Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 16 мая 2012 г.


                                   ЧҮП  ӨСТЕНӘ  ЧҮМӘЛӘ....
           Буталды дөнья, асты өскә килде, нәрсәнең ни икәне аңлашылмый   башлады...Ил, өлкә, кала, берләшмә , оешма җитәкчеләре Һолливуд артистларын хәтерләтә, иң югары урындагылары,  бригадир, мастер, оператор, прораб  киемендә һәм рәвешендә халык күңеленә һәм хәтеренә елышырга азаплана , шул максаттан кайчакларда җилкәләренә махсус эш киемнәре элә, пеләшләрен каска-казан , яки башкасы белән каплый. Ә кечтеки  түрәкәйләр үзләрен  мэр, министр, губернатор, ә бөтенләй тәләкәләре ил башын, аларның да иң-иң хәтәрләрен гәүдәләндерергә мәтәләнеп,  кәмит күрсәтә , Наполеон, Сталин ролләренә үк көчәнә, кырларына килешле түгел... Язучы яки галим булып уйнап,  шул эргәдәгеләрнең  алгы сафына бүселүчеләр дә юк түгел...  Ә шул ук вакытта, ни хикмәт, һәр төр сәхнәле тамашаларда ясалмалылык хөкем сөрә.. Күкләрнең кадрлар бүлеге,  артист булырдайларны  кат-кат сөзеп, соңгысындагы калдык-постыкны гына сәхнәләр өлешенә калдырамы  әллә югыйсә? Күршеләр зарлана, имеш, соңгы вакытта телеэкраннарга чыгарылган  татарча спектакльләрне   минут та  түзеп карап  утырышлы булмый башлаган... Миңа калса, моннан ун, ә бәлки күбрәк ел элек үк хәл шул чама иде... Әлбәттә, авторлар, әсәрем даһи да, артистлар пүчтәк, режиссер   шуның төсле генә дип сыкранырга, режиссер, “күк бия саташу”ын бернишләтеп булмый, өстән кушмасалар мин аңа мәңге тотынасы түгел идем дип тырпаерга, ә артистлар , үзебез сайлаган язмыш ,  роль көтеп авыз ачып  үрсәләнүче  кош балалары хокукында бит без  дип, мескенгә сабышырга  мөмкиннәр.. Элеккеге, чишмә агышы сыман табигый сөйләшле   сәхнә күрке мәһабәт затлар төкәнеп,  бит мускулларын уйнатып, күзләрне алартып, яшелле-мөшелле тавыш белән акыру- бакырулы “әңгәмәчелек” өстенлек ала барганга, ә җырда,  азаккы иҗектәге нотаны  бик озын итеп көчәнеп сузу - шәплек күрсәткеченә әйләнгәнгә , аларны карау-тыңлау , рус әйтмешли байтактан  “на любителя”  дип саныйм.
                Язучы, шагыйрь, әдип, философ һәм галим  “капчыгы киеп” тә беренче котегория  “артистлар” узыша... Ә нигә узышмаска  , байтагының кесәсендә тиешле имзалар куелып, мөһере сугылган рәсми “катырга”лары  бар, һәм андыйларга, тамашачының ниндие кирәк, шундыен  административ ресурс хисабына , күркәм залларга кирәк  санда китертү дә ике тиен бер акча. Ә әдәби гәҗит - журналларда каләм кыштырдатучы һөнәри каләмзатлар хәленә килсәк, бер мөхәррир- шагыйрь бахыркай әйтмешли,  үзләре язалар,  үзләре   укыйлар ...
