Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 19 декабря 2016 г.

ПАРИЖ - КАЗАН - ИСТАНБУЛ




                                                                     Казан, Бакчасарай, Истанбул...
                                                                     Истә булмый диме, истә ул...

                                                                                    Айдар Хәлим

        Герберт Уэльс дәрәҗәсендәге фантастик әсәрләре,  тулы бер институт хезмәте саналырлык    төрле өлкәләрне колачлаучы   терминология сүзлекләре,  “Миллият сүзлеге”  һәм гыйбрәтле биографиясе белән Адлер Тимергалин  образы иҗат әһелләре арасында     биек  таш кыя сыман аерым,  ялгыз ,  һәм үтә калку күзаллана. Әйтсәм әйтим,  техник белемле китап сөюче танышларыма, дусларыма     төгәл фәннәрдән ерак торучы каләм ияләренең күпчелеге  һаман-һаман бер үк әсәрнең  вариантларын калыплыйлар төсле  тоела. Алар, кайчандыр еллар дәвамында алдырган әдәби басмалардан бизүләрен, әсәрләрдә тормышка караш тик бер күзлектән сөрелә, геройларының  фикерләү дәрәҗәләре,  уйлау рәвешләре бер дулкында тирбәлә башлавына, тик исемнәре, яшәгән торак пункт атамалары, вазифалары  гына  үзгә булуына сылтап акланалар. Имеш бүгенге әдәбият каравыл өендә яки кич, капка төбендә сайрашкан кыйссаларны туры сөйләмгә каулап тәпәләнгән иншалар дәрәҗәсендә һәм иҗади эшчәнлек, “Алга!”-диде тиен, куласа эчендә, әй йөгерә тиен, иртә дә кичен дә”, дигән  дүръюллыкта чагылыш таба... Кем белә, бәлкем алар хаклыдыр да...
             Мөхтәрәм Адлер ага Тимергалин иҗатына мөкиббәнлегем тәэсирендә, әле урта мәктәптә белем эстәгән чорымда минем дә   хыялый  әсәр язарга талпынганым булды.  Ул чорда мәктәп диварларына В.И.Ленинның “Укырга, укырга һәм укырга” дигән сүзләре   чигелә иде бит. Хәер, әле дә  алар юкка чыкмады, дип чамалыйм   Озын сүзнең кыскасы,  язарга алынган әсәремдә төп кахарман  ниндидер параллель яшәешебезгә адашып килеп чыга һәм    барча ашханәләрне “Ашарга, ашарга һәм ашарга”, чәркәханәләрне “Эчәргә, әчәргә һәм эчәргә”, тавык фермаларын “Чукырга, чукырга һәм чукырга“, сыер торакларын “Саварга, саварга һәм саварга!”  һәм башка  рәсми биналарны да шундый рухтагыгы өндәмәләр  бизәвенә  юлыга...Бәдрәфханә диварлары да онытылып калмаган,  ә иң биек мәһабәт  рәсми дигәннәрендә  “Өтәргә, өтәргә һәм өтәргә “, “Печәргә, печәргә һәм печәргә”,  “Таларга, таларга һәм   таларга” , “Утыртырга, утыртырга һәм утыртырга”, кебек эчтәлекле,алтын - көмеш белән үрелмәле эленмә такталар кояшта ялтырап җемелди...  Шул тәүге хикәямне СССР язучылар берлеге әгъзасы Газиз ага Нәбиуллинга  укыттым.  Мәрхүмкәй,  көлә-көлә, әйбәт, булдыргансың, дип бәяләде  һәм, чишелеп китеп , үзенең дә  кая да булса бастырырга бирергә ярамый торган шигырьләре булуын әйтте. Укыганнарыннан бер өчъюллыгы хәтергә дә уелып калган : “   ....к,  дидем урыска, тәрҗемәсен белер өчен урыс китте курска...”
