Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

суббота, 12 октября 2013 г.

Өйгә ташу


Әле кайчан гына кеше өчен төп инстинктны Шерон Стоун төшкән Америка фильмы бәянынча кабул итә идек. Татар галиме Альфред Мостафин ул теорияне челпәрәмә китерде: баксаң, төп инстинкт конкурентлык, ягъни көндәшлек инстинкты икән һәм милләттәшебез ачышы дөньякүләм яклау да тапкан. Сүз дә юк, алда телгә алынган инстинктлар да кешегә хас һәм мөһим дә. Әмма, мин фәкыйрегез карашынча, иң төп инстинкт тегесе дә бусы да түгел, ә өйгә ташу. Әйе, бал корты, йомран-әрлән генә түгел, кеше-бахырның да гомере өйгә ташу әвәрәсеннән гыйбарәт...
Тарихка күз салсак, барлык яу чабуларның асыл максаты ганимәт малын өйгә ташуга кайтып кала. Хәер, ник борынгы заманда каңгырап йөрергә, Американың демократия һәм азатлык байрагы күтәреп Гыйракка баруының да асыл максаты арзан хакка Америка атлы өйгә нефть ташу иде түгелме?
Русиянең кайбер түрәләрен байлыкларын читкә, чит ил банкларына, Швейцариягә, башка төбәкләргә озатуда гаепләүләр яңгыраштыра. Бер дә шаккатасы юк, җәмәгать. Димәк, әлеге шәхесләр шул илләрдә үзләренә йорт җиткезгәннәр.
Хәтта балаларның өйгә кайтып әләкләшүе, ир-атның эштәгене хатынына кайтып сөйләве дә өйгә ташуның бер төре.
Коммунистик хакимият төп инстинкттан азат булган аңлы кеше тәрбияләргә омтылды. Көчләп колхозга кертү, булган завод-фабрикаларны асыл хуҗаларыннан тартып алу да шушы максатны күздә тотты. Әмма инстинкт җиңелмәде: эшчеләр завод-фабрика малын, колхозчылар колхоз малын өйләренә ташыдылар. Һәр яктан үрнәк булырга тиешле коммунист җитәкче, ә алардан күрмәкче гади коммунистлар да, уставтан тайпылып, җаен чыгарып, качып-посып өйләренә барыбер мал, милек ташыды. Коммунистик режимның өйгә ташу инстинктын чикләргә омтылуы эчке басымны арттырды һәм нәтиҗәдә коммунист җитәкчеләр башта әкрен-әкрен, аннары, М. Мәһдиев әйтмешли, “кисәк, хут белән алдырып” илне үзгәртеп кордылар. Үзгәртеп кору әлеге төп инстинктны тышаулардан азат итте һәм без коммунистик әхлак дип акыл саткан җитәкчеләрнең чын йөзен күрү бәхетенә ирештек.
Өйле кеше – көйле кеше, өйсез кеше – көйсез кеше ди татар мәкале. Ягъни, ташырга урыны бар кешенең хәле әйбәт дигән сүз. Өйләнү – иң әүвәл өүйле булу, ташыр җирле булуны аңлата. Йортка кергәнче...кер ди татар мәкале, ягъни ташыр җирең үзеңнеке булуны шарт итеп куя.
Хрущев, Брежнев чорларында ил гражданнарын яхшырак эшләтергә кирәк иде, моның өчен кулай чаралар күрелде, кешеләр арзан хаклы фатирларга тиенде, нәтиҗәдә демографик хәл яхшырганнан-яхшыра барды. Горбачев, Ельцин чорларында СССР дигән дәү өй ишелде (аның сәбәпләре күп һәм төрле, әмма берсе һәм саллысы – ил-өйгә ташуга караганда, ил-өйдән читкә озату ягына борылу, ягъни төп инстинктка карата хилафлык иде).
Байтак халыклар башка чыкты, мөстәкыйль өйләргә тиенде. Өйле булу халыкларны шатландырды һәм яңа илләрнең байтагы чын мәгънәдә мантыды. Балтыйк буендагылар чәчәк ата, үзбәкләрдә халык саны дүрт тапкырга артты.
СССРдан курачланып калган Русиядә һәм матди, һәм интеллектуаль байлыклар ташкын булып читкә акты, чөнки өе кечерәю төп халык – урысны канатландырмады, киресенчә, рухын төшерде. Төп инстинктка яңа һөҗүм вәзгыятьне янә үзгәртте һәм әлеге үзгәреш беренче чиратта демографиягә сукты. Төп инстинктка каршы көрәшнең төп юнәлеше коммуналь реформа һәм күчемсез милекне инвентаризацияләү байрагы астында бара. Фатир хакы, электр, газ, су, телефон һәм башка чыгымнар кешеләрне бугазыннан алды һәм моңарчы символик хак түләнгәнгә күрә үзеңнеке дип санап килгән фатирның алай гына түгеллеге аңлашылды: баксаң, аннан көннәрдән бер көнне артыңа тибеп озатырга да мөмкиннәр икән... Һәм тагын бер тамаша: кешеләрдән күкрәк көчләре белән салынган өйләре өчен налог түләтә башладылар!
