Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 25 декабря 2018 г.

Әнкир белән Мөнкир безне танырлармы?



Элек авылда ир-атлар каравыл өендә җыелышып, ә хатын-кызлар капка төбендә көтү каршыларга чыкканда, яки бе­рәрсенең өендә оекбаш бәйләп кич утырганда дөнья  хәлләре турында сайрашса, бүген андый форсат электричкада Казан каласына йомыш белән яисә эшкә баручыларга тәти. Гадәттә, хатын-кызны күп сөйләшә диләр, әйтергә кирәк, ир-атлар арасында да сәгатьләр буе өзми-куймый такылдап баручылар шактый. Шундыйларга янәшә туры килсәң, беттең: йоклап яки йокымсырап бара алмыйсың, чөнки, телә­сәң-телә­мәсәң дә, сөйләгәннәр колакка керә, ә кайбер очракларда үзәккә дә үтә...

Бер шундый сәяхәтемдә башта янымда ноутбугыннан аерыла алмаучы күзлекле студент кына утыра иде. Тора-бара, тукталыш саен пассажирлар өстәлү сәбәпле, вагон шыгрым тулды һәм безне тәрәзәгә таба тыгызлап, янәшәбезгә тагын кешеләр утырды. Инде һәр тарафта гөжлиләр, сайрашалар, әллә ниткән темаларны иңләп-буйлыйлар... Бер дә белмәгәннәре юк. Миңа кара-каршы утырган куе сары кашлы, юан гәүдәле агай янәшәсендәге мыеклы чандыррак ир-ат сөйләнә: имеш, Мисырда инглиз туристына өянәк булгач, аны больницага салганнар да, ул шунда җан-тәслим кылган. Иленә алып кайткач, җәсаден ярып карасалар, күрәләр: эчке органнардан җилләр искән. Янәшәмдәге студент егет терсәге белән касыгыма төртте һәм ноутбугы мониторына ымлады. Ни кү­рим, мыеклы алдашмый, чыннан да, интернетта андый мәгълүмат бар: Дэвид Хамфрис атлы Бөекбритания гражданинын быелның 18 сентябрендә Мисырда Хургада курортында ял иткәндә, бассейнда аңын югалткач, җирле клиникага салганнар һәм ул шунда бакыйлыкка күчкән. Мәрхүмнең гәүдәсен ватанына кайтаргач, үлеме сәбәбен ачыклау җәһәтеннән кабат ярганнар һәм йөрәге, бөерләре юклыгын ачыклаганнар.
— Алар белгәнне безнекеләр күптән киптереп элгән, — дип сүзгә ку­шылды минем аша тәрә­зәгә карап баручы чандыр гәү­дә­ле өлкән яшьтәге ханым. — Быел әнкәйне җир­ләдем. Моргка алып бару мәҗбүри диделәр, шунсыз үлү турында белешмә алып булмый икән хәзер. Әбине китерми ярамый, видеокамералар кергәнне-чыкканны исәпкә алып тора дип акландылар. Туксанга җитеп, өендә ятагында үлгән намаз карчыгын шәрә хәлендә бер белмәгән затлар хозурында калдырдык инде. Алар аның тәнен яра, өйрәнә, үлеменең сәбәбен ачыклый, имеш. Бу хакта дин җи­тәкчеләребез ни уйлый икән? Түшне ачык йөртергә ярамый, кыска итәк кию гөнаһ дип акыл сатучылар нишләп авызларына су каба бу очракта? Табыштан аларга да өлеш чыгадыр, күрәсең. Бизнес дим мин моны! Бушлай ярмый бит алар...
— Мәетләрнең дә органнарын алалар микәнни? үлгән кешенекен терегә ялгап булмыйдыр ул... — дип сорады бер юлдаш ханымнан ипләп кенә.
— Ышанасың икән! Бәлки үлгәннәрнең йөрәк, бөер, эчәк-бавырларын суыткычларга җыеп барып, соңрак алардан олигархларның нәселле этләре өчен кыйбатлы деликатес әзерлиләрдер? ә бәлки үлгәннәрнеке урлап сатып җибәргән яраклы органнарны каплау өчен ярап торадыр? Шундый гастрономик туклану традициясе сакланып калган илләргә экспортка китсә дә аптырарлык түгел. Акчаның исе юк. Алмашка каннибал даирәләр алмаз, алтын белән түләсә бигрәк тә...
Апаның кыска, кискен җөмләләре күңелгә тиде. Аңлашыла, Дума депутатлар каян акча табарга белми интегә бүген. Олигархлар кесәсенә буйлары җитмәгәч, гади халык ке­сәсенә сукмак салдылар. Менә пенсия яшен озайттылар. Инде хәзер эшсезләргә салым салу турында закон кирәк диләр. Үлгәннәр белән матавык та медицинаны үз-үзен финанслауга турылау чарасымы соң әллә? Ягъни, сәламәтлегебезне кайгырту чарасы. Әнә бит, колбасага бәя арттыруга да граж­даннарның сәламәтлеген саклау өчен дигән аңлатма биреп, ул яңалыкны Сәламәтлек саклау министрлыгы хуплавы да мәгъ­лүм булды. Һәр­хәлдә, кайбер олигархларның илдәге җир асты һәм өсте байлыкларын үз­ләш­те­рүләре белән бергә, гражданнарның эчке органнарына да күзләре төшкәндер дип уйлыйсы килми. Конституциябезнең икенче маддәсендә гражданнарның дәүләт өчен иң кыйммәтле зат булулары турындагы җөмлә дөнья базарында кеше органнарының бәясе югары йөрүен күздә тотмыйдыр ла.
Аралык аша күрше утыргычта урнашкан сакалбайны безнекеләр әңгәмәсе җәлеп итте, кү­рәсең, ул да үз белгәненнәрен әйтеп калырга ашыкты.
— Каяндыр укыдым, — дип башлады ул. — Борынгы кешеләргә мамонт аулап көн күрүгә караганда үз ишләре белән туклану күпкә ансат һәм уңай булган. Миллион еллар дәвам иткән бу хәл. Каннибаллык, ерак чорлардан хәтта бүгенгәчә, зур югалтулар кичереп булса да, килеп җитә ал­ган. Узган гасырдагы ач­лыклар вакытында андый хәлләр күзәтелгән. Галимҗан Ибраһимовның “Адәмнәр” атлы бәяны шул хакта. Андый очрак­лар турында әле дә юк-юк та язгалап торалар. Кешеләрне үз ишләрен ашау гадәтеннән мәңгелек тә­мугта яну белән яный-яный диннәр айныткан. Инде шәхсән минем өчен түбәндәге нәтиҗә шәйлә­нә: кешеләрне кабат кыргыйлыкка чыгаруның иң туры юлы — аларны адәм ите ашауга мәхкүм итү...
— Ничек итеп?
— Бүген ашау ризыкларына төрле-төрле өстә­мәләр кушулары сер түгел бит. Явыз ният булганда, барысын да көтәргә була.
— Абзый, син алай ук арттырма инде. Кеше ышандырырсың. Кемгә, ни пычагыма кирәге булсын мондый этлекнең?
— Халыкара мафиягә! Узган ел, Казанда суверенитет бәйрәме көнне дип истә калды, Путин үзе, телеэкранга чыгып, кемнәрнеңдер русиялеләрнең биоматериалларын җыю бе­лән шөгыльләнүе хакында ачынып хәбәр итте. Кеше органнарын чәлдерү һәм аларны сатып акча эшләү белән халыкара мафия шөгыльләнә икән, шуңа күрә халыкларны мал кө­түенә әйләндерү технологиясенең ул төрен иярләүләре дә гаҗәпләндермәскә тиеш.
