(Т.Я. 13.01.2007 ел)
“Пирамида”да чираттагы “Татар җыры” фестивален күрү тагын насыйп булды. Узган ел “Бүре” җырым аркасында чакырулы идем, быел, мәрхүм Эдуард Мостафин сүзләренә “Юлчы” исемле җырның көен чыгаручы буларак, оештыручылар дүрт урынлы сандагы бәяләр күрсәтелгән ике билет юллаган.
Быел гына КИСИ (хәзер КГАСУ дип атала) тәмамлап эшли башлаган кызым Алсу белән бардык. Урыныбыз зур гына түрәләр янәшәсенә туры килде.
Концертка сценарийны быел да якташыбыз Илдар Хәйруллин язган. Алып баручыларының берсе аның улы – Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин, икенчесе – “Татар радиосы” ди-джее Гөлназ туташ. Икесе дә чибәрләр, зәвыклылар, тапкырлар – “телләренә шайтан төкергән” һәм баскан җирләрендә ут чыгаралар. Болар янәшәсендә байтактан йолдыз исеме күтәреп йөрүчеләрнең дә кайберләре шактый тоныкланды. Менә ни өчен кайбер концерт төркемнәренең алып баручылары тәбәнәк буйлы һәм мокыт кыяфәттә икә-ә-ән...
...Балалар бакчасында эшләүче таныш музыкант хатын миңа бер китап, дөресрәге, балалар бакчалары өчен урысча музыка дәреслеге күрсәткән иде. Анда көйләр урынына музыкаль фразалар, ягъни көйгә өлеш булырлык кисәкләр ноталарда бирелә. Ноталар астында шигырь, җыр тексты түгел, ә мәгънәсе ачык ук булмаган, башы-азагы юк җөмләләр язылган. Ягъни, балалар әүвәл иҗек укырга, аннары шулардан сүз укмаштырырга өйрәнгән шикелле, аерым кисәкчекләрне шыңшып шомаргач, җырга күчәләр икән. Бу сөйләшүне искә төшерүнең хикмәте шул, тәнәфескә кадәр башкаручыларның күбесе шундыйрак күнекмәләрне мөстәкыйль җыр дип тәкъдим иттеләр сыман тоелды...
...Сакаурак сөйләшә торган тимерче авылдашым Ризаэтдин абый (инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын) бер мәлне, крыжовнигы уңуын әйтеп кәнсәләр каршында:
– Бер яфрак юк, гел кырлау, – дип мактанып торган.
Кайсыдыр явызлар моның бакчасына кереп чыккан. Икенче көнне агаебыз:
– Бер кырлау юк, гел яфрак, – ди икән...
Шуның сыман, әлеге эшләнмәләрдә татар милли көйләренә хас кояшлы мажор аһәңнәре гел юк, урысныкына хас минор да минор...
Рәттән гел шундый “җыр”лар киткәч, Гамил Афзалның:
Бәлки әле мин бик аңгырадыр,
Я булмаса шактый җүләрдер, – дигән юлларын искә төшереп, язмышыма буйсындым, артта калганмындыр, хәзер җыр шушындый була торгандыр инде, – дип күндем. Әмма, алып баручыларыбыз бер мәлне Коми Республикасыннан җырчы Әлфия Каратаеваны сәхнәгә чакырдылар. Зифа буйлы, төз гәүдәле, зәвык белән киенгән шаһинәләрдәй затлы җырчының килеп чыгуы ук сәхнәне нурландырды. Һәм янә бер могҗиза – чын җыр яңгырады. Дөресрәге, ул талант иясе күңеленнән мул сулы чишмәдәй ургып, ташып акты. Әгәр залыбызда бәллүр люстралар булса, алар һичшиксез чылтыраячак иде! Ходәвәндә... Татар җыры шушындый иде бит әле кайчан гына...
Бала чакта укыган бер әкияттә ниндидер илдә сайрар кошларны агачка кундырмыйча, гел куып кына торалар. Әллә бездә дә шул хәлме соң? Карасана, чын татар җырын җырлый ала торган былбылга ерак Коми илендә кунар җирлек табылган икән ләбаса. “Чәчәк алып киләсе калган”, – дип уфтанам. Нүжәли, биредә хет бер чын татар ир заты табылмас инде? Бар икән. Бер мәһабәт ир халык арасыннан сәхнә хозурына ашыкты һәм барыбызны да әсир иткән җырчыга бер кочак чәчәк тапшырды. Янымда утырган кызым шатлыгыннан кулларын чабып, кычкырып җибәрде:
– Әти, бу бит безнең декан Рәис Сәмигуллович Сафин!
Татарда чын җырларның исәбе-хисабы юк. Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Фәтхрахман Әхмәдиев, Хөснул Вәлиуллин, Фасил Әхмәтов, Зиннур Гыйбадуллин һәм башкалар, һәм башка күпләр... Ә халык җырларыбыз нинди!.. Аларны заманча яңгырашка да куеп була, әлбәттә. Якташым Нәҗиб Бәдретдинов: “Чын композиторларга мөрәҗәгать итү зарурлыгын байтак җырчыларга тукып карадым, күбесе такмакка, юк-барга омтыла”, – дип зарланган иде. Нидән бу? Зәвыксызлыктанмы? Маргинальлек (татарчасы әтрәгәләмлек бугай) җыр сәнгатебезне тәмам басты түгелме?..
