Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 30 октября 2013 г.

Елмаюлы йөзләр арта


Шәмәрдән мәчете.
“Диннең афәте – надан мөҗтәһидтер” дигән хәдис бар. Мөҗтәһид – дәгъвәтче, дин юлына өндәүче, ягъни пропагандист дигәнне аңлата. Кырыс прокурорлар сыман тавышны бөердән чыгарып, Хак Тәгаләнең үзеннән шундый вәкаләт алган кыяфәттә тәмуг белән яный-яный дингә “үтереп” кыстаучылар очраштыра. Мондыйларның үз-үзләрен тотышлары, тавышлары, кыяфәтләре, сүзләре дөрес булса-булмаса да җанда ризасызлык уяна, һәм ахыр чиктә дәгъвәт капма-каршы нәтиҗәсен бирә. Миңа калса, үгет-нәсихәт кебек нечкә эш белән һәр мөселман шөгыльләнергә тиеш дигән таләп дөрес шәрехләнми. Кемнәргәдер бу юнәлештә дин кушканнарны үтәп һәм тыйганнарыннан тыелып шәхси үрнәк күрсәтү дә җитеп аша торгандыр. Чөнки халык каршына чыгып сүз сөйләү, динне пропагандалау өчен җитди әзерлек, такт, белем, тәмле тел, юмор хисе, абруй, сөйкемле сөяк булып күренә белү, кыскасы, сәләт кирәк. Ә хөрәсәннең иҗтиһадка чакыруы, эшкә өндәве җитди кабул ителә алмый.
Пропаганда дигәннән, минем туганнан туган Револь абый (сеңлесе – Люция апа, хәләл җефете – Ленина җиңги) озак еллар райкомда агитация һәм пропаганда (халык телендә үгет һәм коткы тарату) бүлегендә казганды. Бер тапкыр бәхәсме, сүздән сүз чыгыпмы, Ленина җиңгәбез Револь абый белән Люция апага: “Артык очынмагыз әле, бик беләсегез килсә, сезне мин ясаган”, – дип ычкындырган. Үз исеме – Ленин, ә туганнарныкы кушылышта “революция” сүзен тәшкил итүен “уйнаткан” инде, ягъни мәсәлән. Абыйда да юмор хисе сәламәт, бераз гына уйлап торган да: “Юк. Безне син түгел, ә халык ясаган!” – дип кырт кискән.
Ул, вазыйфасы кушуы буенча, СССР заманында ел саен, изге Рамазан ае башланасы көнгә каршы җирле радио аша ураза тотуның зыяны хакында “Белем” җәмгыяте” әзерләгән лекция укыды. Инде дөньялар үзгәреп, җиңгәбез Ләйлә исеме алып, мәчет юлына баскач, тора-бара абый да шул сукмакка авышты. Райком таралгач, Револь абый Тәлгат Нәҗми мөхәррирлек иткән район газетасында байтак кына еллар җаваплы сәркатип булып эшләде. Инде Тәлгат әфәнде дә лаеклы ялга чыгып, җомга намазларын калдырмый. Мәчеттә абыйга үткәндәге лекцияләрен исенә төшереп төрттерүче кеше табылгач, Тәлгат әфәнде аны кискен рәвештә бүлдереп: “Изге кеше ул Револь Абдулыч, Рамазан ае җитүен әйтергә ярамаган заманда, кызыл армияче тапкырлыгы күрсәтеп, бөтен район халкын ураза тота торган ай башлануы уңаеннан ел саен хәбәр сала, урысча әйтсәк, оповещать итә иде, югыйсә күпләр изге ай килгәнен белми дә калган булыр иде, иншаллаһ, аның урыны оҗмах түрендә булыр”, – ди.
Мин эшләгән Шәмәрдән газ куу идарәсенең төзелеш бүлегендә казганучыларның байтагы – табельщица Алмазия, комплектация буенча инженер Илдар, вагоннар бушату, кирәкле материаллар, җиһазлар кайтарту белән шөгыльләнүче инженерлар Хәлил һәм Рифкать, аларга ияреп мин, Ислам тәгълиматын дөрескә санап, мәчет юлын таптый башладык. Гайфетдинов Рифкать атлы хезмәттәшебез, алтын куллы игелекле зат, мәчет кирәк-ярагын даими кайгырту, төзәтү-ремонтлап торуны да бер дә авырсынмыйча үз җилкәсенә алды. Техник күзәтү буенча әйдәп баручы инженер Илдар Баһмановка: “Инде дә безне санга сукмасаң, районыбызның абруйлы шәхесе Тәлгат Нәҗмидән үрнәк алыпмы, сиңа да мәчеткә бару кирәк иде бит”, – дип әйткәнем булды. Үземчә дәгъвәт кылам, янәсе. Илдар әфәнде районыбызның күренекле шәхесенең нинди фиркаларда торганын белә икән: “Алайса миңа анда барганчы башта коммунистлар партиясенә, аннары “Отечество вся Россия”, “Единая Россия” партияләренә керергә кирәк, шуннан соң күз күрер”, – дип ябыштырды.
