Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 28 августа 2013 г.


Җүләр кеше
язмалары–2
("Т.Я" 19 октябрь 2002 ел)


Әтинең элеккеге пациенты миңа психиатрия сырхаунәсендә чакта язган һәм үзе белән алып чыккан дәфтәрен бүләк итте. Автор башта чиста юл калдырып, аннары, әйтәсе сүзләре сыеп бетмәгәч, дәфтәрне киреләй әйләндереп, буш юлларны кабат тутырып язган.
Моңарчы дөнья күргән өлешен шактый җылы кабул итүләрен истә тотып, калган кадәрен дә укучыларга җиткерергә булдым.
Автор.

Итәрсең мине дурак!

Мине “ычкынганга” санап, махсус сырхауханәгә тыгып куйдылар...
Хәтердә: палатага урнашуга кичке аш китерделәр: кызыл винегрет, манный боткасы, чәй, өч телем ипи һәм армиядәге сыман 20 граммлы май кисәге.
–Син яңа бит әле? – дип кызыксынды аш китерүче.
– Әйе, – дидем.
Моны ишеткәч, май кисәген шыпырт кына кире алып куйды...
Икенче көн иртән янә ашарга китерделәр: ботка, чәй, өч телем ипи һәм янә май шакмагы.
– Сине кичә генә китерделәр бит әле? – дип кызыксынды кичәге танышым.
Мин ак майны тиз генә кабып йоттым да:
– Әйе, – дидем.
Ашчымның ягымлылыгы шундук эреп юкка чыкты, йөзенә каралар коелды һәм ул:
– Итәрсең аларны дурак! – дип сукрана-сукрана, янымнан рәнҗеп китеп барды.
“Авыруым” турында фәнни мәкаләсен язгач, бәлки табибым миңа “әйләнеп кайтыр” һәм, аның сорауларына “дөрес” җавап бирсәм, фәкыйрегезгә эчке җүләрләр дөньясыннан тышкысына капкалар ачылыр...
Кәгазь аз, карандаш кыска булу сәбәпле, ничегрәк “тәлинкәгә” эләгүемне язып тормыйм. Әмма анда ни күргәнемне, ниләр ачыклавымны халык белергә тиеш!..
Кешенең чәч-сакалында антенна хасияте бар икән: галәмнән информация килә һәм безнеке дә “югарыга” тапшырыла. Димәк ки, кире элемтә бар һәм система эшли дигән сүз. Пыяла сыман тышчалы оранжерея кебек җирдә кукурузга тартым шәхси үсемлегеңнең синең көндәлек гамәлеңне, уй-хыялларыңны терки торгач, “чәкәне” көн дә бер орлыкка арта бара. Шул “орлыкка” махсус аппараттан нур юнәлтсәң, бәндәнең үткән көнен монитордан карап була. Шунысы да бар, “орлыкларның” төсен кылган гамәлләр билгели.
... Бер мәлне газеталар, мәшһүр бер сәясәтчебезне суга тотып аттылар, дип язды. Вакыйганың асылда ничек булуын бик беләсе килеп калган иде, тәки җае чыкты. Кызык фильм кебек карадым мин монитордан үткән хәлләрне. Кыскачасы болай. Теге сәясәтче машинасы белән биек бер йорт янына килеп туктады. Баксаң, бер сәнгать йолдызы гүзәлкәй фатирына кунакка килүе икән. Тегесе каршы алды һәм әзер табын янына утыртты. Каһарманыбыз кесәсеннән телефон алып, үзенең урамда калган шоферына иртән фәлән сәгатькә килерсең дип әмер бирде.
