Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 4 июля 2013 г.

Китап тоту

                                                                 Мин дә әйтим әле әфәнделәр,
                                                                 Күккә чөеп ямьшек танауны,
                                                                 Динне хуплаучылар хәттин ашты,
                                                                 ТОтучылар гына санаулы...
           Тәүбәгә килергә беркемгә һәм беркайчан да соң түгел, имеш. Хәтта тукранга да. Торгынлык чорында «тройной» одеколон белән дус булган ир-атның дин юлына кереп китүе яки яшьлеге «яшенле-давыллы» узган, шигърияткә гашыйк, җыр-биюгә маһир гүзәл затның абыстайлыкка авышуы бүген берәүне дә гаҗәпләндерми. Мөслимнән таныш бер ханымның, чая ахирәте хакында сүз чыккач, ачы көлемсерәп: «Хәзер китап тота», – дип куюы бер дә истән чыкмый.


Китап тоту дигәннән, быелның 24 маенда Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында республика каләм ияләренең әдәби ел йомгакларына багышланган җыены узды. Кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә дигәндәй, “берлек” дигәч, СССР чорындагы одеколон алырга җитәрлек, ә ничәдер тиен өстәгәч, “кызыл”га тиенү мөмкинлеге бирүче бер тәңкә акча, язучыларныкы дип тә тәгаенләнгәч, аның да бөгәрләнгән-таушалганы күз алдына килә. Хуш, 300дән артык каләм тибрәтүче Казанның Мөштәри урамына урнашкан гүзәл бинага тупландык. Уртага салып сөйләшәсе сүз татар әдәбиятында тәнкыйтьнең торышы, ягъни тәүбә рухындарак барырга тиеш кебек. Җыенга килеп, теркәлү узганда кулларга тоттырылган папкадагы көн тәртибе бәяны һәрхәлдә шуны вәгъдә иткән иде. Папка эчендә әлеге “алхәбәр”дән тыш блокнот, каләм, Тукайның “Тәнкыйть кирәкле шәйдер” атлы мәкаләсе басылган бит һәм Локман Закировның “Добро и зло” атлы, табадан гына төшкән кечкенә, әмма төш кенә китабы килеп чыкты.
Локман Закиров – очучы офицер булып хезмәт иткән, ил дәрәҗәсендә үзенчәлекле язучы булып та танылган, сиксән бишен тутырган мөхтәбәр зат. Аның данлыклы нәшриятлар дөньяга чыгарган әсәрләрен СССР чорында чит илнең “дошман” радиоларыннан тапшырулары мәгълүм. Локман аганың парчалары “Татарстан яшьләре”ндә басылгалый һәм даими рәвештә “Звезда Поволжья” газетасында күренгәләп тора. Ә бит безгә дип әзерләгән папкаларга күчтәнәчкә исемле-титуллы каләмзатларның белдекле күренергә тырышып һәм кемнәргәдер тез йөгенеп тудырган кирпеч калынлыгындагы иҗат җимешләрен күчтәнәчкә тыгулары да мөмкин иде. Яңа җитәкчелек биографияле, чын кеше иҗатына өстенлек биргән, хәерлегә булсын. “Добро и зло” китабы бер сулышта укыла. Ихлас, кыю һәм хакыйкый иҗатның нинди булырга тиешлеген саклык һәм әдәп саклап кына безнең ише вак-төяккә һәм, беррәттән, серкәләре су күтәрмәүче “даһиларыбыз”га да шушы бүләк аша сеңдерергә тәвәккәлләгәннәр.
