Эзмә мәдәният сараенда узган кичәнең беренче бүлегендә җирле үзешчәннәрнең җыр-биюләренә хозурлансак, икенче бүлек тагын да тәэсирлерәк килеп чыкты. Закир Шаһбан сәхнәгә чыгып, кара күзлеге пыялаларын ялтыратып бер кавым дәшми торгач, биредә күпчелек тамашачы хатын-кызлар икән дип белдерде. Хактан да, шыгрым тулы биек түшәмле әкәмәт иркен залда ир-атлар берән-сәрән генә иде шул. “Гүзәл затлар тыңламаса, гармун күтәреп җырлап йөрисе дә түгел”, – дип фикерен очлады Закир әфәнде.
Чын җырчыларның үзләренә генә хас, аны таныта һәм күтәрә торган, тыңлаучыларга тапкырлау таблицасы сыман таныш, җаннарны бер дулкынга көйли ала торган җырлары була. Закир әфәнде кебек моңлы итеп “Чияле тау”ны башкара алучыны белмим мин... Һәм, “Әй, гармун, гармун”ны... Җырчының йомшак кына итеп әйткән тәкъдимен хуп күреп, “Әниемнең җылы кочагы”н зал күтәреп алды. Казах композиторы иҗат иткән, атаклы җырчыбыз Флера ханым Сөләйманова башлап ирештергән “Әниемә” җырына да кушылмый булмады. Хикмәти Хода, зал белән, Закир Шаһбанга ихластан ияреп җәмгысы өч җыр башкарганбыз. Яшерен-батырын түгел, концертларда: “Әйдә бергә җырлыйбыз!” – дип мөрәҗәгать итүчеләр бар ла ул... Тамашачы моны сүз чынлыгы өчен бер чытлыклану дип кенә саный. Баксаң, талант иясенең күңелгә хуш җырына кушылып китү җан рәхәте икән. Халык мәхәббәте әнә шундый була торгандыр да ул... Бер шәлкем җырлардан соң сәхнәгә Гөлүсә ханым Шаһбан чыгып, үзенең тәүге китабыннан шигырьләрен укыды. Тамашачы аларның һәркайсына озаклап кул чапты. Китабын дөньяга чыгаруда ярдәм иткәне өчен аның Гөлсинә Галимуллинага җиткергән рәхмәте дә ихлас алкышларга күмелде.
Әйтергә онытып торам икән, тамашаның беренче бүлегендә мине дә, “язучы һәм үзешчән композитор” дип олылап, сәхнәгә чакырдылар. Хатын-кызларга багышланган кичә дә булгач, сүземне Татарстанның районнарын һәм авылларын телгә алган, кайчандыр “Татарстан яшьләре”ндә басылып чыккан такмазамнан башладым.
Аннары уен-көлкеле керештән соң, җитдиләнеп, мәрхүмә әниемә багышлап язган “Яфрак өзелгәндә” дигән шигыремә чират җитте. Анысы менә болай:
“Кайчак хөкем итә якын дуслар,
Сөйгән ярлар, җиде ятлар да,
Япа-ялгыз газиз әниең килә,
Сине араларга, якларга.
Уңны-сулны белми чапты гомер,
Юлга алсу гөлләр сипкәннәр;
Җиңел икән тормыш йөге иңдә,
Син дип шундый йөрәк типкәндә...
Башны аска иеп торам әле,
Сары яфрак күмә каберен,
Яфрак өзелгәндә искәрәбез
Газиз әңкәйләрнең кадерен...”
Такмаза һәм шигырьдән соң, өченчегә, десертка дим микән инде, яшь чакта көен һәм сүзләрен үзем иҗат иткән, заманасында татар галәмен яулаган “Тамчы гөл” җырын баянда уйнап башкарырга тәвәккәлләдем. Залдагы бер ханым миңа карый да, тыела алмый көлә генә бит. Борчыла башладым, берәр төштә төймәм төймәләнми, яки төшеп үк калды микәнни дип тәмам хафага калдым. Ничек кирәк алай, җырны кыскартып, ике куплеты тәмамлангач, өченчесенә кереп тормый сәхнә артына укталдым һәм иң элек төймә-ләремне барладым. Шөкер, бар да урынында икән. Ахрысы мөлаем ханымның күңелен “Хатын алдым” такмазасы нык ук кузгатып җибәргән. Кыек атып, аның берәр танышына туры тидергән булуым да ихтимал...
Кичәнең тамаша өлеше тәмамлангач, тиз генә кайтып китеп булмады әле, кунаклар хөрмәтенә табын әзерләнгән, итле-шулпалы тегермән ташы хәтле бәлеш тә салганнар булып чыкты.
Закир Шаһбан минем әле беркайда да башкарылмаган бер җырымны бик ошатты, яздырып алды һәм сәхнәдән яңгырату белән хәбәр итәм, дип вәгъдә бирде. Үз чиратымда мин дә аңа: «Шул җыр сиңа халык артисты исеме алуга сәбәп булса икән», – дигән теләгемне җиткердем.
"Т Я" 8.12.2016ел
Комментариев нет:
Отправить комментарий