Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 13 декабря 2018 г.

Әле бетә оныбыз, әле бетә тозыбыз...



Әкият, риваятьләр — милләтнең көзгесе, алар аның Хак Тәгалә тарафыннан бирелгән рухи программасын, корылышын, тормышка чакырылышын чагылдыра, бер милләт кешеләренә хас уртак хыял-омтылышларны, ялгышуларны бәян итә. Бу җәһәттән русларның “Иван царевич һәм Соры бүре” әкияте аерым игътибарга лаек. әйдәгез, шуның кыскача эчтәлеген йөгерттереп кенә искә төшерик әле.

Патша сарае бакчасында алтын алма бирүче агачның җимешләре югала башлый. Патшаның өч улы чиратлап алмагачны каравылларга алына. Олы һәм уртанчысы таң аткан мәлдә йоклап кала, ә кечесе уяулык күрсәтә, алтын алма ашаучы алтын кошны эләктерә яза. Бу — тәхет өчен кө­рәш­тә аның беренче уңышлы адымы. Шул кошны эзләп чыгып китә болар. Абыйлар тапмый кайта, ә төпчек малай кошның эзенә төшә, аны урларга күрше патша сараена үтеп керә. әмма нәфесенә булы­шып, кошка гына түгел, ә аның алтын читлегенә дә кызыга. Һәм, читлеккә тоташкан кыңгыраулар чыңлап, сакчылар кулына тө­шә. Үтеп кереп урлашу авыр җинаять санала. Ләкин ул югалып калмый, патша белән килешү төзеп, алтын кош бәрабәренә, икенче патшаның хикмәтле атын урларга алына. Янә, кыйммәтле йөгәнгә күзе кызуы аркасында җинаяте өстендә тотыла. Инде ат хуҗасы патша белән килешенеп өченче патшадан гүзәл кыз урларга чыгып китә. Ахыр чиктә Иван кызны урлый, һәм алдагы килешүләрне төкерми дә бозып, алдап-йолдап, юристлар телендә әйткәндә, мошенниклык гамәле кылып, кызны гына түгел, йөгәне белән атны да, алтын чит­леге белән кошны да үзләштереп, иленә кайта, үзенең майтарганнары, ягъни җинаятьчел эшчәнлеге уңай бәяләнеп, тәхеткә утыра, патша була.
Әкияттә караклыкның табигый, зарурият саналуы, гаеп ителмәве бер хәл, Русия дәүләте патшаларының күрше дәүләтләргә карата гомер бакый уздырган эчке һәм тышкы сәясәте дә чагылыш таба кебек. Бүген интернетта һәм матбугатта кайбер эшем ияләребезнең миллиардлар үзләштерүе турында әллә ниткән тәнкыйть-гаепләүләр тынып тормый. Акча үзләштерү өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында рецептларга да кытлык юк. Әлеге әкиятне укыгач, бар да шулай булырга тиеш бугай, башкача була алмыйдыр ахрысы дигән нәтиҗәгә дә ерак калмый. Аннары кичәгебезгә, үткәнебезгә борылып карасак, балачакта ишеткән һәм хәтергә тирән уелып калган такмаза да шул фикерне куәтли кебек:
“Әле бетә оныбыз,
Әле бетә тозыбыз,
Эт к...ннән көннәр күреп,
Яшәп яткан чорыбыз...”
Милли портрет дигәннән, яһүдләрнең гыйб­рәтле бер риваятенә сугылып узу да артык булмас кебек.
Сократ философиясе буенча диссертация яклаган яшь яһүд егете раввин янына килеп, изге китап Талмудны өйрәнергә ниятен әйтә. Раввин аның борынгы арамей теленнән хәбәре барлыгы-юклыгы, ивритны ни дәрәҗәдә белүе һәм бала чагында Тәү­ратны укуы-укымавы бе­лән кызыксына. Тискәре җаваплар ишеткәч, Талмудны өйрәнергә аның әзер түгеллеген әйтә. Һәм, әгәр мантыйк буенча ул уздырган тестка дөрес җавап бирә алса, аның белән шө­гыль­ләнергә ризалыгын бирә. Егет күнгәч, беренче сорау бирелә.
— Ике кеше төтен торбасы буйлап аска — мич авызына төшә. Берсенең йөзе корымланып чыга, ә икенчесенеке чиста кала. Аларның кайсы юынырга китәчәк?
— Әлбәттә йөзе корымга батканы! — ди егет
— Дөрес түгел. Уйлап бак: йөзе корымга батканы, иптәшенең йөзе чиста икәнен күреп, үзенеке дә чиста дип уйлаячак. Ә менә чиста йөзлесе, иптәшенең корымга баткан йөзен күреп, үзенеке дә шундый дип уйлап, юынырга китәчәк.
— Йә, чираттагы соравыңны бир.
— Ике кеше төтен торбасыннан аска төшә. Берсе чиста йөз белән килеп чыга, икенчесенеке корымга буялган. Кайсысы юынырга китәчәк?
— Без ачыкладык ич инде — чиста йөзлесе китәчәк!
— Дөрес түгел. Икесе дә юынырга китәчәк. Мантыйк буенча уйлап бак: чиста йөзлесе иптәшенең бите пычранганлыгын күреп, үзенеке дә шундый дип белеп юынырга китәчәк. Ә бите пычранганы, иптәшенең бите чиста килеш юынырга китүеннән чыгып, үз йөзе каралганлыгына төшенәчәк.
— Мин бу хакта уйлап җиткермәгәнмен. Тагын бер соравыңны бир.
— Яхшы. Ике кеше төтен торбасы буйлап аска төшә. Берсе аннан чиста йөз белән чыга, икенчесенең битенә корым йоккан. Боларның кайсы юынырга китә?
— Икесе дә.
— Дөрес түгел. Берсе дә юынырга китмәячәк. Мантыйкны эшкә җигеп уйлап бак: йөзе пычранганы иптәшенең йөзе чиста икәнен күреп юынырга китми. Ә йөзе чистасы моның юынырга китмәвенең сәбәбе үз йөзе чиста булуында икәнен аңы­шып, шулай ук юынырга китми...
Яшь егет тәмам бөгелеп килә:
— Ышаныгыз, мин Талмудны өйрәнәчәкмен, — ди ул, ачыргаланып. — Тагын ни дә булса сорагыз!
— Яхшы. Ике кеше төтен торбасы буйлап аска төшеп килә...
— Йа, Хода! Аларның берсе дә юынырга китми!
— Дөрес түгел. Инде аңладыңмы Талмудны өйрәнү өчен Сократ мантыйгы гына җитмәвен? Әйтче, зинһар, ничек инде бер үк торбадан ике кеше төшеп шуларның берсенең йөзе корымга буяла, ә икенчесенең чиста кала ала? Бу сорау мәгънәсезлектән гыйбарәт һәм тормышыңны мәгъ­нәсез сорауларга җавап эзләүгә сарыф итсәң, барлык җавапларыңның да мәгънәсе булмаячак.
Матбугатта, телевидениедә кагыйдәсез көрәш остасы Хәбиб Нурмагомедов тирәсендә купкан шау-шу серенә дә ачкыч ярата сыман әлеге риваять. Чөнки рингка чыкканчы байтак вакыт аралыгында дәвам иткән үзара талаш-ызгышлар шартлы рәвештә аларның корымлы торба буйлап аска төшүләрен хәтерләтте. Матчтан соң Хәбибнең тамаша залына сикереп төшеп сугыша башлавын кемнәрдер ихластан гаепләде, шартлы рәвештә “йөзе корымга буялды” дип санады, ә кемнәрдер аның көндәшен, икенче­ләр тренерын сүкте, аларны “корымга батты”га чыгарды. Югыйсә, бу рәсми спорт ярышы түгел, ә шоу-тамаша. Бер орышта фәлән миллион долларлар каеручы көрәшчеләрнең һәм миллиардлар көрәүче тамаша оештыручыларның, тамашачыны кыйммәтле билетлар сатып алуга алгысыту, алдагы көннәрдә дә шундый бәйгеләргә җәлеп итү өчен бизнес планнарында аерым пункт буларак теркәлгән “спектакль” икәнлеге Мәнди анасына да аңлашылырга тиеш иде сыман. Ярымшәрә ике ир-атның алагаемга дөмбәсләшүендә, берсе өс­тенә икенчесе атланып тукмашуында ниткән ямь булырга мөмкин? ә шундыйны карарга меңнәрне тартуның сыналган психологик алымнары бар, технологияләре эшләнгән...
