Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 22 октября 2013 г.

Өченче үлчәм



Атаклы музыкант Мстислав Ростропович: “Кешенең яшәве белән үлеме арасында музыкадан гайре берни дә юк”, – дигән иде. Әлеге фикерне киңәйтеп, аерым кешегә карата гына түгел, милләткә карата да әйтү дөрес сыман. Ягъни, милләтебез тормышы “Кара урман”, “Гөлҗамал”, “Әллүки” кебек халык җәүһәрләре, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Латыйф Хәмиди, Солтан Гәбәши, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Хөснул Вәлиуллин, Фасил Әхмәтов, Сара Садыйкова, Ринат Еникеев, Заһидуллла Яруллин, Фәтхрахман Әхмәдиев, Зиннур Гыйбадуллин, Фәрит Хатыйпов һәм башка хакыйкый композиторларыбызның таң калдыргыч әсәрләреннән тукыла. Бүген милли моңга бөтенләй сан юк, җырларыбыз нигездә ятлардан урланган музыкаль фразалардан гына гыйбарәт, чын уен коралларына кушылып җырлаулар бетеп, барысы да япон синтезаторына ябышып ята. Шулай булгач, атаклы музыкант сүзләрен искә төшерсәң, милләтебез яшәүдән туктаган яки аның тормышы программасына бозым кертелгән булып чыга түгелме соң? Кешедән музыка яки җыр кала дип яза лабаса мәшһүрләр, ә чүп яки башка шундый нәрсә дип түгел.
Чәчүлек җиренең мәйданы мөһим, тик соңгы сүзне гумус, уңдырышлы катлам “әйтә”. Елгадагы бозның тотрыклылыгын аның калынлыгы билгели. Төптән уйлаганда, әдәби, музыка, архитектура әсәрләренең, хәтта авылларның, шәһәрләрнең, илләрнең, милләтләрнең, министрлыкларның, берләшмәләрнең, оешмаларның, шәхеснең ниндилеген дә шартлы рәвештә өченче үлчәм хәл итә сыман. Үзем яшәгән Саба районының шул “үлчәм”ендә хәлиткеч өлешне район үзәгенә урнашкан һәм бер төшенә дә үзгәреш кертми үтә сакчыллык белән реконструкцияләнгән борынгы затлы мәчете, Сатыш авылындагы тарихка кергән борынгы мәдрәсә бинасы, Бигәнәй авылы зиратындагы ишаннар төрбәсе, революциягә кадәр салынган тимер юлы һәм башка шундый истәлекләре билгели дип чамалыйм. Әле аның һәр райондашның күңеле түренә оялаган, сугыштан соң Америкада яшәп калган якташлар да сагынып искә алган, Саба – Шәмәрдән юлы читендә утыручы зур ябалдашлы борынгы нараты бар иде. Аяныч ки, берничә ел элек кемдер шуны төнлә кисеп аударды, гаепле табылмады, заказчысы ачыкланмады. Ачыкларга тиешле вазыйфалыларны да булдыксызлыклары өчен кәнәфиләреннән төшермәделәр. Янәсе, наратның милек буларак иясе юк, димәк, матди һәм әхлакый зарар килмәгән. Ә бит әлеге нарат юк ителү, соңгы елларда һәр җәһәттән үр арты үр яулаучы районыбызның “өченче үлчәм”ен кыерлады.
Казанның андый “калынлыгы”н Кремль биләмәсе, Сөембикә манарасы, Мәрҗани мәчете, Тукай музее сыенган “Шамил йорты”, башка затлы биналар, истәлекле урамнар, күперләр, урамнар, паркскверлар, үзгә корылмалар, Тукайлар күмелгән татар зираты һәм башка күп нәрсәләр һәркайсы үз тирәнлегеннән чыгып билгели дип чамалыйм. Шушы урында лирик чигенеш ясап, бераз гына кызыклы математика белән шөгыльләнеп алыйк әле. Мең еллык араны шартлы рәвештә 1 метр, ә бер еллык кисемтәне 1 микрон дип тәгаенлик. Шәһәр яки авылдагы һәр корылманың яше билгеле, регистрация палатасы тарафыннан исәпкә алынган. Шулар биләгән мәйданны яшенә күрә шартлы “калынлык”ка тапкырлыйбыз. Аннары, барча тапкырчыгышларны кушкач, каланың яки саланың Вакыт галиҗәнаплары хозурындагы шартлы зурлыгы килеп чыга. Ягъни, үзеңнең шартлы рәвештә шырпы кабы хәтле тыгызлыктамы, хан сараена хас иркенлектәме көн күрүең аныклана. Махсус программа ярдәмендә компьютерга мондый исәп-хисапның очына чыгу – “ике тиен – бер акча”. Әлбәттә бина-корылмаларның сәнгать әсәре буларак олылыгын, гүзәллеген, катлаулылыгын, биеклеген, милли тормышта тоткан ролен исәпкә ала торган төзәтмә коэффициентлар куллану зарур. Һәм һәйкәлләрне, музейларны, андагы экспонатларны исәпкә алу да ниндидер үлчәмнәр таблицасы, формулалар аша хәл ителә ала дип фаразлыйк. Кыскасы, ахыр чиктә үзең яшәгән өйнең, шәһәрнең яки авылның, илнең шартлы зурлыгын исәпләп чыгарып, Достоевский каһарманы Раскольников үз-үзенә куйган “бөҗәкме мин, әллә хакым бармы” дигән соравына җавап табасы гына кала.
Соңгы ун елда тотрыклы тормыш хөкем сөргән илебездән ике миллионлап кеше чит илләргә киткән. Белемлерәкләр, талантлыраклар, яшьрәкләр, көчлерәкләр. Югыйсә, биләмә зурлыгыннан чыгып бакканда безнекеннән дә иркен ил дөньяда юк. Хәер, биләмәдән чыгып “биегәндә” авылларыбызда да хөрлек хөкем сөрә, ә милләттәшләребез алардан шәһәрләргә таю ягын каера. Кемдер авылда түләү аз, кешене акча эшләү ихтыяҗы йөртә дияр. Әмма Татарстаннан читтәге зур-зур мишәр авылларында, милли мохиттән тайпылмый акча табып яшәү җаен табалар лабаса. Ни өчен Татарстанда бу мөмкин түгел? Бәлки хикмәт андагы авылларның рухи калынлыгы-тирәнлегендәдер? Әллә бездә “өченче үлчәме” шуның төсле генә бәгъзеләребез һәртөрле “ваминнар” кулланып, авылларыбызны матди һәм рухи банкротлыкка төшүен артыграк кайгырттылармы? “Завтра” газетасының даими авторы Исраэль Шамир 2 сентябрь санында басылган “Первый раз в первый класс” дигән мәкаләсендә 12 яшьтәге бала 12 еллык мәктәп программасын бер елда үзләштерә ала, шуңа күрә балаларны әллә нинди затлы мәктәпләргә гаиләдән аерып озату, аларның алтын балалык елларын каторгага әйләндерү акылсызлык дип белдерә. Телгә алган әллә ничә мәчетле, йортлары икешәр-өчәр катлы, урамнарына асфальт түшәлгән мишәр авылларында мәктәптә белем алуны да панацея (бөтен тормышны хәл итәчәк чара) дип санамыйлар икән. Һәм клуб, мәдәният йортлары да беренче планда түгел. Аларда беренче урынга динле-иманлы булу, ягъни рухи калынлыкны кайгырту катгый куелган дип аңлашыла ТНВ күрсәткән тапшырулардан.
Мәскәүдә йөргәндә башкаланың яңа төзелгән районнарында үзеңне, әйтик, Чаллыда яки Түбән Камада сыман хис итсәң, ә Кызыл мәйданда, Василий Блаженный чиркәве, Кремль диварлары хозурында бәләкәй булып калганыңны сизми мөмкин түгел. Күк биегәйгән һәм һәр тарафта иркенлек хөкем сөрә. Алардан чорлар беркая да китмәгән. Борынгылык һәм затлы матурлык тантана иткән Рим, Вена, Истанбул, Парижларның чиксез зур, үзләре аерым бер планета булып тоелулары да “өченче катлам”ның “сүз алуы”ннан. Телисеңме-юкмы, бер үк вакытта бүген һәм мең, аннан да күп ел элекке чорда яши башлыйсың. Лондон, Мәккә, Пекин, Дәһли һәм башка борынгы калалар, мондый үлчәм кулланганда, Казанны кечтеки калдыра.
