы, ипиле
урыннарны ятка бирмәс өчен хакимият ниндидер җитди фәнгә таяна ... Популяр язучы Климов Г. П. серне ача төшә сыман, аны “югары социология” дип тәгъдим итә. “Князь
мира сего” атлы әсәрендә әлеге автор НКВД структурасында барлыкка китерелгән 13 нче
бүлекнең нәкъ менә хакимияткә үрмәләргә
сәләтлеләрне ( потенциаль көндәш-конкурентларны ) барлау һәм шундыйларның
нәсел-ыруларын корыту юнәлешендә профилактик чаралар уздыру хакында тәсфилләп яза...Автор
үзенең күп кенә хезмәтләрендә һәм әдәби әсәрләрендә,теләсә кайсы хакимияткә каршы гавәмне күтәрердәй, сүзе
үтәрдәй талантлы, фидакарь кешеләрне гомуми
стандартка каулый , аларны яһүд каны катнашкан булуда гаепли, психопатлар, гомосексуалистлар, лесбиянкалар,
ягъни дегенератлар ярлыгы тага һәм
андыйларның урыны психатрия хастәханәсе дип хөкем чыгара... Автор кара исемлегенә руханиларны да кертә. Аларга
карата негатив фикерен дәлилләү өчен, ул Войничның “Кигәвен” романына мөрәҗәгать
итә . Әлеге әсәрдә никахка кермәү (целлибат
, русчасы - обет безбрачия) тәртибен бозган кардиналның улы революционер булып китә ләбаса... Революционер
– хакимияткә кул озайтучы кеше... автор
хөкемендә - психопат... Кем белә, бәлкем
мәчет, чиркәү, синогаларны җимерү, руханиларны подвалларда ату, ГУЛАГларга
озату әлеге автор бәян иткән “фәнни” нигездә оештырылгандыр... Автор предметны
белеп яза сыман, чөнки НКВД да хезмәт
иткән, разведчик булган, аннары үз
ведомствосына биргән антын бозып АКШ канатына
астына сыенган, ниндидер , ЦРУ уздырган “Гардвард проекты”нда катнашкан... Ул үзенең НКВД таккан алтын пагоннарын шул исемдәге әсәрендә “Әтрәгәләм канатлары” (крылья холопа) дип тәгаенли. Аның логикасы буенча милләтне череп таркалудан
коткару өчен беренче чиратта язучыларыннан,
журналистларыннан, башка интеллегенция вәкилләреннән тазарту зарур.
Каләмзатларның 90 %ы ,ә крәстияннәрнең 5 % ы бозык
буын калдыра дип белдерә әлеге әфәнде... Ирексездән, 1937 нче елларда югарыдан төшерелгән разнарядкаларда әлеге саннар нигез итеп алынмадымы икән дип куешлы...
Юлда
буш вакытта укырмын дип, танылган доктор Владимир Курпатовның “ Невроз озатуындагы гомер буйлата” ( С неврозом по
жизни) китабын алган идем. Тормыш ыгы-зыгысына баш бирми яшәү өчен менә дигән
киңәшче булып чыкты әлеге әсбап.. Мәшһүр доктор фикеренчә хайваннарның, аңнан
азат булулары сәбәпле, психикалары сау сәламәт икән . Дөрес, аларны да котыртып, шашыну хәленә җиткереп була, ди ул.
Ә кешегә исә даими неврозда калу өчен үз акылы да җитеп ашкан... Ул бит мең
төрле борчулар, хәсрәтләр эчендә үз үзен
кимерүдән бушамый, тегендә ашыга, монда томырыла, анда йолкына, анысын аласы,
монысын урнаштырасы , тегесенә җитешәсе бар, җитәкчесе эт итеп сүгәргә , хәләл
җефете буранын очырырга мөмкин , юлда
ГИБДД хезмәткәре поскыныннан чыгып туктатуы мөмкин.. ЖКХ бәяләрне даими арта, урамда барганда кемдер җилкәсе
белән бәрелә, яки син ялгыш орынасың һәм артыңнан газиз әниеңне телгә алып кычкыралар,
көткән автобусың вакытында килми, яки
син соңарасың, яки каядыр барышлый “бөке”гә тарып, соңарырмын дип борчылудан үтең куба һәм башкалар , һ.б.ш.и. Ягъни акыллы булуының
күн генә түгел, ә иләк ягы да бар.... Менә ни өчен ислам тәгълиматы адәм баласы
хәсрәттә һәм акылы камил кеше дин тотарга тиеш , иманның яртысы сабырлык, ә
икенче яртысы шөкерана итү дип өйрәтә,менә ни өчен имамнар өзми-куймый , ниятеңнең
дөрес булуын һәм нәфес ярсуын
авызлыклауны беренче планга чыгара... Һәм менә ни өчен иң зур җиһад – үз
үзеңне, ягъни нәфесеңне , ярсуларыңны җиңү
икән... Сүз дә юк, белемле имамнар психотерапевтлык вазифасын да башкарып , җаннар тынычлыгын кайгырта ... Менә
ни өчен өйдә укыган намаздан мәчеттә укылганы күп тапкыр өстен диелә икән...
