Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 20 апреля 2021 г.

ХИКМӘТЛЕ КИТАП

Очраклы рәвештә узган ел азагында Чаллыда басылган, Татарстанның йөз еллыгына турылап язылган “Халыкка кайтарылган исем “ атлы калын гына китапка юлыктым. Тиражы –нибары биш йөз данә. Баш мөхәррире –төзелеш эшләре белән бәйле җитәкче –Замир Петров, китапның төп кахарманы, татар өчен иң катлаучы чорда Татарстанның үзәк башкарма комитетын җитәкләгән Рәүф Әхмәтсабир улы Сабировның нәсел дәвамчысы . Хезмәтне китап шәкелендә гамәлгә куючылар Гөләндәм Давыдова һәм Нурия Батырбаева. Китапның иганәчесе “Татарстан республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һзм бәя кую идарәсе башлыгы Салихов Мәҗит Хаҗип улы. Авторлар аңа һәм архив материалларын туплауда зур булышлык күрсәткән Татарстан Республикасы мәдәният министры Әюпова Ирада Хафизҗан кызына рәхмәт белдерәләр. Тышлыгын Рәүф Сабиров сүрәте бизәгән әлеге китапны ачу белән бихисап тармаклы “Шәҗәрә агачы” на юлыгасың. Анда әлеге шәхеснең нәсел ыруы урын алган. Әниемнең бертуганы Сара апабызның ире Мәхмүт җизни дә шунда эләккән. Китапта урын алаган фотоларында әнием Саҗидә дә бар булып, бу хакта телефон аша туганым Рөстәм Мәһдиев хәбәр итте. Китапны гамәлгә куюны Мәхмүт җизнинең бертуган апасы, Замир Петровның әнисе, укытучы булып эшләгән Гөлшат ханым вәсыять иткән булган. Китапта йөз ел элек, татар халкы яшәү белән үлем арасында калган (калдырылган?) чорда республикада төрле югарылыкта җитәкчелек иткән шәхесләрнең биографияләре , эшчәнлекләре һәм язмышлары бәян ителә. 400 битле, төрле документларның фотокүчермәләре белән сипләнгән саллы, тарихи фактлар тегелешеннән гыйбарәт тәсфилле хезмәт эчтәлегенә күзәтү ясауны бер мәкаләгә сыйдыру мөмкин түгел...Шуңа, мөхтәрәм “Т Я” укучыларына аны һичшиксез үзләренә укырга тәкъдим итәм. Иманым камил, китапта бәян ителгән, тулаем ил һәм татар язмышына бәйле фаҗигале хәлләр бик күпләрне тетрәндереп, кырыкмаса кырык төрле фикер, нәтиҗәләргә китерәчәк. Иң кыйммәте шунда, авторлар үз хезмәтләрендә вакыйга хәлләрне бәян итеп, шул нигездә үз фикерләрен Укучыга тагуны максат итеп куймаган. Алар бары тик Дөреслекне халыкка җиткерү белән чикләнгәннәр, ә нәтиҗә ясау һәркемнең үз иркендә. Авторлар тарафыннан Укучыга карата мондый тирән хөрмәт соңгы елларда бик сирәк күренеш. Ихтимал , мондый алым китапны гамәлгә куючыларның белемле һәм затлы нәсел дәвамчы булулары белән дә бәйледер... Китапта, 1921 елгы ачлык алдыннан авыллардан продразверстка тәртибендә икмәк җыйнау башка регионнарда яртылаш, ә Татарстанда 100 % ка үтәү турында искә алына. Анда байтак шәхесләр телгә алына, ә үзәк урынна Рәүф Сабиров һәм аның фикердәшләре били. Аның көнне-төнне белми халыкны ач үлемнән коткару юлындагы эшчәнлеге фактлар, документлар аша чагылыш таба. Китапта көн саен кайда күпме кеше ачтан, яки чирдән үлүе хакында да мәгълүмат бар... Рәүф Сабиров АКШ, Германия вәкилләре белән дә эш йөртә, Ленинга да барып керә, ачтан интегүчеләргә икмәк кайтаручы эшелоннар булуны аларның өзлексез йөрешен тәэмин итү чараларын да күрә, вагоннарда тиешле нокталарга йөк ташылганда урлашу, югалтулар булмавын дә хәл итә. Татарстанда йогышлы чирләр таралгач, чит илдән медикаментлар