Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

суббота, 24 апреля 2021 г.

БҮЛҮ ТАБЛИЦАСЫ КЫСАСЫНДА

Татарның мәшһүр дин белгече Муса Бигиев язган “Коръән тәсфире”нә карата татар җәмәгатьчелегендә узган гасыр башында купкан шау-шу дулкынында Габдулла Тукайның шундый юллары бар: Арыслан белән юлбарыс Яратылган бер каннан; Безнең Муса , һич тиктормас, Ялгыш тапкан Коръәннән.. Инде бу шигырьне бүген чак кына үзгәртеп, “ялгыш тапкан исламнан”, дип Франция президенты Эммануэль Макронга күчереп арканлау да урынлы булыр төсле... Социаль челтәрләрдә Эммануэль Макрон исеме телләрдән төшми. Әлеге шәхескә карата катгый фикерләрнең кәттәләрен дәрәҗәле илдәшләребез, шул рәттә атаклы көрәшче дөнья чемпионы чечен егете Хәбиб Нурмөхәммәдов та яңгыратты. Ә ислам дәүләтләрендә аның портретын яндырдылар, сүрәтен аяк астына түшәделәр, ризасызлык белдереп, ташкын булып урамнарга чыктылар, кайбер илләрдә француз товарларына байкот игълан ителде. Нәтиҗәдә интернетта “французчадан мин әйткәнне дөрес тәрҗемә итмәделәр”, дип акланулы “Макрон тәүбәсе” дә пәйда булды. Татар политологы саналуга омтылышлы Руслан Айсин интернет киңлекләрендә ошбу җәһәттән үз сүзен әйтеп, Франциядә исламга каршы купкан шаукымда шундагы сәяси куәткә ия әрмәннәр лоббие кулы уйнавы ихтималын искәртте. Франция тарафыннан, Әзербайҗан мәнфәгатләренә чапырыш Карабах мөстәкыйллеген тану, аның уд фикерен куәтләде кебек. Хәлбуки, Франция дәүләте җитәкчесенә карата үтергеч сатираны Русиянең танылган режиссеры Тигран Кесоян үзенең “Халыкара пилорама” атлы гаярь программасында интернет киңлекләрендә яңгыраткан иде. Дөрес, ул катгый фикерләрен Мөхәммәт пәйгамбәргә карата карикатураларны сүз ирегенә ышыкланып хуплауга ризасызлык белдереп түгел, ә Русия матбугатына карата Эмануэль Макронның В.В. Путин хозурында тискәре бәяләмәсеннән соң җиткерде... Шул яссылыкта Рәҗәп Тайип Эрдоган әфәнденең алты миллион мөселман яшәгән илдә Мөхәммәт пәйгамбәр г.с. гә карикатура ясауны хуплаган Эммануэль Макронга психикасын тикшертү кирәклеге турындагы фикерен президентның президентка дусларча киңәше, дип кенә санау гадел булыр иде сыман?..Әмма , көнбатыш илләре әһелләре башкача уйлый булып чыкты . Аны Франциядә укучы балаларга Мөхәммәт пәйгамбәр г.с. гә карикатуралар күрсәтүе аша бәлагә тарган укытучыны ихтирам итмәүдә гаепләделәр?!. Ихтимал, аның, цивилизация учагы буларак танытылучы Евросоюзының асылда, христианннар берлеге икәнен конкрет мисалларда тәгаенләве дә онытылмагандыр. Кем әйтмешли, турысын әйткән, туганына ярамаган. Әлеге укытучының гомерен өзүчене чечен малае, дип ассызыклау исә Русиягә кәкре сугуны да күздә тотты. Демократиягә ышыкланып итәк астыннан ут йөртүгә маһир Европа сәясмәннәренә кемлекләрен ниндилекләрен кистереп әйтә алучы Русия һәм Төркия илләре, һәм президентлары ошап бетми бугай. Андый талпынышларның экономик җирлеге булуын, мал бүленеше өчен көн-төн көрәш баруын да онытмыйк. Шуңа да бәгъзеләр, көн туды исә Русиягә каршы санкцияләрне тагын да арттыру хәстәрендә һәм Төркиягә карата да охшаш чаралар күрү турында тәкъдимнәр яңгыраштырыла. Нефть, газ сатуда, аларны транспортлау өчен торбалар сузуда төрле тоткарлыклар, каршылыклар оештырып илебез экономикасын какшатуга төрле дәүләтләр, шул исәптән ислам илләрен дә җәлеп итү кайгыртыла. Русияне демократия һәм берочтан ислам дошманы итеп таныту омтылышы да көн тәртибендә кала бирә. Русия җитәкчелеге исә Франция укытучысы гомерен өзүне, сүз ирегенә ышыкланып “Шарли Эбдо” журналында дини хисләрне мәсхәрәләүче карикатуралар бастыру белән бер сызыкка куйды, һәм мондый номерларның безнең илдә узмавын һәм узмаячагын ассызыклады. Ислам диненә каршы чираттагы тәре походы оештыруга кыҗраучыларга, аларның мәкерле уенына карата мөнәсәбәтен Русия президенты В.В. Путин Коръәннән кешеләрне яхшылык эшләргә өндәгән аятьләр укып белдерде. Ә Русия мөфтиләр шурасы башлыгы милләттәшебез шәех Равил Гайнетдиннең илебез мөселманнары исеменнән Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 тулуны 2022 елда дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итү турындагы тәкъдимен кабул итеп кенә калмыйча , аны лаеклы уздыруга вәгъдә биреп, бәгъзеләрнең Русиядән ислам илләре дошманы образы әвәләүгә өметләрен сүрелдерә төште. Шушы урында тын алып, Казанда , әле моңарчы бер мәчет тә булмаган Авиатөзелеш районында беръюлы ике мәчет төзелә башлавын искәртү урынлы булыр сымак... Төптән уйлаганда беренче бөтендөнья сугышы көнбатыш илләре берлегенә торышырлык ике куәтле империяне, госманлылар һәм Русия дәүләтен таркату чарасы да булды. Шул ук көчләр бүген Русия белән Төркияне чәкәштерүне янә кайгырта сыман? Социаль челтәрләрдә шушы ике илне бер берсенә ыскыту максатында чиратка салып әле бер якны хуплап, әле икенче якны түбәнсетүле язмалар агымы туктап тормый... Нәкъ шул дулкында татарча сайтларда аноним авторларның татар проблемалары өчен бар гаепне конкрет вазифалы шәхесләргә , яки ниндидер төркем, клан, лоббиларга түгел, ә уптым илаһи русларга, Мәскәүгә аударуларга кытлык юк... Миллионнар күңелен яулаган Гүзәл Яхина романы белән көрәшеп үзенең барлыгын гавәм исенә төшерү җае тапкан Фәүзия ханым Бәйрәмованың Чаллыдагы ниндидер дини төркемгә ярдәм эстәп Төркия президентына хат юллавы да макрончылар тегермәненә су коя кебек? Чөнки, беренчедән, Татарстаннан мондый хат китү Татарстан президентына очко өстәми, һәм Русия югары даирәләре белән Татарстан мәнфәгатьләрен кайгыртып эш йөрткәндә безгә хәерхаклы булмаган кемнәргәдәдер тәгәрмәчкә таяк тыгарга җай чыгара, җирлек тудыра. Икенчедән, Карабахта сугыш барган, ике ил өчен дә үтә катлаулы чорда, ат дагалаганда бака ботын кыстырмыйрак торуы да хәерле. Әрмәнстанда хәрби базасы урнашкан Русиягә дә, Әзербайҗан белән тыгыз бәйләнешле Төркиягә дә өстәмә каршылыклардан фәтва юк, үз хәсрәтләре башларыннан ашкан. Хәлбуки, ике ил арасында мөнәсәбәтләр кискенләшүдән руслар да, төрекләр дә, татарлар да отмый. Русия гражданины буларак, минем руслардан татар буларак зарар күргәнем, дошманлык тойганым юк. Татарларны руслар үз итә, дип тә саныйм. Мисал өчен милләттәшебез Алинә Заһитова өчен ут йотучылар арасында да руслар күпчелекне тәшкил итте һәм алар үз сүзләрен дә үтемле җиткерде: атаклы тренер Тарасова ханым адресына, “без Женя Медведева җиңүен теләдек” дигән сүзе өчен социаль челтәрләрдә саф рус ысулында ниләр генә яумады. “Голос” җыр бәйгесендә татар кызлары җиңүен дә руслар һәр очракта гадел санап, үз итеп, хуш күреп кабул иттеләр. Кемдер, шушы уңайдан Татарстанда татар-төрек лицейлары язмышын искә төшерер. Алар да руслар ихтыяры белән ябылмады, дип уйлыйм. Аларны ябуны кайгыртучы төркемнең кемнәрне тәшкил итүен, нинди милләттән булуларын, шәхсән, кем заказын үтәүләрен аныклыйсы урында, шулар мәнфәгатен кайгыртып эзне яшерү булып чыга, гаепне тулаем русларга, Мәскәүгә аударуга әлбәттә әллә ни акыл да, кыюлык та, үҗәтлек тә, фидакарьлек тә кирәкми. Наданлык, яки икейөзлелек җитеп аша... Тукай яшәгән йортны ишүдә дә, татар гәҗит-журналларының үзләре биләгән затлы бинадан колак кагуларында да Мәскәү ихтыяры шәйләнмәде... Милләттәшләр бердәм карышкан “Саклаучы” атлы куркыныч, шөкәтсез һәйкәлне торгызырга маташуларга да Мәскәү ярдәмгә итмәде... Татарстанның татар авылларында миллион баш чучка асрау проекты да суверенитет алу белән “үсепеснең мырыксистлар” тарафыннан гамәлгә куелды.... Ватанпәрвәрлеген яуларда һәм тыныч тормышта кат-кат раслаган татар халкын руска, русларны татарга каршы куючылар йоклап ятмый. Татарга каршы тискәре гамәл кылучылар руслар яки татарлар булган очракта да заказчыларның кемлеген, ара бозуның кемнәргә файдалы булуын, кемнәргә тәти күренергә җай чыгаруын ачыклау зарур... Әйтик, татар теле дәресләре санын киметүгә җирлекне үзебезнекеләр, кануни җирлектә билгеләнгән санны югары инстанцияләр белән килешенми арттырып тудырды ләбаса? Моның тискәре нәтиҗәгә җирлек тудырачагы Мәнди анасына да аңлаешлы булырга тиеш иде. Барча предметларны русча укыган шартларда татар теле һәм татар әдәбияты дәресләре телне камил белүне тәэмин итмәве дә аңлашылса кирәк. Ярар иде ул дәреслекләр укучыларны мөкиббән итү хәсиятенә ия булса... Юк бит. Имля кагыйдәләре түгел, ә грамматика дип аталучы, үз - үзен татарча аңлата алмаучы, азагына җиткәндә башында ни хакында сүз барганын оныттыра торган тимер-бетон җөмләләрдән корыштырылган предметны саф татар телен камил белүче дә ансат кына төшенә торган түгел. Ә әдәбият дәреслекләренә классиклар сыйфатында әллә кемнәр, шул исәптән беренче чиратта “Единая Россия” фиркасы әгъзалары , депутат язучыларның язганнары дөңгечләп тутырылган. Матди хәлләрен котайтуны кайгыртып, булса кирәк. Ул дәреслекләрне рус кына түгел, татар балалары да, аларның ата-аналары да өнәми. Һәм бу фактны җөмһүриятебезнең Рафаэль Хәкимов кебек тирән белемле, фән даирәсендә абруй казанган шәхесләребез дә икърар итте. Интернетта быел Динә Гарипова башкаруында “Зөләйха күзләрен ача” сериалында кат кат яңгыраган “Ай былбылым” җыры аерым эленгән һәм аңа мөрәҗәгать итүчеләр саны инде миллионга җитеп килә. Җырны руслар да бик ошата һәм татар теле нинди матур икән, нинди чисталык, нинди сафлык, дип тә сокланучылары да җитәрлек...