Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 6 сентября 2012 г.


                                  ГӘҖИТТӘ  НИ  ЯЗМАСЛАР....
    
                 Дөреслек эзләргә яратабыз. Бигрәк тә үзебезгә зыян-заурәт салмаучы дөреслекне чырайга чәпәп әйтүләре хозур. Бәгъзеләрнең , әйтүчене  әллә ниткән үзгә гаепләрдә ярсый-ярсый фаш итәргә кабаланулары, үзләренә кәкре сугучы дөреслекне берсүзсез танулары һәм авыр кабул итүләре хакында  гына сөйли . Шунысы да бар,хакыйкать, аңа бар кеше каршы булган очракта да,  төп, асыл  сыйфатын җуймый, хакыйкать булудан туктамый. Һәркемгә хакыйкать ике икең дүрт дәрәҗәсендә анык сыман. Кырыкмаса кырык дәлил китереп, чигенергә юл калдырмаслык тимер логикага таянып , менә болай ул ди-ди уздырыштан остарулар чолганышында калдык. Бәян ителгәнннәр белән   килешүчеләр күп...  Хуплаучыларга да кытлык юк... Җөмләдән, Татарстанда  кайбер газеталарда  хәзрәт, мөфтиләр белән булып узган шомлы вакыйгаларга бәйле  төрле мәкаләләр басылып чыкты. Хаклык өчен искәртеп узыйк,  быелның 19 июлендә әлеге хәлләр уңаеннан Русия Ислам комитеты рәисе Гейдар Җамал әйткәннәргә ( әңгәмә интернетка эленгән) берни дә өстәми дип әйтергә үк базмыйм, бераз су кушылган дип таптым мин аларда. Һәм бу шаукымлы темага интернетта да байтак гәпъ корылды. Аерым шәхесләрне һәм көч структураларын тулаем, ачыктан ачык гаепләүләр исә күпләрне сагайткандыр. Хәлбуки,  язмаларда логика  җиткелекле, бар да дөрес сыман. Әмма, олпат шагыйребез Мөдәррис Әгъләм әйтмешли “чынлап шулаймы соң?”Бәян ителгән версияләр “хәерчеләр дөреслеге”нә генә кайтып калмыймы?  Гейдар Җамал исә Казандагы вакыйгаларны да, “Маяк” радиосы аша Мөхәммәт г.с. гә тел тидергән Сергей Асланянга  татар кешесе тарафыннан ясалган дип белдерелгән һөҗүмне дә  классик постановка  дип тәгаенләгән иде... Бүген, теге яки бу фикерне дәлилләүгә интернет киң мөмкинлекләр ача. Күпләрне тегеннән-шуннан чокып чыгарганын толыкманы белән  оппоненты борынына төртү мөмкинлеге очындыра.. Һәм интернетта көне-төне шул мәшәкатьтә гомер уздыручылар ишәя тора, ягъни... Бәхәсләшер өчен тема, эт өеренә сөяк  яки учакка утын сыман , ыргытылып кына тора... Әйтик Матбугат ру сайтына урнаштырылган бер мәкаләдә ниндидер,  егет фатирына кунакка килгән  кызны көчләргә теләгән, аннары үтермәкче булган. Күпләр егетне гаепли, ә бер ханым, менә шундый  себерке аркасында энемне 6 елга утыртып куйдылар , дип аһ ора.. Кыскасы, һәркемнең дөреслеге үзе белән...
