Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 13 августа 2013 г.

Чагыштыруга китсә...


Тормышта бәхет юк!
Бар!
Мәгълүм ки, татар язучысы, отставкадагы полковник Зәки ага Зәйнуллинга карата “Звезда Поволжья” газетасында басылып чыккан «Россия глазами татарина» мәкаләсе өчен җинаять эше кузгатылды. Демократик Русия шартларында Татарстанда, инглиз әдибе Оруэллча әйткәндә, “фикер җинаяте” өчен эзәрлекләү – беренче генә очрак түгел. Кануный җирлектә гариза килеп кергәч, хокук органнарына чара күрми булмыйдыр, күрәсең... Ирексездән, мәрхүм В.С.Черномырдинның “кычытмаган җирне кашымаска кирәк” дигән сүзләре хәтердә яңара... Һәр нәрсә чагыштыруда беленә диләр. Ошбу фәлсәфи фикерне нигез итеп алсак, рус язучысы Петухов Юрий Дмитриевич хезмәтләрендә, бигрәк тә аның Мәскәүдә, 2004 нче елда “Галактика” нәшриятында басылып чыккан шәп тышлыклы, бүгенге тормышны утка тоткан “Геноцид. Общество Истребления” дигән калын китабында яңгыраган гаепләүләре фонында Зәки ага мәкаләсе дә, бүтән милләттәш авторлар язганнар да дөм югалып кала... Әле бит Петухов Ю.Д. әфәнде илебез җитәкчеләрен Русия халыкларына карата геноцид уздыруда гаепләү белән генә чикләнми, алар адресына (М.С.Горбачев, Б.Н.Ельцин, В.В. Путиннар хакында сүз бара) төрле мыскыллы кушаматлар да турылый. Янә килеп, урыс телле каләм-затларга карата да әлеге автор аяусыз, аларның исем-фамилияләрен кат-кат атап, орыша. Әмма бу язучыга карата ниндидер киртәләр кору, эзәрлекләүләр күзәтелгәне булмады шикелле...
Миңа калса, Татарстанда да, эчтәлеге бәхәсле тәнкыйди язма авторларын түгел, ә чикчама белмичә, түрәләргә тәлинкә тотуга махсуслашкан шома һәм астыртын публицистларны, рифмачларны фаш итү урынлырак та, дөресрәк тә булыр иде. Мисал өчен, Мәскәүдә чыгучы “Коммерсантъ” газетасы “Тән ялану” (Лизость Тела) дигән баш астында түрәләргә коерык болгаучыларны даими рәвештә барлап тора.
Изге хәдистә дә “мактаучылар йөзенә туфрак белән бәрегез” диелә ләбаса. Ә бездә дәүләт химаясындагы басмаларда гына түгел, хәтта Рәшит әфәнде Әхмәтов чыгарган ирекле саналучы “Звезда Поволжья” газетасы битләрендә дә мәдхиячел язмаларга кытлык юк. Алай да бәйсез газетаның мөхтәрәм мөхәррире бер санда, газетага эпиграф сыйфатында, “җитәкчене идиотка санасаң, аны, даһи дәрәҗәсенә күтәреп, мактарга кирәк“ дигән афоризм бастырып, мондый матавыкка шәхси мөнәсәбәтен ачыктан-ачык белдерде...
Русча басмаларда Петухов Ю.Д. кебек “дөреслекне чырайга чәпәүчеләр” шактый... Ә инде Русиядә дөнья күргән китапларының гомуми тиражы миллионга тарткан Климов Григорий Петрович (кызыксынучылар аның әсәрләре белән шулай ук интернет аша таныша ала) язганнар белән чагыштырганда, Зәки ага Зәйнуллин мәкаләсенә аерым игътибар күрсәтү гомумән аңлашылмый... Климов Г.П. (чын исеме Игорь Борисович Калмыков) үз әсәрләрендә тудырган тәгълиматын “Югары социология” дип тәгаенли. Аның фикеренчә, хакимияткә психопатлар, дегенератлар (генетик яктан токымы черекләр), җенси бозыклыкларга укталышлы затлар омтыла һәм иң югары постларга бары тик шундыйлар ирешә дә...
Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” повестенда педучилище шәкерте Әркәшә Пермяков, рәсем дәресе укытучысы Иван Георгиевичнең дворян нәселеннән чыкканлыгын белгәч, аңа “череп таркалган сыйныф” дигән диагноз куя... Г.П. Климов та Ленинның абыйсы Александр патшага кул күтәргәч тә, бу гаиләне шунда ук төбе-тамыры белән йолкып юк итәргә кирәк булган дигән фикер әйтә. Әлеге автор тыңкыш Әркәшә Пермяков кебек аерым катлам – руханиларны һәм тулаем яһүд халкын череп таркалучы сектага чыгара... Аныңча, яһүдләр белән катнаш никахтан туганнар барысы да дегенерат (адәм актыгы)...һәм аларның нәсел дәвам итүләре СПИД таратуга тиң... Автор Петр l, Иван Грозныйларны да психопатлар дип саный. Климов Г.П. әфәнде, Маркс, Ленин, Троцкий, Берия, Гитлер һәм башка коммунист һәм фашист лидерлары тормышындагы шактый нечкә моментлар белән генә чикләнеп калмыйча, Наполеонга, Лев Толстойга, җырчы Галина Вишневскаяга һәм хәтта Владимир Высоцкийга да саллы өлешләр чыгара. Атаклы философ Жан Жак Руссо аның бәянында гаҗәеп акыллы китаплар язуы өстенә, “байлыгын” гавәмгә күрсәтеп йөрүче дә булган... Климов Г.П., хатын арты хатын аерып, картаеп беткәч тә үзеннән күпкә яшьрәк туташларга өйләнүләр артында да рухи череклек, яшерен гомосексуаль омтылышлар, басылып-күмелеп бәйдә яткан педофилия шаукымы һәм башка кабәхәтлекләр күрә...Милләтенә, диненә ят исем алучыларга карата да аның хөкеме кырыс. Әлеге автор туплаган мәгълүматларының чыганакларын күрсәтергә дә онытмый. Сүз дә юк, кайчандыр НКВД хезмәткәре, аннары Германиядә разведчик булган, аннары, иленә хыянәт итеп, ЦРУга хезмәт иткән бу кеше күпне күргән һәм бик күпне беләдер. Әмма ул ни өчендер күргән-белгәннәренең бары тик яһүдләргә кагылышлысын гына бәян итә. Һәм әлеге авторны тәртипкә чакыручы юк. Югыйсә, Израиль дәүләте 90 яшенә җитеп, үлем түшәгендә яткан фашист җәлладларын кайсы илдә тапса, шунда җавапка тарттыруны җайга салган... Ә Зәки агабыз кебек үк сиксәнен тутырган бу әфәндегә бер тарафтан да тел теш, җил-яңгыр тими... Шик юк, яһүдләр үзләренә кулай булмаган Идеяне белдерүчене җәзага тартуга караганда, шул Идеяне тар-мар китерүне мөһимрәк саныйлар булыр. Идея авторын эзәрлекләү Идеянең тәэсир итү куәтен арттырачагы көн күк ачык.
Атаклы француз әдибе Александр Дюманың “Графиня Монсоро” романында кардинал һәм яугир герцог де Гиз, католиклар мәнфәгатен кайгыртып, король Генрих IIIкә әйткән сүзләр без – татарлар өчен ифрат та гыйбрәтле һәм бүген дә актуаль яңгырый кебек:
– Галиҗәнап, безнең заманда корольләр рухи һәм сәяси яссылыкта, ягъни кешеләр һәм идеяләр белән ике сугыш алып баруга мәхкүм. Кешеләр – күзгә күренүче җан ияләре. Аларга орынып, һөҗүм итеп була. Аларны тар-мар итү мөмкин. Аларны хөкемгә тарталар һәм, тагын да кулайрагы, судсыз-нисез асалар да. Ә менә идеяләр белән алай көрәшеп булмый. Алары күзгә күренми һәм теләсә кая шома гына үтәләр; тамырларын корытучылар күзенә чалынмау өчен җай әмәлен табалар. Кеше күңеле ышыгында алар тамыр җибәрә һәм көн яктысына үрелгән саксыз үсен-теләрен тырышып кискән саен, күзгә күренмәс тамырлары тирәнәя һәм ныгый бара. Идея – кәрлә-әзмәвер, аны күз уңыннан ычкындырырга һич ярамый, чөнки кичә аягың астында буталса, иртәгә ул баш түбәң өстендә хәтәр ялтыраячак. Идея ул, Гали-җәнап, саламга ташланган очкын кебек...
Хактан да кайчандыр Алтын Урда дәүләте шартларында аякланган православие тора-бара Московияне җир шарының алтыдан бер өлешенә хуҗа итә...Ә үзләрен дөньяның кендеге санаган, үз Идеяләреннән тайпылган, яңасына ирешүдә ярты юлда тукталган татарлар аяк астында кала...
