Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 6 мая 2012 г.

НӘЗАКАТЬЛЕ ЮМОР

          
 
 Язучылар берлеге  әдәби консультанты Ркаил Зәйдулланың “Т.Я” нең  3 нче  ноябрь ( 2011ел) санында дөнья күргән    “Гражданин нәчәлник” атлы , минем “Әй, мөкаддәс синтезатор” атлы мәкаләмә җавап буларак дөнья күргән язмасында  фәкыйрегезгә карата шактый җылы сүзләр әйтелә. Олы башын кече итеп, шундый күләмдә әтрафлы җавабы өчен , борыңгылар әйтмешли, тәшәккүрләрдән тәгәҗҗепмен...Шул ук вакытта әлеге мәкалә уңаеннан кайбер фикерләрем белән килешмәү бар һәм азмы-күпме  ризасызлык та белдерелә.  Бу язмамда  шундый “ак таплар”ны бетерергә тырышып карыйк.... Иң әвәле авторның үтен кубарган  “тәкдиди көчәнүләр” билгеләмәсенә туктыйк.“Ә Шамун Фидаи Тукайның ниндилеген бик яшьли аңлаган һәм шуңадыр, Сталин чоры чалгысы  аны унсигез яшендә үк чабып ташлаган” , дигән җөмләм уңаеннан “чынында Фидаиның һаләк булуында Сталинның да Тукайның да катнашы юк ,1920 елда комсомол эше белән авылга барганда кулаклар үтерә”, -дип язалар белешмәләрдә. Ә “комсомол эше” дигәннең продразверстка булуы, ягъни  авыл кешесенең соңгы икмәген таларга бару ихтималы да зур,”- дип белдерә.

          Әлеге мәгълүмат( соңгы җөмләдән тыш) “Әдипләребез” дигән ике томлыкның икенчесендә, 516 нчы битендә китерелә. Анда Шамун Фидаиның (чын исеме Касыйм Шакирҗанов) фотосы да бар. Сүрәттән ундүрт-унбиш яшьлек үсмер малай карап тора. Инде, әйдәгез  , мөхтәрәм Укучы,  җөмләмдәге хилафлыкны бергәләп тәфтишлик. Комсомолга ул чорда беренче чиратта,  укымышлыракларны тартырга тырышканнар. Җөмләдән, әнием дә, аның апа-абыйлары да ( Мөхәммәтгариф улы мирза Мөхәммәтшәриф мулла балалары) , иң өлкән апасы Зәйнәп абыстайдан калганнары бар да комсомолга керәләр. Бар да укымышлы һәм Тукайны күңелдән белүчеләр. Шамун Фидаиның Тукай турында япь- яшь килеш   таң калдыргыч шигырь язуы   аның да укымышлы булуы һәм шул сәбәпле “аңлылык” күрсәтеп комсомолга  килеп кабуы хакында сөйли, түгелме? Ркаил Зәйдулла 1920 нче елны Сталин чоры түгел дип саный һәм формаль яктан караганда ул  хаклыдыр , бәлкем. СССР  чорында , без укыган дәвердә  Сталинны чикләнгән шәхес дип  таныталар,ә хакимият аның кулына очраклы  рәвештә генә  эләккән, янәмәсе. Соңгы елларда,  күп кенә яңа мәгълүмат чыганаклары белән танышу форсаты ачылды. Җөмләдән,француз язучысы Анри Барбюс  милләтләр буенча халык комиссары ярдәмчесе С.С.Пестковский  сүзләренә таянып( бу әле 1918 ел башы), Ленинның  Сталиннан башка бер генә көн дә бер эш тә майтармавын, шуңа Смольныйда Сталин кабинеты Ленинныкы янәшәсендә   урнаштырылуын, Ленин Сталинны телефон аша һәр эш көне дәвамында чиксез күп тапкырлар  чакыртып алуын, яки кабинетына үзе килеп кереп, аны ияртеп алып чыгып китүен, һәм көннең күп вакытын Сталинның, Ленин кабинетында уздыруын  бәян итә. Л.Д.Троцкий  да «Сталин» дигән хезмәтендә асылда охшаш фикерләрне кабатлый. Революциядән соң ил белән  хаким партия  җитәкчеләре ВКП (б) Политбюросы идарә итә башлый. Ә аның әгъзалары : Ленин, Сталин, һәм тагын биш кеше.Сталин Политбюро әгъзасы булып 1919 нчы елны,  Л.Д.Троцкийдан алданрак сайлана... Ягъни, 1917 нче елдан бирле илдәге барча процессларда, шул исәптән продразверстка уздыруда да  Сталинның дәхеле бар...Хәтта ул бу эштә шәхсән , турыдан-туры да катнаша һәм икмәк тапшыру зарурлыгын үгетләгәндә, бер кулак  аны  “Ә син егет бие, бәлки шуннан соң мин сиңа бер-ике пот икмәк бирермен”, дип хакәрәтли.. Габдрахман Авторханов үзенең “Хакимият технологиясе” атлы хезмәтендә  Сталинның, тормышындагы бу моментны онытмавын һәм   барлыклы крестьяннар катламыннан хөҗерләнеп  үч алуын бәян итә...

