Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

пятница, 22 мая 2020 г.

ХУРЛЫК, ГАРЬЛЕК, ГОМЕРЛЕК...


Медведь и лайка


             Әле кайчан гына илебез халкы Кашпировский сеансларына мөкиббән иде..  Муен боргалап утырганда СССР дигән илебез юкка чыкканын сизми дә калганбыз...Аннары МММ дигән  шоуга кинәндерделәр. Иң яхшы тамаша - үзең  катнашканы диләр... Шундый катнашулы әвәрәләрдә ваучерлар тоттырылган беркатлы күпчелек   мантып китү турында  хыял диңгезләре кичкән аралыкта  ил байлыгы “тиешле” кулларга  күчте куйды һәм кичәге коммунист җитәкчеләрнең, аларның нәсел нәсәбенең миллиардерларга әверелүен  берәү дә гаеп итмәде, шулай тиеш сыман килеп чыкты, кабул ителде... Инде бүген дә кешеләр аңын бутап, төп башына утырту юнәлешендә манипуляциянең яңадан  яңа төрләре гамәлгә  куелмыйдыр, дип кем әйтә ала? Короновирус турында да төрле фикерләр яңгыраштыра. Яраткан  газетабызның бер авторы шул афәтне  Гүзәл Яхина романы һәм шуның буенча төшерелгән фильм тирәли купкан шау-шу белән янәшә  куйды...Югыйсә телеканалларда исәпсез- хисапсыз сериаллар өзлексез бара. Тик аларны энә күзеннән уздыру модасы юк, җитешсез  җирләре берәүнең дә исен китәрми, сериаллар өчен әллә ниткән таләпләр куюны ахмаклыкка санау да табигый иде кебек ... Ә бу  роман, һәм аның буенча төшерелгән сериал тирәсендә гауга кубару гавәм өстендә ниндидер  яңа  манипуляция  матавыгына  кайтып калмый микән?  Русия Конституциясенә кертелгән, җәмәгатчелектә каршылыклы фикерләр уяткан “нүлләштерү” дигән ат алган үзгәрешләрне, пенсия яшен озайту,  нефть бәясе төшү, доллар курсы арту яссылыгында  кибетләрдәге товар бәяләре  кыйбатлану  кебек нәрсәләрне  күпмедер вакытка  күләгәдәрәк калдыру, оныттырып тору максатында? Хикмәти Хода, күпләрне  инде санап үтелгән проблемалар хактан да дулкынландырмый,  икенче планга күчте, ә менә роман, фильм  бүген, хәзер, шушы минутта мөһим һәм тәҗел?! Гавәмне  әлеге шаукымлы агымга җәлеп итү ничек барып чыкты соң? Мәсьәләнең төбенә төшәр өчен нәни генә лирик чигенеш ясыйкчы, мөхтәрәм Укучы Галиҗанәпләре.
          Этләр ярдәмендә аю аулау нечкәлекләре хакында русның атаклы классик язучысы  бәяны ифрат  кызыклы. Этләр , өер белән булсалар да , никадәр өстерсәң дә аюга ташланмыйлар, чөнки куркалар икән. Әле алга омтылып, әле артка чигенеп өрүен өрәләр, әмма “чик”не чыкмыйлар. Ләкин мәкерле аучының җиңе эчендә  кечкенә , әмма әкәмәт явыз, үтә зәһәр  кечтеки эте  барысын да хәл итә. Башлап, чинап-чәңгелдәп  аюга  ул  ыргытыла. Калганнар, автоматта, көтү инстинктына буйсынып,  аңа иярәләр! Әлбәттә  эре этләргә   кыенга туры килә, кайсы имгәнә, кайсының гомере дә өзелә. Ә теге “юлбашчы”га  пычак та юк, ул  “җыр”ны башлап биргәч,  хуҗасы әмерен үтәп “дошманын” җәһәт калдырып аның башмагы ышыгына кайта, һәм яңа  җиңүләргәчә тынычлыкта  калып, тук, рәхәт, имин тормыш кичерә....СССР белән дә шулайрак килеп чыкты сыман. Аны, шартлы рәвештә аю дип күзалласак, беренче чиратта “җиң эчендәгеләр”  ташланып,  итен-маен-тиресен “тиешенчә” урнаштырышуда  үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр...
            Бүген ил матбугатында, интернет киңлекләрендә әлеге фильм хакында әллә кемнәр ни дип кенә авыз чайкамый. Үзенчәлекле фамилияле хәрби тарихчылар, аналитиклар романны да фильмны да, актерлар уйнавын да җиз иләктән или. Хәлбуки, “җенне” чүлмәктән үзебезнекеләр чыгарды.   “Азатлык Радиосы” сайтында бәян ителгән, фотосы да  эленгән, АКШ та яшәүче   Сукаев фамилияле милләттәшебезнең,  шул дулкында, Чулпанга каршы татарча, әмма хаталы язу күтәреп пикетка  чыгуы да  бәгъзеләребез  тарафыннан шамакайлык, дип  түгел, ә  фидакарьлек үрнәге буларак кабул ителде... Мәгълүм ки, штаттагы “милләтпәрвәрләргә” үзләрен формада тоту өчен спарринг - партнер сыйфатында күпмедер вакыт Рәис  Сөләйманов хезмәт күрсәткән иде... Тора бара  “көрәшче” булуларын  оныттырмау өчен яңа “фронт” ачу көн тәртибенә менде  шикелле...    Гүзәлне, аның романын яклаган өчен мин фәкыйрьне   көндәлек матбугатта  ( “Мәдәни җомга”2016 елның  5 февраль саны) вә интернет сайтларында катнаш никахны хуплаучыга(гәрчә әсәрдә андый никах юк), балалары, оныклары  туган телдән бизгәнгә (монысы  миңа гомумән кагылмый) юраулар,  шәхсән үземне дә әлеге милләттәшләр хакында шактый күңелсез нәтиҗә - сөземтәләргә этәрде.  Бәхеткә үз көнен үзе күрүче  ирекле матбугат чаралары да әле  төкәнмәгән. Кушканны үтәүгә мәхкүм,уртак кул астында асрамага калган  матбугат чараларыннан аермалы буларак, “Татарстан яшьләре”   өер  инстинктына буйсынмый, капма-каршы фикерләргә мәйдан бирүдән өрекми көн күреп яткан көне. Бәлки шуның аша талантлы кызларыбыз Гүзәл Яхина һәм Чулпан Хаматоваларга  “Джулия Кэмеронның “Иҗатчы юлы” исемле мәшһүр китабында авторларга пычрак атучы хәсрәт бәячеләрне күздә тотып, әрнү белән:«Non illegiimi te carborundum» (татарчасы,  “адәм тәганәләреннән үзеңне сындыртма”, русча тәрҗемәдә : «Не дай ублюдкам себя сломить»),  дип язганын ирештерү насыйп булыр? Татарча  матбугаттан хәбардәр  туганнары, якыннары аша?