Болар ашап-эчеп, тартып, тәмле әңгәмә корып утырганда, ваннадан халат кигән бер шәп гәүдәле кавказлы килеп чыкмасынмы? Ханым ике ирне татуландырырга теләп матавыкланды, әмма аңлаша торгач, соңрак килгән кунакның бугазына пычак очы терәлде. Кавказлы швабра сабын кунакның пинджәк җиңеннән тыгып аркасы аша үткәрде һәм икенче җиңеннән чыгартты. Ни өчендер көндәшенең ботинка бауларын чишеп, швабра сабы шуып чыкмасын диптер инде, балак очларын да, җиңнәрен дә бер дә иренмичә тастымаллар белән буып бәйләп куйды... Аннары кухняда торган аптечкадан флакон алып, кружкага бушатты һәм “татардан да яманрак” кунакның бугазына пычак терәп, әлеге сыеклыкны эчәргә күндерде. Шуннан соң бөркет карашлы егеткәй моны этә-төртә башта коридорга чыгарды, аннары лифтка җайлап кертеп, соңгы катка алып төште һәм артына тибеп, урамга озатты. Шуңа кадәр азмы-күпме тынычлык саклаган сәясәтчебез, сабыры төкәнеп:
– Кайнар кан, панимаешь. Ну, гад, сабыр ит. Мин әле синең бөтен нәсел-ыругыңның арт сабагын укытырмын, Каф тавының астын өскә китерермен, сам не рад будешь, – дип янады.
Ә кавказлының тамчы да исе китмәде, сызгыра-сызгыра хыянәтчел һәм талымсыз гүзәлкәе янына ашыкты.
... Урамда калган пәһлеван гәүдәле дустыбыз исә, кулын як-якка тырпайткан хәлдә, йөри торган тәре сыйфатында алга атлады. Юлында очраган кешеләргә мөрәҗәгате уңыш китермәде, бар да куркып читкә тайпылды. Җитмәсә, теге мәлгунь эчерткән нәрсә пурген булып чыкты һәм, Горбачев әйткәндәй, “процесс башланды”. Алай да дөньяда мәрхәмәтле кешеләр бетмәгән икән, бер исереге килеп:
– Фу. Син нәрсә братан, астыңа т.....ң мәллә? – дип сораша-сораша, бичараны швабра сабыннан азат итте. Сәясәтчебез коткаручысына сәгатен салып биргәч, исерек ифрат шатланды һәм җәһәт кенә чүгәләп, юмарт танышының балак очларын буып торган тастымалны да чишеп атты... Соңгысы кирәк тә булмаган икән: сыеклык агып чыгып, ботинка эченә керде һәм сәясәтчебез йөргәндә чәп-чәп иткән тавыш чыга торган булды.
Бәхетенә, шәһәр уртасыннан аккан елга якын икән, бәлага тарган танышыбыз, исерек коткаручысы киңәше белән шунда төшеп, Мөхәммәт Мәһдиевнең Зарифуллины сымак, озаклап йөзде... һәм бер постовой милиционерның игътибарын җәлеп итте...

