Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 13 августа 2012 г.

01.08.2011 Җәмгыять
Да Винчи диагнозы
Төн уртасында бер йотым хәмергә гаҗизлектән трусикчан гына урамга чыгып киткәли торган күршем бар минем. Тик бу юлы ишек кагучы ул түгел, ә миннән биш йорт ары яшәүче урамдаш һәм фамилиядәш булып чыкты. Исеме дә Сәет булгач, безне буташтыргалыйлар. Вокзалдан, ниндидер игелекле милиция хезмәткәре моның өй телефонына чылтыраткан, туганыгыз Себер якларыннан кайтып төште, килеп алыгыз, дигән...
Сәет: "Андый туганым юк ич минем, кем булыр бу", – дип баш вата торгач мине исенә төшергән,

– Борчуым өчен гафу ит күрше. Сиңа кемдер кайткалый иде шикелле, – диде, ул уңайсызланып кына.

Урамдаш хаклы, миңа сугылып чыгып Себергә йөрүче чыбык очы тал башы кардәш бар шул. Узышлый берәр атна-ун көн кунаклый торган гадәте бар, кайтышлый да сәлам бирми калмый . Анысында, ике-өч көн торганнан соң: "Билетлар юк икән , берәр айсыз булмаячак диделәр", – дип сөенче алгач, имән бармагын югары күтәрә һәм: "Но мин, бәлки җай чыгар дип, көн дә вокзалга йөриячәкмен", – дип вәгъдә бирә... Кардәш Себер якларындагы ниндидер оешмага каравылчы булып урнашкан, вагон йортта вахтадагыларга аш- чәй дә әзерли ахры, анда телевизор да бар, имеш, һәм ул дөнья хәлләреннән хәбәрдар, спорт яңалыкларын да төгәл белә, кайсы матчта кем ничәнче минутта гол керткәненә хәтле әйтә дә бирә ... Сәясәт турында сөйләшергә ярата, хөкүмәтне тәнкыйтьли, тормыштагы җитешсезлекләрдән зарлана, тегеләй генә итәсе бит инде югыйсә дип, пунктлап үз шәрехләмәләрен тәсфилләп ала... Моны берәр губернатор – фәлән киңәшче итеп тотса, ак сакаллы карт буласы... һәм, әгәр , аның иренмичә, җай гына бер җепкә теркәп сөйләгәннәрен йотарга күнегеп китсәң, тора-бара дөньяда ул гына дөрес яшәүче, ә син тумыштан ялгыш юлдан теркелдәүче булуыңа инана башлыйсың... Әгәр инде берәр эш майтару зарурлыгы хакында фикер ычкындырсаң – беттең: «Ә кемгә кирәк ул?», «Ә нәрсәгә интегергә?», «Я что, ишак штоли?» кебек җаваплар ишетәсең... Гәүдә эре моның, тавыш калын һәм йомшак, хәрәкәтләр салмак, караш җитди, иреннәр әкрен генә елмаюга җайлашкан... Үзе белеп бер эшкә дә тотынмый, аркылыны буйга алып салмый. Инануынча ул беркемгә дә – гаиләсенә, туганнарына, хәтта ата-анасына да берни дә тиеш түгел, бар да аңа бурычлы... Хәер, киткән чагында , "Север"га барып җитү белән салам дип, әнисенең пенсиясен кыерлый бугай. Әмма ул да, карт әнисе дә яхшы белә: бу болай гына әйтелә торган сүзләр... "Юк кына нәрсә бит инде, шуны да кызганды, шуны да эшләмәде миңа", – дип күпләрне фаш итәргә ярата Себер юлын таптаучы... Иртәгә китәсе дигән көнне хатыныма шушындыйрак күрсәтмәләр биргәне колакка чалынды бер мәл: "Син, Сәвия, ярты буханка кара ипи тык , пешереп ун күкәй , эче чистартылган бер-ике селедка, берәр ак май кисәге и кабыклы килеш пешергән бәрәңге ун-унбиш штук, и бер ун-унбиш штук канфит-манфит. Шулар җитә, артыгы кирәкми, сеңлем..."

"Убыр китте, урыны калды" дигән әйтем бар. Хатын: "Ай-яй шәп синең туганың", -дип төрттерергә ярата иде, быел үз сеңлесе киявен тагып безгә кунакка кайтып төште һәм бу җәһәттән минем хәлне бераз җиңеләйтте. Балдыз уңган, аш-суга да оста, идәннәрне дә ялт кына юып ала, кер машинасын да тик тотмый, тузан суырткычны да улата... Быел җиләк күп булгач, хатын белән икесе таңнан җиләккә чабалар, эшкә киткәнче аларны әле анда, әле тегендә илтергә, әбәт тирәсендә яки кичен алып кайтырга туры килгәли... Ә баҗай арага керми, чөнки көне-төне интернетта, кулындагы телефоны белән берөзлексез мин аңлый алмый торган сәер мөнәсәбәттә...