Әйтергә кирәк, китапханәләрдән юллап, Локман Закировның әсәрләрен элегрәк тә укыганым бар иде. Татарның иң дәрәҗәле язучылары Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиевләр рәтендә Адлер Тимергалин белән Локман Закиров торырга тиеш дип санадым һәм саныйм мин. Хәлемнән килсә, Локман аганың “Гнездо кукушки” атлы китабының тышлыгы өчен генә дә Тукай бүләге бирдертер идем. Фантастикасы юк әдәбиятның киләчәге юк, дип саный японнар, ә татарда “теле юкның иле юк” дигән әйтем бар. Адлер ага милләтебез киләчәген кайгыртып, һәр ике йөкне җилкәсенә алып, фантастика жанрын җигелеп тартты һәм төрле өлкәләрдәге терминологияләргә караган татарча сүзлекләр дә төзеде. Ә аның “Миллият сүзлеге” – институт фәһеме ирешмәгән югарылыктагы могҗиза саналырлык хезмәт. Ул мөхтәрәмебез инде мәрхүм, бай һәм күп кырлы иҗатының тиешенчә бәяләнүен, лаеклы әҗерен күрми, якты дөньядан китеп барды. Локман ага Закирга килсәк, чираттагы яңа китабына Язучылар берлегенең яңа җитәкчелеге күрсәткән хәерхаһлы мөнәсәбәт бәлкем аңа тиешле кадер-хөрмәтне күрсәтергә өлгерерләр дигән өметкә урын калдырды.
Бирегә килү белән иң әвәле Фәнзаман ага Батталны очраттым. Сүз иярә сүз чыгып, гәпләшеп киттек. Уңаен табып, әңгәмәбезгә үтә табигый катышып киткән агайның кемлеге белән кызыксынсам, ул Локман Закир булып чыкты! Әлеге шәхес белән ничәдер ел элек “Татарстан яшьләре” газетасы оештырган чәй мәҗлесендә юлларыбыз кисешкәне бар иде югыйсә. Танымый торуымны баюына юрадым.
Һәр җыенның узу тәртибе була. Ә форма-рәвеш дигәннәре, мәгълүм ки, мәгънәне төрлечәгә, хәтта йөз сиксән градуска да үзгәртергә сәләтле. Мин үскән Юлбат авылында колхоз җыелышлары клубта уза һәм президиумда хуҗалык яки авыл советы рәисе, парторг, күрше авыл бригадирлары һәм карусыз хезмәт алдынгылары, ә кайбер әһәмиятлерәк дигәннәрендә югарыдан җибәрелгән берәр вәкил дә утыра торган иде. Район җыелышларында да тәртип шундый иде дип истә калган. Ягъни, авылча гади итеп әйткәндә, аста (залда) - көтү, сәхнәдә, кызыл ябулы президиумдагы өстәлләр артында - көтүчеләр. Ә ишек катында урнашкан участковыйның чакырылуын сүзсез дә аңлашыла дип, шәрехләп мәшәкатьләнмик. Гаҗәп: илдәге иҗади оешмалар да шушы калыпта. Рухы белән галәмнәр гизеп, меңнәр күңелен бер дулкында очындырырга сәләтле талант иясе биредә гомуми күчтәге мәхлук хәленә турылана булып чыга. Ә “көтүче” дәрәҗәсенә “үсү” өчен аңа “сәхнәдәгеләргә” койрык болгарга, иҗатын яраклашу дулкынына көйләргә, фантазиясе канатларын тышауларга яки кисәргә туры киләчәк. Кыскасы, система халыкны – массага, ә иҗатчыларын боламыкпәрвәрлеккә куып кертә.
Залга узу мөмкинлеге чикле булып чыкты, берән-сәрән буш урыннар күренгәләсә дә, “тамыр җибәрергә” өлгергән олпат каләм ияләрен бимазаларга җөрьәт итмичә, ачык ишек катына сөялеп, көн тәртибендә тәгаенләнгән чыгышларны тыңларга керештем. Менә бер мәл, ялыгыпмы, бүтән сәбәп аркасындамы, кырыйда утырган берәү шыпырт кына урынын калдырып коридорга юнәлде һәм мин, моңарчы тоймый йөргән җитезлек күрсәтеп, бушаган урынга барып утырдым.