”Чагыштыруга
китсә...” атлы Зәки ага Зәйнуллинны кануный эзәрлекләүдән араларга теләп
язган мәкаләмдә ( Т.Я. №54, 23.04.2013)
Григорий Петрович Климовның ( чын исеме Игорь Борисович Калмыков) хакимияттә тик психопатлар утыруын дәлилләүче
хезмәтләрен санаштырган идем шикелле. Л.Н. Толстойның “Дөнья белән акылдан язганнар идарә итә” дигән
фикеренә дә мөрәҗәгать итә әлеге автор ...Ә
бер мисалы бигрәк тә үзәккә үтте: нәни гәүдәле ябык психик авыру ярсыса, шуны дүрт
–биш таза санитар кулларында тотып тора алмый
дип яза автор. Кризис чорында пациентның җен көчләре уяна, имеш... Әниемнең дә
сөйләгәне бар, яшь чагында, янгын вакытында зур сандыкны берүзе
өйдән өстерәп алып чыгып, тыкырыктагы коры елга аша сөйрәп, үргә меңгергән ул ...Ә икенче көнне
сандыкны көч-хәл урыныннан гына кузгата алган. Г.П.Климов раславынча мускуллары нормаль үскән кеше үз авылында ,
яки районында җиңүче була ала, ә ил яки
дөньякүләм ярышларда җиңүгә мускуллары нормадан тайпылганнар гына ирешә ала...
Җитәкчелеккә дә имеш ки бары тик нормадан тайпылган тилемсәләр генә ирешергә
сәләтле......Әлбәттә Г.П. Климов ысулының үз мантыйгы...Һәм ул миңа тамчы да ошамый. Чөнки
үземнең дә яхшымы яманмы тигез җирдә
түмгәк чакларым булмады түгел. Кырыслык та күрсәтми калынмагандыр, өрәгең каты
дигәннәрен дә ишеткән бар, әмма психик
тайпылуга ук барып җителмәде кебек. Һәрхәлдә таныйсы килми мондый диагнозны. Ә менә мөхтәрәм доктор Владимир Курпатов фикеренчә җитәкчеләр генә түгел, акылы камил һәркем невроз белән кулга кул
тотынып яши булып чыга... Ярсыткыч
сәбәпләр басымы әлбәттә, вазифага карап үзгәрәдер,
арта яки кимидер...Бәгъзе җитәкчеләрнең ычкына язып акыру бакыру- ярсулары, ә
андыйларны мин үз гомеремдә үзепеснең
милләттәшләр арасында аерата еш
очраттым, кешегә каты орынулары, төрле әшәкелеккә барулары хакында “Завтра” газетасында “Кессон
авыруы” дигән мәкаләдә шактый кызык язылган. Әгәр су астына төшкән
водолазны тирәнлектән артык тиз өскә калкытсаң басымнар
аермасы үзгәрү сәбәпле моның башына бәрә, сәләмәтлегенә , һәм хәтта психикасына да зыян
килергә мөмкин икән...Мәкалә авторы фикеренчә, затсыз нәселдән чыккан түбән
дәрәҗәдә йөргән бәндәне капылт югарыга күтәрсәләр, аның да акылы зарарлана, үзенең ни кыланганын аңламау, шулай тиеш дип саный
башлау котылгысыз . Халкыбыз телендә “кыланышлары
кырга сыймаучы” андыйларны, гафу итегез,
“....тан көрәк булган” дип бәяли...Руслар исә мондыйларга карата “из грязи
в князи” дигән гыйбарә куллана..