         “Хәзер китапга багыну  бетте,  өстә утыручылар аңа гомумән якын  бармый, шуңа күрә юк-бар әсәрләр , хәтта ки саташулар  пьедсталга  күтәрелергә мөмкин”,  кебек  фикерләргә  шикләнебрәк карыйм ... Миңа калса,   “бәлки  аңламыйм гынадыр , әсәр кәттәдер, фәләннәр  дә шәп дип тора бит”, дип алданып, чүп-чарны зурлауга ихластан юл куюлар ышандырмый һәм  халкыбызның , “тозсызны күзсез дә күрә” дигән мәкале дә моңа куәт. Аннары ,  диңгез суының тәмен белү  максатыннан диңгезне эчеп бетерү  мәҗбүри дә түгел. Әйтик,  шагыйрьне  таныр өчен  дүрт, хәтта бер юлын  уку да җитә шикелле? “...Күтәрелде кошлар иле белән...”, “Меңнәр арасында син –бердәндер...”. Болар- Наис Гамбәрнекеләр. Шагыйрьме ул? Әлбәттә. Әдипнең  кемлегенә, “кызыл авыз”мы ул, халтурачы-компилятор яки плагиатормы, әллә йөрәк каны белән язамы –һәр җөмләсе  гуаһлык итә. Һәм  талантлы  әсәр һәркемне, хәтта ки “утын агачы”н да теге яки бу дәрәҗәдә  барыбер дә  ”яфрак ярдыруга”  корылышлы... Менә мин фәкыйрь дә күңелемә хуш килгән байтак шигырьләргә көйләр яздым...   Шушы урында нәни бер лирик чигенеш ясарга рөхсәт итсәңче, хөрмәтле укучым. ..Кесәңә кереп акчаңны чәлсәләр, суынып китәсең, фатирыңны “чистартып” чыксалар  авыр сулыйсың, ә иҗат җимешеңне “хосусыйлаштыру” матавыгына тарсаң , бигрәк яман, монысы чишендерүгә генә түгел, буналуга тиң халәт... Кави Нәҗминең “Нәниләргә бүләк” дигән китабыннан балачакта   ятлаган “Алфавит” дигән шигырен гомерем буе онытмадым һәм шуны кушымтада файдаланып шул исемдә  җыр иҗат иткәнем булды... Аны Саба һәм Мөслим якларында белүче, хәтерләүчеләр калгандыр дип өметләнәм. Элегрәк булган хәл, бердәнбер көнне   Мөслимдәге балалар бакчасы музыка укытучысы Земфира ханымның,
-   Рөстәм абый , күрче бу китапны. Анда синең “Алфавит” җырыңны керткәннәр, әмма бөтенләй бүтән автор күрсәтелгән, -дип “сөенче” алганы  хәтердән китми.
-   Димәк тагын кемдер шул текстка көй язгандыр?
-   Юк шул,  ноталардагы  көй сезнеке...
          Җыр көенең  ВААП (Бөтенсоюз авторлык хокуклары агентлыгы)  тарафыннан  минем  исемгә теркәлүен хәбәр итеп Казандагы мөхәррирләргә һәм редакцияләргә чылтырату бушка китмәде, акланулы эчтәлекле хатлар килде, дәрәҗәле һәм вазифалы шагыйрь әфәнде телефон аша эшне зурга җибәрмәвемне үтенде. һәм ул да булмый,   бу җыр  ничәдер тапкыр  радио-телеэфирга чыгарылып, минеке икәнлеге игълан ителгәләде...Китап икенче басма булып чыкканда көйнең хакыйкый авторы  күрсәтеләчәк дип тә ышандырганнар иде дә, вәгъдәнең анысы , СССР җимерелү аркасында микән, үтәлми калды...