Әйтик, кеше, гомере буе казганып, өй сала. Салган өе никадәр зур һәм әйбәтрәк, бизәлешлерәк, ул шулкадәр күбрәк түләргә тиеш була. Ягъни, дәүләт гражданнарның торак проблемасын үзләре хәл итүен хупламый башлаган. Димәк, ул астыртын гына үз гражданнарының бомж булуын тели. Димәк, кешенең үз өе үзенеке булудан туктый. Төп инстинктның ияк астына менә дигән кундыру түгелме бу? Мондый канунны Русия Думасында кабул иткәннәр һәм аны Татарстаннан без сайлаган депутатлар да яклаган. Һәркайсыбызга кагылышлы әлеге канунның эшләвен БТИ (бюро технической инвентаризации) дигән оешма тәэмин итә. Әйтик, авылда миңа әни калдырган йорт бар. Йомшак токымлы агачтан 1997 елда салынган дүртпочмаклы ул өйне БТИ 24 мең сумга бәяләде. Ул шушы сумманы 5,4 кә бүлеп, 1991 елгы бәяне таба. Аннары аны БТИнең югары оешмасы төшергән санга тапкырлап, ел саен агымдагы бәяне чыгара.
Норматив документлар буенча агач өйнең бәясе тузу хисабына ел саен 2 процентка кимергә тиеш. Минем карамакта булган, инде 30 ел торган агач өйнең баланс бәясе янә 20 елдан нульгә калырга тиеш кебек, ә җирле БТИ аның бәһасен елдан-ел арттыра барып, узган ел ул 90 мең сум тәшкил итте. Минеке түзәрлек, ә әйбәт танышым Юра Степановка, үзе салган кирпеч йорты өчен 7000 сум налог килгән. БТИгә рәхмәт, бәя белән ризалашмасаң, фәлән меңне түлисең дә, ул йорт паспортын икенче бәягә куеп эшләп бирә. Танышымның һәм тагын кемнәрнеңдер налогы шул юл белән беркадәр кимегән.
Бездә халык кирпеч өй диварын уртасында куыш калдырып, арага шлак тутырып төзи (кирпечкә экономия, арзангарак төшә). Ә БТИ кирпеч стенага бәяне уртадагы шлакны да кирпечкә хисаплап чутлый.
Янә килеп, БТИ тарафыннан паспортларның бик кыйбат хакка эшләнүенә туктыйк. Быел чыккан “Строительная газета”ның гыйнвар ае санында мондый эшләрне өченче категорияле инженер яки техник башкаруы әйтелеп, кызганычка каршы, эшнең бәһасен түгел, ә вакыт нормасын, ягъни мондый эшләргә ничә сәгать вакыт каралуын гына күрсәткәннәр (анысына да рәхмәт). Шул нормалардан чама тартып караганда, бездәге БТИ хезмәткәрләре авыл кешеләренең юка кесәсе, арык җилкәсе исәбеннән үзләренә аена уртача 15-20 мең сумлык хезмәт хакы оештырганга охшап тора... Җир белән эш итүчеләр дә алардан калышмаганнар бугай. БТИ ясаган паспорт ике-өч битле сызымлы язудан гыйбарәт. Үлчәмнәр спутник аша түгел, рулетка ярдәмендә алына һәм сызымнар да үтә гади, һәрхәлдә табуретканыкыннан катлаулырак түгел. Җир кадастры белән эш итүчеләрнеке дә шул тирә. Ә бәһаләр – галәм масштабында! БТИдә: “Каян алдыгыз бу бәяләрне?” – дип кызыксынгач, алдыма нәрәт сыман документ чыгарып салдылар. “Нәрәттә” эш рулетка белән фәлән тапкыр үлчәү дип түгел, ә ноктаны табу дип язылган. “Нәрәттәге” бәяләр дәүләт ценнигыннан алынмаган, аны җирле Коммуналь хуҗалык министрлыгы тәгаенләгән, ә җирле администрация әлеге министрлык бәһасе белән килешкән: ягъни, ике мөһер һәм ике имза шәйләнә ксерокопиядән чыккан әлеге “документта”. Әлбәттә, җирле администрацияләр дә, Коммуналь хуҗалык министрлыгы да ихтирамга лаеклы оешмалар, әмма аларның бәһа чыгару вәкаләтләре юк түгелме соң? Авылдагы шәхси өйләргә әлеге министрлыкның нинди дәхеле бар икән? Миңа эшләнгән паспорт бәясе 300 сум чамасы булып истә калган, хәзер мең сум тирәсе бугай. Ә “Татарстан яшьләре” газетасында кайсыдыр районнан берәү 1800 сум алалар дип язды!
БТИ практикасыннан янә бер гыйбрәт. Оешмаларның торак йортларын хосусыйлаштырганда әлеге оешма ни расланган смета, ни баланстагы, ягъни факттагы бәяне танымый, кулланышындагы якынча бәяләмәләре ярдәмендә аны үзе чыгара, ә ул асыл бәядән ким дигәндә ике мәртәбә югарырак булып, күбрәк налог түләтүгә нигез була. Беләсе иде, һәм моны нинди бәйсез эксперт әйтә ала икән, бәлкем БТИ үз бәяләмәләрен факттагы бәяләр мәгълүм булмаганда гына кулланырга вәкаләтледер?
Шуны да беләсе килә, әйтик, Теләчедә 1905 елда салынган агач өйләр бар: тузу хисабына баланс бәясе ике тапкыр чыгып бетәргә тиеш әлеге өйләрне җирле БТИ күпмегә бәяләгән һәм алар ел да күпмегә арта бара икән? (Бәлкем Теләчедә мондый әкәмәт хәлләр юктыр?)
Әлбәттә, БТИне дәүләт оешмалары авызлыкларга атлыгыр дип уйламыйм, чөнки алтын күкәй салучы тавыкны кем суйсын? Шулай ук БТИгә карата дәгъваларымның ялгыш булып куюы да ихтимал, бәлкем әлеге оешма җитәкчелеге һәм белгечләре туган сорауларга анык җаваплары белән эшчәнлекләре тирәсендәге шик-шөбһәләрне таратырлар?
Дума кабул иткән канунның бер шәп ягы бар. Анда 300 мең сумга кадәр бәяле йортка 0,1 процентка кадәр налог салына диелгән. Димәк, җирле депутатлар налогны 0,01 процент итеп тә билгели алалар! Алалар, әмма форсаттан файдаланмыйлар, мөгаен, үзләренекенең бәһасе әлеге чиктән күпкә югары булгангадыр?.. Ягъни әлеге процент җирле даирәләрнең үз халкына карата мәхәббәте-нәфрәтенә үзенә күрә бер тест та икән...
...Төп инстинктның тез астына сугу нәтиҗәсендә илдә сукбайлар, караучысыз балалар, бомжлар күбәя һәм ил үзе дә йорт булудан туктап, тора-бара дөньяның чүплек базына әйләнә башларга мөмкин... Чит илләрдән атом-төш калдыклары, Буш ботлары ташу да шул хакта сөйли. Өйлеләр моны эшләмәскә тиеш иде. Алга таба вәзгыять, тенденция үзгәрмәсә, Русия Бомжстанга әйләнеп куймасмы? Чиләбедәге “Маяк” станциясе тулаем Русия киләчәгенең маягы түгелме?
... Һәр халык үзенә ил, ягъни өй, йорт төзергә омтылган. Кытай үзенчә, төрек үзенчә, немец, француз үзенчә корган аны. Кайчандыр Алтын Урдалы татар бүген нәни Татарстанга карап тора, шөкер итә (чөнки ансыз да калуыбыз бик ихтимал), татар матбугатында яздылар: җөмһүриятебездән читтә яшәүчеләребезнең бик күбе Татарстаннан ярдәм эзли. (Ягъни төп инстинктыбыз зарарланган, өйгә ташыйсы урынга өйдән ташырга телибез...– Р.З.) Әмма уңай мисаллар да бар: әйтик, үзем яшәгән районда Мәскәү бизнесменнары төп чыгышлары булган Шыңар авылына менә дигән мәчет салдылар, инде мәктәпкә керештеләр! Район дигән йортыбызның һәр төбәгендә төзелеш кайный. Соңгы вакытта бик тырышып урамнарны төзекләндерәләр, тротуарлар салалар. Шул максат белән өй турыларына бушатылган ком-ташны гәвам өенә ташый. Ташый икән – бик әйбәт: әллә кая түгел, үзебезгә. Димәк, төп инстинктыбыз сәламәт, димәк, бернинди чараларга карамыйча барыбер яшибез!..
P.S. Ислам “өйгә ташу”ны тыймый, киресенчә, хуплый, әмма зәкят, хәер, сәдака бирергә куша, кешелегебезне әлеге куәтле инстинкт йогынтысыннан шулай яклый. 5.07.2003ел."ТЯ"

Комментариев нет:

Отправить комментарий