Бер телетапшыруда джаз остасы атаклы Олег Лундстрем:
– О, Сара! Она удивительная женщина, – диде.
Сүз безнең Сара апабыз Садыйкова хакында барды. Ә аның йөз еллыгына багышланган тантаналы кичәдә әдәбият һәм сәнгатьтән бик үк ерак тормаучы бер милләттәшебез:
– Сара Садыйкова – мәдәниятебезнең чыпчыгы, – дип белдергән, имеш...
Чорыбызга тамга булырлык шушы җөмләдә, җырыбызга карата урнашкан мөнәсәбәт чагыла да инде...
Тәнәфескә чыккач, якташларны очраттым. Үзебезнең Шәмәрдән бистәсеннән дә килүчеләр бар.
– Шулкадәр зур суммага билет сатып алдыңмы? – дип кызыксындым берсеннән.
– Оешмам бирде, – дип тынычландырды.
Сабадан күптәнге танышым Мәгъсүм Вәлиич тә килгән икән.
Мәгъсүм Вәлиич риясыз, туры сүзле кеше, бер мәлне районыбыз хезмәткәре Илфир Салаватуллинга (мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын) кешеләр бар дип тә тормыйча, гадәтенчә,”очып кунып кадалган”:
– Егетләр, сез нәрсә тузга язмаган әйберләр бастырып ятасыз анда. Һичьюгы халыкка чыгарыр алдыннан миңа булса да укытыр идегез. Бу кадәр кеше көлкесенә калмас идегез ичмасам! – ди икән.
Илфир әфәнде каршы дәшми, әмма берничә көннән Мәгъсүм Вәличкә киңәшкә керә:
– Бакчага тирес ташытасы идем. Сыерныкын кертсәң ничек була, атныкын, тавыкныкы нәрсәгә ярый? – кебек сораулар бирә.
Мәгъсүм әфәнде, үзенә хас кайнарлык белән кайсының нәрсә өчен зарурлыгын тәфсилләп, бәйнә-бәйнә аңлата.
“Лекция” тәмамлангач, Илфир ага:
– Син тизәк мәсьәләсендә бик тә мәгълүматлы кеше икәнсең, киләчәктә дә үз өлкәңнән тайпылма, ә безнең журналистика эргәсенә тыгылма, – дип чыгып китә.
Мәгъсүм әфәнде шул кыйссаны искә алды һәм:
– Ягъни мин җыр өлкәсендә әллә ни әйтә алмыйм. Бүтән башкаручыларның нәрсә җырлаганнарын аңламадым, әмма Коми Республикасыннан килгән хатын матур җырлады! – диде.
... Студент чакта, акча беткән вакытларда, хатыны Лилия апа да һәрчак якты чырай күрсәткәч, һич кыенсынып тормый Мөхәммәт ага Мәһдиевне борчый идем. Туганлык чыбык очы тал башы гына, ә әрсезлек җитәрлек. Бер мәлне телевизор карый-карый сөйләштек. Экранда ниндидер кызлар татарча җырлый иде.
– Сәхнәгә билсез кызлар чыкса, шул самодеятельность була, – дигән иде мәрхүм.
Бу җәһәттән, без караган концертта бар да ал да гөл иде. Җырлардан битәр, җырчы тирәсендә бөтерелгән урысча исемле биюче төркемне күзәтү шактый хозур булды: егетләр кыска итәкле кызларны күтәреп әллә ни фурмыларда әйләндерәләр. Әүвәл заманнарда, әйтик, бөкрәеп эшләгәндә, хатын-кызның ялгыш кына итәге күтәрелеп куйса:
– Әһә, карточкага төшерде! – дип шаркылдыйлар иде.
Бу кичәдә исә безне бертуктаусыз “кәртечкәгә төшерделәр”...
...Рәсим Низамовны тамашачы җылы кабул итте. Ни әйтсәң дә, үзебезнең як, буй-сын да бар, тавыш та матур, йөз дә якты. Салават Миңнеханов чыгышы да җанны җылытып җибәрде: рәтен белеп җырлый егет, үз өстендә нык эшли, күрәсең. Ә Идрис Газиевның һәр чыгышы коры башкару гына түгел, ә иҗат җимеше. Узган ел Зөфәр Билалов “Мин нишләрмен сине югалтсам?” – дип моңайган иде, быел да гаилә мөнәсәбәтләрен ачыклауны дәвам итте: алар Зәйнәп ханым белән “бер-беребезгә кирәк без” дип “нәтиҗә ясадылар” ...Айдар Галимов җырлаган җырның көе, башкаларныкы сыман ук минор аһәңдә булса да, куплет аралары бизәлешендә татар халык көе монтажланган икән һәм шул җимгә тамашачы “капты”, аңа алкышлар арурак эләкте.