           Мәгълүм ки,һәркемне, шул исәптән  укымышлыракларны да Системага хезмәт иттерү һәм халыкны бүлгәләп, бер-береннән кырдыру, бер-беренә әләк яздыруга, җасуслыкка турылау  – большевиклар почеркы. Үзара бәрештерүдән исән калган укымышлыларны  “халык дошманы” ясап ГУЛАГ тегермәнендә тарттыру да көйләнгән-җайланган. Максат бит халыкларны карусыз массаларга әверелдерү. Соңгы вакытта Русия тарихындагы иң популяр кешеләрне тәгаенләү максатында телесораштырулар уздырылып(2008 нче ел, “Имя России” проекты),   илдәшләрнең бик күбе Сталинны сагынуы мәгълүм булды һәм шушы җәһәттән  Петербург һәм Ленинград өлкәсе коммунистлары иҗтимагый оешмасының Регион-ара Үзәк Комитеты рәисе Сергей Маленкович, “Сталин –Россиядә иң популяр исем, аны  изге буларак канунлаштыру котылгысыз, без Рус Православ Чиркәвенә мөрәҗәгать итәчәкбез һәм егерме беренче гасыр азагында һәр православ йортын Изге Иосиф иконасы бизәячәк”, дип белдерде.. Ә танылган язучы Михаил Веллер, шушы проект нәтиҗәләреннән чыгып ( АиФ, №42, 2008 ел), ” Пушкин- безнең өчен бөтенесе дә, ә Сталин –без үзебез...” дигән диагноз куйды. Казанда Тукай яшәгән “Болгар” кунакханәсе җимерелгәч, ирексездән, Михаил Веллер дулкынында, “Тукай-безнең өчен бөтенесе дә , ә  МИнтимер агай - без үзебез?..” дигән фараз  йөрәкне сыдырып узды ...

         Сталинның Ленин тәхетенә утыруы  очраклы хәл булмавын  раслаучы байтак китаплар арасында  Александр Бушковның “Сталин. Боз тәхете” дигәне иң шомлысы... Кыскасы, миңа калса, мәсьәләгә формалистларча  якын килмәгән тәкъдирдә, 1920 елны Сталин чоры дип атауда  әллә ни хата  юк дип саныйм. Баксаң,  20 нче ел гына ди сиңа, 20 нче гасырны тулаем аныкы санап,  21нчесен дә аныкы  булачак дип юраучы илдәшләребез дә аз түгел икән... Аннары минем  ул җөмләдә Сталинны шәхсән гаепләү  юк, сүз аның чоры чалгысы турында...

        “Язучыларга тибеп китү Рөстәм Зариповта гадәткә әверелгән”, -дип   гаепли әдәби консультант Ркаил Зәйдулла  әлеге язмасында,ихтимал “Казан утлары” журналында әдәби тәнкыйть җанрына караган  “Кашка тәкәме, кәҗә тәкәсеме?”, “Пегас кашына микән”, “Тозсызны күзсез дә күрә”, “ Татарстан яшьләре”  газетасында “Татар китабын укыргамы ?”, “Татар китабын укыргамы –2“, “Бердәнбер –бер генә”, “Көзгегә бер кара...”, “Үзгә тәкъдимнәр бармы?”, “Мирас” журналының соңгы 12 нче санында (2010 ел) “Кемгә тәүбә итәсе?” дөнья күргән мәкаләләремне күздә тотып...    Әллә соң әдәби табынга мәгълүм даирә калыплап торган чүп-чарны тоткарлыксыз уздыру зарурлыгыннан Тукай “кирәкле шәй” таныган тәнкыйть жанры җан тәслим  ителеп, мин  ул хакта  хәбардар гына түгелме?  “Берсен берсе бастырышучы” мөхәррирләр турындагы мәзәк  өчен Тәлгат Нәҗмине зәвыксызлыкта  фашлау  гомумән урынсыз. Ул, халык телендә канатлы гыйбәрә буларак  чагылыш тапкан әдәбиятыбызга кагылышлы  тискәре күренешне ничек бар шулай, дөреслеккә хилафлык китерми теркәгән генә, ләбаса...
          Нурислам Хәсәнов романын , җимле тагаракка якынайтылган тар даирә авторларныкы өзлексез басылып торган шартларда ун ел дәвамында дөньяга чыгармый тинтерәтүне, язма авторы “ул - документаль әсәр, шуңа кемнәрдер тарафыннан тыелды”, дип белдерүе гомумән мантыйк киртәсенә сыймый. Нурислам Хәсәновның үзеннән  белештем,   әсәрем  документаль  түгел, ә  матур әдәбиятка карый, дип чатакама килде.  Баксаң, монысы  ярамаса,  башка әсәрләремне чыгарыгыз  алайса,  дип тә караган  әлеге автор  романы “типкедә йөргән” ун ел дәвамында...   Янә килеп, әлеге әсәрне документаль дип белдерү , авторны гына түгел, мөхәрриятләрне  дә кыен хәлдә калдыра. Бәлфараз, вакыйгалар шул эргәдән куерып китсә, һәм Ркаил Зәйдулланың әсәрне документаль дип белдерүе расланмаса( ә роман кысасында бернинди документлар  теркәлмәгән), уеннан уймак чыгып,   миңа шаярып ыргыткан   “гражданин нәчәлник” гыйбәрәсен  аңа уен-муенсыз һәм урынлы кулланырга туры килмәгәе, әгәр “прототиплар” закон кысасында дәгъвә белдерә икән...
             Мәкаләләремдә яңгыраган тәнкыйть фикерләрен Ркаил әфәнде шәхси мөнәсәбәтләр яссылыгына төшерә. Имеш  публицистикам шәп , ә әдәби әсәрләремә җитешсезлекләр аркасында редакция мөхәррирләре аркылы төшкән  һәм шул сәбәпле мин боларны  имеш ки “типкәлим”...Мин, Язучылар Берлегенә һөнәри язучы буларак танылып кабул ителдем. Дөрес, югары белемне татфакта түгел, техник вузда алдым, ризыкъны  халык хуҗалыгында эшләп табам,  ә әдәбият һәм музыка өлкәсендә  рухи зарурият тойган чакларда гына шөгыльләнәм. Әдәби табынга яки сәхнәгә тәкъдим итәр алдыннан иҗат үрнәкләремне  осталарга күрсәтәм. Җөмләдән музыкаль  әсәрләремне Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннарга, фәнни –методик үзәк оештырган семинарда Леонид Любовскийга күрсәткәнем булды. Алар фикеренчә җыр жанрында  казгана алам булып чыкты. Фасиль ага Әхмәтов, мөгаен якташ булуны  искә алып мактап ук җибәрде хәтта. Әдәби әсәрләремә дә таләп-киртә шундый ук. Хәлбуки, Ркаил әфәнде тәгәрәткән фикернең   җирлеге бар. Минем   проза әсәрләрем – санаулы . Мансур Вәлиев “Идел” альманахына мөхәррир чакта “Аууу” атлы хикәям бер хәрефе дә кыскартылмыйча басылып чыкты һәм  радиодан мөхтәрәмнәребез  Празат Исәнбәт һәм Равил Шәрәфиевләр укылышларында тапшырылды.  