Татар теле дәреслекләре дә әнә шулай соклану уятырга, үзенә тарту хәсиятенә ия булырга тиеш, ләбаса! Һич югы анда татар укучысы күңелен яулаган тәрҗемә әсәрләр, әйтик төрек әдибе Ришат Нури Гюнтекиннең дөнья бестеллеры булып киткән “Чалы кошы” романы, А.П.Чеховның искиткеч хикәяләре, Тукай татарчалаштырган рус классик шагыйрьләре әсәрләре дә урын алсын иде. Әлбәттә Тукайның туган телдә язганнары беренче планда! Озын сүзнең кыскасы, гаепне башкаларга турылауга кадәр үз борын астыбызны тикшерү урынлырак түгел микән?... Мисал өчен быел (2020) ИТ (Интертат) газетасының 4 март һәм 24 октябрь саннарында Рузилә Мөхәммәтованың “Данил Салиховның әдәби премия бүлү серләре” һәм “Әдәби бәйге: үзем уздырам, үзем катнашам һәм акчасы да үземә була” исемле тирән анализлы тәҗел мәкаләләрендә татар әдәбиятын бетемсезлеккә һич тә Мәскәү түгел, ә үзебезнең “танылганнар” турылавы ике икең дүрт дигән дәрәҗәдә аныкланган. Бу җәһәттән, яраткан газетабызда мин фәкыйрьнең дә “Кем тәртипкә чакырыр?” һәм “Яшен җепселләреннән тукылган иҗат”, исемле язмаларым (“Татарстан яшьләре”, 23 апрель 2020ел, 22 октябрь саннары) басылган иде. Хәлбуки, тәртипкә чакырулар әлегәчә күзәтелми... Татарча матбугат чараларында, интернет челтәрендә бүген татарча җыр, дип сәхнәгә күтәрелүче, эфирга турыланучы эшләнмәләр турында да тозлы-борычлы фикерләр тынып тормый. Элемтәче булып эшләп лаеклы ялга чыккан уң як күршем аларны,” теләсә нинди сүз тезмәләренең унитаздагы юдыртучы су агышы белән кушылмалары”, дип саный.. Ә автобус йөртүче сулъяк күршем, “з” авазын “д” белән бутаучы җырчы йолдызкайларның “Ай кудемнең карасы”, “Кудләрем тик сине эдлиләр”, “Кудемә кара яратып”, дип боргаланып җырлауларына зар-интизар... Татар җырының шундый шәрехләүләргә тап булуын да Мәскәүгә аударып була, бик теләгәндә. Гәрчә бу үсепеснең даһилар вә йолдызлар һәм шуларга киң юл ачучы мандатлы –мандатсыз милләттәш вазифалыларыбыз казанышы. Миңа калса, сул як күршем чагыштыруын бишәр йөз мең сум алып, беркем дә сатып алмаячак, китапханәләргә мәҗбүри тагылучы китапларның эчтәлегенә дә турылап була. Алар бит нигездә бар да бер чыбыктан сөрелгән, “Габделбөкенең күргәннәре” яки “Әсмабикәнең өшкерелгәннәре” тематикасында әбәләнә. Жанрлар такырайган, Тукайлар чорында тернәкләнгән фантастика, фәнни фантастикага караганнары инде гомумән урын юк. Кыскасы, мөхәррирләр нинди, жанрлар шундый... Әле бит шундый мөхәррирләргә сөйкемле күренүче премияпәрвәр төркем миллионнар яратып укыган , сериалын миллионнар яратып караган “Зөләйха күзләрен ача” романыннан “ялгыш” табып, ду кубып, өер белән авторын гаепләргә, хөкем итәргә маташты... Яхшыны начар дип орышып, чүп-чарны премияләүчеләрнең чакырылышы әлбәттә әдәбиятыбызны үстерүне күздә тотмый. Искиткеч фильм төшергән, татар җырының, теленең гүзәллеген татар түгел илдәшләргә дә таныткан, яраттырган хакыйкый иҗатчылар бакчасына да ташлар томырылды, талантлы актриса Чулпан Хаматованы “оялтырга” маташулар да булды... Һәм ни гаҗәп, Франция президенты Эммануэль Макрон ысулында кыландылар... Әмма әлегәчә Макрончарак булса да тәүбә итәргә генә җыенучы күренми... Әгәр, “Шарли Эбдо” журналыннан берәрсе ИТ (Интертат) дөньяга чыгарган Рузилә Мөхәммәтова мәкаләләрен укыса, шуның нигезендә үтә кызык карикатуралар туасын көт тә тор... Минем Сабада яшәүче Зөфәр атлы бер дус бар. Шуның, - Рөстәм абый, тапкырлау таблицасын лүбей дурак белә, бүлү таблицасын белүчеләр ару яши, - дигәне һич истән чыкмый. Тәмам аптыраган, мәкаләдә телгә алынган хәлләрне бәгъзеләрнең бүлү таблицасын шәп белүе тәэмин итә микәнни?... Янә килеп, ниткән лобби ышыклый икән әлеге, чүп-чар язып, яки язып та тормый бишәр йөз меңләп сосуны җайга салган олы яшьтәге премияпәрвәр аләмзатларны?.... Рузилә Мөхәммәтованың аналитик язмаларында җитди финанслар тотылуга карамастан халык күзенә чалынырлык әсәрләр бер дә тумавы тасдыйкълана. Монысына да руслар, Мәскәү гаепле, дип сакал селкетеп утырырга мөмкин, әлбәттә…Иң ансат, оттырышсыз юл... Кем әйтмешли, “флаг кулларына”, дияргәдер, бәлки...

БОРЫН АСТЫНДАГЫНЫ НИК КҮРМИБЕЗ?

2020 елны ИТ (Интертат) газетасының 4 март һәм 24 октябрь саннарында Рузилә Мөхәммәтованың “Данил Салиховның әдәби премия бүлү серләре” һәм “Әдәби бәйге: үзем уздырам, үзем катнашам һәм акчасы да үземә була” исемле кискен мәкаләләрендә ни канун, ни әхлак кагыйдәләренә сыешуы икеле хәлләр, һәм ахыр чиктә татар әдәбиятын бетемсезлеккә һич тә Мәскәү түгел, ә үзебезнең “танылганнар” турылавы бәян ителә. Әгәр мәкаләләрдә бәян ителгәннәр дөрес булмаса, тәнкыйтькә таручылар шул ук интернет газетада нинди дә булса җавап урнаштырыга тиеш иде, дип фаразлыйм. Бу җәһәттән мин фәкыйрьнең дә “Кем тәртипкә чакырыр?” (“Татарстан яшьләре”, 23 апрель 2020ел) һәм “Яшен җепселләреннән тукылган иҗат” (“Татарстан яшьләре”, 20ел, 22 октябрь 2020 ел) исемле мәкаләләре дөнья күрде. Хәлбуки, тәртипкә чакырулар әлегәчә күзәтелми... Татар телендә язылган язмаларга хокук органнары, җитәкче органнар, хәтта татар иҗатчылары оешмалары да игътибар итми, дип аңларга микән ошбу хәлне? 2019 елның 30 октябрендә интернетта , Азатлык Радиосы сайтында халкыбызның танылган шәхесләре халык хәтерендә нүлләнмәсен өчен күрелгән чара хакында мәгълүмат урын алган : “Язучылар берлеге танылган татар шәхесләре турында әсәрләр яздыру өчен дәүләттән мөрәҗәгать булуын 2014 елда игълан иткән иде. Ул вакытта Кол Шәриф, Дәрдмәнд, Таҗетдин Ялчыгол, Шәехзадә Бабич, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина исемнәре яңгырады. Бу шәхесләргә багышланган әсәрләрне Ркаил Зәйдулла (Кол Шәриф)Ләис Зәлкәрнәй (Дәрдмәнд), Рөстәм Галиуллин (Ялчыгол), Галимҗан Гыйльманов (Бабич) , Айгөл Әхмәтгалиева (Волжская) язачагы билгеле булды.Ул чактагы Язучылар Берлеге рәисе Рафис Корбан әйтүенчә, һәр авторга әсәр язу өчен бер ел вакыт бирелгән һәм 400 мең сум күләмендә гонорар түләнгән булган. Әлегә, Рафис Корбан әйтүенчә Рөстәм Галиуллин белән Айгөл Әхмәтгалиева гына алган йөкләмәләрен үтәгән...” Татарча матбугат чараларында, интернет челтәрендә бүген татарча җыр, дип сәхнәгә күтәрелүче, эфирга турыланучы эшләнмәләр турында да тозлы-борычлы фикерләргә кытлык юк. Элемтәче булып эшләп лаеклы ялга чыккан уң як күршем аларны,” теләсә нинди сүз тезмәләренең унитаздагы юдыртучы су агышы белән кушылмалар”, дип “зурлый”.. Ә янә бер танышым, “з” авазын “д” белән бутаучы җырчы йолдызкайларның “Ай кудемнең карасы”, “Кудләрем тик сине эдлиләр”, “Кудемә кара яратып”, дип боргаланып җырлауларына зар-интизар... Татар җырының шундый шәрехләүләргә тап булуын Мәскәүгә аударып була, бик теләгәндә. Гәрчә бу үсепеснең даһилар вә йолдызлар һәм шуларга киң юл ачучы мандатлы –мандатсыз милләттәш вазифалыларыбыз казанышы. Миңа калса, сул як күршем чагыштыруын бишәр йөз мең сум алып, беркем дә сатып алмаячак, китапханәләргә мәҗбүри тагылучы китапларның эчтәлегенә дә турылап була. Алар нигездә бар да бер чыбыктан сөрелгән, оядашлар үзләштергән уртак алгоритмда, “Габделбөкенең күргәннәре” яки “Әсмабикәнең өшкерелгәннәре” тематикасында әбәләнә. Жанрлар такырайган, Тукайлар чорында тернәкләнгән фантастика, фәнни фантастикага караганнары инде гомумән юк. Әле бит шундый мөхәррирләргә сөйкемле күренүче премияпәрвәр төркем меңнәр яратып укыган , сериалын миллионнар яратып караган “Зөләйха күзләрен ача” романыннан “ялгыш” табып, ду кубып, өер белән авторын гаепләргә, хөкем итәргә маташты... Яхшыны начар дип орышып, чүп-чарны премияләүчеләрнең чакырылышы әлбәттә әдәбиятыбызны үстерүне күздә тотмый. Искиткеч фильм төшергән, татар җырының, теленең гүзәллеген татар түгел илдәшләргә дә таныткан, яраттырган, комрьютер шомартмаган чын, матур тавышлы Динә Гарипова бакчасына шактый ташлар томырылды, талантлы актриса Чулпан Хаматованы “оялтырга” маташулар да булды... Рузилә Мөхәммәтованың аналитик язмаларында җитди финанслар (дүртәр-бишәр йөз мең сум ) тотылуга карамастан халык күзенә чалынырлык әсәрләр бер дә тумавы тасдыйкълана. Ә таләпне әлеге премияпәрвәрләр һәм шуларның оядашлары налог түләүче кесәсенә керми китабы зур тиражда , кыйммәт хакка (600 сум чамасы) сатыла торган һәм тәрҗемә ителеп 20 илгә таралуга ирешкән романга куялар... Русия гражданины буларак, минем руслардан татар булганга күрә генә зарар күргәнем, дошманлык тойганым юк. Татарларны руслар үз итә, дип тә саныйм. Мисал өчен милләттәшебез Алинә Заһитова өчен ут йотучылар арасында да руслар күпчелекне тәшкил итте һәм алар үз сүзләрен дә үтемле җиткерде: атаклы тренер Тарасова ханым адресына, “без Женя Медведева җиңүен теләдек” дигән сүзе өчен социаль челтәрләрдә саф рус ысулында ниләр генә яумады. “Голос” җыр бәйгесендә татар кызлары җиңүен дә руслар һәр очракта гадел санап, үз итеп, хуш күреп кабул иттеләр. Кемдер, шушы уңайдан Татарстанда татар-төрек лицейлары язмышын искә төшерер. Алар да руслар ихтыяры белән ябылмады, дип уйлыйм. Аларны ябуны кайгыртучы төркемнең кемнәрне тәшкил итүен, нинди милләттән булуларын, шәхсән, кем заказын үтәүләрен аныклыйсы урында, шулар мәнфәгатен кайгыртып эзне яшерү булып чыга, гаепне тулаем русларга, Мәскәүгә аударуга әлбәттә әллә ни акыл да, кыюлык та, үҗәтлек тә, фидакарьлек тә кирәкми. Наданлык, яки икейөзлелек җитеп аша... Тукай яшәгән йортны ишүдә дә, татар гәҗит-журналларының үзләре биләгән затлы бинадан колак кагуларында да Мәскәү ихтыяры шәйләнмәде... Милләттәшләр бердәм карышкан “Саклаучы” атлы куркыныч, шөкәтсез һәйкәлне торгызырга маташуларга да Мәскәү ярдәмгә итмәде... Татарстанның татар авылларында миллион баш чучка асрау проекты да суверенитет алу белән гамәлгә куелды кебек.... Ватанпәрвәрлеген яуларда һәм тыныч тормышта кат-кат раслаган татар халкын руска, русларны татарга каршы куючылар йоклап ятмый. Алар руслар яки татарлар булган очракта да, заказчыларның кемлеген, ара бозуның кемнәргә файдалы булуын, кемнәргә тәти күренергә җай чыгаруын ачыклау зарур... Әйтик, татар теле дәресләре санын киметүгә җирлекне үзебезнекеләр, кануни җирлектә билгеләнгән санны килешенми арттырып тудырды ләбаса? Моның тискәре нәтиҗәгә җирлек тудырачагы Мәнди анасына да аңлаешлы булырга тиеш иде ләбаса. Барча предметларны русча укыган шартларда татар теле һәм татар әдәбияты дәресләре телне камил белүне тәэмин итмәве дә аңлашылса кирәк. Ярар иде ул дәреслекләр укучыларны мөкиббән итү хәсиятенә ия булса... Юк бит. Имля кагыйдәләре түгел, ә грамматика дип аталучы, үз - үзен татарча аңлата алмаучы, азагына җиткәндә башында ни хакында сүз барганын оныттыра торган тимер-бетон җөмләләрдән корыштырылган предметны саф татар телен камил белүче дә ансат кына төшенә торган түгел. Ә әдәбият дәреслекләренә классиклар сыйфатында әллә кемнәр, шул исәптән беренче чиратта “Единая Россия” фиркасы әгъзалары , депутат язучыларның язганнары дөңгечләп тутырылган. Матди хәлләрен котайтуны кайгыртып, булса кирәк. Ул дәреслекләрне рус кына түгел, татар балалары да, аларның ата-аналары да өнәми. Һәм бу фактны җөмһүриятебезнең Рафаэль Хәкимов кебек тирән белемле, фән даирәсендә абруй казанган шәхесләребез дә икърар итте. Интернетта быел Динә Гарипова башкаруында “Зөләйха күзләрен ача” сериалында кат кат яңгыраган “Ай былбылым” җыры аерым эленгән һәм аңа мөрәҗәгать итүчеләр саны инде миллионга җитеп килә. Җырны руслар да бик ошата һәм татар теле нинди матур икән, нинди чисталык, нинди сафлык, дип тә сокланучылары да җитәрлек...Татар теле дәреслекләре дә әнә шулай соклану уятырга, үзенә тарту хәсиятенә ия булырга тиеш, ләбаса! Һич югы анда татар укучысы күңелен яулаган тәрҗемә әсәрләр, әйтик төрек әдибе Ришат Нури Гюнтекиннең дөнья бестеллеры булып киткән “Чалы кошы” романы, А.П.Чеховның искиткеч хикәяләре, Тукай татарчалаштырган рус классик шагыйрьләре әсәрләре дә урын алсын иде. Әлбәттә Тукайның туган телдә язганнары беренче планда!

среда, 21 апреля 2021 г.

МАТЕМАТИКАНЫ ОНЫТМЫЙК

БЕЗ БАРМЫ, ӘЛЛӘ ЮКМЫ ? Без мәктәптә укыган заманда илебез косманавтлары галәмгә очып кына торды. Галәмне иңләгән корабта кеше авырлыгын югалтуын һәм очыш халәтенә ирешүен физика фәненнән укытучыбыз ,Җирнең тарту көче тәэсире калмау аркасында, дип аңлатканы истә. Авырлык югалту аркасында косманавтның, аның тирәсендәге предметларның , хәтта суның очыш халәтенә күчен киножурналлардан да күрсәткәләделәр. Барыбыз да укытучыбызны аңлаган атлы кыяфәт чыгардык, шул исәптән мин дә. Әмма, шәхсән бу хикмәтне барыбер дә төбенәчә аңламадым. Техник вузда укыганда югары физика, югары математика фәннәрен өйрәнүем дә ярдәм итмәде. Һәм , ниһаять, олыгайган көндә ошбу темага кагылышлы байтак язмалар белән танышкач, әзме күпме аңлашылды кебек. Мәктәптә укыганда, материянең беренче кисәкчекләре-атомнар , атомнар үрелешеннән молекулалар, ә алары тегелешеннән җисемнәр һәм организмнар, ягъни материя хасил була , дип укытканнар иде. Беренче кисәкчек , шар сыман атомның үзәгендә төш, ә төш тирәли электроннар әйләнә, дип тукыдылар, һәм аның сызымы да истә калган. Шар формасындагы атом үзәгендә төш кечкенә шар шәкелендә, ә аның тирәсендә шулай ук нәнирәк шарчыклар рәвешендә электроннар әйләнә... Әмма иң мөһим мәгълүмат күләгәдә калдырыла килгән. Баксаң, атомны тәшкил иткән шар күләменең ни бары 0,00001 % өлешен генә төш һәм электроннар били.. Ә калган 99,99999%ы-бушлык тәшкил итә. Ягъни теләсә кайсы җисем, организм, шул исәптән без фәкыйрьләрнең 0,00001% өлеше генә материя, ә калган 99, 99999 өлеш –бушлык.(Нильс Бор.Избранные научные труды, 1 том “О строении атомов и молекул, М, 1970). Менә ни өчен, Җир, тартмаса без очабыз икән.... Фәндә, дөнья яралу, зур басым астындагы буш пространствода шартлау аша башта атомнар барлыкка килүе, аннары молекулаларга теркәлеп, организмнарга чират җитүе турындагы, Зур шартлау теориясе кысасында фаразлана. Диндә, Хак Тәгаләнең галәмнәрне юктан бар итүе, күренә ки, фәнни фаразга чапырыш түгел...