среда, 13 апреля 2022 г.
Яу җитәкчеләрен нигә мактыйлар?
“Хакимият — җәфалау һәм түбәнсетү чарасы ул”, “Белемсезлек — көч-куәт ул ”, “Ирек — коллык ул”, “Сугыш – тынычлык ул”... Әлеге шигарьләр инглиз әдибе Джордж Оруэллның күп телләрдә, җәмгысы 30 миллион тираж белән таралган “1984” исемле романыннан. Әдипне Британиянең махсус хезмәтләре совет агенты дип шикләнеп 20 ел дәвамында күзәтү астында тотсалар, СССРда аның китаплары социализмга сатира саналып, тыела. 1950 елда якты дөньядан киткән язучының үлемсез романнары илебездә рус телендә 1988 елда гына ирекле таралышта дөнья күрә. Бүген дә бу авторга карата мөнәсәбәт төрлечә. Әйтик, Дума депутаты, Вячеслав Молотов оныгы Вячеслав Никонов, ниндидер дәлилләр китерми генә, аның иҗади эшчәнлегенең төп максаты Русияне көч-куәт үзәге буларак хәлсезләндереп, ахыр чиктә юк итү дип санавын әйтте һәм ул үлемсез әсәрләрен АКШның яшерен МИ-6 хезмәте грантлары хисабына тудырган дип белдерде.
Джордж Оруэлл яшьлегендә Бирма илендә колониаль полициядә хезмәт итә һәм инглиз оккупациясе золымы хакында да әсәр яза. 1937 елда ул фашист режимына каршы көрәшергә дип Испаниягә китә. Шул чорда тоталитар режимнар асылы белән якыннан таныша һәм “безне барча оппозиция һәм барча газеталарны тыячак режим көтә” дигән фикердә ныгый.
Искә төшерик, СССР заманында мәктәптә укыганда безне тынычлык яклы булырга, сугышларга каршы торырга өндәделәр, илебез һәм халкыбыз тынычлык сагында тора дип инандырдылар. Колониаль яулап алуларның җинаятьчел асылын мисалларга, фактларга, саннарга таянып аңлаттылар, колонизаторларларны гаепләделәр. Һәм көнбатыш илләре колонияләрендәге халыкларга азатлык китерешүдә СССР алгы сызыкта торды. Үзгәртеп кору дип аталган дәвердә СССР халыкларының, шул исәптән татар халкының күргәннәре, кичергәннәре хакында да мәгълүмат җитәрлек яңгырады һәм ирекле матбугат, интернет тудырган мөмкинлекләр шартларында әле дә ул тема күпмедер дәрәҗәдә яктыртыла. Һәм шул ук вакытта, тарих дәресләрендә сугыш чукмарлары булган шәхесләрне, халыкларга үлем, талау, ятимлек китерүдә тиңдәшсез затларны бөек полководецлар дип таныта килделәр һәм бу дәвам итә. Имеш, Александр Македонский бөек шәхес. Имеш, бөек Рим империясе сугышлары дөрес сугыш, ә аның үзен тар-мар китерүчеләр сугышы дөрес түгел. Имеш, греклар сугышы гадел, ә аңа каршылары — киресенчә. Имеш, дошманга үч итеп Мәскәүне яндырган Кутузов бөек шәхес...
Ә бит бөек дип тамгаланган полководецлар алып барган сугышлар башка халыкларны үтергән, талаган, ятимнәрне арттырган, кешеләрне коллыкка төшергән, халыкларга бәхетсезлек китергән, яки аларны юкка чыгаруны хәл иткән.
Терри Джонс һәм Алан Эрейра язган, инглизчәдән тәрҗемә итеп бастырган “Варвары” дигән китапта яулап алу сугышлары барган илләр һәм аларның корбаны булган илләр, халыклар турында шактый кызыклы мәгълүматлар китерелә. Баксаң “бөек Рим” дип тамгаланган дәүләт, үзе яулап алган күп кенә илләрдән фәндәге, кораб төзелешендәге, музыкада, әдәбиятта һәм башка өлкәләрдәге казанышлары буенча нык артта калган булган — тарихи документлар, археологик табылдыклар шуны раслаган. Әлеге империя гаскәрләре теге яки бу илне яулап алгач, аның ничә миллион кешесен кылыч кадап үтергәннәр, ничә миллион кешесен базарларда коллыкка сатканнар. Бөек Римның башкалардан өстенлеге аның һөнәри армия булдырына кайтып кала. Кыскасы, тарих китапларында “бөек полководец”лар дип авыз суы корытулар ахыр чиктә золым сәясәтен аклауга кайтып калу булып чыга.
Ә бер караганда, мондый аклаулар кешелек тарихы, аның тоткан юлы белән инде каршылыкка керми сыман. Бүген Җирнең төрле почмакларында өзлексез сугышлар бара. Кешелек ирешкән фәнни казанышлар беренче чиратта яңадан-яңа, төрледән-төрле, берсеннән-берсе камил һөҗүмчел очкычлар, танклар, спутниклар аша идарә ителә торган әллә ниткән ату, шартлату җайланмалар ясау өчен генә түгел, ә атом-төш, бактериячел коралларның кешелекне, Җирдәге тормышны юк итәрлек яңадан-яңа төрләрен булдыруга хезмәт итә. Шуның өстенә кешелек һаваны, җир-суны пычрата, агулый. Кеше булмаса исә табигать тернәкләнә, чәчәк ата.
Шуңа күрә, дини тәгълиматларда кисәтелгән Ахырзаман дигәннәре мантыйктан карыш та тайпылмый булып аңлашыла. Кеше, кешелек турында, аның табигате, тоткан юлы, иманы, асылы, ахыргы максаты хакында акыл ияләре баш ваткан һәм фикерләрен дә әйтеп калдырган. Максим Горькийның бер герое коммунизм таңы шәйләнгән чорда “кеше — горур яңгырый” дип белдерә. Безнең социалистик реализм мәктәбе үткән милләттәш әдәбиятчыларыбыз да җае чыккан саен “Кеше — акыл иясе зат, табигатьнең таҗы” дип мактау белдерде, “кеше булырга кирәк” дип үгетләде, нәкъ менә кешегә генә хас тискәре гамәлләрне “кешелексезлек” дип тамгалый килде. Ислам тәгълиматы “адәм баласы хатадан хали түгел” дип белдерә. Кеше хакында борынгырак чор әдипләре әйткән фикерләр дә күпкә тәэсирлерәк. Бигрәк тә Гомәр Хәйамның ошбу юллары сискәндерә: Хак Тәгалә әллә базмаган, Безгә үлемсезлек язмаган. Камил булсак, ник гүргә ятасы? Түгел икән, бу кем хатасы? Бүген заманча татар җыры дип тәкъдим ителгән эшләнмәләрнең икесенең берендә “язмыш”, “ялгыш”, “сагыш” сүзләре кабатлануы хакында көлеп тә, уфтанып та мәкаләләр язылды. Ә бәлки мондый кабатланыш очраклылык, зәвыксызлык, бушкуыклык галәмәте түгел, ә нәкъ менә шушы өч сүз кешелекнең яшәеше асылын ачадыр? Яу җитәкчеләрен күккә чөю шаукымы да шушы өч сүз кысасында аңлашылса кирәк...
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий