Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 26 сентября 2012 г.


                               Т О З Л Ы     Я Ң Г Ы Р

       Элек бит карага мана торган каләм белән яза идек. Малайларның шул инде, үзара эләгешеп китәсең дә, пыяла кара савыты идәнгә төшеп чәлпәрәмә килә. Дәрес башлангач язарга кирәк,  борылып, арткы партада утырган  кызларга ялынасың. Ә алар бөтенесе дә бер иш түгел. кайсы мандыра, ә кайсы юк.
        Борын асты кибә башлагач, янә кызларны аерасың : озаттыручы һәм озаттырмаучыларга. Рәхимә - ташкүмердәй ялтыр күзле, тулы тәнле, чая сыйныфташым алтынчыда укыганда ук  беренче төркемнең алгы сафына чыкты! Әйбәт кыз иде ул, карасын да һич кайчан җәлләмәде.
       Хәтерлим, ниндидер бәйрәм уңаеннан концерт куярга безнең сыйныф тиеш булды. Рәхимәнең тавышы матур, җырларга күндерә алмыйбыз, ул элгәре үтә дә оялчан иде. Шуңа да карамастан моның артыннан авылның фырт егете Сәлмән “чиерттерә” , ягъни  Рәхимә шуңа озаттыра, имеш!
        Төрле яклау кыстауга  түзеп буламы?! Әлбәттә гүзәлкәй  “сынды” һәм чираты җиткәч , кыска , күпертмә җиңле, акка кызыл борчак төшкән күлмәген киеп сәхнәгә чыгып басты да , чишмәдәй чылтыраган тавышына авылдашларны әсир итеп, җырлап җибәрде.
                                     Кайда соң син.
                                     Кайда соң син ....
-       дип өзгәләнде кыз.
            Шулчак. Һичкем көтмәгәндә Сәлмән мәлгуньнең :
-       Мин мондау! – дигәне яңгырамасынмы....
         Рәхимә, комачтай кызарынып, ике битен  куллары белән каплады да, сәхнәне ташлап, йөгереп чыгып китте.Ә зал, дәррәү күтәрелеп, көлде...
         Бар иде заманнар... “Рәхимә өчен  тагын сугышканнар”, - дигән хәбәр бермәл авылда гадәти яңгырый башлады. Рәхимәбез, сигезне тәмамлап, бухгалтерлыкка укып кайткач, аның тирәсендә бөтерелүчеләр тагын да ишәйде, мотоциклга атланып район егетләре тыз-быз  чабулады. Кунакка кайткан кала егетләре дә гел аңа омтылды...
      Әмма, еллар узган саен гүзәлебез артыннан борылып карап калучылар кими төште һәм  көннәрдән бер көнне  апагыз хозурында яше утызга якынлашып килүче  зоотехник Азат кына торып калды. Ул эшне коры тотасы итте, бер кичне чибәр түтине  капка баганаларына кысрыклап, кочаклады д:
- Матурым, икебезнең дә яшь Аллага шөкер, безгә өйләнешергә вакыт, - диде.
           Рәхимә, башын артка ташлап көлде, боргаланды, ансат кына ризалашып очсызланудан да, һавадагы торнага алданып. Кулдагы чыпчыкны “ычкындырудан” да курыкты.Һәм, аяк очрарына басып, калкынгалап торганнан соң :
-       Мин риза, әмма шартларым бар, -диде.
-       Әйт, - диде Азат, үтә җитдиләнеп
-       Беренчедән, мин үз фамилиямдә9 калачакмын!
-       Ярар, калырсың.
Рәхимә тагын нәрсәләрдер тезде, ә Азаты, баш кагып, аны үсендереп, гел :
-       Ярар.,ярар, - дип кенә торды.
       Әмма, шул кичтән соң егетне Рәхимәләр капка төбендә бүтән күрүче булмады. Ә бер атнадан моның. Күрше авылдан яшь кенә бер савымчы  кызны алып кайтуы ишетелде. Шулай итеп, нәкъ Рәхимә теләгәнчәрәк килеп чыкты, ул үз фамилиясендә калды...
         Бу хәлләрдән соң кыз суырылды,эченә йомылды, урамны яңгыратып көлүләр бетте, клубка, кинога барулар онытылды. Кәнсәләреннән кайта да, әнисе кул арасына керә, эштә дә эш, өйдә дә эш,янган йөрәген тагын ничек бассын. Шулай, гел бетөрле  эчпошыргыч айлар уза торды.
