Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 3 июня 2013 г.

ЧЫН ВӘ ЯЛГАН


                                            

                                                      Көчле кулы берлә Ялган Чынны бер суккан, ди дә,
                                                      Чын батып киткән, ди, чыкмаска җиһанга мәңгегә! —

                                                                                                                    Габулла Тукай

 

            

               Дөнья гел болганып тора, кайда чын, ә кайда ялган икәнен аңышып өлгерешле түгел... Бигрәк тә тарих  дигән фәннең фәнлеге соңгы елларда көннән көн бәхәсле була бара. Хәер , Европада ул күптән фән түгел, ә әдәбиятка  иш санала бугай...Татар халкын кеше ашаучылар буларак тәкъдим иткән  6 сыйныф мәктәп укучылары өчен  академиклар  А.А.Преображенский, Б.А.Рыбаков иҗат иткән, Русия мәгариф министрлыгы дәреслек буларак кабул иткән  “Ватан тарихы”( История Отечества) белән танышкач, европалылар хаклы дияргә генә кала. Ата-бабаларыбыз рухын рәнҗетүче әлеге “ хезмәт”кә ризасызлык белдереп мәхкамәгә мөрәҗәгать  иткән  милләттәшләрнең өметләре акланмады, Русия Фемидасы  авторларны хаклы дип тапты.  Шул ук вакытта  милләттәшебез Зәки ага Зәйнуллинга карата   “Звезда Поволжья” гәҗитендә басылган  һәм  югарыда  китерелгән  сүрәткә  шәрехләмәне хәтерләткән “Россия глазами татарина” дигән язмасы өчен җинаять эше кузгатылды...
             Югыйсә,   “Мин –рус,  кайда мин, анда Русия” исеме астында  интернетка эленгән сүрәтләрнең иң шөкәтсезе  бусы түгел. Анда, шушы шигарь астында һәр ике җенес вәкилләренең  олы һәм кече йомыш  үтәүле, ачыктан ачык рус милләтен хакәрәтләүне максат иткән  “иҗат җимешләре”  байтак .  Шәхсән үзем Зәки аганың шау-шу тудырган  язмасын хупламасам да,     бүгенге  шартларда, аны канун киртәсенә сыя  дип чамалый идем.  Әгәреңки сыймый икән,  эшне иң әвәле интернетны телгә алынган төр рәсемнәр галериясеннән тазарту һәм авторларын,  нинди милләттән булуларына карамастан тәртипкә чакырудан   башлау дөресрәк булмас иде микән соң  ? 

 

