Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 14 августа 2012 г.


                                           АГУР     СУЫ   АГА   ТОРЫР....

             СССР чорында ил байлыгының мул өлеше бар  дөнья халыкларын  коммунизмда  яшәтеп бәхетле  итү максатына сарыф ителә, бик күп илләрдә  гөрләп яшәп,  калын- калын үз гәҗитләрен чыгарып ятучы  коммунистик  фиркаләр дә,Африка , Көньяк Америка  кыйтгаларында “социализм юлы”ннан тәпиләүче   дәүләтләр дә, “Варшау  Килешүе” ышыгындагы “социалистик лагерь илләре” яшәеше , матди, шул исәптән хәрби ныгытылышы да  нигездә  илебез  казнасына авызландырылган   иде... СССР җимерелеп, ясалма тукландыру  көпшәләре  киселү белән,  дөньякүләм коммунистик “хәрәкәт” системасы шәлперәеп калуы бер хәл,   көне-төне   күпме сөт җитештерелүе  хакында  катгый хисап  тотучы колхоз совхозларыбыз  таралды. Кызык,  кайларга  акты  икән   ул тонна-тонна сөт чишмәләре һәм нинди диңгезләргә койды икән, шуңа  һич акыл ирешми... Мин яшәгән Шәмәрдән бистәсендә генә дә өч көтү булып, бүген берсе дә юк.   Башка авылларда  да , сөт тапшыру бәясен судан арзанга калдыру нәтиҗәсендә  байтак  шәхси хуҗалыкларның сыер асрап    интегәселәре килмәвенә ирешеленде...  Аның каравы, кала проспектларывнда   җиңел машина бөкеләре , бистә, авыл урамнарыда да капка төбе саен икешәр-өчәр машина.... Ирексездән, авылдашым Муллахмәт мәрхүмнең ошбу вәзгыятьне  “ хәерче саен гармун” дип шәрехләп көрсенүе   искә төшеп куя...
                   Дөньяда коммунистик хәрәкәт туктау белән,  хикмәти хода , илдә  ипи  белән  сөткә кытлык бетте, чиратлар   төкәнде... Әмма тормыштан зарлануыбыз тукталырга ошамаган,  дәвам итә... Югыйсә, эшләгәнебезгә күрә бер дә начар яшәмибез кебек...шлим дигәнгә эшнең ниндие генә юк. Әнә , Шәмәрдән төзүчеләре дә Сочи якларына  ук барып чыккан....Әгәреңки, көннәрдән бер көнне , хәл кырт  үзгәреп, ил башына үзгә җитәкчелек килсә, ”эх , Путинкаем, синнән дә шәп президент булмаган икән , ләбаса” дип  уфтаныр көннәргә калмагаек...  Быел Сочи каласында , биләмәсендә 1961 нче елның 15 июнендә Ю.А.Гагарин һималай кедры утырткан ( бүген  ул агачның диаметры магистраль газ торбасыннан ким түгел,  ә биеклеге  шундагы   өченче корпус  бинасының бишенче катын узып бара)“Спутник” атлы санаторийда ял итү насыйп булды. Кышкы Олимпиада узачак “Красная Поляна”ны күрергә  барышлый, автобусыбыз юл читенә чыгып  ГАИ машиналары җитәкләгән һәм озата барган  ил президенты В.В. Путин эскордын уздырып җибәргәндә башка төрле, шул исәптән монда бәян ителгән  уйлар килде...