Уильям Шекспирның “тормыш — сәхнә, ә кешеләр барысы да актерлар” дигәне тузмый да, искерми дә. Бүген кайсы әһелләребез нинди генә спектакль күрсәтми һәм һәркайсының үз амплуасы (әле менә күптән түгел Уфа полицейскийлары “спектакле” миллионнар игътибарын җәлеп итте). Путин, Эрдоган һәм башка җитди җитәкчеләрнең, вакыт табып, “сугыш чукмарлары” Хәбиб һәм Конорны үз хозурларына кунакка дәшүләре дә аларның актерлык талантларын танып, сокланып, үзләре өчен дә алар уеныннан сабак табулары белән бәйле түгел микән?
Хуш, ике халыкның авыз иҗаты үрнәгенә тукталдык. Шул дулкында башкаларның әкият-риваятьләренә мөрәҗәгать итеп, рухи үзенчәлеклә­рен ассызыклап булыр иде. Әмма әйтелгән ка­дәресе җитеп торыр дип, мәсьәләнең асылына юл тотыйк.
“Татарстан яшьләре” газетасында 2012 елда басылган “Бу ни бу?” исемле мәкаләмдә татар халык әкиятләре исеме астында чыккан тупламалар — 1977 елда Казанда, Татарстан китап нәшриятында басылган, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты ышыгында дөнья күргән ике том һәм шулар эчтәлегеннән “биюче” башка китаплар, шул исәптән 1989 елны нәшер ителгәне телгә алынып, барысы да өч бүлектән торуы искәртелгән иде. Бүгенге шушы мәкаләмдә күтә­релгән мәсьәләнең очына чыгу хакына, кабатлануым өчен укучылардан гафу сорап, инде шул язмадан өзек китерәм:
“...Хайваннар турында әкиятләр бүлегендәге “әтәч белән төлке” атлысының эчтәлеге болай: төлке агач башында утырган әтәчне “намаз укыйк” дип, үз янына төшәргә чакыра. Әтәч “агач төбендә йоклаган имамны уят” ди, ә ул эт булып чыга һәм төлке, “тәһарәтем бозылды, яңартып килим” дип, таю ягын карый. Икенче әкият “Торна бе­лән төлке” дип атала һәм ул мәктәптә үткән Крылов мәсәленең игезәге. Өченчесе “Аю, бүре, төлке” дип атала. Эчтәлеге: аю, бүре, төлке “моннан соң беркемгә дә тимик” дип, хаҗга чыгып китәләр һәм юлда боларга ияргән дөяне буып ыргыталар. Суеп бетерү белән, Аю әйтә: “Мин моның эчәк карынын күлдә юып кайтыйм”. Дүртенче әкият — “Наян төлке”. Бүре төлкегә бүләкләр биреп, балаларын укытырга дип калдырып китә. Әкияттән бер җөм­лә: “Бүре китү белән Төлке моның ике баласын да суеп, ике айда ашап бетерә ...” Алга таба бүлектәге “җәүһәрләр” дә шул дулкында.
“Тылсымлы әкиятләр” дигәне “Елан патшасы Шаһмара” атлы әкият белән ачыла. Инде шуннан өзек: “Егет Шаһмараны өчкә кисте. Моңарга өч савыт бирделәр, өч рәт кайнатырга куштылар”. Икенче әкият — “Зөһрә”. Менә анысыннан өзек: “Төнлә, кулына кылыч алып, үзе (Зөһрәнең әнисе) күл янына килә. Озак та тормый, күл тө­беннән кара елан чыга. Кара еланның чыгуы була, кылыч белән аның башын чабып өзә. Кара елан бөтерелеп кала шунда”. Өченче әкият “Каракош” дип атала һәм анысы русларның атаклы “Аленький цветок”ны интектереп язылган иншага иш. Ахрысы фольклор җыярга чыккан студент­лар, зачет алу хакына төрле чыганакларга мө­рәҗәгать иткәләп (кайда, кем сине әкият сөйлим дип көтсен, каяндыр әкият җыеп кайту, фаразымча, ул үзе әкият) бәгъзе халыкларның җәүһәрләрен татар файдасына хосусыйлаштыру мәрәкәсенә кергәннәр сыман тоела. Дүртенче әкият “Балыкчы һәм гыйфрит”. Инде шуннан өзек: “Патша малае тора сикереп. Хатын Гыйфрит терелде дип куана. Патша малае тота да бу Гыйфрит хатынын чала”... Бу бүлектә адәм итләре белән туенучы диюләр, батыр егетнең аларның гәүдәләрен турап, әрдәнәләп өеп куюлары күпме кирәк шул хәтле...
