Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

суббота, 24 апреля 2021 г.

БҮЛҮ ТАБЛИЦАСЫ КЫСАСЫНДА

Татарның мәшһүр дин белгече Муса Бигиев язган “Коръән тәсфире”нә карата татар җәмәгатьчелегендә узган гасыр башында купкан шау-шу дулкынында Габдулла Тукайның шундый юллары бар: Арыслан белән юлбарыс Яратылган бер каннан; Безнең Муса , һич тиктормас, Ялгыш тапкан Коръәннән.. Инде бу шигырьне бүген чак кына үзгәртеп, “ялгыш тапкан исламнан”, дип Франция президенты Эммануэль Макронга күчереп арканлау да урынлы булыр төсле... Социаль челтәрләрдә Эммануэль Макрон исеме телләрдән төшми. Әлеге шәхескә карата катгый фикерләрнең кәттәләрен дәрәҗәле илдәшләребез, шул рәттә атаклы көрәшче дөнья чемпионы чечен егете Хәбиб Нурмөхәммәдов та яңгыратты. Ә ислам дәүләтләрендә аның портретын яндырдылар, сүрәтен аяк астына түшәделәр, ризасызлык белдереп, ташкын булып урамнарга чыктылар, кайбер илләрдә француз товарларына байкот игълан ителде. Нәтиҗәдә интернетта “французчадан мин әйткәнне дөрес тәрҗемә итмәделәр”, дип акланулы “Макрон тәүбәсе” дә пәйда булды. Татар политологы саналуга омтылышлы Руслан Айсин интернет киңлекләрендә ошбу җәһәттән үз сүзен әйтеп, Франциядә исламга каршы купкан шаукымда шундагы сәяси куәткә ия әрмәннәр лоббие кулы уйнавы ихтималын искәртте. Франция тарафыннан, Әзербайҗан мәнфәгатләренә чапырыш Карабах мөстәкыйллеген тану, аның уд фикерен куәтләде кебек. Хәлбуки, Франция дәүләте җитәкчесенә карата үтергеч сатираны Русиянең танылган режиссеры Тигран Кесоян үзенең “Халыкара пилорама” атлы гаярь программасында интернет киңлекләрендә яңгыраткан иде. Дөрес, ул катгый фикерләрен Мөхәммәт пәйгамбәргә карата карикатураларны сүз ирегенә ышыкланып хуплауга ризасызлык белдереп түгел, ә Русия матбугатына карата Эмануэль Макронның В.В. Путин хозурында тискәре бәяләмәсеннән соң җиткерде... Шул яссылыкта Рәҗәп Тайип Эрдоган әфәнденең алты миллион мөселман яшәгән илдә Мөхәммәт пәйгамбәр г.с. гә карикатура ясауны хуплаган Эммануэль Макронга психикасын тикшертү кирәклеге турындагы фикерен президентның президентка дусларча киңәше, дип кенә санау гадел булыр иде сыман?..Әмма , көнбатыш илләре әһелләре башкача уйлый булып чыкты . Аны Франциядә укучы балаларга Мөхәммәт пәйгамбәр г.с. гә карикатуралар күрсәтүе аша бәлагә тарган укытучыны ихтирам итмәүдә гаепләделәр?!. Ихтимал, аның, цивилизация учагы буларак танытылучы Евросоюзының асылда, христианннар берлеге икәнен конкрет мисалларда тәгаенләве дә онытылмагандыр. Кем әйтмешли, турысын әйткән, туганына ярамаган. Әлеге укытучының гомерен өзүчене чечен малае, дип ассызыклау исә Русиягә кәкре сугуны да күздә тотты. Демократиягә ышыкланып итәк астыннан ут йөртүгә маһир Европа сәясмәннәренә кемлекләрен ниндилекләрен кистереп әйтә алучы Русия һәм Төркия илләре, һәм президентлары ошап бетми бугай. Андый талпынышларның экономик җирлеге булуын, мал бүленеше өчен көн-төн көрәш баруын да онытмыйк. Шуңа да бәгъзеләр, көн туды исә Русиягә каршы санкцияләрне тагын да арттыру хәстәрендә һәм Төркиягә карата да охшаш чаралар күрү турында тәкъдимнәр яңгыраштырыла. Нефть, газ сатуда, аларны транспортлау өчен торбалар сузуда төрле тоткарлыклар, каршылыклар оештырып илебез экономикасын какшатуга төрле дәүләтләр, шул исәптән ислам илләрен дә җәлеп итү кайгыртыла. Русияне демократия һәм берочтан ислам дошманы итеп таныту омтылышы да көн тәртибендә кала бирә. Русия җитәкчелеге исә Франция укытучысы гомерен өзүне, сүз ирегенә ышыкланып “Шарли Эбдо” журналында дини хисләрне мәсхәрәләүче карикатуралар бастыру белән бер сызыкка куйды, һәм мондый номерларның безнең илдә узмавын һәм узмаячагын ассызыклады. Ислам диненә каршы чираттагы тәре походы оештыруга кыҗраучыларга, аларның мәкерле уенына карата мөнәсәбәтен Русия президенты В.