Әле бит квант физикасы материянең дулкынга һәм киресенчә күчеше мөмкинлеген дә тасдыйкълый. Без яшәгән Җир шары өчен дә әлеге кимәл үз көчендә ... Әле бит атом төше массасы микъдаре белән электрон массасы аермасы да чиксез , алда телгә алган кимәлдән өтер артындагы туксан тугызларның күбрәк булуы белән генә аерыла. Атом төше белән электроннар арасы ераклыгы да, аларның үлчәмнәренә карата, бушлык файдасына шул чама прапорция тәшкил итә... Әгәр дә без төптән нигездә бушлыктан гыйбарәт икәнбез , коммунистик идея нигезендә кешене бөек санау, камил җәмгыять , коммунизм төзи ала дип инану, гуманитар белемле әдипләребезнең кешегә ниндидер олугъ таләпләр куюы һавада асылынып кала түгелме?... Моңа иң камил җавапны көнчыгышның атаклы суфи шагыйре Гомәр Хәям биргән бугай? Аныңча кеше бер үк вакытта бик кечкенә һәм чиксез зур, барысы да һәм бернәрсә дә түгел, урталык юк... Менә татарның янә бер сандугачы Рафаэль ага Ильясов арабыздан китеп барды. СССР чорында ул көнебезне “Казан сөйли” дип башлаучы затлы “Татарстан” радиосының баш музыкаль редакторы булып эшләде. Ул анда эшләгәндә фанерачы чүп чарчы җырчылар эфирга үтә алмый иде. Затлы җырчыларыбызның да башкарган теләсә нинди җырлары түгел, югары зәвыклылары гына радиобыз фондына алынды... Бер тапкыр Шәмәрдәннең баш табибы, үзешчән җырчы Радик Борһанов ( инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын) белән бергә аның карамагындагы студиядә мин язган җырлардан тапшыру әзерләдек. Моның өчен ул безгә тулы бер көн эшләү мөмкинлеге бирде. Англиядә укып, остеапатия серләрен үзләштергән, бик күпләргә булышкан, хәтта аяклары бөтенләй йөрми, урын өстендә генә яткан нәни малайны, таякларга таянып булса да йөри алу бәхетенә ирештергән Радик дускайның җырлавын ошаткан иде Рафаэль агай! Шул сабый Радик дускайга багышлап шигырь язды. Сабый сүзләрнең ихлас, чын йөрәктән булуы күзләргә яшь китерде. Музыкаль язма әзерләү барышында, сүздән сүз чыгып , мин Рафаэль агадан, - Сез гел халык җырлары гына җырлыйсыз. Берәр вакыт композиторларыбыз язган җырларны да башкарырга исәбегез юкмы, -дип сорадым. - Энем! Берүк әйтә генә күрмә, -дигән иде хакыйкый җырчыбыз ниндидер эчке иңрәү белән... Хәзерге акылым белән чамалыйм, безнең халык җырларыбыз да җырчы саналучы, эфирда көне-төне әйләндерелүче өч ноталы ,баян һәм синтезатор калыбында тәпәләнгән эшләнмәләр күләме, эфирга чыгарылышы белән чагыштырганда бик аз урын били, һәм ирексездән алда телгә алган кимәл, өтердән соң нүлләр тезелеше ягъни юклыкка омтылыш тәгаенләнә...Һәм атаклы җырчыбыз чын җырларыбызны нинди чүп-чар белән күмәчәкләрен инде шул чакта ук аңлаган булган... МАТЕМАТИКА ҺӘМ ИҖАТ Кешелек тарихында математика үзенә лаек урынны тиз генә яулый алмый. Урта гасырларда уку йортларында белемнәр нигезе буларак грамматика , риторика һәм логика укытыла, математика арифметика белән геометриядән ерак китә алмый, статистика белән кызыксыну юк, ә фәннәр патшасы булып дин гыйлеме, теология укытыла. СССР чорында татар язучылары сафларын тулыландыруны да нигездә КДУ ның татар филологиясе факультеты җилкәсенә алды. Әлеге факультетта нигездә алда телгә алынган белемнәр һәм теология урынына КПСС тарихына басым ясалды кебек. Бүген төгәл фәннәр , дип математикасыз була алмый торган фәннәр атала һәм күпчелек студентлар математиканы үзләштерүгә мәхкүм. Чөнки элек гуманитар саналган лингвистика һәм психология да математик ысулларга таяна һәм төгәл фәннәр саналуга дәгъва кыла, ә квант механикасын, күзәнәк биологиясен математикасыз гомумән аңлап булмый. Тарихи күзлектән карганда , рәсем сәнгатендә математиканың үз урыны күптәннән бар. Киндергә ясалган сүрәттә нәрсәнең якын-ерак торуын, перспективаны ансыз ничек төгәл хәл итәсең? Бүген, күпчелек фикеренчә рәсем сәнгате һәм математика бер-береннән ерак, чөнки берсе хисләр тукылышында тирбәлә, ә икенчесе аналитика корылышында. Күп кенә рәссамнар хезмәтләрендә перспективага сирәк мөрәҗәгать итә яки бөтенләй ул алымга кермиләр. Ә менә атаклы Леонардо да Винчи киресенчә сәнгатьне иҗатчы буларак кына түгел, ә инженер, табигать фәннәре белгече һәм математик буларак күзаллаган. Музыкада үзәк урынны математика биләвенә күпләр игътибар итми.Ә бит музыка бик төгәл бүленешләр аша тулы гармониягә ирешә. Музыка дөньясында үз сүзен әйткән беренче галим – Пифагор. Бер мәлне ул тимерче алачыгы яныннан үтешли чүкечләрнең билгеле бер ритмда сугылышына игътибар иткән һәм төрле сынаулар уздырып бүген дә гамәлдә булган ноталар төзелеше тәртибен ачкан... ...Мәгълүм ки, татар әдәбиятын асылда математикадан мәктәптә укыганда ук ерак торган грамматика белгечләр иярләде. Татар мөхәррирләренә, төгәл фәннәрдән хәбәре бар Укучы Галиҗанәпләрен татар басмаларыннан йөз чөертмик, биздермик дигән очракта, оядашлар иҗатчыларга гына түгел, төгәл фәннәрдән хәбәре бар каләм тибрәтүчеләргә дә юлны томаламау, аларны да кызыксындыру, Ленин бабай әйтмешли, архимөһим.... РУСИЯНЕ НИТКӘН “ТӘТИ”ЛӘР “ОЯЛТА”? 1775 елда дөнья экономикасының 80% ын Азия илләре үз кулларында тота , беренче чиратта Госманлылар империясе, Һиндстан, Кытай...Ә Европа илләре цивилизациянең комрыгында яши, гигиена ягыннан да хәлләре мөшкел була...