Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

суббота, 24 апреля 2021 г.

БОРЫН АСТЫНДАГЫНЫ НИК КҮРМИБЕЗ?

2020 елны ИТ (Интертат) газетасының 4 март һәм 24 октябрь саннарында Рузилә Мөхәммәтованың “Данил Салиховның әдәби премия бүлү серләре” һәм “Әдәби бәйге: үзем уздырам, үзем катнашам һәм акчасы да үземә була” исемле кискен мәкаләләрендә ни канун, ни әхлак кагыйдәләренә сыешуы икеле хәлләр, һәм ахыр чиктә татар әдәбиятын бетемсезлеккә һич тә Мәскәү түгел, ә үзебезнең “танылганнар” турылавы бәян ителә. Әгәр мәкаләләрдә бәян ителгәннәр дөрес булмаса, тәнкыйтькә таручылар шул ук интернет газетада нинди дә булса җавап урнаштырыга тиеш иде, дип фаразлыйм. Бу җәһәттән мин фәкыйрьнең дә “Кем тәртипкә чакырыр?” (“Татарстан яшьләре”, 23 апрель 2020ел) һәм “Яшен җепселләреннән тукылган иҗат” (“Татарстан яшьләре”, 20ел, 22 октябрь 2020 ел) исемле мәкаләләре дөнья күрде. Хәлбуки, тәртипкә чакырулар әлегәчә күзәтелми... Татар телендә язылган язмаларга хокук органнары, җитәкче органнар, хәтта татар иҗатчылары оешмалары да игътибар итми, дип аңларга микән ошбу хәлне? 2019 елның 30 октябрендә интернетта , Азатлык Радиосы сайтында халкыбызның танылган шәхесләре халык хәтерендә нүлләнмәсен өчен күрелгән чара хакында мәгълүмат урын алган : “Язучылар берлеге танылган татар шәхесләре турында әсәрләр яздыру өчен дәүләттән мөрәҗәгать булуын 2014 елда игълан иткән иде. Ул вакытта Кол Шәриф, Дәрдмәнд, Таҗетдин Ялчыгол, Шәехзадә Бабич, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина исемнәре яңгырады. Бу шәхесләргә багышланган әсәрләрне Ркаил Зәйдулла (Кол Шәриф)Ләис Зәлкәрнәй (Дәрдмәнд), Рөстәм Галиуллин (Ялчыгол), Галимҗан Гыйльманов (Бабич) , Айгөл Әхмәтгалиева (Волжская) язачагы билгеле булды.Ул чактагы Язучылар Берлеге рәисе Рафис Корбан әйтүенчә, һәр авторга әсәр язу өчен бер ел вакыт бирелгән һәм 400 мең сум күләмендә гонорар түләнгән булган. Әлегә, Рафис Корбан әйтүенчә Рөстәм Галиуллин белән Айгөл Әхмәтгалиева гына алган йөкләмәләрен үтәгән...” Татарча матбугат чараларында, интернет челтәрендә бүген татарча җыр, дип сәхнәгә күтәрелүче, эфирга турыланучы эшләнмәләр турында да тозлы-борычлы фикерләргә кытлык юк. Элемтәче булып эшләп лаеклы ялга чыккан уң як күршем аларны,” теләсә нинди сүз тезмәләренең унитаздагы юдыртучы су агышы белән кушылмалар”, дип “зурлый”.. Ә янә бер танышым, “з” авазын “д” белән бутаучы җырчы йолдызкайларның “Ай кудемнең карасы”, “Кудләрем тик сине эдлиләр”, “Кудемә кара яратып”, дип боргаланып җырлауларына зар-интизар... Татар җырының шундый шәрехләүләргә тап булуын Мәскәүгә аударып була, бик теләгәндә. Гәрчә бу үсепеснең даһилар вә йолдызлар һәм шуларга киң юл ачучы мандатлы –мандатсыз милләттәш вазифалыларыбыз казанышы. Миңа калса, сул як күршем чагыштыруын бишәр йөз мең сум алып, беркем дә сатып алмаячак, китапханәләргә мәҗбүри тагылучы китапларның эчтәлегенә дә турылап була. Алар нигездә бар да бер чыбыктан сөрелгән, оядашлар үзләштергән уртак алгоритмда, “Габделбөкенең күргәннәре” яки “Әсмабикәнең өшкерелгәннәре” тематикасында әбәләнә. Жанрлар такырайган, Тукайлар чорында тернәкләнгән фантастика, фәнни фантастикага караганнары инде гомумән юк. Әле бит шундый мөхәррирләргә сөйкемле күренүче премияпәрвәр төркем меңнәр яратып укыган , сериалын миллионнар яратып караган “Зөләйха күзләрен ача” романыннан “ялгыш” табып, ду кубып, өер белән авторын гаепләргә, хөкем итәргә маташты... Яхшыны начар дип орышып, чүп-чарны премияләүчеләрнең чакырылышы әлбәттә әдәбиятыбызны үстерүне күздә тотмый. Искиткеч фильм төшергән, татар җырының, теленең гүзәллеген татар түгел илдәшләргә дә таныткан, яраттырган, комрьютер шомартмаган чын, матур тавышлы Динә Гарипова бакчасына шактый ташлар томырылды, талантлы актриса Чулпан Хаматованы “оялтырга” маташулар да булды... Рузилә Мөхәммәтованың аналитик язмаларында җитди финанслар (дүртәр-бишәр йөз мең сум ) тотылуга карамастан