               2019 елның 30 октябрендә интернетта , Азатлык Радиосы сайтында бик кызык мәгълүмат урын алган. “Язучылар берлеге танылган татар шәхесләре турында әсәрләр яздыру өчен дәүләттән мөрәҗәгать булуын 2014 елда  игълан иткән иде. Ул вакытта Кол Шәриф, Дәрдмәнд, Таҗетдин Ялчыгол, Шәехзадә Бабич, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина исемнәре яңгырады. Бу шәхесләргә багышланган әсәрләрне Ркаил Зәйдулла (Кол Шәриф)Ләис Зөлкәрнәй (Дәрдмәнд), Рөстәм галиуллин (Ялчыгол), Галимҗан Гыйльманов (Бабич) , Айгөл Әхмәтгалиева (Волжская) язачагы билгеле булды.Ул чактагы Язучылар Берлеге рәисе Рафис Корбан әйтүенчә, һәр авторга әсәр язу өчен бер ел вакыт  бирелгән һәм 400 мең сум күләмендә гонорар түләнгән булган. Әлегә, Рафис Корбан әйтүенчә Рөстәм Галиуллин белән Айгөл Әхмәтгалиева гына алган йөкләмәләрен үтәгән...”  Үтәлгән кадәресе ни дәрәҗәдә, сыйфат нинди, анысына ул тукталмаган...Ни гаҗәп, милләт хадимнәре сыйфатында хөкемдарлыкка, кем нәрсә язарга  тиешлеген билгеләргә дәгъва кылучы  төркем,  риядан булса да 400 меңәр сум һәм күбрәк акча алып татарны күтәрә торган романнар язарга алынучы подрядчы каләмзатлардан    исәп-хисап  таләп итми, татар тормышыннан яхшы кино төшерү таләбен  Татарстан милке белән   миллиардерлыкка ирешкән түрәләргә куймый, аларны гаепләми,  үпкә дә белдерми. Таләп, үпкә, гаепләү, Татарстаннан бер тиен ярдәм алмый дөнья укучысы игътибарын җәлеп иткән  Гүзәлгә?! Фильмда уйнаган актрисага?!  Асылда кем соң таләп куючыларыбыз? Ни алгысыта аларны? Әллә хактан да, интернетта  кайбер язышучылар фаразынча, уңган-булган крестьяннарны талап, илдән сөрешүче әтрәк-әләмнәрнең нәсел очларымы? Яки күршеләре, хезмәттәшләре өстеннән әләк  яудыручыларга барып ялганамы боларның шәҗәрәсе?  Ә бәлкем бу матавыкны оештыручыларның  асыл максаты ,  киң җәмәгатьчелектә үзара капма каршылык тудырып, ике лагерьга бүлеп, ил тормышындагы кайбер күңелсез, негатив нәрсәләрне вакытлыча гына булса да оныттырып торудыр?  Бу проектның тәэсире кими төшкәч, икенчесе хутка җибәреләчәктер?
             Бусы бер. Ә икенчедән үзеңне  тәти итеп хис итү,  үпкә-ачуларыңны канализацияләү, булдыксызлыгыңны, милләтең, халкың өчен өч тиенлек тә гамәл кылмавыңны, кылганга сабышып театр куеп йөрүеңне аклау  өчен дошман  образы  булу бик кулай... Большевиклар  барысы өчен дә гаепле  итеп патшаны, дворяннарны, алпавытларны, завод хуҗаларын билгеләгән. Аннары уңган булган барлыклы крестьяннарны кулак, подкулачниклар, дип тамгалап, шул төркемгә  бөгәрләп тыккан. Совет чоры дәреслекләрендә Русиянең артка калуын  “татар иго”сына сылтап аңлаттылар. “Кызыл” хакимият аны  абсолют явызлык өлгесе итеп  танытып, үзләре кылган, сугыш, ачлык,  талау, илдән сөрү, ГУЛАГ лар белән истәлекле гамәлләрен шуның карачкысы белән ышыклый килделәр.  Демократлар исә, дәүләт терроры, ачлык афәтләре оештыруда Ленинны, Сталинны гаепләде.. Соңгыларының тарафдарлары  илне таратуга Горбачевны, Ельцинны гаепле , дип тапты. Кая бакма, уңда да сулда да, тарихның буеннан буена гаеплеләр тезелеп киткән....
           Интернет киңлекләрендә В.В.Путин турында да бүген ни генә язмыйлар. Ә һичкем   үзенә  карата  тәнкыйть күзлегеннән карамый. Мин ни кырдым соң әле бу дөньяда башкаларның тырнак астыннан кер эзләргә, кемнәргәдер таләп куярга хакым бармы, дигән сорауларга җавап эзләми. Бер генә даирәдә дә бу күзәтелми, бар да үзләрен “тәти”гә чыгарып, гаеплене читтән юллый, чөнки шулай отышлы... Мартин Лютер үрнәгендә, Европадагы карагруһлыкны алгарышка алып чыккан  Mеа culpa (мин гаепле) диючене көндез чыра яндырып та эзләп табармын, димә. СССР таралуына , латин  әлифбасы кайтмавына, татар мәктәпләре ябылуына, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренең камил булмауларына, Тукай яшәгән йорт җимертелүенә, Сара Садыйковага чүплектә һәйкәл салына башлап,  чүплек файдасына туктатылуына, татар матбугаты  редакцияләренең  Бауман һәм Декабристлар урамындагы төп йортларыннан китүләренә, татар җырын һәм әдәбиятын моңнан яздыруга, һәм башка шундый күп нәрсәләр өчен  тамчы да шәхси җавапчылык тоймыйбыз... Ни аяныч, Татарстанда “суверенитет” игълан ителгәч, күптәнге хыял булган   татар университеты ачылмады, ә менә дуңгызчылыкта зур уңышка ирешү, баш санын миллионга җиткерү проекты гамәлгә куелды. Әле тагын “Болгар җилләре” атлы  милләт тарихына бәйле фильм булдыру хәстәренә  алыну булды . Татарстан акчасы тотылды, әмма  ниятнең анысын тормышка ашырырга  “эчәк нечкә ” булып чыгып, җилләр башкача истерелде... Һәм, матбугатта, интернетта барган шау-шуга караганда боларның барысы өчен дә Гүзәл, Чулпан, фильм  төшерүчеләр гаепле...  Ә кемнәрдер санап үтелгәннәр  өчен  бар җавапчылыкны  ансат кына, ул хакимиятне кабул итеп алганга кадәр, “җиң эчендәге көрәшчеләр”  белән берлектә ирешелгән “казанышларга ” күзне чытырдатып йомып,  Татарстанның бүгенге җитәкчесе Рөстәм Нургали улына гына күчереп арканламакчы... Ирексездән, Татарстанның тыйнак мөмкинлекләрен тагын да чикләү нияте  “җиң эче”  көрәшчеләребезне янә алгы сызыкка чакырды ахрысы,  дигән шик-шөһбә  борынлый...
          Гүзәл Яхина халкыбызның  татар тормышына багълы  фильм  турында  хыялын яхшымы - яманмы тормышка ашыруы белән бәгъзе эшем ияләребезне уңайсыз хәлдә калдырды  шикелле? Фильм күрсәтелсен өчен Татарстанның матди өлеш кертә алуын да кимчелек түгел, ә егетлек, дип санарга рөхсәт итегез. Шуңа да илебезнең үзәк телевидениесе  аны иң әйбәт вакытта атна дәвамында күрсәтте дә. Әлбәттә, “суверенитет” алгач , томнары, китаплары  өч тиенгә дә сатып алу перспективасы юк , 75%ын,китапханәләргә аткару, 10 %ын чит регионнарга озатып урнаштыру  җае  тәэмин ителгән “танылган”, исемле- титуллы, үзара макташулар нәтиҗәсендә “көрәшче”  даны  “иярләгән” әдипләрнең дә, кыйммәт хакка  тираж җыюы белән Форбс китабына кергән романга, аның авторы Гүзәлгә, һәм берочтан Чулпанга    үз дәгъвәләре булуы табигый:  шәбәргән тавыклар хәлендә калу кемгә ошасын..
               Саба  үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Гүзәлнең дистәләгән китабы даими рәвештә кулдан кулга күчүен , укучыга зарурлыклары сәбәпле таушалып, тузуларын таный. Ә берсе , шыпырт кына, якташыбыз Гүзәлгә карата иң “игътибарлы”  ир-ат авторның калын томнарына ишарәләп, “Рөстәм абый, менә боларны  беркемнең дә ачып та караганнары юк”, дип барча китапханәләргә  күптән билгеле “сер”не чишә.   Әлбәттә, депутат әдипләребез инициативасы белән  татар  язучыларына  дәүләт хисабына  китап чыгару форсаты тәэмин итүне казаныш, дип тә санап булыр иде... Булыр иде, әгәр андый мөмкинлек  үзләре һәм, әшнәләре өчен генә түгел, ә әдәбиятка яңа килүчеләргә аякка басар өчен терәк буларак кулланылса, үткәндә йолдыздай балкып алучыларны оныттырмауны кайгыртса, яки  мондый мөмкинлектән һәр язучы тигез, гаделлек шартларында файдаланса?  Татарстан китап нәшриятын Дамир әфәнде Сираҗиев җитәкләгәндә бюджет хисабына китабыңны чыгарабыз, дип, Язучылар Берлегендә әгъза торучы мин фәкыйрьнең дә гәҗит- журналларда басылган кайбер әсәрләрен соратып алганнар, һәм мин аны  шул нәшриятта әле дә җаваплы вазифа башкаручы, күптән түгел шигырьләре Англиядә дөнья күргән өметле шагыйрь Ленар әфәнде  Шәехка калдырып киткән идем. Акты сулар, узды еллар, вәгъдә сәгате сукмады һәм сукмаячагын да оялып кына телефон аша ирештерделәр... Анысы бер хәл, “Идел” журналы баш мөхәррире “Кукуруз чәкәне” исемле 5 битлек хикәямне апрель санында басабыз, сиңа  хикәя басылган 20 данә журнал калдырабыз, дип электрон почта аша хәбәр салгач, озак та үтми, кемнеңдер, әсәремне өтеренәчә укып, аның максатка яраксызга чыгарылуы хакында  шул ук адресаттан янә мәктүб алдым... Шаклар катмалы хәл, Нәкый ага Исәнбәткә кара күләгә төшерелә торган әсәр максатка ярашлы саналып төп әдәби журнал түренә үтә, дәүләт хисабына грантлар алган авторның Росссияне  П****россия дип тәгаенләнгән китабы да әдәби  журналда да саллы мәйданда икенче әйләнештә басыла?!... Иңгә автомат аскан хәлдә ватанга тугъры булу анты биргән ир егетләргә илебезне болай мәсхәрәләү һәм мәсхәрәгә мәйдан бирү төс түгел, ни әхлак, ни канун киртәсенә дә сыймый. Нинди контингент  билгели икән соң әдәби әсәрләрнең максатка ярашлы булу-булмавын, тәмам аптыраш...Хатын-кызларга бетмәс-төкәнмәс үчле корылыш, “Тешкә тигән Зөләйха”, “Тавык тәпиле Зөләйха”  ди –ди мәкаләләр язу, бер флакондагы сакыл мыексыз күсәлектән, хатыншалыктан, кара көнчелектәнме югыйсә?
                 Минем “Кукуруз чәкәне” хикәясенең бер кахарманы -әдәби журналның баш мөхәррире. Ул исә “бер басылган, гел басыла” дияргә ярата. Әлеге хикәя соң минутта “максатка яраксыз”га чыгуы, әсәрдәге  әлеге кахарманның эшчәнлеге  җиңелчә юмор белән шәрехләнүе аркасында булып аңлашылды.   Танылган язучы Факил Әмәкнең дә соңрак китап булып чыккан  “Шәүлә” исемле бәянында  “Фикрәш” атлы баш мөхәррир образы булу да, аңа ул чорда әдәби журналда  дөнья күрүгә  юлны япкан иде.  Һәрхәлдә Факил әфәнде Әмәк, бер әңгәмәбездә шулайрак гөманлады... Ахрысы, мондый вазифадагыларны кайдадыр, кемнәрдер, “ниндидер үзенчәлекле миссияләрен күздә тотып микән, сүз тиерми торган , Һиндстандагы сыман “изге сыерлар” статусына ирештергән...
              Ошбу  шыңшу, сыкрануларга тартым чәчелеп түгелүләремдә әлбәтттә бер нинди   яңалык  та юк. Җөмләдән,  Айдар ага  Хәлим,инде күптән, “Шәһри Казан” газетасының 2012 ел 26 октябрь санында басылган, иҗатыма шактый югары бәя биргән “Кече юлның тузаны” исемле мәкаләсендә дә минем сыман, оядаш түгел  “үги” авторларны күрмәскә тырышу,  аларга әдәби мәйданга   юл  ачмау  проблемасына әрнүен яшермәгән иде...
            Анысы да монысы, бүген дөньякүләм дәрәҗәдә беренче номерлы гаепле итеп әлегә  короновирус  тәгаенләнгән.  Аның таралуына   АКШ  Кытайны сәбәпче, дип саный. Кыскасы, тормыш дәвам итә, яңадан яңа гаеплеләр  тарихи аренага чыгу өчен чиратын көтә.  Шунысы куанычлы, татарларны “иго” өчен табалауның куллану срогы чыкты.... Хәер, ир-атлары хатын-кызларга кизәнүгә корылышлыларның нәсел җепләре   “иго” тәэмин итәргә сәләтле гаярь яугирләргә барып чыгуына  ышанып һәм ышандырып та булмый башлагандыр ...  “Өч йөз ел буе изелгәннәр”  статусы да бөеклеккә дәгъва кылучылар өчен  отышлы була алмый,  Саба районы Югары Шытсу мәктәбе укытучысы Гарәпшә агайның, “хурлык, гарьлек, гомерлек” дигән,  бәяләмәсен ил язмышына  мәңгелек  келәймә итеп  сайлауга  бәрабәр. Шул мәктәптә 70 нче еллар башында бер ара укыткан апам әйтүенә караганда ул әлеге сүз тезмәсен,  үтә ялкау  укучыларына  билге куйганда, “берлек”, дип башлап  кулланган...
            Французларның  “әгәр хатын-кыз хаксыз икән, аннан гафу үтен”, дигән әйтеме бар. Безнең очракта Чулпаннан,Гүзәлдән , аның  ачы язмыш кичергән Зөләйхасыннан гафу  үтенүләр булмастыр...  Кыйммәт хакка  зур тираж җыю белән Форбс китабына кергән, илнең иң югары өч премиясенә лаек булган, 34 телгә тәрҗемә ителеп дөньякүләм танылган романга, телевидение күрсәтүе өстенә интернет аша да миллионнар караган фильмга, талантлы кызларыбыз Гүзәлгә һәм Чулпанга ятларның кайта-кайта үчегүләре дә мине  гаҗәпләндерми. Мәрхүм шагыйрь Роберт Миңнуллин әйтмешли, “ул шулай куелган”... Ә менә үзләрен шәп санаучы, үзара макташуда азу ярган  милләттәш асыл егетләрнең , үзебезнең кызларны, хәтта үз каланчаларыннан торып аларны  хаксыз санаган очракта да,  барыбер, бер нигә карамый  яклыйсы, ятларның агулы нәфрәтеннән ышыклыйсы, аралыйсы урында, шуларны да уздырып, артларына  ут капкандай чәч - баш туздырып, бәбәк акайтып илерүләре, бетереп  ташларга омтылулары, укытучы Гарәпшә агайның ( инде күптән мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын), әнә шул, “хурлык, гарьлек, гомерлек” гыйбарәсен  искә төшереп, җанны  талкый, сары сагышларга сала...  Аларның “җиң эче” вазифасында икәнлекләрен күңел кабул итми.  Ә бәлки мин ялгышамдыр? Шулай гына булса  ярар иде...


КЕМ ТӘРТИПКӘ ЧАКЫРЫР?


