Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 16 июля 2013 г.

Бу ни бу?


Алдарак “Т.Я.”да дөнья күргән “Мөхәммәт Мәһдиев табышмагы”, “Ә болар уятмакчы” ише язмаларымда мин татар теле дәреслекләрендәге сәерлекләргә, үз сүзләре белән үз-үзен аңлата алмаучы татар теле фәне хакында бераз гына әйткәләп киткәләгән идем. Бу язма да шул дулкында, “Татар халык әкиятләре” дип басылган тупламалардагы сәерлекләр хакында.
Иң элек аныклыйк: әкиятләр кемнәр өчен? Минемчә, беренче чиратта, балалар өчен. Әкиятләр аларның фантазиясен баета, тәрбияли, күңелләрен яхшылыкка, гаделлеккә көйли, кора, өйрәтә.
Шәхси китапханәмдә татар халык әкиятләре исеме астында чыккан тупламалар шактый гына. Иң саллылары 1977 елда Казанда, Татарстан китап нәшриятында басылган, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты ышыгында дөнья күргән ике том. Соңрак чыккан әкият китаплары нигездә шул томнардагы эчтәлектән “бии”. Соңгы тапкыр сатып алган саллы, катыргы тышлы “Татар халык әкиятләре” китабын Татарстан китап нәшрияты 1989 елны нәшер иткән һәм ул да әлеге томнардагы тәртиптә “хайваннар турында әкиятләр“, “тылсымлы әкиятләр” һәм “көнкүреш әкиятләре” дигән өч бүлектән гыйбарәт.
Хайваннар турында әкиятләр бүлеге “Әтәч белән төлке” атлы мәсәлгә тартым мәзәктән башлана. Эчтәлек болай: төлке агач башында утырган әтәчне “намаз укыйк” дип, үз янына төшәргә чакыра. Әтәч “агач төбендә йоклаган имамны уят” ди, ә ул эт булып чыга һәм төлке , “тәһарәтем бозылды, яңартып килим” дип, таю ягын карый. Икенче әкият “Торна белән төлке” дип атала. Анысы – мәктәптә үткән И. Крылов мәсәленең игезәге. Өченче әкият “Аю, бүре, төлке” дип атала. Эчтәлек болай: аю, бүре, төлке “моннан соң беркемгә дә тимик” дип, хаҗга чыгып китәләр һәм юлда боларга ияргән дөяне буып ыргыталар. Менә бер өзек : “Суеп бетерү белән, Аю әйтә: “Мин моның эчәк карынын күлдә юып кайтыйм”. Дүртенче әкият – “Наян төлке”. Бүре төлкегә бүләкләр биреп, балаларын укытырга дип калдырып китә. Әкияттән бер җөмлә: ”Бүре китү белән Төлке моның ике баласын да суеп, ике айда ашап бетерә ...”
Алга таба да бүлектәге “җәүһәрләр” шул дулкында.
Хуш, күчик икенчесенә, “Тылсымлы әкиятләр” дигәненә. Монысы “Елан патшасы Шаһмара” дигән әкият белән ачыла. Инде шуннан өзек :”Егет Шаһмараны өчкә кисте. Моңарга өч савыт бирделәр, өч рәт кайнатырга куштылар”. Икенче әкият – “Зөһрә”. Менә анысыннан өзек : “Төнлә, кулына кылыч алып, үзе (Зөһрәнең әнисе) күл янына килә. Озак та тормый күл төбеннән кара елан чыга. Кара еланның чыгуы була, кылыч белән аның башын чабып өзә. Кара елан бөтерелеп кала шунда. Өченче әкият “Каракош” дип атала һәм анысы русларның атаклы “Аленький цветок”ны интектереп язылган инша. Ахрысы фольклор җыярга чыккан студентлар, зачет алу хакына төрле чыганакларга мөрәҗәгать иткәләп (кайда, кем сине әкият сөйлим дип көтсен, каяндыр әкият җыеп кайту, фаразымча, ул үзе әкият) бәгъзе халыкларның җәүһәрләрен татар файдасына хосусыйлаштыру мәрәкәсенә кергәннәр сыман тоела кебек... Дүртенче әкият “Балыкчы һәм гыйфрит”. Инде шуннан өзек: “Патша малае тора сикереп. Хатын Гыйфрит терелде дип куана. Патша малае тота да бу Гыйфрит хатынын чала”...Бу бүлектә адәм итләре белән туенучы диюләр, батыр егетнең аларның гәүдәләрен турап, әрдәнәләп өеп куюлары күпме кирәк, шул хәтле.
