Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 8 мая 2012 г.

Бюст бәйгесе


       
      Мәктәпне тәмамлагач Казанга КИСИ га укырга  кердем.   Яшь чакта дуслар-танышлар күп була, арада  КДУ ның татар филологиясе бүлегендә укып иҗат белән мәшгульләре дә бар иде. Һәм мине шулар  даирәсендә гаҗәпкә калдырган бернәрсә,  болар ниндидер бөеклек турында хыяллана... Техник вузда укыганнар белә, анда юк барга бирелергә вакыт булмый, сесиягә кадәр лекция –семинарларга йөрүдән бушамыйсың, лаборатор эшләрдән  тыш, сызымнар , проектлар  якадан җибәрми ; аннары дистәдән артык зачет тапшырасы, шул чытырманлыкны исән-имин  кичсәң  берсеннән берсе катлаулы фәнннәрдән , дүрт-биш көн ара калдырып , биш имтихан көтә. Укытучылар кырыс, әле тегесе , әле бусы дүрәк калдырырга һәвәс, шуңа да беренче-икенче курста  укыганда сафларыбыз шактый сирәкләнде...Кырыс шартларда  ниндидер абстракт бөеклек түгел , әйбәт мастер, яки прораб булу турында  да уйланырга  ара калмый... Ә   КДУ ның татар филологиясендә белем эстәүчеләр бу  хакта беренче курстан ук  баш вата башлый...  Яшерен –батырын түгел, производствода эшли башлагач та, җыелыш яки планерка саен , үземне генә  түгел, башканы эттән алып эткә салып сүккәндә дә рухи куырылуларны  татымадым түгел...Район җитәкчеләре уздырган киңәшмә-җыелышларда колхоз рәисләрен ничек кыздырулары белән танышкач,  төзелештә хәлләр ару икән әле дигән нәтиҗә ясадым.  Соңгы елларда укытучы гавәме  зар елый, аларны дүрәккә чыгаруга да ил дәрәҗәсендә ныклап  керешүләрен күрәбез... Әле яңарак кына , “Дальний” вакыйгаларына турылап шактый ябык һәм чагыштырмача  бәйсез ведомствога күргәзмә суктыру ясалды...Күпне күргән  бер хезмәттәшемнең , производстводагы планеркалар  сюжетын, ялагайлар,  “алтылы чыбыклар”   нәчәлниккә подача бирә , ә ул  гол кертә  һәм эшли торган кешеләрне чиратка салып тиле ясый, дип аңлатканы  онытылмый...
         Матбугатта  яздылар, бөеклек турында хыяллануга сәләтле танышларым  укыган факультетка  нокта куела язып калды...  Шундый,   чыгышына-орлыгына ук  кизәнүле шартларда  бөек булырга хыялланучыларыбыз  бетмәдеме икән әле безнең, дары базларыбызда дары  калганмы, корымы?  
Гомумән, бөеклеккә ирешү турындагы хыялның чишмә башы кайда? Ул исәнме?
                 Казанның Мөштәри  урамында Язучылар Берлеге урнашкан бина  диварларын элегрәк    рамланган  зур-зур портретлар  бизи иде. Алар үлчәмнәре ягыннан, шул чорда һәр оешманың “кызыл почмак”ларына  ранжир буенча   эленә торган торган КПСС  Политбюросы  әгъзаларыныкыннан калышмады.  Әмма , ни хикмәттер портреттагыларның карашларына курку оялаган сыман . Баксаң, күпләргә ул шулай тоела , имеш.  Һәммәсеннән хәбардар бер язучының әллә чынлап , әллә  шыттырып,  ул бинада 30 елларда  куркыныч хәлләр булуы, төннәрен  рәнҗеш эчендә һәлак булганнарның өрәкләре портреттагы сүрәтләрне куркытуы  хакында аңлата биргәне истә калган. Ринат Мөхәммәдиев Язучылар Берлеге рәисе вакытында әлеге гаҗәеп галерия юкка чыкты.  Күрәсең ике яклап портретланган караңгы коридорлардан үткәндә куркынган карашлардан көн дә сөзелү ,  беренче каттан икенчесенә күтәрелгәндә  яки төшкәндә баскыч култыксасы   өсләтә терсәккә терсәк , дөресрәге колакка колак тезелгәннәр карашларына сыдырылулар-  сөрлегүләр җитәкче күңеленә хуш килмәгән. Әмма аның   гамәле  , портретлары  Язучылар Берлеге диварына  эленү хөрмәтенә ирешкән, янә килеп  шул хакта хыялланган, чират көткәннәрне  рәнҗеттеме,  талантлы әдип , оста оештыручы Ринат Мөхәммәдиевның тагын бер срокка сайлану омтылышы кискен каршылыкка очрап, шау-шуы матбугатка ук ташып чыкты.