   
            Әдәбиятта  әвәле утлар-сулар кичкән фронтовиклар, һәртөрле галимнәр, хәрбиләр,   төрле профессияләрдә үзләрен раслаган катлаулы язмышлы шәхесләр  ат уйнатса, соңгы елларда нигездә Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлап, редакция урындыкларын  иярләү,  яисә  әдәби басмаларда идарә әгъзасы сыйфатында тамыр җибәрү җае табучылар “мәйдан тота” башлады. Иң кызыгы шул, алар үзләрен,  үз оядашларын гына “акыллы”га  чутлап, “яза белә”, дип санап, үзгә тормыш мәктәбе үтүчеләрне үгисетә, әдәби басмаларга якын җибәрмәүне кайгырталар. Танылган журналист  Рәфыйк Юныс “Татарстан яшьләре” газетасының  2013 нче елның  санында басылган “Фәйзуллин шартлаткан бомба” исемле “ мәкаләсендә  әнә шул буын вәкилләренең өлкән каләмдәшләренең утызлап китабын, яраксызга санап, чүплеккә чыгарып яндыруларын бәян иткән иде.... Күрәсең, ятларны үгисетү  тәртибе,  каләмзатларыбызның үзара макташулы мәкаләләрендә әнә шул  “шаулап-гөрләп килеп кергән буын” дип тамгаланучылар тырышлыгы белән  урнашкан, ахрысы... Телгә алынган факультетның   татар язучыларын калыплавы кирәк шәй, әлбәттә , хәлбуки әдәбиятыбызның  сыңар чыганакка гына  карап калуы  аның офыкларын чикли,  фикер галәмен шул факультетныкы кысасына каулый,  иксез - чиксез  киңлектә кайнарга тиеш  иҗади эшчәнлек  тар кишәрлектә кат-кат казынудан ерак китми башлый...Кат-кат аркылыга-буйга актарылган-сөрелгән  кечтеки мәйданчыкта  кыйммәтле асылташлар табу яки  мул уңыш үстерү мөмкин түгеллеге   аңлашылса кирәк...
              Бүген, китапханәчеләр дә моны раслый , татар телендә басылган китаплардан иң укылганнары – Зифа Кадыйрованыкылар.  Танылган һәм танылмаган каләмзатларыбызның матбугатта, интернет сайтларында  әлеге автор адресына уздырыштан тәнкыйть уклары очыртулары укучыларның аңа карата булган ихтирамын да мәхәббәтен дә киметә алмады...Үзе исә бер язмасында Язучылар Берлегенә кермәскә булуын, андагыларның үзенә карата нинди мөнәсәбәттә булуыннан хәбардарлыгы белән аңлатты. Әлбәттә, тәнкыйтьләүчеләрне дөм хаксыз дип булмый, чөнки камиллекнең чиге. Ә төп хикмәт шунда,  әлеге ханымның әсәрләре  уртак оядан чыккан күпчелек авторларыбызныкына аваздаш, курсташ  түгел,  аларның трафарет- калыпларына чапырыш .Ә  Укучы Галиҗанәпләре  гел бер төрле алгоритмнан йончыган... Зифа ханымны орышучы, аны өнәмәүче, язучы Заһид Мәхмүдичә әйтсәк, “Казанда бер авыл булып яшәүче” оядаш каләмзатлар, ни кадәр генә сәләтле булмасыннар, аларның нәрсә хакында ни язачаклары, геройлары нинди булачагы, үзләрен кайсы ситуациядә ничек тотачаклары, темадан чыгып,   укымыйча да аңлашыла башлавы сер түгел.               Сүз дә юк, ветеринария фәннәре галиме, гыйлеме, биографиясе бай һәм кызыклы Атилла Расихның  татар дөньясын кузгаткан “Ике буйдак” романы сыман тирән эчтәлекле, су асты агымнарына ия   әсәрне андый  “кишәрлек хадиме” үлсә дә тудыра алмый... Детективлар язар өчен дә, язучы талантыннан тыш, теманы энәсеннән җебенәчә белү һәм тою, әсәре кахарманнары белән бер сулышта яши алу   лязем.. Ә Мәгъсүм Насыйбуллинда андый багаж бар иде.. Табиб Шәриф Хөсәеновның “Әни килде”се  кебек җан тетрәткеч драма әсәрләрен язар өчен дә грамматика кагыйдәләреннән хәбардарлык кына җитми торгандыр. Очучы язучы Локман Закирның рус телендә язылган әсәрләре татарчага аударылмавы да аяныч. Русиядә, үзгәртеп кору башында  ел китабы булып игълан ителгән “Мостафасы”н булса да татарчага авыштырасы иде, ләбаса...Вузга керәм дип һәлакәткә тарган кыз язмышы турындагы әсәрен “Сөембикә” журналы чыгарса да максатка ярашлы буласы.. Гомере редакция урындыгын шомартып узган грамматика белгеченең,  тегеннән - шуннан селтәп, укыган-ишеткәнне кушып, инша шәкелендә мәтәштерүләрен  “шомбайлык”, дип кенә санарга рөхсәт итегез. Кайбер елгырларның , дөм сәләтсез килеш  рольгә кереп, кирәкле кешеләрне мактап, кирәге беткәннәрен орышып, әллә кайсыбусагаларны үтеп,йөз суы түгеп, тырышып-тырмашып дигәндәй әдәби мәйдан түренә  үрмәләүләрен, томнар калыплавын юмор белән  кабул итәргә дә ярыйдыр, бәлки.. Ә менә галим-голәмә буларак, “фәнни” дигән тамга астында редакция хадимнәре тудырган әсәрләргә карата мәхәббәттә аңлашуга тиң   мәкаләләрне укыгач,   фәнне кызганып , үкереп  елап җибәрәсе килә...      
       Гыйльми вә тәнкыйди тамгалы мәкаләләрдә, алган хөкүмәт бүләкләреннән чыгып ранжир тәртибендә , индуслар мантрасы (догасы) сыман кат- кат  телгә алынучы  тар даирә каләмзатлар  ,  авыз суы корытып үзара макташуда  гына түгел, кат-кат омтылышлар ясап, бер-берсен “Тукай” премиясенә тиендерүдә азу ярулары  үзе бер әкәмәт... Тикмәгә генә мөхтәрәм  Айдар ага Хәлим, этик һәм эстетик яктан  җитлекмәгән кимчелекле әсәрләргә премия бирүләренә матбугатка чыгып ризасызлык белдереп, үзенең бу “уен”да  инде  катнашмаячагын белдермәгәндер...
           Халык язучысы статутлы Марсель Галиевнең Бөтендөнья Татар Конгрессы чыгарган “Халкым минем” газетасында  шагыйрь Ръкаил Зәйдулланың яланаяк Камал татры сәхнәсенә килеп чыгуына соклану белдереп  язган   күләмле чәчмә мәдхиясе, әлеге шаукымның таҗы, апофеозы булып аңлашылды. Аннан алда  “Татарстан яшьләре”ндә басылган  шул ук шагыйрьгә багълы  мәдхиясен укыгач, аның авыз суы корытып мактаган кахарманы якты дөнья белән хушлашмагандыр ич, дип хәвефләнүчеләр дә булмый калмагандыр...
             Әдәби басмаларда ,  мәгълүм бер өлкәдә һәм дәрәҗәдә белеме булуы расланмаган,  эш практикасы юк килеш теләсә кайсы темага тотынып, шул исәптән дин, тарих, фәлсәфә, халык хуҗалыгы , төгәл фәннәр,  аш-су  хакында  остарып, асыл һөнәриләрне сагышка батыруларга, ягъни, гыйльми сәркатип Дания ханым Заһидуллина шәрехләвенә иярсәк,  дидактикага бирелүләргә, ә гади тел белән әйткәндә гапь вә акыл сатып, бөеклек дәгъвә итүләргә дә  күнектек һәм күндек, ахры... Ә бит белмәгән өлкәдә хәлфәлек итү –шарлатанлык дип атала .
             Хәлбуки, филолог белеменә ия барча каләмзатлар да   “филләтина”  җитештерми... “Мәхмүт  Кашгарый” исемендәге әдәби бәйгедә белеме буенча филолог Айдар ага Хәлимнең “Исемсез малай” хикәясенә икенче урын бирелгән... Айдар ага белән  телефон аша сөйләшкәндә, әлеге конкурска ни өчен  соңарак “Казан утлары” журналында  басылган йөрәк өзгеч “Паровоз кычкыртты “ хикәясен юлламавы белән кызыксындым... Баксаң, конкурс шартлары буенча һәр автор бәйгедә ике әсәр белән катнаша алган һәм ул  анысын да жюри  хөкеменә юллаган булган... Миңа калса, һәр күзәнәгеннән татар моңы саркыган, татар хатын-кызының рухи матурлыгын данлаган бу әсәргә М.Шолоховның “Кеше язмышы” һәм Эрнест Хэмингуэйның “ Хуш, корал!” атлы сугышка каршы язылган хикәяләргә хас  җан ачысы да салынган...Телгә алынган бәйге хөкемдарлары мантыйгын аңларга тырышыйк. Араларында   Фоат Галимуллин, Рифат Сверигиннар  булган жюрине берничек тә компетентсыз, дип кул селтәр чут юк. Бу очракта бәлки  яшьрәкләргә юл бирү,  үстерү зарурлыгы алгысыткандыр аларны? Шәт иншаллаһ, ниндидер әмергә буйсынып, түгелдер, дип ышанасы килә... Халкыбызны, шул исәптән татар аналарын шыксыз күңелле  һәм шөкәтсез рухлы итеп сүрәтләнгән әсәрнең җиңүче буларак танылуын ( бу хакта   “Т.Я”газетасында  2015 елның   26 февраль  санында басылып чыккан “Татар Левиафаны” атлы мәкаләмдә мәсъәлә тулырык яктыртыла) тагын  ничек аңлап   булсын? “Капка” атлы ул хикәядә  татарларга ислам әхлагы да, коммунизм төзүченең мораль кодексы да йокмаган,, күзгә кырып салырлык бер генә сөйкемле образ да таба алмыйсың, бар да төнтек, кара эчле һәм мокыт, әхлаксыз, вөҗдансыз; аклы-каралы тормышта җан асрыйлар...
               Алай да Батулла  Тукай бүләгенә  лаек ителгән!? Сөембикә романы белән соңгы еллардагы әдәби бәйгедә җиңүчеләрнең һәммәсенең борыннарына чирткән. Атаклы Сафагәрәй хан әлеге романда Франгизә атлы кол хатынның ике тез арасына башын тыга, ә  Сөембикә, яшьлегендә ирдәүкә буларак тасвирлана,  хәтта бер хатын, ир-ат дип белеп аның кочагына кермәкче була...
           Мондый жюриларга, редакция идарәләренә, тар даирә монополиясен чикләү  җәһәтеннән,  халык хуҗалыгында хезмәт куйган, эш рәтен белгән  белемле,  абруйлы әдәбият сөючеләр дә кертелергә тиеш, дип саныйм... Әйтик  табиблар, инженерлар, конструкторлар, архитекторлар, эшчеләр, юристлар, көч структуралары хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һ.б.... Шулай булмаганда , сүздән чачаклы- чуклы шалтырама җөмләләр  әтмәлләүдә маһир  боламыкпәвәрләр генә алгы планга кәшәләп чыгарыла, ә    мәгънәле хезмәт мәктәбе үткән, чын тормыш тәҗрибәсенә таянучы авторларга  “бусаганы узу” шансы гомумән  калмый...  Шәхсән үземә  төп әдәби  журналда, тираж елдан ел бетемсезлеккә тәгәрәгән, татарча язучы авторлар дистә еллар чират көткән  шартларда русча язучы Рауль Мирхәйдәровның әллә кайчан китап булып  басылып таралган, татар галәменә мөнәсәбәте чамалы детектив әсәрләрен, ягъни укымлыкларны тәрҗемә итеп, дәүләт химаясындагы әдәби журналда  туган телдә казганучы әдипләрнең төшенә дә кермәгән киңлектә һәм күләмдә мәйдан  бирү, ягъни милли әдәбиятны үстерү өчен бирелгән  сәмәнне шул максатка  сарыф итү зарурлыгы бөтенләй   аңлашылмады.
              Белгечләр фикеренчә нормаль кешеләр җәмгыятендә пигмейлар, лилипутлар  яши, эшли  ала, ә  менә пигмейлар  колониясендә нормаль кешегә  урын юк, ул анда кабул ителми..  Мөхәммәт Мәһдиевкә “Тукай” премиясе тик өченче талпынышта, каләмзатлар җайга салган гомуми тәртипкә югарыдылар төзәтмә керткәч кенә бирелүе, Адлер Тимергалинның андый бүләккә гомумән тәкъдим  ителмәвен, Зифа Кадыйровага  үчегү, (Гүзәл Яхинага) ябырылуларны башкача ничек аңларга мөмкин?...
Клоуны на ходулях на мероприятие: цены, фото, отзывы.
               
                 Әдәбият үсеше өчен дәүләт тарафыннан бүленгән акча тотылышына  контрольлек   дәрәҗәсе  күп кенә сорауларга урын  калдыра...  Аудиторлар тикшерүе нәтиҗәсендә дәүләт химаясындагы әдәби мәйданны бүлүдә, әдәби бәйгеләр уздыруда  финансларның максаттан тайпылып әрәм -шәрәм ителүе аныклана икән,  кимчелекләргә чара күрү, кирәксә компетентлы оешмаларны  җәлеп итү һәм оештыру мәсъәләләре каралу тиештер? ..  Тәнкыйть исеме астында кемнәрнедер мактап язу, хөкүмәттән чираттагы бүләк юллау юнәлешендәге “резюме”ләр, “үзем турында үзем” нәр –бар да реклама һәм үзреклама (самореклама), һәм мондыйлар өчен түләнгән гонорарлар эзләп алынып,  юл саныннан реклама хакы түләтү  гадел  булыр иде... Әдәбиятне сәламәтләндерү  хакына, намуссыз реклама өчен  җавапчылыкны  ошбу даирә өчен   тергезергә күптән вакыт. Янә килеп, исем, титуллар ярдәмендә бөегәйтү практикасы аша талантсызларны талантлы итеп булмый һәм бүген , татар әдәбиятында мәйдан тота санучыларның байтагы, аяныч ки, циркта, балаганнарда  агач аяклар,русчасы ходули, ярдәмендә биегәйтелгән, хәрәкәтчән  шамакайларны хәтерләтә..                    
23 апрель "Т Я"

АКЛЫК КАЛДЫ ...

Джалиль хазрат Фазлыев. IV Республиканский ифтар. - YouTube
             Егерме икенче февральдә көннең кояшлы булуы бер хәл, кая карама ак кар өстенә энҗеләрдәй булып, борчактан ваграк, тарыдыр эрерәк, дөгегә тартым үтә күренмәле кар шарчыклары  сибелгән иде... Җәлил хәзрәтнең килүе  хөрмәтенә булды ахры аклыкка энҗе шәкелендәге аклык сибелеше... 
            Ә аның тансык вәгазьләре ифрат гыйбрәтле. Үзе дә солдат хезмәте үткәнгә күрә ул “Ватанны саклаучылар көнен искә алды, бер сәгать сакта торуның  күпме вакыт ураза тотуга бәрабәр икәнен, дә тәгаенләде. Ә сүзен ул сүзен, “вәгазь укыргамы сезгә, әллә юкмы”, дип башлады. “Башлагыз зинһар, нигә алай дисез?” дигән аптыраулы сорауга, елмая төшеп, “чөнки яшьләр  тыңламый, ә өлкәннәр үзгәрми”, дип җавап күндерде...  Чынында аны тыңламый һич мөмкин түгел, һәм   ул уңай  үзгәрешләргә дә ирешә , дип санарга рөхсәт итегез... “Ялкауланырга да ялкауланмаска кирәк”, дип кереште ул чираттагы, мәшәкатьләрдән курыкмаска, балаларны да шуңа   әзер булырлык итеп тәрбияләү зарурлыгы турындагы гыйбрәтле кыйссасына. Кыйсса эчтәлеге болай. Булган ди бер әүлия. Бер тапкыр өенә кайтса, моның әтисе  бакча чүбе утап йөри. Әүлия дога кылган , һәм чүпләр үзләреннән үзләре йолкынып, буразна чигенә чыгып яткан. Шуннан моның әтисе дога кылган, һәм чүп үләннәре кире үз урыннарына  барып утырган. Әүлия, аптырап, әтисеннән, ни өчен шундый дога кылуын аңлатуын үтенгән. Әтисе әйткән, “тормыш, мәшәкатьләрне җиңүдән гыйбарәт, монысыннан коткарсаң Хак Тәгалә аның икенчесен бирәчәк, үзебезгә язганын үзебез җиңү, дөрес”, дигән. Җәлил хәзрәт фикеренчә без балаларыбызны яшәргә, ягъни мәшәкатьләрне җиңәргә өйрәтәсе урында, аларны аннан арындыру корылышында. Янә килеп ЕГЭ не шома үтсен өчен акча түгеп репититорлар яллыйбыз, ә баларыбызның рухын тәрбияләүне, аларга  дин гыйлеме өйрәтүчене чакыруны кирәксенмибез. ...Икенче  кыйссасы аша ул, адәм баласы өчен иң мөһиме –күңел сафлыгын  саклау, аны җуймау булуын тәкърарлады... Мөселманнар өчен “бу диндә юк” , дип, туган көн, Яңа ел бәйрәме, Сабан туена, мәрхүмнең “өчесен”, “җидесен”,”кырыгын”, “елын” уздыруга карата тискәре мөнәсәбәт белдерүче дәгъвәтчеләрнең ислам диненә  каршы негатив хисләр уятып зарар китерүен, гореф гадәтләр белән исәпләшмәү, санга сукмау  дөрес түгеллеген Коръәнгә, изге хәдисләргә сылтама ясап, логикага таянып дәлилләде. Шул ук вакытта  һәркемнең үз логикасы булуын да, киресенә кату ихтималын искә алып, бер мәзәк тә кыстырды. Имеш, аттан сораганнар, кеше акыллыракмы, әллә атмы, дип? Аттыр, лигән ат, чөнки ат чабышканны бөтен кеше карый, ә кешеләр чабышканны бер ат та карамый.... 
         Рәсми даирәләр эшчәнлегендә чагылыш тапкан, туган телебезне саклау турындагы  “Стратегия” турында сүз чыккач, Русиядә, революциягә кадәр татар карамагында консерватория дә, театрлар да, татар теле дәреслекләре дә булмавын, ә  дин булуын, һәм ул чорда туган телебез тулы тормыш белән яшәвен, Русиядәге сәүдәнең 70%ы татарлар кулында булуын, татар телендә идарә ителүен  искәртеп, милләтне куәтләү, туган телне яшәтү өчен беренче чиратта динне ныгыту, ә моның өчен, эшнең башы итеп  имамнарны хезмәт хакы белән тәэмин итү мөһимлеген  ассызыклады. Минемчә дә, милли страгетия, тактикага бәйле документлар әзерләүне,  бар тактика-стратегияләре өстәгеләргә ярап, ялагайланып, җылы урын, майлы калҗа эләктерүдә азу ярган “зыялылар”га тапшыру дөрес түгел. .Андый изге эшкә, тактика, стратегиядән ни теоретик белеме, ни практикасы юк, ә кылган гамәлләре күңелләре сафлыгын шик астында калдырган эшем ияләрен түгел, ә Җәлил хәзрәт, Кәүсәрия Зиннур кызы кебек фидакарь милләттәшләрне җәлеп итү максатка ярашлы. Якташым Кәүсәрия ханым Казанда хыялдагы татар мәктәбен булдыруга ирешеп, бүгенге шартларда шуны яшәтә алучы мөхтәрәм зат. Менә кемнәргә бирергә иде Тукай премиясен....
          Җәлил хәзрәт демография, балалар кимү проблемасын да дин ярдәмендә генә чишү мөмкинлеген Европа илләре халыклары язмышына бәйләп, статистик мәгълүматларга таянып, бәян итте...  Янә килеп Шиһабетдин Мәрҗанинең , милләтне өч нәрсә: милли тел, милли гореф-гадәт һәм милли кием, саклый, диюен искә алып, шушылай, түбәтәйләр киеп урамда йөргәндә, безгә  “здравствуй” дип түгел, ә “әссәламәгаләйкем”, дип эндәшәчәкләр, диде.Янә килеп, Казанда, көрәктәй сакал үстергән таныш бер имамга, мәчеткә барып җиткәнче, әллә ничә тапкыр “здравствуй, батюшка”, дип эндәшүләрен, искә алып, хәнәфи мәзхәбендәге мөселманнарның төс-кыяфәте нинди булырга тиешлегенә дә тукталып узды.  Нәфес турында сөйләгәндә Җәлил хәзрәт музыкаль грамотага мөрәҗәгать итеп, анда төрле авазларның  бер бөтен, ярты, дүрттән бер,  сигездән бер озынлыкларда сузылуларыннан чыгып үзенчәлекле тамгалануларын искәртте. Аннары, ноталар  бар да бер җепкә тезелсә көй тумавын искә алып, аларның төрлесе төрле куначада урын алуларын әйтеп, кешеләр  дә тигез була алмый, тормышта һәркем үз урынына табуы  аша гына хакыйкый тормыш  җыры тууын искәртте.  Кайбер җете дәгъвәтче имамнарыбыз үрнәгендә, кайчандыр урта гасыр кешеләренең күңелен нечкәртә алган, әмма замандашларның  тешенә тия торган әкияткә тартым кыйссаларга мөрәҗәгать итеп, вәгазен очсызламады, ә бүгенге көн мисаллары җирлегендә логиканы эшкә җигеп, хәтта квант механикасына таянып ,  иң катлаулы  мәсъәләләргә  ачыклык кертә алды... Вузда югары математиканы бишкә генә укыган Җәлил хәзрәтнең һәр сөйләгәне төгәл үлчәмле,”ике икең дүрт” кебек “хакыйкать”ләрне кырыкмаса кырык тапкыр кабатлаулардан азат булуы белән кыйммәт. Бүген бит әллә кем саналучыларыбызның, хәтта мәдәният, әдәбият даирәсен кайгырту бурычына җигелгәннәренең дә  камил үлчәмле, мәгълүм  эзлеклелектә, грамматик яктан дөрес, сөрлекми рәттән өч-дүрт җөмлә әйтә алуы могҗиза сыман кабул ителә башлады... 
              Кайчандыр китап халкыбыз өчен  ифрат  зур дәрәҗәдә иде... Кайчан гына  язучыларга,  да ышаныч һәм өмет зурдан  иде.  Хикмәт шунда, авторлар һәрвакыт укучы фикеренә бәйле булган. Соңгы чирек гасырда, хәл үзгәрде. Китапларны, кибетләргә кертми китапханәләргә урнаштыру практикасы, язучыны укучы фикере белән хисаплашудан азат итте... Авторларга , әлеге мөмкинлекне тудыручыларга, зарурсыз иҗатлары өчен бүләк, титул, язмас борын саллы аванс өләшүчеләргә, аларның нәсел ыруына тез йөгенү отышлырак, табышлырак булып калды... Хәлбуки, әлегә барча татарча китапларны да  бер чыбыктан сөрелгән , дип булмый. Укырдайлары да  очраштыра...
             Мөхтәрәм Җәлил хәзрәт тә миңа бүләккә, дип шундый ике яңа китап алып килгән булып чыкты. Беренчесе “Тигез гомер итегез” исемлесе  гаилә бәхетенә ирешү   серләре турында булып, авторы  үзе,ә  икенчесе , “Балтач мәчетләре. Үткәне һәм бүгенгесе”  атлы җилле фәннни хезмәт – татар халкына “Керик әле урманнарга” атлы атаклы җыры белән билгеле, җитмешләп җыр авторы, галим, җәмәгать эшлеклесе  мөхтәрәм Гарифҗан  Мөхәммәтшинныкы булып чыкты. Китап искиткеч бай тарихи мәгълүматка ия, кайсы авылда әвәл нинди мәчет, (мәчетләр) булган, имамнары, абыстайлары кем,  кайсы нинди язмышка дучар булган, яңадан мәчетләрнең  кайсы, ничек , кемнәр тырышлыгы белән торгызылган, фотолар да бирелеп, бәйнә-бәйнә тасдыйкъланган. Әлеге китап булсын дип барча мәчетләр үзләреннән матди өлеш керткән (әйтик Җәлил хәзрәт имам булып торган Бөрбаш мәчете 50 меңнән артык сум түләгән), һәм җиткелекле финанслану бушка китмәгән, ул саллы һәм  затлы шәкелдә, өч мең тиражда гамәлгә  ашкан…
             Әлеге китап  районыбыз җитәкчесен дә битараф калдырмаган һәм  тиздән әлеге башлангыч Саба районы җирлегендә  дә чагылыш тапмагае... Кем белә, андый китапны булдыруны Татарстанның барча  кала-районнары да зарур санар, һәм әлеге хәрәкәткә Русия төбәкләре дә кушылып китүе  бик ихтимал...