         “...Бүлгәлә һәм хакимлек ит” принцибын мәктәп дәреслекләреннән ук  укып беләбез кана.. Шуңа да карамастан,  бәгъзеләребез татар- болгар, сәләфит-хәнәфит ише  бәхәсләргә  риядан гына түгел, ә ихластан тартыла... Андыйлар байтак. Мәгълүм ки, таяк ике башлы. Судларда прокурор  гаепләнүчене дөнья явызы итеп исбатлауга корылышлы дәлилләргә  кат-кат төреп, суларлыгын калдырмаска омтылса, адвокат, киресенчә, аны саф күңелле, очраклы ялгышучы, яки  бөтенләй гаепсез итеп калдыруга хезмәт ителешле логик корылышлар тәкъдим итә. Шул хакка җинаять корбанын җинаять  килеп чыгуына сәбәпче итеп калдырырга  да “күп алмый”... Ягъни , кайсын тыңласаң, шуныкы дөрес.. Әлбәттә мәхкәмә чыгарган карарларга да вәзгыять тәэсир итәргә мөмкин. Җөмләдән Белоруссиядә Минск каласында метрода шартлатудан соң  “ә” дигәнче гаеплеләр фаш ителеп, берсе үлем җәзасына хөкем иттелде һәм хөкем карары  җәһәт кенә  җиренә дә  җиткерелде. Ә гаепләү белән ризалашмаучылар байтак. Тәгәрәтелгән версия-  вариантлар да төрле.  Кемнәргәдер, күрше дәүләт иминлеге сагында торучылар, хакыйкый террорчылык актлары тууын кисәтү максатында профилактик  чара күрүне зарур санап,  шартлатуны үзләре оештырса һәм гаепсез кеше  хөкем ителсә дә гаҗәп түгел. Имеш , шул “террор”лык актына сылтаулап, дәүләткә, хакимияткә карата шикле эшчәнлектәгеләрне якаларыннан буып алып тикшерергә, дөя түгеллекләрен исбатлаттырырга, кайберләрен  әләкчелеккә күндергә дә  җай туа...
        Мәгълүм ки,  татар ханнары  киләчәктә татар дәүләтчелеген бугазыннан алачак  православиене ифрат  уңай шартлар  тудырып, үстерешкәннәр. Димәк ки, рус дәүләтчелеге сагында торучыларның ахмак булмавына, ислам динен һәрдаим контрольдә тотып, максатка ярашлы, зарур санаган чаралар уздыргалавына үпкәләү урынсыз, ә кәҗә тизәгедәй чәчелүләр гомумән көлке . Дини даирәләргә багълы фаҗигале хәлләр уңаеннан “Безнең гәҗит” тә (И.Сираҗи) һәм “Ватаным Татарстан”да ( Зөлфәт Хәким) чыккан чагыштырмача  кызык язмаларда ясалган  акцент белән  бәхәскә керергә була, миңа калса. Чөнки, вакыйгаларны Татарстанга, татарга, исламга карата басым дип кенә санарга, һәм бар гаепне  дәүләтнең көч структуралары мәкеренә генә сылтап калдырырга  Pussy Riyot төркеменең Коткаручы Христос чиркәвендә күрсәткән “концерты” белән Рус проваслав чиркәвенә каршы кузгалган ил һәм дөньякүләм котычкыч  басым ирек бирми...Хакимияткә ыргылучы, яки  илебезне тарату максаты белән эш итүче өченче көч тора кебек   ил корабын төрлечә, шул исәптән конфессиональ тотрыклылыкны какшатучы  матавыклар ышыгында.
           ...Бәгъзе мәкаләләрдә һәм интернетта язышуларда рәсми  вазыйфалы  шәхесләребезне, ул тегеләй итәргә тиеш, болай  әйтергә тиеш иде дип үртәлүләр, “юнәлеш бирергә” көчәнүләр сагышка сала.  Шекспир әйткәнчә -дөнья театр, Күкләр  тарафыннан иңдерелгәнме ул , ниндидер дөньякүләм югары даирәләр  дип раслаучылар да бар , тик хикмәт анда түгел,  ниндидер сценарий буенча яшибез. Рольләр бүленгән... Шәймиевтән Фәүзия Бәйрәмова текстын таләп итү  мантыйк киртәсенә сыймый.  Фәүзия ханымнан да үз текстын боздырырга тырышу, хәтта моңа урындагы җитди даирәләр алынса да  -өметсез эш. Хәлбуки, В.В.Путинның оригиналь үз тексты ,  Владимир Вольфовичныкы –үзенеке, ә Медведевныкы шулай ук дөм башка рухта.  Барак Обама тексты  да  үзенә генә хас төсмерләре белән үзенчәлекле.   Әйтергә теләгәнем ,  мөфти хәзрәтләребезне белер белмәсме, белеп яки белмичәме , фаш итүле чыгышлар, ягъни хәерчеләр дөреслеге хакына чапаланулар    татар файдасына түгел ...Аңлашылса кирәк, аларның да үз тексты...