Утырып тыңлау мәмрәтә икән. Тора-бара чыгыш ясаучыларның ни сөйләгәннәрен аңлап җиткерми дә башладым кебек. Әллә соң филолог белемлеләр сөйләгәннәрне техник белемлеләр мине билгеле бер чиктән соң артыгын кабул итүдән баш тарта микән?
Чыгышлардан шул аңлашылды: каләмзатларыбызны китапка мөнәсәбәт үзгәрү борчый. Алай да ни өчен китап укымый башладылар икән? Бүгенге әдәби әсәрләр инде әдәби әсәрләр түгелме? Әдәби журналлар әдәби һәм журнал булудан туктаганмы? Әллә алар хосусыйлаштырылып, тар даирә өчен пиарлану, бюджеттан тамганны сеңдерү, ниндидер күнекмә яисә тәҗрибә уздыру кишәрлекләре сыйфатына гына калганнармы? Укучылар өчен зарур авторлар кайда? Журналлар кайчандыр ирешкән өч-дүрт йөз мең тираж, бүген дәүләт ярдәме белән китапханәләргә яздырганнарны да кертеп, өч-дүрт меңгә генә калган икән, бәлки мөхәррирнең мондый “казаныш”ын бәгъзе даирәләр куйган бурычны җиренә җиткереп үтәү дип саныйсыдыр? Локман ага Закировның халыкара китап ярминкәләрендә тартышырлык әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп чыгару тиражлар артуга булышыр иде, минемчә. Янә килеп, урыс телендә кардәш төрки халык язучыларының әсәрләре өзлексез басылып тора, ә татарчага килсәк, хәл, урыс әйтмешли, шар тәгәрәтерлек. Атаклы төрек әдибе, Нобель бүләге лауреаты Орхан Памук әсәрләре татар телендә дөнья күрсә дә, тираж артачагы күренеп тора. Яки Ришат Нури Гүнтекиннең урыслар яратып кабул иткән әсәрләре, әйтик “Яфрак яуганда” дигәне үзебезчә дөнья күргән тәкъдирдә, милләттәшләр күңелен тетрәндереп, сафландырыр дип шыкаю бармы? Затлы, хакыйкый әдәби әсәрләргә юл ачу кирәкле кишер яфраклары чүп-чарына мәйдан тарайтамы? Әллә “тарихи” дип тәкъдим ителүче, тарихилыгы чамалы эшләнмәләр гавәмнең тарих белән кызыксынуын суытуны күздә тотамы? Яңарак басылган шундый бер иҗат җимеше каһарманы Толымбикә атлы ханбикәнең (Марат Әмирхановның “Казан утлары” журналының 5нче санында басылган “Ир-Мамай” атлы тарихи бәяннан) “минем чаңым кагылды инде” диюен ничек аңларга? Исем дә бик кызык, чәчби сүзенә синоним буларак әтмәлләнгәнгә охшап тора. Бу гыйбарә урысча “уже мой колокол прозвенел” дигәннән калькамы? Әлбәттә, бер бәхәсле җөмлә өчен генә роман хәтле романга яки бәянга каныгу гадел булмас. Әмма журналларда соңгы елларда басылган алагаем зур күләмле әсәрләрне аркылыга һәм буйга укып, аларда убылып торган бушлык эчендә мәгънә авырлыгын җуйган, икенче кулланыштагы фикерләрне эченә алган сүзтезмәләр боткасы гына абайлануын җыеныбызда кем дә булса, кайчан да булса әйтергә тиештер бит инде?!