Әкият милләтнең рухи портретын чагылдыра дип искәрткән идем инде. Татар халкы — уңган-булган, төскә-биткә, буйга-сынга күркәм, укымышлы, затлы һәм аб­руйлы халык. Ә менә телгә алган тупламалардагы үрнәкләрдән милләтебезнең шактый шөкәтсез рухияте чагыла. Студентларын ияртеп экспедициягә фольклор юлларга чыккан галим-го­ләмәләребезнең язучы булырга хыялланучы шәкертләре төрле халык әкиятләрен сипләштереп ашык-пошык әтмәлләгән “иҗат” түгелдер лә татарныкы дип бирелүче шөкәтсез әкиятләрнең саллы өлеше? Әкиятләр нигездә балаларга адреслана һәм телгә алынган җыентыкларга психиатрлар экспертизасы да кирәк булмады микән? Хәтта татарның борынгы әкияте дип тәкъдим ителгән “Ак бүре”не дә искә алынган рус халык әкиятен белер-белмәс, асылын аңышмый, әйләндереп-бозып теккәнгә охшатучылар юк түгелдер. Һәрхәлдә, мондый күңелсез фаразларга, яһүд риваятендәге сыман, “дөрес түгел” дигән җавап һәм башка аңлатма ишетәсе килә.
Сүз дә юк, халкыбызныкы булуы шик уятмый торган әкиятләр дә очраштыра арада. “Камыр батыр” әкиятен шундый дип чамалыйм. Үзебездә санга сугылмаучының читкә китеп уңыш казануы без — татарларга хас бит. Мисаллар да җитәрлек. Мәсәлән, мин яшәгән Шәмәрдән бистәсе егете Каюмов Фәннүрне дә, әтисе әйтүенчә, Казанның “Зенит” командасына алмаганнар һәм ул Самара өлкәсе өчен волейбол уйнап уңыш казанып, 19 яшендә үсмерләр арасында Европа чемпионы булып куйган. Финалда Чехия белән уенда Русиянең яшьләрдән торган җыелма командасының 3:2 исәбе белән җиңүендә Фәннүр суккан туп­лар саллы өлеш кертә (күкрәк көче бе­лән яшәү­че гаиләдә үскән Фәннүрнең әтисе белән озак еллар бер оешмада эшләдек, К-700 тракторы тәгәрмәчен ялгызы күтәреп салдыра һәм киертә иде дип истә калган. Әнисе Гөлнария ханым исә район сабантуйларында кул көрәштерүләрдә беренчелекне бирмәде).
Мәгълүм ки, күп бә­хәсләрдән соң мәктәп­ләрдә туган телебезне укытуда бөтен проблема укыту методикасы камиллеге дәрәҗәсенә кайтарып калдырылды. Югыйсә туган телебезне мөшкел хәлгә төшерүче сәбәпләр байтак. Тутый кош сыман һаман-һаман Мәскәүне сүгү үзебезнең эшем ияләре кылган хилафлыкларны, булдыксызлыкны ышыклауны гына алга сөрә шикелле. Мәскәүне каргап-сыктап утырудан мәгънә юк, ул үз ягын каерды, каера һәм каерачак, ә безгә, булган мөмкинлектән файдаланып, кем әйтмешли, “үз атыбызны куу” зарур. әйтик, бүген Русия белән Төркия дустанә мөнәсәбәттә. Шу­ңа таянып, факультатив дәресләрдә, түгәрәкләрдә, яки чит тел сыйфатында төрек теле укытылса бу татар теленә бер таяныч булыр иде. Күпмедер вакыттан соң ул башлангычка каршылык туса азәрбайҗанныкына күчәсең. Анысы да төрекнекенә бик якын, уртаклык 99 процент чамасы ди белгән кеше­ләр. Аннары хет гагаузларныкын өйрәнә баш­ла, Татарстан Молдованың ул халык биләгән төбәге белән экономик элемтәләр урнаштыра башлады бит. Гагауз теле дә төрекнекенә бергә-бер охшашлыкта. Анысын тыйганчы тагын вакыт үтә һәм шул арада янә ниндидер юл, җай табасың икән, әләм кулыңа!
Татар теле турындагы фәннең үз-үзен татарча аңлата алмавы, ятлар терминологиясенә батуы-батырылуы да тешкә тия. Иң үртәлдергәне — татар теле һәм әдәбияты дәресләренең рус балалары һәм аларның ата-аналары өчен генә түгел, ә татар балалары һәм аларның милләтпәрвәр әти-әниләре өчен дә соклану уятмый, үзенә тартмый торган дәрәҗәгә төшүе, кадерсез көнгә калуы. Совет чорында гарәп графикасындагы әлифбабызны латинныкында “бер кич кундырып”, кирилл графикасына күчергәндә, татарча авазлар дөрес яңгырасын өчен кирәкле хәрефләр (каты “к” һәм каты “г”) төшереп калдырыла һәм алынма сүзләр ятларча яңгырасын өчен артык хәрефләр тагыла. Чорлар дәвамында телебезне табигый кабул ителеп баеткан фарсы һәм гарәп сүзләрен, катлам-катлам арчып, аларны рус фонетикасы җирлегендә Европадан кергән сүзләргә алмаштыру өчен кулай әлеге алфавит. Мәсәлән, “Казан каласы” дигән сүз тезмәсен укыган ике телдә белем алучы балага моның ни нәрсә булып аңлашылуын тәгаенләп йөрәкне бозасы килми. Ә мондый мисалларны тагын да китереп була. Һәм безнең доктор, кандидат титулына ия галим телчеләрне туган телебезнең хәрефләрдән салынган фундаментындагы мондый чатаклык ни дәверләр, хәтта ансат кына төзәтмә кертү мөмкин булган Ельцин чорында да борчымады. Алай гынамы... Шул заманда латин әлифбасына кайту форсаты да, әлифба проектын гамәлгә кую йөкләнгән телче галимнәребезнең кирәкмәгән, очсыз-кырыйсыз бәхәс оештырулары аркасында җилгә очты. Ә бит андый проект әллә кайчан әзер булып, мөмкинлек туган минутында ук чыгарып салынырга тиеш иде парламентарийлар хөкеменә. Минем ихтыярда булса, киләчәктә укучыларны, татарын да, русын да, башкасын да татар телен өйрәнүгә рухландырырлык дәреслекләр әзерләүне бу эштә үзләрен тискәре яклап кат-кат раслаган, кимчелекле алфавитка риза-бәхил булып иман китергән “белгечләр”гә түгел (андыйлар инде “яңа методика” исеме астында үз “хезмәтлә­рен” гамәлгә куя башлады), ә туган телебезне камил белгән хакыйкый, реаль, асыл биографиясе булган зыялы татарларга һәм гамәлдәге дәреслекләрдән озак дәверләр иза чиккән өлкән яшьтәге мөхтәрәм татар теле укытучыларына тапшырыр идем. Инануымча, бүгенге татар теле дәреслекләре татар теленә өйрәтми, өйрәтә дә алмый. Алардагы чит-ят терминнарга чумган, азагына җиткәндә башында ни язылганын оныттыра торган, уңышсыз тәрҗемәләрне хәтерләткән тимер-бетон кагыйдәләрне ерып чыгар өчен әвәл башлап татар телен ярыйсы гына белү кирәк. Телне белмәгән килеш ул чытырманлыкны кичү мөмкин түгел. Ә татар телен белүчегә андый китапны укып ми черетү зарурлыгы аңлашылмый. Һәм бу уңайдан, сүзе үтәрдәй милли остаз табылып, “дөрес түгел” дип, “корымлы торбадан аска төшү” турында үз версиясен тәкъдим итсә, каршы булмас идем. Чөнки күп бәхәсләрдән соң Камил чишелеш барыбер табылыр дигән өметем сүнми һәм сүрелми.

1 комментарий: