Медицинада эксгибиционизм дип аталган төшенчә бар. Ул – кайбер бәндәләрнең тиктомалдан чит кешеләр алдына чыгып, кием чабуын ачып җибәреп, яки салып ук ташлап, гаурәтләрен күрсәтү дигән сүз. Әлеге психик чирнең тарихы тирән. Антик чорда Аристотель дәвамчысы философ Феофраст та әлеге шаукым турында тәфcилләп язып калдырган. Мондый ихтыяҗ кичерүчеләрне урысларда, гади халык телендә “фәлән-показник” дип атаганнар. Мин укыган башлангыч мәктәптә дә нәни бер малайның дәрес вакытында “чыпчыгын” шәмәхә карага буярга яратуын хәтерләүче авылдашлар бар. Егет булгач та ул, урамда каршы очраган бер туташ белән тигезләшкәч, тиз генә чалбарын төшереп менгергән дип сөйләделәр. Ә инде интернетка керсәгез, анда бу темага хәбәрләр һәм сурәтләр буа буарлык һәм аларның географиясе ифрат киң.
Кемгә ничектер, миңа калса кыйтгалар чиген танымаучы әлеге “күрсәтүчелек” шаукымы тормышыбызның барча катламнарына үтеп кереп бара шикелле. Шәбрәк күренергә тырышу, эшләнгән эшне ялтыратыбрак, күпертебрәк күрсәтергә омтылу, әйтик, бөртеклеләрнең гектарыннан 70-80 центнер уңыш җыйдык дип матбугатта шапырынуда да шул шаукым шәйләнә сыман. Татарча спектакльләрдә күзне акайтып, муен тамырларын бүрттереп, илереп акырулы “образга керүләр” дә бит элек татар театрларында юк иде. Үзебезнең “шукспирлар” язганны Шекспир иҗаты дәрәҗәсенә күтәрергә көчәнүләрен гавәмгә күрсәтү ихтыяҗы дип аңлыйсыдыр инде. Эстрадага килсәк, бәгъзе җырчыларыбыз, җырлау сылтавы белән, халык алдында таза ботларын, йомры арт саннарын күрсәтә, тавышлары әлләкем түгел, моңнары чамалы – андыйларны бары шул теләк кенә алгысыта сыман. “З” хәрефен “д”га алмаштырып, “с” хәрефен сакау әйтеп җырлаучы чибәркәйләрнең авызыннан чыккан “әй күземнең карасы”, “күзләрем тик сине эзлиләр” кебек юллар бөтенләй бүтән мәгънәгә ирешеп, “күрсәтүчелек” сукмагына салулый лабаса.
Журналистикада да “күрсәтүчелек” шаукымы юк түгел һәм ул бигрәк тә дин әһелләре, аерым алганда, Илдус хәзрәт Фәиз турында, аны батырырга омтылып язылган “батыр” мәкаләләрдә күренде. Гәрчә дин әһелләрен акка-карага аеру, алар белән бәхәс чыгару матавыклары этик кагыйдәләр киртәсенә сыймаса да. Сүз уңаеннан, урысларның дөньяви газеталарында дилетантларның христиан руханиларына нишләргә кирәклеген өйрәтүле остарулар юк кебек.
“Әдәбият” тамырында “әдәп” сүзе ята диләр. Әмма Әсгать Сәлах атлы язучының искиткеч матур тел белән язылган “Каеннар юлы” әсәрендә җенси мөнәсәбәтләр белән бәйле эпизодлар еш һәм җентекле тасвирланып, шактый җете яктыртылган дияр идем. Бер журналистның берничә ел элек “Казан утлары” журналында бер хикәясе басылган иде. Анда мәчеттә, җомга намазы вакытында, гаиләле яшь мулланың Коръән укырга килгән туташ белән уку бүлмәсендә аулакта калып, ишекне ябарга онытып зина кылуы, ә аны намазга дәшәргә дип эзләп килгән бабайның тап булган күренешне хуплап, ишекләрен сак кына ябуы бәянләнә. Бу да бит әлеге шаукымның әдәбиятыбыз түренә узып, инде аяк бөкләп утыруы хакында сөйли. Шушы ук журналда даими катнашучы Марат Әмирханов иҗатын да бу җәһәттән төшеп калганнар рәтенә кертеп булмый. “...Гәүһәршад хатын-кызның наз сандыгында нинди сөю-сәгадәт хәзинәсе булса, барысын да чыгарып салды. Оялмады да, тарсынмады да: үпте, кочты, ялады, сыйпады... Булат бәк үзе дә бушны бушка бушатмады...” Язучы Марат Әмирханов “Гәүһәршад” дип исемләнгән әлеге әдәби-тарихи әсәре кысаларында шушындый “югарылык”та татарның затлы аксөякләре, шул чорның күренекле дәүләт эшлеклеләре булган, ислам динендәге никахлы ир вә хатын мөнәсәбәтен бәян итә. Әгәр автор Татарстанның бүгенге җитәкчеләренең гаилә тормышларыннан шундыйрак “репортаж” язса, һәм бу дөньяга чыкса, ихтимал моның азагы автор өчен дә, редакция хадимнәре өчен дә күңелсез тәмамланыр, хәлне ачыклауга бәлкем, психиатрия белгечләрен дә җәлеп итеп, хокук органнары да катнашыр иде...