халык күзенә чалынырлык әсәрләр бер дә тумавы тасдыйкълана. Ә таләпне әлеге премияпәрвәрләр һәм шуларның оядашлары налог түләүче кесәсенә керми китабы зур тиражда , кыйммәт хакка (600 сум чамасы) сатыла торган һәм тәрҗемә ителеп 20 илгә таралуга ирешкән романга куялар... Русия гражданины буларак, минем руслардан татар булганга күрә генә зарар күргәнем, дошманлык тойганым юк. Татарларны руслар үз итә, дип тә саныйм. Мисал өчен милләттәшебез Алинә Заһитова өчен ут йотучылар арасында да руслар күпчелекне тәшкил итте һәм алар үз сүзләрен дә үтемле җиткерде: атаклы тренер Тарасова ханым адресына, “без Женя Медведева җиңүен теләдек” дигән сүзе өчен социаль челтәрләрдә саф рус ысулында ниләр генә яумады. “Голос” җыр бәйгесендә татар кызлары җиңүен дә руслар һәр очракта гадел санап, үз итеп, хуш күреп кабул иттеләр. Кемдер, шушы уңайдан Татарстанда татар-төрек лицейлары язмышын искә төшерер. Алар да руслар ихтыяры белән ябылмады, дип уйлыйм. Аларны ябуны кайгыртучы төркемнең кемнәрне тәшкил итүен, нинди милләттән булуларын, шәхсән, кем заказын үтәүләрен аныклыйсы урында, шулар мәнфәгатен кайгыртып эзне яшерү булып чыга, гаепне тулаем русларга, Мәскәүгә аударуга әлбәттә әллә ни акыл да, кыюлык та, үҗәтлек тә, фидакарьлек тә кирәкми. Наданлык, яки икейөзлелек җитеп аша... Тукай яшәгән йортны ишүдә дә, татар гәҗит-журналларының үзләре биләгән затлы бинадан колак кагуларында да Мәскәү ихтыяры шәйләнмәде... Милләттәшләр бердәм карышкан “Саклаучы” атлы куркыныч, шөкәтсез һәйкәлне торгызырга маташуларга да Мәскәү ярдәмгә итмәде... Татарстанның татар авылларында миллион баш чучка асрау проекты да суверенитет алу белән гамәлгә куелды кебек.... Ватанпәрвәрлеген яуларда һәм тыныч тормышта кат-кат раслаган татар халкын руска, русларны татарга каршы куючылар йоклап ятмый. Алар руслар яки татарлар булган очракта да, заказчыларның кемлеген, ара бозуның кемнәргә файдалы булуын, кемнәргә тәти күренергә җай чыгаруын ачыклау зарур... Әйтик, татар теле дәресләре санын киметүгә җирлекне үзебезнекеләр, кануни җирлектә билгеләнгән санны килешенми арттырып тудырды ләбаса? Моның тискәре нәтиҗәгә җирлек тудырачагы Мәнди анасына да аңлаешлы булырга тиеш иде ләбаса. Барча предметларны русча укыган шартларда татар теле һәм татар әдәбияты дәресләре телне камил белүне тәэмин итмәве дә аңлашылса кирәк. Ярар иде ул дәреслекләр укучыларны мөкиббән итү хәсиятенә ия булса... Юк бит. Имля кагыйдәләре түгел, ә грамматика дип аталучы, үз - үзен татарча аңлата алмаучы, азагына җиткәндә башында ни хакында сүз барганын оныттыра торган тимер-бетон җөмләләрдән корыштырылган предметны саф татар телен камил белүче дә ансат кына төшенә торган түгел. Ә әдәбият дәреслекләренә классиклар сыйфатында әллә кемнәр, шул исәптән беренче чиратта “Единая Россия” фиркасы әгъзалары , депутат язучыларның язганнары дөңгечләп тутырылган. Матди хәлләрен котайтуны кайгыртып, булса кирәк. Ул дәреслекләрне рус кына түгел, татар балалары да, аларның ата-аналары да өнәми. Һәм бу фактны җөмһүриятебезнең Рафаэль Хәкимов кебек тирән белемле, фән даирәсендә абруй казанган шәхесләребез дә икърар итте. Интернетта быел Динә Гарипова башкаруында “Зөләйха күзләрен ача” сериалында кат кат яңгыраган “Ай былбылым” җыры аерым эленгән һәм аңа мөрәҗәгать итүчеләр саны инде миллионга җитеп килә. Җырны руслар да бик ошата һәм татар теле нинди матур икән, нинди чисталык, нинди сафлык, дип тә сокланучылары да җитәрлек...Татар теле дәреслекләре дә әнә шулай соклану уятырга, үзенә тарту хәсиятенә ия булырга тиеш, ләбаса! Һич югы анда татар укучысы күңелен яулаган тәрҗемә әсәрләр, әйтик төрек әдибе Ришат Нури Гюнтекиннең дөнья бестеллеры булып киткән “Чалы кошы” романы, А.П.Чеховның искиткеч хикәяләре, Тукай татарчалаштырган рус классик шагыйрьләре әсәрләре дә урын алсын иде. Әлбәттә Тукайның туган телдә язганнары беренче планда!

Комментариев нет:

Отправить комментарий