Тукта, боларны кем такылдый? Мин фәкыйрь түгелме алай-болай? Кайчан, ничек чыгып бастым соң әле мин мөнбәргә? Мондый шәрәфкә ничек ирештем? Техник белемле язучыларга да сүз бирелсен дигән дәгъвама колак салдылар микәнни? Күңелне кымырҗыткан сорауларга җавап эзләп торырга вакыт тар, чөнки карлыккан тавышлы кемдер “регламент” дип кычкырды һәм җыелыш рәисе чыгышымны түгәрәкләр өчен нибары ярты секунд вакытым калуы хакында искәртеп, кибәнемне тизрәк очларга өндәде. Һәм мин дәвам итәм: “Бик үткен гыйбарә дә икенче кулланышта сару кайнату үзлегенә ия”, – ди французлар. Әдәби мәйданга өзлексез агылучы икенчел, өченчел “сафлыктагы” әсәрләр белән нишлисе соң? Миңа калса, заманча тарихи әсәрләр нинди булырга тиешлеген чамалар өчен мисалларны әллә кайдан әзләргә кирәкми дә. Әйтик, Владимир Сорокинның “День опричника”сын алыйк. Автор урыс телен бүгенге коры, рәсми халәтеннән, тәмам басып баручы чит төшенчәләрдән аралап һәм арчып куллана, илдә опричнина җиңгән очракта архитектура, тел, тәртипләр, кухня нинди булачагын модельләштерә. Татар әдипләре өчен менә дигән үрнәк ич. Тарихи роман язам дип хан заманында ук казыну мәҗбүри дә микән? Йөри башлаганчы башта шуышырга, оча башлаганчы әвәл тәпи йөрергә өйрәнергә кирәктер ләбаса. Галим, геолог һәм популяр язучы, 60 китап авторы Владимир Соколовның иҗаты белән танышу да зыян итмәс иде әдәби редакцияләребезнең сәясәтен билгеләүчеләргә. Соколов фикеренчә, сугыш барганда ил халкының рухын күтәрү җәһәтеннән пропаганда максатында иҗат ителгән һәр төрле мифлар, легендалар, әкиятләр үзләрен аклаган. Әмма ил халыклары башына төшкән Бөек Ватан сугышы дип тамгаланган афәт турында чынбарлыкны аныклар вакыт та җиткән. Аның “Мифик сугыш. Икенче Бөтендөнья (сугышы) миражлары” дигән китабы белән интернет аша танышу мөмкинлеге бар. Китапның һәр бүлеге чәчләрне үрә торгызырлык. Менә берничәсенең атамасы: “Молотов-Риббентроб пакты турында миф”, “Катынь мифы”, “Балтыйк илләренең үз теләкләре белән СССРга кушылулары турында миф”, “Сталинның Гитлердан куркуы турында миф”, “Т-34 танкының Бөек Ватан сугышында иң шәп танк булуы турында миф”, “Николай Гастелло батырлыгы турында миф”, “Зоя Космодемьянская мифы”, “Икенче Бөтендөнья сугышында СССРның хәрби югалтулары турында миф” һәм башкалар. Җәмгысе 75 миф.
Урыстан үрнәк алып ардык диючеләр төрекнекенә, бүтән кардәш-тугандаш халыклар әдәбиятына сыгына ала. Төркия яңадан дөнья яулый, тик бу юлы кылыч белән түгел, ә “Великолепный век” атлы телесериалы белән дип белдерелә интернеттагы урысча реклама роликларында. Әлеге әсәр атаклы Сөләйман солтан һәм аның, кол булудан башлап, кыйтгаларны үз кубызына биетүче солтан хатыны дәрәҗәсенә кадәр карьера ясаган Хюррем (Роксалана) атлы хатыны хакында. Роксалана фильмда Александра дип бирелә, аның милләтен украинка дип фаразлыйлар. Бу хатынны солтан сараендагылар үзара “убырлы” дип атаганнар. Аның сүзе белән Сөләйман солтан үзенең баш вәзире һәм гаскәр башы Ибраһим пашаны һәм беренче хатыныннан туган улы, ил сөеклесе, тәхет варисы Мостафа шаһзадәне үтертә. Сөләйман мәрхүм булгач, тәхеткә Хюрремнан туган тиле һәм эчкече Сәлим утыра һәм шанлы дәүләтнең кояшы шуннан соң баюга йөз тота. Бер булдыксыз солтанны икенче булдыксызы алмаштыра. Мәгълүм ки, Беренче бөтендөнья сугышыннан соң, ватаннары биләмәсенең бүлгәләнеп төрле илләргә таратылуына ризалашып, халыкара килешүгә кул куйган соңгы солтанга Мостафа Кемаль атлы паша буйсынмыйча, халыкны илбасарларга каршы күтәреп, ватанын һәлакәттән коткарып кала. Мостафа булдыксыз династиягә чик куеп, Төркияне республика дип игълан итә, илбашы булып сайлана һәм Ататөрек исеме белән тарихка керә. Мостафасыз калудан башланган инкыйраз, чорлар узгач, хакимияткә Мостафа кайтуы белән туктатыла һәм ил үсеш, алгарыш юлына күчә.
