Истанбулга барган саен кызык-кызык очрашулар насыйп була. Төркиядә яшәүче милләттәшебез, рәссам Айгөл Акманова-Окутан һәм аның иҗаты белән беренче тапкыр Солтанәхмәт мәйданына якын затлы бинада узган рәсем күргәзмәсендә танышырга туры килде. Очрашудан соң ул бинаның түбәсенә урнашкан кафеда да сыйландык әле. ә аннан Истанбулның иң гүзәл биналары һәм зәңгәр Босфор уч төбендә кебек күренә. Окутан фамилиясенең “Оку” өлеше — татарча “уку” була. һәрхәлдә, минем өчен Айгөл Окутан рәсем сәнгате буенча башлангыч укытучым булды дисәң дә ялгыш булмас.
Шул талантлы милләттәшебезнең тәрҗемәи хәле һәм кайбер иҗат үрнәкләре белән танышу яраткан газетабыз укучыларына да кызык булыр дип уйлыйм.
Айгөл Акманова-Окутан 1977 елда Казанда туа. Түбән Тагилда Урал гамәли сәнгатьләр училищесының металлга язу бүлекчәсен тәмамлый. Аннары Русия Сәнгать Академиясенең Пермьдә урнашкан Урал филиалы декоратив гамәли сәнгать бүлекчәсендә белем ала. Уку чорында ул скульптура, рәсем сәнгате, рәсемдә эмаль куллану, таш эшкәртү һәм иҗади фотография белән шөгыльләнә. Талантлы, тынгысыз кыз Казанга кайтып, хезмәт биографиясен Татарстан Милли Музееның фотолабораториясе мөдире вазыйфасына керешеп башлап җибәрә. Казанны яратып, аның йөзен фотосурәтләрдә үз күзаллавынча, ил һәм регион фотокүргәзмәләрендә, персональ фотопроектларында яктырта.
2006 елны Истанбулга күчеп яши башлагач, иҗади эшчәнлеген яңа илдә дәвам итә. Фоторәссам ире Мехмет Окуданның фотопроектларында катнаша, төрек нәшриятлары чыгарган китапларны иллюстрацияли, Болгар шәһәрендәге Болгар цивилизациясе музее проектында катнашып, анимацияле фильмнар өчен акварель белән сурәтләр төшерә. Иҗатының бу төренә иң тәүге бәяне нәни улы бирә икән.
Соңгы ике елда Айгөл Истанбулда узган рустелле арт, ягъни популяр сәнгать проектларда актив катнаша, “Мин Истанбулны тыңлыйм” исемле, каладагы җирле интеллигенция әһелләре арасында зур уңыш казанган рустелле рәссам ханымнар күргәзмәләре сериясен оештыручыларның берсе буларак та таныла.
2018 елның мартында, Советлар Союзының төрки республикаларыннан чыгып, бүген Төркиянең төрле калаларында яшәүче рәссамнарны берләштергән сәнгати күргәзмә проектын гамәлгә куюга да ирешә ул. Нәүрүз бәйрәменә багышланган, ул тырышып оештырган күргәзмәдә Азәрбәйҗан, Башкортстан, Татарстан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Кабарда-Балкар һәм Удмуртия рәссамнары үз иҗат үрнәкләре белән төрек сәнгать сөючеләрен мәмнүн итәләр. Бүген милләтпәрвәр сеңлекәшебез, тынгы белмәс Айгөл яңа төр иҗат — борынгы эбру сәнгате ысулында үзен сыный...
Рәсемнәрдә: Айгөл Акманова-Окутанның соңгы вакытта иҗат иткән хезмәтләре.
Бик матур рәсемнәр! Кызыклы язма!
ОтветитьУдалитьӘфәрин Айгөл. Рәсемнәредә үзенә җәлеп итеп тора))
ОтветитьУдалить