Ни генә булмасын, көндәлек тормышыбызда дин лаеклы урын ала, көннән-көн күңелләрдә биләмәсен киңәйтә һәм ныгыта бара дип чамалыйм. Район газетасына атнага бер калын кушымта тагып чыгаралар бит инде хәзер. Менә шунда, датага турылап, 13енә туры килгән җомга көннең бик күп илләрдә, шул исәптән Русиядә хәерсез көн дип саналуы акка кара белән язылган. Белмим, кемнәр шулай саныйдыр, һәр-хәлдә күпләр өчен мондый белдерү урынсыз, ә аны авыл районнарында таратыла торган татарча кушымтага урнаштыру зарурлыгы, йомшак итеп әйткәндә, аңлашылып җитми. Ник дигәндә, җомга көн, ничәсенә туры килүенә карамастан, мөселманнар өчен ике гаеттән дә олырак бәйрәм көне санала. Ә 13 сентябрь – җомга көн, бездә үтә дә хәерле, бистәдәшләр өчен икеләтә бәйрәм көн булып, тарихка кереп калды. Быелның 13 сентябрендә Шәмәрдәндә яңа мәчет ачу тантанасы узды. Бу мәчетне салдыруга иң күп көч куючы якташлар – Шәмәрдән газ куу идарәсе җитәкчесе Ришат Нурисламов, “Сред-волгаводхоз” федераль дәүләт учреждениесе җитәкчесе Фоат Мөхәммәтшин, “Институт АгроТрансПроект” җәмгыяте генераль директоры Рәшит Хәбибуллин. Әлбәттә инде, хәл кадәренчә бистәдәшләр дә сәдакәләре аша үз өлешләрен керткән. Мәчет ачу тантанасына Саба, Мамадыш, Биектау районы җитәкчеләре, Саба имамы Илдар Яхъя, элеккеге мөфти Госман хәзрәт Исхакый, баш казый Җәлил хәзрәт, халык шагыйре һәм халык депутаты Роберт Миңнуллин килгән иде. Халык шагыйренең: “Мин мәчет төзелешенә өлеш кертмәдем, җылы сүз әйтергә генә килдем”, – дигәне уңаеннан Җәлил хәзрәт, уенын-чынын кушып, сүз белән җылытуга бәйләп, Роберт әфәндегә киләчәктә дини даирәдә карьера ясавына өмет багълавын да белдерде.
Тантаналы төстә ачылган яңа мәчеттә бишвакыт намаз байтактан укыла иде инде, ә 13 сентябрь көнне анда җомга намазы да укылды. Килгән кунаклардан дин җитәкчеләре генә түгел, Сабада райпо рәисе, аннары Теләче, Мамадыш районнары башлыгы булып эшләп, бүген Биектау районын җитәкләүче Рөстәм әфәнде Кәлимуллин да Шәмәрдән мөселманнары белән бер рәткә басып намаз укыды.
Әлеге таш мәчеткә 2008 елны нигез салынган иде. 2010 елны, бинасы төзелеп бетеп, манарасы күтәрелгәч, Госман хәзрәт бире килеп, имам торып, мәчет хозурындагы аланда намаз укылганы хәтердә. Әле ул вакытта мәчеткә газ кермәгән, коймалар тотылмаган, автомобильләр өчен асфальт түшәүле иркен мәйдан юк иде. Инде әлеге бина бистәбезнең йөзек кашы булып куйды. Безнең тирәне үги итмәгән мәшһүр дин җитәкчеләренә рәхмәттән гайре сүз юк. Шәмәрдәнгә якын Мичәнбаш авылында мәчет калыккач та, анысын ачарга ул чактагы мөфти Илдус хәзрәт Фәиз һәм Җәлил хәзрәт рәхим итүен дә һәм җирле мөселманнарның мондый игътибардан канәгать калуын да әйтеп узу артык булмас кебек. Озын сүзнең кыскасы, бистәдәшләргә баш казый һәм мөфти хәзрәтләребезнең күңелләргә сары май булып ягыла торган вәгазьләрен тыңлау әледән-әле насыйп булгалап тора.