Ашарга, өстәл катына чакырсаң, "хәзер, хәзер" дип я компьютер "тычкан"ына, йә телефонына тагын да чытырдатыбрак ябыша. Кат-кат дәшә торгач, башкалар өстәл катына урнашып, ризыкка үрелгән мәлдә, ниһаять, уенчыгыннан аерылырга үзендә көч таба табуын һәм кылт аңыша: кече йомышка кысталган, яки олысы төртелгән.... Әлбәттә, кунагыбыз томырылып бәдрәфкә элдертә һәм, хәле катлаулы булу сәбәпле, ябарга өлгерә алмаган ишектән чыккан авазлар ачык калган кухня ишегеннән колакларга ирешми калмый...

Аннары борынын сеңгерә-сеңгерә озаклап юына. Менә ул, борынын лышык-лышык тарта-тарта кухняга яны белән килеп керә, үзе өчен калдырылган урынга чүңкәя һәм телефоныннан бер мизгелгә аерылып: "Хәерле иртә", – дип әйтеп куя... Көтмәгәндә, миңа мөрәҗәгать итеп:

– Баҗай, кичә судияләр сайладылар. Татарстанның Югары Судына кем узды икән? – дип сорарга мөмкин.

Ни минем, ни моның һөнәре, эш урыны белән суд арасында бәйләнеш юк шикелле.

– Ни фәләнемә ул сиңа?– дим, шаккатып.

– Болай гына сорыйм. Кызыксынам. Сүгенмәсәгез дә була иде.
Ул да булмый, хатын белән балдыз, мине ялгыш сүз ычкындырганым, культурасызлыгым өчен оялтырга керешәләр.

Шул ачыкланды, минем баҗай кемнәргәдер Интернетта Татарстанда үрчеп киткән "ваххабитлар" хакында борчыллуарын бәян итә, тагын башка шундый тәҗел мәсьәләләр уңаеннан фикерләрен армый-талмый яңгырата булып чыкты...

Йокысыннан бик иртә дигәндә көндезге уникедә торып утыра кадерле кунак. Төнлә тевизордан йокламый караган фильмның кайберсен иртән кабатлап күрсәтәләр икән, шуларга каплана. Икенче кат бер үк нәрсә карау ялкыта төшкәч, култык астына китап кыстырып ишегалдына чыгарга һәм уйланып бер урында озак кына басып торырга ярата. Берәр эш эшлик дисәң, ник әйткән көнеңә төшәсең. «Казыган чакта көрәк сабының уртасыннанмы, очыннанракмы тотарга кирәк?» – кебек сорау куеп һәм шул юнәлештә бәхәс укмаштырып диңкетә башлый. Әмма иң әвәле: "Иртәгә генә эшләп булмыймы аны?" – дип кызыксына. Тәнендәге барча күзәнәге "эшләмәскә" дип корылган. Эш эшлим дип кием алыштырырга өйгә кереп китсә – бата. Артыннан кереп кат-кат исенә төшермәсәң – чыкмаячак.

Кем бу, нәрсә бу? Бәләкәй балалар бик күп сорау биреп аптыратучан була ич. Әллә соң бу бахыркай, утызны узганда да шул чорыннан чыга, айный алмыймы? Беркөн эштән , телефоннан чылтыратып ихатадагы " УАЗ"ны кабыз да җиләкчеләрне үзең генә алып кайт әле, эштән китеп булмый - дип чылтыраткан идем... Ярты сәгатьтән кунагым элемтәгә керә: "Кабынмый бит ул синең калтырчаң?"-ди. Кичә кич кенә эшләп туктаган машина җәй көне ничек кабынмаска мөмкин дип аптырыйм.

– Аккумулятор үлмәгәндер бит? Стартер әйләндерәме?

– Әйләндерә.

– Подсосны тарттыңмы , бензонасосны кыймылдатып карадыңмы?

– Юк.

– Соң син механиклыкка укыдың ләбаса, Алла колы ,-дим, чыга башлаган ачуны көч-хәл авызлыклап. – Телефоныңны азаплаган сыман кымтырыкла бензонасосның кикриген. Әгәр алай да барып чыкмаса, свечаларны сүтеп карыйсы була...Запас свечалар ачкычлар белән бергә катыргы тартмада...