        Хәлбуки, кара көннәрне аклары алмаштыра дигәндәй, көннәрдән беркөнне  боларның капкасын соңгы араларда  яучылыгы белән аты чыккан пенсионер укытучы  Гадилә җиңги какты. Ишектән керде. Түргә менеп утырды. Баксаң, күрше көшел авылында бер дигән егет бар икән. Яше утызны гына тутырган, эчми-тартмый, акчаны соскылы көрәк белән көри, ПМК да эшли, начальнигы бик хөрмәт итә ди үзен. Өйләнсә, фатир да бирәчәк, әлегә ул әти-әнисе янына матайда кайтып йөри, кулы алтын,, аерым заказлар буенча гына чакыртып алалар –фатир, кабинет  идәннәренә паркет җәя, туалет-ванналарга тәтәй ябыштыра, буйый, матурлый, агач эшен дә белә ди.
       Рәхимәнең әтисе Мозаффар агай, пенсиягә чыкканчы колхоз парторгы булып эшләгән кеше, кызыксынасы итте :
-       Кем малае ул? Ник алай ялгыз эшли? Коллективтан аерылып) акылы камилдер бит?
-       Камил, бик камил. Хөрмәтле Габделкадыйр абзый малае, бик йомышлыклы, бик әйбәт кешеләр.
-       Теге, мулла сымаграк булып йөрүчеме?
-       Шул. Шул үзе.
-       Беләм мин ул гаиләне...Бик динле кешеләр. Малае да намаз укыйдыр инде, ә ?
-       Укыса, -диде Гадилә җиңги, акланган кыяфәттә кулларын як-якка җәеп җибәреп.
-        Оясында ни күрсә, очканда шул диләр бит...
                 Хәтерли Мозаффар агай, бер елны районнан вәкил килеп, шомлы тавыш белән : “Колхозыгызның Көшел бригадасында тәравих укыйлар. Как сез моны допустили?” – дип утка бастырган иде. Аннары габделкадыйр агайны кәнсәргә дәштерделәр.
         Түгәрәк сакаллы. Чиста йөзле абзый озак көттермәде, “Кобровец” матаена атланып килеп тә җитте. Ашыкмыйча каскасын салып рульгә элде, кесәсеннән чиста кулъяулык алып битен-кулын сөртте, бәрхет түбәтәен рәтләде һәм  нәчәлстуага каршы атлады. Агайның пинжәге  түшендә ике медаль һәм бер Дан ордены җемелди иде.
-       Әссаләмагаләйкүм, -диде ул  үзен көтүчеләргә ике кулын сузып.
-       Сәлам, сәлам, -дип сыңыр кулын  турылады вәкил иптәш.
Мозаффар да ике куллап күрешергә йөрәксенмәде.
Вәкил, һич көтелмәгән йомшаклык күрсәтеп, агайның тормышы белән кызыксынды һәм ахырдан гына :
-   Ничек соң, рамазан айлары, тәравихны кайда укыйсыз? – дип кызыксынды.
- Аллага шөкер. Минем өйдә, -диде Габделкадыйр агай, үзен ник чакырганнарына ниһаять төшенеп.
- Күп җыеласызмы соң?
-  Бер биш-алты карт җыелып утырабыз инде.
- Тешләр беткән сезнең, -дип куйды вәкил, “утырабыз” сүзен дөрес әйтә алмыйчы, “т” урынына “с” куллануга мәхкүм  авызны сагышлы күзәтеп. – Теш врачына чират су буе, ну, мин военкомга да. Баш врачка да шалтыратырмын, тешләрнге ремонтлап алырга кирәк, гаепләр үткәч.
          Габделкадыйр агай утлар-суларның төрлесен кичкән кеше, эшнең ансат төгәлләнүенә беркадәр гаҗәпләнеп, рәхмәтен әйтеп кайтып китте.  Вәкил, ул күздән югалгач, Мозаффар агайның иңенә кулын салып,
- Хәрби ветераннарны бик куырып булмый хәзер, оборона министрына шикаять юлларга күп сорамыйлар, - дип акланды.
         Ә Гадилә җиңги үз эшен төгәл белә, егетнед бертуган абыйларын мактауга күчкән. Бар да ишле гаиләлеләр, бик бәхетлеләр, имеш...
- Ник борчыласың. Атасы, динле дип инде, аның каравы эчми-тартмый ди бит, -дип , карчыгы да сүзгә катышасы итте.
        Мондый җайлы сүз чыккач, Гадилә җиңги һөҗүмгә үк күчте.