В. Путин Коръәннән кешеләрне яхшылык эшләргә өндәгән аятьләр укып белдерде. Ә Русия мөфтиләр шурасы башлыгы милләттәшебез шәех Равил Гайнетдиннең илебез мөселманнары исеменнән Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 тулуны 2022 елда дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итү турындагы тәкъдимен кабул итеп кенә калмыйча , аны лаеклы уздыруга вәгъдә биреп, бәгъзеләрнең Русиядән ислам илләре дошманы образы әвәләүгә өметләрен сүрелдерә төште. Шушы урында тын алып, Казанда , әле моңарчы бер мәчет тә булмаган Авиатөзелеш районында беръюлы ике мәчет төзелә башлавын искәртү урынлы булыр сымак... Төптән уйлаганда беренче бөтендөнья сугышы көнбатыш илләре берлегенә торышырлык ике куәтле империяне, госманлылар һәм Русия дәүләтен таркату чарасы да булды. Шул ук көчләр бүген Русия белән Төркияне чәкәштерүне янә кайгырта сыман? Социаль челтәрләрдә шушы ике илне бер берсенә ыскыту максатында чиратка салып әле бер якны хуплап, әле икенче якны түбәнсетүле язмалар агымы туктап тормый... Нәкъ шул дулкында татарча сайтларда аноним авторларның татар проблемалары өчен бар гаепне конкрет вазифалы шәхесләргә , яки ниндидер төркем, клан, лоббиларга түгел, ә уптым илаһи русларга, Мәскәүгә аударуларга кытлык юк... Миллионнар күңелен яулаган Гүзәл Яхина романы белән көрәшеп үзенең барлыгын гавәм исенә төшерү җае тапкан Фәүзия ханым Бәйрәмованың Чаллыдагы ниндидер дини төркемгә ярдәм эстәп Төркия президентына хат юллавы да макрончылар тегермәненә су коя кебек? Чөнки, беренчедән, Татарстаннан мондый хат китү Татарстан президентына очко өстәми, һәм Русия югары даирәләре белән Татарстан мәнфәгатьләрен кайгыртып эш йөрткәндә безгә хәерхаклы булмаган кемнәргәдәдер тәгәрмәчкә таяк тыгарга җай чыгара, җирлек тудыра. Икенчедән, Карабахта сугыш барган, ике ил өчен дә үтә катлаулы чорда, ат дагалаганда бака ботын кыстырмыйрак торуы да хәерле. Әрмәнстанда хәрби базасы урнашкан Русиягә дә, Әзербайҗан белән тыгыз бәйләнешле Төркиягә дә өстәмә каршылыклардан фәтва юк, үз хәсрәтләре башларыннан ашкан. Хәлбуки, ике ил арасында мөнәсәбәтләр кискенләшүдән руслар да, төрекләр дә, татарлар да отмый. Русия гражданины буларак, минем руслардан татар буларак зарар күргәнем, дошманлык тойганым юк. Татарларны руслар үз итә, дип тә саныйм. Мисал өчен милләттәшебез Алинә Заһитова өчен ут йотучылар арасында да руслар күпчелекне тәшкил итте һәм алар үз сүзләрен дә үтемле җиткерде: атаклы тренер Тарасова ханым адресына, “без Женя Медведева җиңүен теләдек” дигән сүзе өчен социаль челтәрләрдә саф рус ысулында ниләр генә яумады. “Голос” җыр бәйгесендә татар кызлары җиңүен дә руслар һәр очракта гадел санап, үз итеп, хуш күреп кабул иттеләр. Кемдер, шушы уңайдан Татарстанда татар-төрек лицейлары язмышын искә төшерер. Алар да руслар ихтыяры белән ябылмады, дип уйлыйм. Аларны ябуны