Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 5 декабря 2016 г.

РОЗА, ГӨЛЧӘЧӘК, РАУШАН – ГӨЛ...



                     
     
      Кайбер җырлар ил, милли чикләрне белми , танымый, аларны төрледән төрле халыклар үзенеке итеп  яратып кабул итә, шулай дип саный,  керфекләрен чылатып тыңлый . Сугыш чоры белән бәйле “Катюша”ны күпләр рус халык җыры дип саныйдыр.  Сүзләрен М.Исаковский, көен М.Блантер, яһүд милләтеннән булган илдәшләребез иҗат иткән  бу  әсәр  дөньякүләм таралган, аны  күп телләрдә җырлыйлар. Кытай кызларының шуны хәрби парадта башкарганы исә гомумән таң калдыра ( кызыксынучылар аны интернет аша  күрә һәм тыңлый ала . Моны күргән һәм тыңлаган кытайлыга аны үз җыры дип  санаудан гайре чара юк.
         Хәрби чор белән бәйле,  ил чикләрен белмәүче  янә бер “Бессамо муче”атлы җыр ерак Мексикада 1941 елны Консуэло Веласкес атлы 16 яшьлек кыз тарафыннан иҗат ителә һәм 1944 елны АКШ та узган беренче җыр хит парадында ул җиңү яулый. Дөнья  кыйтгаларының иң асыл  җырчылары  шул җырда үзен сынап караган.  Мондый әсәрләр  байтак , әмма мин үземне иң нык дулкынландырганына туктыйсым килә. 1983  елны  совет эстрадасының  балкып килүче йолдызы  Алла Пугачева , көен Раймонд Паулс, сүзләрен Андрей Вознесинский иҗат иткән  “Миллион, миллион алых роз...”җырын башкарып илдәшләрнең  йөрәген яулаганы онытылмый. Примадонна  титулы  аңа әнә  шул   җырдан соң ябышмады микән...  Баксаң бу гаҗәеп җырны 1969 елны иран җырчысы Гугуш 1969 елда  фарсы телендә башкарган икән... https://www.youtube.com/watch?v=ZmBcrMjVqSA
                Гугуш –Иран җырчысы, чын исеме Фаигә Атәшин, милләте  әзербайҗанлы.  Бер сылтамада Фаигә бу җырны 1969, Алла Пугачева 1982 елда, ә америка җырчысы Бен Е Кинг Гарлем  көе шуңа охшаш җырны 1960 та башкарган дип белдерелә.  Дөресме бу, юкмы, интернеттагы һәр язганга ышанып булмый, тик шунысы бәхәссез – җырны бар да, оста җиткерә, ә Гугуш  җырлавы тыңлап туйгысыз...Беренче башкарылыш дип  интернет аша  тәкдим ителгән “Миллион розаларны” шушы сылтама белән дә кереп  тыңлап була :  https://www.youtube.com/watch?v=esU-6D_ohvQ  . Гугуш ханым бүгенге көндә АКШ та яши, Ираннан  дини революциядән соң китеп барган. Бу җырны  бүген күп төрле халык вәкилләре, башкара булып чыкты.  Казах кызы   розаларны -  раушан гөлләр  дип моңлана , интернеттагы сылтамасы : https://www.youtube.com/watch?v=NHXfG9kQRWw .
           Ышанам , кайчан да булса берәр татар җыры да әнә шундый дан дәрәҗәгә ирешер, ягъни  иҗатчыларыбызга  омтылыр өчен маяклар җитәрлек...
“Т.Я” 1.12.2016 елның 22 нче саны

Комментариев нет:

Отправить комментарий