Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 26 сентября 2012 г.


                                           СӨЯЛДЕМ  СӨЯННӘРГӘ

              “Машиналарга утырып, җәяү киттем ат белән, аерылыштык, лыштык-лыштык сөйләшербез хат белән” дигән  җырдагычарак килеп чыкты. Иртән, радиодан Камал театрында Моңзадә  Сафина бенефисы узачак дип хәбәр итүләре булды, Нурлыгаян , кырык эшен кырык якка томырып  дигәндәй, олы юлгача җәяү,, аннан автобуста тирбәлеп “Шәмәрдән” стансасына, анда электричкага эләгеп, туп-туры казанга элдертте. Элдертүченең исемен  авылда тутырып әйтүче юк : армиягә, дөресрәге флотка алынганчы Гаян иде, кайткач, Нурлы дип кенә дәшә башладылар.
         ...Камал театрына җитәрәк, егет Габдулла Тукай исемендәге мәйдандагы җир асты юлына төшеп, янып торган чәчәк бәйләме сайлап, сатып  алды, аннары аерым хутлы кассага барып билет юнәтте.. Инде театрның ишекләре ачыласын гына көтәсе калды һәм, Аллага шөкер диик,сәгать тә үтмәстән алары да ачылды. Тышта салкын, ачы җил иде, ә ә театр эче ышык, якты һәм җылы. Нурлы, буфетка барып суык тиүне кисәтерлек кенә  тамак чылатты да, әле уты да эленмәгән тамаша залына үтеп, үз урынын эзләп тапты.
...     Ахрысы, мәмрәп кителгән, егет, кинәт купкан шау-шудан сискәнеп, күзләрен ачса, зал яп-якты, халык ишелеп  керә башлаган. Менә бермәл дәү люстралардагы яктылык әкрен- генә сүрелә барып, тамашачылар янә дөм караңгыда калдылар.Тик озакка түгел. Музыка уйнап җибәрде һәм. Бәрхет  пәрдә өскә күтәрелеп, алда аллы-гөлле утлар уйнап торган сәхнә пәйда булды.... Шул сихри мәйданчыкны кыйгач кисеп, кәс-кәс атлап, тигез тешләреннән нур чәчрәтеп, итәге яннан ерыклы  җемелдек күлмәк кигән гәвам сөеклесе Моңзадә Сафина килеп чыкты. Аны күрүгә, тамашачылар урыннарыннан купты, котырып кул чабарга керештеләр...
        Кичә, җыр аралаш котлауларга үрелеп матур гына бара. Сәхнәгә чәчкә таулары өелә. Ә Нурлы. Кулына кысып тоткан бәйләмен һаман тапшырмыйча, үзе мөкиббән “Сөялдем сөяннәргә” дигән җырны көте. Бу җырны бүтән көйгә дә сузалар, әмма Нурлыга Моңзадә  сайлаганы кирәк! Бәхетне юк дип кара син, инде өмет өзелде дигәндә, нәкъ шуны игълан иттеләр, һәм җыр сәхнәне тутырып залга омтылды.
                   Сөялдем сөяннәргә, тирбәлдем имәннәрдә,
                   Бар шатлыгымны бирәем кадерем белгәннәргә...
       Җыр тәмамлангач. Залдагы гәвам беркавым һушына килә алмый , моң канатларына күтәрелгән  халәтендә , исенә килә алмыйча  торды. Аннары алкышлар давыл булып кубып, фәкыйребез Нурлыны да йомычка сыман бөтереп алып, сәхнәгә меңгереп ыргытты. Аның чәчәкләрне ничек тапшырганын, сөекле җырчыбызның ут капкан битләренә  тиереп ничек иреннәрен пешешерүен сөйләп тормыйк. Нурлы. Авызын һич җыеп бетерә алмады, маңгаеннан туктаусыз тир акты, башын түшәмдә, күкнең сигезенче каты түшәмендә итеп тойды. Гаҗәп җыр бит ул “Сөялдем сөяннәргә”, көе дә искиткеч, сүзләре дә.
           Нурлының бер әрем телле танышы бар. Теләсә кайсы  җырның җыртыгын табарга аңа куш. Ул яраткан җырга да өлеш чыгарырга азапланды...”Сөян...- дип тыңкышланды ул, - сөян- кабыгы  буналган юкә бүрәнәсе. Багана утырып торса, бүрәнә  ятып тора, тәгәрәп тә китүчән....Димәк, сөянгә сөялү өчен, җиргә ятарга, ә бәлкем аунарга кирәк! Тәк . Тирбәлдем имәннәрдә....Монда мәгънә тагын да тирән, төбенә төшеп җитешле түгел. Имәннең корычтай каты, чытырман ботакларына ничек урнашып була соң? Чөеп кундырсалар гына инде. Ә бөгелмәс, каты имән ботакларының беришесе  кабыргаларың аша үтү ихтималы да юк түгел... Имәннең тирбәлүе? Аны тирбәтү өчен корыч арканнар белән бәйләп “Комацу” тракторын эшкә җиксәң генә инде... Һәм, шундый тирбәлүләрдән соң да шатлыгың калып, аны кадереңне белүчеләргә  өләшү...” Танышының остаруын ошатмады Нурлы.” Кеше тормышында шундый гарасатлар була, сөяненә дә сөялдерә. Имәнендә дә тирбәлдерә!” – дип кырт кисте ул.
