Үз түбәң булганда бергә сыйланган юмарт дусларга тагылып, куна кайтырга мөмкин. Ул чагында әле сине “хатыннары куып чыгарса...” дигән уй өркетми. Ә түбәсез калгач, бар да үзгәрә: иң эчкерсез чакырулардан да катгый рәвештә баш тартасың, чөнки, йомшак мендәр һәм иртәнге кайнар чәйгә ымсынып, әмма әнә куалар, менә озаталар дип, билгесезлектән җәфалануга караганда, ниндидер ышыкта, коры катыргы өстендә аунавың күпкә хәерлерәк...Сукбайлыкка чыгып югалган һәм мәрхүм саналучы талантлы шагыйрь Эдуард Мостафинның тавышын да, төс-кыяфәтен дә хәтерлим. Гаип булып, байтак вакыт узгач, аның “Идел” журналында “качып” яткан бер шәлкем шигырьләре дөнья күрде. “Әй, юлчы...” дип башланганы, хушлашуы буларак аңлашылды.
Көз. Эдуард кайсыдыр татар шагыйренең тар инеш ярында иске әрҗә такталарыннан корыштырылган, тавык кетәклеге төслерәк дачасы биләмәсендә. Көн болытлы. Яңгыр пыскаклый. Алмагачларның югары ботакларында кып-кызыл алмалар. Тегендә-монда өзелми калган чәчәкләр дә яңгырда күшегеп, шәбәрешеп утыра. Шагыйрь, җылынырга теләп, буш түтәл урынында коры-сарыдан учак тергезгән. Менә ул күрә: бушап калган дачалар бистәсе урамыннан салмак кына атлап бер хатын-кыз бара. Рәвешенә караганда, ихтимал, ул да, йорт-җирсез җан асраучы ялгызак булса кирәк...
... Әй, юлчы, кая барасың?
Кереп хәл ал, арысаң...
Бәлкем кунып та калырсың,
Ходай кушып яр булсаң...
Тир чыгарып чәй эчәрбез,
Гәпләшербез туйганчы;
Яшәп карарсың үземдә
Агач яфрак койганчы...
|
Алмалар җыярбыз бергә,
Өзәрбез чәчәкләрне;
Сагынып искә алырбыз
Иләс-миләс чакларны...
Юккамыни дәшәм сиңа,
Ялгызыма ямансу;
Күңелдә сагыш уята
Хәтта яннан аккан су...
|
Эдуард Мостафин шәп шигырьләр язды, ә таныла алмады. Күпләр аны белми дә хәзер. Ни аяныч, әдәби сабантуйларда да кемнең батыр каласы, нинди бүләк аласы алдан хәл ителә. Ә бәлкем көрәш мәйданнары түренә узган хәрәмчелек, әдәби бәйгеләр гаделсезлегеннән дә сут җыйгандыр? Һәрхәлдә, элеккеге, буй-сыннары, кыяфәтләре һәм холыклары белән милләт аксөякләре булып кабул ителгән атаклы, гадел көрәшчеләр урынына фил гәүдәле, олы битле, тар маңгайлы комсыз әтрәгәләмнәр ябырылды шикелле. Татар китабы укылмый дип аһ оралар. Укылмый, чөнки сабан туена килгән затлы кунакны көрәшкә кертмәгән шикелле, әдәби мәйданнарда да Эдуард кебекләргә элегрәк юл бирелмәде, ә хәзер андыйлар бик күренмиләр дә инде.
Эдуардның чордашлары дистәләрчә китап чыгарырга өлгерде. Ә ул һаман соңлады. Ниһаять, күп йөз суы түккәч димме, “Елның бишенче фасылы” исемле беренче китабы дөнья күрде. Иңе-буе шырпы кабы зурлыгында, ә калынлыгы каптан ике тапкыр юкарак иде дип истә калган. Йә, Хода, башта китабын чыгармыйча, рухын сындырдылар, аннары нәзакәтле ысулда, мәсхәр формалы китапка тиендерделәр. Аның шигырьләре, байтак кына “даһи”ларныкыннан үзгә буларак, кроссворд, шарадаларны хәтерләтми, башка халык әдипләреннән “селтәп”, татар мохитына куып та әтмәлләнмәгән иде...
Хәмер белән артык дуслашу аркасында вәйран булган затларыбызны ансат кына “нәфесен тыймады” дип хөкем итәбез. Андыйларның эчкечегә сабышуын аптыраган үрдәк гамәленә чыгару гаделрәк булмасмы? Күрегез, нинди олы нәфесле җир җирәнгечләре дөньяның артына тибеп яшәп ята бит бүген... Һәм һич тә Эдуард артыннан китәргә җыенмыйлар.
Эдуардның учагы сүнүе белән килешәсе килми! Гаҗизлектән, әлеге шигырьгә көй яздым, Салават җырларга, ә Рамиль Төхфәтуллин клип төшерергә алынды. Һәм ТНВ аркылы “Кәеф ничек?” исемле тапшыру аша, кабере кайдалыгы мәгълүм булмаган шагыйрьгә истәлек рәвешендә туган әлеге әсәр, мең шөкер, тамашачы игътибарына юл тапты. Ә Салават (тыңлаучылар, шәт, килешер), бу җырны тамагы белән генә түгел, йөрәге белән дә җырлый...
Әмма кәефне боза торган бер чатаклык хакында әйтми уздыра алмыйм. Узган ел җырлар хит-парады тапшыруының исеме “Музыкаль каймак” дип аталып, анда мин фәкыйрьнең “Бүре” исемле җыры байтак кына яңгыравын бәлкем укучылар хәтерлидер... Телевидениенең җыр авторларын танытуны зарур санамаган чагы. Быел, рәхмәт төшкере, шул ук тапшыру “Кәеф ничек?”, дигән ат алгач, вак кына хәрефләр белән булса да әсәрләр башкарылу дәвамында бер-ике тапкыр авторларның исем-фамилияләре дә чагылып ала башлады. “Юлчы” җыры очрагында Р.Зарипов көе, Э.Мостафина сүзләре дигән язу чыкты... Кабатлыйм: Мостафина дип. Җитмәсә, ошбу тапшыруны алып баручылар, телләренә ни килсә шуны сиптереп, кыйммәтле эфир вакытын исраф итәләр. ТНВга дусларча теләк – бу тискәре сыйфаттан арына башласа икән. Ә әлеге, конкрет тапшыруда исә, авторларны тәгаенләү, алар хакында мәгълүмат бирү зарур...
Шагыйрьнең һаман да шул шигырендә:
Изге җан, сизгер җан булсаң,
Өреп җибәр учакка...
|
дигән юллар да бар... ТНВга янә теләгем: өрегез, әз-мәз генә булса да... Татарның учагы сүнеп барганы БЕР ДӘ сизелмимени соң?
...Фани дөньядан киткәч, Эдуардның бер шәлкем шигырьләре басылганын әйткән идем. Ичмасам, исән чагында чыксалар, соры көннәренә бер яктылык иңәр, каләме хагының игелеген күреп тә юанган булыр иде. Аңа, гаиләсез, йортсыз-җирсез һәм эшсез кешегә мамыктай җиңел гонорарның да бик әһәмиятле булуын яшәү белән үлем мәсьәләсен хәл итүче үлчәү тәлинкәсенә салынуын онытмыйк...
Хак дигәннән, узган ел миңа тапшырылган “Татар җыры-2005” фестиваленең оештыру комитеты рәисе Гәрәев М.М. имзалаган һәм мөһер сукан дипломда Салават башкаруындагы “Бүре” җырының авторы Рөстәм Зарипов “Алтын барс” халыкара премиясе һәм “Татар җыры” эстрада фестиваленең данлыклы дипломы белән бүләкләнә диелгән. Арада һәм тора, димәк ки, сүз ике нәрсә хакында бара. Көннәр уза, ә премия юк та юк. Чүкелгән калай рамга кысаланган әлеге диплом хакында “ул шул премия дә инде” дигән аңлатма ишетергә туры килде-килүен. Аннан бүгенге базар шартларында, иҗатыңны эфирга чыгару өчен радио һәм телевидение “за прокат” дип үзе акча даулаган вәзгыятьтә, ниндидер гонорарларга өмет баглау беркатлылык, үзеңнән таптырмауларына шөкер итәсесер. Инде менә, дөньялар имин торсын, исәп-хисап счетыма шәп кенә бер вермутлык биш йөз тәңкә чамасы акча да килеп керде! Кем белә, бәлкем ул гонорар түгел, ә шул атаклы фестивальнең данлыклы премияседер?
Ни аяныч, Эдуард юк. Моны аның белән “юып” та булмый...
"Т.Я" 3 октябрь 2006 ел. Җырны шушы блогта, клипы-клиплар бүлегенә кереп тыңларга була.
Комментариев нет:
Отправить комментарий