Соңгы өченче бүлек әкиятләре янә мәзәк жанрына якынрак. Иң күрекле дигәне – Шомбай. Шомбай алдашып эшкә урнаша һәм хезмәт хакын вакытында түләмәгәннәре өчен эшкә яллаучылардан алдап үч алып кинәнә... Монда тагын дин юлындагылардан көлгән нәрсәләр бар...
Быел Истанбулда яшәүче кызым, ике оныгымны ияртеп, кунакка кайткан иде. Олысы, дүрт яшь ярымлык Әмирхан әнисеннән татарча әкият укуын үтенгән. Кызым китапханәмдәге татар халык әкиятләре китапларын алып килгән дә, керешкән моңа укырга. Берсеннән – икенчесенә, аннары өченчесенә күчкән һәм берзаман оныгым :
– Әни, син миңа беркем беркемне ашамый торган әкият укы, – дигән...
Әни кеше шунда гына әкиятләребезнең эчтәлегендәге сәерлеккә игътибар иткән һәм минем китапханәмдә булган чыганаклар белән җентекләп танышып чыккан. Аннары ул ризасызлыгын мин фәкыйрьгә болай дип белдерде:
– Кемнәрне тәрбияләргә дип чыккан бу китаплар?
Чыннан да, кемнәргә адреслана соң татарның мәшһүр галим-голәмәләре имзалап, тормышка хәер-фатихаларын биргән “Татар халык әкиятләре”? Шайтан яисә җен балаларынамы? Максат яшь маньяклар тәрбияләү түгелдер дип өметләник.
"Т.Я", 1 ноябрь 2012 ел.


...Ә болар уятмакчы

Хөрмәтле Укучым гафу итә күрсен, әмма төп фикерне тәгаенләү өчен үткәндәге язмаларымдагы («Бердәнбер – бер генә» һ.б.) кайбер юлларга әйләнеп кайтмый булмый.
Җирле милли әтрәгәләм хакимиятләр тернәкләнү – 1917 ел казанышы... Аларны урынлаштыруда, ныгытуда татар совет әдәбияты, фәне һәм мәдәниятенең өлешләре бар.
Милләтне ахыр чиктә тулаем әтрәгәләмлеккә каулауны күздә тоткан татар совет әдәбиятының икенче сортлылыкка чишмә башы хәреф алмаштыруга барып тоташа. Көчләп тагылган кириллицага турыланган имля кагыйдәләре чит телдән, беренче чиратта урыстан кергән алынма сүзләрне, татар фонетикасыннан тайпылып, урыс аһәңендә яңгыратуны таләп итә! Һәм шул максатта әлифбабыз татар теленә кирәк булмаган хәрефләр «асрауга» мәхкүм ителгән. Икенчеләй әйтсәк, большевиклар канлы террор кулланып гамәлгә керткән имля кагыйдәләре – дөньяда күрелмәгән хәл – бер телнең икенчесенә тез йөгенүен, милләт коллыгын хәрефләр аша да куәтли. КДУның татар филологиясе факультетында урынлашкан телче галимнәр бу хәлгә риза-бәхил генә түгел, хәтта мәмнүннәр үк ахры. Нәтиҗәсе шул, татарчасы «урыс дулкынына» көйләнгән шәһәр балаларының сөйләше, татар мохитында булу сәбәпле телче галимнәребез бозымына бирешмәгән авыл балаларыныкына караганда 20-40 градуска әкренрәк. Бу хакта үзенең «Татар теле – киләчәк теле» китабында КДУ галиме Равил Һади да (компьютерларны программалау өлкәсе укытучысы) ассызыклап үтте. Бөтенләй дә татарча яңгырашка ирешмәгән, кургаштай авыр, очына чыкканда башында ни хакында сүз барганын оныттыра торган кушма җөмләләрдән гыйбарәт тимер-бетон