Янәшәмдәге студент кабат компьютерының мониторына ымлады. Баксаң, чыннан да, 2017 елны, агай әйткән көнне, Мәскәү Кремлендә Кеше хокуклары буенча президент советы утырышы узган, ул турыдан-туры “Россия-24” телеканалында трансляцияләнгән һәм нәкъ менә шунда В.Путин, кемнәрнеңдер, ниндидер максаттан чыгып илебез буенча русиялеләрнең биоматериалларын җыйнаулары хакында искәртеп, моңа тискәре мөнәсәбәтен белдергән икән. Ә БМОның биологик корал буенча комиссиясенең элеккеге әгъзасы И.Никулин белдергәнчә, биологик материал туплау омтылышлары 1990нчы елларда ук “Кеше геномы” программасы нигезендә булгалаган. Аның фикеренчә, андый үрнәкләр туплауның төп максаты — конкрет милләтләрне юк итүне күздә тоткан биологик корал ясау. Ләкин Русиядә чит дәүләтләр канаты астында шул өлкәдә казганучы оешмалар булып, анда эшләүче ватандашлар фикеренчә, мондый эшчәнлек фәнни кызыксыну һәм медицина ихтыяҗларын кайгыртуны гына күздә тота икән.
— Кайгырталар инде, кайгырталар, — дип кабат сүзгә кушылды янәшәм­дәге тактадай юка гәүдәле ханым. — Моргтан алып кайткач әнинең гәүдәсен юа-юа аһ иттек. Ярып теккән урыннан сүл тибә дә тора. Тән канга буялгач, юу камил саналмый инде ул...
Янәшәмдәге күзлекле студент янә ноутбугы мониторын күрсәтте. Һәм мин өр-яңа мәгълүматка тарыдым: 2014 елның 11 гыйнварында студент кыз Алина Саблинаны Мәскәү урамында машина бәрдерә. Аны 1нче номерлы шәһәр клиник сырхауханәсенә салалар. Екатеринбургтан авариягә таручы кызның якыннары килеп җитә. Тик әти-әни­ләрен палатага кертмиләр, алар бер атна буе реанимация палатасы төбендә кизү тора. Ә кызлары үлгәнен мәет озату конторасы агентыннан гына ишетәләр. Агент аларга 170 мең сумга кызлары җәсаден машина белән Екатеринбург каласына кайтару мөмкинлеген тәкъдим итә. Баксаң, мәрхүмәнең сигез органын алып калганнар, актта йөрәк һәм бөерләр генә күрсәтелгән, башкалары — юк. Алары кая киткәне — табышмак. Ата белән ана, балабызны донор итәргә рөхсәт бирмәдек дип, судлаша башлап, илдәге иң югары суд инстанциясенә кадәр барып җитәләр. Ләкин Конституция суды да аларның шикаятен канәгатьләндерми. Инде алар Европа судыннан гаделлек килүенә өмет баглый икән.
Русиядә трансплантация турында закон 1992 елны эшли башлаган. Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы С.Готье шушы темага кагылышлы интервьюсында болай дигән: “Законда әйтелгән: үлү моментында, әлеге кешенең исән чагында үз органнарын алуга каршы булуы билгеле булмаса, туганнары аның органнарын алуга каршы торуларын белдермәгән булсалар, трансплантацияләү максатында органнар алына ала. Бу бик гади һәм гуманлы закон, чөнки мәрхүмнең якыннарын, кайгылы вакытларында, органнар алуны сорап өстәмә стресска дучар итеп булмый бит инде...” Интернетка эленгән әлеге аңлатма уңаеннан фикер алышуларда ризасызлык белдерүләр катгый һәм кискен эчтәлекле. Хәтта берсе “дәвалау өчен бюджет акчасын тотканчы, авыруны органнарыннан арындыру төшемлерәк, димәк” дип тә язган.
Әлеге тема ахыр чиктә студент белән мине дә үз эченә бөтереп алып кереп китте һәм интернетта актарынырга тотындык. Ләкин үлгәч ярдыруга, эчке органнарны алуга риза түгеллекне белдерүне кануный теркәүче урын бармы-юкмы икәнен генә тәки аныклый алмадык. Кая мөрәҗәгать итәсе, кемгә, гаризаңны югалткан очракта кем нинди җавап тота — очына чыгып булмады.