Һәм нәкъ менә Европа илләрендә гамәлгә куелган геометрик прогрессия белән бәйле ачыш чәчәк атып, йөз ел эчендә экономик вәзгыять алар файдасына кискен үзгәрә. Күз алдына китерик. Төзүче эшкуар зур объект төзи һәм хезмәте өчен миллион сум акча ала. Һәм яңа заказ көтә. Ә заказ юк. Экономик үсеш тә юк. Әмма телгә алган ачыш ярдәмгә килә. Берәү ачкан банкка ул миллионын тапшыра. Банк әлеге акчаны кредит сыйфатында ниндидер, финанслары юк, әмма товар чыгара торган предприятие ачарга хыялланучыга бирә. Әлеге булачак бизнесмен алган миллионын төзүчегә түли, төзүче заказны үти һәм артык акчаны янә банкка сала. Ул төзегән предприятие дә хутка китеп табыш китерә башлый. Банкта асылда һаман бер миллион чамасы, әмма ул әйләнеп йөреп, әллә ничә миллионлык проектның эшкә ашуын тәэмин итә! Җитмәсә, яңа проектлар өчен акчаны акционерлык җәмгыятьләре төзеп, киләчәген кайгыртучы һәркемнән тарттырып була икән! Испания кул астына эләккән Голландия шул юл белән бәйсезлек ала, һәм колония арты колонияләр яулый башлап, алар хисабына товарлар җитештерүе һаман арта торгач , казнада акчасы көннән ишәя . Ә налог җыю хисабына гына яшәүче Испания аның белән ярыша алмый, чөнки налогны түләргә берәү дә атлыкмый, ә качарга теләүчеләр –күпчелек. Европаны алгы чыгарган ачыш – ул капитализм. К.Маркс аны 300% керем хакына теләсә нинди җинаять алдында тукталып калмаячак, дип бәһәләгән Экономик үсеш укталышындагы европалыларның колония арты колония яулаулары Америка, Австралия, Яңа Зеландиядә , башка утрауларда яшәүче халыкларга бәла китерә. Әйтик, 10 мең ел тулы изоляция шартларында яшәгән Тасмания халкына, инглиз сәяхәтчесе Кук килеп чыкканан соң, чын мәгънәсендә тәмугъ оештырыла. Башта аларны үтерә-кыра яшәү өчен уңайсыз төбәкләргә сөрәләр һәм анда яшәгәннәренә дә ау оештыралар. Тора-бара, сан ягыннан ныкъ кимегәч, дини җитәкчеләр аларны чукындыра, примитив эшләргә, әйтик печән чабарга , оекбаш бәйләргә өйрәтергә тырышып карый. Әмма җирле халык вәкилләре тулы депрессиядә, бер ни белән дә кызыксынмыйлар һәм бердәнбер юл-үлемне сайлыйлар.. Килмешәкләр үлгәннәренең мәетләре дә тынычлыкта калдырмый, аларны яралар, өйрәнәләр, скелетларын музейларга куялар. Соңгы тасманияле Труганини мәетен 1976 елда гына җирлиләр...Колонияләрдә җирле халыкларга җәбер-золым күрсәтүдә бүген мөселманнарны террористлар дип гаепләүдә алгы планга чыккан французлар да , кимен куймый... Аларның Мадагаскар утравы аборигеннарына ачлык оештырулары, кем әйтмешли “үзе бер роман”... Мәгълүм ки, Америка материгын Колумб “ачкач” тулы бер материк халыкларына геноцид оештырыла. ХVI – XIX гасырлар арасында европалы колонизаторлар тарафыннан Африка материгыннан Америкага 10 миллион тирәсе кол китертелә. Аларны кол итү максатында оештырылган сугышларда байтак кына кара тәнле халык вәкилләре һәлак булуы, каза күрүчеләр санын шактыйга ишәйтә. Коллыкка төшерелгәннәрнең 70% ы шикәр камышы плантацияләрендә эшли. Коточкыч авыр хезмәт, эпедемияләр шартларында аларның күпчелеге зур газаплар кичереп үлә. Һәм болар барысы да, европалылар тәм- том ашасын һәм комсызларның кесәсенә акча аксын өчен. Европа кулланучылары товар өчен түләгән , һәм тәм –том җитештерүче, шуны ташучы фирмалар акцияләре өчен керткән акчалардан бер өлеш, Африка халыкларына җәбер-золым итү өчен сарыф ителә. Бернинди расизм юк, бары тик бизнес кына, дияргә кала “толерант” европалыларга, җинаятьтә катнашуларын искәрткән очракта... Һәм менә шушы ил халыкларының варислары бүген демократ битлеге киеп башкаларны , шул исәптән Россияне, Төркияне, мөселманнарны һәртөрле гаепләрдә фаш итә, тәти булырга өнди, өйрәтә, оялтырга мәтәләнә... Демократиянең төп таянычы дип позицияләнүче АКШның тыныч халыкка атом бомбалары ташлавы, Вьетнамда химик корал куллануы халыкара демократик суд инстанцияләрен ни өчендер бер дә кызыксындырмады....Урамда шәрә диярлек йөрүне кануный санап, яулык ябуга кануный каршы чыгучыларның демократлыгын икейөзлелек дип таныйсы микән? Миңа калса, башкаларга акыл өйрәтүчеләрне гаепләр өчен сәбәпләр 99,99999 өлешне тәшкил итеп, алар тарафыннан гаепләнүчеләр 0,00001 % ка гына лаек булмагае .. Кыскасы гаделлек хакына халыкара юридик инстанция хадимнәренә дә математик фикерләүдән тайчынмау, башкаларны гаепләргә алынганда кимәл, пропорция турында онытмау мәгъкүл. Һәм бу, Гүзәл Яхинага, аның иҗатына кизәнүче “үсепеснең” каләмзатларга да кагыла.

вторник, 20 апреля 2021 г.

ХИКМӘТЛЕ КИТАП

Очраклы рәвештә узган ел азагында Чаллыда басылган, Татарстанның йөз еллыгына турылап язылган “Халыкка кайтарылган исем “ атлы калын гына китапка юлыктым. Тиражы –нибары биш йөз данә. Баш мөхәррире –төзелеш эшләре белән бәйле җитәкче –Замир Петров, китапның төп кахарманы, татар өчен иң катлаучы чорда Татарстанның үзәк башкарма комитетын җитәкләгән Рәүф Әхмәтсабир улы Сабировның нәсел дәвамчысы . Хезмәтне китап шәкелендә гамәлгә куючылар Гөләндәм Давыдова һәм Нурия Батырбаева. Китапның иганәчесе “Татарстан республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һзм бәя кую идарәсе башлыгы Салихов Мәҗит Хаҗип улы. Авторлар аңа һәм архив материалларын туплауда зур булышлык күрсәткән Татарстан Республикасы мәдәният министры Әюпова Ирада Хафизҗан кызына рәхмәт белдерәләр. Тышлыгын Рәүф Сабиров сүрәте бизәгән әлеге китапны ачу белән бихисап тармаклы “Шәҗәрә агачы” на юлыгасың. Анда әлеге шәхеснең нәсел ыруы урын алган. Әниемнең бертуганы Сара апабызның ире Мәхмүт җизни дә шунда эләккән. Китапта урын алаган фотоларында әнием Саҗидә дә бар булып, бу хакта телефон аша туганым Рөстәм Мәһдиев хәбәр итте. Китапны гамәлгә куюны Мәхмүт җизнинең бертуган апасы, Замир Петровның әнисе, укытучы булып эшләгән Гөлшат ханым вәсыять иткән булган. Китапта йөз ел элек, татар халкы яшәү белән үлем арасында калган (калдырылган?) чорда республикада төрле югарылыкта җитәкчелек иткән шәхесләрнең биографияләре , эшчәнлекләре һәм язмышлары бәян ителә. 400 битле, төрле документларның фотокүчермәләре белән сипләнгән саллы, тарихи фактлар тегелешеннән гыйбарәт тәсфилле хезмәт эчтәлегенә күзәтү ясауны бер мәкаләгә сыйдыру мөмкин түгел...Шуңа, мөхтәрәм “Т Я” укучыларына аны һичшиксез үзләренә укырга тәкъдим итәм. Иманым камил, китапта бәян ителгән, тулаем ил һәм татар язмышына бәйле фаҗигале хәлләр бик күпләрне тетрәндереп, кырыкмаса кырык төрле фикер, нәтиҗәләргә китерәчәк. Иң кыйммәте шунда, авторлар үз хезмәтләрендә вакыйга хәлләрне бәян итеп, шул нигездә үз фикерләрен Укучыга тагуны максат итеп куймаган. Алар бары тик Дөреслекне халыкка җиткерү белән чикләнгәннәр, ә нәтиҗә ясау һәркемнең үз иркендә. Авторлар тарафыннан Укучыга карата мондый тирән хөрмәт соңгы елларда бик сирәк күренеш. Ихтимал , мондый алым китапны гамәлгә куючыларның белемле һәм затлы нәсел дәвамчы булулары белән дә бәйледер... Китапта, 1921 елгы ачлык алдыннан авыллардан продразверстка тәртибендә икмәк җыйнау башка регионнарда яртылаш, ә Татарстанда 100 % ка үтәү турында искә алына. Анда байтак шәхесләр телгә алына, ә үзәк урынна Рәүф Сабиров һәм аның фикердәшләре били. Аның көнне-төнне белми халыкны ач үлемнән коткару юлындагы эшчәнлеге фактлар, документлар аша чагылыш таба. Китапта көн саен кайда күпме кеше ачтан, яки чирдән үлүе хакында да мәгълүмат бар... Рәүф Сабиров АКШ, Германия вәкилләре белән дә эш йөртә, Ленинга да барып керә, ачтан интегүчеләргә икмәк кайтаручы эшелоннар булуны аларның өзлексез йөрешен тәэмин итү чараларын да күрә, вагоннарда тиешле нокталарга йөк ташылганда урлашу, югалтулар булмавын дә хәл итә. Татарстанда йогышлы чирләр таралгач, чит илдән медикаментлар кайтартуны да оештыра. Янә килеп ач үлемнән коткару максатында меңнәрчә сабыйларны чит регионнарга озату һәм соңыннан аларны кайтартуны да хәл итә. Шул ук вакытта Татарстанда , аңа кадәр барча эш кәгазьләре рус телендә булса, ул аларның татар теленә тулаем күчерүгә ирешә. Татар мәгарифен аякка бастыра, татарның иҗтимагый тормышын милли нигезгә кора, һәм Татарстанда бәхәссез абруй казана. Шуңа да Сталин чорында әлеге җитәкчене репрессияләү өчен башта Мәскәүгә, яңа эшкә күчерәләр. Аннары атып үтерәләр. Ә хатынын сигез елга төрмәгә озаталар. Рәүф аганың кайбер хезмәттәшләрен һәм хатыннарын да шундый язмыш көтә. Ә ятим калган балаларын бик ерак төбәкләрдәге балалар йортларына озатып, татар булуып калу юлын биклиләр. Шәхсән үзем 1989 елны Киев каласына югары курсларга укырга баргач, Татарстанның бер җитәкчесе булган һәм үзе атып үтерелгән Баһаветдинов, агайның төпчек улы Украинаның танылган рәссамы Рафаэль Баһаветдинов белән таныштым. Аның Япониядә узган бәйгедә җиңү яулаган рәсемнәре “Идел” журналында басылган икән. Шулчакта “Идел”дә эшләгән Ръкаил Зәйдуллин гозерен үтәп , әлеге басманы тапшыру өчен , алдан сөйләшенеп бер кафеда очраштык. Алты яшьлек Рафаэль һәм ун яшьлек Рэм абыйсы бер, ә апалары икенче балалар йортында тәрбияләнгән. Соңыннан “велики украинский художник Рэм Богоутдинов, дип зурланып, иҗаты күргәзмәләре Киевта узачак абыйсының 10 яшьтә үк рәсем ясау сәләте ачылып, текә малайларга татуировкалар ясавы аркасында аларның ризыкъларын көчлерәкләр талап алмаган. Югыйсә көн саен биш алты бала ачлыктан якты дөньядан китә иде, безнең бабалар йортында, дип искә алды Рафаэль ага. Апалары балигъ балигъ булгач опера театрына гардеробчы булып эшкә урнаша һәм энеләрен үз янына ала. Тар бүлмәдә өчесе яшәп китәләр. Опера театры АКШ та чыгыш ясаганда апалары илгә кайтмый, качып кала. Рэм абыйлары, Югославиягә сәяхәт белән килгәч, Италия шоферы белән уртак тел табып, шулай ук илгә кайтмый, ахыр чиктә АКШ ка барып урнаша һәм рәссам буларак таныла. Ә Рафэль рәссам һөнәрен Казанга килеп үзләштерә һәм милли темаларга да кызыклы рәсемнәр ясый... Украинада күп кенә язучылар китапларын аннан бизәтү өчен тырыша икән. Абыйсы да , ул да украин кызларына өйләнгән, әлбәттә татарча белмиләр... “Халыкка кайтарылган исем”не укып чыккач , илне аякка бастыруда зур хезмәтләр куйган ихлас коммунистларны юк итү , аларның хәләл җефетләрен, нәсел ырулары эзәрлекләүнең мантыйгын аңларга азапландым. Большевиклар җитәкчелеге кылган, миллионнар гомерен өзгән җинаятьнең очын яшерү өчен шулай эшләгәннәрме? Әллә Татарстанның татарлык юлыннан баруына чик кую өченме? Иоган Фридрих Шиллер персонажының “Мавр үз эшен эшләде, мавр китәргә тиеш” дигәне тормыш өчен уртак канун микән әллә? Сораулар күп... Ә нәтиҗә ясау һәр укучының үз иркендә... Шәхсән үзем, бу, татарның ачы язмышын ихлас чагылдырган ихлас китап, үзен татар дип санаган һәр татарның өстәл китабы булырга тиеш, дип саныйм. Ә Тукай премиясенә лаек, дип әйтергә җөрьәт итмим, андый бүләккә күп еллар чират торучыларны ярсытасым килми, әлеге китап авторларына ыскытудан шүрлим, җитди фикер алышуны премияпәвәр каләмзатлар ыгы-зыгысына кайтарып калдырасым килми...