кайтартуны да оештыра. Янә килеп ач үлемнән коткару максатында меңнәрчә сабыйларны чит регионнарга озату һәм соңыннан аларны кайтартуны да хәл итә. Шул ук вакытта Татарстанда , аңа кадәр барча эш кәгазьләре рус телендә булса, ул аларның татар теленә тулаем күчерүгә ирешә. Татар мәгарифен аякка бастыра, татарның иҗтимагый тормышын милли нигезгә кора, һәм Татарстанда бәхәссез абруй казана. Шуңа да Сталин чорында әлеге җитәкчене репрессияләү өчен башта Мәскәүгә, яңа эшкә күчерәләр. Аннары атып үтерәләр. Ә хатынын сигез елга төрмәгә озаталар. Рәүф аганың кайбер хезмәттәшләрен һәм хатыннарын да шундый язмыш көтә. Ә ятим калган балаларын бик ерак төбәкләрдәге балалар йортларына озатып, татар булуып калу юлын биклиләр. Шәхсән үзем 1989 елны Киев каласына югары курсларга укырга баргач, Татарстанның бер җитәкчесе булган һәм үзе атып үтерелгән Баһаветдинов, агайның төпчек улы Украинаның танылган рәссамы Рафаэль Баһаветдинов белән таныштым. Аның Япониядә узган бәйгедә җиңү яулаган рәсемнәре “Идел” журналында басылган икән. Шулчакта “Идел”дә эшләгән Ръкаил Зәйдуллин гозерен үтәп , әлеге басманы тапшыру өчен , алдан сөйләшенеп бер кафеда очраштык. Алты яшьлек Рафаэль һәм ун яшьлек Рэм абыйсы бер, ә апалары икенче балалар йортында тәрбияләнгән. Соңыннан “велики украинский художник Рэм Богоутдинов, дип зурланып, иҗаты күргәзмәләре Киевта узачак абыйсының 10 яшьтә үк рәсем ясау сәләте ачылып, текә малайларга татуировкалар ясавы аркасында аларның ризыкъларын көчлерәкләр талап алмаган. Югыйсә көн саен биш алты бала ачлыктан якты дөньядан китә иде, безнең бабалар йортында, дип искә алды Рафаэль ага. Апалары балигъ балигъ булгач опера театрына гардеробчы булып эшкә урнаша һәм энеләрен үз янына ала. Тар бүлмәдә өчесе яшәп китәләр. Опера театры АКШ та чыгыш ясаганда апалары илгә кайтмый, качып кала. Рэм абыйлары, Югославиягә сәяхәт белән килгәч, Италия шоферы белән уртак тел табып, шулай ук илгә кайтмый, ахыр чиктә АКШ ка барып урнаша һәм рәссам буларак таныла. Ә Рафэль рәссам һөнәрен Казанга килеп үзләштерә һәм милли темаларга да кызыклы рәсемнәр ясый... Украинада күп кенә язучылар китапларын аннан бизәтү өчен тырыша икән. Абыйсы да , ул да украин кызларына өйләнгән, әлбәттә татарча белмиләр... “Халыкка кайтарылган исем”не укып чыккач , илне аякка бастыруда зур хезмәтләр куйган ихлас коммунистларны юк итү , аларның хәләл җефетләрен, нәсел ырулары эзәрлекләүнең мантыйгын аңларга азапландым. Большевиклар җитәкчелеге кылган, миллионнар гомерен өзгән җинаятьнең очын яшерү өчен шулай эшләгәннәрме? Әллә Татарстанның татарлык юлыннан баруына чик кую өченме? Иоган Фридрих Шиллер персонажының “Мавр үз эшен эшләде, мавр китәргә тиеш” дигәне тормыш өчен уртак канун микән әллә? Сораулар күп... Ә нәтиҗә ясау һәр укучының үз иркендә... Шәхсән үзем, бу, татарның ачы язмышын ихлас чагылдырган ихлас китап, үзен татар дип санаган һәр татарның өстәл китабы булырга тиеш, дип саныйм. Ә Тукай премиясенә лаек, дип әйтергә җөрьәт итмим, андый бүләккә күп еллар чират торучыларны ярсытасым килми, әлеге китап авторларына ыскытудан шүрлим, җитди фикер алышуны премияпәвәр каләмзатлар ыгы-зыгысына кайтарып калдырасым килми...

Комментариев нет:

Отправить комментарий