            Ял итүчеләрнең күпчелеген сыйдырган, күкләргә укталып  һава тырмаучы кукуруз чәкәнен  хәтерләткән өченче корпус   түбәсенә  “Спутник” исеме   беркетелгән һәм  ул  әллә кайлардан күренеп тора. Мәгълүм ки, Ю.А.Гагарин  галәмгә 12 сендә менеп төшә,ә өч көн    шул санаторийда хәл алгач ахры,   ихатасында агач утырта. Минем белән Шәмәрдән бистәсеннән ял итәргә килүчеләр – чын эшне кулга тотып майтаручылар.   Үзем   дә эллә кем түгел,    инженер –ягъни  төркемебездә үз кеше.. ... Үз чоры өчен шәп атама  С П У Т Н И К бүген   әллә ни  тәҗел тоелмый.  Әллә соң  хәрефләрнең урыннарын алыштырып, “Путинск”ка үзгәртеп куясы  микән дигән  уй да  борынлап куйды эссе бер көнне,  абзагызның башында ... Бүген  биредә “Красная Поляна”  телләрдән төшми... “Красная”ны һәрвакыттагычы  кызыл дип тәрҗемәләү  туры  түгел.  Хәлбуки, красная дева дигәндә дә ,  хәмер эчеп күбенүдән  чырае кызылланган   туташ күз алдында гәүдәләнми. “Кызыл мәйдан” дигән тәрҗемә дә мәгълүм бер чор өчен яраклы табылса да , дөрес түгел...  Казандагы “Зур Кызыл урамы “ дигәннәре дә шул җөмләдән ...  Хакимият өчен туган телебезне санга сукмау,тиле ясау – аның яшәү  рәвеше, ә бәлкем  шартыдыр да дигән фараз җанны эзәрлекли....Әлбәттә “Красная Поляна” дигәнннәре -   “Матур Алан”. Бардык, күрдек без аны , таулар арасында канатта  йөреп  тә аны һәръяклап иңләдек...  Мәгълүм ки, уйгыр кардәшләребез  биектә тарттырылган аркан буйлап ике кулны як-якка җәеп , тигезлек, ягъни баланс саклап йөрүне  –канатта йөрү дип атый.  Алар бу төр тамаша белән берничә мең ел шөгылләнәләр , имеш....Мәктәпләрендә  бүген дә  мондый  спорт төренә балалар кече яшьтән өйрәтелүе хакында ТНВ да “Алтын мөнбәр” конкурсында катнашкан фильм күрсәткәннәре дә булды.. Уйгырлар  яшәгән өлкә Русия составында чагында ( хәзер Кытайга карый) кардәшләребезне  руслар, без  “красный(ая)ны тиеш түгел очракта да кызыл дип санаган сыман дөрес аңламаган һәм “канатта йөрүне  арканда йөрү дип чамалап, арканны канат дип кабул иткәннәр .. Без дә тарттырылган аркандагы вагончык-капсулада, аннары таган сыман ачык скәмиягә утырып  күтәрелә-төшә  тау араларын гиздек...Болытлар аста һәм  өстә иде , ә таулар –ямь яшел, ә һава җиләс  һәм  моңарчы мин белмәгән күңел хушландыргыч саф … Мин –тау һавасы дигәннәрен  телгә кергән  кунаклар әйтә торган дежур сүз дип кенә аңлый идем... Татар җырларында  шабашчылар  тәпәләгән фәлән якның таңнары, төгән якның кичләре дигәннәренә ошатып, шуңа төрдәш санап. Юк алай түгел икән шул, хәтта Сочиның кипарислар наратлар, олендрлар , тагын әллә ниткән агачлар, үсемлекләр каплаган  диңгезле ярындагы һава белән таудагыныкы арасында  да аерма   саз суы белән чишмәнеке сыман булып . Хәер, мин бу аерманы  якташларым белән бергә җәяүләп Ахун тавына менгәч тә ачамалаган идем.  Санаторий бинасы тәрәсеннән күренеп торган  шул тауга карап, монда кемнәр, Ахунҗановлармы, Ахунашвилиләрме, Ахунианилар яши икән дип тә  баш ватканым истә.  Өченче талпышта җәяү 10 чакрым юл узып тау башына  менеп җитеп, янә андагы дүрт катлы манарагага күтәрелеп тирә-юньне югарыдан күзәтеп хозурлангач, фотога төшеп-төшереп кинәнгәч, аннары туңдырма кабып чәй  эчкәч,ниһаять  кайтырга ниятләдек. Урындагы бер ир-ат  машинасы белән  дүрт кешелек төркемебезне  саноторийга илтергә  ризалашты.  Менә тауны урый –урый  аска укталабыз ёщм самолет җиргә якынайгандагы сыман колаклар тона.  Таксистка сөйләшенгән хакны түләгәндә гадәтемчә “большой татарский рахмат” дими кала алмыйм.  Такси йөртүче исә кәнәгать елмаеп,
-          На  ваш  татарский рахмат, армянское пожалуйста, -дип җавап күндерщ. Кыскасы,  Ахун  тавында   “ахуняннар” яши булып чыкты.  Ә мин аларны Сочи, Адлерларда  гына җирләшкәннәрдер дип фаразлаган идем....