                Ә бит аңа каләмдәшләренең психологиясен  аңлап , әлеге сүрәтләргә тимәү генә түгел, Язучылар Берлеге хозурындагы бакчада  , алтыннан, яки бронзадан димим,  таштан, гипстан  , җилкәгә җилкә бюстларын куя башлау хәстәренә керешәсе иде... Ни өчен чөнки  детектив әсәрләре популярлык казанган (беренче китабы 2 млн. тираж  җыя!) Зөфәр Фәтхетдиновны “ХХ гасыр афоризмнары  һәм максималары” дигән, аерым җөмләләр калыбындагы    фәлсәфи сөземтәләре тупланган китабы  данга күмеп, шул хезмәте өчен аңа АКШ та алтын бюст  куелган...  Руска тәҗел,“яман мисал йөгышлы була” дигән әйтем татарга чапырышрак, ник дисәгез милләттәшләребез  бер-берсе казанышларыннан үрнәк алып,  уздыруга корылышта. Мисалга, авылда  берәү яңа капка-койма эшләтсә, күршесе дә шул мәшәкатькә алынып, үзенекен күркәмрәк, биегрәк итү ягын кайгырта.   Йорт җитештерү, машина алу, балаларны укыту һәм башка  шундый өлкә-юнәлешләрдә һәр авылда бәйгеләр тынып тормый. Казандагы татар язучылары да  чыгышлары белән саланыкылар һәм алар да әдәби басмаларга сырышып,  авылдашлары рухына тугърылыкта дөнья көтә...
              Узган ел “Казан утлары” журналының  11 санында Фәнзаман Батталның“баттализмнар” исеме астында  афоризмнары басылган иде. 12  санда  Рабит Батулланың “батуллизмнары” күренде. Һәм буа ерылды, китте хутка кәримизмнар, ләбибизмнар, гаффаризмнар...Һәм, безнекеләр мәскәүле Зөфәр Фәтхетдиновның борынына ук  чиертте, чөнки алтын бюст иясенә үз әйтемнәрен “зөфәризмнар” дип тамгаларга фәһеме  җитенкерәмәгән. Һәм миңа калса бу шаукым артында бюстка тиенү ярышы ята ...    Әлеге бәйгедә  журналның ике санында шактый мәйдан биләп катнашучы Зиннур Мансуров кына, ни хикмәттер, үз    афоризмнарын “зиннуризмнар” дип атамамыйча, коллективтан димме, гомуми вектордан дияргәме, тайпылган...
          Бәгъзе язучыларыбызның “бөеклек бәйгесе”нә караган иҗат үрнәкләре  “Казан утлары”нда басылып чыгу өстенә интернетка (Матбугат ру) эленү  сәбәпле, шунда “тычкан тотытып утыручыларны” да битараф калдырмады.  Җөмләдән, “Сәйлән” кушаматы астында “Казан утлары” журналы уздырган “Печән базары” сатирик әсәрләр конкурсында   “Авыл мәктәбен япкач, мөгаллимнәре ни диләр?”  поэмасы белән катнашып уңыш казанган,эшләп,  финанс институтында   читтән торып белем алучы, яңарак кына гаилә корып җибәргән Ләйсән ханым Гатина болай дип язды :
( интернетта аның    телгә алынган әсәренә  26218 тапкыр   мөрәҗәгать  иткәннәр,  526 укучы соклануын белдергән. Шул ук вакытта  әсәрләре даими басылучы танылган әдипләр язганнарга, аларның тәрҗемәи хәлләре турындагы язмаларга  200-300, бик күп дигәндә 2000 чамасы тапкыр мөрәҗәгать итәләр, фикер язучылары бик  аз  һәм алары да авторны тәнкыйть итү җәһәтеннән. Кыскасы, Ләйсән иҗаты зарурлык җәһәтеннән чемпион!)
                 Мәртәбәле аксакаллар яңа жанр уйлап тапкан,
                 Һәр язучы шул жанрга үз исемен җайлап таккан.
                 Батуллизм –Батуллада, Баттализм –Фәнзаманда,
                 Әмма әйтем, күпме измә, әйтем инде һәр заманда.
                 Әдипләрнең әллә иҗат чишмәләре кипте микән?
                 Әллә дулап , Пегас аты башларына типте микән?

              “Сәйлән”  сатира бәйгесендә катнашучыларны сатира утында  көйдерүен  эзлекле  дәвам итеп, һәр әдипнең   җөмләләренә үз версиясен дә белдерә.  Теләгән кеше интернеттан тулысынча укый ала,  биредә нибары “сайланма әсәрләр” һәм шуларга җаваплар   . Сәйлән үрнәгенә башкалар да кушылып китте, һәм мондый  уен “Татарстан яшьләре” өчен дә тәҗел булыр иде...
“Баттализмнар”дан өзек :
*       «Айлык пенсияң түзәрлекме?» дип сорамагыз. Түзәрлек! Соңгы егерме           
          тугыз көне генә     бик авыр уза...
 
         *           Кайбер патшаның сәясәте үз шамакаен да көлдерә.
          *         Тешләреңне саклыйм дисәң... телеңне кыска тот.
        
          *            Уянган милләткә бишек җыры җырлаучылар күбәеп китте.

 “Сәйлән”нең моңа  ирештерүле  “җаваплары”:

 * Исәнме?-дип сорамагыз,исән булмасам ,үлгән булыр идем.
   
          *       Кайбер патшаларның шамакае да елата.
           * Тешеңне саклыйм дисәң, б.к чәйнәмә.
         
           *            Йоклаган милләткә матәм маршы уйнаучылар күбәеп китте.

“Ләбибизмнар”дан :
      *        Минем иң куркыныч дошманым –үзем.
      *       Тау күрмәгән бәндәгә түмгәк тә биек.
      *       Гашыйк булган саен шигырь язса , кәгазь җитмәс иде шагыйрьгә.
                    
“Сәйлән “нең  җавабы :
·         Куянның иң куркыныч дошманы – үзе.
·         “ Куян тауга менсә дә түмгәк астына кача
·         Шигырь язган саен эче китсә, кәгазь  җитмәс иде шагыйрьгә.( монысы башка авторныкы)

“Кәримизм”нардан:
·         Дәшми калу – үч алуның бер төре.
·         Татар үлгәннән соң да өч көн яши ала.
·         Кәрлә патшага бил бөгүе кыен.

“Сәйлән” җавабы :
·         Дәшми калу –телсезлекнең бер төре.
·         Татар  туарына өч көн алдан тибенә башлый.
·         Кәрлә патша күрешкәндә үк бил бөктерә.
“Гаффаризмнар” дан :
•    Сезгә мин кирәк чакта мин – бар, миңа кирәк чакта сез – юк.
•    Үлүе авыр, яшәве - авыррак.
•    Беркем дә безнең өчен үлмәс, үзебезгә туры килә.
•   Сукыр әби әйткән: күрше тавыгы керсә, куып чыгармагыз, дигән.

 “Сәйлән” җавабы :
·         Гел кирәк кеше үзенә бер кирәкле кеше табалмас.
·          Дөнья газабы мең-үтелә,Әҗәл газабы бер-үтерә.
·         Башкалар өчен җанын бирәм дип уйлаганнар да ,җаннарын ходайга бирәләр.
·         ”Сукыр тавыкка бар да бодай”дип авыл халкына срогы чыккан азык-төлек кайтаралар.

                     Зиннур Мансуров  һәм Батулла әйтемнәре интернетка эленмәү  сәбәпле    үзенчәлекле һәм тапкыр  версияләр  укудан  мәхрүм калынды.  Зиннур әфнденең әйтемнәре җыелмасына  “Иелгән башта таҗ тормас” дигән исем куелган  .Менә  бер кәттәсе :
-          Чәнечкеле тимерчыбыктан гөслә кыллары ясап булмый.
Кыскасы, һәр җөмләсе “дөрес сүзгә җавап юк” дип тел шартлатып торышлы.
 “Батуллизмнар” исә  бәхәскә урын  калдыра :
-          Элек хатынннарның чәче озын, акылы кыска иде, хәзер чәче дә, акылы да кыска.Элек ирләр акыллы-сакаллы иде, хәзер сакалда юк, акыл да.
-          Сөяркә –башка берәүнең хатыны.
-          Сыер- бер тапкыр ашатып, өч тапкыр саву  өчен биоҗайланма.
-          Хатын-кыз ир-ат белән тигез хокуклы булам дип, тәмәке тартып, аракы эчеп, ыштан салып чалбар кигән бер зат.
·         Акыл сакалда”  дигән нәтиҗә  борынлый  беренче җөмләдән. Татарның “сакалы бар, акылы юк “ дигән табышмагы җавабы “кәҗә”. Ихтимал бу җавапка “әдәбият бакчасына кергәннәре дә шул исәптә” дигән  өстәмә  кирәктер.
      Калган җөмләләр   шәрехләүләрне мөхтәрәм укучылар игътибарына калдырам...
       Бер абунәче, “Татарстан яшьләре» килү –бәйрәм дип язган иде.  Бәйрәм уеннары белән ямьле, ә иң кызык уенлы бәйрәм –үзең катнашканы. Бу җәһәттән “Т.Я” яңадан яңа башлангычлары белән укучыларын гел куандырып тора. Миңа калса “Бюст бәйгесе”нә  газетабызда да  урын табылыр иде. Шулай ук  кызыклы автор “Сәйлән”нең үткен каләменә дә  сөекле газетабыз урынны түрдән бирәсенә шигем юк.   Ел азагында берәр рәссам ( карикатурачы булса да ярый) җиңүчеләрнең бюстларын  ясап  газетада бастырып чыгарса,   нур өстенә нур булачак ... 

Комментариев нет:

Отправить комментарий