Карт-корыларны уптым илаһи морг аша уздыра башлау практикасы Русиянең төрле өлкәләрендә яшәүчеләрне күптән борчый һәм җирле матбугат битләрендә дә чагылыш таба икән. Мисал өчен, Волгоград өлкәсендә чыга торган “Крестьянская жизнь” исемле басмада 2017 елның 23 ноябрендә әлеге тема шактый җиткелекле яктыртылган. Менә анда бер рус әбисе болай яза: “Безнең районда яңа законнар барлыкка килде: үлгән кешеләрнең барысын да моргка илтәсе. Миңа 80 яшь, һәм мин үземне үлгәч яруларын теләмим. Бу бит картлардан көлү! 70-80-90 яшьтә үлгәннәрне нәрсәгә яралар? Кем гаепле моңа: законмы, җирле хакимиятме?” Алга таба бу тәртипне район хакимияте дә, төбәк хакимнәре дә кертмәве һәм хупламавы ачыклана. Үлгәннәр җәсаде белән матавык түбәндәге федераль законнар нигезендә бара икән:
1. 2011 елның 21 ноябрендә кабул ителгән “Русия Федерациясе гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турындагы” 323нче номерлы закон (закон от 21 ноября 2011 № 323-ФЗ “Об основах охраны здоровья граждан в Российской Федерации”)
2. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының “Паталогоанатомик тик­шерүләр тәртибе турында” 354н нче номерлы фәрманы (приказ Минздрава России № 354н “О порядке проведения патологоанатомических вскрытий”)
3. Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының “Русия Федерациясе дәүләт суд-экспертиза оешмаларында суд-медицина экспертизалары уздыруны оештыру тәртибе турында” 346н номерлы фәрманы (приказ Минздравсоцразвития № 346н “Об утверждении Порядка организации и производства судебно-медицинских экспертиз в государственных судебно-экспертных учреждениях Российской Федерации”.
Интернеттан эзләнә торгач шулай да бер нәрсә табылды: үзеңне үлгәч ярмаулары, органнарыңны ботарламаулары хакында закон нигезендә ихтыярыңны белдергән язма калдыру форсаты булуы әйтелә. Тик менә аны кая юллыйсы, ул кайда, нинди реестрда исәпкә алына, бармы әле андый реестр — менә анысын аныклый алмадым. Бәлки үткенрәк журналистларыбыз моның очына чыгар? Белмәү — безнең файдага түгел. Инде килеп, законда шундый мөмкинлек калдырылган икән, гражданнарның андый гаризаларын теркәүне җирле хакимият тә җайга сала ала сыман. Дин җи­тәкче­ләребез дә проблемага битараф калмыйча, урыннарда җайга салырга алынсалар, саваплы эш булыр иде. Бу инде сиңа телеэкранга чыгып “Аллах сказал”, “ибн Фәлән әйткән” дип акыл сатып утыру гына түгел, ә халык югары бәяләрлек хакыйкый, игелекле гамәл. Югыйсә тәнеңне ярып ботарлауларына ризамы-түгелме икәнеңне белдерергә өлгермәсәң (чөнки үлем сорап килми), язганыңны тапмасалар, яки тапмаганга салышсалар, җае чыкмаса, ихтыярыңны белдерергә туганнарың килеп җитешмәсә, белде­рү кабул итүче җаваплы хезмәткәр табылмаса, “дәш­мәү — ризалык билгесе” саналып, безләрне кабергә кергәч каршылаучы фәрештәләр Әнкир белән Мөнкир танымаслык хәлгә китерүләре дә ерак йөрми кебек.

2 комментария:

  1. Кызыклы язма, ләкин җиңел язылмаган, ниндидер авырлык сизелә)))

    ОтветитьУдалить
  2. Моннан сон татар халкында улгэч эшен булмас мэкале актуаль тугел булып чыга... алага таба ни булыр!?

    ОтветитьУдалить