             Бүген Голденков Михаил Анатольевичның  Русиядә  кабул ителгән рәсми тарихка  чапырыш  эчтәлекле китаплары ирекле сатылуда, ә   интернетта аларның бәяләре һәм алдыру тәртибе  бәян ителә. Быелның 28 март санында басылып чыккан “Звезда Поволжья” газетасында Вадим Ростовның ( асыл исем-фамилиясе Вадим Деружинский) “Рус милләтенең йөзе” ( Лицо русской национальности) дигән күләмле язмасында Русиянең рәсми тарихы кире кагыла һәм автор, ил  генетиклары уздырган   анализларга  сыгынып,  руслар славяннар түгел,  ә угро- финнар , мордва-мукшылар дип белдерә. Шул ук газетада  басылган “Бу русныкы  булмаган  рус теле”( Этот  нерусский русский язык) дигән мәкаләдә  шушы ук автор  рус телен – славян теле дә, Русь теле дә түгел дип  чатакама килә...Аның башка күп кенә  язмалары  үзе  гамәлгә куйган матбугат чарасы (Аналитическая газета “Секретные исследования”) кысасында   интернетка  да эленгән.  “Тарихка тәэсир итү күәсенә ия  милли ялганчылык” (Национальная лживость как фактор истории) атлы мәкаләсендә   Вадим  Ростов,  бәхәсле фикерләр тулы тарихи чыганакларга таянып,  илебездә бүген  киң таралган караклык, ришвәтчелек, коррупцияне русларның “ милли сыйфаты” -  ялганчылыкка кайтарып калдыра, һәм фикерен дәлилләү өчен рус халык әкиятләрен һәм Пушкинның киң җилкәле татарның башын кисү турында юллары бар  әсәрен дә эшкә җигә... Әлеге авторның  татар тарихына,  Алтын Урдага карата салулаган бәяннары да шактый үзенчәлекле . Кыскасы,.   Вадим Ростов  шәрехләмәләре һәм ул мөрәҗәгать иткән чыганаклар  белән танышкач, СССР   чорында әйләнештә йөргән  “ә милиция кая карый?” дигән риторик сорау да  күңелдә кымырҗап ала... Хәлбуки, Тишков институтының милләтебезне дәүләт дәрәҗәсендә дистәләрчә кабиләләргә таркату омтылышы искә төшә дә, явыз ниятнең шул ният итүчеләрнең үз башларына һич уйламаган тарафтан үзенчәлекле әйләнеп кайтуы мәллә  соң бу,дип тә көрсенеп куясың...                    
              Шәхсән, угро-фин токымына кардәш булуның  һичбер  кимчелеген, начар ягын тапмыйм. Финнәр –чиста, пөхтә  һәм матур халык, илләре искиткеч тәртипле һәм күркәм.  Көяз балтыйк буе халыклары  да шул нәселдән.      Ә  рус  халык җырларын   үзәкләрне өзәрлек итеп кабатланмас  аһәңдә  башкаручы   талант иясе Надежда Кадышева, мәгълүм ки,   мордва милләтеннән. Мин институт тәмамлагач, өч ай Мордовиядә эшләдем һәм рәсми рәвештә мордва дип  тәгаенләнгән  мукшы һәм  эрзя халыклары  вәкилләре белән аралаштым. Салам төсендәге чәчле, эре таза гәүдәле матур күркәм кешеләр дип истә калдылар... Әлбәттә араларында  кара чәчлеләре дә шактый иде. Җирле мишәр кардәшләр хакында, “башмагының табаны тишек булса да, өстен ялтырата” дип шаяртулары   истә калган . Юл мастеры буларак,  юл эше каралган трасса буенча кышын  вак таш ташыту минем җилкәдә иде... Үзбушаткычсыз әрҗәле  йөк машиналарын эксковатор чүмече белән бушатырга туры килде. Эксковаторчы  Габдрәшитов
( исеме онытылган) агай белән бергә авылларда, җылынып чыгар өчен  аның таныш-белешләре  өйләренә кергәләдек. Мукшылар-кунакчыл, ачык күңелле халык ,  йортлары  нигездә алты почмаклы, мичләре  алагаем зур, астында ванна керер , юыныр өчен   шактый  зур уентысы   бар. Капка -койма тотуга игътибарлары әлләкем түгел, ихаталары  нигездә ике корылмадан -өй һәм абзардан  гыйбарәт иде, ул чорда. Дөрес,  Рузаевка шәһәренә якын сортлы алма үстерүче  бай совхозда коймалар биек, хәтта өстән чәнечкеле чыбык та  тарттырылган иде дип истә калган...
         ...Бер үк эчтәлек төрле формада төрлечә тәэсир итә. Әйтик  нәфис сүз остасы һәм сатирик Задорновның  руслар  турында сөйләгәннәрен тамашачы рәхәтләнеп көлеп, яратып  кабул итә.  Ә ул ирештергән  мәгълүматны    башка берәү   тиледән туры хәбәр дулкынында  җиткерсә,  монысы  ярсулы ризасызлык тудыра... Хактан да, яһүд  турында яһүд усал шаяртканда  башка милләт вәкиленең шул  дулкында  темага кысылуы, аны ат дагалаганда  ботын кыстыручы   бака  хәленә  куя...Русны рус, татарны татар, мукшыны мукшы  тәнкыйтьләсен, сүз юк,  әләм кулларына,   кардәшләрнең үзара тукмашып тузан кагышуы рухи сәламәтлеккә файдалы. Ә әрсезләнеп  синең милләтең хакында  ятлар  остаруы  күңелгә сары май булып ятмый... Тулаем милләтләрне гаепләү, хәкарәтләү  СССР шартларында, һәрхәлдә  безнең заманда хупланылмый , ә сатлыкҗанлыкта гаепләнеп илләреннән сөрелгән  кырым татарларын , Кавказның мөселман халыкларын  искә төшермәү , белмәмешкә салыну   мәхкүм санала иде кебек.   Аерым милләткә карата  тел озайтудан фашизм һәм сталинизм исе аңкый, тарихка артык ерак кермәгән тәкъдирдә.  Ә Вадим Ростов бәян иткән  русларга карата уздырылган “генетик эзләнүләр” һәм бәхәсле фаразлар  мин фәкыйрьне хафага сала, чөнки,  аның язганнары хак булса, моны без татарга карата  күчереп арканлаулары да бик мөмкин. Ә аннан нәрсә килеп чыгасын бер Хак Тәгалә генә белә булыр ....Мишәрне - болгар,яки мари,  типтәре -  башкорт, казан арты татарларын –чуаш  яки ар дип  нәтиҗә чыгаруларын көт тә тор. Һәм мондый  “эзләнү”ләрдә сәяси заказ ,  алдашу - буташтырулар булмас дип кем гарантия бирә ала?...
          Әлбәттә, тулаем рус халкын  А.А.Агафонов, Р.Б.Рыбаков һәм аларны хуплаучылар белән генә тиңләштерү гадел булмас...Андыйларга  кискен бәяне әлеге милләтнең алдынгы  вәкилләре кайчанда булса  бирми калмас әле дип өметләник. Ә бит русның  бәһа биргесез шәхесләре дә  бар... Җөмләдән , мөхтәрәм профессор Жданов Владимир Георгиевич...  Халык арасында армый - талмый  дәгъвәт белән шөгылләнүче ул фидакарь зат  белән  тиңләшерлек  имамнар барлыгы миңа мәгълүм түгел...  Ул, ислам тәгълиматы  тыйганнарның барчасын да тыю ягында. Владимир Георгиевич  исерткечләрнең һәм җенси тотнаксызлыкларның  котычкыч нәтиҗәләргә китерүен  фәнгә һәм мантыйкка таянып шул кадәр үзәккә үткәзеп дәлилләп сөйли ки, тын алырга кыймый  тыңлыйсың. (Кызыксынучыларга,  үтемле вәгазьләре  белән интернет аша да таныша ала) Аракының күзгә зарары турында сөйләгәндә алкогольнең канга тәэсире һәм күздәге нечкә кан тамырларының шул сәбәпле ниләр кичерүе  турындагысын мин шуннан табып тыңладым  ... Алкашларның борыннары кызарып, зәңгәрсулануы сәбәбен дә ул кара тактага сызып күрсәтә-күрсәтә тзсфилли. Кыз килеш кияүгә чыгу мөһимлеген профессор телегония дигән фәнгә таянып  бәян итә.  Тарихи факт, Мартон фамилияле дәрәҗәле бер  инглиз шәп токымлы атын зебра белән кушылдыра. Әмма бия колынга узмый. Ничәдер елдан соң ул әлеге шәп нәселле ак  бияне  токымдаш  айгыр белән кавыштыра. Бу юлы колын туа. Әмма тәнендә зебраныкы сыман сызыклар ярала. Беренче  җенси мөнәсәбәт,   эзсез узмавы хакында профессор әфәнде  кошлар һәм кешеләр тормышыннан да мисаллар китерә. Һәм “телегония”не халыктан мәгълүм максатлардан чыгып  махсус яшерәләр, ялган фәнгә чыгаралар  дип саный.
                   Мәгълүм ки,  шәригатьтә  зина кылуны зур гөнаһ санау белән  белән генә чикләнмичә, моңа карата каты җәза да каралган. Христиан дине дә зина кылуны (прелюбодеяние)  әшәке гөнаһ (смертный грех) дип таба.  Жданов  фикеренчә беренче тапкыр “ялгышучы” кызларыбызның партнерлары  хәмер, яки наркотик кулланган  булса,  ә бит ялгышулар күп очракта айнык  баштан килеп чыкмый, бу  хәл  аның киләчәктә  туачак барча балаларына да тәэсир итәчәк...  Русиядә халык кимү , гарип балалар арту әлеге профессор бәянында   җенси тотнаксызлык проблемасына да кайтып кала. Русның бу профессоры ислам динен, мөселманнарны гаепләүдән  ерак тора,  лекцияләрендә мөселманнарны хөрмәт белән үрнәк санап   искә ала. Ул төрле сорттагы  “ирекле мәхәббәт”кә армый талмый кодалаучы массакүләм мәгълүмат чараларын  гаепли...Наркотикларны тыйган атлы шау-шулы акцияләрне аларны пропагандалау өчен уздырыла дип  белдерә...
               Татарда “сиңа ялган, миңа чын” дигән гыйбарә бар..Мәкаләмдә бәян ителгәннәрдән дә кайсын чынга алу, ә кайсыларын кабул итмәү , әлбәттә инде мөхтәрәм укучылар  ихтыярында....

Комментариев нет:

Отправить комментарий