-       Әгәр  дә уңай фикердә торсагыз, ул абыйсы белән биредә, күршеләрегез Фәлихларда гына, дәшим булмаса, - дип чыгып та йөгерде.
-       Кызым. Син ул егетне беләсеңме соң? – дип куйды аптырашта калган Мозаффар агай.
-       Үткән атнада безнең кәнсәрәрдә прит кабинетын ремонтлады. Миннән ике-өч ел элек укыган бугай мәктәптә, тик мин аны бер дә хәтерләмим.
-       Үзара сөйләшкәнегез булдымы соң?
-       Бухгалтериянең ике тәрәзәсе  ачылса ябылмый, ябылса ачылмый тилмертә иде. Моңа әйтүем булды, кабинеттагы эшен куеп, бик тиз рәтләде. Өстәл-урындыгың какшау икән дип, аларны да сүтеп. Келәйгә утыртты. Алдына гына карап эшли ул Мәхмүт, ә мине күрсә кызара, -диде рәхилә һәм көлеп җибәрде.
             Кызларының көлүен тансыклаган әти-әни күзгә-күз карашып алдылар һәм ишектән килеп керүче ир-атларны елмаешып, басып каршыладылар, түргә үтәргә кыстадылар.
      Сөйләштеләр. Аңлаштылар, туй көнен дә тәгаенләделәр. Әмма булачак кияүнең шарты бар булып чыкты.
-       Туйда ризыкъ хәләл булыр исерткечләр куелмас, -диде ул, катгый итеп.
            Әлбәттә, Мозаффар агайның борын салынды, әмма ни хәл итәсең, бала газиз бит, тешен кысып түзде.
           Туйлар узды. Кияүнең   начальнигы, озын буйлы, кызыл чырайлы таза урыс, съзен съз итеп, хак мөселман динен җиренә җиткереп тотучы яраткан эшчесенә панель йорттан ике бүлмәле фатир бирдертте, ә ПМК ның яңа килененә бухгалтериядә җайлы эш табылды.
           Мәхмүт тормышчан ир булып чыкты, ике як әти-әнине дә тигез кайгыртты, үз фатирларын да курчак  өе рәвешенә кертте, йорт җиһазларының Рәхимә теләгәнен кайтартты, аяк асларына да келәмнәрнең Рәхимә сайлаган калын һәм затлылары түшәлде. Бар да җитеш, түгәрәк кебек. Рәхимәгә дә кияү килеште, ул кабат тулыланды, чибәрләнде, контораны яңгыратып. Чылтырап көлә торган булды. Әмма хатынның эчен пошыра торган нәрсә, бухгалтерия кызлары белән берәрсенең туган көнен коры шәраб белән “юып” кайткан өчен дә сүз чыгуы. Әлбәттә , Рәхимәкәй җаен тапты, тулы, нык беләкләре белән мыжык ирен кайнар кочагына кыса да, тулы, сусыл иреннәре белән мораль укуга һәвәс авызны томалый. Һәм Мәхмүт йомшый. Ләкин сыйныфташлары белән очрашуга бару мәсьәләсе кузгалгач, бу сыналган ысул ү
Зен акламады, тәки киресенә катты ир дигәнең.
-   Бармыйсың, и вчу, -ди. – Син, ир  хатыны, ничек инде ят ир-атлар арасына, кара урманга төн кунарга чыгып китәсең? Табыныгызда хәмер, җитмәсә чучка итеннән шашлык куырасыздыр әле, ямьле урманны сасытып...
-   Мәхмүт, акылыңа кил, анда җыйналучылар бар да ир хатыннары. Синнән башка берәү дә хатыныма тиярләр дип курыкмый, ышанычсызлык күрсәтеп, газиз хатынын рәнҗетми. Ышанмыйсың икән, икәү барыйк, син минем тән сакчым булып йөрерсең, уңайсызланмасаң. Ярый. Юк икән, кирәкми. Кил, төнге уникедә, бергәләп кайтып китәрбез, анда бит беркем дә йокларга җыенмый...
          Янә кайнар иреннәр, тулы беләкләр эшкә кереште һәм аяк терәп  карышкан ир чая хатын тарафыннан кабат “сыртына салынды”.
        Очрашу дигәннәре мәктәптә, укыган класс бүлмәсендә башланып, иң мөһим өлеше, әлбәттә, урманда дәвам итте. Рәхимә арада ид күреклесе иде. Кием дә затлы һәм ыспай, колакта да алтын алкаларның саллылары, бармактагы йөзекләр дә берничә, йөз дә елмаюлы, көлү дә элеккечә! Мәҗлестә аңа тиң булырлык  бер генә мәһабәт ир бар, кайсыдыр районда ниндидер шәп түрә булып киткән сыйныфташы Әдһәм иде. Магнитофонга танцы иткәндә аны гел шул Әдһәм чакырып йөдәтте. “Ак бию” игълан ителгәч, Рәхимәнең дә бурычлы булып каласы килмәде...
         Магнитофоннан җыр агыла :
                    Сине назлап. Сине сөюләрем
                    Никахыма бит ул хыянәт...

          Күңелле вакыт тиз уза, унике дә тулган, чит ир пинжәген җилкәсенә элгән хатынын Мәхмүт каенга аркасын терәп торган хәлендә очратты. Пинжәк хуҗасы Рәхимәнең колагына нидер пышылдый иде шикелле, көтмәгәндә Мәхмүт килеп чыккач, болар  бер-береннән читкә тайпылышты.
-       Сәлам, -диде Әдһәм, көтелмәгән кунакны кочагына эләетереп һәм ияген Мәхмүтнең баш түбәсенә терәп. -Әйдә, бер сыйланыйк,  якташ. Күптән күрешкән юк бит.
-       Икенче вакыт, -диде Мәхмүт, көч-хәл хәмерле сулышлы авылдашы колачыннан ычкынып. –Кайтабызмы. Карчык. Уникегә  сөйләшенгән идек, сәгать беренче киткән...
-       Бу минем Мәхмүт, - дип уңайсызланып елмайды хатын, Әдһәмгә пинжәген кире кайтарып. – Сау бул классташ, кулыңны болгап кал Рәхимә абыстаңа.
           Күк тулып йолдызлар яна. ә йөзгә яңгыр җиле бәрә. “Урал” мотоциклы оча гына. Матай бишегенә утырган Рәхимәнең калын кара чәчләре тузгый, кыйгач кашлары киерелгән, күзләре ут яна. Аһ, нинди чибәр ул. Ә Мәхмүт аңа мәктәптә укыганда ук күз төшереп йөрде. Рәхимә исә аны бөтенләй искәрми иде. Мәхмүт, шушы Рәхимә  хәләлем булса иде дип, намаз саен Ходайга ялварды. Менә бит, бәхет бар ул, алар бергә. Әмма икесе ике кеше шул аларның. Ире намазлыкка утырды,Рәхимә утны шарт-шорт яндыра-сүндерә башлый. Тузан суырткычны эшкә куша, ишеген ябарга “онытып” бәдрәфкә кереп утыра...
            Вакыт-вакыт ул Мәхмүтне ихластан яраткан төсле дә булып тора. Бигрәк тә акча алып кайткан көннәрдә. Ә Мәхмүткә нәрсә, яңа кәчтүм-чалбарны да ул Рәхимә кыстаганга гына алып киде.
          Кайтып җитәрәк сөекле хатын йокымсырады,һәм ире аны , биленнән коча төшеп, икенче катка сөйрәдә. Өйгә кергәч, диванга ятарга булышты, өстенә юрган япты, баш астына мендәр кыстырды һәм. Тиз генә ваннага кереп тәһарәт алды да намазлыкка басты; башта азан, аннары камәт, аннары ниятен әйтте :
-Илаһи ният кылдым ясыйгы намазымның дүрт рикагать фарызын үтәмәккә...
         Мәхмүт, сәҗдәгә китеп, маңгаен намазлыкка тиергәндә, артында кыймылдау һәм мышнау абайлады.
-  Әй! Япь –яшь башыңнан укыма әле намаз! – диде хатын, сәҗдәдәге ирен кымтырыклап : - Иди сюда ...
         Мәхмүт, корт чаккандай чәчрәп торып басты. Йөзе ап-ак булды. Тәне дер-дер килде.
-       Талак! – диде ул, көч хәл белән, шушы сүздән буылып.
-       Нәрсә?! – дип, авызын ямьшәйтте гүзәл ханым, гаҗәпләнү катыш серле елмаеп.
Мәхмүт сүз көрәштереп тә, талакның калган икесен дә әйтеп тормады, ашыгып өеннән чыгып китте, бер тибүдә матаен кабызды һәм әти-әнисе яшәгән авылга элдертте. Биткә яңгыр бәрә, ә Мәхмүтнең иреннәре тозтәмен тоя иде...
                         

Комментариев нет:

Отправить комментарий