               Дөньялар үзгәрде, игезәк текстлы, игезәк көйле клон җырлар хәзер буа буарлык һәм бүгенге күзлектән караганда, ул чорда  гел юкка тыпырчынганмын сыман. Заманадан артта калмыйча, Бөтенсоюз авторлык агентлыгы экспертизасы аша үтеп авторлыгым тәгаенләнгән,  Хәмдүнә Тимергалиева , Әльфия  Афзалова башкарган “Тамчы гөл”  , Фердинант Сәләхов башкарган “Мөһаҗир җыры”, “Туган тел”( монысының сүзләре Зиннур Насыйбуллинныкы),  Алсу Гарифуллина җитәкләгән балалар ансамбле башкарган, инде телгә алынган  “Алфавит” (текст кушымтасы Кави Нәҗминеке), һәм башка, әйтик Салават башкарган һәм интернетка куелган, дискларда чыккан “Бүре”,”Саба”, “Биектау”, “Дуслар җыелган”, “Йосыф Алан”, “Юлчы” (монысының сүзләре Эдуард Мостафинныкы)атлы санаулы җырларым нигезендә, хәтта ки бүтәннәр бакчасына керми- нитми дә, кайбер ноталарны  әвеш-тәвеш китергәләп,  йөзләрчә тыңламлык  тәпәли алыр идем дип уйлыйм... Моңа бит хәзер тулы ирек.. Аннары 500, яки 600 җырым бар дип  тик мактанып йөре. Бәхетемә, халык хуҗалыгында белемемә туры килгән эш урыным, ә иҗат өлкәсендә казгануларым икмәк табу  нужасы белән бәйләнмәгән булу,  андый үрчем алу  зарурияте алдында калдырмый. Әдәбият өлкәсендә дә  бер үткен җөмләлек, нәни парчалык, яки ярым-йорты мәзәклек , чиле-пешле хикәялек,  стена гәҗитенә кулай мәкаләлек  нәрсәләргә , кем әйтмешли, нидер кундырып, нәмәкәйдер  үрдереп, комнан бау ишеп, иләк белән су ташып, һәм шул суны сыга-сыга “май” чыгарып,  фәлән йөз битле укымлык  әтмәлләүнең дә бер нәрсәсе дә юктыр дип  фаразлыйм.  Һәм андый шаукым да хроник төсмер ала башлады  шикелле... Дөрес, газета-журналларда эшләүче мөхәррирләрне  акларлык  сәбәпләр дә  юк ук түгел түгелен. Әйтик,  әдәби табынга турыланган иҗат җимешләре белән танышкач, рас басылганнары шушылай,  кире борылганнары нинди икән соң боларның?”, дип тел шартлатып торышлы... Күрәләтә юк-барны  даими укудан ми кыйшаюы да ерак йөрмәскә мөмкин... Күренекле язучы Фоат  Садриев, район газетасы  мөхәррире булып эшләгән чорында, бу вазифа  рухымны  шулкадәр талкый, фикерләремне калҗаеп каткан калыпларга шулкадәр турылый ки, әсәрләремне, “27 нче съездны лаеклы каршылап”, ише штамплар белән башлап, шулар белән тугълап изәсе килүдән арына алмый җәфаланам  дип,  сукранганы  истә калган. Ахырда ул әлеге ипиле эшеннән үз теләге белән ваз кичеп, райком карышуын көч-хәл җиңеп, “кәнифиен”  ташлап, хакыйкый зур язучы буларак танылуга иреште. Әлбәттә , асыл хакыйкатьне танып белү  хакына тулы бәйсезлекне зарур  санап, үзен тормышка бәйләүче , тәэсир итүче барча җепләрне өзеп, патша вәзире вазифасын куеп, бер кат киндер күлмәкчән  бер тиенсез хәлдә дәрвишлеккә чыгып киткән һәм еллар дәвамында шулай яшәп аннары   искиткеч китаплар язган әл Газали хәзрәтләре ( европалылар өчен Альгазаль) белән чагыштырганда аның гамәле  зур батырлык  түгел дә кебек... Ләкин бу әл Газали хәзрәтләре белән чагыштырганда шулай...Җимле тагарак хакына партиядән партиягә кунып “ җай белүчеләр” янәшәсендә бу гамәлнең бәясе  гел үзгә ...