кайгыртучы төркемнең кемнәрне тәшкил итүен, нинди милләттән булуларын, шәхсән, кем заказын үтәүләрен аныклыйсы урында, шулар мәнфәгатен кайгыртып эзне яшерү булып чыга, гаепне тулаем русларга, Мәскәүгә аударуга әлбәттә әллә ни акыл да, кыюлык та, үҗәтлек тә, фидакарьлек тә кирәкми. Наданлык, яки икейөзлелек җитеп аша... Тукай яшәгән йортны ишүдә дә, татар гәҗит-журналларының үзләре биләгән затлы бинадан колак кагуларында да Мәскәү ихтыяры шәйләнмәде... Милләттәшләр бердәм карышкан “Саклаучы” атлы куркыныч, шөкәтсез һәйкәлне торгызырга маташуларга да Мәскәү ярдәмгә итмәде... Татарстанның татар авылларында миллион баш чучка асрау проекты да суверенитет алу белән “үсепеснең мырыксистлар” тарафыннан гамәлгә куелды.... Ватанпәрвәрлеген яуларда һәм тыныч тормышта кат-кат раслаган татар халкын руска, русларны татарга каршы куючылар йоклап ятмый. Татарга каршы тискәре гамәл кылучылар руслар яки татарлар булган очракта да заказчыларның кемлеген, ара бозуның кемнәргә файдалы булуын, кемнәргә тәти күренергә җай чыгаруын ачыклау зарур... Әйтик, татар теле дәресләре санын киметүгә җирлекне үзебезнекеләр, кануни җирлектә билгеләнгән санны югары инстанцияләр белән килешенми арттырып тудырды ләбаса? Моның тискәре нәтиҗәгә җирлек тудырачагы Мәнди анасына да аңлаешлы булырга тиеш иде. Барча предметларны русча укыган шартларда татар теле һәм татар әдәбияты дәресләре телне камил белүне тәэмин итмәве дә аңлашылса кирәк. Ярар иде ул дәреслекләр укучыларны мөкиббән итү хәсиятенә ия булса... Юк бит. Имля кагыйдәләре түгел, ә грамматика дип аталучы, үз - үзен татарча аңлата алмаучы, азагына җиткәндә башында ни хакында сүз барганын оныттыра торган тимер-бетон җөмләләрдән корыштырылган предметны саф татар телен камил белүче дә ансат кына төшенә торган түгел. Ә әдәбият дәреслекләренә классиклар сыйфатында әллә кемнәр, шул исәптән беренче чиратта “Единая Россия” фиркасы әгъзалары , депутат язучыларның язганнары дөңгечләп тутырылган. Матди хәлләрен котайтуны кайгыртып, булса кирәк. Ул дәреслекләрне рус кына түгел, татар балалары да, аларның ата-аналары да өнәми. Һәм бу фактны җөмһүриятебезнең Рафаэль Хәкимов кебек тирән белемле, фән даирәсендә абруй казанган шәхесләребез дә икърар итте. Интернетта быел Динә Гарипова башкаруында “Зөләйха күзләрен ача” сериалында кат кат яңгыраган “Ай былбылым” җыры аерым эленгән һәм аңа мөрәҗәгать итүчеләр саны инде миллионга җитеп килә. Җырны руслар да бик ошата һәм татар теле нинди матур икән, нинди чисталык, нинди сафлык, дип тә сокланучылары да җитәрлек...Татар теле дәреслекләре дә әнә шулай соклану уятырга, үзенә тарту хәсиятенә ия булырга тиеш, ләбаса! Һич югы анда татар укучысы күңелен яулаган тәрҗемә әсәрләр, әйтик төрек әдибе Ришат Нури Гюнтекиннең дөнья бестеллеры булып киткән “Чалы кошы” романы, А.П.Чеховның искиткеч хикәяләре, Тукай татарчалаштырган рус классик шагыйрьләре әсәрләре дә урын алсын иде. Әлбәттә Тукайның туган телдә язганнары беренче планда! Озын сүзнең кыскасы, гаепне башкаларга турылауга кадәр үз борын астыбызны тикшерү урынлырак түгел микән?... Мисал өчен быел (2020) ИТ (Интертат) газетасының 4 март һәм 24 октябрь саннарында Рузилә Мөхәммәтованың “Данил Салиховның әдәби премия бүлү серләре” һәм “Әдәби бәйге: үзем уздырам, үзем катнашам һәм акчасы да үземә була” исемле тирән анализлы тәҗел мәкаләләрендә татар әдәбиятын бетемсезлеккә һич тә Мәскәү түгел, ә үзебезнең “танылганнар” турылавы ике икең дүрт дигән дәрәҗәдә аныкланган. Бу җәһәттән, яраткан газетабызда мин фәкыйрьнең дә “Кем тәртипкә чакырыр?” һәм “Яшен җепселләреннән тукылган иҗат”, исемле язмаларым (“Татарстан яшьләре”, 23 апрель 2020ел, 22 октябрь саннары) басылган иде. Хәлбуки, тәртипкә чакырулар әлегәчә күзәтелми... Татарча матбугат чараларында, интернет челтәрендә бүген татарча җыр, дип сәхнәгә күтәрелүче, эфирга турыланучы эшләнмәләр турында да тозлы-борычлы фикерләр тынып тормый. Элемтәче булып эшләп лаеклы ялга чыккан уң як күршем аларны,” теләсә нинди сүз тезмәләренең унитаздагы юдыртучы су агышы белән кушылмалары”, дип саный.. Ә автобус йөртүче сулъяк күршем, “з” авазын “д” белән бутаучы җырчы йолдызкайларның “Ай кудемнең карасы”, “Кудләрем тик сине эдлиләр”, “Кудемә кара яратып”, дип боргаланып җырлауларына зар-интизар... Татар җырының шундый шәрехләүләргә тап булуын да Мәскәүгә аударып була, бик теләгәндә. Гәрчә бу үсепеснең даһилар вә йолдызлар һәм шуларга киң юл ачучы мандатлы –мандатсыз милләттәш вазифалыларыбыз казанышы. Миңа калса, сул як күршем чагыштыруын бишәр йөз мең сум алып, беркем дә сатып алмаячак, китапханәләргә мәҗбүри тагылучы китапларның эчтәлегенә дә турылап була. Алар бит нигездә бар да бер чыбыктан сөрелгән, “Габделбөкенең күргәннәре” яки “Әсмабикәнең өшкерелгәннәре” тематикасында әбәләнә. Жанрлар такырайган, Тукайлар чорында тернәкләнгән фантастика, фәнни фантастикага караганнары инде гомумән урын юк. Кыскасы, мөхәррирләр нинди, жанрлар шундый... Әле бит шундый мөхәррирләргә сөйкемле күренүче премияпәрвәр төркем миллионнар яратып укыган , сериалын миллионнар яратып караган “Зөләйха күзләрен ача” романыннан “ялгыш” табып, ду кубып, өер белән авторын гаепләргә, хөкем итәргә маташты... Яхшыны начар дип орышып, чүп-чарны премияләүчеләрнең чакырылышы әлбәттә әдәбиятыбызны үстерүне күздә тотмый. Искиткеч фильм төшергән, татар җырының, теленең гүзәллеген татар түгел илдәшләргә дә таныткан, яраттырган хакыйкый иҗатчылар бакчасына да ташлар томырылды, талантлы актриса Чулпан Хаматованы “оялтырга” маташулар да булды... Һәм ни гаҗәп, Франция президенты Эммануэль Макрон ысулында кыландылар... Әмма әлегәчә Макрончарак булса да тәүбә итәргә генә җыенучы күренми... Әгәр, “Шарли Эбдо” журналыннан берәрсе ИТ (Интертат) дөньяга чыгарган Рузилә Мөхәммәтова мәкаләләрен укыса, шуның нигезендә үтә кызык карикатуралар туасын көт тә тор... Минем Сабада яшәүче Зөфәр атлы бер дус бар. Шуның, - Рөстәм абый, тапкырлау таблицасын лүбей дурак белә, бүлү таблицасын белүчеләр ару яши, - дигәне һич истән чыкмый. Тәмам аптыраган, мәкаләдә телгә алынган хәлләрне бәгъзеләрнең бүлү таблицасын шәп белүе тәэмин итә микәнни?... Янә килеп, ниткән лобби ышыклый икән әлеге, чүп-чар язып, яки язып та тормый бишәр йөз меңләп сосуны җайга салган олы яшьтәге премияпәрвәр аләмзатларны?.... Рузилә Мөхәммәтованың аналитик язмаларында җитди финанслар тотылуга карамастан халык күзенә чалынырлык әсәрләр бер дә тумавы тасдыйкълана. Монысына да руслар, Мәскәү гаепле, дип сакал селкетеп утырырга мөмкин, әлбәттә…Иң ансат, оттырышсыз юл... Кем әйтмешли, “флаг кулларына”, дияргәдер, бәлки...

Комментариев нет:

Отправить комментарий