среда, 13 апреля 2022 г.
Тукай биеклеге
Борынгы грек философы Сократ “Мин үземнең бернәрсә дә белмәвемне беләм” дигән. Безгә Сократка кадәр ерак, ләкин шулай да күпләребез үзен үтә белдеклегә чутлый, бәхәсләшергә керешсәк, бездән дә акыллы зат юк. Көтмәгәндә ачыш ясадым бит әле: мин Тукайны бөтенләй белмим икән. Әлбәттә, шигырьләре белән таныш. Мәктәптә ятлаганнары да истән чыкмый. Иске телдә язылганнары да, рәхмәт, заманча татар теленә күчерелгән, рус теленә тәрҗемәләрен дә укыштырган булды. Бер-икесен русча яттан сөйләп, татар милләтеннән булмаган танышлар, дуслар янында ялтыраганым булды. Тукайның ниндилеген, Пушкин, Лермонтов өйрәнчеге түгеллеген аларга аңлата алдым шикелле. Мине бигрәк тә “Бала оҗмахта” һәм “Мәхәббәт шәрхе” шигырьләренең русчага яңгырашы сокландыра. СССР чорында халыклар автономияле, союздаш республикалы дип сортларга аерыла иде бит. Бөек рус халкы, бөек рус әдәбияты тау башына калкытылып, без итәгендәрәк, ә союздашлар ике арада саналды һәм кабул ителде. Әдипләребезне, сәнгатькәрләребезне бәяләүдә дә шул иерархия баскычы тәртибе чагылыш тапты. Тукайны Пушкин һәм Лермонтов өйрәнчеге итеп танытучылар (ә алар үзебезнекеләр) аның шигырендәге “Пушкин белән Лермонтовтан үрнәк алам” дигән юлына таянды. Татарның “икенчеллеген” фәләнкем татарның Шолоховы, Есенины, тагын төгән кеме ди-ди исбатлау-дәлилләүләр үткә тиде. Иң үртәлдергәне шул, җитди генә кешеләр шундый “чагыштырулар”ны чынга алып, үзләре дә кызарына-бүртенә әлеге “дәлилләр”гә кирәксә-кирәкмәсә мөрәҗәгать итүгә махсуслашты. Имеш, шулай итеп чагыштырып татарны күтәрәләр. Ирексездән Андрей Вознесенскийның “күтәрәм дип түбәнсетәләр, түбәнсетәбез дип күтәрәләр” дигән юлы искә төшә. Ә менә урыслар, әйтик, Горькийны русның Шекспиры, Толстойны русның Бальзагы дип, шулай очсызламыйлар.
Тукай халыкчанлыгы белән газиз һәм бөек. Ул көнчыгыш поэзиясен дә өйрәнгән һәм яхшы белгән. Шуның өстенә рус бакчасына да керүен кайбер милләттәшләр гаеп итеп, сүзли башлагач, шуларның гаепләүләренә җавап рәвешендә язган бит ул шигырен.
Кыскасы, мин таныш-белеш арасында бөек шагыйребез иҗатын ярыйсы ук белүче чутында йөри идем. Беркөнне Шәмәрдән бистәсенең “Ихлас” исемле, яңа, өченче мәчетендә Габделбари атлы, көрәк сакаллы, җылы яктан кайтып төпләнгән, рус телендә генә сөйләшүче мөселман кардәшем: “Син Тукайның “Хаҗи” дигән әсәре белән танышмы?” — дип кызыксынды. Ул хикәя аңа бик ошый һәм ул аны артист укуында машинасында йөргәндә вакыт-вакыт тыңлаштыра икән.
Әлеге мәчеттә имам вазыйфасын башкаручы, җитмәсә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы буларак, мин шактый кыен хәлдә калдым. Мәчеттә алдашырга тел әйләнми, белмәвемне танырга туры килде. Эзләп табып укырга һәм үз фикеремне җиткерергә вәгъдә бирдем. Интернеттан ул “Габдулла Тукай. Хаджи” дип кереп табыла һәм “суфи әкияте” дип искиткеч матур укылышта тәкъдим ителә икән. Тукайны үз телебездә гавәмгә тәкъдим итү өчен менә дигән үрнәк булып тоелды ул миңа. Гомәр Хәйямның робагыйларын серле музыка озатылышында Юдин атлы артист укуын тыңлап туйгысыз дип таба идем. Бу да күңел кылларын тибрәндерде. Һәм ул Михаил Булгаковның “Мастер һәм Маргарита”сы рухындагы таң калдыргыч әсәр булып чыкты. Ике төрле укылышта тыңлагач, әлеге әсәрне шәхси китапханәмнән эзләргә керештем. Баксаң, ул тезмә түгел, ә чәчмә әсәр һәм Тукайның биш томлыгының проза әсәрләре, мәкаләләре тупланган 3нче томында тәкъдим ителә булып чыкты. Йә, Хода, туган телебездә шундый проза әсәрләре дә бар икән ләбаса! Атаклы актерларыбызга, режиссерларга, мәдәниятебез сагында торучыларга Тукайның прозасы белән танышырга һәм аны халыкка җиткерүдә ашыгырга иде. Әсәрнең эчтәлегенә махсус тукталмыйм, аны ничек сөйләсәң дә Тукайны бозу булачак. Әмма ул уйландыра һәм тетрәндерә торган хикәя. Рәхмәт аны рус теленә тәрҗемә иткән ханымга.