Ни ашыйсың – шуңа әйләнәсең

“Тәлинкәчеләр” янында Кешенең килеп чыгышы белән дә кызыксынырга җай табылды. Баксаң, Русиядә саф кызлар ничек аз булса, галактикада да саф планеталар шулай сирәк очрый икән. Фәлән миллион еллар элек бер “тәлинкәче”, галәм гизеп йөргәндә, Җиребезгә сугылып чыккан һәм аны “харап иткән”, ягъни аның чиста стериль суында коенып, керен коеп калдырган... Бәлкем әле суы суык булып, ихтыярсыздан “пес” тә иткән, ә ярга чыккач, олы йомышын да үтәгәндер.
Кыскасы, Җирдәге тереклек шундый калдыклардагы микроблардан башланганга охшап тора.
Галимнәр хаклы, тормыш арбасы ары таба эволюция юлынна тәгәрәгән, әмма акыл, әлбәттә, үзеннән-үзе генә пәйда булмаган. Янә тәлинкәчеләр төшкән һәм кайсы җан иясенә акыл орлыгы салып калдыру хакында бәхәс купкан. Берсенең гүзәл кошны, бәгъзесенең көчле, дәртле ерткычны, бәгъзесенең сөйрәлүчене, ә бәгъзесенең җитез, матур грацияле үлән ашаучы җәнлекне акыллы итәсе килгән. Әмма озак бәхәсләрдән соң, бер фикер җиңеп чыккан: аккош, әйтик, болай да матур, арыслан болай да һәммәсеннән куәтле, алар үзгәртү зарурлыгын тоймаячаклар. Иң ямьсез, иң шөкәтсез, иң котсыз җан иясен сайларга кирәк, тик шундый мәхлукның гына камилләшергә этәргече булачак. “Бу бичараның җәйран кебек грацияле, арысландай көчле буласы, коштай очасы, балыктай йөзәсе киләчәк һәм ул моңа ирешер дә”, – дип төкерек чәчкән бер тәлинкәче галим, биниһая серле карашын кешелекнең ерак, тимераяк киеп, фигуралы итеп шуачак киләчәгенә төбәп. Шулай итеп, нәкъ бездәге сайлауларга охшап, кызыл артын чәбәкләп йөрүче маймыл кандидатурасы өскә чыккан һәм шартлы рәвештә әйтсәк, “инаугурацияләнгән”. Аның миенә акыл орлыгы урнаштырыла, урнаштыру сутын җан ияләренең ми матдәләрен комбинацияләп ясыйлар. Әйтик, сарык мие матдәсе күбрәк тәшкил иткән сут кулланудан сарыкманнар, дуңгыз мие матдәсе өстенлек иткән сут кулланудан дуңгызманнар барлыкка килә. Материал күп булгач, соңгыларын күпләп әвәлиләр. Шул юл белән атманнар, бүремәннәр, мәчемәннәр, төрле хәшәрәтмәннәр сафка баса. Һәм, әлбәттә, аз булса да тависманнар, былбылманнар һәм башкалар да онытылмый.
Ыруг, кабилә һәм халыклар барлыкка килү галимнәр язганчарак бара.
Әмма һәр кавемдә дә аккошманнар ише затлылар өлеше кими, чөнки низагларда дошман кавем дә, ил эчендә исә хакимияткә үрмәләгән үз хәшәрәтмәннәре дә беренче чиратта нәкъ шуларны бетерергә омтыла. (Татарстан мисалында бу Салих Сәйдәш, Фәрит Яруллин, Хәйдәр Бегичев, Лима Кустабаева, Таһир Якупов кебек талантлар язмышы белән раслана).
Кайчандыр татарда бүремәнлек өстенлек иткән. Әмма төрле кушылулар, әйтик, дуңгызның асылын шунда ук үзгәртә алмаса да, бүренең сафлыгын югалтуына, бүрелектән төрледән-төрле эт токымнары күчешенә китерә. Карл Фукс урысның татарны “собака”, ә татар аны “дуңгыз” дип “зурлавын” язып калдырган. Минемчә, һәр ике күрше хаклы, чөнки аларның күңел күзләре шулай күргән. Менә ни өчен урыс җирендә мәетләр һаман җыелмый чәчелеп ята һәм моңа урысның исе китми, менә ни өчен ул башкаларның кабер ташларын да актарып ата, менә ни өчен Волга-матушка нәҗес канализациясенә әйләнде!
Теләсә кая таралып, теләсә ничек актарынып, җир-суын пычратып үрчи торган җиңүчән бу кавемнең башкаларга пакьлек урнаштырырга мөмкинлек бирәсе килми, табигате рөхсәт итми. (Татарстанның өтек суверенитетына каныгуның хикмәте-сере дә шунда).
Әйе, нәселебез башын бүре итеп күрәсе килә. Тик безне “собака” дип атыйлар икән, ахрысы, аларда да хаклык бар. Кайчак үзара чәйнәшергә яратуыбыз да (ә бу яшәү өчен бик тә зарури сыйфат) шуннан киләдер. Әүвәл заман борынгы греклар безнең җайдак бабайларны кентаврлар итеп күргән һәм тасвирлаган. Татарда бүген исә ат һәм эт компонентлары өстенлек алган. Сугыш, афәт һәм үзара низагларда милләтнең затлы кушылмалары булган аккошман, тургайман, бөркетмәннәре кызганусыз исраф ителгән, бүремәннәребезнең байтагы этмәнгә әйләнеп, эчке капма-каршылык туган. (Хәер, зарар юк, күзәнәкле бетон гади бетоннан ныграк була, цементы кына сыйфатлы булсын. Цемент дигәндә, мин динне күз алдында тотам, әлбәттә.) Шәхеснең кайсы җәнлеккә якынлыгы җәмгыятьнең социаль киселешендә дә чагылыш таба. Әйтик, бездә җитәкче кай ягы белән үзенчәлекле? Ул үзеннән астагыларга тончыга-тончыга өрә, ә өстәгеләр алдында койрык болгый. Күренә ки, буйсындырылган халыкларга җитәкчене этмәннәрдән күтәрәләр. Һәм шуңа да алар бүреләрне аямыйча, бүре аулаучыга өстәп акча да түлиләр. Әйтик, Татарстанда дуңгызның баш саны миллионга җитсә дә сүз әйтүче юк, ә бүре исә фәлән данәдән артмаска тиеш... Бүрегә карата геноцид халкыбызга карата геноцидка аваздаш. Ягъни, мондый канун безнең халыкның асылына каршы юнәлдерелгән. Һәм мондый канунны, әлбәттә, дуңгызманнарга ялагайланучы этмән депутатлар үткәргән.

Кушылулар адашуга илтә...

Хуш, йомранлык, атлык, этлек, бүрелек һәм инстинктлар пропорциясе үзгәрештә йөрсен дә ди, ә кешелек орлыгы кайда яши? Милләт үзенең кешелек асылын кайчан югалта? Һәм кешелек асылын югалткан милләтләрне үзенә кушкан милләтнең асылы нишли?
Мәгълүм булсын, кешелеклелекнең асылы, әлбәттә, телендә. Иң башта сүз булган, диелә изге китапта да. Үз телен югалтучы үз милләте өчен юкка чыга. Ул борынгы бабаларының киләчәккә илткән әманәт тәсбихын чәчүче. Ул, борынгы үткәненнән һәм аның киләчәгеннән суырып чыгарылган бер фантом буларак, әлбәттә, кеше кыяфәтендә, башка милләткә кушыла. Бүген урыс халкы составында мондый куркыныч фантомнар өлеше инде критик чикне чыкты һәм шуңа да әлеге милләтнең дәүләте җимерелүгә, үзе бетүгә йөз тотты. (Татар империяле чагында татарлашучы кавемнәр дә күп булган, бәлкем безнең һәлакәт төбендә дә шул сәбәп ятадыр?) Урысның исән калу шарты, ничек кенә сәер тоелмасын, татарның – татар, чукчаның – чукча, фәләннең фәлән булып кала алуында.
Дөрес, катнаш никахлар урыска Булгаков, Тургенев, Карамзин, Державин, Кутузов, Суворовларны биргәндер. Бу – мәсьәләнең күн ягы. Әмма табигать балансны ярата. Ә катнаш никахлар тудырган коточкыч җинаятьчеләр, маньяк-монстрлар әлеге үлчәү тәлинкәсен кайсы якка авыштыра соң? Бу хакта мәгълүмат яшерен сер итеп саклана. Милләт хыянәтчесе Смердяковның үз атасын үтерергә омтылышлылыгын бөек акыл иясе Достоевский язып калдырган лабаса. Урысны юк итәргә омтылучылар юлында татар, башка халыклар кайчандыр ышанычлы форпостлар иде. Әмма ятлар алдында ул киртәләр урысның үз кулы белән юк ителә. Чират җитте: бүген ятлар хуҗа булып алган телевидение, башка мәгълүмат чаралары инде урысның үзен дә үз теленнән, диненнән, рухыннан һәм сүзеннән читләштерәләр. Әллә нинди ят сүзләр аның үз сүзләрен берәм-берәм кулланыштан алып читкә, чүплеккә куалый. Әлбәттә, бу процесс күптән башланган һәм инде урыс халкының палестиналылар кебек интифадага күтәрелүе, хөрмәтле классигыбыз әйтмешли, “едва ли”... Берәүләрне рус-татар катнаш никахыннан туган балаларның урыс булып язылуы борчый. Ә бит бу милләтебезнең исән калуы өчен түләнә торган хак һәм бердәнбер чара. Киресенчә булса, без беткән булыр идек. Эш шунда, милләтебез үзе өчен зарарлы фантомнарны якын җибәрмичә, асылын, бүремәнлеген тәмам төкәнүдән саклый. Башкортларның татарны “үзләштерүе” татарга зур зарар китерсә, башкортның үзен асылда юкка чыгарачагын бу милләтнең аңлы вәкилләре, милләтчеләре төшенә микән? Әллә аларның хакыйкый милләтчеләре дөм юк, милләтче саналучылары исә поп Гапон варислары, “провокатор кәҗәләр” генәме?
Әйтик, ниндидер бер милләт вәкиле, кинәт кенә шундый юләр омтылышы уянып яки берәр файда эстәп, алман, эстон, яһүд яки француз булырга теләде ди. Әмма моңа ирешү искиткеч катлаулы, ә бәлкем мөмкин дә түгелдер. Ә менә урыс булу үтә ансат. Урыска әйләнүче буа буарлык. Мәгълүм ки, югарыга менүе авыр, ә түбән төшүе ансат. Инде, Ходайның хикмәте, татарга башкорт булу мөмкинлеге дә ачылды! Әмма Зыя Ярмәки кисәткән бер кыенлык бар: атлар аранында торган ишәк атка әйләнми, ә ишәкләр аранында торган ат ишәккә әйләнә! Менә күрербез инде, Башкортостандагы туганнарыбыз ат булып калырлармы, әллә атка бик охшаган башка җан иясенә әйләнерләрме? Бу мәсьәлә турында уйлый башласаң, Герберт Уэльсның “Сукырлар илендә” әсәре искә төшә. Сукыр хирурглар хикәя героеның күрүен нерв авыруы дип бәялиләр, һәм бу “бәладән” “коткару” өчен операциягә ризалаштыралар. Герой сукырлар тормышына инде ияләшкән, тамагы тук, өсте бөтен, торагы җылы һәм үзенә сукыр кәләш тә ярәшкән була. Әмма соңгы минутта ул кире уйларга көч таба һәм сукырлар илен уратып алган кар түбәле таш кыялар буйлап югарыга, билгесезлеккә үрмәли... Һәм ахыр чиктә зур дөньяга юлны таба... Башкортостандагы татар язмышы турында түгел микән бу әсәр...
Виктор Гюгоның “Диңгез хезмәтчәннәре” романында Жилбер атлы егетнең сигезаяк белән алышы тасвирлана. Сигезаяк, өч капшавычы белән кыяга тотынып, калганнары белән Жилбернең тәнен уратып ала. Капшавычлардагы һәр күзәнәк сөлек сыман егетнең тәнен, сутын, канын имә! Русия кочагындагы Татарстан язмышы турында түгелме бу? Кешенең нәрсәдән башланганын уйлыйсың да, бөтенесенә кул селтисе килеп куя. Әмма өметсез тик шайтан гына дип, тотынырга кабат салам эзләргә керешәсең.
Татарның котылу юлы кайда соң? Безнең кайбер зыялыларыбыз татарга шундый бул, мондый бул дип киңәш бирергә махсуслашты. Әйтик, яһүд төсле бул диләр. Моның өчен безгә һич югы фәлән мең ел рибачылык белән шөгыльләнергә, иткә дигән малны кошер кухнясы ысулында җәзалап суярга һәм байлык җыйнау максатын тормышыбызга байрак итәргә кирәк. Әрмән төсле булыйк, диючеләр бар. Монысының да татар өчен бик тә хәтәр яклары юк түгел. Кемдер төсле булу ул – бабайларның дөнья тетрәткән җиңүләреннән, милләтебезнең шанлы чорыннан баш тарту дигән сүз. Татар милләтен бер шәп агачка тиңләсәк, куәтле өлеше Алтын Урда чорына караса, корый башлаган очы – безнең бүгенге хәлебез. Милли агачыбыз яшәсен өчен, шартлы итеп әйткәндә, кояш, һава, дым һәм ашлама җитми. Безнең яфраклар башкалар туфрагын ашлый. Ят идеаллар, әйтик, йомранлык инстинкты рухыбызны боза. Вөҗданга таянмыйча, белемгә, сафлыкка һәм Кояшка омтылмыйча иҗат итү музыкабызны дә, әдәбиятыбыз, сәнгатебез һәм фәлсәфәбезне дә гарипли, милли агачыбызның сутын коргаксыта. Аннары без ялганлыйбыз. Ә ялган – милләтнең һәр күзәнәген агулый. Эштә дә, гаилә мөнәсәбәтләрендә дә, хәтта иҗатта да хәрам катыша. Урысны да шул харап итә, ә табутка аны татар һәм үз тарихы турында ялган кертәчәк. Урыс һаман Киев Русе турында әкият сатса, халыкара кануннар буенча аңа тора-бара яшәү өчен юридик яктан расланган пространство-биләмә калмаячак. Бердәнбер дөрес юл – татар-монгол изүе дигән сафсатаның тарихи ялган икәнен тану һәм үзен татар-монгол-урыс конфедерациясе булган Чыңгыз империясе варисы дип таныту, янә сепаратист әмир Мамайны Куликово орышында тар-мар итеп, уртак ватанны саклап калуда хәлиткеч роль уйнавы, соңрак татарларның ханлыкларга таркалып, уртак ватанны югалта башлаулары сәбәпле, шул дәүләтнең шанлы байрагын күтәрергә мәҗбүрлеге һәм хакы булуына ышандыру. Аннары көн тәртибенә Белоруссиягә генә түгел, монголларга да кабат берләшик дип кул сузарга мөмкинлек туа. Һәм ул очракта урысны агрессорлыкта гаепләп булмый башлаячак. Ул чакта Кытайга Русиядән биләмә дәгъвалау юлы киселә. Киресенчә, Русия эчке Монголия, эчке Төркестаннарны кире кайтару турында сүз кузгатып, Кытайның үсә баручы аппетитын чикли, ташламаларга барырга этәрә алачак. Русия сәясәте менә шушы, үзен исән калдыру юнәлешеннән китмәсен өчен дә, дуслык битлеге киеп эш итүче җәлладлары татарга яла ягу, аны урысның мәңгелек дошманы итеп калдыру өчен җан аталар һәм уңышка да ирешәләр. Әлбәттә, урыс безне туган дип таныса, яшәвебез өчен бу комфортлы булыр иде. Әмма ахыры аянычлы бетәчәк. Яманлыкка түзсәк тә, без яхшылыкка чыдый торган халык түгел. Шуңа күрә бүгенге вәзгыять өчен зар елау, мескенләнү мин фәкыйрьгә һич тә аңлашылмый. Без шушы шартларда җиңеп чыгарга тиеш. Шундый җиңү генә безнең киләчәгебезне тәэмин итәр!

32 апрель, узган ел. 

Комментариев нет:

Отправить комментарий