         Пролетариат юлбашчысы В.И.Ленинның “Барлык сәнгать төрләре арасында безнең өчен   иң әһәмиятлесе кино”, дигән сүзләрен дә мәктәптә күңелгә сеңдерделәр ... Нәтиҗәсе дә күз алдында иде шул,  тамашачы кинотеатрларга болыт булып агылды, билетларны чират торып ала идек .. Юк, кино сәнгате әле дә үз позициясен  бирмәде,  телеэкраннардан, яки компьютерлардан  интернетка кереп үзебезнекеләрне генә түгел, чит илнекеләрнең, дөньяның иң атаклы режиссерлары төшергән фильмнарны карап хозурланабыз. Ни хәл итәсең, без белгәнне ятлар күптән  киптереп элгән, байтак  илләрдә кино  индустриясе гөрләп чәчәк  ата һәм татлы вә ачы җимешләрен бирә тора... АКШ та  атаклы киноржиссер, бер үк вакытта артист, композитор һәм продюсер,  иҗаты дөньякүләм мәгълүм Вуди Аллен   төшергән гаҗәеп фильмнар саны йөздән дә ким түгелдер. “Тормыш һәм Үлем” атлысы рус классик әдәбиятына пародия... Әлбәттә , Кояшны да, таплары бар, дип тәнкыйть итеп була... Вуди Аллен исә бөек классикларның атаклы әсәрләрендә шундый таплар табып, ассызыклаган, калкыткан һәм    иҗатларын гомумиләштереп,  үзенчәлекле шаярткан...Кайчан да булса татар әдәбиятына вә  шигъриятенә  багълы  да шундый сатирик  әсәр  туса һич тә артык булмас иде... Һәм җырларына карата... Ильф һәм Петровның  атаклы “12 урындык” әсәрендә,  аның буенча фильм да төшерелгән,  “Эллочка людоедочка” атлы персонаж бар.  Мумбо-Юмбо кабиләсе каннибалларының сүз запасы 300 булса ,  Эллочканыкы 30 гына имеш һәм   аралашу өчен туташка  шулар җитеп аша. Бүгенге, татар җырлары, дип тәкъдим ителә торган  эшләнмә текстларын да әнә шундый Эллочкалар әтмәлли микән – кайсын тыңлама : сагыш, ялгыш, язмыш, яратам, җан атам... Көйләр дә күп кулланудан шәпи шикәренә әйләнгән бер үк  музыкаль фразаларны  әвеш-тәвеш китереп, урыннарын алмаштырып такмак калыбында  корыштыруга кайтып кала  шикелле. Укучыларым һәм мөхәррир берүк гафу итә күрсен, тагын мәрхүм дустым Мөдәмил Әхмәтов әйткәнгә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Аныңча,” татар халык җырлары татар иле хөр һәм иксез-чиксез биләмәле чорда туган. Шуңа да алардагы тирән моң киңлеккә, биеклеккә, чиксезлеккә омтыла. Ә хәзерге синтезатор калыбына бөкләп әтмәлләнгән эшләнмәләр тар коридордан, әле бер, әле икенче стенага җилкәләре белән  бәрелә сугыла атлаучы исерекне   хәтерләтә...
             Вуди Аллен  иҗаты димәк ки без татарлар өчен дә тәҗел булып чыга, исемен телгә алу да, әнә бит, әллә кайларга алып кереп  китте. Әлеге режиссер төшергән фильмнардан  шәхсән үзем   рухташлык тоеп караганы “Төн уртасындагы Париж” , дип атала.
         Фильмдагы баш кахарман язучы булырга хыялланучы   романтик егет. Ул төн уртасында Парижны гизгәндә, адашып төрле чорларга, үзгә дәверләргә  барып чыга, Хэмингуэй,  Сальвадор Дали һәм башка  даһилар , аларның хәләл җефетләре, әшнәләре, сөяркәләре белән очраша, аралаша... Үзен шулар чорында  бәхетнең җиденче катында итеп тоя...Әмма азактан,  яңа танышларының да үз чиратларында  борыңгырак заманны идеаллаштыруларын күреп, һәркем үз чорында бәхет табарга тиеш һәм таба ала дигән фикердә ныгый....
           Истанбулда яшәп,  Русиянең  шунда урнашкан әһәмиятле бер оешмасында  хезмәт куючы  өлкән кызым Зилә фикеренчә, бу кино , Парижны иртән, көндез, кич һәм төнлә матур итеп , хисси  кыйсса ышыгында , туристларны җәлеп итү максатында  төшерелгән... Кызым чит илләрдә күп йөри, Парижны да  күргәне, башка  гүзәл шәһәрләрне гизгәнедә, әмма аның  инануынча дөньяда иң гүзәл кала   Истанбул.
           Быел,  янә бер оныгым туу хөрмәтенә   шул гаҗәеп  калага тагын  барып кайту насыйп булды . Матурлыгы,  борыңгылыгы, архитектура җәүһәрләренең кыйммәте ягыннан  хактан да ул Париждан  калышмыйдыр... Каланы урталай, Европа һәм Азия ягына  бүлгән, аркылыга- буйга туктаусыз ак кораблар йөреп торган  Босфор бугазы  гомумән  беренчелек турында  бәхәскә урын калдырмый шикелле.  Миргазиан ага Юнысның  “Таңда Босфор аша” китабы да шуңа инандыра. Иртән дә, кич тә, төнлә дә, яңгыр койганда да  Истанбул сихри  нурлар төрелешендә ниндидер күтәрелештә сыман...Һәр бинасы музей экспонаты саналырлык   борыңгы каланы гизгәндә  Вуди Аллен төшергән фильм кахарманы кебек әллә кемнәр белән очрашырсың  кебек тоела ...
              Истанбулның Әюп районындагы яңа паркта Габдулла Тукайга 125 еллыгы уңаеннан бронза һәйкәл салынган. Әлбәттә мәшһүр “Пар атны” гына түгел, ә “Китмибез”не дә язган Тукаебызның “солтан җирендә” һәйкәлен калкыту  хәерле  гамәл. Тик менә гәүдәләнеш кенә...  Бу хакта интернетта да (Матбугат ру) төрле фикерләр яңгырады.Тап -тар кием кигән хәлсез һәм йончыган шактый карт чырайлы  шагыйрь эскәмиядә утырта. Бер кулы белән , егылып китмәскә, дипме  утыргычка таянган, ә терсәктән бөгелгән икенче кулында өскә караган әсбаб учланган. Аның пәке түгел, ә нәкъ менә каләм булуын искәртү өчен бәлки өстәмә язу кирәктер? Каләм икәне тәгаенләнсә дә сын шагыйрьдән бигрәк, бу минем шәхси фикерем, колхоз учетчигын, кыр бригадирын хәтерләтә...Ә бит һәйкәл Тукайныкы... Җитмәсә үзе  “ул җирдә унбиш шпион” дип язган Төркиядә... Вера Мухинаның эшчене чүкеч, колхозчыны урак тоттырып ясаган  үрнәккә иярүме әллә соң   бу, шагыйрь кулына һөнәри эш коралы алдыру?.. Хуш, рәссамны  пумала тоттырып  мольберт хозурында шулай  күрсәтү  мантыйкка сыйсын да ди. Рәссамнарның  иртән, яки көпә - көндез ачык һавада сүрәт төшерүләре була торган хәл. Шагыйрьләрне төнлә яза диләр... Һәрхәлдә Тукайның шушы рәвештә  үзенең тылсымлы,  утлы давыллы шигырьләрен  вәзенләп һәм вәҗемләп язып утыруы,  бик икеле...
        Һәйкәлгә шаккатып карап торганда,  кемдер килеп җилкәңә  орынса һәм ул Гаяз Исхакый булып чыкса?... Һәм бөек әдипнең кулында  2006 нчы елны Анкарада Тукайның чәчмә әсәрләре һәм шигырьләре тупланган китабы  булса?
Ул китап миндә бар, тышлыгы бик затлы, Сөембикә манарасы фонында Тукайның искиткеч  матур фотосы урын алган. Сүз башын Төрксой генераль директоры Полад Бөлбөлоглы (һәм Татарстанның  ул чактагы премьер министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева) язган.
             Төрек һәм татар телләрендә Тукайның 100 шигыре 12 данә мәкаләсе басылмыш әсәр(татарчасы шулай язылган) , ягъни китап, Төрксой оешмасы һәм Татарстан Җөмһүрияте Мәдәният Министрлыгының уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе.Тукай әсәрләре татарча һәм төрек телендә янәшә бирелсә әлбәттә  төрек укучысына  татар шигъриятенең аһәнен аңлау бәлкем  мөмкин дә булыр иде. Ни өчендер китап төзүчеләр башта барча әсәрләрне төрекчә, ә аннары уптым илаһи татарча урнаштырганнар һәм укучының, чагыштырып  танышу мөмкинлеген чикләгәннәр. Җитмәсә төрекчәгә  тәрҗемәне тәрҗемә үк, дип тә булмый, ул юлга юл әйләндерелешкә тарта. Истабулда мөһәҗҗирлектә яшәп, шунда җәсады күмелгән Гаяз агабыз  телгә алынган шаукымлы фильмдагы сыман адашып безнең көннәргә килеп чыкса  һәм “Бу ни бу?” дигән сөәлен турыласа  ни  дип җавап бирергә?... Рәхим итеп , мөхтәрәм укучылар, һәммәбез белгән “Туган тел” шигырен кирил хәрефләрендә төрекчә яңгырашта танышыгыз әле һәм нәтиҗәне үзегез ясагыз.
             