Татарда “борын астындагыны күрмибез” дигән гыйбарә бар. Бүген дөньяда иң күп укыла торган китап дип Ной Харариның “Кешелекнең кыскача тарихы” хезмәте санала диючеләр бар. Әйтик, кешелекне компьютер пәрәвәзенә төшерүчеләрнең күренеклесе Билл Гейтс “әгәр мине кеше яшәми торган утрауга озатып, үзең белән бер генә китап ала аласың дисәләр, шуны алачакмын” дип язган. Без, СССР чорында яшәгән кешеләр буларак, “кеше — горур яңгырый”, “кеше — бөек зат”, “кеше булырга кирәк” һ.б.ш. шигарьләр тыңлап һәм аларны кабул итеп яшәдек. Баксаң, кешене иң явыз җан иясе, таш гасыры чорында ук Җирдәге байтак җан ияләрен юк итүче, тарихы буеннан-буена сугышлар алып баручы, табигатьне корытучы, бер-берсен юк итү максатында төрледән-төрле үлем кораллары җитештерүче булуын ассызыклаучы китаплар да бар икән. Шуларның байтагы белән шакката-шакката танышкач, кылт итеп шагыйрь Зөлфәтнең (Дөлфәт Маликов) 1995 елны Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган “Ике урман арасы” исемле китабы искә төште. Авторның әлеге китаптагы “Җирдән кайтышлый” исемле поэмасында бу хакта Ной Харарилардан алда үтә тәэсирле ысулда җиткерелгән ләбаса. Менә шул әсәрдәге Җир исеменнән Күкләр Хуҗасына атом, водород бомбалары шартлатучы, үзен тишүче, бораулаучы кеше өстеннән язылган дүрт кенә юл:
Сагынырга калды
балкып торган
Зәңгәр йомгак булып
көн иткәнне,
Кычытуга чыдар
әмәлем юк —
Кеше басты минем
бөтен тәнне...
Музыка озатылышында Юдин атлы артист укуындагы робагыйларны тыңлап туйгысыз дип язган идем. Тукай дәвамчысы, Тукай бүләге лауреаты Зөлфәтнең шигырьләре дә затлы укылышта һәм затлы музыка озатылышында, чын, талантлы осталарны җәлеп итеп, киң аудиториягә җиткерелергә лаек дип саныйм. Русча да, татарча да. Мөдәррис Әгъләмов, Саҗидә Сөләйманова шигырьләре дә шундый хөрмәт-мөнәсәбәткә лаек дип уйлыйм. “Звезда Поволжья” газетасында (2019 ел, 17-23 октябрь) Томас Нигъмәтҗанов язган мәкаләдә Саҗидә Сөләйманова кандидатурасын өч тапкыр Тукай бүләгенә тәкъдим итеп, өчесендә дә кире кагулары чиктән тыш гаделсезлек дип белдерелә. Югыйсә, Хәсән Туфан үзе аны татарның Анна Ахматовасы дип атаган иде дип өзгәләнә мәкалә авторы. Минемчә, тиешле, җиткелекле ярдәм, булышу булганда Саҗидә Сөләйманова татарның дөньякүләм таныласы шагыйре иде. Менә аның үзен Тукай бүләгенә лаек санамаган каләмдәш ир-атларының чын йөзен ачкан үтемле, утлы юллары:
Син барында каен
яга идем,
Син киттең дә,
калдым усакка,
Әзрәк җаным
җылынмасмы диеп
Балта сабын
салдым учакка.
Балта сабы утта
янып бетте,
Күмере дә хәтта
калмады,
Шулчак Хәйбүш агай
килеп керде:
— Бирегез, — дип, —
кая, балтаны...
...Мич катында
торам күшегеп,
Әллә инде
җаным өшегән,
Белмәгәнмен,
балта кирәк саен,
Син алгансың
икән күршедән...
Шөкер, дөньякүләм беренчелеккә ирешүче татарларыбыз аз түгел. Фәндә кешелекнең төп билгесе көндәшлек инстинкты булуын ачкан Альфред Мостафин, спортта бөтен дөньяны сокландырган Алинә Заһитова, балетта оча торган татар булып танылган Рудольф Нуриев исемнәре генә ни тора. Фәрит Яруллин да “Шүрәле”се белән дөньякүләм танылган композитор. Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхиннарның халыкара дәрәҗәдә танылмавы алар гаебе белән түгел. Әдәбиятта да татар вәкилләре дөньякүләм танылуга лаек. Әлбәттә, бу юнәлештә эш бөтенләй бармый дип булмый. 2006 елны Анкарада Тукайның чәчмә әсәрләре һәм шигырьләре тупланган китабы чыгарылды. “Туган тел” шигыренең төрекчәсенең соңгы юллары болай яңгырый:
Әй, анадилим! Сенинлейди эттигем элек дуам:
Аффет демиштим, бәни, аннәми вә бабамы Танрым.
Ни кызганыч, татарча текст төрекчәгә тәрҗемә белән янәшә урнаштырылмагач, Тукайның кабатланмас моңы, сихри аһәңе төрек укучысына барып җитмәс кебек. Нишлисең, беренче коймак төерле була диләр. Күңелне төшерми, алга таба хәрәкәт итү, милләтебез күңеле түрендәге Тукайны тануны үзебездән башлап, яңадан-яңа алымнарга мөрәҗәгать итү сорала. Ниндидер дата уңаеннан, ашык-пошык кына түгел, ә чын күңелдән, олы максат куеп һәм үтә саклык белән.
Т.Я. март 2022
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий