Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 13 августа 2012 г.

СЕЗГӘ ЯЛГАН , МИҢА ЧЫН ....


                                        
            Ял көне булды бу хәл...Иртәнге сәгать уннар булгандыр,  хатын шимбә көн калага кунакка киткәннән файдаланып торырга иренеп  ,  диванда  ята идем,   ишегемне шакыдылар.  Ә  шакучы  бимазалаганга уңайсызланып түгел, ә хуҗаларча кылана  ...Кем булыр бу?  Эшкә кирәксенсәм телефоннан шалтыратырлар иде...Урынымнан  гына ,
-                              -  Ачык,  керегез ! –дип кычкырам.
            Ахрысы  мосафирым  саңгыраурак,  тагын да таләпчәнрәк кылана.
Нихәл итмәк кирәк, мыгырдана-мыгырдана  җылы юрган астыннан чыгып , трусикчан  ишеккә юнәләм. Шайтан алгыры, гомер булмаган хәл ишекне бикләп йоклаганмын ... Җитмәсә ачкычны да ике  тапкыр борып...Кем шакуын сорап та тормый  ачып җибәрүем була  ,  җиле белән  бәреп ега язып, бусагадан   шкаф сыман  бәндә атлап керә... Аңа  чандыр гәүдәле, иреннәре юка, битендә карга чукыр ите дә юк, гәүдәсе  сорау билгесенә ошаган икенчесе тагылган...
-                              -   Ни  кирәк сезгә ? – минәйтәм.
-                                - Сорауларны  монда  син түгел, ә мин бирәм,  -ди  явыз карашлы  юка йөзле  Һәм               
                кесәсеннән кызыл тышлы таныклык чыгарып  борыныма тери.
-                 -     Стоп ,- минәйтәм. - Бу минем биләмә.  Процессуаль кодексны ипилек-тозлык кына                  
                  беләбез ...
-                   - Алай,   бик күп тә белгәч, безнең белән китәргә туры килер. Монда гына аңлашып           
            булыр дигән идем, хөрмәт йөзеннән. Шампан шәрәбы шешәсе белән танышасың килә           
            инде алайса .
-                   -   Кулга алырга ордерыгыз  бар штүли?- дим, каушый төшеп.
-           -      Бездә ордерның ниндие кирәк шундые булуын  аңларга тиеш идең кебек, терроризмга каршы көрәш кызган шартларда.. Интернетка      эленгән хокук саклаучылар турындагы хикәяң  дә синең файдага сөйли.  Анда бит син безнең братны  бик тә аңлап , белеп тасвирлагансың... Шулай   булмаса , бераз  башкачарак  да сөйләшер  идем мин  син фәкыйрь белән...  Яшермим, ошады  бәяның ,  аскы агымнары бар, хәбардарлар  гына   асылын аңларлык ике катлы урыннары байтак. ... Ә нигә  берәр әдәби журналда   чыгартмадың? Хәер,  сорап торам тагын , андагылар  бит хәзер хокук сагындагыларны адәм актыклары итеп сүрәтләүгә генә махсуслашты..
-          - Түрдән узыгыз , рас минем язганнарны ошаткгач.  Бәлки кухняга гына ? Әрмән конъягым бар...
-          Равил Шәрәфи “Американ” спектаклендә  әйтмешли: “лимон белән булса ярый”. 
              Юка йөзле кырыс бәндә юлдашына борыла һәм ,
-          Контакт урнашты, бар, машинага чыгып  көт, кирәгең  чыкса чакырырмын, - ди.   