              Сәнагатьтә, төзелештә  эш сыйфатын заказчының , эш башкаручы оешманың махсус белгечләре һәм проект  авторы өч яклап күзәтү алып барып, эшне сыйфатлы итү юнәлешендә үз фикерләрен  башкаручыга эш барышында даими ирештерәләр.  Җитешсезлекләр  табылса, эшне вакытлыча туктату хакында  карар чыгарылуы да бик тиз. Болардан тыш әле дәүләт контроль оешмалары бар. Контроллек итүчеләр язган  бәяләмә-күрсәтмәләрдә мактаулар юк, ә җитешсезлекләр һәм аны бетерү өчен сроклар гына билгеләнә. Әдәбиятыбызны  хәрабә хәленә дучар итмәүне  кайгырту тәнкыйтьчеләр җилкәсенә төшә. Тукай  да тикмәгә генә “тәнкыйть кирәкле шәйдер” , димәгән. Әдәби журналларыбыз тиражлары кимегән шартларда, юбилей белән бәйле булмаган очракта да кайбер язучыларыбызның үзара чаманы онытып, мәхәббәттә аңлашуга тартым макташуы ,  ниндидер тайпылыш галәмәте кебегрәк тәэсир калдыра...  Ошбу шартларда , мактап телгә алмау - хурлау, ә нәни генә тәнкыйть, “тибү”, “аяк астына салып таптау”  дип аңлашыла башлый икән, хикмәти хода... Минем  тәҗрибәле мөхәррирләр энә күзеннән уздырып  “Казан утлары”  журналында һәм «Татарстан яшьләре газетасында дөньяга чыккан әдәби тәнкыйть эргәсендәге мәкаләләремнән бәгъзе бөекләрнең риза-бәхил  булмаулары матбугатта (Т.Я) һәм интернетта (Матбугат ру) чагылыш тапты.....  
             Интернетта (Матбугат ру) фикер алышуларда тере классик исәбендәге Туфан Миңнуллинның һәр журналда дөнья  күрүче “Минһаҗ маҗаралары”на карата   шактый тискәре, усал  бәяләмәләр күренде. Миңа калса, исемле әдипләрнең әсәрләрен бастырганда таләп, гадәтиләрнекенә караганда   да югарырак булу кирәк иде. Номер үтә дип, һәр төчкергәнне  иҗат җимеше сыйфатында әдәби табынга турылау һич тә күңелле хәл түгел... Шунда ук (Матбугат ру) “Гадел сүз” исеме астында фикер алышучы берәү , “штаттагы” авторлар иҗатына карата “ ул бер бармакны күпме суырырга була”  дип ризасызлык белдереп,  Тукай бүләгенә тәкъдим итү матавыгын «бака кабарту” дип тамгалады.
                  Мәгълүм ки, “Татар заманы” интернет газетасы “Шаһгали премиясе”нә кандидатлар сайлау белән мәшгуль. Бу шанлы  бүләкне “Казан утлары” да эләктереп куймагае...  Үткәнен, Гариф Гобәйнең “Коръән серләре”  яктыртса, хәзерге көнен  “Күкләр никахы” атлы, җомга көнне мәчеттә имамның Коръән укуга йөрүче туташ белән  уйнаш итүе турындагы хикәягә  мәйдан бирүе җемелдәтә. Ә “бармак суырышу” дигәннән, быел, Тукайның кузна уйнавын төрләндерүле ,  өч автор тарафыннан  өч әсәр өч жанрда дәүләт химаясындагы әдәби табынга чыгарылды..  Батулланың мөхтәрәм Адлер ага Тимергалин тарафыннан кискен тәнкыйтьләнгән Коръәни Кәримгә  үзенчә тәсфире ике ел дәвамында никадәр татарча яңа әсәрләргә, димәк ки әдәбиятебез үсешенә киртә булып торуы да  гадел бәясен көтә ... Инде киләсе яңа 2012 нче елга журнал тарафыннан анонс та игълан ителде. Беткәнче былтырга “А” лар булмас дип,  Марат Кәбировныкы укырлык булыр, бәлкем дип көттем.. Чыкты “Бердәнбер һәм кабатланмас”  дигән роман....ЙӨ хода, мөхәррир кыскартып имгәткәнме аны, әллә якташларым әйтмешли, “тумыштан Хәсән” булдымы икән?...Янә Гаделхакова дигән ханымгә кабаттан киң әдәби мәйдан биреләчәк имеш...   Кызык, дәүләт химаясындагы журнал эшчәнлегенең максатка ярашлы булуына , әдәби мөйданнан  гел бер үк авторлар файдалануына дәүләт даирәсеннән  игътибар итүче бар микән? “Печән базары”  дигән конкурста 15 бит дигән чик билгеләнгән иде...Мин фәкыйрьгә  ике бит өлеш чыкты.  Ә кемнәргәдер лимиттан күп артык   мәйдан тамыздылар һәм мондый бүленүне  башбаштаклык дип аңларгамы ?  