               Әлбәттә,  монда бәян иткәннәрем үземә дә кагыла. Мин дә хатадан хали түгел, дөреслекне чырайга чәпи торган байтак мәкаләләр язган кеше. Интернетта “Блог Рустема Зарипова” га шуларның байтагы куелып,  аларны бер ел дәвамында 14 меңнән артык тапкыр ачканнар, һәм бәлкем бер ишесен укыганнардыр  дип тә өметләнәм. Моңа нигез дә юк түгел, чөнки кайбер  язмаларым астында  фикерләрен  калдырганнар. Шундагы ,  миннән  җаваплылыкны онытмау хакында  искәрткән берсе белән танышу  укучыларыма да кызык булыр дип  таптым :
   “...Кемгә дә булса  бәя чыгарганга кадәр,  иң башта кемне дә булса бәяләргә өйрәнегез :
Әйтик сез инде сигез баласы бар, шуларның өчесе чукрак, икесе сукыр, берсе акылга тулы түгел һәм сифилис  белән авыручы көмәнле хатын очратсагыз, Сез аңа аборт ясарга киңәш бирер идегезме?
Бу сорауга җавап биргәнче   монысын укыгыз ...
Менә  3 кандидат хакында мәгълүмат :
Беренчесе : куллары үзләренә кәкре сәясмәннәр белән эш йөртә, йолдызчылар (астрологлар) белән киңәшләшә, ике хатыны бар. Бер туктаусыз тарта һәм көненә 8-10 бокал мартини (шәраб) чөмерә.
Икенчесе: Ике тапкыр  вазифасыннан азат ителгән,  әбәдкә кадәр йоклый, колледжда укыган чагында әфьюн  куллангалаган, һәр кичне 1 литрга якын виски чөмерә.
Өченчесе : хәрби бүләкләре бар, вегитариан ( итле ризыкълар кабул итми), сирәк-мирәк сыра  эчкәли һәм бервакытта да хатынына хыянәт итмәгән.
Кайсын сайлар идегез?
Беренче кандидат : Франклин д. Рузвельт.
Икенчесе    :  Уинстон Черчиль.
Өченче кандидат : Адольф  Гитлер.
   Инде килеп,  аборт мәсьәләсендә  “әйе” дисәгез, шул мизгелдә музыка даһие Бетховенны үтергән булыр идегез...”
           Озын сүзнең кыскасы  тормыш кызык вә катлаулы, Күкләр хөкемен җирдәгеләр акылы иңли алмый һәм шуңа да  без ки каләм тибрәтүчеләрне барысын да беләбез дип тәккәберләнеп язулар  көлкегә  күтәрүе дә бик тиз...
        Шушы урында  биографиясе шулай ук гыйбрәтле атаклы немец фәйләсуфы Иммануил Кант  ирештергән  фикерне искә төшереп узыйк. Хак Тәгалә иксез чиксез галәмнәрне күкләрне яраткан  икән, җир шары чиксез галәм өчен –тузан бөртеге, һәм Күкләрне яраткан Хак Тәгалә каршында ул тагын шулай.  Ә шул тузан бөртегендә яшәүче  Кеше,  ошбу Зурлык алдында гомумән юк дәрәсендәге барлык.  Масштаблар аермасының чиксезлеге кешегә Хак Тәгаләнең барлыгын да юклыгын да расларга мөмкинлек бирми, дигән ул... Димәк без  бәянлаган дөреслек, ахыргы хакыйкать булудан ерак, үз каланчабыздан чамалау гына булып чыга...        