             Вәгазь  тәмамлангач та бистәдәшләр хәзрәттән аерыла алмыйча, аны байтак сорауларга күмделәр... Ә иң нык борчыганы, яңа дингә килгән мөселманнарны, кайберәүләрнең, “теге чакларын оныткан” дип, “данлы” үткәннәрк белән табалау, булып чыкты. Үземнең дә, Мөслимдә кунакта чакта , абыстай булып киткән бер ханым турында сүз чыккач, шуның ахирәтенең, “хәзер китап тота”, дип каһкаһәле кадап алуы елмаерга мәҗбүр иткәне булды. Шәмәрдән мөселманнары арасында кайчандыр җил-давылдай хәтәр егет, булып танылучы  гаярь затлар юк түгел, ләбаса... Җәлил хәзрәт фикеренчә, пәйгамбәребез әйтүенчә, кем дә кем “Лә илаһе илләллаһ, Мөхәммәд рәсүлуллаһ” кәлимәсен әйткән икән, димәк ул мөслман, аны хөкем итү, яманлау дөрес түгел. Һәм ул янә бер риваятьне искә төшерде. Каферләр белән сугышканда бер мөселман яугире дошманына кылыч күтәргәч, теге  кеше әлеге кәлимәне әйткән. Ләкин мөселман яугире аның башын чабып өзгән. Һәм яугирнең үзен, мөселманны үтергәне өчен башы чабылуга хөкем иткәннәр. “Ул бит куркуыннан гына әйтте”, дип акланмакчы булган , әлеге яугир. “Ул аның күңелендә булган, күңелендә булмаса ул иман кәлимәсен әйтә алмас иде”, дип кырт кискән Хөкемдар. Ягъни мөселманнар турында  тискәре сүз сөйләп йөрү гайбәт, ә ул   Хак Тәгалә тарафыннан да кичерелми торган гөнаһ, дип аңлатты хәзрәт. Милләт, туган тел язмышы хакында сөйләгәндә янә бер риваятькә тукталды.  Урман янганда нәни кош томшыгында  су ташый икән. Башкалар аннан көлгән, синең суың  утны сүндерми генә түгел, сүрелдерә дә алмый,  дигәннәр. Нәни кош әйткән, “мин моны белән, әмма ахирәттә син шул вакытта ни эшләдең, дип сораганда, мин хәлем кадәренчә утны сүндерергә тырыштым”, дип җавап бирәчәкмен, дигән. Безгә дә, теләсә кайсы мәсьәләне , шул исәптән милләт язмышын хәл иткәндә, кемнәрнедер сүгеп вакытны заяга уздырмаска. ә хәлдән килгәнчә һәрберебезгә гамәл кылырга кирәк, дип очлады мөхтәрәм  хәзрәт әйтәсе килгәннәренең  күпмедер өлешен...
            Очрашуыбыз  мул табында гапьләшүләрдә дәвам итүен әйтми калсам, укучыларда, алда телгә алган сәбәпләр тәэсирендә,  шәмәрдәннәр кунак кадерен белми, дигән нәтиҗә борынларга мөмкин. Дөрес, бер якташыбызның,  йортына көтмәгәндә бер көтү кунаклар кайтып төшкәч,
- Сез безгә атна-ун көнгә дип кайттыгызмы соң, Аллаһ сакласын, әллә өч-дүрт көннән  китәсезме, Ходай кушып, -дигәнен дә  уенын-чынын кушып искә алырга яраталар  бездә...
           Җәлил хәзрәт күптән түгел Казанда, чын табиблар тарафыннан җитди операция  кичереп,  исән имин  калды. Димәк, әле алдагы тормышыбызда да аның белән очрашкалап, рухыбызны баета , күңелләребезне  дөресли торырбыз...Ул бит бу килүендә безгә яттан Тукай шигырьләрен сөйләп, татар шигъриятенең кайчандыр искиткеч югарылыкта булуын да төшендерде. Мөхтәрәм шәхесебезне барча шәмәрдәнлеләр исеменнән саулык-сәләмәтлек, озын гомер теләп, озатып калдык... Ул китте, ә аклык калды... 

ШӘМӘРДӘНДӘ БАР ДА ЯХШЫ,,,


      Зилия Вафина п. Шемордан Сабинский район (2018) | «Созвездие ...     Зилия Вафина.

         Шәмәрдәндә бер-бер яман хәл килеп чыкса, матбугатта аның  төгәл адресы җәһәт тәгаенләнә. Элегрәк булган хәл, Казаннан бистәбезгә үз тәртипләрен урнаштыру ниятендә килгән бер төркем кораллы рэкетирларның утлы каршылыкка тарулары турында,  матбугатта (Вечерняя Казань)шаулаганнар иде... Казага таручыларның берсе, тезләнеп, мин әнинең бердәнбер улы, дип тә ялварган, имеш... Язмаларда,  чакырылмаган  “кунакларның”, Шәмәрдәнгә “рейд” ясаганчы кылган “батырлыклары”, турында мәгълүмат булмагач, укучылар күңелендә аларга карата азмы-күпме теләктәшлек тә уянмый булмагандыр. Күптән түгел, урманга карап торучы  урамга ял итәргә чыккан гаилә парының  пычактан гомерләре өзелү турындагы язма да  янә  бистәбезнең уңа, онытыла төшкән “данын” җетеләтә төште. Җәлил хәзрәтебез дә, Балтачта, мөселманча узган туй мәҗлесендә, кемнәрнең кайдан икәнлекләре белән кызыксынып, минем кызымнан,  “Шәмәрдәннән”, дигән җавап ишеткәч,
-  Анда бит иң әйбәт  дигән кеше дә өч кешене җан-тәслим кылган була, диләр, ничек курыкмый яшисез? -дип, борчылуын белдермәгәндер. Матбугат тарафыннан  бер яклырак стереотип образ тудыру аны шундый гомумиләштерүгә  этәргән булса кирәк. Мин әлеге шәрехләмәсен  аңа 50 яшьлегенә багышланган юбилеенда, кунакларга, үземне таныштыру, кайдан килүемне  әйтү сылтавы белән,   искә алдым.
          Соңарак ишетелде, баксаң аның, хәмерсез туй яки юбилей алып баруын өнәмичә, бидгатькә чыгарып, үз  төбәкләрендә гаепкә алучылар да булгалаган. Югыйсә  андый тантаналарны ресторанда, хәмерле итеп уздырган очракта беркем, берни әйтмәгән булыр иде. Тыңгы белмәс хәзрәтнең асыл нияте мондый чараларны   хәләл  уздыру мөмкинлеген гавәм  акылына сеңдерү  булган, әлбәттә, һәм ул максатына иреште, дип тә санарга рөхсәт итегез... Бүген аек туйлар, юбилейлар инде һәркайда уза һәм алар белән  беркемне дә шаккатыра алмыйсың.
          Кыскасы, Шәмәрдән бистәсе, үзендә булган негатив, хәвефле хәлләр һәм фактлар фонында гына җөмһүрият басмаларында   яктыртыла, ә казанышларыбызны  тәсфилләү  район дәрәҗәсендәгеләр җилкәсенә генә төшә. Мисал өчен, узган ел  стендка ату буенча дөнья чемпионы, ә быел Мороккода гран –при яулаган Шәмәрдән кызы Зилә Батыршинаны матбугат чараларында башта  “татарстанка”, (татарстанлы),  дип хәбәр иттеләр, берсендә “из Сабов”(Сабадан), дип,  районыбызны телгә алдылар, рәхмәт яугырлары, ә кызга канат куйган Шәмәрдән бистәсе бөтенләй онытылып калды.  Рәхмәт, “Татарстан яшьләре”нә , Африкада эчәр суга тилмереп яшәүче мазлумнарга кое казытуны нәкъ менә Шәмәрдән мөселманнары  хәл итүе хакында, игелекне раслаучы фото да куеп,   ул  ачыклык кертте... Бүген исә  әлеге чараны  белми калган бистәдәш мөселманнар, ул материкта тагын бер кое казыту хәстәрендә.