Марат Кәбировның 2012 елда өч санга җәелеп басылган “Бердәнбер һәм кабатланмас” романында да мондый эпизодларга кытлык юк. Ә арада иң истә калганы – авыл хатынының туган көнендә ят ир белән тирес өемендә җенси мөнәсәбәткә керүе һәм беренче ирдән “эстафета”ны сыеры бозауламый микән дип төнлә торып чыккан икенче ирнең кабул итеп алуы.
Халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең “Әдәбият – тормышта фокус күрсәтү түгел, тормышны бер фокуска җыеп күрсәтү” дигән фикерен интернетка элгәннәр. Әмма бу белдерү изге теләк кенә булып калмады микән инде? Фокуслар торган саен гадиләшеп, “фак” (урта бармакны тырпайтып күрсәтү) һәм кукиш гәүдәләнешенә күчә бара сыман.
Хуш, һәр эргәдә, һәркайда һәртөрле күрсәтүче-“показниклар” булган шартларда нинди җырлар тыңларга, нинди спектакль-фильмнар карарга, китаплар укырга соң дигән сорау туарга мөмкин укучыда. Бу сорауга җавапны күпләр күптәннән эзлидер һәм, табудан өмет өзеп, кул селтәүчеләр дә юк түгелдер. Җанны тетрәтеп, күздән яшь чыгарырдай яки күз яшьләре аша елмайтырдай, җанны сафландыру сәләтенә ия әсәрләрне кайдан юллап укыйсы, хакыйкый җырларны каян тыңлыйсы, адәм рәтле фильмнарны каян табып карыйсы соң? Әлбәттә, интернеттан. Аннан мөхтәрәм җырчыларыбыз башкаруында кайбер чын җырларыбызны чын музыка озатылышында тыңлау мөмкинлеге бар. Узган гасырда бөтен дөнья алкышлаган хитларны, әйтик, француз җырчысы Мирей Матье, “Битлз”, “АББА” ансамбльләре башкарган җырларны тыңларга мөмкин. Миллионнар йөрәген яулаган атаклы “Бессамо муче” җыры интернетка кырыкмаса кырык башкарылышта эленгән. Теләгән кешегә бер дигән әсәрләр табып уку мөмкинлеге дә юк түгел. Шәхсән үземне Григорий Климовның “Крылья холопа” һәм башка гаҗәеп әсәрләре әсир итте. Диас Вәлиевнең үзе хакында язган “Чужой” әсәре дә “эләктереп ала” һәм азагынача “ычкындырмый“. Фильмнарга килсәк, Иранның дөньякүләм танылган, урысча тәрҗемәдәге җанга җылы өстәү, яктылык сибү күәсенә ия искиткеч өч фильмын тәкъдим итәр идем. “Цвет рая”, “Дети небес” һәм “Развод Надера и Симит” дип аталалар алар. Беренчесе Казанда элегрәк узган “Алтын мөнбәр” фестивалендә, кырым татарларының быел “Хайтарма”сы сыман, конкурстан тыш күрсәтелгән. “Хайтарма” хакында интернетта мәгълүмат булды, милләттәшләрнең аны елый-елый кабул итүе, нинди фикерләр әйтүе видеоязмада да эленде. Ә менә “Цвет рая” фильмы хакында күпләр белми дә калгандыр. Әлбәттә, затлы иҗат үрнәкләре әле тагын да бардыр һәм күптер. Тик телеэкраннарда аларга сан юк. Анда – “күрсәтүчеләр” генә...
Комментариев нет:
Отправить комментарий