Әлбәттә, илнең алгарыш юлындалыгы да фильмның дөньякүләм уңыш яулавына рухи һәм матди җирлек тудырган. Шәхсән үземне әлеге фильмда бәян ителгән тарихи вакыйгаларның урыс язучысы Георгий Климов тасвирлаган “югары социология” тәгълиматына һәм профессор Ждановның “телегония” турындагы фикерләренә тәңгәллеге тетрәндерде. Г. Климов фикеренчә, христиан руханиларының нәсел калдырмауларын хәл итү (целлибат, обет безбрачия) алардан дегенератлар (черек токым) үрчетмәү зарурлыгыннан туа. Руханига һәркем әледән-әле кылган гөнаһларын, барча негативны бушата (исповедь) һәм тегесе аны гөнаһларыннан арындырып, кичереп, ярлыкый. Психикага бәрә торган мондый “алыш-биреш” руханиның туар баласына тәэсирсез узмый торгандыр шул. Һәрхәлдә Г.Климов, мисаллар китереп, руханилардан җенлеләр, революционерлар, психопатлар туа дип тәкърарлый. Ә бит Роксалана (Александра) да рухани кызы. Г.Климовның “Югары социология” тәгълиматы нигезендә, карьера ясауда баш әйләндергеч уңышларга нәкъ менә психопат дегенератлар ирешә. Фильмда да аның ярсынулары, алмашынулары кат-кат тасвирлана. Хюрремның Җиһангир атлы улының тумыштан бөкрелеге дә Г.Климовның “Югары социологиясе” буенча хатынның черек нәсел сәбәпчесе икәнлеген куәтли. Әйтерең бармы, Хюррем образы җиренә җиткереп ачылган. Ә татар язмышында хюрремнар уйнаган рольнең мондый югарылыкта һәм дәрәҗәдә ачылганы юк, булмады.
Чыгышым каләмдәшләр күңеленә хуш килмәде, ахрысы, түземлекләре төкәнде бугай, кинәт дәррәү урыннарыннан кузгала башлап, берсе мине җилкәмнән эләктереп җилтерәтергә үк кереште. Сискәнеп күзләремне ачсам, ни күрим: җыеныбызның беренче яртысы тәмам, урындыгым ишек катында булу сәбәпле залдан чыгарга омтылучыларны тоткарлыйм икән. Күзләрне угалап, урыннан калкуым булды, бөялеп торган иҗатчылар агымы мине йомычка урынына кырыйга томырып, тар ишекне киңәйтеп дигәндәй, коридорга бүселде. Әбәд “Татарстан” кунакханәсе ресторанында оештырылган икән. Сый-хөрмәт өчен берлегебез җитәкчелегенә, берлегебезне кайгыртучы аю партиясендәге өстәгеләргә аерым рәхмәт.
"Татарстан яшьләре", 20. 06.2013ел

Комментариев нет:

Отправить комментарий