         Язганыңа белер-белмәс каләм тыгулар җәһәтеннән дә моң зарлар юк түгел. Әлбәттә, ике икең дүрт  кебек “фикерне” әллә ничә урында унар бит сарыф итә- итә  кат-кат кабатлаучы  “үз” ителүче авторларның гигант табуретканы хәтерләткән роман-бәяннарын никадәр  кечерәйтсәң, шул кадәр кулай, хикәя яки парчага калдырылса аларга арт төртү дәрәсендәге ихтыяҗ табылуы  да ихтимал.  Ә еллар буе көтеп, хөкүмәт химаясындагы журналда  гомергә  бер күренү форсатына ирешүе икеле “үги” авторларның,  укучы зәвыгына, вакытына, шәхесена  ихтирамлы  мөкәммәл корылышлы әсәрләренә үзе турында артык югары фикердә торучы тар маңгайлы  кул биреп күрешүгә лаеклылыгы шикле кемсәнең ике дә уйлап тормыйча үзе аңламаган өлешне кайчылавы, “төзәтүләре” белән нишләргә?...Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренең әдәби табынга еш чыгуны кисәтүне кайгыртып язучылар берлеге рәислегенә аның кандидатурасына карата кире кагулы чыгыш ясаган, мөслимле авторларга әдәби мәйдан “чиратсыз” бирелүгә нокта куелу уңаеннан, журналның әдәби  хезмәткәрләре талант ияләре Наис Гамбәр, Флүс Ләтыйфиләрнең мәрхүм булуларынга куануын яшерә алмыйча янә бер мөслимле Факил Сафин каршына  чыгып, сикерә-сикерә биюе хакында ишеткән бар бер каләмзатның,  әгәр хак  булса...
              Үз тәҗрибәмнән чыгып язам, байтак язмалар бастырып та, урыс мөхәррирләреннән кыскарту “хөрмәт”е күргәнем булмады...Ә татарча журналлардагы бәгъзе хадимнәр төкереп тә бирми автор хокукына...  Дус-иш, әшнә, мәгъшука хакын хаклапмы, югарыдан төшерелгән күрсәтмә үтәпме, белмим, күрәләтә чүп-чарны әдәби табынга тоткарлыксыз уздыру хакына  комырыкка кауланган, Тукай кирәкле шәй дип бәяләгән тәнкыйтьне ничек кабат кире үз хокукына ирештерергә соң?  “Печән базары” сатирик әсәрләр конкурсында   журналның үзенә адресланган “сый-хөрмәт”не  беренче чиратта кабул итү аша  башлау мөмкин иде бу  эшне , ният дөрес булган тәкъдирдә....          
               Теге яки бу әдип хакында кайсы гына  каләмзат белән сөйләшмә, “яза белә” яки “ белми” дигән бәя-хөкем ишетәсең.  Әйтер сүзе, фикере , белеме, тормыш тәҗрибәсе, биографиясе булу булмавы гүяки  вак мәсьәлә кебек... Ә “яза белү”ләр  күп очракларда сүз боламыгы изү маһирлыгына  гына кайтып калмыймы икән? Халкыбызның “сүз-бозау имезә “, дигән мәкале дә, бәгъзеләребезнең  иҗади эшчәнлеге  сыйфатын күз уңында тотмыймы?... Ә  “боламык болгатудан” максатчан тайпылып,  сүз кадерен белеп, хәтта тыныш билгесе исраф итүдән котылу җаен эзләп һәм табып,  мөмкин кадәр кыска, тыгыз һәм гади язылган әсәр, үз бармагын имеп һәм таныш каләмдәшләре белән үзара бармак суырышып бәян арты бәян, роман арты роман тәпәләвеннән көч хәл аерылырга ара  табып, ярым-йорты гына күз йөртеп чыгучы   белем амбары такыр, ә тормыш тәҗрибәсен вуз эскәмиясе һәм редакция урындыгы өслеген  шомартып җыйган мөхәрриргә, яки аның  ярдәмчесенә   “пешмәгән” булып тоелырга да  мөмкиндер? Һәм, ул очракта, М.С.Горбачев әйтмешли, процесс башлануын көт тә тор...  Күз йөртеп чыгучы әлеге әсәр хакында “фикер”ен бүлек мөхәрриренә җиткерә. Анысына, һәм башкасына да “бушатылган” мәйданга үзенең, я булмаса, башка әдәби  журналдагы  коллегасы чидибрын урнаштыру тәҗел, һәм ул,  “шәхси  фикер”не куәтләп, аны гомумигә , ә “үги” авторны “яза белми”гә чыгара да,  тора бара  үзе очырган куыкка үзе үк инанып, төрле аудиторияләрдә әлеге әсәрне генә түгел,  авторны  да тискәре яктан телгә  алгалаудан  тайчанмый башлый..