                Бистәдәшләр белән кичен “Сталин дачасын” карап төшешли  тар тыкырыкка туры килдек. Яныбыздан машиналар ышкылып диярлек акрын-акрын уза... Безнең , рәхәтләнеп татарча сөйләшеп барубыз машинадагыларга да ишетелгән  күрәсең, 05 номерлы , ягъни Чеченстаннан килгән  бер “Жигули” нең  арткы ишеге ачылды  һәм ниндидер  егет  безгә “ Саломалейкум” дип сәлам биреп узды...Менә бит ничек, горур тау бөркетләре ихтирам итсен өчен иң киме туган телеңдә сөйләшү шарт...  Баксаң  бирегә тау халыклары да юл тапкан булып чыкты.
          Санаторий ихатасын урталай бүлеп  Агура елгасы уза...Ул таулардан башлана һәм  ун чакрым юл үтеп,  диңгезгә коя.  Суы – аксыл төстә. Бераз  югары менгәч аңа сөт сыман ап-ак  сулы кушылдык  иярүенә шаһит буласың . Елга башланган кыяда богауланган  Прометей сыны.Имеш гүзәл Агура атлы кыз  Прометейга  ризыкъны биредә ташыган һәм елга исеме шул  хөрмәткә куелган. ...Санаторий ихатасында , елга  аша салынган күпер башына беркетелгән күрсәткеч тактага  агымның  Ах тауыннан башлануы әйтелә һәм әлеге дә баягы  грек мифологиясендәге легенда тәкърарлана... Югарыда Агура шарлавыгына санаторий инициативасы белщн экскурсияләр оештырыла  һәм аңа  бару юлындагы шлагбаум катындагы вагончыкта утыручы  бабайга җан башына сиксән тәңкә түләүдән башлана. Һәм киттек беркөн бистәдәшләр белән Агура яры буйлап таудан үткелгә укталучы су убылышын  күрергә дип . Беренче шарлавык хозурында яшәү өчен вагон һәм  базар ноктасы  сыман нәрсә корыштырылып , әрмән кызы     шунда  сусынны баса торган эчемлекләр тәкъдим итә... Ахун тавы башында исә андый сәүдә урыннары байтак булып , берсеннән чүт кенә  дисбе сатып алмадым. Бистәдәшем Фәнил игътибар иткән, әрмәни ханым тавары төймәләре  тәреләр белән бизәлгән булып чыкты ..          
               “ Лотышев  И.П.  Кубань  географиясе . Энциклопедик сүзлек. Майкоп, 2006.” дигән чыганакта Агура елгасының явым төшем һәм  күкертле чыганаклардан туенуы әйтелә.Елга исеме абхаз телендә  исле, сасы  дигәнне аңлаткан “агэа” яки  Петр  1 чорында рус  гаскәрләре тарафыннан юк ителгән убых халкы телендәге, коры елга дигәнне аңлаткан “агуа”  сүзеннән булырга кирәк дип фараз ителә анда. Әле абхаз телендә  терлекләрне ябып тору урыны агуара дип тә аталуы да искәртелә. Өч йөз ел чамасы бу җирләр Төркиянеке исәпләнгән һәм шул чорда Сочи авылы Сучы ( Сучи) дип аталган икән. Агура исеме дә  төркичә ак һәм агым дигән сүзләрдән чыккан булуы мөмкин, әмма рус этимологларына ышансаң “Бөгелмә” исеме  дә Бөгелеп аккан елгадан түгел, ә үгез дигәнне аңлаткан Бугъ сүзенә барып чыга.  Югыйсә татарда әлеге җан иясенең бога дигән атамасы да бар һәм ул очракта да кала атамасы  барыбер дә , гәрчә танырга теләмәсәләр дә татарныкы булып чыга... Әле “золотой телец” –богага. Анысы богка килеп тоташуы да бик ихтимал. Бәгъзе галимнәр  фикеренчә тәңренең тәрегзә, иконаның өй коны дигәнгә барып чыга ләбаса. Бу версия дә шундыйларга иш.