Язучылар берлеге җыеннары, ни хикмәттер, ел да җомга көнне уздырыла. Гадәттә сәгать уникедә тәнәфес игълан ителә һәм уникедән бергә кадәр арада кулга тоттырылган талон белән ресторанга барып тамак ялгау мөмкинлеге хәл ителгән. Быел мин дә гомуми төркемнән аерылмый, ресторанга барып тукланып, гөнаһлы булдым. Кол Шәриф мәчете ремонтка ябылган, башкасына барам дип җәмәгать транспортына утырсаң, ярты Казанны әйләнеп, ярты көнең уза, вакытында теләгән ноктага барып җитүләр икеле дип аклаган булдым инде үз-үземне. Ә менә узган елгы җыенда төшке ашка тәнәфескә туктагач, туганым Рөстәм Мәһдиев белән икәү, бушлай ашату талонын истәлеккә калдырып, Кол Шәриф мәчетенә турыладык. Имам Рамил хәзрәт Юнысовны күреп, аның вәгазен тыңлау, аңа оеп намаз уку бәхетенә ирешеп калдым. Намазга килүчеләр ифрат ишле иде, күбесе яшьләр булуы күзгә ташланды. Ул көн анда гарәп илләреннән кунаклар да булып, ап-ак киемнәреннән яктылык бәреп торды сыман тоелды.
Дингә өндәүдә борынгы риваятьләргә таяну шул чорларда үзен акласа, ул чорда яшәгән кешеләрнең күңел кылларын тибрәтсә, бүген аларның кайберләре артык садә, беркатлы, әкият кебек кенә булып тоела. Рамил хәзрәт үзенең үгет-нәсихәтләрен заманга ярашлы, төгәл фәннәргә таянып кора икән. Баш мие яхшы эшләсен, склерозга (хәтерсезлек) бирешмәсен өчен мигә тиешле микъдарда даими кан килеп тору кирәк. Инглизләрнең мөселман түгел галимнәре моны ачыклаган. Чарасы – сәҗдә! Көн дәвамында бишвакыт намаз укып, күп мәртәбәләр сәждә кылганга күрә мөселман илләре халкы склерозның ни икәнен дә белми. Иртәнге намаз кояш чыгарга сәгать ярым алдан укыла. Кояш чыгарга сәгать ярым элек, галимнәр раславынча, һавада озон мул тарала икән. Озон сулау – стресска каршы иң үтемле чара. Озонлы һава сулап мәчеткә барып кайтсаң, күңел тынычлыгына ирешәсең ди хәзрәт.
Казан онкология сырхауханәсе диварына куркыныч өч хәрефле чирнең беренче сәбәбе – стресс дип язып куйганнар. “Т.Я.”ның даими авторы Миләүшә Хәйруллинаның күптән түгел дөнья күргән бәянында асылынып үлүләр хакында сүз бара. Ә бит мондый мордар китүләрнең дә сәбәбе ахыр чиктә стресска барып чыга. Шөкер, безнең якларда мондый күңелсезлекләр ишетелми. Стресска бирешүне көчсезлектән һәм өметсезлектән диләр. Көчле булыйм дигәннәрдә районыбызда, шул исәптән, безнең бистәдә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Мәчетләр дә картлар өчен җыелу урыны гына түгел. Быел биредә җәйге каникулларда тәрбия һәм ял сәгатьләре оештырылды. Мәчет биләмәсендәге нәниләр өчен махсус уен мәйданчыгының да буш, шаугөрсез торганы юк.
Киләсе елда Шәмәрдән бистәсенә 100 яшь тула. 1913 елны Мәскәү – Казан арасын тоташтырган тимер юл төзүне дәвам итү турында карар кабул ителеп, 1914тә бистәбез төзеләчәк урында беренче корылма-будка пәйда була. Бүген биредә 8 мең чамасы кеше яши, яңадан-яңа йортлар, биналар күтәрелә, урамнарга асфальт түшәлә, ул көннән-көн күркәмләнә һәм биләмәсе дә киңәя бара. Һәм, иң куандырганы, рухи тормышыбыз байый. Шуңа күрә елмаюлы йөзләр дә ишәя бара.

Комментариев нет:

Отправить комментарий