Ике минуттан кабат чылтырата:

  – Кабынды, – ди. – Иртәңге өчкә хәтле йокламаган идем, – дип тә мыгырдана. Балдызның бәбие тугач, больнистан алып кайтышырга дип минем дә боларга барган булды. Такси килде, чыгып китәргә вакыт , ә яшь әти, "хәзер, хәзер" ди-ди компьютерыннан аерыла алмый. Баҗайның әнисе иреннәрен кызартып, кашларын каралтып киенгән дә, сәер генә елмаеп, тик кенә диванда утыра. Ничек кирәк алай чыгып китеп, ярты юлга җиткәч шул ачыклана: балдыз роддомнан киеп чыгарга тиешле күлмәк алынмаган.. Таксистның чырае сытыла , минеке, сүгенәсе килүдән тулышып кызара, аннары карала башлый: "Күлмәк алып барырга кирәген кем белергә тиеш, фәләнбаш кура җиләкләр!» – дип кычкырып җибәрүемне сизми калам.

...Кичен, урамга чыгып эскәмиядә ялгызым тәмәке пыскытам. Йөрәк дер-дер килә, күңелгә хуш килмәгән буш кеше белән бер биләмәдә озак тору кыен, тын бетә башлый. Теге башкача фикерли күрәсең, янга килеп утырды, сабырсызлыгымны гафу итәргә ниятли икән:

– Мин бик күп китаплар укыдым, Интернетта фикер алышу модада хәзер. Кеше хайван түгел, ул бит уйламыйча бер минут та яши алмый – ди.

– Эштән бушаган араларда мин дә укыштыргаладым китапларны, - дим. - Бигрәк тә вакытлыча китапханәче вазифасын башкарган дәверемдә.

– Син художественный, детектив ише нәрсәләр укыгансыңдыр. Ә мин фәнни, гыйльми нәрсәләр белән кызыксынам , - ди бу, күкрәген киерә төшеп.

– Мин юк-бар укыган булып чыгаммы?

– Ярый, яхшы. Әйтик соңгы укыган китабыңның авторы кем?

– Леонардо да Винчи.

– Нәрсәләр язган инде да Винчи? – ди бу, көлемсери төшеп.

– Эшлексез хөрәсән кеше, ашатмасалар да риза, тик аңа сүз куертырга, акыл сатарга бирсеннәр, – дип язган, – минәйтәм. – Да Винчи фикеренчә, хөрәсәннәр башкаларны каралтырга да маһир... Һәм алар һәрдаим үзләренең бушкуыклыкларын, эшлексезлекләрен акларга укталышлы. Балдыз безнең сөйләшкәнгә колак салып торган булган ахры "Тиз генә кер әле!" – дип тәрәзәдән кычкырып, әңгәмәбезне иң кызык җирендә бүлдерә. Балдызның "икенче яртысы": "Һәй, кем дип беләсең соң син ул да Винчине", – дип мыгырданып, яннан китеп барырга өлгерми, хозурыма, очынып, хатын килеп чыга. Тырт-пырт аңлашкалый торгач, тора-бара тынычрак сөйләшеп була башлый.

– Балдыз ничек түзә соң бу имгәккә?

– Кая барсын ? Менә без, күңелле генә этле-мәчеле яшәп ятабыз бит әле. Әйдә, кемнең кемлеген ачыклап тормыйк. Синеңчә булсын, сарык белән гомер кичерә дип торыйк. Әле мәче яхшыракмы, сарыкмы – ачыклыйсы бар... Хатын хаклы, холкым бер тиенгә дә тормый. Ә менә ул минем кардәшкә бер дә караңгы чырай күрсәтми, сумкасына сораганнарының һәммәсен һәм сорамаганнарын да тутыра.... Төя-төя, дөнгечли-дөнгечли. Тукмыйсы килүен шулай басмый микән?.... Стоп. Тукта әле! Кардәшемнеме, минеме?...

Ел ярым гомер узып та киткән. Биеме дөнья куйган икән. Балдыз: «Кил, зинһар, нишләргә дә белмим!» – дип, хатынга чылтыраткан. Барып җитү белән хатын миңа чылтырата: «Баҗаң салмыш. Мин нишләтим аны?» – дип тик утыра. Тора-тора да компьютерын азаплый. Сеңелкәш саклаучылар, дога укучылар чакырган, мәет юылган, кәфенләнгән. Ә урнаштыру турында уйлаучы юк. Безгә калыр кебек бу эш»...

Мәчет картлары белән күрештем, дога укучы әбиләрне, күршеләрне урадым. Иртән кабер казучылар эшкә башлаганда, җитәкчебез бер көнгә дип биргән автобуска кирәкле кешеләрнең һәммәсен төяп, Аллаһыга тапшырып, калага чыгып кителде...


Комментариев нет:

Отправить комментарий