                    Саноторий биләмәсенә үзенчәлекле ис  таратып  агучы елга суын шифалы мацеста дип белдек, һәм аның ярлары буйлата көне- төне бакалар сайрый. Дөрес , яңгыр яуса әлеге елга ташып- шашынып дигәндәй ага башлый һәм күрәсең җырсөяр , татар эстрадасы йолдызлары сыман гел бер примитив мотив калыпка тугъры бакаларны диңгезгә илтеп ыргыта. Аннары ике өч көн булса да тирә юнь  тынычлыкта кала. Аннары бакалар тавышы янә  үз “сәхнәсен” яулый... Ә беркөнне  хозурыбызга кара тәнле  артистлар рәхим итте.  Һәм алар эссе кояш астында пляжда көне буе армый талмый үзенчәлекле ритмнарда барабаннар какты, ә кич җиткәч шулар ук барабан моңнары белән үрелгән  үзенчәлекле җырлары астында рәхәтләнеп биеделәр, һәм дәртле биюләренә ял итүчеләрне дә җәлеп иттеләр... Иң кызыгы шул, боларның барабан кагуы да җырлары да, биюләре дә бүгенге татар эстрадасы эшләнмәләреннщн аермалы буларак, ифрат дәрәҗәдә табигый, бер үк вакытта гади вә  катлаулы һәм учак яну,  чишмә  агышы сыман  җаннарны ялыктырмау күәсенә ия...  
                Сочида да, Олимпия уеннары узачак төбәкләрдә  эш кайный, заманча биналар гөмбәләр сыман калка,  төзелеш материаллары төягән йөк машиналары бер-беренә комачау тудырып  бер бөялеп, бер иркенәеп хәрәкәт итә. Төзелеш материалларын әле анда, әле тегендә бушаталар, яки төйиләр. Матур Аланга юл тотучы автобусыбыздагы берәү “менә кая ага дурак акчалар” , дип уфтанып куйды. “Мондагы откатларның чиге-чамасы юктыр инде”, дип тагын берсе аны кыздырыга теләпме куәтләде. Мин алар  белән бәхәскә кермәдем,  эчемнән генә , безнең Казанда да шушы матавык  ич  , дип  горурланып куйдым. Ә бит төзелеш кайнаган җирдә  йөрәкләр шәбрәк тибә...Аннары, кем әйтмешли, ат аунаган җирдә ябага да кала...Нинди хакка төшереп булса да илдәшләргә дә, чит ил кунакларга да   ис-акылларын китәрерлек матурлык туплаган Матур Аланны   күрсәтү үзен аклыйдыр ул... Даһи язучы Ф.М.Достоевский да тикмәгә генә матурлык дөньяны  коткарачак, димәгәндер...Татарстанны да дөньяга таныту әйбәт фал. Шул исәптән безнең Саба яклары да ифрат котайды соңгы елларда...Һәрхәлдә, кораллану өчен триллион доллар тоту планлаштырылган  илдә   төзелешкә тотылган акчаларны күпсенү   мантыйкка сыймый.
               Озын сүзнең кыскасы, Сочига барганда Казан аэропортында компьютерларны эшләтә  алмыйча дүрт кыз баланың  тилмерүен һәм пассажирларны тилмертүен, рейсны ике сәгатькә  соңартуларын, Сочи аэропортында кайтырга дип килгәч  әле бер, әле икенче, әле өченче тәрәзәгә чакырып йончытуларын исәпләмәсәк, сәяхәт уңышлы булып чыкты.  “Толпар” очкычы исән сау алып барды, алып кайтты. Без, нәрсә, Сочи җиренә җиткәч тә, Казан җиренә исән-сау кунгач та ияләнгән гадәт буенча кул чаптык. Димәк ки нигездә һәм тулаем хупладык булып чыга авиакомпания эшчәнлеген. Анысы да монысы, Сочи аэропорты икиткеч күркәм һәм Казанныкы да шуны шуны куып мәтәләнә.

Комментариев нет:

Отправить комментарий