             АНАДИЛИМ

Әй анадилим, әй гүзәл дил, ангамын, бабамын дили!
Сенин саендадыр, дөньяда өгрәндегим һәр шәй,
Бу дил илә әввәлә, аннәм нинни сөйләмеш,
Сонлары, гечәләр буе нинәм масал анлатмыш.
Әй анадилим!Һәр заман ярдамынла синин,
Күчүклүктән бери  хиссидерим севенчими, кәдереми
Әй анадилим! Сенинлейди эттигем элек дуам :
Аффет демиштим, бәни, аннәми вә бабамы Танрым.

             Милли моңнарыбыздан  тукылган , җырлап торган шигырьләрнең төрекчәсе  беткәнче шушы дәрәҗәдә. Әлбәттә мондый “кәлҗемә”ләр авторына  куелган һәйкәлне төрекләр , бәлкем таман, дип тә санар?… Мин сынчы түгел, бәлки автор идеясен аңлап җиткермәгәнмедер , әмма Тукайга һәйкәл ниндилеген хәл итүне фәкыйрегезгә  тапшырсалар,   аны чапкан пар атта гәүдәләндерер һәм  туган көнендә генә булса да  (көн саен мәгълүм бер вакытта  икән тагын дә әйбәт) ул сын хозурында Заһидулла Яруллинның “Тукай” маршы” яңгыратылуын хәл итәр идем. Бу фикер мине  күптән, яшь чагымнан бирле алгысыта...  Ни аяныч, кичә - бүген генә түгел, хәтта Тукай елы дип игълан ителгән дәвердә дә дәүләт , налог түләүче химаясындагы радио-телевидение (ТНВ) тарафыннан әлеге марш  эфирда яңгыратылмады кебек. Язмасы чүплеккә озатылмаган булса ярый ла...
                Бүген Казан каласы да көннән көн гүзәлләнә һәм илкүләм туристлык үзәгенә әверелә бара. Димәк  , Вуди Аллен ысулында Казанга бәйле фильм, һич югы спектакль иҗат ителсә һич кенә дә артык булмаячак.  Әсәр кахарманы Сәйдәш, Тукай, Такташ, Җәлил, Хәсән Туфан һәм башка мәшһүрләр, аларның танышлары, дуслары, җан сөйгәннәре белән аралашса, сөйләшсә, кызык булыр төсле... Минемчә мондыйны  саф хисле , яшь  талант  җигелеп тарта, өстери алыр иде , дип саныйм. Чөнки , кем әйтмешли, яшьләрнеке яшьләрчә йөгерек, тере, ялгышулы, үкенүле, юләр сатулы , ашкынулы –дәртле, киң алымлы амплитудалы, ә картларныкы картларча,   арган, йончыган , былҗыган һәм сару кайнаткыч акыл сатулы килеп чыгарга мөмкин...

  “ 7 “    декабрь             2016 ел



Комментариев нет:

Отправить комментарий