      ...Кайсыдыр җырдан соң сәхнәгә бер көлтә чәчәк күтәргән Төркия кунагы килеп чыкты, һәм чок гүзәл җырлардан мәмнүн булуын” белдерде. Зифа буйлы, ыспай киемле, чем кара мыеклы, затлы-зыялы чит ил  иренең ягымлы сүзләре артисткабызның болай да тулышкан күңелен тәмам ташытты, аның да үз чиратында кунакны куандырасы килде һәм ханымыбыз рәхмәтен төрек телендә әйтте! Дөресрәге, төрекчә әйтәм дип уйлап үзбәкчә ябыштырды. Рәхмәт әйтүнең гаебе юк, әмма Нурлы янәшәсендә кичә дәвамында тач-точ сагыз чәйнәп, мыш-мыш килеп утырган юан хатын, аның яндыгына  йомры терсәге белән төртеп :
-       Нәрсә кү ди ул? –дип, эре тешләрен ыржайтты.
          Мәгълүм ки, төрекләр, Тукай заманындагы безнең бабайлар  кебек үк, рәхмәт урынына “тәшәккүр”, ә үзбәкләр бу сүзне чак кына үзгәртеп, “ә” хәрефе урынына “а” куеп әйтәләр. Аерма тик шунда. Шатлыктан сәрхүш сөекле җырчыбыз, төрек кунагына әлеге  “рәхмәт” сүзен үзбәкчәләп кат-кат, баш ия-ия кабатлады.
          Бенефис төн уртасында төкәнде. Театр бинасыннан чыккач, Нурлы тирән сулап күккә карап алды да вокзалга  таба теркелдәде. Вокзал халык белән шыгърым иде, аңа байтак гомер “көтү залы” дигән бүлмәдә аркасы белән дивар сөяп торырга туры килде.
   .... Кинәт, кайчандыр, әле бала вакытында, әнисе белән икәүләп  Таҗикстанга кунакка барулары исенә төште. Ташкент вокзалында сигез сәгать поезд көткән иде алар. Тамак ялгап, үзара сөйләшеп утырганда яннарына яшь кенә, матур гына бер хатын килеп сүз кушты. Ул биредә үзбәк егетенә кияүгә чыккан һәм Ташкент кешесенә әйләнгән, әмма туган ягын бик сагына, якташлары очрамасмы дип, көн дә вокзал тирәсен урый, имеш.
-       Их, үзебезнең Ык буйкайлары!Җәяүләп кайтып китәсе көннәрем күп, - ди ул.
Нурлыгаянның әнисе исә:
-     Бер кияүгә чыккач торырга кирәк, ияләнерсең әле, -дип, үгет бирә.-Ичмасам, телләрен беләсеңме? -  дип,  кызыксына.
-  Әй, беләм инде, - ди, якташ апа.
           Нурлыгаян да сүзгә катышасы итте :
-       Үзбәкчә рәхмәт ничек була? –дип сорады.
         Теге хатын әз генә уйланып торды да, исенә төште ахры, катгый итеп, аты-юлы белән “фәлән күр!” дип ярып салмасынмы?! 2Фәлән”нең каты “к” белән башланганын тондырды бу. Нурлыгаянның әнисе мулла нәселеннән чыккан укытучы, авылларының интеллегенты, андый сүздән коты чыгып өнсез калды һәм, бераз сулу алгач кына, “юк, юк, алай түгелдер”, дип әйтә алды.
-       Һәй апа! – диде теге хатын, әрнү катыш ачы елмаеп. – Боларның шулай монда!
           Һәм җәлт кенә вокзал диварындагы дәү сәгатькә төшереп ады да, саубуллашып та тормастан яныбыздан китеп барды. Әмма икеме-өчме адым атлауга, борылып :
-     Апа,фәлән күр түгел, төгән күр икән, -дип  тәшәккүр сүзенең үзбәкчә вариантын яңгыратты. Аннары капылт кына сул кулын алга селтәП. Урысчалатып : Один фәлән инде, - дип өстәп, юлын дәвам итте....
         ... Нурлы инде поезда җилдерә. Бүген ул авылына ук кайтып җитә алмастыр. Шәмәрдәндәге апаларына кереп кунарга туры килмәгәе. ХҮәер. Кайтып җитүдән ни мәгънә? Яхшымы- яманмы хатыны да, елакмы-көләчме  баласы да юк аның. Ялгыз өендә зарыгып ялгызлыгы гына көтәдер...Дөрес, өйләнгәне булды. Хәрби хезмәткә озатып калган һәм көтеп каршы алган яры белән кавышкан иде. Ике атна узгач китте  барды. Аннары аның  флотта , су асты көймәсендә хезмәт иткәндә нурланыш алу хакында  сүз таралды. Ягъни,  Нурлы үзе дә , җырдагыча сөялгән һәм тирбәлгән кеше ул...
           Поезд ашыга-ашыга алга чаба. Тәгәрмәчләр бертуктаусыз . үзбәкчәләп, рәхмәт дип тәкърарлыйлар төсле....

Комментариев нет:

Отправить комментарий