Кыскасы, беребез дә буш түгел, кемнең
кем булуына карамастан невроз белән
кулга кул тотынып яшибез, һәм һәрдаим этлек көтү халәтеннән арынмас өчен
сәбәпләр җитәрлек һәм “ирешелгәннәр” чик булмаска да ошап тора. Кызына, улына, сөяркәсенә, башкасына өчәр,
бишәр миллион айлык хезмәт хакы оештырып, шуның өстенә миллиардлар урлап
яшәүчеләрнең хәле тагын да мөшкелрәктер
дип чамалыйм. Бер эләктергәнне ычкындырасы килми ләбаса, тагын умырырга укталыш якадан җибәрмидер нәфесе котырган , ягъни психикасы какшаган
әфәндекәйләрнең һәм ханым әфәндекәйләрнең...Кабергәчә кәнәфи бирмәс өчен көрәшләр
дә шул хакка булып аңлашыла.. Ә ирекле
матбугат әлеге теманы нигәдер гел куертып, халкыбызның юксыл күпчелеген
үртәп, үчекләп, ярсытырга теләп азаплана кебек... Үзенчәлекле сынау-тест
уздырмыйлармы дип тә шикләнеп куярсың...
Төркиядә чук гүзәл Босфор ярындагы паркта якыннарым белән бергә ял
иткәндә кырыбызга “Интерны” сериалының Фил атлы персонажына охшаган берәү килеп, саф татар телендә сәлам бирде һәм “
татарча сөйләштегез кебек тоелды”, дип
кызыксыну белдерде. Бу егет Казанда
яшәгән һәм белмим, ничектер татар һәм рус телләрен шактый камил дәрәҗәдә үзләштергән америкалы булып чыкты...Америкалылар,
инглизләр ниндидер ят тел өйрәнүне хобби итәләр дип ишеткән
бар иде анысы , тик ышанмый идем. Хәлбуки, Климов Г.П. америкалыларның яртысы психик яктан сәламәт түгел дип тә яза... Әллә
кайда, океан артында яшәүчеләрнең кулланылыш даирәсе тарайганнан тарая баручы татар
телен камил дәрәҗәдә өйрәнүе рус белән
сайрашып гомер кичерүче татар өчен баш җитмәслек нәрсә, әлбәттә ...
Нәкъ
шул ук көнне Истанбул каласында мәһабәт
залда Тукай бәйрәме узды. Кичәне 5 яшьлек оныгым Әмирхан “Кисекбаш” поэмасын
яттан сөйләп башлап җибәрде. Бер милләттәшебез , нишләп баланы шулай интектерәсез, дип кызыма сәерсенүен дә белдергән. Татарча мультфильм караганда үзе
ятлаган ул аны, дип аклануга ханымның ышанасы килмәгән, татар баласының Тукай поэмасын
ятлавын гайре табигый хәл санавыннан чигенмәгән... Бу бәйрәмдә Чуашстанның
Урмай авылыннан килгән Фәрит Гибадтинов
җитәкләгән “Мишәр” балалар ансамбле дә катнашып, милли җыр-биюләре белән кичәгә
милли бәйрәм рухы иңдерделәр....Фәрит әфәнде
өч мең йортлы Урмай авылында
рухыбыз- динебездән, гореф-гадәтләребездән, туган телебездән
тайпылмый, тормыштан тәм һәм ямь табып,
татарның каймаклары булып яшибез дип белдерде...Ул әлеге кичәдән фотоларны
интернетка шәхси сайтына элергә дә өлгергән... Үз теленнән үз теләге белән баш
тартып, балалары белән русча гына сөйләшүче милләттәшләребез өчен урмайлылар үҗәтлеге, алардагы
иман ныкълыгы һәм Фәрит әфәнденең
фидакарьлеге сәер тоеладыр... Кемгәдер бүгенге көндә татар баласының саф татарча,
мөселманча, ата-бабасы рухына ятышлы
исем йөртүе дә мәзәк тоелуы бик
мөмкин. Газиз балаларына роботларга
ятышлы һәм дә фәхешханәләр өчен хас псевдонимнар дулкынындагы
исемнәр кушу алар өчен норма...
Кыскасы борчылыр, ярсыр, үрсәләнер өчен сәбәпләрнең очы-кырые күренми. Һәркемнең дә хисләрен гелән авызлыкта тота алмавы да
табигый...Күбәләк хакында онытып, кирәкмәгәнгә күтәрелеп бәрелеп, күркәдәй
кабарынып, көрәшче милләтпәрвәр, яки ил агасы роле уйнап, төрле фокус
күрсәтеп шаккатыручыларыбыз да юк
түгел... Әмма, кемнәребездер тыныч кына , сабыр гына, тормыштан тәм һәм ямь
табып һәм аңа ямь өстәп, халкына-милләтенә тугъры хәлдә, хәләл белән харамны
бутамый эшли һәм яши белә... Шундыйлар сүндерми өметне...
Комментариев нет:
Отправить комментарий