               Бәян ителгән шәкелдәге “презентация”  бер авторның да  күңеленә  сары май булып ятмавы табигый. Күпләр, бигрәк тә нечкәрәк табигатьлеләр, бер ике талпынышлары уңышсызлыкка юлыкккач, гайрәтләре чигеп, язучы булу  хыялыннан баш тартырга да  мөмкиннәр. Бүген иҗат мәйданына килергә теләүчеләр кимегән, яки төкәнгән икән, бу инде “остазларның” әдәбиятыбызны үзенчәлекле “кайгыртулары” нәтиҗәсе. Әмма,  “кире кагылучылар” арасыннан   үҗәте табылып,  шәхесенә , иҗатына саксыз тукыну уңаеннан  ризасызлык белдергән очракта нишләргә? Ул очракта, үзара сүз берләшеп, аңа карата берәр олы битле гәҗиттә яки журналда күргәзмә суктыру оештыру  отышлы иде элегрәк, бердәндер хакыйкатькә монополия  урнашкан заманнарда ...  Тик, соңгы вакытларда уен кагыйдәләре үзгәрде...  Һәм, асларына су йөгерә башлаган боламыкпәрвәрлек тарафдардаларына, үзләрен әдәбият сафлыгы сагында торучылар итеп танытудан гайре чара да калмады... Әмма, бернинди дә сак юклыгын журналда басылган иҗат җимешләре үзләре үк тана тора... Дәлил китер, диярсең инде, мөхтәрәм Укучым.  Әйдәгез, алайса,  төп журналыбызда яңарак кына басылган арада арурак саналырлык бер –ике  әсәргә   булса да шәрехләмә биреп узыйк. Тәлгат Галиуллинның “Китек көзге”се , сүз дә юк,  матур, тәмле , образлы тел белән мавыктыргыч итеп язылган, менә   дигән укымлык. Кызганыч, әсәрдә оч-очка ялганмый, укучыны ышандырмый торган моментлар  юк түгел... Институтта эшләүче  аспирант буйдак  бер егет ,  чибәр, әмма ләкин нибары бер баскетболчы урыс “кулыннан үтәргә өлгергән”  татар кызына өйләнә. Кызның әтисе текә бизнесмен, йортлары  һәм машиналары шәп, хезмәтче  тоталар ... Кызның әтисе кияүне , кызын артык яратуы сәбәпле, ниндидер көнче-көндәшлек шаукымына буйсынып санга сукмаска мәтәләнә. Әмма кияүгә , чит илгә китүче дусты  бизнесын калдырып китә дә,  бу шул өлкәдә бик тиз һәм ансат кына зур уңышларга ирешә. Шуңа да карамастан кызның әтисе киявен һаман хурлый, артыннан күзәтергә шымчы тәгаенли һәм ахыр чиктә шымчының ялгышуы аркасында, аны икенче хатын белән очрашуда  гаепләп, бәхетле парның араларын боза...Яшьләр аерылыша.  Кыз, күпмедер вакыттан соң, әтисенә үпкәләп,   шул судан ак, сөттән пакъ, уңышлы бизнесмен ире янына гафу сорарга  дип чыгып китә...  Әгәр  , кемнәндер калган кызга  өйләнгән бу егет чынлап та бушкуык булып, кулыннан рәтле эш килмәсә, алтын вакытын компьютерда  сәгатьләр буе уйнап туздырса, дустыныңмы, хатыны атасыныңмы бизнесын алга җибәрү түгел , ә хөрәсәнлеге аркасында артка тәкмәртләтсә, җитмәсә  ят түтиләр белән дә чиерттерсә һәм шул җирлектә низагъ чыгып, ата кеше, янган йөрәгенә түзә алмый, моның кем икәнен чыраена бәреп әйтсә, һәм шул бәрелеш сәбәпле яшьләр аерылышса,  кыз, моның өчен әтисен гаепләсә, монысы тормышчанрак булыр иде, миңа калса..
          Марат Әмирханның “Әлвидагъ” бәяны да шома тел белән бәян ителгән. Күптән түгел аның тарафыннан шушы ук журналда басылган “Гәүһәршад” дигән   тарихи әсәренә  иш.    “Диңгез”нең тәмен белер   өчен соңгысыннан өзек китереп узыйк :
        “...Гәүһәршад хатын-кызның наз сандыгында нинди сөю –сәгадәт хәзинәсе булса, барысын да чыгарып салды. Оялмады да, тарсынмады да: үпте, кочты, ялады, сыйпады...   Булат бәк үзе дә бушны бушка бушатмады...”
          Әйе, бу милиция сержантының   вокзал бомжлары  яшәешен бәянлаган рапортыннан өзек түгел. Яңа туымны кайгыртучы зоопарк хадименең  хайваннар пары тормышын күзәтүләре теркәлгән көндәлектән дә түгел бу юллар. Биредә сүз урам этләре арасындагы матавык хакында да бармый. Язучы Марат Әмирханов шушындый “югарылыкта” татарның затлы аксөякләре , шул чорның күренекле дәүләт эшлеклеләре булган, ислам динендәге   никахлы ир вә хатын мөнәсәбәтен  “Гәүһәршад” атлы әдәби тарихи әсәр кысаларында  бәян итә (...Сталинның 1944 елгы, “Идегәй” дастанын тыю белән бәйле Указында ханнар тормышын мактарга ярамау кисәтелә. Күрәсең шул Указ тәэсире һаман яши...)
         Инде хөрмәтле укучым, шул дулкындагы бер тозсыз анекдотны искә алуым өчен гафу итә күр.  Бер генерал, иртән уянып китсә ни күрсен ,  шофер һәм ялчы сыйфатында хезмәт итүче солдаты моның түше косыкка баткан кителен тазарту белән мәшгуль. Генералга уңайсыз булып китә һәм ул солдатның колагына токмач эләргә ниятли, имеш кичә   урамда бер исерек лейтенантны   туктаткан, ә теге моның өстенә, көтмәгәндә косып җибәргән...
-                   Нишләттегез  аны? –дип кызыксына солдат.
-                   10 тәүлек гаупвахтага яптырдым, -ди генерал.
-                   Аз биргәнсез, –ди солдат.
-                   Ничек  аз?
-                   Чөнки ул лейтенант әле сезнең гәләфи чалбарыгыз эченә кәкәй дә иткән, -ди солдат.