Югославиядән бүленеп башка чыккан Черногория атлы илнең мәйданы Татарстандагы ике район биләмәсе чамасы гына. Ә ул, ни гаҗәп, иксез-чиксез булып тоела. Әлбәттә тойгыларга диңгез буена урнашуы һәм биек таулары тәэсир итүе табигый. Алай да киңлекне тәэмин итүдә хәлиткеч рольне христиан дөньясы өчен кадерле, борынгы истәлекләре бихисаплыгы уйный кебек. Төркиядә, Мәрмәр диңгезе уртасына Принц утраулары тезелеп киткән. Аларның мәйданнары да ташка үлчим. Иң олысы Бююкада дип атала. Һәр тарафта диңгез чайкалу, биниһая Истанбул каласы күренеп тору һәм тарихы борынгылыгы аны нык зурайта. Бу утрауларда заманасында Византия принцлары яшәгән. Атаклы төрек язучысы Ришат Нури Гүнтекин “Чалы кошы” романын Бююкада утравында язган. Мексикага киткәнче Л. Троцкий шунда Сталиннан качып яшәгән.
Сталин дигәннән, аның ихтыяры белән 1944 елны сугыш чорында төшерелеп, 1945 елның 20 гыйнварында прокатка чыккан “Иван Грозный” фильмында шундый эпизод бар. Татар илчесе Явыз Иванга, акцент һәм шамакайларга хас мимика белән: “Казан балшуй, Маскау маленкий”, – дип белдерә.
Шушы урында кинозалда гадәттә тамашачылар шаркылдап көлә башлый һәм бу эпизод заказчы тарафыннан режиссер Сергей Эйзенштейнның аерата уңышлы табышы дип табылгандыр дип фаразлыйм. Ә чынлыкта әлеге талант иясе дөреслеккә хилафлык китермәгән, Казан ул чорда мәйданы белән дә һәм рухи катламы белән дә, әлбәттә инде, Мәскәүдән зур булган.
Илләрнең, милләтләрнең олылыгын да яшәгән биләмәләренең мәйданы һәм аның астындагы файдалы казылмалары гына да түгел, ә рухи “калынлык” билгели. Без аны мәдәни тирәнлек дип атыйк. Ә ул архитектура истәлекләрендә, әдәбият-сәнгатьтә генә түгел, ә мәктәпләрнең хәлендә, аш-су әзерләүдә милли традицияләр саклануында, базар-кибетләр эшчәнлегендә, урам-йортларның төзеклеге-чисталыгында, зиратларның күркәм хәлдәлегендә, промышленность, игенчелек торышында, әхлакый сәламәтлектә, милли бәйрәмнәребезнең һәм гаилә кору тантаналарыбызның борынгы милли катламнары саклануында һәм башка бик күп гамәлләрдә чагыла.
“Коммерсантъ” газетасының 30 август санында Кирилл Антоновның “Здесь будет город-фасад” атлы мәкаләсе дөнья күрде. Мәкаләдә Казан мэриясенең ике ел элек тарихи архитектураны торгызу темасы белән шөгыльләнә башлавы, ә моңа этәргеч Татарстан Президенты Р. Миңнехановның Казан экскурсоводы Олеся Балтусова белән җәяүләп Казанның борынгы урамнарын гизгәч бирелүе әйтелә. Олеся Балтусова 2011 елның августында Президентны җимерелеп баручы йортларга игътибар итәргә чакырып блогына язган булган. Нәтиҗәдә, прокуратура тарихи истәлекләрне юк итү белән бәйле эшләр белән ныклап шөгыльләнә башлый, муниципалитет шәһәрнең тарихи үзәге белән шөгыльләнүче комиcсия төзи, ә Балтусова Президент ярдәмчесе итеп билгеләнә диелә мәкаләдә. Барлыгы 500 объектны төзекләндерү планлаштырыла. Хәлләре мөшкел дип табылган 331 бинаның 285е, шул чуттан, Иске татар бистәсендә 55 бина төзекләндерелә. Бина саныннан чыгып бакканда, татарлар өлеше 20 процент тәшкил итә. Аларның зурлыгын, катлаулылыгын чутлаганда өлеш кечерәктер. Әмма нуль түгел. Минус та түгел. Ә бит һәр нәрсә чагыштыруда беленә. Тукай яшәгән йорт җимертелгәннән соң (ә бу бик зур минус иде), мондый гамәлләрне алга китеш, хәтта сикереш буларак кабул итсәк тә гаепләмәсләрдер. Ә нигә шушы юнәлеш өчен җаваплы шәхесләребезне бер дә борчымады икән соң бу вәзгыять? Аларның ул чакта беркем белмәгән Олеся Балтусова табылуын көтеп ятулары аңлашылмый. Рухи калынлыгы такы-токы булган кемнән котлары алынып дәшмәделәр икән алар? Әле дә күтәрелеп бәрелгәннәре бик сизелми. Ростропович хөкеме белән килешмиләр, ахрысы.

Комментариев нет:

Отправить комментарий