Фәиз Зөлкәрнәй мөхәррир вакытта “Идел” журналында  “Әләметдин” атлы күләмле хикәям , шулай ук бер хәрефенә дә кагылмыйча дөнья күрде. “ Мирас” журналында “Тозлы яңгыр» исемле хикәям дә шул тәртиптә басылды. “Идел” журналында Нәбирә Гыйматдинова баш, ә Ркаил Зәйдулла бүлек мөхәррире вакытта   утыз битлек  бәяным( зур хикәя дисәң дә ярый)  өч биткә калдырылып(!!!-Р.З.) “дөнья күрде”.  Ркаил әфәнде фикеренчә, имеш ул шул “яхшылыгы” әҗерен татый... Ә бит  язган әсәр сыйфатсыз икән, авторны  урынына утыртуның үтемле чарасы , аны тулаем бастыру , ә аннары күпме кирәк тәнкыйть утында керендерү...Бу җәһәттән  шәхси фикереп, гонорар фондын тар даирә файдасына тоту хакына мин язган 30 битне 3 биткә калдырып кемнеңдер файдасына 27 битне экономияләгәннәр. Берөзлексез,  даими басылучы автор файдасына...
         “Рөстәм әфәнде “(Әй, мөкаддәс синтезатор мәкаләсендә .-Р.З.)телгә алган шәхесләр урысча язсалар да, мин татарча кыштырдатып ирешкән нәтиҗәгә генә килделәр. Ягъни, нәтиҗә –нуль”-дип белдерә Ркаил Зәйдулла мәкаләсендә.... Миңа  калса нәтиҗәләр төрле.  Ул, әйтик, “кыштырдатып” (үз сүзе) Тукай премиясе алды, ә Фәүзия апабыз җинаять җаваплылыгына тартылды. Мин олылап телгә алган мөхтәрәм шәхесләребезнең “ирешкәннәре” , аның һәм аның тирәсендәгеләрнең казанганнары белән тиңдәш тә, төрдәш тә түгел. Шуңа да, “без - халык шикелле, халык ничек- без шулай”, дип кукыраю чама чиген оныту булып аңлашыла  . “Язучыларын кайгыртмый”, дип хөкүмәткә үпкәләү дә мәзәк яңгырый... ”Безне  тиешле югарылыкта асрамыйлар”, буладыр инде моның кешечәгә тәрҗемәсе. Товарың үтми икән, базар экономикасы шартларында үзеңә генә үпкәләргә кала...Булган кадәресенә шөкер итү лязем.
                    Ркаил Зәйдулланың язмалары арасында минем  күңелгә  хуш килгәне, Әптелмән сәүдәгәр турындагысы кайсыдыр олы битле газетада басылып чыккан иде. Ул язма яшьлегемдә  Рузаевка шәһәре юл идарәсендә  өч ай чамасы эшләгән чорымны искә төшерде. Шул калага орынган мең хуҗалыклы , Шәриф Камалның туган авылы Пешләдә яшәдем, андагы мишәр әзиләр белән ныкъ кына  дуслаштым. Фатир хуҗам, Сираҗ агай, бераз кәефләнеп алса, хәләл җефетенә : Каффай, йөрәк маем, алтын алмам , иккүзем, бер генә син”,  дип башлый да, йөз сиксән градуска капылт үзгәреп, җөмләсен  “ кит, фәләнеңне төгән” , дип очлый торган  иде. Хатыны Кафизә апаның мондый чыгышларга  исе китми : “Адя сүлә, сүлә, ать   атясеңне, -дип салмак кына үз эшен эшли. Пешләдә, бер мәҗлестә үзен Аксак Гали дип таныштырган, казна бушлай ипи ашата торган җирләрне  урап кайткан агай белән уртак тел таптык.  Шул утыруыбызда ул миңа  “Әптелмән купис” кыйссасын сөйләп, бәетен   җырлап  күрсәтте. Кыйсса мондый: ак он белән чит илләргә дә чыгып сәүдә итүче Әптелмәнне бизнес буенча конкурент  урыслар төрлечә бөлгенлеккә төшерергә тырышалар. Әмма ул фальш акча да ясавы аркасында боларның һөҗүменә бирешми. Ахыр чиктә, патша заказы белән чит илгә бу чыгарган онга конкурентлар кемнәрнедер яллап, ком куштыралар һәм  шул “гаебе” өчен хөкемгә тарталар. Аңа, котылу хакына чукыну тәкъдим ителә.  Әптелмән күнми, иманын сатмый, чөнки кыйбла бер генә.  ..Кызы Зәлхәбирә мәҗбүри монастырьга озатыла. Менә Гали абый җырлаган бәеттән истә калган өлешләр:             
                                          Акча ясый торган машинамны
                                          Чыгарып басыгыз грәзгә,                  
                                          Йолдыз кашка тимеркүк атымны
                                          Чыгарып сатыгыз кенәзгә   
                                                            Кушымта  
                                               Ай, Әптелмән купис, кем идең
                                               Никулай патшага тиң идең..                     
                                      Чиркәү болдырыннан менгән чакта
                                      Тез тамыркайларым калкадыр,
                                      Өстәлләрдә тора дуңгыз ите,
                                      Валлай- билләй дуслар капмадым,
                                      Валлай-билләй дуслар мин капмадым.
                                      Кукрәгемә пычак капладым...               
                                                     Кушымта : (шул ук)                                         
                                          Зәлхәбирә матур намаз укый,
                                         Айлы шәл яулыгын ябынып,
                                         Төннәр уртасында үкереп елый
                                         Ислам дингенәсен сагынып...                                           
                                                        Кушымта : (шул ук)
            Әптелмән агай –милли кахарман саналырлык шәхес. Ркаил әфәндегә кычытмаган җирне кашыйсы урында( минем адреска турылаган үз сүзен үзенә түкми-чәчми кайтаруым), гаярь кавемдәше Әптелмән агай хакында , прозадамы, драматургия өлкәсендәме әсәр иҗат итсә  әйбәтрәк булыр  иде һәм  моңа ул   һәр яклап әзерлекле дип  чамалыйм.
          ... “Татарстан яшьләре”ндә басылган мәзәктәге,  “р” хәрефен әйтә белмәүче агроном, сукаланган басу җире тирәнлеген үлчәп   тракторчыларны шелтәләгәне сыман, бүгенге көнчыгыш шагыйрьләре  ысулындагы тәкълиди тәҗрибәләрне,  тарихи , сатирик  роман яки бәян дип тәгаенләнүче  эшләнмәләрне , публицистика дип тәкъдим ителүче үз –үзенә зикердән гыйбарәт бушануларны  укыгач ,

- Сай сөгәсез, егетләр, сай сөгәсез, -диюдән  узып булмый, әлегә...

Комментариев нет:

Отправить комментарий