Г.П. Климов әфәндегә язганнары өчен зыян салучы булмаса да, җавап юк түгел, миңа калса. Байтак телетапшырулар, ә беренче урында Малахов алып барган “Пусть говорят” дигәне дегенератларның бүген асылда кемнәр булуын даими һәм максатчан тәгаенли түгелме?.. Күптән түгел ул үзенең тапшыруы җирлегендә рус авылы тормышыннан үзенчәлекле сериал гәүдәләндерде: бер чибәр туташ бар авыл егетләре белән дә диярлек йоклаган, игезәк балалар тапкан, тик аларның кемнән икәнлеген төгәл үзе дә белми. Туташ һәм аның әнисе балаларны яңа гына армиядә хезмәт итеп кайткан егетнеке дип баралар... Уздырылган генетик анализ моны расламый. Кыз һәм аның әнисе үз сүзләреннән чигенмәгәч, генетик тикшерүгә икенче лаборатория җәлеп ителә. Нәтиҗә шул ук. Ахыр чиктә берничә авылдаш ир-атка генетик анализ уздырып, игезәкләрнең кемнеке икәнлеге аныклана...Шунысы кызык, тапшыруга чакырылган авыл кешеләре дә, үзара талашучы студия кунаклары да матур тәэсир калдырмый... “Пусть говорят”ның икенче бер тапшыруы үз ирен ташлап, Франциядән бүтән ир тапкан Илсөя атлы милләттәш ханымга багышланды... Нихәл итмәк кирәк, авызың кыек булгач, көзгегә үпкәләп булмый, татарны санга сугулары өчен рәхмәт дияргәдер әле, бәлки?.. Ә менә автоа-вариягә тарып урын өстенә калган урыс егетен тәрбияләүче төрек хатыны Гөлсем һәм аңа булышучы гаиләсе турындагы тапшыру мөселман динен тотучы төрек кардәшләрне яшәргә лаек чын, гүзәл табигатьле кешеләр сыйфатында ачты...Сүз дә юк, Малахов Р талант иясе, һәр тапшыруы диярлек драма әсәренә тиң. Хәер, теле-әрҗәдән күрсәтелгән татарча тапшырулардан чыгып караганда, без дә әлләкем түгел...
Инде, урыс әйтмешли, “үзебезнең бәрәннәргә әйләнеп кайтыйк”. Бер совхоз җыелышында район вәкиле сыйфатында катнашканым һәм шунда директорның әле бер, әле икенче белгеченә, урта буын җитәкчеләргә кадалып-бәйләнеп, кызарынып-бүртенеп аты-юлы белән хәкарәтле акырынулары истә калган. Янә килеп, бер райкомның секретареның кайсыдыр колхоз рәисен райкомның актлар залында узган җыелышта бастырып “тәрбияләвен” күргәнем булды. “Беренче” тилерә-тилерә акырып сүксә, аңа түзеп торучы “беренче”леккә омтылучы зат иде. Ихтимал, үз адресына гавәм күз алдында яуган мыскыллауларны карусыз йотучы ул бәндә, авылына яки оешмасына кайткач, үзенә төягәнне бушатып, үчне кинәнә-кинәнә кул астындагыларыннан алгандыр... Яшерен-батырын түгел, кайбер җирле түрәләребез хакында җөмһүриятебезнең төрле районнарында төрле-төрле, чынлыгына ышануы кыен имеш-мимешләр, легенда-гайбәтләр йөри.
Кыскасы, бәгъзе түрәләрнең үз куллары астында эшләүче хатын-кыздан җенси якынлык таләп яисә өмет итүләре, килгән кунакларга интим хезмәт оештыру матавыклары һәм башка шуның ише наянлыклар, өстәлгә менеп, табын өстендә ризык таптап биегәч, яраннарыннан тугрылыкларын тапталган ризыкны ашап дәлилләүләрен таләп итү кебек әкәмәтләр Г.П.Климов тәгълиматы буенча хакимият формуласы – иблислек аша генетик череклеккә барып тоташа... Аныңча, түрәләргә садизм (башкаларны җәзалаудан ләззәт табу), мазохизм (үзен җәзалаудан рәхәт алу), үз-үзен үтерүгә корылыш һәм башка шундый сәерлекләр хас, янәмәсе...Ышанырга да, ышанмаска да белмәссең...
Миңа калса, җөмһүриятебездә хокук сагында торучыларга Ю.Д. Петухов, Г.П.Климов кебек авторларның әсәрләре белән танышу да зыян итмәс иде. Аларныкын фил дип алсалар, милләттәш авторлар язганнар фил хозурында чебен-черки нисбәтендә генә шәйләнер иде һәм Зәки агабыз олыгайган көнендә өстенә ишелгән борчулардан, шәт, араланыр иде дигән өметтә калам.

Комментариев нет:

Отправить комментарий