Бер фәйләсүф һәр нәрсә чагыштыруда беленә дигән. Искәндәр Сираҗи “метрлар” дигән мөһер суккан йолдызларыбыз, сәхнәгә Хәния ханым Фәрхи аяк баскач, бөтенләй вак булып калдылар.. Шушы урында янә бер лирик чигенеш ясарга рөхсәт итсәңче, хөрмәтле укучым.
Безнең Саба ягында Симет дигән авыл бар. Аның халкын гәүдәгә чаграк диләр. Һәрхәлдә военкоматта эшләүче танышлар сүзенә ышансак, андагы кайбер яшьләрнең буе һәм авырлыгы нормага җитми интектерә, имеш. Шул авылда Шытсу авылы кешесе, танышым Билал Баһман улы колхоз рәисе булып эшләп алды. Әллә нәрсәсенә моның симетләргә ачуы чыккан һәм идарә утырышын өзеп, телефонга барып ябышкан, Иштуган бистәсенә, поссовет рәисе һәм Саба леспромхозының түбән скады мөдире Марат Нәби улына чылтыраткан. Марат Нәбиевичның буе ике метр, кырык җиденче размерлы аяк киеме кия...
– Ичмасам, син дә килеп китмисең, Марат энем, – ди икән Билал ага өзгәләнеп.
Марат, әзмәвер гәүдәле булса да, бик кешелекле, нечкә күңелле кеше, гармунда уйный, хәтта шигырьләр дә языштыра торган зат, аптырашта калган:
– Ни булды, Билал абый? – ди икән.
– Халык бик вагайды монда, парин, – дигән Билал Баһманович һәм трубкасын куйган.
Минем дә йолдызларыбыз тамашасын караганда Билал ага сыман Марат Нәбиевичкә чылтыратасы килгән чаклар була...
Кыскасы, концерт рухны тулаем биләми, ә рәхәтләнеп уйланып утырыр өчен Пирамида менә дигән урын...
... Ә бит билет җибәрмәсәләр дә була иде. “Татарстан яшьләре” битләрендә дөнья күргән “Крокодил оча, әмма бик түбәнтен”, “Изге җан, сизгер җан булсаң” исемле язмаларым, “Чидибр” рубрикасы астында чыккан мәкаләләрем, башкаручылар һәм фестиваль оештыручылар күңелендә миңа карата рәхмәт хисләре уятырга тиеш түгелләр иде шикелле. Турыдан-туры радиотапшыруларга кунак итеп чакыргач та, алар хакындагы туры сорауларга, ихлас җавап бирәм. Ә барыбер дә үпкәләмәгәннәр, нөктә сакламаганнар, түрдән урын биреп, кунакка дәшкәннәр...
Музыка үкерә. Әллә нишләп Т-130 тракторында эшләгән, къ һәм гъ хәрефләрен йомшартып әйтүче дустым Хәбиб искә төшә. Эштән соң да башка оешмаларга барып тракторында шабашкалар эшли-эшли өй салырга мая туплый бу. Акча урынына төзелеш материаллары алырга тырыша. ОБХССтан килеп тикшерсәләр дип, шул материалларга ялган документлар да табыштырып, бер папкага җыеп бара. Тырыша торгач, өй салына. Күп тә үтми, хатыны белән низаг чыгып, эш аерылышуга кадәр барып җитә. Хәбиб папкасын барламакчы була, әмма таба алмый. Хатыны:
– Эзләмә син ул папкаңны. Әгәр аерылышканда йорт дип тешеңне агартсаң, прокурорга илтәм дә бирәм, – дип яный.
– Шуннан? – дип, кинәт тыны киселеп калган дусның хикәятен дәвам иттермәкче булам..
– Шыннан шымытырымны учлап чыгып киттем, – ди Хәбиб дус моңсу гына.
Бәлки шымытыр урынына башка сүз куллангандыр, күп вакыт үтте, буталуым да мөмкин.. Ә шыннан диюе әле дә колагымда.
Тукта, ник дип искә төште бу кыйсса?.. Әйе бит әле... Кыскасы, һәр башкаручыга яңа гына күкәйдән чыккан аждаһа баласын хәтерләткән, алтыннан коелган асылташ күзле “канатлы барс”лар бүләк иттеләр. Төрле-төрле фирма, оешма җитәкчеләре тапшырды аларны. Күңелгә: “Бүләк тапшырырдай спонсорларны җырчылар үзләре табып, җитәкләп алып килмәде микән?” – дигән уй да килде. Югыйсә, “халыкара фестиваль” дип тәкъдир ителүче чарада җыр авторларының бүләкләнүдән дөм читтә мәхрүм калуларын бүтәнчә алатып булмый.
Ниһаять, концерт төкәнде. Аннары урамда фейерверк аттырдылар. Ә җыр авторлары, шул исәптән мин фәкыйрегез дә, Хәбиб дус бәян иткән халәттә, кайту якка кузгалдык...
Комментариев нет:
Отправить комментарий