            Чәчле керпе энәләре сыман тырпаюлы алынган  әзмәвер   әмергә берсүзсез буйсынып, чыгып китә..  Кухня өстәле артына  урынлашабыз, конъяк  уртлыйбыз, лимон телеме чәйнибез.
-          -    Шәп яшисең , -ди яңа танышым, тел шартлатып . - Йортың иркен, түшәме биек, ризыгың киң...Кирәкмәгән төшкә борын тыгып,   тормышың чәлпәрәмә килер дип тә шөлләмисең  инде?
-       -   Бәлки аңлатыбрак сөйләрсез? –минәйтәм.  Һәм бушаган рюмкаларны     кабат тулыландыра  башлыйм. Әмма кул нигәдер җиңелчә калтырана  башлаган икән,  затлы эчемлек өлешчә өстәлгә турылана һәм җәелә...
-           - Йә, йә. Артык дулкынлану кирәкми, -дип тынычландырырга ашыга яңа танышым.-  Әлегә баш ярылып күз чыкмаган.
-          -   Кайда, кемнең юлына аркылы  төшкәнмен  соң , әгәр сер булмаса?
       Юка йөзле пиджагы куеныннан “Татарстан яшьләре» газетасының  быелгы 6 март санын тартып чыгара.
-          -     Синең мәкаләме?
-          -   “Мәдрәсә” кирәкме?” дигәне  минеке  шул, -  дим, каушый төшеп.-   Тик анда ваххабитлар өчен белем учагы ачуны даулау юк ләбаса, сүз һәвәскәр журналистларга  һөнәр чарлау почмагы  булдыру турында гына.
-     -     Ә язма азагында  Тукай премиясе белән беррәттән “Туңкай” премиясе булдыру хакындагы  тәкъдимеңне кая куйыйк ?
-            -Соң, бу бит юмор...
-          -  Юмор?
-      -    Ярый, сатира булсын... Нишләптер тамак кибеп китте. Бәлки тагын берәрне йотып куярбыз?
-          -   Ә кем каршы?...
       Янә уртлыйбыз  алга килгәнен һәм тагын лимон кыерчыгын чәйнәштерәбез...
Кунагым тамак кыра  һәм  ,
-        -  Ә хәзер боргаланмый гына әйт, каян белдең , кем әйтте сиңа “Туңкай”премиясе хакында?- дип сорый, тавышын күтәрә төшеп һәм кара коелып. -  Әйт, кемнәр лаек  инде  андыйга?
-        -  Туң сүзеннән чыгып караганда -   рухи отморозоклар дип гоманларга була, түрәләр катында күңелсез поза тотучы графоманнар  өчен дә бата, -дим , аска карап. -
-          Бар да дөрес... Ләкин бу бит  минем фантазия генә!
-         -     Монда фантазиянең   ни катнашы  булсын?
-          -    Әллә сез шундый  бүләк бар димәкче буласызмы?
-       -     Ә  син шундый  бүләк  юк дисең инде ?- ди , әңгәмәдәшем, ирен чите белән генә  явыз көлемсерәп.
-          Туктагыз әле...                                               
        Мин, ярдәм эстәп  коньяк шешәсенә  күз ташлыйм, һәм аның буш икәнен шәйлим. Суыткычка барып аннан алъяпкыч”ына “Токай”  дип язылган шәрап алып киләм.
-        -     Бәлки  моны да “Тукай” шәрабы диярсез?
-          -  Ач,  әвәле. Ни икәнен татып карагач  аныкларбыз.
Шәраб шешәсе яртылаш бушагач,  мәсъәлә ачыклана  төшә. Кунагым раславынча  мин мөһим серне фаш итә язганмын, имеш. ..Асылда Тукай һәм Туңкай атлы ике премия  бар һәм бүләк  тапшыручы вазифалы  милләттәшнең татарчаса такы-токы,  бераз тыңкышлыгы шарт,  имеш.  Аның  кайчак  ни  дигәнен  тантанада катнашучылар , шул исәптән  журналистлар да әлегә кадәр  аңышмаган  һәм күпчелек  бары тик Тукай премиясе генә бар дигән фикердә ныгыган, янәмәсе.   Ә чынлыкта  Тукай премиясен  халык  сөеклеләренә, ә Туңкай дигәнен түрәләргә сөйкемле күренүчеләргә бирәләр, янәмәсе...  Соңгысын  алучылар  гавәм хозурында  тураеп, тырпаеп, кукыраеп  йөри һәм  уздырыштан үз-үзләрен мактаган мемурлар-истәлекләр язарга  да һәвәсләр  имеш...       .... Хатын кайтып уятканда   төшке аш вакыты  узып киткән  иде инде... Теге кунак чынлап та килгәнме, юкмы , очына чыга алмадым. Ихтимал килгәндер,  йокыдан  торып япа- ялгыз  ике төрле эчтәлекле  шешә бушатуыма  ышанасым килми...Хатын да мин сөйләгән белән ризалашты, һич бер үзеңне калдырыр хәл юк,  маҗарага тап булырга гына торасың, -диде... Апрельнең беренче якшәмбесе көнне бу хәл... Тәрәзәдән карап калдым “Ока” машинасына утырып киткәннәрен. Бистәбез мәдәният йорты каршындагы халык театрына йөрүче һәвәскәрләр булмадымы бу, дип шикләндем дә әле...

Комментариев нет:

Отправить комментарий