         Әле бит һәркемнең күңелендә хәтта чамалавына карата да  үз, эчке  цензоры, мөхәррире утыра.. Кеше эш урынына , гаиләсенә, дусларына, дошманнарына , законнарга, этик  нормаларга, әдәп-әхлак кагыйдәләренә, аның язмасын бастырырга мөмкин матбугат  чарасы тоткан кыйблага , күрше-күлән, авылдашлар, хезмәттәшләр, турыдан туры җитәкче, гомумән киң җәмәгатьчелек фикеренә һәм тагын тагын әллә нәрсәкәйләргә, кемнәргә   бәйле. Дин тәгълиматлары да  хупламый бит әле моны...  Шундый риваять бар, монафикълар бары тик яхшылык белән җиңәргә өйрәтүче Гайса г.с.  хозурына  зина кылуда фаш ителгән хатыннны тотып  китерәләр һәм хөкем итүен сорыйлар.  Пәйгамбәр г.с ике ут арасында кала: чөнки , хатынны җәзаламаска кушса үзе өндәгән дин хөкемен бозган була, ә аның сүзе белән хатын җәзаланса, ул тоткан  яхшылык белән җиңү юлыннан тайпылачак . Гайса г.с. догада утырган җиреннән тегеләргә борылып карамый гына,
-       Арагызда кайсыгыз гөнаһсыз, беренче ташны шул атсын, -ди.
Беренче таш атучы табылмый... Һәм , монафикълар, Гайса пәйгамбәрне  рухи җимерә алмыйча гөнаһлы ханымны тынычлыкта калдырып, таралыша...
        Төптән уйлап караганда җәмгыятьтәге кеше, пәрәвез җәтмәсендәге чебен хәлендә. Гомәр Хәйям, бер робагыенда, әгәр син кол  һәм хуҗа булмасаң һәм шул ук вакытта ошбу катлаулы заманда ашар ризыгың да булса, димәк син –бәхетле , -дигән. Хактан да кол булуга караганда хуҗа булу тагын да зур һәм ишле бәйлелекләр китереп чыгара... Шуңа да атаклы әл Газали хәзрәтләре хакыйкатькә ирешү өчен әвәле барча бәйлелектән азат  булу шарт дип патша вәзире вазифасын ташлап, бар байлыгыннан баш тартып, бер кат киндер күлмәктән дәрвишлеккә чыгып китеп ун ел йөргән һәм һәм ислам һәм христиан, барча конфессиядәгеләр, ягъни дөнья  кабул иткән ( Европа аны “Альгазаль –оживитель веры” дип таный) искитмәле хикмәтле китапларын язган... Һәм ул  , Иммануил Канттан бер ничә гасыр алдан,  Кеше акылы Аллаһның барлыгын да юклыгын да исбатлый алмый, дип белдереп,  акыллы кеше дин тотарга тиеш, чөнки Аллаһ юк икән ул бер ни дә җуймаячак, ә бар булса бөтенесен дә югалтачак , дип кисәткән.
             Озын сүзнең кыскасы,  хөкүмәт химаясындагы матбугаттан соңгы дөреслекне көтү беркатлылык.  Бәйсез дигәне дә бәйдә әле аның... Җөмләдән, татар газеталары урнашкан  Казансу ярындагы мәшһүр биек бинадан инде күпләре китеп барды. Үз көнен үзе күрергә сәләтле “ Татарстан яшьләре”  әлегә шунда. Ул бу бинада фатирчы хәлендә дип чамалыйм.  Аренда хакын купайта  төшсәләр , почта чыгымнарын  мулкытыбрак китереп сапласалар,  Казанда татар теле чагыштырмача  тулы хокуклы  тоемланган   ул бердәнбер бинага да бездәй фәкыйрьләрнең  үтү сүтүләренә чик куелмагае...  “Тиледән туры хабәр” язмаларга киңрәк юл бирелә башласа хак арттырулар ашыктырыла төшәргә дә мөмкин ...  Шуңа күрә,  гәҗиттә язганнарны  ахыргы дөреслек  үк дип кабул итмәү, басылган кадәрен акылың, тәҗрибәңне эшкә җигеп уку  муафыйк.  Шунысы да бар, егерме җиде ел  мөхәррир булып эшләгән Тәлгать Нәҗми әйтмешли, гәҗиттә ни язмаслар...                                      
                                                  

Комментариев нет:

Отправить комментарий