             Зилә Батыршинаның зур спортка кереп китүенә танышым Раиль  “гаепле».  Нинди генә һөнәрләр белән шөгылләнми ул  ир һәм аның уңган хатыны  Ильнара... Раиль белән аз гына ара бер оешмада эшләдек. Аннары ул, окладта утыру кызык түгел, дип дәрәҗәле магистраль газүткәргечләр идарәбездән китеп барды... Менә шул тыңгы белмәс  җан, Сабада эшләүче тренер белән танышкан  да, улы Салават белән кызы Диананы, машинасында  район үзәгенә йөртергә булган. Диананың иптәш кызы Зилә Батыршинаны да иярткәннәр... Һәм , озак та үтми Зилә  баш әйләндергеч уңышлар яулый башлый. Раильнең улы Салават та югалып калмаган,  спорт мастеры нормасын үтәп, үзенә югары спорт уку йортына юл ачкан...  Шәмәрдәнлеләрнең спорттагы казанышлары болар белән генә чикләнми. Фәнил  Каюмовның  волейбол буенча  Европа чемпионы булуы, аның әтисе белән дә бер оешмада эшләгәнлегебез турында язган идем шикелле... Башка өлкәләрдә, юнәлешләрдә дә безнекеләр сынатмый, темадан тайпылмау максатында район, республика дәрәҗәсендәге  уңышларга тукталып тормыйм, кызыксынучылар, интернет ярдәмендә Саба район газетасы сайты аша  алары белән таныша ала.
            Зилә дигәнннән, әниемнең туганнан туган сеңлесе Шәмәрдән мәктәбе укытучысы Зилә апабызны   барыбыз да бик ярата идек, юк кына, ике минутта диагноз куеп була торган сырхау, сукыр эчәгесе кабарып , вакытында тиешле ярдәмгә тиенмәү сәбәпле гомере өзелде.  Узган ел шахмат ярышларында күп тапкыр җиңүләр яулаган лаеклы ялдагы укытучы Абдулла кызы Ленина җиңгәм сөйләвенә караганда, район үзәге эскулаплары үзгә диагноз белән, дүшәмбедә генә урын бушый, дип, шәт, сиксәнне узган булуын да искә алып түгелдер, аны өенә озатканнар.   Улы  Илнур белән кызы Римма   аны ашыгыч рәвештә машиналарында  Казандагы клиникага алып китеп,  анда “ә” дигәнче  дөрес диагноз куелып, минут та соңартмый операция ясалган һәм ул, сиксән җиде яшендә якты дөньяны калдырып киткән ире, туганнан туган Револь абыем артыннан ияреп китми калган... Татарда, “әҗәл җитмәүгә  бер сәбәп”, дигән әйтем  буш урында гына тумаган, күрәсең...
          Мәрхүмә апабызны  юксынганга  байтак туганнарыбызның  кыз балалары, шул чуттан  минеке дә, Зилә исемле булып куйды. Зилә апабызның оныгы Рөстәм исә үз кызына,  Зиләләр артык күпкә киткәч,  Зилия дигән исем сайлады. Берничә ел Созвездие-Йолдызлыкта җиңү яулаган Шәмәрдән кызы Зилия Вафина (интернетта аның чыгышлары белән танышып була-Р.З.), Мәскәүнең иң текә, ГИТИС аты белән мәгълүм Россиянең театр сәнгате Академиясенә  узган ел беренче талпынышта ук кабул ителде. Тагын кайда,кем бар икән әле Татарстанда андый югарылыкка ирешүчеләр? Зилә апабызның оныгы Динар  исә АКШ ка барып урнашып, өч катлы йортка тиенде, әти - әниләренә ел саен билетлар юллап , үзенә  алдырып кунак итә, татар кызына өйләнде, инде өченче балалары туган. Алай да әти-әниләре  Айдар белән Халидәнең  АКШ ны ураулары  узган ел торып торды, чөнки  хаҗга барып кайттылар .. Хаҗ дигәннән,узган елдагы сыман,  быел да анда дистәдән артык бистәдәшебез барырга җыена иде, короновирус афәте аркылы төшеп маташа....
             Автоматика белгече  хезмәттәшем Мөнир   улы Ирек  Кәримов та,
( кызлар колагына, әле өйләнмәгән егет), АКШ та төпләнеп, әти - әнисе белән Испаниядә күрешү оештыруы бистәдәшләр күңеленә хуш килде... АКШ дигәннән әниемнең  Салих атлы абыйсы оныгы Әльфия апабыз, ә ул танылган журналист Әмин Раков кызы, озак еллар Гарвард университетында укыткан булып чыкты... Моны,  кызым Зилә очраклы рәвештә  Наилә Ракова атлы кардәше белән  Истанбул каласында танышып, хзе һәм безнең өчен ачыш ясады... Элеккеге күршем, үз тракторы белән бакчабызны эшкәрткәләгән Зиннурның Мәскәүдә яшәүче кызы  туе, хәләл җефетем белән шунда,  кызыбызда  кунакта чагыбызда , Босфорда ,  яхтада узган иде. Кияү исә , Мәскәүдә эшләүче төрек егете булып чыкты. Туйда яңгыраган  чыгышлардан истәлеклерәге:   Төркиянең иң бай, иң уңышлы, иң атаклы  бизнесменнары – Кайсери шәһәре тумалары; Кайсеридә  балаларны җиде яшьтән тугызгача сәүдә эшенә җәлеп итәләр һәм бала әлеге тармак буенча уңышка ирешмәгән тәкъдирдә, “моннан рәт чыкмады инде”, дип төрле фәннәр буенча укуын  дәвам иттерүне кайгырталар.. Менә мин шундыйлар рәтеннән инде”..  Шулай, дип үзе турында мәгълүмат бирде Зиннур әфәнденең  төрек кодасы,  Төркиянең элеккеге мәгариф министры...
         Кайчандыр радио-телевидениедә туган телебезне бар матурлыгы һәм затлылыгында ачарга сәләтле, затлы алып баручылар булып,  чыгышы белән Шәмәрдән кызы  Наилә ханым Ногъманованың ягымлылыгы белән аерылып торуын  да шушы  рәттә искә алу артык булмас сыман... Озын сүзнең кыскасы уңышка омтылыш җәһәтеннән караганда шәмәрдәнлеләр Кайсери каласыныкыларга тарткан. Ягъни, тыңгысыз һәм максатчан.  Казанда иң атаклы татар гимназиясен җитәкләүче Камәрия Зиннур кызының бертуган  сеңлесе Инзира ханым да Шәмәрдәндә яши, байтак еллар  балалар бакчасында балаларга туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләде...
         Урман куенындагы  бистәбездә күп катлы йортлар, биналар,  байтак кына, ике-өч катлы аерым хуҗалыкныкылар  да арта тора, урамнар да төзек, юллар да яхшы, һәм елдан ел уңай үзгәрешләр  күңелләрне хушлый. Казанга барыйм дисәң, бигрәк тә анда эшләүчеләр, укучы студентлар өчен  җайлы, электричкалар  өзлексез йөреп тора Тиздән, ишле балалы гаиләләр аерым үз йортларын булдырсын өчен мул сулы плотина  кырында бүленгән  биләмә читендә , ком ташып, җиһазлар корып үз пляжыбыз  булырга тора. Короновирус афәте  аркасында маска кию мәҗбүрияте генә  бистәдәшләремнең якты йөзләрен  каплый төште соңгы араларда.  Ә калганы, Зилия Вафинага җиңү китергән, тәүге тапкыр мәшһүр Леонид Утесов  башкарган гүзәл маркиза турындагы  җырдагыча, бар да әйбәт, бар да яхшы, кәттә...