           Әлеге мәзәкнең  “Әлвидагъ” бәянына ни катнашы бар, диярсез мөхтәрәм Укучым.  Ошбу тарихи бәянда  Сафагәрәй хан  Сөенбикә ханбикәне урлау белән бәйле өйрәнү (учение) уздыра?!! Һәм ханбикәне яхшы сакламаулары ачыклана... Әгәр дә ,  мәзәктәге генерал, салган баштан хатынына карата әледән әле шундый учениеләр уздыргаласа , һәм шуңа да карамастан  үткен,елгыр, тапкыр солдатлар хәләл җефетен вакыт- вакыт, айга бер, кайда бер ”урлап” киткәләве турында  кыйсса язылса, һәм шул нигездә сериал төшерелсә, бу мавыктыргыч та, кызык та, ышандырырлык та булыр иде...   Марат Әмирхан әсәре хан заманы һәм бүгенге көннәрне колачлый. Автор, Сөембикәне  декларатив рәвештә  Клеопатра, Жанна
д Арк , тагын әллә кемнәр белән чагыштырып, үзе эшләгән журналны «йөзек кашы» дип тә бәһәләргә онытмый... Урыс әйтмешли, “кто бы сомневался”? Әсәрне Язучы түгел, ә Вазифа, журнал хадиме Вазифасы сырлаган...  Тарихи роман , дигәч, хәтеремдә Орхан Памукның “минем исемем Кызыл дигән романы искә төшә. Анда ике рәссам нәкышчы солтанның ганимәт маллалары сакланган хәзинә сараена кертеләләр... Ә анда төрле илләрдән талап алынган, бүләккә юлланган ни генә юк. Вакыйга 1578 нче елда бара...Һәм боларга Мәскәү патшасы бүләге дә очрый... Ирексездән, авыр вакытта төрек кардәшләрнең Казан ханлыгына ярдәм итмәвенә шул бүләк сәбәп булды микән әллә дип тә уйлап куясың. Автор андагы малларны җентекләп тасвирлый, бигрәк тә сәнгать әсәрләре җәһәтеннән  тәсфилле мәгълүмат бирә, шул замандагы җәзалауларны да бөртекләп тасвирлый. Әйтик сургуч энәсе ярдәмендә бер рәссамны коллегаларының сукырайтулары турындагы бүлек тетрәндерә. Әсәрдән чор рухы  бәрә. Ә бит болай язу өчен тирән белем һәм олугъ хезмәт кирәк...Кыскасы, язучы кирпеч калынлыгы тарихи роман тусын өчен Каф тау күләмендә эш майтарган... Ә безнең бүгенге романчыларның кирпеч калынлыгы  китапларын нәрсәдән әвәләп ясауларын ачыклауны киләчәктә булачак,   хакыйкый һөнәри гадел тәнкыйтьчеләребез  хөкеменә калдырыйк...
            Әлбәттә, төп әдәби журналымызны дөм бетереп ату дөрес   булмас.  Марат Кәбиров әсәрләре  аны күтәреп җибәргән иде бер ара. Янә килеп,  “Печән базары” конкурсы кысасында басылган “Сәйлән”нең укытучылар турындагы тезмә әсәре һәм “Чулпан” исеме астында чыккан “Хөкем” бәяне шәхсән минем карашка югары таләпләргә җавап бирә... Инде өметләре өзелү чигенә җиткән абунәчеләргә әйтәсе килгәнемне җиткерим :  бер нигә дә карамастан аерылмыйк әле  бердәнбер калын, татарча, очсыз бәяле әдәби журналыбыз “Казан утлары”ннан. Әле анда, мин  фәкыйрьнең дә байтак еллар чират көтеп яткан  утыз битлек бәяны   дөнья  күреп куймагае.  Нибары утыз бит.. Шул утыз биттә бәян ителгән эчтәлекне боламыкпәрвәрләр үрнәгендә томнарга да суза алыр идем әлбәттә. Хәлбуки,  шагыйрь әйтмешли, “безгә ак болыт булырга язмаган шул...” 
           Язучылар берлегенә кабул ителгәннән соң күп еллар узгач бер әдәби әсәремә  шул әйтелгән күләмдә хут бирмәкчеләре өчен дә рәхмәттән гайре сүз юк. ...Әсәр бастыру өчен льготалы түгел, ә гомуми чиратта  ун ел чамасы торасы дип аңлашылды...Әйтик Нурислам Хәсәнов романы шул арада “типкедә” йөрүе бәян ителде шушы  журналның быелгы 8 санында... Авызына бал да май, җаваплы сәркатип Рәфыйкъ Юныс үзе, бәяның тиздән чыга  дип сөенче алды , әгәр ялгыш аңламаган  булсам... Димәк , күп дигәндә  нибары өч кенә ел көтәсе калган...Аннары  ул бәянга карата тәнкыйть мәкаләләре дә күренсен иде, билгеле. Тик, ун ел соңарып әйтелгән  үткен  фикерләрнең тәҗеллеге генә ташка үлчим булмагае....

Комментариев нет:

Отправить комментарий