кагыйдәләр уңышсыз тәрҗемәләргә охшап тора. Шаклар катмалы, татар теленә кагыйдә «иҗат» итүчеләр урыс телендәге аталышларның байтагын татарчага аударырга да иренгәннәр. Укыгыз татар теленең имля кагыйдәләрен – ул, беренчедән, «татар теле грамматикасы» дип атала, тыныш билгеләре – «пунктуация, җөмлә, иҗек, аваз төзелеше – синтаксис, морфология, фонетика дип тәгаенләнгән. Анда хәтта, егылып китә күрмәгез, «синтаксик синоним» дигән билгеләмә бар! Татар телендә татар баласы инша һәм бәян түгел, ә сочинение вә изложение яза. Ачыгыз татарның телче галимнәре тудырган абажур – абажур, синтаксис – синтаксис ише әйләндерелешләргә бай сүзлекләребезне... Ә алар үзләрен филологлар дип атый һәм, минем карашка, татар әдәбиятындагы икенчеллеккә орлыкны, милләтне икенче сортка каулауны фәнни эзләнүләре аша алар сала... Ниндидер аборигеннар телен үз халкы вәкилләре аңласын өчен колонизаторлар гына шундый ысулда дәреслекләр яза ала. Әмма мондый эшләнмәләр аборигеннарның үзләре өчен кулланма була алмый! Ә татар галимнәре үз эшләнмәләрен туган телдә белем алучы балаларга турылый! Кем белә, боларның хезмәт җимешләре татар телен өйрәнергә теләүче ятлар, яки туган телне бөтенләй белмәүче үз милләттәшләребез өчен, тартып сузсаң, кулланма була да торгандыр, бәлки...
Кызык, үзләрен милләт хадимнәре, аны коткаручылар дип санаучы, шулай дип танылырга җан атучы татар теле галимнәре, мөгаллимнәре, аларның эшен дәвам итүчеләр, янә килеп, аларның әдиплек вә журналистлык сукмагына чыккан пишкадәмнәре вә шәкертләренең тормышка чакырылышы нәрсәдә дип белик? Докторлык исеменә ирешкән бәгъзе галимнәребез кайчаннан бирле Мөхәммәт агабыз Мәһдиевнең фән докторы була алмавын хәтта аның трагедиясе ди-ди ассызыклап, ягъни үзләрен «яктылыкка юл алучы», ә аны Мокамай әхвәленә турылап (ирексездән Такташның «...югарыга таба юл алдым, ә син менәлмәдең, калдың, югалдың...» дигән юллары искә төшә) язалар да язалар, ә хакыйкатькә энә буе да якынаючысы офыкта шәйләнми... Миңа калса, мәшһүр Мөхәммәт Мәһдиевкә филология өлкәсендә докторлык диссертациясен якларга бирмәүләре нәкъ менә аның милләтебезне икенчеллеккә каулау җәһәтеннән дәүләт куйган бурычларны үтәмәвенә, талант иясе, затлы нәсел вәкиле булуы һәм вөҗданы сафлыгы аркасында моны априори үти алмавына кайтып кала... Булгаковның мәшһүр «Собачье сердце» романы каһарманы профессор Преображенский сыман, Мөхәммәт Мәһдиев тә үз-үзенә Шариков дәрәҗәсенә төшүне рөхсәт итә алмаган... И.Р.Таһиров үзенең истәлекләрендә, аңа булышырга теләп, хезмәте тарихка да багълы булуын күздә тотып, диссертациясен тарих кафедрасы аша якларга тәкъдим ясавын әйтә. Мөхәммәт ага ризалашса, аңа үз хезмәтендә әтисе Сөнгатулла мулланы юк иткән системаны мактарга туры килгән булыр иде...
Һәр тарафта һәм тармакта башчылыкка ирештерелгән, вөҗдан, намус кебек нечкәлекләргә төкереп караган шариковлар өчен ул сөйкемсез сөяк... Тукай бүләген дә аңа өченче талпынышта, бер дә бирәсе килмичә, аптырагач-йөдәгәч, чигенергә хут калмагач кына дигәндәй тапшырулары, иҗатының да милләтне икенчеллеккә түгел, ә беренчеллеккә каулавына дәлил. Ә милләтебезне икенчеллеккә-өченчеллеккә тәгәрә-түче кайберәүләргә бүләкләр тоткарлыксыз тапшырылып килә шикелле...
Бәгъзе профессорларыбыз Б.Ельцин чорында – латинга кайту форсаты ачылган елларда – шул турыда Югары Советка карар проекты әзерләргә алындылар һәм... әллә кайчан әзер проектларын парламент мөнбәренә чыгарып саласы урында, очы-кырые юк бәхәс оештырып җибәрделәр. Имеш, тегеләй итсәң төрекнеке төсле була, болай итсәң яңалиф кабатлана һ.б. Тарткалашуларын әлеге форсат ябылганчыга кадәр сузулары бирелгән фәнни дәрәҗәләрен «эш» белән аклауларына кайтып кала булып аңлашылды. Татар теле филологиясе дип танытылган, татарга үз сүзләре белән туган тел нигезләрен бәян итәргә сәләтсез өйрәтмә – ул чынлыкта фәнме соң? Бәлкем, шушы хакта ана телен укытучыларыбыз, ягъни татар филологлары тудырган дәреслекләрдән иза чигүчеләребез арасында сораштыру уздырыргадыр? Мәктәптә укыганда олимпиадаларда җиңмәгән, ягъни «иң-иң»нәр, җиңүчеләр рәтендә булмаган һәм югары уку йортына кергәч, нигездә ике предметны, телгә алынган һәм татарга яла ягуы белән данлы «тарих» атлы фәннәрне үзләштергән, укулары дәверендә КДУ тормышына юнәлеш бирүдә әллә ни катнашмаган, «штурвал» тирәсенә якын ук җибәрелмәгән, кырына бармаган бәгъзеләрнең, редакцияләргә эшкә урнашу белән үк, олыдан кубып, кинәт кенә президентны, министрларны, депутатларны, тулаем милләтне өйрәтергә алынулары бик сәер, шамакайлану галәмәте булып аңлашыла. Имеш, татар халкы уянмаган, ә болар уятмакчы һәм «изге» максатны күздә тотып, мәкаләләр, романнар, бәяннар, поэмалар калыплана... Ә укучылар, ни аяныч, кими дә кими...
Шушы урында тын алып, Сабада пенсионер укытучы Тәлгат агадан ишеткән бер мәзәккә тукталыш ясауны зарур саныйм.
... Җүләрләр йортында фәнни эш белән шөгыльләнүче галим үзен бөек язучыга санаучы пациентына өч гомуми дәфтәр бирә һәм трилогия язарга куша. Пациент әйтелгән вакытка заказны үти һәм бер юлы да буш калдырылмаган дәфтәрләрне табиб өстәленә китереп сала. Галим беренче дәфтәрне ача һәм укый башлый:
«...Мин чыктым киң далага. Атландым атның биленә, селтәдем камчыны һәм киттек чабып... Тегедек, тегедек, тегедек...» Калган дәфтәрләрнең дә барча битләрендә һаман шул балык башы... Тәлгат ага фикеренчә, хәзер инде татарча хәтта «тегедек, тегедек, тегедек» рухында һәм ритмында яза алучылар да сирәгәйгән... Бигрәк тә аны штатта озак утыручы «тешләре коелып беткән» бәгъзеләрнең студент чорларында, ягъни моннан күп еллар элек коридорларда тәмәке пошкыта-пошкыта чыш-пыш сөйләшкән-ишеткән иске-москыларны, зур гыйлем сыйфатында «публицистика» дип тәкъдим итүләре үртәлдерә, «туры эфирда кара-каршы әңгәмә форсаты бирсәләр, чәчәр идем наданны», дип очына иде, мәрхүм...
"Т.Я" 25 сентябрь  2010 ел.


1 комментарий: